Логотип Казан Утлары
Драма

Бозлавык (драма)

Драма өч пәрдәдә, унике күренештә

К а т н а ш у ч ы л а р:

 

ӘХӘТОВ ВАДИМ  --------  яшь егет, 22 яшьтә

ӘХӘТОВ СӘЛИМ  --------  Вадимның әтисе, 45-50 яшьләрдә

ӘХӘТОВА КЛАРА  -------- Вадимның әнисе, 45-50 яшьләрдә

ЭЛИНА  ----------------------- Вадимның беренче мәхәббәте, 22 яшьтә

ДӘНИСНЕҢ  ШӘҮЛӘСЕ

ӘНИСӘ   ----------------------- Дәниснең сөйгән яры, 20-22 яшьләрдә

ЛИЛИЯ  ----------------------- Әнисәнең дус кызы, 20-25 яшьләрдә

ЗАҺИДӘ  --------------- ------ Дәниснең әнкәсе, 50-55 яшьләрдә

 

 

 

 

 

Б Е Р Е Н Ч Е   П Ә Р Д Ә

 

 

 

Беренче күренеш

 

Казан. Әхәтовлар фатиры. Сәлим белән Клара, хафаланып, Вадимның кайтканын көтәләр.

 

      КЛАРА. Нишләп һаман кайтмый икән?

      СӘЛИМ. Әле яңа гына шалтыраттым – телефоны җавап бирми.

      КЛАРА. Вахитның номерын җыеп кара.

      СӘЛИМ. Аңа да шалтыраттым. Яшел Үзәннән сәгать алтылар тирәсендә чыгып китте, диде.

      КЛАРА. И Ходаем, бүген юлларда бозлавык. Җитмәсә, әллә нинди начар төш күрдем.

      СӘЛИМ. Төшне күрү түгел, аны начарга юрау яман.

 

Вадим керә.

 

      СӘЛИМ. Менә бит, кайтып җитте.

      КЛАРА. Вадим, улым, нишләп болай озак?

      ВАДИМ (өс киемен салып). Яшел Үзәнгә бардым бит, Вахит абый янына. Оныттыңмыни?

      КЛАРА. Без монда атаң белән ут йотып утырабыз. Нишләп чыраең ак?

      ВАДИМ. Арыдым.

      СӘЛИМ. Машинага әйбер-кара булмагандыр бит?

      ВАДИМ. Барысы да тәртиптә, әти. Нәрсә булсын аңа.

      СӘЛИМ. Шулай да кыяфәтеңдә сәерлек бар. Егор абыең белән ызгыштыңмы әллә?

      ВАДИМ. Ә нигә миңа аның белән ызгышырга?!

      СӘЛИМ. Авария-мазарга тарымагансыңдыр бит?

      ВАДИМ. Юк ла инде.

      СӘЛИМ. Машинаны карап керим әле. (Иңенә тунын эле, чыгып китә.)

      КЛАРА. Ашыйсың киләме?

      ВАДИМ. Юк.

      КЛАРА. Элина белән аралар бозылдымы әллә?

      ВАДИМ (йөзен сытып). Әни, зинһар, йөдәтмә инде. Тыныч кына утырып хәл алыйм әле.

      КЛАРА. Ничек инде, йөдәтмә?! Син шушы кыяфәттә кайтып кер дә, ә миңа сорарга да ярамыймы?

      ВАДИМ. Нинди кыяфәттә?..

 

Сәлим керә.

 

      СӘЛИМ. Машина тәртиптә. (Тунын элеп куя.)

      КЛАРА. Күңелем сизә, барыбер нәрсәдер булган.

      СӘЛИМ. Ник дәшмисең, улым?

      ВАДИМ (авыр сулап). Миңа бер фаҗиганең шаһиты булырга туры килде. Каршыга килүче машина трассадан тайпылып төшеп китте дә... юл буендагы агачка бәрелде. Рульдә яшь егет иде. Ул һәлак булды. Мин, туктап, ашыгыч ярдәм чакырдым, полициягә хәбәр бирдем…

      СӘЛИМ. Синең гаебең юктыр бит? Безнең машина исән, яньчелгән җирләрен дә күрмәдем.

      ВАДИМ. Юл тайгак… Бозлавык... Машинасы боргалана башлады... Әле дә аермачык күз алдымда... Яп-яшь егет… Өстендә затлы кәчтүм иде... Яндагы утыргычта – ак розалар букеты. (Икенче бүлмәгә китә.)

      КЛАРА. Бигрәк йомшак күңелле шул.

      СӘЛИМ. Нәкъ син инде. Тышкы кыяфәте генә миннән. Нечкә күңел белән яшәве авыр бу дөньяда. Бөтен нәрсә нәзек төшеннән өзелә.

      КЛАРА. Өзелмәс, өзелмәс. Әнә бит әле, егерме ике яшендә нинди зур эш башкара.

      СӘЛИМ. Һе, минем ярдәмем белән.

      КЛАРА. Өйләнергә вакыт аңа.

      СӘЛИМ. Соңгы вакытта аның Элинасы ошамый башлады әле миңа.

      КЛАРА. Менә дигән кыз. Мәктәп елларыннан бирле бергә. Әти-әнисе төпле, җитди кешеләр. Әтисе – кибет директоры, әнисе бухгалтер.

      СӘЛИМ (кашларын җыерып). Торгашлар. Кечкенә чакта тәти кыз иде ул. Үсә төшкәч, бөтенләй башка. Артык чытлык ул хәзер. Кигән киемен кара инде...

      КЛАРА. Элитный ювелир кибеттә эшләүче кыз башкалардан бераз аерылып торыр инде ул.

      СӘЛИМ. Мөнәсәбәтләре тирәндер, дисеңме? Алга таба уртак планнары бардыр дип уйлыйсыңмы?

      КЛАРА. Инде ничә ел очрашалар, бу бит тикмәгә түгел. Таныш-белешләр дә соклана, чөнки мәктәп елларыннан ук килгән мәхәббәт хәзерге заманда сирәк очрый торган хәл.

      СӘЛИМ. Менә таныш-белешләрнең күреп йөрүләре начар. Ике кеше бер-берсен яратканда, башкалар бу хакта белергә тиеш түгел. Чын сөю публиканы яратмый, ят итә. Ике кешенең мәхәббәте дөньяга мәгълүм булса, димәк, ул мәхәббәт инде үлгән дигән сүз.

      КЛАРА. Идеалда, бәлки, шулайдыр. Бу заманда исә беркемнән бернәрсәне яшерү мөмкин түгел.

      СӘЛИМ (сәгатькә карап). Йокларга ятар вакыт.

 

 

Сәлим белән Клара йокы бүлмәсенә китәләр. Вадим йокымсырап ята.

 

Дәнис шәүләсе керә.

 

Алар бер-берсен ишетмичә сөйләшәләр.

 

 

      ДӘНИС. Кинәт салкынайтты шул. Шуңа юлларда көчле бозгалак.

      ВАДИМ. Тунымны өстеңә япмадым - син канга баткан идең. Аннары... пульсың да юк инде инде синең. (Гаҗәпләнә.) Син... елмаясың...

      ДӘНИС (елмаеп). Мин шундый ашыктым, шундый ашыктым...

      ВАДИМ. Нигә кинәт уңга каерылдың? Арабыз шактый зур иде бит әле.

      ДӘНИС. Чәчәкләрем өшегәндер инде.

      ВАДИМ. Юл читенә тайпылмаган булсаң, трассадан төшеп китми идең.

      ДӘНИС. Мин гаепле аның алдында.

      ВАДИМ. Ә-ә-ә, син мине ишетмисең... Әллә ишетәсең килмиме?

      ДӘНИС. Бу салкыннар озакка микән?

      ВАДИМ. Югыйсә юлның ул төше бигүк тайгак та түгел иде.

      ДӘНИС. Дөресен әйткәндә, салкынлык куркыныч түгел. Салкынлык үзеңнән, үзәгеңнән килмәсен – менә анысы куркыныч. (Китә.)

 

Вадим калтырана башлый. Торып, тунын кия. Караватына барып ята.

 

 

Иртәнге як.

Сәлим белән Клара эшкә киткәннәр.

Вадим тора.

 

      ВАДИМ (стена сәгатенә карап). Көн уртасы икән инде.

 

Телефон зеңгелди. Элинаның тавышы телефоннан ишетелә.

 

      ЭЛИНА. Сәлам, Вадим! Син кайда?

      ВАДИМ. Өйдә.

      ЭЛИНА. Шалтыратам, шалтыратам, җавап бирмисең. Нишләп эштә түгел?

      ВАДИМ. Бераз хәлсезләнеп киттем әле.

      ЭЛИНА. Бер-бер хәл булды мәллә?

      ВАДИМ. Аннары сөйләрмен.

      ЭЛИНА. Хәзер тиз генә килеп китсәм ярыймы?

      ВАДИМ. Кил.

 

Вадим сәлперәйгән кыяфәттә. Өстәлдәге ризыкны теләр-теләмәс кенә капкалап ала. Ишек кыңгыравы чылтырый. Элина керә - өстендә кызыл “пуховик”.

 

      ЭЛИНА (гаҗәпләнеп). Нишләдең син?

      ВАДИМ. Белмим.

      ЭЛИНА. Авырыйсыңмы?

      ВАДИМ. Кичә бер кеше һәлак булды.

      ЭЛИНА. Кем?

      ВАДИМ. Яшь егет. Минем яшьтәш.

      ЭЛИНА. Танышыңмы?

      ВАДИМ. Юк. Минем аркада харап булды ул. Юлның мин барган ягында, алда чокыр күренде. Читләтеп үтим дип, каршы полосага чыктым. Каршыма килүче машина кинәт уңга каерылды. Югыйсә арабыз зур иде.

      ЭЛИНА. Хәзер нәрсә була инде?

      ВАДИМ. Белмим.

      ЭЛИНА. Сине гаеплиләрме?

      ВАДИМ. Беркем дә гаепләми.

      ЭЛИНА. Алайса тынычлан. Үзең исән-сау бит. Бүген эшкә бармыйсыңмыни?

      ВАДИМ. Бармыйм.

      ЭЛИНА. Чыраеңнан төс качкан. Әйдә саф һавага.

      ВАДИМ. Элина, гафу ит, син бар. Үзем генә утырыйм әле. Кичкырын шалтыратырмын.

      ЭЛИНА. Ярар. Киттем мин. Бер сәгатькә генә сорап киткән идем эштән. Шалтыратышырбыз. Кайгырма да, борчылма да. На часок отпросилась. На связи будем. Не переживай. (Вадимны битеннән үбә һәм чыгып китә.)

