Читлек кошы оя кормас
Афаг Шихлы 1969 елда Баку шәһәрендә туа. Мәскәүнең М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Шагыйрә, тәрҗемәче, табиб. Азәрбәйҗан, Россия һәм Евразия язучылар берлекләре әгъзасы, Азәрбәйҗан язучылар берлегенең Мәскәү бүлеге сәркатибе.
«Гомеремнең бишенче фасылы», «Читтән исүче җилләр» китаплары авторы. Шахмар Әкбәрзадә, Микаил Мөшфиг исемендәге халыкара әдәби премияләр иясе. Мәскәүдә яши.
Яңгырдай түгелмәм...
Чоңгылдай тыныч һәм тирән мин –
Елавым ишетмәс берәү дә.
Сагыштан урталай ярылам,
Догам тик ирешми күкләргә.
Тәкъдирем чукрак та, телсез дә,
Җанымның авазы үземә
Әйләнә дә кайта яңадан...
Яз көтәм хыялда һаман да,
Ә үзем ак карга чолганган.
Чакрылмас кунактай караңгы
Уйларны куалыйм күңелдән.
Теленгән ак болыт шикелле,
Әйтерсең, күкләргә эленәм.
Шулай да яңгырдай түгелмәм...
Азатлык
Азатлыкка омтыласың,
Очар өчен иректә,
Югарыда, көчле, горур,
Ялгыз булып, ничек тә…
Ялгызлык – читлеге ич ул
Өлешсез калган җанның.
Анда сөю сирәк яши,
Артык ашкынма тагын…
Дусларың да, якыннар да,
Сөйгән яр да булмаган
Тарафларга ашкынма син.
Шәүләләр – иртә таңнан
Йөри анда әйләнгәләп,
Чыгар юл табалмыйча.
Ә ирек ул – очар коштай,
Ул – зәңгәр күкне коча.
Ул кошның җанын җылытып
Булмый дәрт-дәрман белән,
Читлек кошы оя кормас,
Синеке булмас, беләм.
***
Бүгенгебез кичәгегә әйләнгәч,
Еллар узгач, без үлгәч,
Читтәге кырлардан эзебез югалыр,
Һәм җаннар һавага йә суга әйләнер,
Тыныбыз тукталгач,
Һәм тормыш оныткач безнең тән барлыгын –
Эрегәч сурәтем…
Хәтердән җуелгач үткәннәр,
Пакъ яфрак шикелле талпынып,
Еракта, киң офык артында
Торачак әйтелми калган сүз,
Һәм газиз сөелми калган яр…
Җәй үтеп,
Көз җиткән шикелле
Ул көннәр киләчәк…
Вакытның күчәре сытачак,
Изәчәк,
Адреслар, хатларны...
Сүнәчәк шәмнәр дә…
Кулымны изим дә
Өр-яңа хәрефләр тезәм мин.
Гасырлар буена яфраклар коелып,
Бар хисне, уйларны,
Миндәге бар гамьне күмәчәк,
Көл итеп, тузандай сибәчәк …
Шулай да
Йөзәр ел узгач та,
Бу китап битенә кагылыр
Миңа ят киләчәк,
Укырлар! –
Саргаеп таушалган
Кәзгазьнең юлларын
Йә кичен,
Йә көннең уртасы җитәрәк,
Мәңгелек мәхәббәт хакында
Бүгенгем тудырган шигырьне...
Шул мәлдә өрфия шикелле
Безнең җан шигырьгә үрелеп терелер,
Вакытның караңгы катламы астыннан
Безнең төс, безнең хис – Мәхәббәт күренер!
***
Дошманнан сөю һәм мәрхәмәт көтмә син,
Бүләкнең андые йөрәккә кирәксез.
Бу бары көзгедән кайтучы сурәтнең
Ялганы, чалшаю хикмәте.
Дошман ул дус түгел, караңгы почмактан
Хәнҗәрен күрсәтеп торуы гел ачык.
Дустыңның хыянәт хәнҗәре куркыныч,
Чөнки ул гел якын, ул йөрми ич качып.
Рух сына шул чакта, чөнки син көтмисең
Дустыңнан кыенлык, михнәтләр күрәм дип.
Андый дус булганчы, күралмас дошманнар
Гаскәре мең артык, дусларым, шулай бит!
Хак җиңү татырга теләсәң, кемнең кем
Икәнен ачыкла, анык той, түзем бул.
Кем дустың, кем дошман икәнен йөрәгең
Тибеше һәм догаң билгеләр, шуны бел.
Ромашка
Бала чакларда язлар җиткәч без
Гиздек болын-тау. Чәчкә-гөлләрем,
Сезнең арадан мин бер гүзәлне –
Ромашка – сине, сине эзләдем.
Бәйләдек синнән матур гөлдәмә,
Чәчкә куярга такыя үрдек.
Бәрхет чирәмгә сузылып ятып,
Җырлар көйләдек. Без – гамьсез идек.
Яшь йөрәкләрне сөю ялкыны
Ялмап алганда син – сердәш идең.
Без тәүге тапкыр саф сөю юрап,
Өзгәли идек таҗларың синең.
Ул чактан күпме еллар кичсәк тә
Тәүге хисләргә булмаган берни.
Барча теләкләр чынга ашмады,
Ә җанда өмет һаман да көйри.
Кайчак мавыгу сөюгә охшаш –
Җан өзгәләнә билгесезлектән.
Сораулар белән чигелә хисләр:
“Сөя микән ул? Ярата микән?”
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре