Иле белән кеше канатлы
Роберт Әхмәтҗан
Без - бергә!
Җир сөрдек тә, таулар күчердек без, –
Күнекмәгән яшәп кадердә.
Сибелгәнбез бөтен кыйтгаларга,
Хәвеф килгән чакта
Без – бергә,
Без – бергә!
Әйтте дошман: «Татар ишәймәсен», –
Сөрелдек без салкын Себергә...
Җир төбенә җитеп күмер чаптык,
Сүнмәс утлар яктык
Без бергә.
Без – бергә!
Муеннарга көчләп тәре асып,
Бастырдылар утлы тимергә...
Төпсез упкын, кара зинданнар да
Аералмады безне,
Без – бергә,
Без – бергә!
Күп тырышты алар кертер өчен
Тере килеш безне кабергә.
Инкыйразлык йотты язмышларны,
Җаннарыбыз кайтты, –
Без – бергә,
Без – бергә!
Безнең өмет бары бердәмлектә,
Бердәмлек ул – маяк гомергә.
Идел-йортны туар гасырларда
Кыйбла итеп яшик
Без бергә.
Без – бергә!
Мөдәррис Әгъләмов
Татарстаным
Шагыйрь дустым сәяхәттән кайткач
Әйткән иде, Татарстаным,
Картадагы синең сурәтеңнең
Чабып барган атка охшавын.
Ничек кенә әле чабасың син,
Томырылып, Татарстаным,
Ялларыңнан чытырдатып тотып
Синең белән мин дә очамын.
Синең белән ул – без мәртәбәле,
Синең белән ул – без канатлы;
Бабаларым, атларыннан егылып,
Ничә тапкыр борын канатты...
Затлы аргамаклар кайсы чорда,
Кайда гына илтеп сукмады?!
Ил бәясе башлар ярылдылар,
Шөкер әле күзләр чыкмады.
Ярый әле шундый заманнарда
Югалмаган күрү сәләте;
Егылганда авырткан җир була,
Авырткан җир була, гадәти.
Авырткан җирем син – Татарстан,
Без чабабыз менә әлегә...
Әмма беләм, кайда бәрелсәң дә,
Авырткан җир алдан бәрелә.
Авырткан җирем син – Татарстан,
Син йөрәктер миңа, бәгырьдер...
Кайда гына килеп бәрелсәм дә,
Иң беренче сиңа бәрелер.
Башка халыклар күк безне дә бит
Азатлыкка сусау уяткан.
Без чабабыз, еллар очкын булып
Очып кала безнең тояктан.
Без чабабыз еллар, чорлар аша,
Яңгыратып бөтен тарафны;
Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы.
Бер канатың була туган телең,
Бер канатың була туган җир;
Кошка гына түгел, кешегә дә
Канат кирәк була торгандыр.
Син чыннан да, илем, әкияттәге
Чабып барган атка охшаган.
Шушы ике канат бар чагында,
Киләчәккә, илем, ышанам.
Зөлфәт
* * *
Чакырылмаган кунак –
татардан да яманрак.
(Мәкаль)
Җилдерде ул дала атларында,
Гөслә чиртеп аю биетте.
Көрәш белән биеклекләр алды –
Заманына лаек биеклек.
Дастаннары аның урда кебек
Җан яулаган… Алга күченгән.
Чакырылмаган кунак булып үткән,
Үткән татар дошман өстеннән.
Чакырылмаган кунак булып кергән
Зимнийларга, Перекопларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән
Паулюс качып яткан йортларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән,
Яман кунак булып – Берлинга.
Чакырылмаса да, утырган ул
Өстәл артындагы урынга.
Тост күтәргән Газинурлар өчен,
Шул урыннан, Җәлиле өчен,
Тост күтәргән Совет иле өчен –
Күтәргән ул үз иле өчен.
…Тезләнүне белми татар халкы,
Дошманнарын җиргә яткыра –
«Чакырылмаган кунак – татардан да
Яманрак»,– диләр,
хактыр да.
Үз-үзеннән яманрак татар,
Дошман барда җирдә, үч барда.
Чакырылмаган кунак – дошманнарга.
Көтеп алган кунак – дусларга…
Равил Фәйзуллин
Космополит түгел.
Шөкер,
халкым да бар, ил дә, Ватан да;
мин тынычмын: «Татарныкы», диеп
төртеп күрсәтмимен ал таңга.
«Минеке», дип бүлмим күкне, айны,
мөһер сукмыйм ел фасылына.
Милләт исемен такмыйм урман-суга,
агач-ташның иң асылына.
Һәммә гашыйк, һәммә халык өчен
бар табигать – уртак матурлык.
Барыбызга да газиз Матурлыкны
берәүнең дә үзенеке ясар хакы юк!
