Логотип Казан Утлары
Поэма

Мохтар (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Өченче күренеш

 

Сәхнәгә бик күп уенчылар чыга. Алар Мохтар уйнаган персонажлар. Мохтарның сәхнәдәшләре...

 

Мохтар.     Тагын килделәр, ишетәм,

Тәнемне каезларга,

Тән генә аз аларга...

Җанымны каезларга...

Гаебем ни?

Гөнаһым күп –

Үзем дә белеп торам...

Ярлыкагыл бер Ходам,

Кабул итсәңче, догам?

 

1 уенчы.     Уен коруларын белдеңме,

Уеннан туймаганнарның

Канга сусаганнарның?

 

2 уенчы.     Колларның кан коешыннан,

Кәефен күтәрүчеләр

Коллизей корган әнә...

 

3 уенчы.     Концлагерь дигән тәмуг

Кырык ел коллизей булыр

Кол изү дәүләтендә...

 

4 уенчы.     Колның җанын кыйган колга

Атна буена ач торган

Арсланнар ташланган...

 

5 уенчы.     Баш тәгәрәп төшүгә –

Чын тамаша башланган...

 

6 уенчы.     Кан исе хайвани дәртне

Чикләреннән чыгарган,

 

7 уенчы.     ... Ата – кызын, ана – улын

Оныттырган бераздан..

 

8 уенчы.     Нерон Патшаның булмаган

Бозыклыктагы ише...

 

1 уенчы.     Тамашасы – чынбарлыкта –

Бәйсез этләрдән  уздырып,

Өекешү-фәхешлек...

 

2 уенчы.     Шул булдымы, Көнбатышның

Тәрәккый алгарышы?

 

3 уенчы.     Уен артыннан уен:

Этләшү-фәхеш туе?

 

Мохтар.     Туктагыз, туйдым сездән.

Уеныгыз уен түгел!

4 уенчы.     Кан исе шәрабтан хисле

Итә җәллад күңелен...

Табигый кыргыйлык анысы,

Хастыр барча бәндәгә –

Сиңа да ят түгелен

Белдек, күрдек: Отелланы

Уздырып уйнаганың.

 

5 уенчы.     Күзеңдәге нәфрәт-уктан

Кан-яшькә туймаганың...

 

6 уенчы.     Бүген, әҗәлең көткәндә

Яшь тәнне уйлаганың...

 

7 уенчы.      Этләшү, фәхешлек имеш,

Кем әйтә бит, кем әйтә?

 

8 уенчы.     Кем янында чебен кебек

Бөтерелде кәнтәйләр?

 

1 уенчы.     Җитәр, чүбең күбәйтмә,

Уеннан тора дөньясы...

Ачы, тугы – барысының

Килә уйнап каласы...

Уеннан уймак чыгасын –

Берсенең дә, берсенең дә

Килми уйлап карасы.

 

Король Лир керә. Уенчылар бии-бии чигенәләр.

 

Лир.           Уен өчен җәнҗал купты

Уеныгыз йортында.

“Очкыннан учак  кабынды”

Йортыгызга якты корым –

Үзеңә – ут йотарга...

Күпме гомер үрсәләндең,

Мөмкинме онытырга?!

 

Мохтар.     Шулай, хак сүз...

Барсының да килде уйнап карасы...

Дан-шөһрәт казанасы...

Син боларның барысын

Инде күреп торгансың?

Димәк, барсын беләсең?

 

Лир.           Син, азиат, бу дөньяны

Маңгай күзең белән генә

Ахырысы күрәсең?!

Уен булган йортта уйнаш

Булмыйча каламыни?

Коллизейда кол изүләр –

Уеннарның баласы...

Илеңә хәтсез яу килә –

Котылуның

Юк сиңа чарасы!..

 

Актан киенгән чалмалы малай күренә. Ул Мохтарның мәдрәсәдә, мөфтияттә эшләгән чоры.

