Логотип Казан Утлары
Драма

Бозлавык (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бишенче күренеш

 

“Хрущевка”. Лилия, диванда китап укып ята. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Элина керә.

 

      ЭЛИНА. Исәнмесез.

      ЛИЛИЯ. Исәнмесез.

      ЭЛИНА. Әнисә монда торамы?

      ЛИЛИЯ. Әйе. Өйдә түгел әле ул. Тиздән кайтырга тиеш.

      ЭЛИНА. Аны монда көтсәм ярыймы?

      ЛИЛИЯ. Ярый. Узыгыз.

      ЭЛИНА (курткасын салмыйча, түргә узып). Сез аның туганымы?

      ЛИЛИЯ. Без дуслар. Бергә шушы фатирны снимать итәбез.

      ЭЛИНА (вазадагы розаларга ымлап). Бу чәчкләрне Вадим алып киләме?

      ЛИЛИЯ. Әйе, ул бүләк итә. Ә сез үзегез кем буласыз?

      ЭЛИНА.  Мин – Вадимның беренче мәхәббәте. Һәм соңгысы булырга тиеш идем – Вадим әйтүе буенча. (Көлемсерәп.) Әмма соңгысы түгел икәнмен.

      ЛИЛИЯ. Нәрсә, разборкага килдегезме әллә?

      ЭЛИНА. Юк ла. Әнисәгә әйтәсе сүзем бар. Дөресрәге, соравым бар – егетенең һәлакәте турында дөресен беләме икән ул. Телефоннан сөйләп тормадым. Күзгә күз карап әйтәсем килә.

      ЛИЛИЯ. Нинди дөресен?

      ЭЛИНА. Авариядә кем гаепле икәнне белмисездер?

      ЛИЛИЯ. Трассадан төшеп бәрелеп үлгәнен генә беләм.

      ЭЛИНА. Ә сез Әнисә белән якын дуслармы?

      ЛИЛИЯ. Әйе.

      ЭЛИНА. Димәк, юлда нәрсә булганны ул тәгаен белми. Вадим гаепле ул фаҗигадә. Вадим “встречка”га чыккан, ә теге бәрелмәс өчен тормозга кинәт баскан һәм трассадан төшеп киткән. Вадим үзе сөйләде.

      ЛИЛИЯ. Бәлки, сез көнләшеп кенә, Әнисә белән Вадимның арасын бозарга телисездер?

      ЭЛИНА. Мин, әлбәттә, рәнҗим. Раз инде Вадим мине шулай кимсетә икән, аның турында дөресен белеп торсыннар әле. Һе, чардуган, кабер ташы заказать иткән… Үзе алып барып урнаштырган… Шулай итеп гөнаһын юмакчы була микәнни…

      ЛИЛИЯ (текәлеп карап). Да-а-а. Бик нык үпкәләткән ул сине.

      ЭЛИНА. Ярар, көтеп тормыйм инде.

      ЛИЛИЯ. Әнисәгә нәрсә дип әйтим?

      ЭЛИНА. Элина килгән иде диярсең. (Чыгып китә.)

     

Әнисә керә. Пуховигын ачып, куеныннан ак розалар букетын чыгара.

 

      ӘНИСӘ. Чәчәкләрне урнаштыр әле.

      ЛИЛИЯ. Урын юк бит инде.

      ӘНИСӘ. Әнә, өч литрлы банкага куй. (Чишенә.)

      ЛИЛИЯ (чәчкләрне банкага куеп). Бүген кайларда булдыгыз?

      ӘНИСӘ. Кафеда утырдык.

      ЛИЛИЯ. Күңелем сизә: арагызда “химия” бар.

      ӘНИСӘ. Миңа аның белән рәхәт. (Диванга утыра.) Караңгы уйлардан вакытлыча булса да арынып торам, үземне тынычрак хис итәм.

      ЛИЛИЯ. Сиңа гашыйктыр дип уйлыйсыңдыр?

      ӘНИСӘ. Белмим.

      ЛИЛИЯ. Ә син?

      ӘНИСӘ. Гыйшык-мыйшык халәтендә түгел мин. Ошый ул миңа. Җылы кеше ул.

      ЛИЛИЯ (чәнчүле итеп). Һәр кешенең температурасы – 36,6 градус. Күңелеңдә нинди хисләрдер – белмим. Әмма аның сиңа гашыйк булуы икеле.

      ӘНИСӘ (моңсу елмаеп). Беләсеңме... ул шулхәтле Дәнискә охшаган.

      ЛИЛИЯ. Аның Заһидә апага ярдәм итәргә омтылуы, сиңа чәчәкләр ташуы сәер тоелмыймы?

      ӘНИСӘ. Нәрсәсе сәер?

      ЛИЛИЯ (паузадан соң). Монда аның сөйгәне Элина килеп китте.

      ӘНИСӘ (детр итеп). Элина?! Ник килгән?

      ЛИЛИЯ. Синең белән сөйләшергә тели.

      ӘНИСӘ. Бер тапкыр телефоннан сөйләштек инде. Җитәр.