 

Вадим шкафтан тынычландыра торган дару алып эчә. Аннары караватка барып ята. Колагында машиналар тавышы, тормозлар шыгырдавы, бәрелү, гөрселдәү яңгырый.

 

Көн кичкә авышкан вакыт.

Сәлим белән Клара эштән кайтып керәләр .

 

Вадим аякларын көчкә сөйрәп, үз бүлмәсеннән чыга.

 

      КЛАРА (аптырап). Син өйдәмени инде?

      ВАДИМ. Мин беркая да бармадым. Эшкә шалтыратып, чирлим, дидем.

      КЛАРА. Сәлим, әллә соң Алексей Петровичны чакырыйкмы?

      ВАДИМ. Кем ул?

      СӘЛИМ. Табиб. Оныттыңмыни? Элекке фатир күршебез.

      ВАДИМ. Миңа полициягә барырга кирәк. ГИБДДга.

      СӘЛИМ. Чакырдылар мәллә?

      ВАДИМ. Чакыручы юк. Мин үзем барам. Күрсәтмәләр бирәм.

      СӘЛИМ. Күрсәтмәләр биргәнсеңдер бит инде.

      ВАДИМ. Барыбер барырга кирәк.

      СӘЛИМ. Барырсың, әмма бүген түгел. Иртәгә дә көн бар. Ят, ял ит.

 

Вадим әкрен генә башка бүлмәгә китә.

 

      СӘЛИМ. Монда ниндидер хикмәт бар. Бәлки, юлда аларның конфликт булгандыр. Мин үзем барысын да ачыклаячакмын. (Чыгып китә.)

 

Вадим пәйда була. Йотлыгып су эчә.

 

      КЛАРА (шомлы тавыш белән). Син бездән нәрсәдер яшерәсең.

      ВАДИМ. Кичәге вакыйга мине нык тетрәндерде.

      КЛАРА. Йөрәккә болай ук якын кабул итәргә ярамый. Дөньяда нинди генә фаҗигаләр булмый.

      ВАДИМ. Шулай. Әмма һәрбер кеше андый фаҗигагә юлыкмый.

      КЛАРА. Дөньяда нәрсә булырга тиеш, шул гамәлгә аша. Тормышта көн саен кайдадыр ниндидер кайгы туа. Барысын да күңелең аша үткәрергә кирәкми.

      ВАДИМ. Ә үземә кагыла торган вакыйга булса?

      КЛАРА. Шаһит булу - сиңа да кагылырга тиеш дигән сүз түгел әле ул.

 

Пауза.

 

      КЛАРА. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Тыныч бул. Дару биримме?

      ВАДИМ. Эчтем инде.

      КЛАРА. Алайса, бар, ят, йокыга китмәссеңме.

 

Вадим башка бүлмәгә китә. Сәлим керә.

 

      СӘЛИМ. Вадимның бер гаебе дә юк. Нәчәлниккә дә кердем, Рашат Әхтәмовичны да күрдем. Кыскасы, ничек кенә булмасын, ситуация контроль астында.

      КЛАРА (уйчанланып). Тормыш юлы, гомумән, гел бозлавык кына инде ул. Кеше гомер буе тайгак юлдан бара. Кайвакыт саклык кына да ярдәм итми. Башкалар, таеп, сиңа бәрелергә, үзеңне аяктан егарга мөмкин.

 

 

Ут сүнә.

 

Ярым караңгылыкта Вадим янына Дәнис шәүләсе килә.

 

Сөйләшкәндә, алар бер-берсен ишетмиләр.

 

 

      ДӘНИС. Һич аңламыйм – башымы бу, азагымы?

      ВАДИМ (калтыранып). Син туңмыйсың бугай… Нигә юлдан төшеп киттең? Мин бит чокырлы җирне үтү белән, шундук үз полосама бастым. (Кул селти.) Әй, син бит мине барыбер ишетмисең.

      ДӘНИС. Бер акыл иясе: “Дөньяда гаепле кешеләр юк”, - дигән. Ничек инде?! Һәрбер кеше хаклы булып чыгамыни?

      ВАДИМ. Синең тизлегең зур иде. Кая чаптың соң син, кая ашыктың?

      ДӘНИС. Бигрәк сәер – берни тоймыйм. Берни аңламыйча китеп бардым. Нишләп сөю көчлерәк булган саен, кеше ахмаклыкны күбрәк ясый икән?

      ВАДИМ. Тормозга кинәт басмаска иде сиңа...

      ДӘНИС. Яратучы кешенең йөрәген бәхет кенә түгел, газап та ялмап ала. Моны мин беләм. Әмма нигә алай, ни мәгънә - аңламадым.

      ВАДИМ. Синең машинаңда ак розалар букеты бар иде. Мөгаен, ниндидер бәйрәмгә яки очрашуга баруың булгандыр …

      ДӘНИС. Мәхәббәткә ирек кирәк. Әмма мәхәббәтнең үзендә сиңа ирек юк. Ашкынасың, ашыгасың, омтыласың, каударланасың, хафаланасың, башыңны югалтып чабасың. Син үзеңә буйсынмыйсың, ниндидер көч ихтыярыңа каршы сине йөртә. Начар, яман көч. Ул сине үзеңнең фараларың яктысына ияреп чабарга мәҗбүр итә. Ә яктылыкны, утны куып җитү мөмкин түгел, гәрчә үз машинаңның фараларыннан чыкса да. Ичмаса шуны булса да аңласын иде кеше.

