Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тынгысыз иҗатчы, милләт хадиме

Инде озын-озак дип әйтерлек бу гомердә аксакал әдипләрне күп күрдек без һәм ниндиләрен генә әле! Г.Бәширов, А.Шамов, С.Кудаш, Н.Исәнбәт, Х.Туфан, М.Әмир, С.Хәким, Ә.Еники, Ф.Хөсни кебек олпат каләм ияләрен искә алу да җитәдер. Һәммәсе чын калку колоритлы зур шәхесләр, затлы, зыялы иҗат әһелләре иде алар. Без алар белән аралашып яшәп кала алдык, шөкер! Һәрберсе безнең милли дөньябызда үзенчәлекле бер әдәби мәктәп саналырлык бу шәхесләр, һичшиксез, безгә кадерле чорларның җанлы тарихы булып тоела иде, дисәк, кордашларым да моның белән килешәчәктер, шәт. Бездән олырак буын – А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, Ә.Баян, Х.Сарьяннар да нәкъ шундый иде һәм, әлбәттә, алар югарыда саналган олуг исемнәрнең лаеклы дәвамы да булды. Ә без?

Безнең буын да шундый олпат яшькә җитеп бара түгелме? Бәхеткә, арада бездән өлкәнрәк, әлеге корифейлар белән ныклап аралашып калган, иң яхшы сыйфатларны үзләштереп, алар юлын дәвам иткән берничә агай да бар. Мин биредә Рабит Батулла, Марат Әмирхан, Лирон Хәмидуллиннар кебек, инде туксанына таба «тупылдап», яшьләрчә адымнар, дәрт белән баручы хөрмәтле әдипләребезне күздә тотам. Сөенечлесе шул: алар узган гасырның без санап үткән «алыплар»ның энеләре кебек, алардан яшәү, иҗат һәм милләткә, туган телгә хезмәт итү мәктәбен узган,зур эстафетаны кабул итеп алган, үткәннең бөек исемнәренә, гамәлләренә үтә дә сак, игътибарлы булып, яңа гасырда зур традицияләрне дәвам иткән каләм ияләре! Һәм яңа гасырда бу агайларның иҗади дәрте яңа вазгыятьтә өр-яңа көч алып, сулышлары да ачылганнан-ачыла гына бара.

Лирон Хәмидуллин атлы әдибебез дә – нәкъ шундый иҗатчыларыбызның берсе. Милли аң, милли гамь, милли хәтерне, милли телне яшәтүнең бүгенге ифрат кыен юлында ул армый-талмый эшли. Турыдан-туры остазлары булган А.Шамов, Ә.Еники һәм кордашы, дусты Х.Сарьян шикелле бу өлкәдә эстафетаны лаеклы дәвам итә. Ул кардәш милли әдәбиятлар үрнәкләрен тәрҗемә итүче дә, әдип тә, әдәбиятыбыз һәм халкыбыз тарихының барланырга өлгермәгән өлешләрен ачыкларга, барларга тырышучы да. Татар дөньясының, Тукай, Дәрдемәндләре булган әдәбиятыбызның бер генә өлкәсенә дә битараф булмаган гамьле җан һәм каләм иясе.