      ЛИЛИЯ. Авариядә кем гаепле икәнне әйттеме соң ул сиңа?

      ӘНИСӘ. Кем гаепле?!

      ЛИЛИЯ. Вадим. Дәнис шуның аркасында һәлак булган, диде.

      ӘНИСӘ. Ничек?! Ышанмыйм! Мөмкин түгел!

      ЛИЛИЯ. Нишләп мөмкин булмасын. Карап торуга затлы егет ул, әмма беренче күрүдә үк сәерлекләр абайладым. Күзләрендә курку бар.

      ӘНИСӘ. Ничек гаепле икән соң ул?

      ЛИЛИЯ. “Встречка”га чыккан. Ә Дәнис, бәрелмәс өчен, тормозга кинәт басып, юлдан мәтәлеп төшкән.

      ӘНИСӘ. Элина моны каян белә?

      ЛИЛИЯ. Вадим үзе сөйләгән.

 

Пауза.

 

      ӘНИСӘ (кыяфәте үзгәрә). Менә нигә борчыла икән ул. Башта үзем дә гаҗәпләнгән идем.

      ЛИЛИЯ. Әйе, гаебен йолу максатыннан әнкәсенә булыша, сиңа ярарга тырыша.

 

Әнисә нишләргә белмичә, әрле-бирле йри. Телефонын алып Вадимның номерын җыя.

 

      ӘНИСӘ (телефоннан). Вадим! Миңа берәр мөһим әйтер сүзең юкмы? Нидер булса әйтергә онытмадыңмы?

      ВАДИМ (телефоннан тонык кына булып ишетелә). Юк бугай. Берсекөнгә очрашырга сүз куештык...

      ӘНИСӘ (үтә кырысланып). Дәнис синең аркада һәлак булдымы?

 

Пауза.

 

      ӘНИСӘ. Ник дәшмисең?

      ВАДИМ. Әнисә, бу хакта телефоннан сөйләшү мөмкин түгел. Мин...

      ӘНИСӘ. Син гаеплеме?

      ВАДИМ. Нишләп мин гаепледер дип уйлыйсың?

      ӘНИСӘ. Элинага үзең әйткәнсең бит.

      ВАДИМ. Мин сиңа барысын да сөйләргә җыена идем... вакыты җиткәч.

      ӘНИСӘ (телефонны сүндереп). Йа Ходаем!

      ЛИЛИЯ. Полициядә беләләр микән?

      ӘНИСӘ (калтыранып). Белерләр. Лилия, чәчәкләрнең барысын да җыеп чыгарып ташла!

      ЛИЛИЯ. Чәчәкләрнең ни гаебе бар? Торсыннар.

 

Әнисә абаланып, кискен хәрәкәтләр белән тәрәзәне ача һәм чәчәкләрне ташлый. Шуннан соң караватка ята.

 

 

 

Алтынчы күренеш

 

Әхәтовлар фатиры. Вадим берничә көн рәттән хәмер эчкән. Кыяфәте йончыган. Ярты стакан шәраб эчеп, диванга барып ята. Клара керә.

 

      ВАДИМ. Иртә кайттың.

      КЛАРА (тунын салып). Сорап киттем. (Якын килә.) Син, малай, эчүдән тукта.

      ВАДИМ. Әти рөхсәт итте бит.

      КЛАРА. Ул сиңа аз гына эчәргә ризалык бирде. Ә син өченче көн инде чөмерәсең. (Шешәне өстәлдән алып куя.) Әтиең кайткач, тагын ызгышачаксыз.

      ВАДИМ. Хәлем начар минем, әни. (Тора.)

      КЛАРА. Ә безгә рәхәтме? Хәзер ашарга пешерәм. Бүтән эчмә! (Кухняга китә.)

 

Вадимның телефоны безелди. Элинаның тавышы телефоннан тонык кына булып ишетелә.

     

      ЭЛИНА. Вадим, сәлам! Син кайда?

      ВАДИМ. Сиңа барыбер түгелмени?!

      ЭЛИНА. Очрашып сөйләшергә кирәк.

      ВАДИМ. Очрашуда да, сөйләшүдә дә мәгънә юк. Бүтән шалтыратма.

      ЭЛИНА (елап). Син мине яртамыйсыңмыни инде?

      ВАДИМ (ачуланып). Мәхәббәт юк! Вак кабахәтләр арасында яши алмый ул. Мәхәббәт юк! Хыянәт, үлем һәм бернинди фәтвасыз тормыш кына бар! (Телефонын сүндерә.)

 

Сәлим керә. Чишенгәч, шактый вакыт Вадимга карап тора.

 

      СӘЛИМ (ачынып). Әй, улым, улым.

      ВАДИМ. Син дә эштән, сорап, иртәрәк киттеңме?

      СӘЛИМ. Күп эчтеңме?

      ВАДИМ. Печтеки генә.

      СӘЛИМ. Күренеп тора. Алексей Петровичны чакырыйкмы?

      ВАДИМ. Ник? Килде бит инде. Үтәчәк, диде. Ә син мине һаман психушкага яткырырга телисең бугай.