 

Малай.       Догада булу мәслихәт...

Тәүбә итмичә торып,

Җаның табалмас тынычлык,

Тәнеңә иңмәс сихәт...

Галәмнәрне бар иткән,

Тереклеккә тын өргән...

Бөек иҗатчыбыз,

Ул ишетер сине, шәт...

Тәүбә итсәң ихластан...

 

Лир.           Мәслихәт, мәслихәт

Яу киләсе ап-ачык...

 

Уенчылар керә.

 

Барсы бергә.       Барысы бердәй

Тәкърар итә:

-Яу килә дә, яу килә..

Килә бирсен,

Әллә яудан

Курыккан бар биредә?

 

Малай.       Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!

Тәүбә, тәүбә, тәүбә дим.

Үлем – яшәүнең бер мәле;

Күченүнең – ишеге;

Мәңгелеккә яралган җан –

Иҗатчыбыз кодрәте:

Дөньялыкта сынаулардан –

Котылуы кешенең;

Кол булуың да мәртәбә,

Мәңгелекнең юлында...

Дөнья яратылышыннан

Җан – Аллаһ хозурында...

Догада булу мәслихәт –

Атаң – Исхак, Мәрьям – анаң

Рухын да ятим итмә син.

Ялварулы догадан –

Тояр алар ярдәмең.

Юл басып, юлдан язган

Агаң – Искәндәр карак

Газапланадыр җаны...

Бәргәләнә, сызлана

Тәнең генә әлегә...

Килер көн, сугар сәгате –

Тәүбә ит син,

Ит тәүбә, и бәндә...

 

Мохтар.     Гөнаһларым Хак каршында

Бетәсе түгел, беләм...

Көпә-көндез иблис-шайтан,

Саташтыры бар җиһанны,

Кызыл әләме белән...

 

Сәхнәгә кызылдан киенгән уенчылар кереп тула. Алар арасында танылган персонажлар бар.

 

1 уенчы.     Без искене җимереп

Төзербез яңаны

 

Юләр (шут). Әлегә бишмәтләр,

ыштаннар ямаулы,

 

3 уенчы.      Яу килә, дисеңме,

Әйдә, килә бирсен.

 

4 уенчы.     Яугирлар сәхнәгә

Сикереп үк менсен.

 

Сәхнәдә бәрелеш-кылыч сугышы. Бар да үлеп бетә.

 

5 уенчы.     Яу – үзе бөектән

Бөек сәнгать ласа...

Баш чабылган саен

Дәрт шашынып баса.

 

6 уенчы.     Яу – корбансыз булмый...

Сәнгать сорый – корбан!

Сузмаса да җитә –

Аяксызга юрган...

 

7 уенчы.     Җиңгәннең җире күп...

Күп булса да, җитмәс...

Ганимәт малы күп –

Ачлыктан интекмәс...

 

8 уенчы.     Яшәү – гомер итү,

Тора гел уеннан...

Уенның уймагы –

Алтыннан коелган...

 

Мохтар      Югалыгыз күзалдымнан,

Мин киселәм уеннан...

Хаҗәте юк уен-шөһрәтнең

Ул – ялганга коенган...

Гарыкмын иблис-шайтанның

Кызыл канлы туеннан...

Тынычлыкта калдырыгыз,

Туйдым иблис туеннан...

 

1 уенчы.     Туйган, имеш,

Ялган, имеш.

Кем әйтә бит, кем әйтә?

Кеше ышанмаслык сүзне

Кем әйтсә дә, син әйтмә...

 

2 уенчы.     Дан-шөһрәтнең хаҗәте юк

Имеш, ул туйган – гарык?!

Йоклый диләр сине, хәтта

Медальләреңне тагып...

 

3 уенчы- шагыйрь.       Дан-шөһрәт – шайтан коткысы,

Уен – аның оеткысы

4 уенчы - шамакай.      Ялган дан, шөһрәт,

                   ялган акча кебек...