Ул Зур Чирмешән елгасы буендагы зур татар авылында – Иске Төгәлбугада туган. Татарстан Республикасы барлыкка килгәндә, аннан читтә калдырылган меңләгән татар авылларының берсендә. Чик буеннан 15-25 чакрымнарда урнашкан дистәләп авыл халкы, безне дә милли республикабызга кертегез дип, сәнәк, чалгы тотып баш күтәргән авылларның берсендә. Лирон үскәндә, ул авыл Куйбышев өлкәсендә саналган, хәзер Ульян биләмәсенә керә. Күрше өлкәләрдән булган әти-әнисе Самара шәһәренә укырга җибәрелгәч танышканнар. Ә 1943 елның көзендә, Ленинград тирәсендәге сугышларныңберсендә әтиләре һәлак була. Аналары, өч улыналып (иң өлкәнеЛирон), туган ягына – Оренбург өлкәсендәге Иске Актау авылына кайтып китә. (Монда җир күп дип, инешнең аргы ягына ХIХ йөздә руслар да килеп утыргач, авылның рәсми исеме Иске Белогорга үзгәртелә. Лирон ага сөйләвенчә, 1960 елларгача анда ике телдә укытучы ике мәктәп, ике колхоз була. 1944 елдан ул җәй айларында «Игенчеләр» колхозында печән чаба, уракта эшли.) Җиде сыйныфны тәмамлагач, авылыннан биш йөз чакрымчамасындагыАктүбә каласына барып, тимерюлтехникумына укырга керә, казакъ балалары белән аралаша, милли әдәбият үрнәкләре белән таныша. Шуннан хәрбихезмәткә алынып, өч ел гомерен (1951-1954) Ватанны саклауга багышлый. Аннан кайтып, техникумны бишлегә тәмамлагач, укуын дәвам итәргә дип, аны Ташкентка җибәрмәкче булалар. Әмма кече энесенең авыл мәктәбен тәмамлаган ел булуы, сырхау әнисенең дә авылдан китәсе килүе сәбәпле, ул Орск шәһәренә эшкә билгеләнә. Ул шәһәрдә әнисенең авылдашыда яшиикән, татармәктәбендә татар әдәбиятын укытучы. Күренекле классик шагыйребез Дәрдемәндкә бәйле беренче истәлекләрне аңа шул апа сөйли. Дәрдемәндне, Мирхәйдәр Фәйзине якыннан белгән кешеләр белән Лирон Хәмидуллин шул елларда таныша.

Үзе үскән авыллардан да татар халкының берничә күренекле шәхесе чыккан. Иске Төгәлбуга авылында Татарстанның халык артисты, атаклы гармунчы һәм аерым музыкаль әсәрләр авторы Фәйзулла Туишев туган. Сугышка чаклы ул ел саен авылына кайтып, авылдашларын сөендереп китә торган булган. Лирон аганың шул вакыйгаларга мөнәсәбәтле истәлек язмасы да бар. Соңыннан ул якташына кагылышлы бик күп истәлекләрне туплый. Шуларга нигезләнеп, документаль повестен иҗат итә. Бөек Ватан сугышы турында байтак тарихи хезмәтләр язган тарихчы Җәмил Гыйльманов та шул авылда тәрбияләнгән икән. Иске Актау исә – Урал-тауның иң көньяк очында – Акбур тавы итәгендә утырган авыл. Монда татар халкы тарихына багышлап, зур хезмәт язган Габделбари Баттал эзләре саклана. Аның «Татар тарихы» китабы1912- 1916 елларда Казанда өч мәртәбә басылган. «Идел-Урал штаты»н гамәлгә кертергә йөрүчеләр сафында булганлыктан, ул чит илгә китәргә мәҗбүр ителә. Һәм анда да, Абдулла Баттал-Таймас буларак, зур гыйльми дәрәҗәләргә ирешә. Лиронның аңа багышланган хезмәтләре дә бар. Шушы ук авылда язучы Әсгать Айдар эзләре дә бар икән. Аның атасы Харис хәзрәт шуннан утыз чакрымдагы хәзерге Сорочинск шәһәрендә мулла һәм якын-тирәдәге ике дистәләп татар авыллары муллаларыбашлыгы сыйфатындагыахун булган. Иске Актауда ул зур бакча тоткан һәм гаиләсе шушындагы Иртәк суы буенда җәй айларын уздырган. «Вакыт» газетасында хәбәр ителүенчә, Харис морза монда һәр җәйдә бик зурлап Сабан туе оештыра. Ул бәйрәмгә Бозаулык, Оренбург, Самара калаларыннан да күп кенә кунаклар чакырыла. Шул хакта Лирон агада сакланган «Вакыт» газетасы хәбәрләреннән укып белергә мөмкин.

Орсктан соң Лирон әфәнде Уфа шәһәрендә дә бераз яшәп ала. Бер семестр һөнәри мәктәптә укытканнан соң, Казанга – татарның төп башкаласына килә. Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи агалар оештырган әдәби түгәрәкләргә йөри. Шул ук елларда иҗатларын үзенә үрнәк итеп алган ХәсәнСарьян, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах һ.б. белән аралаша. Берара Башкорт дәүләт университетында укыткан Х.Сарьян ага белән алар Уфада ук танышкан булалар. Лирон Хәмидуллинның беренче хикәяләре 1960 елларда яшь язучылар җыентыкларында басылып чыга. Соңрак данлы шәхесләребез тормышын чагылдырган күләмле очерклары, повестьлары да иҗат ителәчәк.