 

 

Шәүлә китә. Вадим ныграк калтырана башлый. Торып, җылы свитерын кия. Клара, уянып, улы янына килә.

 

      КЛАРА. Кая җыендың?

      ВАДИМ. Туңам. (Караватына бөгәрләнеп ята.)

 

Клара җылы одеял алып килеп, аның өстенә яба.

 

      ВАДИМ (күзләрен йомып). Әни, синең Тархан поселогында булганың бармы?

      КЛАРА. Юк. Ник сорадың?

      ВАДИМ. Ул егет шул поселоктан иде.

      КЛАРА. Йокла, йокла.

 

 

 

Икенче күренеш

 

Тархан поселогы. Агач йорт. Заһидә матәм халендә утыра. Әнисә ике зур пакет тотып керә. Пуховигын, башлыгын сала.

 

      ӘНИСӘ. Бүген бигрәк суык.

      ЗАҺИДӘ. Нәрсә?

      ӘНИСӘ. Тагы да катырак салкынайтты, мәйтәм. Ашадыңмы?

      ЗАҺИДӘ. Чәй эчтем.

      ӘНИСӘ. Азык-төлек алып килдем.

      ЗАҺИДӘ. Нигә ул кадәре расхудланасың?

      ӘНИСӘ. Йоклый алдыңмы бераз?

      ЗАҺИДӘ. Мин инде хәзер өндә дә төшемдәге сыман йөрим.

      ӘНИСӘ. Ризыкларны суыткычка үзең урнаштырырсың.

      ЗАҺИДӘ. Ярар. (Калтыравык тавыш белән.) Рәхмәт инде сиңа, Әнисә.

      ӘНИСӘ. Нәрсә өчен?

      ЗАҺИДӘ. Барысы өчен дә. Игелегең өчен. Шулхәтле яраттым мин сине. Күңелемә шундый якын кеше син. Улым өйләнә дип, күкләргә очардай булып канатланып йөргән идем. Затлы кызга өйләнә дип горурландым. Киленнән уңам икән дип куанган идем. Язмыш үзенекен итә шул.

 

Беравык тып-тын утыралар. Вадим керә - кыска туннан.

 

      ВАДИМ (кыюсыз). Исәнмесез.

      ӘНИСӘ. Исәнмесез.

      ВАДИМ. Менә, сезгә килергә булдым.

      ЗАҺИДӘ. Ә син кем?

      ВАДИМ. Мин - шаһит. “Скорый”ны, полицияне мин чакырдым.

      ЗАҺИДӘ. Алайса, уз, ник ишек катында торасың.

      ВАДИМ. Рәхмәт. (Дубленкасын салып, түргә уза.)

      ӘНИСӘ. Утырыгыз. (Урындык алып килә.)

      ЗАҺИДӘ (җентекле караш белән). Димәк, синең күз алдыңда булды барысы да?

      ВАДИМ. Әйе. (Урындыкка утыра.)

      ЗАҺИДӘ. Миңа шундый озын-озак итеп сөйләделәр, аңлаттылар... Әмма тәгаен төшенә алмадым – ничек булды, ничек килеп чыкты ул хәл.

      ВАДИМ (каушап). Аның машинасы боргалана башлады... Бозлавык бит...

 

Пауза.

 

      ЗАҺИДӘ. “Скорый” вакытында килеп җиткән булса, коткарырга мөмкин идеме? Врачлар бит кайвакыт дөресен әйтмиләр.

      ВАДИМ. Мин шундук барып пульсын тикшердем... Үлгән иде инде. (Заһидәнең күз карашыннан курка.)

      ЗАҺИДӘ (Вадимга текәлеп). Син аңа охшагансың. Ничә яшь сиңа?

      ВАДИМ. Егерме ике.

      ЗАҺИДӘ. Дәнис балакаема да нәкъ егерме ике иде. Менә Әнисә белән никахлашырга җыеналар иде.

      ВАДИМ (гәүдәсен чак кына калкытып ). Вадим.

      ӘНИСӘ (баш иеп). Әнисә.

      ВАДИМ. Сез... монда яшисезме?

      ӘНИСӘ. Юк, мин Йошкар-Оладан. Казанда укыйм. (Паузадан соң.) Аның минем янга ашыгып баруы иде.

      ВАДИМ. Нык ашыккан шул – тизлеге зур иде аның.

      ӘНИСӘ. Сез үзегез Казанныкымы?

      ВАДИМ. Әйе.

      ӘНИСӘ. Чардуганга, кабер ташына кайда заказ бирергә мөмкин, әйталмыйсызмы?

      ВАДИМ (җанланып). Мин сезгә ярдәм итәрмен. Моны үз өстемә алам – заказ бирермен, үзем түләрмен дә, куйдыртырмын да. Борчылмагыз.

      ЗАҺИДӘ (сыктанып). Иремне җирләгәнгә ел ярым гына вакыт узды. Пневмония белән китеп барды. Бердәнбер таянычым, юанычым газиз улым иде. Аны да Ходай үз янына алды. Кызым Пермьдә. Тормышының рәте юк – ире белән һич тыныша алмыйлар. Ул нишләр ике бала белән? Ничек яшәргә соң хәзер? Күз тигезделәр микән әллә Дәнисемә?! Армиядә хезмәт иткәндә, командирыннан рәхмәт хаты алдым. Поселокта аны барысы да яраталар, дуслары шундый күп иде. Эшләгән җирендә дә - техобслуживание стансысында – абруйлы булды. Хезмәт хакы да зур иде.