Ялтыравын ялтырый..

Үзе – бер тиен хак тормый...

 

5 уенчы-шагыйрь.        Милләт, динең мәнфәгатеннән биздең

                    Шул хакка шөһрәт-рәхәтеңдә гиздең

                    Этләрдән талатып үтерерләр...

Хак каршына килеп басарсың тиздән!..

 

Мохтар.     Ялган, ялган, ялган –

Китегез янымнан...

Юкса, шунда өеп,

Барыгызны калдырам!

 

Барысы да Мохтарга ябырылалар. Ул озак алыша-көрәшә. Вак “уенчыларны” чөеп атып тора. Хәлдән таеп егыла. Аның өстенә өеләләр. Типкәлиләр. Изәләр. Кечкенә Мохтар-шәкерт  керә.

 

Шәкерт Мохтар. Өекешеп кеше кыйнау,

Имансызлар әхлагы...

Торып бас, йә, торып бас!

Шул ләгыйннәрдән арындыр,

Шөһрәт тоткан сәхнәне...

 

Мохтар арысландай торып баса. Уенчылар чәчелеп югала. Лир керә.

 

Лир.           Ха-ха-ха-ха.

Монысы инде уен түгел, –  

Чын хакыкый хәлләрен...

Уеннан уймак чыгасын

Белеп тордың, күреп йөрдең,

Качып кит, дип, әйтмәдемме?

Бер тамчы да җәлләмим...

 

Мохтар.  Син хөкемдармы әллә?!

 

Лир.           Хөкемдар – әнә алар!

 

Уенчылар сәхнәгә кереп тула.

 

Лир.

Канга сусаган  бары да...

Яклаучың – бердәнбер үзең

Күрербез, күпмегә җитәр,

Синдә корычтай түзем...

 

Пәрдә.

 

 

                          Дүртенче күренеш

 

Уенчылардан торган мәхкәмә утырышы башлана. Кызыл япкан өстәл артында “өчлек” утыра.

 

 

Өчлектәге беренче кеше.       Мәхкәмә ачык!

Тугры хөкемнән

Бер кеше, беркайчан

Калалмас качып...

 

Өчлектәге икенче кеше.                            Исхак улы Мохтар Мутин,

Дошман сыйныф токымы...

Дистә еллар сәхнәдән

Корткычлык алып барган –

Инде килеп тотылды.

 

Өчлектәге өченче кеше.                  Дистә еллар дәвамында

Корткычлык алып барган...

Хак хөкемне чыгарырбыз,

Шаһитларны тыңлап чыгыйк

Барчасын да иң алдан...

 

Уенчы шаһит.               Егерме ел фәкать аның

Көен көйләп торабыз..

Сәхнәбездә фәкать канлы

Уен гына корабыз...

Җиңүләрдән җиңүләргә

Алып бара партия...

Бәхетле тормышыбызны

Уйнаудан тик ул тыя.

Кемгә хаҗәт, шул уйнасын

Патшалар, вәзирләрне.

Патшалардан безгә тими

Хәере, әҗерләре...

 

2 уенчы шаһит.             Холкына түзәр чама юк.

Ул үзе генә бөек...

Үзеннән башка берәүне

Санга сугып карамый –

Ул ерткыч, җанвар киек.

 

3 уенчы шаһит.   Без – чын халык вәкилләре,

Ул бердәнбер буржуа,

Безгә ник ул баш була?

 

4 уенчы шаһит.   Без – чын халык вәкилләре

Ул – буржуа калдыгы.

Халыктан өстен булырга

Кабат аңар калдымы?

Кем моңарга юл куя?

 

Барысы бергә.     Кем моңарга юл куя?

 

5 уенчы шаһит.   Уйнаганда сәхнәдә

Минем эчемә типте...

Имеш, рольгә кергән тирәнтен...

