Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зөләйха Камалова. "Язмаган"

Күптән түгел Зөләйха Камалованың «Буяу» дип аталган, кешедәге сәер сыйфат

турындагы матур бер көлкеле хикәясе белән танышырга туры килгән иде. Әлеге

Г.Газиз, Ф.Әмирхан традицияләрендә кешедәге үзенчәлекле холык сыйфатыннан

яратып, җылы көлгән текст (ул татар әдәбиятындагы чәй яратучы, сәгать төзәтүче,

яки кәләпүшкә форточка куеп мәш килүче геройлар галереясын искә төшерде) миңа

татар әдәбиятының сәләтле яшьләргә саекмавы турында сөйли кебек тоелды. Чөнки

каләм сынау чорында көлкеле әсәрләр аша иҗат потенциалын тормышка ашыра алу

бик сирәк шәхесләргә генә хас була. Татар әдәбиятының төрле чорларында мондый

әсәрләр язарга бик аз каләм әһелләре генә (алар да – ир-егетләр!) җөрьәт итә.

Инде менә «Җәһәт тәнкыйть» өчен З.Камалованың «Язмаган» әсәре тәкъдим

ителде. Зөләйха аның жанрын «юмореска» дип билгеләгән. Шулай ук көлкегә корылган

булса да, бу текст бөтенләй үзгә кагыйдәләргә йөз тота.

Башта жанр атамасына күз салыйк. Сүзлекләрнең зур күпчелеге юморесканы –

юморга корылган зур булмаган хикәя яки музыкаль әсәр дип тәкъдим итә. Дөрес,

филологик юнәлешле хезмәтләрдә юморескада көлүнең – кире кагу, гаепләү, нәфрәт

уяту кебек формалары булырга мөмкин икәнлеге дә искәртелә.

Телевидение, эстрада үсеше ХХ гасырның урталарыннан юмореска жанрына яңа

сулыш өрде. Шул ук вакытта бу хәл аның кайбер жанр сыйфатлары җуелуга, массачыл

әдәбиятка якынаюына, артист осталыгына бәйле булып калуына китерде.

Татар әдәбиятына килгәндә, бу жанр атамасы ешрак газета-журналлар битләрендә

көлкеле зур булмаган текстларга нисбәтле кулланыла. Әдәби әсәрләр җыентыкларында

татар язучылары «юмористик хикәя», «сатирик хикәя» кебек атамаларга ешрак

мөрәҗәгать итәләр.

Текстны көлкеле хикәяләрдә сакланырга тиешле берничә кагыйдә-закончалыкка

игътибар итеп аны анализлап карыйк.

Хикәя күрәзәчелек белән кәсеп итә торган хикәяләүче «мин» исеменнән, янына

ярдәм сорап килгән апа һәм аның улы белән очрашуын сөйли.

Мондый текстларда бер көлү объекты булып, ул чиктән тыш арттырылып, абсурд

чиккә җиткереп сурәтләнү уңыш китерә. «Язмаган»да исә көлү объекты икәү булып

чыга. Бер яктан, Зөләйханың үзирония алымын куллануы күрәзәче «мин»нән көләргә

мөмкинлек бирә. Бу урында текстта берничә детальнең уңышлы, гомумиләштерү

мөмкинлеге белән файдаланылуын аерып күрсәтергә мөмкин. Әйтик, тышкы

атрибутларның сәләт-осталыктан югарырак йөрүе: «Дөрес, төсле линзам да, плазма

шарым да бар. Болар булмаса, клиентларымда минем күрәзәчелегемә карата шик туар

иде»; яки кешенең үзенә файда китерә алмаган өлкәдә башкаларга ярдәм кулы суза

алуына ышануы: «Үземә лотерея билеты алып череп баерга язмаган, шуңа клиентлар

кабул итеп көн күрәм»; кешеләр өчен хакыйкатьнең түгел, ялганның кыйммәтрәк

булуы: «Мин баштарак, гел чын дөресен сөйли идем. Тик татлы ялган ачы хакыйкатьтән

кыйммәтрәк булып чыкты».

Әмма автор хикәяләүче героинясының кайсы сыйфатларын көлү объекты ясаган

соң? Заман чиренә ияреп, күрәзәче булып йөрүенме, әллә күрәзәчелегенә бер уен итеп

каравынмы? Яки башка бер сыйфаты күренергә тиеш идеме? Әсәр текстыннан чыгып

бу сорауларга анык кына җавап биреп булмас.