      СӘЛИМ (җикереп). Яп авызыңны! Чыраеңны көзгедән кара! Кыяфәтең имәнгеч!

      ВАДИМ (чәнчүле тон белән). Үз улыңның чырае ошамый икән, димәк, синең үзеңә дә уйланырлык. (Ямьсез итеп көлеп куя.)

      СӘЛИМ. Телеңә салынма!

 

Кухнядан Клара йөгереп чыга.

 

      КЛАРА. Җитте сезгә! Талашмагыз!

 

Вадим икенче бүлмәгә китә.

 

      СӘЛИМ (бусарынып). Моңа хәзер чыдарлык түгел.

      КЛАРА. Йә, йә, йә, кызма.

 

Ишек кыңгыравы чылтырый. Заһидә керә – өстендә иске пәлтә, башына шәл ураган.

 

      ЗАҺИДӘ. Вадим монда яшиме?

      КЛАРА. Әйе.

 

Заһидә чишенмичә генә түргә уза, диванга утыра. Клара белән Заһидә тып-тын гына бер-берсенә карап торалар. Сәлим пәйда була.

 

      ЗАҺИДӘ. Сез аның әти-әниседер?

      КЛАРА. Әйе.

      ЗАҺИДӘ. Үзе кайда соң ул?

 

Әкрен генә атлап, Вадим пәйда була – таушалган кыяфәттә. Заһидә аны танымый тора. Вадим калтырана башлый.

 

      ВАДИМ. Исәнме... Заһидә... апа.

 

Заһидә дәшми, текәлеп карап тора.

 

      КЛАРА. Сез һәлак булган егетнең әнкәседер?

      СӘЛИМ. Ник дәшмисез?

      ЗАҺИДӘ. Болай да аңлашыла бит инде.

      СӘЛИМ. Нәрсә аңлашыла?

      КЛАРА (югалып). Без...

      ВАДИМ (кул селтәп). Тукта! Заһидә апа әйтсен.

      ЗАҺИДӘ. Синең кызың килгәние...

      ВАДИМ. Нинди кызым?

      ЗАҺИДӘ. Элина.

      ВАДИМ. Ник?

      ЗАҺИДӘ. Улымны кем харап иткәнне әйтергә.

      ВАДИМ. Нәрсә диде инде ул?

      ЗАҺИДӘ. Синең аркада, диде.

      СӘЛИМ (кинәт ярсып). Юк! Ялган! Бу эшне мин башыннан бирле үзем күзәтеп киләм. ГИБДД да булдым, полициядә... Кайларда гына булмадым...

      ЗАҺИДӘ (илтифатсыз кыяфәттә). Сез түләп котыла аласыз. Элина шулай диде.

      СӘЛИМ. Сез нәрсә! Нинди котылу?! Нинди түләү?! Минем улым гаепле булмаган килеш, нинди түләү турында сүз булырга мөмкин?!

      ЗАҺИДӘ (Вадимга). Элинага гаебеңне таныдыңмы?

      СӘЛИМ. Ул тинтәк кыз ни сөйләмәс!

      ВАДИМ. Әти, туктап тор.

      СӘЛИМ. Ә син тыныңны да чыгарма! Бар үзеңнең бүлмәңә!

 

Сәлим Вадимны, беләгеннән тотып, икенче бүлмәгә алып китә. Һәм шундук үзе кире килә.

 

      КЛАРА. Сәлим, безнең икебезне генә калдыр әле. Бар Вадим янына.

      СӘЛИМ. Ярар. (Тиз-тиз атлап китә.)

      КЛАРА. Пәлтәгезне салыгыз...

      ЗАҺИДӘ. Мин озакка түгел. Ә мин аны танымый тордым...

      КЛАРА (янәшә утырып). Кемне?

      ЗАҺИДӘ. Улыгызны. Тарханга килгәндә бөтенләй башка кыяфәттә иде.

      КЛАРА (борсаланып). Аның ничек газаплануын белсәгез иде сез.

      ЗАҺИДӘ. Ә минем газабымны күз алдына китерә аласызмы?

      КЛАРА. Аңлыйм инде. Ләкин минем улым гаепле түгел бит.

      ЗАҺИДӘ. Беренче тапкыр килүендә үк мин аның нык каушаганын чамаладым.

      КЛАРА. Ул үзе шундый. Табигате белән. (Бер ноктага текәлеп карап торганнан соң.) Бер тапкыр базарга бардык. Аңа унике яшь тирәсе иде. Мәктәптә бергә укыган Харис исемле классташым очрады – бишәр яшьлек ике кызны җитәкләгән. Берсе - үзенең кызы, икенчесе – күршесенеке. Күрше кызчыкның шул көннәрдә әнисе үлгән. Әтисе эшкә киткәндә, кызын Хариска калдырып торган. Ике кызның да кулларында карбыз кисәге. Харисның үз кызы зур кисәк тоткан, ә ятимә калган күрше кызның кулында кечкенә, юка телем иде. Моңа бик аптырмадым – нишлисең бит, үз кызына зурракны алган инде. Кеше баласына кечкенә дә җитәр дигәндер. Ә менә унике яшьлек Вадимның өйгә кайткач әйткән сүзенә шаккаттым. “Әни, ә син күрдеңме - әнисе үлгән кызның кулындагы карбыз кисәге нинди юка иде?” – диде ул һәм елап җибәрде. (Күз яшен сыпырып куя.) Ул кечкенәдән үк нечкә күңелле, рәхимле бала булды. Хәлегезне аңлыйм... Улыгызның фаҗигале үлемен күңелегез кабул итәргә теләми, акылыгызга сыймый...

      ЗАҺИДӘ (салкын тон белән). Сез кайда, кем булып эшлисез?

      КЛАРА. Милли китапханәдә. Егерме биш ел инде. Ник?

      ЗАҺИДӘ. Телевидение дикторы сыман сөйлисез.

      КЛАРА. Китапханәче мин. “Отдел основного книгохранения” дип атала мин эшли торган бүлек. Телевидение дикторы сыман дип ни әйтмәкче идегез?

      ЗАҺИДӘ. Бигрәк төче-купшы “сайрыйсың”.

      КЛАРА. Гафу итегез. Ничек сөйләшергә дә белмим инде... Сезгә ярдәм кирәкме?

      ЗАҺИДӘ. Нинди ярдәм?

      КЛАРА. Ну... Берәр ярдәм... Акчалатамы анда... башкачамы..

      ЗАҺИДӘ. Миңа да акчамы?..

      КЛАРА. Чынлап та без кемгәдер акча төрткән дип уйлыйсызмыни? Вадим гаепле булмаган килеш, нигә безгә кемнедер сатып алырга?!

      ЗАҺИДӘ. Әле генә миңа акча тәкъдим иттең бит...

      КЛАРА. Монысы инде аның башка нәрсә. Мин үзем дә ана кеше...

      ЗАҺИДӘ (як-ягына карап). Китапханәчеләр шушылай бай яшимени?

      КЛАРА. Китапханәнең монда катнашы юк. Әйе, без ярлы түгел. Балда-майда йөзәбез дип тә әйтерлек түгел. Ирем туксанынчы елларда ук евроремонт фирмасы ачты. Казанда беренчеләрдән булып. Вадим акча күп эшли  – электроника рәтләү салоннары тота. Мин сезне аңлыйм һәм кайгыгызны ихластан уртаклашам. Юкка безне гаепләргә маташмагыз. Чәй эчәсезме?

      ЗАҺИДӘ (торып). Юк, рәхмәт.

      КЛАРА. Китәсезме?

      ЗАҺИДӘ. Син бит тизрәк чыгып китүемне телисең.

      КЛАРА. Гафу итегез, мин сезгә тагын нәрсә әйтергә дә белмим инде.

      ЗАҺИДӘ. Артык сүзнең кирәге юк.. (Чыгып китә.)

 

Сәлим пәйда була.

 

      СӘЛИМ. Киттеме?

      КЛАРА. Китте. Вадим ничек анда?

      СӘЛИМ. Шулай ук. (Паузадан соң.) Син шулай йомшак күңелле итеп тәрбияләдең аны.

      КЛАРА (кайнарланып). Әйе, шулай тәрбияләдем. Биш яшенә кадәр син кайдадыр үз көеңә йөрдең. Эт сыман, багана саен пес итеп. Нәкъ шул вакытта ата кирәк иде. Ә син, күчмә коштай, китә-кайта йөрдең. Ничек теләдем һәм ничек булдыра алдым, шулай тәрбияләдем.

 

Вадим пәйда була.

 

      ВАДИМ. Барып, гариза язам. Хөкем итсеннәр.

      СӘЛИМ (ачуланып). Бардың бит инде. Сине тилегә саный башладылар. Үзеңне харап итәргә омтылуыңа полициядә дә шаккаталар.

      ВАДИМ. Минем аркада кеше үлде. Әнкәсе газаплана. Авария урынында тикшерү эксперименты үткәрүләрен таләп итәм. Вакыйганы башыннан азагына тәфсилләп сөйләячәкмен.

      СӘЛИМ. Син гаепсез икәнне исбатладылар бит инде. Үз-үзеңә яла ягу – ахмаклык ул! Акылыңа кил! Заһидәгә турыдан-туры: “Мин гаепле,” – димәдең бит.

      ВАДИМ (башын салындырып). Мин аның күз карашыннан котсыз калдым.

      СӘЛИМ. Ә төрмәдән курыкмыйсыңмы?

      ВАДИМ. Мин хәзер бөтен нәрсәдән куркам.

      СӘЛИМ (усал тавыш белән). Син миннән үч аласың, улым. Миңа ачу итеп, гаепне үз өстеңә алмакчы буласың. Минем опекама мохтаҗ түгеллегеңне күрсәтерә телисең. Минем дә кайвакыт көчсез, булдыксыз калганымны күрергә ниятлисең. Улым, акылыңа кил! Син әле һаман үсмер дуамаллыктан арына алмыйсың. Син инде малай-шалай түгел. Кайчандыр әниеңне рәнҗеткәнем өчен, ничек булса да миңа җәрәхәт ясау ысулларын эзлисең.

      КЛАРА (кырысланып). Ә, бәлки, улың фәкать олы җанлы, яхшы кешедер?!

      СӘЛИМ (ярсып). Нинди була ул – “яхшы кеше”? Ни дигәнне аңлата ул?! Һәрбер кеше кем өчендер - әйбәт, кемгәдер – начар. Менә, улыбыз безнең өчен һичшиксез, яхшы кеше. Ә кайгыга батып матәм тотучы ана өчен – дошман!

 

 

 

 

И К Е Н Ч Е   П Ә Р Д Ә

 

 

 

Җиденче күренеш

 

“Хрущевка”. Лилия чәй эчә. Вадим керә.

 

      ВАДИМ (басынкы тавыш белән). Исәнме.

      ЛИЛИЯ. Исәнме.

      ВАДИМ. Мин – Вадим.

      ЛИЛИЯ. Хәтерлим.

      ВАДИМ. Мөмкинме?

      ЛИЛИЯ. Уз. Дубленкаңны сал инде.

      ВАДИМ. Әй, пардон. (Дубленкасын сала.)

      ЛИЛИЯ. Ботинкаңны салмасаң да ярый. Чәй эчәсеңме?

      ВАДИМ. Эчәм. (Фатир эченә күз йөгертә.) Әнисә кайда?

      ЛИЛИЯ. Белмим. Мин сиңа катырак итеп ясыйм. Аягөсте йокымсырап йөрисең шикелле. (Чәй ясый.)

      ВАДИМ (өстәл янына утырып). Миңа транквлизаторлар ашаттылар, әллә нинди уколлар ясап бетерделәр.

      ЛИЛИЯ. Эч чәеңне, суына.

      ВАДИМ. Минем гаебемне танырга теләмиләр.

      ЛИЛИЯ. Сөенергә кирәк. (Зур кызыксыну белән Вадимны күзәтә.)

      ВАДИМ. Полициягә бардым, ГИБДДда булдым, прокуратурага мөрәҗәгать итем. Җүләргә саный башладылар. Кайберләре хәтта көлә.

      ЛИЛИЯ. Үзеңә-үзең җәза эзләп йөргәч, син - чынлап та тиле.

      ВАДИМ (күкрәген уып). Авыр. Гаф ит, исемең ничек әле?

      ЛИЛИЯ (елмаеп). Лилия.

      ВАДИМ. Мин Вадим атлы.

      ЛИЛИЯ. Хәтерлим. Үз-үзеңне “ашау”дан тукта. Әнисәне дә бүтән борчыма, шалтыратма. Аның янына йөрү сиңа нәрсә бирә, нәрсәне үзгәртә ала? Ул мине дә гаепләргә маташа. Үзе көнләште дә, хәзер мин гаепле. Имеш, минем аркада бозылышкан булганнар.

      ВАДИМ. Димәк, без инде өчәү?

      ЛИЛИЯ. Кем ул – “өчәү”, кем ул – “без”?

      ВАДИМ. Без – гаеплеләр – өчәү.

      ЛИЛИЯ (авыр сулап). Әнисә белән бик якын дуслар идек. Ә хәзер, сизәм, ул мине күралмый.

      ВАДИМ. Нәфрәт тә вакыт белән тора-бара үтеп китә. Ул кешедән ерагаерга гына кирәк. Ә менә үз-үзеңнән ерагаю мөмкин түгел.

      ЛИЛИЯ (туры карап). Уйлавымча, син тынычландыруларын, башыңнан сыпыруларын теләгәнгә газапланасың. Сиңа һәрвакыт җылы сүз, яхшы мөнәсәбәт кирәк. Шуңа күрә кайгыга батарга омтыласың.

      ВАДИМ. Ник алай уйлыйсың?

      ЛИЛИЯ. Нормаль кеше кычкырып, үзен гаепләп, үзен бимазалап йөрми инде. Синең бу халәтең артында ниндидер сәер һәм шикле хикмәт ята.

      ВАДИМ. Нишләп болай авыр соң миңа?

      ЛИЛИЯ. Куркудандыр.

      ВАДИМ. Дәнисне кызганам. Әнкәсен жәллим. Әнисә өчен йөрәк әрни.

      ЛИЛИЯ. Син үзеңне Дәнис урынына куеп, күз алдыңа китерәсең. Уйларыңда әниеңне Заһидә апа урынына куеп карыйсың. Ә Әнисәгә килгәндә... Ул да җан газабы кичерә, шул ук вакытта газабының файдасызлыгын да аңлый. Аның газабы - үзенең эгоизмыннан. Ә синдә ниндидер башка нәрсә...

      ВАДИМ (гаҗәпкә калып). Син шулхәтле ышандырып сөйлисең, хәтта берсүзсез ышанасы килә. Син кайда укыйсың?

      ЛИЛИЯ. Бөтен җирдә. (Көлә.) Психологка укыйм. Тәмамлап киләм инде.

      ВАДИМ. Сизелә.

      ЛИЛИЯ. Нәрсә сизелә?