Җавап бирере җитте...

 

6 уенчы шаһит.   Дездемонаны буганда

Көчкә алдык аерып...

Дүрт әзмәвер ике кулын

Ике якка каерып...

 

6 уенчы шаһит.   Анысына түзәрсең,

Мыскыллый адым саен –

Азынганнан азына...

Әйтсәм дә ышанмассыз

“Бичара”ны уйнаганда

Пырт итте  авызыма...

 

Барысы бергә.     Ул – бердәнбер буржуа...

 

Өчлектәге беренче кеше.       Соңгы сүз сиңа, хаин,

Табармын димә җаен...

Тәмам анык кемлегең...

Синме дөнья кендеге,

Әллә соң бу халыкмы?

Ник дәшмисең?

 

Мохтар.                        Сораулардан гарыкмын...

Белә торып кемлегем,

Ник сорыйсың кабаттан?

Ник кыйныйсыз нахактан?

Халыкны түбәнсетергә

Башыма тай типкәнме?

Үзем шул халык вәкиле

Әллә читтән килгәнме?

 

Өчлектәге икенче кеше.                  Сорауга сорау белән

Бирмә син җавабыңны...

Читтән килмәсәң дә, шуннан

Эзлисең табарыңны?

Мутиннарны  җир буенча

Үрчеткәннәрме чәчеп...

Патшага хезмәт иткәннәр

Китәлмәгәннәр качып...

Кичә генә Уфаларда

Туганың Илдархан Мутинның

Салдырдылар битлеген;

Хөкүмәткә үк үтеп кергән,

Кылган явыз этлеген.

 

Мохтар.                            Илдархан агам яуларда

                                         Аклады тугрылыгын.

                                         Сатмады – яклады илне,

                                         Ул  илнең тугры улы!

                                         Кызыл байрак орденын  да

                                         Бөек юлбашчы кулыннан

                                         Алганын бит беләсез...

                                         Нигә аңар гаепсездән

                                         Яман ярлык эләсез?

                                         Патшага түгел – Ватанга

                                         Хезмәт итте Мутиннар...

                                         Такмагыз яман ярлыкны –

                                         Мутиннар сатылмыйлар!

 

Өчлектәге өченче кеше.         Безгә мәгълүм кемнәр кемнең

Ачып керә капкасын –

Комиссарны сәхнәдән

Уйнаудан баш тарткансың?!

Җиңүләрдән җиңүләргә

Әйдәп бара партия,

Дошманның котын чыгыра

Безнең Кызыл армия...

Соңгы көннәрен кичерә

Черек буржуазия?

Шуны күрми калса калыр

Сәяси сукыр гына...

 

Өчлектәге беренче кеше.       “Сорыйм шигем калмасынга

Кайсы ялганын-чынын?

Утырдың кем арбасына,

Җырлыйсың кемнең җырын?”

 

Уенчы шаһитлар.         Ул – буржуа җырчысы!

Искелек тарафдары...

Исклекне фаш итәрлек

Рольләрне кулына ул

Тотып та карамады.

Аңыбызны агулаган

Диннән дә ваз кичмәде...

Ничек монда калалды

Истанбулга, Тәһранга

Качып китте ишләре...

 

Өчлектәге беренче        Димәк, калган булган монда

                                        Мөһимрәк эшләре...

                                        Соңгы сүз сиңа, Хаин,

                                        Мәхкәмә көтә җавабын –

                                        Мәхкәмә белә нишләрен.                                

 

Мохтар                Яманнан-яман ярлыкны

Ягып языкланасыз...

Атам – Исхак, анам – Мәрьям,

Туа-туганымнан алып,

Мин шуларның баласы...

 

Кемнең шымчысы булыйм да,

Кемгә Ил сатыйм әле?

Ирләр сатылган базарның

Илләр сатылган базарның

Мин түгел сәүдәгәре...

 

Базарда – ялган уйдырма.

