Мин бүген дә көрәш кырында...
Дәва
Бүген миңа әллә нәрсә булган, –
Бер саныма әллә кемнәр тулган.
Һәммәсе дә: “Мин!” – ди, “Мин! – ди, – шәхес”,
Шул бер “мин”дә бара олы бәхәс.
Йөрәк, акыл, – анысы аңлашыла.
Бәхәсләшә хәтта колак-күзләр.
Күзләр ачулана колакларны,
Дөрес түгел диеп, әйткән сүзләр.
Аяк белән таяк бәхәсләшә:
Үзеңнеке түгел баскан җирең.
Атып бәрдем әле шул таякны.
Син бит иярчене диеп, чирнең.
Туктап калдым, әйе, атлап булмый.
Буыннарда икән олы авыру. . .
Тарих буйлап атлап бару өчен
Кирәк буыннарга дәва – дару.
Акыл-күңел көрәше
Мин бүген дә үз иркемдә түгел,
Мин бүген дә гүя читлектә.
Күңел үз көенә көйсезләнә.
Акыл үз көенә – этлектә.
Акыл миңа: ”Син – бәйдәге эт” – ди.
Күңел әйтә: ”Аны тыңлама!
Гомер ике килми җир йөзендә.
Чынлап яшәргә, – ди, – соңлама!”
Мин бүген дә шул бәйдәге килеш
Тартып барам икән өемне.
Сызлавына ничек түзәргәдер
Бәем кискән тирән җөемнең. . .
Акыл әйтә: ”Өең генә түгел,
Ил язмышы синең иңеңдә!
Комачаулап тора йомарланган
Йодырык кынаң синең җиңеңдә.”
Ил язмышын сөйрим бәйдә килеш, –
Моннан авыр язмыш бар микән?
Ярсу хисләремне тотып торган
Акыл-күңел – ике яр икән.
Мин – бүген дә йомарланган йодрык? –
Ил язмышын кысам учыма.
Язмыш дилбегәсен җибәрмәскә,
Килсә икән яшьләр һушына. . .
Аһ, тантана итәр иде акыл!
Очар иде күңел күкләргә! –
Менә шуның ирек икәнлеге
Никләр аңлашылмый күпләргә?
Мин бүген дә киләчккә юлда.
Мин бүген дә көрәш кырында!
Акыл-күңел көрәшеннән туган
Милләт киләчәге җырымда!
Син булмагач...
Эндәшәсең килсә миңа,
Көн саен, сәгать саен,
Түзә алмас идең лә син,
Табар идең бер җаен.
Юк, эндәшәсең дә килми,
Йөрисең болай гына.
Үтеп-сүтеп, кереп-чыгып
Йөрүләр кулай гына.
Мин сиңа башка ышанмыйм,
Җанымны бикләп куйдым.
Мин бу сәер уеныңнан
Билләһи димен, туйдым.
Теләгәндә эндәшмәгәч,
Килмәгәч, теләгәндә.
Күзьяшләремне генә дә
Сөртмәгәч, елаганда,
Шатланырга, кайгырырга,
Көләргә, елашырга,
Очларына чыгалмаган
Уйларны уйлашырга,
Син булмагач, нигә инде
Болай йөренүләрем?
Дөньясында тиңсез гашыйк
Булып күренүләрем?
Көн саен, сәгать саен да
Тагы айга эндәшәм.
Бу галәмдә ялгызлыкта
Ул бердәнбер тиңдәшем.
Тозлы хис
Авыр хис иңде күңелгә,
Белмим нишләргә дә.
Ирек бирер идем юкса
Кайнар яшьләргә дә. . .
Әллә яшьләрем дә богауланган? –
Тоз дәрьясы – ак тау.
Кай тарафтан һаман ишетелә
Бу халәткә мактау?!
Иделләрдән килеп коя-коя,
Тулган дингез яры. . .
Дингезләрдә коенырга инде
Бармам монан ары. . .
Ата-бабамнарның күз яшьләре,
Җәсадләре – суда. . .
Илең булган килеш илсез интек,
Җирсез – җирдә ту да. . .
Күз яшьләрем җанда бөелгәннәр,
Өелгәннәр тауга.
Нык тозлы су батырмый ул диеп,
Һаман тавыш-гауга.
Туктап калса татар елавыннан
Кытлык килер тозга.
Тозлы сулар туңмый,
тозы бетсә,
Әверелер бозга. . .
Шул мизгелдән мәңге туңлык туар.
Афәт килер җиргә.
Әле дингезләрдә коенабыз
Хәтта бергә-бергә.
Бу нинди хис? Ә уйлары
Очсыз-кырыйсызлар. . .
Очар өчен канатлар да бар да,
Ләкин каурыйсызлар. . .
Очарга дип һаман талпынам да,
Канатларым – тоздан.
Ә җаныма киертелгән
Саркафагы – боздан. . .
Тозлы чәй
Киләм, дидең, көтәм, дидем,
Көтмәскә булган да бит.
Ялгыш сүзне җанга якын
Итмәскә булган да бит. . .
Көттем, әле ничек кенә! –
Бөтен дөньям үзгәрде.
Тәрәзәдән карый-карый
Күзкәйләрем күгәрде.
Куелмаган самавырны
Урыныннан кузгаттым.
Каралмаган почмакларның
Һәммәсенә күз аттым. . .
Сәерсенде гөлләрем дә,
Үзгәргәч урыннары.
Искә алдым инде күптән
Онтылган ырымнарны. . .
Ишек тоткаларын сөрттем,
Йөземә салдым кершән,
Яктырак күреним диеп,
Хәзер үк килеп керсәң...
Өстәлдә кайнар самавыр
“Килми”, диеп уфтана.
Суынды кыстыбый, җыры
Самавырның туктала. . .
Бер тәрәзгә, бер сәгатькә
Карыйм, инде килмәдең.
Ялгыз чәй эчүнең нинди
Икәнлеген белмәдең. . .
Ялгыз чәй түгел, тозлы чәй
Эчтем, яшьләрем тамгач.
Тәрәз пәрдәләрен яптым,
Карап күзләрем талгач. . .
Ай килде тагы тәрәзгә:
“Көтмә, – ди, – килмәгәнне!
Ник шулкадәр кадерлисең,
Кадерең белмәгәнне!”
Ә үзе һаман да көтә
Киләм, дип киткән ярын.
Шушы хакта гына аның
Һәр төн сөйләгән зары.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Килмәгез, көтмибез, диеп,
Тәрәзәмнән ай карый.
Вәгьдәләр бирмәгез, яме,
Сез безгә моннан ары. . .