      ВАДИМ. Гади кыз түгеллегең.

      ЛИЛИЯ. Чык бу халәтеңнән. Син эре сөякле, иягең ихтыярлы, олы куллы. Син – чын ир-егет. Фактураңа эчке халәтең һич кенә дә тәңгәл килми. Уйлавымча, башкаларның тынычландырырга тырышулары сине, үз-үзеңне яратуың аша, гзапланырга котырта. Әгәренки сине чынлап та хөкемгә тартсалар, үзеңне гаепле санамас идең, мөгаен. (Паузадан соң.) Мин каты бәгырьлеме?

      ВАДИМ. Син – акыллы.

      ЛИЛИЯ. Әтиемә охшаганмын. Безнең өйдә искиткеч зур китапханә - әтиемнең бәһаләп бетергесез байлыгы. Күбесенчә психология буенча. Бала чактан ук укый башладым мин ул китапларны.

      ВАДИМ. Профессиясе буенча кем ул?

      ЛИЛИЯ. Юрист. “Нижнекамскшина”да хезмәт итә.

      ВАДИМ. Әниең?

      ЛИЛИЯ. Бухгалтер. Ул да шунда эшли.

      ВАДИМ. Әнисәнең әти-әнисе кемнәр?

      ЛИЛИЯ. Әтисе – төзелештә прораб булып эшли. Әнисе – балалар бакчасынд методист. Ә нигә сиңа кемнәрнеңдер әти-әниләрен белү?

      ВАДИМ. Ничек инде... Бөтен нәрсә бер-берсенә бәйләнгән... Барлык кешеләр дип әйтмәкче идем... (Пауза тотканнан соң.) Әнисә белән Дәнис бер-берсен нык ярталар идеме?

      ЛИЛИЯ. Читтән караганда шулай тоела иде.

      ВАДИМ. Нишләп – “тоела иде”?

      ЛИЛИЯ. Мәхәббәткә җаның-тәнең белән тулаем бирелгәндә, өмет иткән бәхетеңә ирешә алмыйсың. Киресенчә, күңел аффектациясе кичереп, нервылар ахыр чиккәчә киеренкеләнә. Әнисә үзенең мәхәббәте өчен киртәләрсез, каршылыксыз җайлы юл теләде. Җилкәннәргә гел уңай җилләр тулыр да, мәхәббәт диңгезендә көймәләре талгын гына киләчәккә агып барыр дип өметләнде. Нәтиҗәдә, шикчелгә әйләнде, көнләшергә тотынды, киләчәк өчен алдан ук кайгыра башлады. Кыскасы, буш урында үзенә кайгы-хәсрәт эзләргә кереште. Дөрес, газап мәхәббәтне көчәйтә, тирәнәйтә. Әмма шул ук вакытта, янәшәдә генә, аңлаешсыз нәфрәт чыганагы булып, ниндидер коточкыч, деструктив нәрсә туа. Чын сөюгә ирешәм дип, кеше һәрвакыт киләчәктә җәфага әвереләчәк көчле бәхет хисенә омтыла.

      ВАДИМ. Әйе шул... Бөек мәхәббәт турында язылган әсәрләр трагедия жанрында язылган бит. Финалы уңай булган сурәттә дә, башта җан сызлавы, күз яшьләре күп була.

      ЛИЛИЯ. Чөнки мәхәббәт – түп-түгәрәк бәхет түгел. Мәхәббәт ул – бер упаковкага төрелгән бәхет белән газап. (Елмая.) Синең йөзең яктырып китте. Димәк, син әле бөтенләй үк өметсез, беткән кеше түгелсең.

      ВАДИМ. Рәхмәт сиңа.

      ЛИЛИЯ. Нәрсә өчен?

      ВАДИМ. Йөзем яктырып киткән өчен. (Беравык карап торганнан соң.) Мин китимме?

      ЛИЛИЯ. Үзеңә кара.

 

Ишек катына җиткәч, Вадим кинәт кире килә һәм Лилияне кыюсыз гына битеннән үбеп ала.

 

      ВАДИМ. Сиңа шалтыратсам ярыймы?

      ЛИЛИЯ. Ярый. Номерны язып ал. 89192505740. Җыеп кара. (Вадим номерны җыя. Лилиянең телефоны зырылдый.) Мин дә синең номерыңны саклап куям.

 

Вадим чыгып китә. Лилия тәрәзәдән карап тора.

Әнисә керә. Кабаланып, пуховигын сала. Ярсулы кыяфәттә.

     

      ЛИЛИЯ. Кайда булдың?

      ӘНИСӘ. Полициядә.

      ЛИЛИЯ. Шуннан?

      ӘНИСӘ. Вадим гаепле түгел.

      ЛИЛИЯ. Полициядә шулай диделәрме?

      ӘНИСӘ. Нишләп син мине допрослыйсың?

      ЛИЛИЯ. Гафу ит. Гаеплене табу сиңа нәрсә бирә?

      ӘНИСӘ (ачу белән). Синең белән сөйләшәсем килми!

      ЛИЛИЯ. Ярар алайса.