Хак чыны – сәхнәбездә.

Ялган белән яуланган дан,

Ялган акча  кебектер,

Йә, ни хәҗәтебезгә?

 

 

Эзләмәгез Ил дошманын

Тамырларыма төшеп.

Мөтә бабам әманәте:

Тамырланган төштә генә

Тәхетен таба кеше?

 

Сәхнә – уртак тәхетебез,

Кан коймыйк тәхет өчен!

Бүген миңа – иртәгәсен

Утыртырбыз кемне булса,

Җит дисә, җегәр-көче!

 

Сәхнә – уртак тәхетебез

Булыйкчы мәрхәмәтле!

Йә, кемне саттым – әйттем дә:

-Күтәрик, дип, шул тәхеткә

Хан олуг Мөхәммәтне!?

 

Күрсәтик – сәхнә көзгедән

Тарихның бар кемсәсен...

Кайсы янган Ил-көн өчен

Кайсы сөзгән тик өресен

Кем тутырган кесәсен?

 

Кемнең кешелек каршында

Бар төзәлмәс хатасы.

Хатадан хали түгел Хан –

Дигән иблис ялганына

Күпме ышанып ятасы?

 

Сәхнәдә кырыс хакыйкать

Итсен! – дидем тантана.

Ялганга юлын биргәннәр,

Чын-хаклыктан чигенгәннәр –

Бер урында таптана...

“Шаярмыйм мин чынлык белән,

Ялган белән уйнамыйм!”

 

Тәхетем – бәхетем Сәхнә...

Тәхетемнән, бәхетемнән

Ваз кичәргә уйламыйм:

Соңгы сүзем ишетегез.

 

“Күктән бәхет, дан иңмәде,

Йолдыз булып балкымадым.

Дан яки Вөҗдан дигәндә,

Сатмадым һәм сатылмадым!

 

Хор                        Туу-үлү арасында –

                               Мең төрле төс, мең төрле көч.

                               Тик Ак белән Кара гына

                               Үлемсез төс, мәңгелек көч...

 

Гел Ак булып булмый икән,

Йота икән Акны Кара.

Ак үзе дә Кап-Караны

Кайвакытта агартала.

 

Яшәү-үлү арасында

Язган адәм баласына,

Бертуктаусыз ярашырга

Агына һәм карасына.

 

Күпләр мәҗбүр шуңарга, и җаным,

Диген: акны – ак, караны – кара...

                                 

                                                        Пәрдә.

 

       Бишенче күренеш

     Шул ук сәхнә.

Урталыкта йөзтүбән бер зур гәүдәле кеше ята. Азан яңгырый... шәкерт керә.

 

Шәкерт.       Йә, тор шәкер, торып бас, йә,

                   Намазга дәшә азан.

                   Бер чеметем гомереңне

                   Уйнап үткәрдең, ласа...

                   Хак каршына барасыбыз –

                   Тәүбә итик ичмаса...

 

Мохтар.     Шәкерт?!

                   Тагын син?

                   Җәлладлар – тәнемне изсә,

                   Син – аяусыз тагы да:

Син – вәгазьлә кисәсең...

 

Шәкерт.     Кемнәр уйлап чыгарды бу

                   Ахырзаман уенын,

                   Ана – улын, ата – кызын

Белмәде ничә буын?

Ник син, шәкерт, дога йортың

Алыштырдың уенга...

Уеныгыз әверелде

Тоташ шайтан туена.

Шайтан туе – касәсендә

Мөлдерәмә кан гына...

Оныттыңмы кан эчкәннәр

Нигә юлыкканына?

 

Мохтар.     Вәгазьлә, шәкерт, вәгазьлә...

Тик уйлап бак азагын...

Үз башыңа төшәр бер көн

Мин кичергән газабым.

 

Шәкерт.     Тәнеңне кыйнаганнар шул,

Җаныңны тунаганнар...

