Логотип Казан Утлары
Шигърият

Идел - эчкән су булыр

Сибгат Хәким

Без Казаннан, Иделдән

– Сез кайдан? – дип сорыйсыз.

– Без Казаннан, Иделдән.

Идел – эчкән су булыр.

Иделдә иген иккән,

Яшәгән, көнен иткән

Татарстан шул булыр.

– Сез кайдан? – дип сорыйсыз.

– Без Казаннан. Казанны

Идел кичкән – шул белер.

Урамнары ак ташлы,

Җырлый Сәйдәш, Такташны –

Татарстан шул булыр.

Сез кайдан? – дип сорыйсыз.

– Без Иделдән. Җиреннән

Кара алтын ургылыр.

Туфрагына Лениннан

Мәңгелек бәхет иңгән –

Татарстан шул булыр.

 

Хәсән Туфан

Алмаз

И туган тел, и матур тел...

Г. Тукай

Бронза Тукай

Телнең сакчысыдай

Мәйданнарда басып торганда,

Җәлилләрнең үлмәс җырын илләр

Байракларга язган елларда, –

 

Димәк, минем әткәм-әнкәм теле

Коммунизмга кереп барганда,

Өч яшь кеше белән очрашырга

Туры килде миңа

Казанда.

 

Исемнәре: Марго, Зигфрид, Нэрик,

Ягъни: Мәрьям, Фәрит, Нургали.

Очрашканда,

Безнең арабызда

Тел хакында бәхәс булгалый.

 

«Безгә, – диләр алар, – яшь буынга,

Берничә тел белгән яшьләргә,

Чабаталы әби-бабайларның

Культурасыз теле нәрсәгә?!

 

Туган телләр дә бит законный дип,

Папочкалар юкка чуала:

Ана теле дигән «алмазыгыз»

Бездә, имеш, барыбер югала...»

 

Сездә, белмим, бәлки, югаладыр,

Ә халыкта ләкин бу алмаз

Чыра яктысында югалмады,

Ильич яктысында югалмас!

 

Һәр авылга, өйгә,

Һәр йөрәккә

Коммунистик бөек фикерне,

Ильич үзе әйткән кебек итеп,

Шул туган тел азмы китерде?!.

 

Гасырларны кичте, исән калды

Туган телебез булган бу алмаз.

Чабаталы чакта югалмады,

Татарстанлы чакта югалмас!

Югалмас!

 

Һади Такташ

Әйдә, энем!

Үләрмен дә,

онтырлар, дип,

Юкка гына, йөрәк, янасың,

Тамбов урманнары саг(ы)ныр әле

– Үзе үстергән бунтарь баласын!

Әйдә, энем, ташла фуражкаңны,

Төкер пиджагының өстенә,

Галстугың белән билең бу да

Бишмәтеңне киен өстеңә,

– Киттек!

Бүген бүлмәм өчен акча сорап,

Коммунхоздан килеп керделәр,

Акча таба алмагач, усал кешеләр

Квартирдан тотып сөрделәр...

Шулай, энем! 

Монда акча кирәк,

Юкка гына йорттан кузгалдык,

Юкка гына шәһәр урамына

Чабатадан кереп югалдык.

Әйдә,

Егет, чишен аягыңны,

Төкер сандалына! –

Яланаяк кына кайтырбыз,

Авылыбызга кайткач:

-Шәһәрләрен яратмадык!

Диеп әйтербез...

Их!

Шәһәр гудоклары безне чак(ы)рып,

Көрәш таушы белән үкерсә,

Очкын атлар безгә ВКПның

Чак(ы)ру әмрен тагын китерсә,

Без шәһәргә кире кайтырбыз!

Еллар!..

Авыр еллар,

Сезнең кулыгызда

Күрәчәкне бик күп күрдек без,

Буржуй халкы белән сугышып алдык,

Ертык чалбар киеп йөрдек без!

Әй, сез,

Килер кешеләр! –

Әле безнең хатыннарның

Каннарында аккан «түрәләр»,

Менә

Сезгә бабай булыр кешеләр

Шулай итеп газап күрәләр!

Белегез!

Сыйнфый көрәш тарихында беренче кат

Җиңүчеләр булып чыктык без,

Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,

Сезнең өчен биш кат суктык без!

Еллар үтәр,

Безнең аркабызда

Иркен, рәхәт көннәр күрерсез,

Бәлки, көнгә дүрт-биш сәгать эшләп,

Сигаралар тартып йөрерсез.

Ә без,

Һаман ертык чалбар киеп,

«Трезвон» тартып, постта калабыз!

Онытмагыз безне, карагыз!

Сезгә бәхет белән тәүфыйк теләп,

Сәлам яза Такташ бабагыз!..

Их!

Илебезнең чиге тар әле,

Анда соңгы көрәш бар әле!

Әйдә, энем,

Ташла фуражкаңны,

Төкер сандалыңның өстенә,

 

Галстугы белән билең бу да

Бишмәтеңне киен өстеңә,

– Киттек!

Җәен үсәр зәңгәр чәчәкләрнең

Җырын иштәм инде –

Яз килер,

Карлар эрер,

Бозлар китәрләр;

Тау битләре ачылыр,

Безнең кырда

Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр.

 

 

Әхмәт Фәйзи

Умырзая

(Кыз җыры)

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә

Умырзая чыга, карагыз:

Умырзая чыга,

Умырзая калка,

Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән

Чыгасым ла килә тизрәк,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек тиз үрләп.

Умырзая бик тиз үсеп чыга,

Бик аз гына яши тураеп,

Умырзая бик тиз

Башын аска ия,

Умырзая сула моңаеп.

Юк, мин яшәр идем озак, озак,

Минем килми алай буласым:

Умырзая кебек,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек суласым...

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы

Зур чәчәкләр белән җыелып,

Юк, мин үлмәс идем

Умырзая кебек,

Умырзая кебек боегып.