      ӘНИСӘ. Күңелдә бушлык. Дөньясы буш. Китәргә кирәк моннан.

      ЛИЛИЯ. Үзеңнән китеп булмый ул.

      ӘНИСӘ. Сорап, бер атнага әти-янына кайтам. Алга таба күз күрер – үзеңнән китү мөмкинме, юкмы. (Сумкасын капшый, пуховикның кесәләрен тикшерә.) Телефонымны кайда калдырдым икән? Шул гына җитмәгән иде. (Киенә.) Хәзер үк китәргә кирәк. (Чыгып китә.)

 

Лилия, уйланып торганнан соң,  Вадимга шалтырата. Вадимның тавышы телефоннан ишетелә.

 

      ЛИЛИЯ. Вадим, бу мин – Лилия. Син еракмы?

      ВАДИМ. Чәчәк кибете янында.

      ЛИЛИЯ. Монда кире килмисеңме?

      ВАДИМ. Әнисә кайттымы әллә? Телефонны бир әле аңа.

 

Лилия шундук телефонны сүндерә. Йөзенә ачу чыга. Кинәт радионы кабыза, музыка көенә әкрен генә бөтерелеп ала.

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Лилия радионы сүндерә, барып ишекне ача. Ак розалар бәйләме тотып Вадим керә.

 

      ВАДИМ (фатир эченә күз йөгертеп). Әнисә кайда?

      ЛИЛИЯ. Өйдә түгел ул.

      ВАДИМ. Ул кайтканга күрә миңа шалтыраткансың дип уйладым.

      ЛИЛИЯ. Китте ул. Йошкар-Олага. Озакламый Казннан бөтенләй китәр, ахрысы.

      ВАДИМ. Ник чакырдың мине?

      ЛИЛИЯ. Синең белән тагын сөйләшәсем килә.

      ВАДИМ. Нәрсә турында?

      ЛИЛИЯ. Теләсә ни турында. Син миңа кызык. Син – сирәк очрый торган психотип. Ә мин – кызыксынучан характерлы.

 

Вадим чәчәкләрне өстәлгә ташлый да чыгып китә. Лилия тагын радионы кабыза. Моңлы музыка яңгырый. Лилия бер чәчәкне сайлап ала һәм вазага куя. Аннары тәрәзәне ачып, калган чәчәкләрне тышка ташлый. Музыка астында ялгыз чәчәккә карап тора.

 

 

 

Сигезенче күренеш

 

Әхәтовлар фатиры. Вадим җылы одеялга төренеп утыра. Күптән түгел “запой”дан чыккан. Ишек кыңгыравы чылтырый. Вадим барып ишекне ача. Әнисә керә.

 

      ӘНИСӘ (моңсу елмаеп). Исәнме.

      ВАДИМ. Исәнме. (Үз күзләренә ышанмый тора.) Сине күрүемә бик шатмын, Әнисә!

      ӘНИСӘ. Мин дә.

      ВАДИМ. Әйдә, уз. (Түргә үтәләр.)

      ӘНИСӘ. Мин гел сине уйлап йөрим.

      ВАДИМ. Чынлапмы?

      ӘНИСӘ. Чынлап.

      ВАДИМ. Йошкар-Олада булдыңмы бу арада?

      ӘНИСӘ. Юк, әти-әни янына әле кайтасым килмәде. Атна буе Тархан поселогында Заһидә апа янында тордым.

      ВАДИМ. Ничек аның хәле?

      ӘНИСӘ. Бер көе. Миңа мөгамәләсе кискен үзгәрде. Аны аңлап була инде. Шулай да, мине гаепле санавын сизү бик читен. Сүз белән әйтмәсә дә, күз карашында битәрләү чагыла. Табигый хәл инде. Мин бит, дөрестән дә, гаепле.

      ВАДИМ. Ничек монда киләсе иттең?

      ӘНИСӘ. Берүземә генә гаепле булу бик авыр. Беләм, сиңа да җиңел түгел. Гаеп беринчә кешегә бүленгәч, барыбер бераз җиңелерәк. Бәла ялгызлыкны яратмый. (Сыктанулы тавыш белән.) Йа Ходаем, гомер буе интегергә язган микәнни?

      ВАДИМ. Вакыт дәвалый, диләр бит.

      ӘНИСӘ. Ничек дәваласын ул! Вакытның һәрбер өлешендә нидер була, кабатланмас ниндидер вакыйга туа. Әгәр дә иртәгә яңа бәла килсә, иртәгәсе вакыт өчен элекке фаҗигаләрнең кирәге юк.

      ВАДИМ. Вакыт – Мәңгелекнең хәрәкәттәге охшашы ул. Платон әйткән бугай моны.

      ӘНИСӘ. Кем әйтсә дә, барыбер түгелмени. Әгәр Вакыт хәрәкәттәге Мәңгелеккә тиң икән, димәк, вакыйгалар беркая да югалмый.

      ВАДИМ. Ә минем Вакытка өметем бар.

      ӘНИСӘ. Нинди өмет булырга мөмкин аңа? Берәр кайчан Вакыт барыбызны да үтерәчәк.

