Логотип Казан Утлары
Хикәя

Бәйрәм (хикәя)

Әни минем егет булып үсүемне тели. Дәртле көй ишеттеме, аның күзләре очкынлана, әле уңга, әле сулга чайкала-чайкала кул чаба башлый һәм миңа дәшә:
– Улым, бие, әйдә!
Миңа Октябрь бәйрәме алдыннан яңа ботинка алганнар иде. Кап-кара, ялтырап тора. Шуларны киеп алам да тыпырдап бии башлыйм.
Миңа рәхәт. Әни үсендереп тора:
– Ах, нинди улым бар минем!
Мин тагын да ныграк баса башлыйм. Егетләр кебек чүгәләп тә алам. Баш очымдагы түбәтәем муен чокырына шуып төшә. Аны миңа әни сатып алды. Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән яшел түбәтәй! Тик аны урамда киеп йөрергә оялам. Өйдә генә киям. Түбәтәйне әни күптән түгел генә улы үлеп киткән бер хатыннан сатып алды. Өч ел элек әниемнең дә улы – минем абый үлде. Әни, бәлки, шуңа да алгандыр кәләпүшне ул хатыннан. Юк, минем киясе килми. Киеп йөрсәм, теге малай кебек үләрмен күк. Әни: «Үлмисең», – ди. Ул ырымнарга ышанмый.
Мин әнинең бердәнбер малае булып калдым. Ул үзенең бөтен җаны-күңеле миндә булуын теләде. «Их улым, миңа охшасаң, безнең урамда да бәйрәм булыр иде», – дип әйтеп куя. Үзе дә бөтен барлыгы белән Георгий бүләген алган әтисенә охшаган икән.
Тик әти генә әнинең күңелен аңлый алмады. Ул аны горур Яңа Бистәнең иркә, җилбәзәк бер кызы итеп саный. Югыйсә әти үзе дә романтик инде. Әмма көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгы аның романтикасын басып тора иде. Әни исә батонның кырда үсүен, Иделнең Яңа Бистә турысындагы култыгына барганда, җилкәнле корабларны күрергә тели иде.
Картайгач, киң диванга Кол Гали китабын, Пушкин әкиятләрен тезеп сала да әйтеп куя иде:
– Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.

Болар барысы да соңрак... Хәзергә зәңгәр күзле, кызлар кебек яшь әнием кул чабып мине биетә.
Берчак шулай 9 Майда – Җиңү көнендә Горький паркында матрослар бии иде. Кулларын бер-берсенең җилкәсенә салып, әле уңга, әле сулга чайкалалар. Әни кулымнан тотып алды да халык төркемен ерып, мине сәхнә кырыена китереп бастырды.
– Улым, күр әле, ничек бииләр!
Без өйгә кайткач, радиодан «Яблочко»ны яңгыраттылар.
– Әни, мин дә биим! – Кулларымны бинокль ясап, күзләремә терим дә өстәл тирәли әйләнәм. Мәктәптә шулай биегән идек.
Өстәл өстендәге тастымал ябылган эмаль табакта – кунакларга дип, Яңа Бистәдәге әбидән пешертеп алып кайткан өчпочмаклар. Мич янында егерме литрлы шешә. Анда безнең ишегалдында, баскыч төбендә үскән чия эчемлеге. Әти аны авыз итеп карады. Өйгә колмак исе таралды.
Кичен кунаклар килде. Өйдә көй яңгырый. Әти белән баҗае берсен-берсе уздыра-уздыра аккордеон тарталар. Алар икесе дә – фронтовиклар. Баҗае сугышны Венгриядә, «БМБ-51»дә тәмамлаган. Ул буйга тәбәнәк, кара-кучкыл, көләч йөзле. Аякларын асылындырып утырган да бармакларын клавишлар буйлап йөгертә. Аккордеонда уйнаганда, әтинең күзләре йомыла, елмайганда, алдагы корыч теше күренеп ала.
Яшь аермасы зур булгангамы, әти миңа бервакытта да күңелен ачып салмады. Бик соң дуслаштык без. Озынча түгәрәк йөзле иде ул. Башындагы фетр эшләпәдән американнарныкына охшаган иягенә күләгә төшеп тора. Ходай миңа аныкы кебек көдрә чәч, саллы ияк бирмәгән. Шулай да өлкән апам: «Син әтигә охшагансың, энем», – ди. Әнинең зәңгәр күзләре дә миңа насыйп булмаган.
– Ба, син әнигә ничек охшагансың, – ди икенче апам.
– Ничек охшамасын инде, – дигән булам һәм аны кочаклап алам. Шулвакыт йөрәгемә ике күбәләк – әти белән әнинең җаны кунган кебек.
Димәк, безнең урамда – бәйрәм!

Вакыйф Нуриев тәрҗемәсе