Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

Габдулла Тукай

***

Мәскәү губернасы Олугъ Мәңгәр волостеның Шилметдин Җонлыбияләев яза:

– Иске китапларда Муса галәйһиссәламнең таягы кырык аршын озынлыкта булган, шул таяк җылан да булган, агач булып хөрмә дә биргән, коедан су алырга җеп белән бау да булган, имеш, дип язалар. Бу булган эшме? Заманымызда да шундый могҗизалар була аламы?

Җавап:

– Була ала. Менә, мәсәлән, Муса әфәнде Бигиев таягының озынлыгы меңнәрчә чакрымдыр, диләр. Чөнки, шулай булмаганда, ул меңләр чакрым үзеннән ерактагы ялкау муллаларны корсакларына төртеп уята алмас иде. Андин соң, аның таягы ислахе дин[1] мәсьәләсен кирәгенчә аңлаганга – җимешле агач вә аңламаганга – җылан булып күренәдер.

Таягының җеп белән чиләк булуы, әлбәттә, Муса әфәнденең Коръән вә хәдистән файдалы мәгънәләр чыгаруыдыр. Димәк ки, шәҗәрәи ислам[2] (ислам агачы – дәрәхте ислам) безнең заманда да могҗиза була булып чыга инде.

(“Ялт-йолт” идарәсеннән сөальләр”)

 

***

• “Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең”, – дигән булалар, вәхаләнки[3] кабер казучылар көненә икешәр кешегә баз казыйлар да, үзләре төшмиләр.

• “Гашыйк булсаң, рәкыйбләр[4] бик күп чыга”, – дигән булалар. Алай булгач, үз-үзеңә генә гашыйк булырга кирәк, һичбер рәкыйб хафаланмас. Көн буе көзгегә карап утырып рәхәтлән.

• Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине, теләсәң дә, теләмәсәң дә, дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – җаучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мөәзиндер. Ул сине, теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.

(“Фәлсәфи сүзләр”)

 

***

– Ни сәбәптән безнең уртача вә чибәр генә көн күрүче сәүдәгәр кисәкләрендә вә эшчеләр гаиләләрендә көннән-көн фәкыйрьлек арта?

Җавап:

– Моннан ун-унбиш ел элек кенә кичләрдә гаиләсенә кайтып, җәелгән ашъяулык, кайнаган самавыр, атасы кайтканына шатланган балалар янына утырып, ике кулы белән генә күмәчне (бисмилла әйтеп) сындырып, кулында чәйле чынаяк тәлинкәсе тоткан хәлдә, “шыр-р-рт” иттереп теше белән шикәр сындырган кешеләр хәзер нәкъ шул вакытта дуңгызлар җирәнерлек пивнойларда каткан сохари тешләп утыралар.

Кайсы урамнан кайтсалар да, әлеге алдавыч яшелле-сарылы вывеска:

 

Ары барма, җаный, кайт бире,

Һәр урамда урыс трактиры...

 

Бәс, без гаиләләрдә фәкырне күбрәк шуннандыр, дибез. Татар акча тапмый түгел, таба.

(“Ялт-йолт” идарәсеннән сөальләр”)

 

***

Әфәнделәр, сез язасыз да сызасыз. Әлбәттә, эшеңез җиңел түгел. Сезгә милләт рәхмәт укый. Хәтта “Мөхәммәдия” укыган кебек көйләп үк укый. [...]

Менә әле бу көннәрдә, русча грамматика актарып утырганда, минем башыма бик файдалы бер фикер төште. Әкрен генә төшкәндер дип уйламагыз тагы: “шап!” итеп төште. [...]

Мин грамматикада “Өч токым” дигән гаҗәеп бер фасыл күрдем. Грамматика диер ки: “Тора торган (имена существительные) өч төркемгә бүленәләр: ир токым, хатын токым, урта токым”. [...]

Бу кагыйдәне күргәч, хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була!

Соң безнең телдә нигә бер генә токым?! Без ник бер генә токым?! Дүртәр хатын да алучыларымыз бар лабаса! Менә минем башымны яра язган кайгылы фикер шушы инде.

(“Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар”)

 

***

• Мөсфир[5] кеше белән мөкътәсыйд[6] арасында аерма шул гына: берсе – хәзерге минутның яхшы үтүен тели, икенчесе – киләчәк көннәрнең матур булуын көтә.

• Гади карак берлән Мәскәү малын ашаучы бай арасында аерма шул гына: берсе – камалы якалы туннар киеп, суфиланып, намазларга йөргән булып урлый, икенчесе – бер дә риясыз гына, туп-туры урлый.

• Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә иң кадерле нәрсәләр генә кала.

(“Фәлсәфә”)

 

***

Песи – тәнкыйтьчеләремездер. Алар матбугат вә әдәбиятымызга зарарлы идән асты хайваннарына сәясәт күрсәтерләр.

Тычкан – болар әдәбият вә матбугатны кимермәк нияте илә идән астыннан чыксалар да, бер кәррә тәхзир ителгәч[7], идән ярыгыннан башларын да чыгарып карарга җөрьәт итә алмаслар.

(“Кеше – хайваннар”)

 

***

Мин, сүз ахыры уларак, ушбуны әйтәм: һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын “такмак” дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр “шакмак” эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер.

Шулай ук һичбер назыйм[8] бер юл ахырын “сукмак” дип туктаткач та, өйалдына чыгып, “тукмак” эзләргә бурычлы түгелдер.

Такылдамак белән мәүзүн сүз[9] сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.

 

Бер үлчәүдә: кырау, сорау, мияу, мырау,

Һәм кылтырау, һәм шылтырау, һәм кыңгырау;

Вә “өркетик”, вә “беркетик”, вә “куркытыйк”,

“Бетик”, “көтик” берлән “сатыйк” һәм “кыт-кытыйк”!

 

Менә, шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрест булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде!

(“Сәгъде Вәкъкас әфәндегә”)

 

***

Болынга бозау керсә – “түчә!”, игенгә чыпчык төшсә – “көшш!”, базга песи керсә – “прс!” дисең.

Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: “Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!” – дисең.

(“Милләткә файда урынына зарар”)

Рамил Ханнанов әзерләде.

 

 


[1]Ислахе дин – динне яңарту, аңа реформа ясау.

[2]Шәҗәрәи ислам – мөселманнарның нәсел агачы.

[3]Вәхаләнки – чынлыкта.

[4]Рәкыйб – конкурент.

[5]Мөсфир – малны урынсызга туздыручы.

[6]Мөкътәсыйд – малны саклап тотучы.

[7]Бер кәррә тәхзир ителгәч – бер тапкыр куркытылгач.

[8]Назыйм – тезмә әсәр язучы, шагыйрь.

[9]Мәүзүн сүз – тезмә сүз.