Кояшка һәм Күккә бар да тигез.
Без табигать балалары ла!
Без һәммәбез тигез. Кая? Кемнәр
ак сөякле, зәңгәр канлылар?
Безнекеләр Ил-туфрак өчен
яуларда баш салмадылармы?
Уртак Ватан өчен Парижларны,
Берлиннарны алмадылармы?
Дошманга без – дәһшәт. Будык аны,
кирәк чакта, барып өненә.
Тынычта да өлеш аздан түгел
Уртак Илнең һәр җиңүендә.
Шуңа күрә горур, тынычмын мин –
халкым да бар, ил дә, Ватан да!
Уртак могҗиза дип карыйм кояшка мин,
барыбызныкы дип карыйм ал таңга!
Миңа җитә – халкым, Ватаным бар,
Матурга да бик нечкә күңел.
Кем кылана – димәк, җитми. Ә без?
Без болай да бәләкәй түгел.
Лена Шагыйрьҗан
Татарстан
Эшкә уңган, җырга һәвәс –
Һәммәсенә татар оста.
Йорты таза, тәрәзе саф,
Капкасы киң – Татарстан.
Еракларга шаулый даны,
Татарстан дигән аты.
Очмый калмас йолдызларга,
Исән булса елгыр аты.
Бәйрәмнәре гөрләп үтә,
Иң матуры – Сабан туе.
Күпме генә ясасаң да,
Булмый шуннан һаман туеп.
Яулыкларның чигүлесе,
Атларының җигүлесе.
Их, утырып бер очарга –
Калып торсын «Жигули»сы.
Һәр табында кайнар коймак,
Әче балы, татлы балы.
Ничә өйгә чакырулы –
Берсеннән дә булмый калып.
Күңелләрнең хөр-киңлеге
Бәйрәмнәрдә күренә бигрәк.
Белим дисәң, тирәнлеген,
Тарихына керү кирәк.
Хезмәт, көрәш, җиңү, дисәк,
Бу – халкымның үткән юлы.
Мәңге җирдән алыр куәт
Урак-чүкеч тоткан кулы.
Йөзе балкып торыр һаман,
Битен юса Иделендә.
Яманлык юк бер тамчы да
Ни эшендә, ни телендә.
Җанга газиз, телгә йомшак
Казаны да, Кишете* дә...
Таш диварлар арасыннан
Бер моңлы чың ишетелә:
Сәгать суга манарада,
Вакыт дәшә – туктап калма!
Заманны да әйди-әйди,
Республикам атлый алга.
Эшкә уңган, җырга һәвәс,
Һәммәсенә татар оста.
Йорты таза. Тәрәзе саф,
Капкасы киң – Татарстан!
*Кишет – Казан артындагы авыл.
Разил Вәлиев
Ватаным
Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным.
«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным.
Мин күрдем, төннәрне таратып,
Дөньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана Җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.
«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Газинур Морат
Шәмаил
Изге Айга карап улашканда,
Ырлашканда шайтан өере,
Ай, мәчетле шәмаилләр торган
Түр башында татар өенең.
Түр башында шәмаилләр торган.
Шанлы, данлы, ханлы чаклардан
Бу нигезне шайтан оялаудан
Көрси аяте дә саклаган.
Шул аятьне күңел түрләренә
Онытканбыз ләкин эләргә.
Яшәп ятыш менә – шайтан кебек –
Фәрештәсе качкан эргәдә.
Гаҗәп түгел – соңгы пәйгамбәрең
Торып утырса да кабердән.
Ни көтәсең – сыңар чабатасын
Түр башына элгән дәвердән?
Ни көтәсең?
Гаҗәп түгел – Хозыр Ильясның да
Килеп төшсә сыртка таягы.
Әлиф кебек кадим Хәлфә үзе
Шул таякка йөргән таянып.
Гаҗәп түгел – борынгы бер бабаң
Сугып имгәтсә дә билеңне...
Шәмнәр түгел – шәмаилләр торган
Түр башында татар иленең.
Ркаил Зәйдулла
Татар булып калыйк!
Сынатмастыр – сүрелмәстер күңел.
Дөрләр дә ул, балкып янар да.
Гаҗәп түгел – Тукай каны ага,
Татар каны ага тамырда.
Бу башлардан барсы үткәндер, шәт.
Давыл булып күпме яу килгән?! –
Тузан баскан ташлар сөйли башлый:
Йә җиңелгән татар, йә җиңгән.
Бу дөньяда яралганнан бирле
Язмыш безне азмы кыйнады, –
Беләзекне богау кысса кысты,
Югалтмадык әмма иманны.
Һәр гасырның ата шайтаны бар –
Урландылар кайбер өметләр.
Без барыбер бирелмичә калдык,
Татар булып калдык, егетләр!