Күрүебезчә, әдипнең үсү юллары мәдәни-әдәби учаклар булган тарихи урыннар белән дә, атаклы шәхесләр белән дә бәйле. Орск, Оренбург, Уфа – татар дөньясында үз эзен калдырган, милли тарих ядкярләрен саклаган урыннар. Мирхәйдәр Фәйзи Орск каласында, Казан, Уфа ише зур шәһәрләр белән ярыша-ярыша, беренче театр тамашаларын оештырган. Оренбург исә ике атаклы мәдрәсәсе – «Хөсәения» һәм «Вәлия» белән данлы булган. Ул мәдрәсәләрдән Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Муса Җәлил, Сәгыйть Рәмиев белән Сәгыйть Агишләр чыккан. Шуларның үрнәге Лирон агабызны да кызыксындыргандыр, дип уйлыйм.

Казандагы бер оешмада инженер, баш инженер вазифаларын башкару белән бергә ул әкренләп иҗат итә башлый. Шул ук елларда, казакъ әдәбияты белән беркадәр таныш булуын искә төшереп, әдәби тәрҗемә эшенә дә керешә. Дөрес, Әнвәр Әлимҗановның Җ.Неру исемендәге халыкара бүләккә ия булган «Отрар хатирәсе» повестен тәрҗемә итәргә алынуының икенче сере дә бар. Анда казакъ иленең иң борынгы башкалаларының берсе саналган Отрар шәһәренә бәйле вакыйгалар тасвирлана. Ә борынгы тарих белән кызыксыну – Лиронның икенче иҗат юнәлеше бит. Казакъ халкының бөек акыны Абайның (Ибраһим Конанбаевның) «Сайланма әсәрләре»н дә ул туплап чыгарды. «Хикмәтле сүз» дип исемләнгәнфәлсәфи уйланулар өлешен үзе тәрҗемә итте. Татарстан язучылар берлегенең тәрҗемәчеләр секциясен ун еллап җитәкләгән дәвердә ул казакъ, каракалпак, үзбәк әдәбиятларының матур үрнәкләрен халкыбызга ирештерүгә шактый өлеш кертте дип беләм. Кардәш әдәбиятлар бердәмлеген чагылдырган алмаш әдәби җыентыклар ул елларда еш нәшер ителә. Лирон каләмдәшебез үзе дә, барлык эшен ташлап диярлек, кардәш әдәбиятлар йөзен чагылдырырдай берничә күләмле әсәрне тәрҗемә итеп бастыра. Алар арасында Совет чоры үзбәк әдәбиятының күренекле вәкиле Әсгать Мохтарның «Чинар» («Платан») романы, Абай исемендәге әдәби бүләк ияләре Саин Моратбәков, Мохтар Магауиннарның аерым повесть һәм хикәяләре бар. Башкорт әдибе Яныбай Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» романы да аның тәрҗемәсендә басылды. Бу романнытәрҗемә итәргә алынуаның өчен, бәлки, шагыйрьДәрдемәнд биографиясенә бәйле хәлләрне бәян итүгә дә бәйле булгандыр. Дәрдемәнд тә җир астыннан алтын чыгарып көн күрүче ич. Әмма Рәмиевләр нәселе эшләп алган табышның зур бер өлешен мәктәп-мәдрәсәләр ачуга һәм тотуга, авылларда мәчетләр төзүгә сарыф иткән. Җәмәгатьчелекне белемле итү өчен дип, китаплар, газета-журналлар бастырып тараткан. Шушы ук елларда Л.Хәмидуллин Дәрдемәндкә багышланган «Офыктагы рәшәләр» документаль повестен да иҗатитә. «Дәрдемәнд» альбомын туплапчыгаруга да керешкән була.