      ВАДИМ. Үзегез кайда эшлисез?

      ЗАҺИДӘ. Башлангыч класс укытучысы мин.

 

Авыр тынлык урнаша. Вадим ни әйтергә белми, үзен уңайсыз хис итә.

 

      ВАДИМ (Әнисәгә). Кайда укыйсыз?

      ӘНИСӘ. Җиңел промышленность технологияләре институтында.

      ЗАҺИДӘ (еламсырап). Нинди гөнаһларым өчен бу миңа?!

      ӘНИСӘ. Кыска гына булса да отпуск сорап кара.

      ЗАҺИДӘ. Нинди отпуск?! Уку елының уртасы бит. Болай да инде, укытучылар җитмәгәннән, чак кына мәктәпне япмый калдылар.

      ВАДИМ (торып). Берәр ярдәм кирәк булса, миңа мөрәҗәгать итегез. Менә минем визитка. (Визиткасын өстәлгә куя.) Чардуган, кабер ташы мәсьәләсен хәл итәрмен, борчылмагыз. Кыска гына вакыт эчендә ясатып урнаштырырмын.

      ӘНИСӘ. Хәзер Казанга сезнең белән китсәм буламы?

      ВАДИМ. Әлбәттә. Сез монда каласыздыр дип уйлаган идем.

      ӘНИСӘ. Иртәгә бик җитди лекция. Барырга кирәк. (Күз яшьләрен көчкә тыеп, Заһидәне кочаклый.) Ял көннәрендә килермен.

      ЗАҺИДӘ. Ярар.

      ӘНИСӘ (пуховигын һәм башлыгын киеп). Син берәр нәрсә аша инде. Шимбә көнне килеп җитәрмен.

 

Вадим белән Әнисә чыгып китәләр. Заһидә тәрәзә янына бара һәм аларның киткәнен күзәтеп кала.

 

 

 

Өченче күренеш

 

Казан. Ике бүлмәле “хрущевка”. Әнисә белән Лилия шушы фатирда яшиләр. Лилия көзге каршында буянып-ясанып тора. Әнисә кайтып керә һәм пуховигын салып урындык артына ташлый да караватка ята.

 

      ЛИЛИЯ. Ничек барып кайттың?

      ӘНИСӘ (түшәмгә карап). Нинди тозсыз сорау бу?! Бардым да, кайттым. (Ыңгыраша.) Әнкәсе акылдан язмаса ярый инде. Аңа карарлык түгел, йөрәгем урталай ярылырдай була.

      ЛИЛИЯ. Үзең дә “ычкына” күрмә.

      ӘНИСӘ. Ул бит минем белән татулашырга дип ашыгып чапкан иде.

      ЛИЛИЯ. Шуннан? Һаман үзеңне гаепләргә маташасыңмы?

      ӘНИСӘ (торып). Синең аркада талашкан идек бит без.

      ЛИЛИЯ. Менә! Хәзер инде мин дә гаепле! Ник соң син тик торганда, аны миңа көнли башладың?!

      ӘНИСӘ. Ә үзең көнләшмәс идеңме?

      ЛИЛИЯ. Юк, көнләшмәс идем. Үзенә ышанмаган кеше генә көнче була. Әйе, ул сине монда көтеп утырды. Мин аңа чәй куеп эчерттем. Үзе сорады. Ә син, тиле, әллә ниләр уйлап бетердең.

      ӘНИСӘ (усал көлемсерәп). Син бит гашыйк идең аңа.

      ЛИЛИЯ. Юкны сөйләмә. Әйе, ул миңа ошый иде... кеше буларак. Шуннан да артыгын үземдә тойганым булмады.

      ӘНИСӘ. Ә “Таң” кафесенда син утырдыңмы аның белән?

      ЛИЛИЯ (күзләрен әйләндереп). Йә Ходам! Инде үлгәч тә көнләп утырасың аны! Шалашың чалшая башлады бугай. Урамда очрады да кафега кереп, кофе эчтек. Без бит синең белән дуслар. Димәк, Дәнис тә миңа чит-ят кеше түгел иде. (Әнисә янына утырып.) Әнисә, җаныкаем, нишләп син мине гел чукып торасың?

      ӘНИСӘ (газаплы тавыш белән). Аһ, әнкәсенә нинди кайгы! Хәле бик начар аның. Ярый әле бүген бардым янына. Авария шаһиты да килгән иде. Кабер рәшәткәсе, плитә ясатырга вәгъдә бирде. Ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз, диде.

      ЛИЛИЯ. Шаһит? Ә ник килгән соң ул?

      ӘНИСӘ. Дәниснең әнкәсе янына.

      ЛИЛИЯ. Ник?

      ӘНИСӘ. Улы аның күз алдында һәлак булган бит.

      ЛИЛИЯ. Шуны әйтергә килгәнме?

      ӘНИСӘ. Лилия, син шундый акыллы, әмма кайвакыт тузга язмаслык ахмак сораулар бирәсең. Ананың кайгысын уртаклашырга килгән. Бу вәхши дөньяда миһербанлы кешеләр дә очрый әле.

      ЛИЛИЯ. Бу вәхши дөньяда, җанкисәгем, миһербанлык та йә куркудан, йә комсызлыктан туа. Менә мин хәзер шундый бер “миһербанлы” кеше янына свиданиегә барам. Элегрәк мин аны тәүлек әйләнә игелекледер дип уйлый идем. Ә ул, зараза, рәхимлелеген үзенә кирәк чакта гына эшкә җигә. (Капюшонлы җылы курткасын кия.)

      ӘНИСӘ. Сиңа яравы авыр. (Моңсу итеп елмая). Чөнки син артык акыллы.

      ЛИЛИЯ. Анысы бар инде. (Әнисәне дусларча битеннән үбә.) Киттем мин.

      ӘНИСӘ. Сәгать ничәләрдә кайтасың, әллә куна барасыңмы?

      ЛИЛИЯ. Белгән юк әле. (Чыгып китә.)

 

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Вадим керә, кулында зур кәгазь төргәк.

 

      ВАДИМ. Исәнме.

      ӘНИСӘ (йөзе яктыра). Исәнме.

      ВАДИМ. Мөмкинме?

      ӘНИСӘ. Әйдә, уз.

 

Вадим төргәкне чишә һәм Әнисәга ак розалар букеты бирә.

 

      ВАДИМ. Син ярата торган чәчкләр.

      ӘНИСӘ (букетны алып). Рәхмәт. Бигрәк матур. (Тавышы калтырый.) Французлар әйтмешли: бәхет – төш кенә, ә кайгы – чынбарлык.

      ВАДИМ. Алай димә. Кайгы беркайчан да кеше уйлаганча ук тирән булмый. убленкасын элгечкә элә.)

      ӘНИСӘ. Алайса, шатлык та кеше уйлаганча ук зур булалмый дип әйтергә мөмкин.

      ВАДИМ. Юлда бихисап машиналар тыз-быз йөри. Аварияләр гел булып тора. Кем эләгә авариягә - анысы инде – очраклылык. Алдан күрү, белү мөмкин түгел.

      ӘНИСӘ. Сәер котылгысызлык... (Чәчәкләрне вазага урнаштыра.)

      ВАДИМ. Очраклы вакыйга – синең юлыңдагы баскыч яисә чокыр ул. Юлга чыкмасаң, чокырлар да, баскычлар да очрамый. Беркая да бармаучыга гына очрамый алар. Тормыш...

      ӘНИСӘ. Әйе, тормыш. Сүздә генә купшы һәм гүзәл ул. Ярый килдең әле. Рәхмәт сиңа.

      ВАДИМ. Ни өчен?

      ӘНИСӘ. Ак розалар өчен. Чак кына җиңел булып китте.

 

Лилия керә. Усал кыяфәттә.

 

      ВАДИМ. Исәнмесез.

      ЛИЛИЯ. Сәлам.

      ӘНИСӘ. Бу минем иптәш кызым – Лилия.

      ВАДИМ. Вадим.

 

Курткасын салгач, Лилия Вадимга сәерсенеп карый, аннары чәчәкләргә гаҗәпләнеп карап тора.

 

      ЛИЛИЯ (үзалдына). Аңламадым.

      ӘНИСӘ. Бүгенге кичең уңышлы булмады, ахрысы?

      ЛИЛИЯ (нервыланып). Әтрәкәләм ул! Кинәт эш буенча каядыр барырга кирәк икән аңа! Алдан әйтә алмаган! Бесхребетный, беспринципный какой-то! Татарча әйткәндә - мәсләксез!

      ВАДИМ (читенсенеп). Әнисә, әйдә, йөреп керик.

      ӘНИСӘ. Әйдә.

 

Вадим белән Әнисә чыгып китәләр. Лилия тәрәзәдән карап тора. Аннары чәчкләргә текәлә.

 

      ЛИЛИЯ (борын төбенә шыңшып). Белые розы, белые розы, беззащитны шипы... Менә, инде яңаны тапты.

 

 

 

Дүртенче күренеш

 

Әхәтовлар фатиры. Вадим көзге алдында кырына. Ишек кыңгыравы чылтырый. Элина керә - хафалы кыяфәттә.

 

      ЭЛИНА. Вадим, ник минем звонокларга җавап бирмисең?!

      ВАДИМ (сүренке тавыш белән). Гафу ит, хәлем начар минем.

      ЭЛИНА. Тагын эшкә бармадыңмы?

      ВАДИМ. Отпуск алдым. Рәткә керергә кирәк.

      ЭЛИНА. Шундый сагындым сине. (Пуховигын салып, диван кырына ташлый.)

      ВАДИМ. Бәдрәфкә барып киләм. (Китә.)

 

Элина тиз генә Вадимның өстәлдәге телефонын карый. Берничә номерны үзенә язып ала.

Вадим туалеттан чыга.

 

      ЭЛИНА (күзләрен челәйте). Сине берничә тапкыр зифа буйлы бер кыз белән күргәннәр...

      ВАДИМ. Мине әллә кемнәр белән күрүләре ихтимал. Казанда миллионнан артык кеше яши.

      ЭЛИНА. Беркөнне үз күзләрем белән күрдемм. Таксига утырып маташа идегез. Кем ул?

      ВАДИМ. Танышым.

      ЭЛИНА (Вадимның йөзенә туры карап). Син мине ташларга җыенасыңмы?

      ВАДИМ. Нинди сүз инде бу! Ничек мин сине ташлыйм, ди?!

      ЭЛИНА. Син көн саен диярлек ак розалар сатып аласың. Шул чибәркәйгәме?