      ВАДИМ. Син дә үлем турында сөйли башладың... (Елмаерга тырыша.) Әнисә, син килгәч, мин җиңеллек тойдым. Үлем турында һич кенә дә уйлыйсым килми.

      ӘНИСӘ. Уйласаң да, уйламасаң да, ул янәшәдә йөри.

      ВАДИМ. Барыбер синең дә, минем дә киләчәгебез яктырачак.

      ӘНИСӘ (Вадимның битен сыпырып). Син бик җылы кеше. Һәм пыяла кебек үтә күренмәле. (Күз яшьләре аша елмая.) Кырынмагансың гына.

      ВАДИМ. Киләсеңне белсәм, кырынган булыр идем.

      ӘНИСӘ. Шалтырат, яме. Мин дә сиңа шалтыратырмын.

      ВАДИМ. Очрашабызмы?

      ӘНИСӘ. Әйе. Син миңа бик кирәк. Ләкин миңа бүтән ак розалар сатып алма. Гомумән, чәчәкләр бүләк итмә миңа.

      ВАДИМ. Ник алай?

      ӘНИСӘ. Тере чәчәкләр дип аталсалар да, алар тере түгел. Аларның сулышы юк.

      ВАДИМ. Заһидә апа мине каргыймы?

      ӘНИСӘ. Юк.

      ВАДИМ. Мине бөтенләй телгә алмадымы?

      ӘНИСӘ. Дәнискә охшашлыгыңны әйтте берничә тапкыр.

      ВАДИМ. Минем сине җибәрәсем килми. Башта сине авыр уйларыңнан арындыру, ничек булса да тынычландыру иде максатым. Әмма берничә тапкыр очрашканнан соң, аңладым – сиңа карата башка төрле, кайнар хисләрем дә туды. Синең белән очрашасым, сине күрәсем, синең белән буласым килә. Синеке кебек тирән, якты сагышлы күз карашын моңарчы очратканым юк иде.

      ӘНИСӘ. Бәлки, кайгыдандыр ул тирәнлек?

      ВАДИМ. Нәрсәдән булуы мөһиммени? Әгәр җан газабы күз карашын болай тирәнәйтә икән, димәк, моның мәгънәсе бар. Мин дә көн саен синең турыда уйлыйм. Бәлки, безгә гел бергә булыргадыр?

      ӘНИСӘ. Язмышларыбыз бәйләнгән инде. Әмма гел бергә була алмабыз.

      ВАДИМ. Нишләп?

      ӘНИСӘ. Мин һәрвакыт тере Дәнисне хәтерләяәчкмен, ә син һәрдаим аны үле халәттә искә алачаксың. Ике кешене бер-берсенә якынайта торган фаҗига түгел бу. Бүтән эчмә, яме. (Китә башлый.)

      ВАДИМ. Әнисә! Без синең белән Дәниснең үлеме аркасында гына очраштык дип саныйсыңмы?

      ӘНИСӘ (кинәт кыяфәте үзгәреп). Без икебез дә аның үлемендә гаепле – шул сәбәпле очраштык. (Чыгып китә.)

      ВАДИМ (кычкырып). Әнисә!

       

 

 

Тугызынчы күренеш

 

Бер ай вакыт узган.

“Хрущевка”. Лилия китап укып утыра. Әнисә керә. Әнисә нык үзгәргән – күз карашы төссез, хәрәкәтләре импульсив, бөтен кыяфәтеннән хафалану бөркеп тора.

 

      ӘНИСӘ. Фатирда бардак!

      ЛИЛИЯ (тынычлыгын җуймаска тырышып). Бернинди бардак юк. Бөтен нәрсә урынында, чиста. Әле иртәнге якта гына тузан суырттым. Гафу ит, Әнисә, синең күңелеңдә ул бардак.

      ӘНИСӘ. Минем күңелемә тыгылма!

      ЛИЛИЯ. Тыгыласы юк, бөтенесе тышыңа чыккан.

      ӘНИСӘ. Икебезнең беребез башка фатир эзләргә тиеш.

      ЛИЛИЯ. Мин үзем җыенам инде. Шушы көннәрдә күчәрмен.

      ӘНИСӘ. Бик яхшы.

      ЛИЛИЯ. Бик шәп антидепрессантлар бар. Теләсәң, табып бирә алам.

      ӘНИСӘ. Кирәкми.

      ЛИЛИЯ. Тормыш дәвам итә, Әнисә. Дөньяның асты өскә килмәде, якын арада җимерелергә дә җыенмый бугай. Түзәргә һәм алга таба яшәргә кирәк.

      ӘНИСӘ (текәлеп). Кайчан башка фатирга күчәсең?

      ЛИЛИЯ. Борчылма, шушы көннәрдә. (Авыр сулап.) Без синең белән шундый якын дуслар идек. Кызганыч. (Нишләргә белми торганнан соң.) Кибеткә барып килим әле. (Чыгып китә.)

 

Әнисә куркасын салып, караватка ята. Йокымсырый.

(Дәвамы бар)