Әдәби мохитнең бик кызыклы, җанлы чоры иде бу. Язучылар берлегендә төрле секцияләр эшли, әдәби кичәләр, юбилей чаралары еш уздырыла. Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов, Наҗар Нәҗми, Белла Ахмадуллина кебек төрле тарафтан килгән язучылар белән очрашулар даими булып тора иде. Әйе, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Зәки Нури, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллиннар оешма җитәкчесе булган чорлар бу! Ә Лирон ага шушы кешеләр белән бергә эшләде, чыныкты, үсте. Әдәби мохитнең үзәгендә кайнады. Уналты ел Әдәби фондның директоры булды.

Лирон агабыз эшчәнлегендә иң мөһим тармак – ул мөкатдәс татар китабын нәшер итү. Мәскәү политехника институтында читтән торып беркадәр техник белем алган агабызга, шул ук Мәскәүгә барып, өлкән редакторлар курсларын тәмамларга да насыйп була. Һәм 1985-1994 елларда ул Татарстан китап нәшриятында шундый вазифаны башкара да. Шунда ул үзен эрудицияле мөхәррир булуын таныта. Ул елларда аның мөхәррирлегендә йөздән артык китап басылып чыга. Алар арасында совет хакимияте дәверендә хезмәтләрен искә алу тыелган Габделбари Батталның 1925 елдаТөркиядә нәшер ителгән һәм анда кабат өч мәртәбә басылып чыккан «Казан төркиләре» исемле иҗтимагый-тарихи эчтәлекле китабы да, Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре кебекләре дә бар. Узган елда Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган җитди хезмәт басылып чыкты. Анда да аның татар китабын нәшер итү тарихына мөнәсәбәтле ике хезмәте урын алган.

Л.Хәмидуллинның егермеләп китабы нәшер ителгән. Иң элек ике телдә ике тапкыр басылып чыккан «Дәрдемәнд» альбомын (2003, 2019) атап үтәргә кирәктер. Соңгы елларда минем кулга кергән китаплары арасында хикәя, очерк һәм күренекле шәхесләребезгә багышланган документаль повестьларны берләштергән «Кичке шәфәкъ» (2009), «Буранлы төндә» (2012) җыентыклары бар. Рус теленә тәрҗемә ителгән хезмәтләре арасында татарның күренекле шәхесләре сериясендә нәшер ителгән китаплардан «Дәрдемәнд» (2010), «Әмирхан Еники» (2013) китапларын да беләбез. «Дәрдемәнд» китабында бертуган Рәмиевләр нәселенә бәйле морза Дашкиннар, шагыйрьнең агасы Шакир кызы Камиләгә өйләнгән Садри Максуди, аларның галим һәм дипломат буларак танылган кызы Гадиләгә (Төркиядә Адилә Айда) багышлы мәгълүмат та бар. Күпчелек өчен мондый мәшһүр затлар булуын белеп тору да кирәк. Егерменче гасыр башында Рәмиевләр нәшер иткән «Вакыт» газетасы, «Шура» журналында халкыбызның рухи дөньясының асыл сәхифәләре теркәлгән. Татар халкының күренекле шәхесләренә багышлы кызыклы мәгълүмат Лирон аганың «Зарницы на горизонте» (2017) китабында да байтак. Бу китапның тышлыгында бирелгән фоторәсемнәргә карап та без аны укыганда, кемнәр белән очрашачагыбызны күз алдына китерә алабыз. Анда да авторның хикәя, очерк, эссе һәм повестьлары туплап бирелгән.

Олыкаләмдәшебезнең байтак еллардәвамында туплаган «БертуганХөсәеновлар» җыентыгын кулга алам. Бу калын китап «Җыен» фонды тарафыннан 2018 елда нәшер ителә. Җыентыкны туплап чыгаручы төп авторлар – Лирон Хәмидуллин белән яңарак кына мәрхүм булган күренекле галимебез Җәүдәт Миңнуллин. Өч бертуган Хөсәенов һәмаларның балалары– алда телгә алынган ике атаклымәдрәсәне һәм төрле тарафтагы берничә йөз кечерәк мәдрәсә белән мәктәпләрне үз исәпләренә ачкан һәм яшәткән шәхесләр. Аларның хәер-фатихасы белән патша заманында ачылган мәктәпмәдрәсәләр хәзерге Пенза, Рязань өлкәләреннән башлап, Алтай таулары итәгендә урнашканСемипалат шәһәренәчә сибелгән була.Шуларга өстәп әле Гани бай улыВәли Хөсәенов Оренбургта үз типографиясен булдырып (1906 ел), кырыктан артык дини эчтәлекле китап, мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр дә нәшер иткән. Шиһабетдин Мәрҗанинең яраткан шәкерте Морад Рәмзи тарафыннан тупланган, Болгар һәмКазан тарихына багышланган ике томлык китап та 1908 елда шунда басылып чыга. Ләкин җирле хакимият тарафыннан ул томнар шундук юк ителә.