      ВАДИМ. Нинди ак розалар?

      ЭЛИНА. Минем икетуган апам чәчәк кибетендә эшли. Зур түземсезлек белән беләсем килә - мине кемгә алмаштырдың икән?

      ВАДИМ. Беркемне беркемгә алыштырганым юк. Хәзер барысын да аңлатам. (Тирән сулыш ала.) Теге егет минем аркада һәлак булды.

      ЭЛИНА. Мин моны ишеттем инде.

      ВАДИМ. Тагын бер тапкыр тыңла. Ничек кенә булмасын, гаеп миндә. Аңлыйсыңмы! Мин бит каршы полосага чыктым. Алдымда нинди генә чокыр булса да, мин үз ягымда калырга тиеш идем. Ә ул... бәрелербез дип курыккандыр...

      ЭЛИНА. Ул әле ерак иде, дидең бит.

      ВАДИМ. Булса ни. Әйе, мин үз полосама басарга җитештем. Ә ул, күрәсең, каушаган.

      ЭЛИНА. Зифу буйлы туташның һәм ак розаларның бу ДТПга ни катнашы бар?

      ВАДИМ. Һәлак булган егетнең кызы ул. Алар шушы арада өйләнешергә тиеш булганнар. Бераз ачуланышканнар. Татулашырга дип ашыгып юлга чыккан. Матур, купшы итеп киенгән... Кырыенда ак розалар бәйләме иде...

      ЭЛИНА. Алдамыйсыңмы?

      ВАДИМ. Валлаһи.

      ЭЛИНА. Син аны үзең таптыңмы?

      ВАДИМ. Мин Тархан поселогына бардым. Ул егет шуннан. Әнкәсе шунда яши. Мин барганда Әнисә шунда иде.

      ЭЛИНА. Әнисә исемлемени? Ә нигә бардың анда?

      ВАДИМ. Мин гаепле. Терәк  буласым, ярдәм итәсем килә.

      ЭЛИНА. Әнисәгәмы?

      ВАДИМ. Иң беренче чиратта ул егетнең әнкәсенә. Мин инде чардуган белән кабер ташын барып урнаштырдым.

      ЭЛИНА. Аларга да гаепле икәнеңне ярып салдыңмы?

      ВАДИМ. Курыктым. Әмма барыбер әйтәчәкмен. Мондый йөк белән ничек яшәмәк кирәк. Бераз вакыт үтсен инде. Уйлап кара, инде туй көнен дә билгеләгән булганнар. Бу көннәрдә Әнисә белән аралашуымның сәбәбе шул. Син аңларга тиеш мине.

      ЭЛИНА (көлемсерәп). Бәлки, теге егет урынына үзең аңа өйләнеп тә куярсың?

      ВАДИМ. Ни сөйлисең инде?!

      ЭЛИНА. Гомер буе аңа ак розалар бүләк итәргә җыенасыңмы?

      ВАДИМ. Белмим.

      ЭЛИНА (читкә карап). Әллә нишләдең син.

      ВАДИМ. Әйе шул.

      ЭЛИНА (еламсырап). Вадим, безнең бит барысы да яхшы иде.

      ВАДИМ (кашларын җыерып). Бернәрсә дә үзгәрмәде, Элина. Мин яратам сине. Күптәннән яратам. Һәм яратачакмын. Синнән башка миңа беркем кирәкми.

      ЭЛИНА (чак кына еламыйча). Куркам мин. Кинәт үзгәрдең син.

      ВАДИМ (шомлы тавыш белән). Чөнки бәла килде.

      ЭЛИНА. Кая, кемгә?.. Мин сине аңламыйм, Вадим. Нишләдең син? Рәтләп сөйләшеп тә булмый. (Пуховигын алып, чыгып китә.)

 

Клара керә.

 

      КЛАРА (тунын салып). Элина килгән идеме?

      ВАДИМ. Әйе. (Диванга утыра.)

      КЛАРА. Үпкәләттең мәллә?

      ВАДИМ. Ник алай дисең?

      КЛАРА. Подъездан елый-елый чыгып килә иде. Исәнләшмичә дә китеп барды. (Янәшә утыра.) Күңелеңдә ниләр кайный, улым?

      ВАДИМ (сикереп торып). Тәмам теңкәмә тидегез инде! Нәрсә булды, нәрсә борчый, нишләдең, ник мондый, ник тегенди!!! Нәрсә булганы билгеле бит! Нигә кайгырганым аңлашыла бит инде!

      КЛАРА (тавышын күтәреп). Ник кычкырасың миңа?!

      ВАДИМ (кинәт, башын салындырып). Гафу ит, әни.

 

 Сәлим керә.

 

      СӘЛИМ (Вадимны күзәтеп). Аллага шөкер, җан кергән моңа. (Чишенә.)

      ВАДИМ. Мин полициягә барырга тиеш.

      СӘЛИМ. Ник?

      ВАДИМ. Дөресен сөйләргә.

      СӘЛИМ. Нинди дөресен тагын?! Артыңнан уйлап чыгарган “дөрес”неме?! Мин үзем анда инде әллә ничә мәртәбә булдым.

      ВАДИМ. Син анда әллә ничә тапкыр бардыңмыни?

      СӘЛИМ. Әйе, бардым! Үз-үзеңне җәзалавыңны күреп, полициядә булдым, барлык инстацияләр буенча йөреп чыктым. Танышлар, дуслар белән дә бу хакта киңәшләштем.