Икенче яктан, күрәзәче янына килгән апа белән улы авторга сатира кулланырга

зур мөмкинлекләр ача. Күрәзәче алдында да бәхетсез тормышын матурлап күрсәтергә

ашыккан хатын, аның ялганга өмет итүе – күрәзәчеләргә ышану көчәйгән заман

контекстында – хәзерге җәмгыятьтән көлү булып та аңлашыла.

Әмма матур әдәбият бу ике объектның берсенә карата чиктән тыш арттыру алымы

куллануны, шулай аларның берсен калкуландырып, үзәккә куеп, язучы фикерен

аңлаешлы ясауны таләп итә! Кызганычка каршы, текстта болай килеп чыкмаган.

Шул ук вакытта әсәрдә күп кенә табышлар бар. Беренчесе – уен алымы, ул

язучының укучы белән уены төсен ала. Текст башында үзен чын күрәзәче дип белдергән

хикәяләүче, берничә урында шуны кабатлагач, ахырда укучыны да ышандыра: малайга

әтисенең яшергән акчасы «Балыкка йөри торган итекнең сулында...» булуын әйтә.

Тасвирланган күренештә кешеләрнең ялганга өмет итеп яшәвен тәнкыйтьләгән,

шуннан көлгән язучы – укучысын да шундый өмет чигенә китереп җиткерә! Шулай

итеп, укучы белән уен кора. Хикәяне хикәя иткән «үзәк» шушы уенда булып чыга.

Җир-Тәмуг поезды сурәте яңача килеп чыккан. Җәһәннәм урманындагы черек

агачлар, контрабанда, мөһим телефоннарның гел «занято» күрсәтүе, кәгазь эшләренең

күп булуы кебек детальләр – тормышыбыздагы бюрократлыкка сатира булып килә.

Монысы инде – әдәбиятта еш очрый торган сурәтләрдән. «Чәчри Казан» гәзите,

хатынның сумкасын куярга урын таба алмый азаплануы кебек детальләр дә елмаерга

мәҗбүр итә.

Шуның белән бергә, мондый текстларга куела торган тагын берничә таләпне

искәртеп китәргә кирәктер. Беренчесе – аларда бер артык сурәт тә булырга тиеш

түгел! Һәр тасвирланган деталь, сызык, күренеш – бер ноктага, бер көлү объектын

ачуга юнәлтелү шарт. Әйтик, тексттагы икенче абзац («Мәсәлән, үзен аек акыллы дип

санаган берәрсенә, зираттагы яңа кабер янына чәч тотамы күмеп карарга тәкъдим

итсәң, ул моны эшләмәс өчен тиз арада рациональ сәбәп табачак. Дөресен генә

әйткәндә, зират территориясендә чәч күмү бер кешегә дә бернинди дә зыян сала алмый.

Ә менә яңа күмелгән каберләрне казып йөрүеңне күрүчеләр булса, тиешле органнар

сораулар бирми калмас. Ә алар кайчакта караңгы көчләрдән дә ялыктыргычрак

була») төгәллек таләп ителгән мондый текстта нинди вазифа башкара икән дигән

сорау туа. Әгәр уйланмада логик чылбыр булган икән, моны укучы да аңларлык итеп

калкуландырырга кирәк.

Тагын бер таләп хикәяләү рәвешенә кагыла. Көлке хикәяләрдә текст җиңел, гади,

шулай ук артык сүзләр белән авырайтылмаган булуы шарт. Димәк, Зөләйхага бу

мәсьәләдә дә текст белән кат-кат эшлисе бар әле. Әйтик, «Фәнни фикер сөреше һәм

тормышка скептик караш модада булган заманда күрәзәчелек белән акча эшләү бер дә

җиңел түгел» дигән беренче җөмлә үк әдәби тел белән яңабаштан язуны сорап тора.

Юмористик яки сатирик хикәянең исеме, гадәттә, язучының көлү концепциясе белән

бәйле булганда яхшы. Мин «Язмаган» дигән исемдә мондый концептуальлек күрмәдем.

Гомумән, көлке әсәрләрдә гомумиләштерү потенциалы җитди әсәрләрнекеннән

югарырак булу сорала. Аларда характерларның тип дәрәҗәсенә җиткерелүе, аерым

бер вакыйгаларның тормыш моделе төсен алуы мөһим.

Болары – осталык дәресләре. Иң мөһиме, Зөләйханың дөньяга көлү аша карый

белүе, көлү алымнары белән аны камилләштерергә омтылуы, шушы сәләтнең

аңа табигать тарафыннан бирелгән булуындадыр. Уңышлар телик каләмен көлү

мәйданында тибрәтеп сынаучы Зөләйхага!