Лирон Хәмидуллин 1998-2005 елларда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында әүвәл мөхәррир, аннары өлкән фәнни хезмәткәр буларак, тарихи һәм җәмгыяви эчтәлекле язмаларны татар телендә нәшер итү бүлегендә эшли. Үзе дә шул темаларга багышлап ике-өч дистәләп мәкалә яза. Нәкъ шул елларда аңа Казакъ, Үзбәк Фәннәр Академияләре чыгарган кайбер хезмәтләр белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Ул Бөек Тукаебызның тормышында һәм иҗатында зур урын биләгән Җаек каласы, андагы мохит белән таныша. Аталы-уллы Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннар эшчәнлеген хаклырәвештә югары бәяли. Камил улы, опера җырчысы Хәмит Төхфәтуллин язмышын ачыклау, ул калдырганмирас белән танышу өчен, Надия Хәмит кызын эзләп таба. Шул аралашулар нигезендә исеме белән әдәбият сөючеләргә таныш булган шәхес Камил Мотыйгыйга багышлап, күләмле очеркын яза.

Лирон аганың Мирхәйдәр Фәйзи тормышына һәм эшчәнлегенә багышлап язган хезмәтләре дә, Галимҗан Ибраһимовка бәйле кайбер фактларның Совет хакимияте елларында ни өчен искә алынмавы хакында уйланулары да бүгенге укучы өчен кирәк дип саныйм. Әдип катлаулыелларда Идел-Урал аралыгында барган хәл-вакыйгаларны да, шул чор шәхесләрен дә ярыйсы ук яхшы хәтерли. Аны Дәрдемәнд, Галимҗан, Мирхәйдәрләр эзе сакланган Агыйдел, Сакмар, Җаек буйлары да, тирбәлешеп утырган кылган үскән киң дала тарафлары да, татарның белем үзәкләре булып танылган Каргалы, Троицк, Эстәрлебашлары да кызыксындыра. Безнең чор әдибе, Лирон аганың остазы Әмирхан Еники дә – шул затлыдөньяны, затлычорны бүгенгегә тоташтырган бер вәкиле, Татар ренессансының дәвамы кебек кабул ителә. Сүз дә юк – Лирон Хәмидуллин – әнә шундый данлы чорлар кичергән, Милли аң, Милли сүз һәм Милли хәтергә тугрылыклы булып калган. Шуңа да ул халыкларыбызның Бөек Ватан сугышы каһарманнарын да әнә шул ноктадан чыгып карый. Шундый милли, дини, тарихи тәрбия нәтиҗәсе итеп күрә ул аларны.

Улы – әтисенең милли өметләренең дәвамы булган талантлы тарихчы, абруйлы милләтпәрвәр галимебез Булат Хәмидуллин белән бергәләп язган китапларыда укучы өчен бик кадерле бит. Шундыйлардан берсе, татар һәм рус телләрендә чыккан «Җиңү җиңел бирелмәде» дигән китап, буыннар эстафетасы буларак, татар дастаннарының – «Батырлар китабы»ның дәвамы кебек. «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» дигән Тукаебызның горур сүзләре хәтердә яңара. Кадерен белерләрме буфидакарь милләтнең – уртак Ватан дип утка-суга кергән яугир халыкның? Тукай сүзләрен кабатлап әйтсәк, «шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?»

Кыскасы, бу соңгы китап та татар халкының Бөек Җиңүгә керткән бәһасез өлешен раслый. «Буранлы төндә», «Кичке шәфәкъ» һ.б. китаплары да әдипнең заман үзгәрешләренә, вакыт җилләренә нәкъ Тукайча, Дәрдемәндчә «колак куеп» язганын, халкыбызның тарихын тирән кичереп, аның киләчәген уйлап, Олы гамь белән янып яшәвен раслыйлар.