Шайтаннарның туенда Ул

Кияү дип тормаганнар...

Күтәргән кызыл әләмен –

Төренер кәфенлеген...

Тезләнеп тәүбә итмәсәң,

Җаның тик тәмуг күрер.

 

Мохтар.     Вәгазьлә шәкерт, вәгазьлә

Төшендереп бир төшен...

... Шайтанның кызыл туенда

Кияү имеш, мин – ишең?!

... Уеннарына кушылдым

Һич уйнап түгел – уйлап.

Күкләр илем тәкъдиренә

Тоташ төн сызып куйган...

Үтмәс төннең салкын сүле

Көйдерде гөлләремне...

Көтмәгәндә: “Хөрлек” сүзе

Төнне ярып күкрәде.

Сансыз, хокуксыз кавемнәр

Салкын көзнең таңында

Уяндылар бу яшеннең

Көйдергеч ялкыныннан.

“Очкыннан учак кабынды”,

Бар Җиһанны ялмады...

Ачларның ачы ачуын

Тыяр чама калмады...

... Гарасатның уртасында

Ут йотып калдык ласа.

Шайтан туе дисең дә Син,

Әгәр төптән уйласаң,

Шайтан туеннан арыну

Иде бар теләгебез:

Изелгәннәр берләшегез! –

Дип дәште әләмебез!

 

Шәкерт.     Теләк, ният изгелеге

Раслана гамәлләрдә...

Сезнең бөек ниятегез

Ни бирде адәмнәргә?..

Астын өскә китердегез

Гөл бакчада Җир шарын –

Чиктән чыгып тилердегез –

Шайтан туе дими ничек

Атап буладыр тагын.

 

Мохтар.     Гөлбакчаларда гамь табып

Кинәнде байлар гына.

Ач-ялангач бар гавамның

Карамый ай-ваена,

Май эчтеләр, май чаптылар-

Узынып азындылар.

Без түгел – алар үзләре

Үч утын кабыздылар...

Ата-баба корган нигез –

Килмешәкләр, баскыннар

Басып кереп таладылар

Адәмнәрен астылар –  

Без түгел, алар үзләре

Кан үчен кабыздылар...

Тигезсез яралган дөнья –

Тигезләп маташтыкмы?

Шайтан башка, җен бүтән, дип,

Күрәләтә шуларның без

Туенда саташтыкмы?

 

Шәкерт.     Кан үче түләнә кан белән,

Үченнән чигенгән – саваплы...

Кан коеп күпме җан киселгән,

Җанны кыеп җәллад исергән:

Җәлладка кулдаш булганнар

Тәүбә итми торып барыбер

Хак каршында катгый җаваплы.

 

Мохтар.     Тәүбә коткарыр газаптан.

Газраил сузса кулын...

Син озатып барырсыңмы?

Дәшми басып калырсыңмы,

Табалырмынмы юлын?

 

Шәкерт.     Үзең ничек уйлыйсың?

 

Мохтар.     Уйлар белән тулган –

Тубалланган бу башым.

Тәүге күрешүдә үк

Таныдым сине – гомеремнең

Юлдашын!

Син – үзем ич!

 

 

Шәкерт.     Мине таныйсың?

Димәк: - өметсез түгел хәлем...

Йә, күтәрел, күтәрел

Бас, янәшәмә килеп...

Таң намазы якынайтыр

Раббыбызга сине.

Йә, күтәрел:

  • Ашһаде Аллаһы

Илаһы иллаллаһы...

 

Мохтар.     (Тезләнә.)  Әшһәдү әннә

Мөхәммәдәр Рәсүлүллаһ!

 

Шәкерт.     Лә илаһә Илләллаһә

 

Мохтар.     Мөхәммәдәр Рәсүлуллаһ!

 

Музыка... Фәрештәләр сәхнәгә кереп тула. Алар сихри яктылык астында “бии”.

(Дәвамы бар)