      ВАДИМ. Ник?

      СӘЛИМ (җикереп). Подстраховка өчен!

      ВАДИМ (кызып). Нигә мине гел страховать итәсең? Нигә мине һәрвакыт саклыйсың?! Армиягә барырга теләдем, ә син мине “коткарып” калдың. Укырга кергәндә дә тыз-быз йөрдең, гәрчә үзем керә алсам да. Кампитырлар рәтләү салоннары ачарга күндердең һәм минем өчен үзең үк ачарга тотындың. Миңа юл чистарсын өчен, конкурентларны “будың”...

      СӘЛИМ. Үз улыма ярдәм итү начар эшмени?

      ВАДИМ. Мин синең өчен шәхес түгел. Малаеңны саклауны, яклауны, аңа шартлар тудыруны үзең өчен зур бурыч, бөек миссия дип саныйсың.

      СӘЛИМ. Туктале, хәзерге урының, эшең сиңа ошый бит. Син акыллы, сәләтле һәм эшне оста алып барасың. Күп акча эшлисең. Әйе, әлбәттә, монда минем ярдәмем дә роль уйныйдыр...

      ВАДИМ. Нигә кирәк бу? Кемнедер этеп, кемнедер сатып алып, “өстәгеләр”дән кайларгадыр шалтыраттырып... Максаты нәрсәдә бу ыгы-зыгының? Тирәнрәк каезласаң, бу бит асылда – синең эгоизмың. Син бит мине дә үзеңнең шәхси милкеңә саныйсың.

      СӘЛИМ (усал көлемсерәп). Ай-яй, ничек уратып-кәкерәйтеп, бөгеп китердең! Малай актыгы! Маңка!

      ВАДИМ. Син әнине ташлап киткәндә, миңа ике яшь иде. Ул чагында минем ничек үсәчәгем, киләчәктә кем буласым, нишләячәгем турында уйладыңмы?

      СӘЛИМ (көчкә үзен тыеп). Әйе, яшьрәк чакта минем дә хаталарым булды. Әмма вакытында акылыма килдем. Әниең кичерде, кабул итте. Үземнең хаксызлыгымны аңладым. Яшьлек белән баш буталган, ялгышканмын. Биш ел адашып йөргәннән соң, кире кайттым, чөнки сездән башка яши алмаячагымны тойдым. Бу инде күптән булган хәл. Үтте-китте инде ул еллар. Син дә мине, ниһаять, гафу итәргә тиеш. Башкача мөмкин түгел. Чөнки мин – синең әтиең, син – минем улым.

      ВАДИМ. Һәлак булган егет тә - кемнеңдер улы. Ә ул армиядә хезмәт иткән...

      КЛАРА. Улым, киреле-морлы сөйләшмә инде. Әтиеңне дә битәрләргә маташма.

      СӘЛИМ (кискен итеп). Туктале, Клара! (Улына терәлеп диярлек.) Нәрсә кирәк сиңа? Нишләргә җыенасың? Сине гаепләүләрен телисеңме?

      ВАДИМ (кыҗрап). Минем аркада харап булды ул!

      СӘЛИМ. Чокырны әйләнеп узмасаң, үзең юл астына төшеп китеп, бәрелеп үләр идең!

      ВАДИМ. Ничек булганын күрмәдең бит син!

      СӘЛИМ. Күрмәсәм дә, беләм. Бөтен протоколларны, йомгак-нәтиҗәләрне укыдым. Мин аңламыйм – син хөкем ителүеңне телисеңме? Сиңа җәза кирәкме?

      ВАДИМ. Сез мине гадел, намуслы булырга өйрәттегез. Нишләп әле торымнан-торымга гаделлек читкә этәрелә?

      КЛАРА. Улым, синең ихтыярыңнан тыш килеп чыккан вакыйга бит бу. Үзеңдә гаеп тойган сурәттә дә, син теләп китергән фаҗига түгел. Болай да инде бу көннәрдә үзеңне тәмам бимазалап бетердең. Җитте. Күренеп тора – ихластан кайгырасың, газапланасың. Шул җитмәгәнмени инде? Син хөкемнән куркып түгел, чын күңелдән үзеңне гаепле сизәсең. Бу бик зур нәрсә. Маладис. Әмма газапның да чиге булырга тиеш.

      СӘЛИМ (нервыланып). Әгәренки шаһитлар булып, алар сиңа каршы күрсәтмәләр бирсә, ул чагында үз-үзеңне кыйнау табигый күренер иде. Шаһитлар булмаган килеш...

      ВАДИМ (кырт кисеп). Мин – шаһит!

      СӘЛИМ. Синең гаебеңне раслаучы шаһитлар юк! Синең гаепле икәнеңә ышаныр өчен миңа шаһитлар кирәк.

      ВАДИМ. Мин үземә үзем шаһит!

      СӘЛИМ. Ну, егет, синең зиһен чалшайган, ахрысы. Үзеңә яла ягып, мин гаепле дип, Сөембикә манарасына менеп кычкырсаң да, барыбер сине хөкем итмәячәкләр. Син, нәрсә, төрмәдә утырырга хыялланасыңмы? Безнең дә җәза тәмен татып каравыбызны телисеңме әллә? Вадим, улым, син бит нормальный, акыллы егет идең... Нишләдең син?

      ВАДИМ (хәлсезләнеп). Ул машина белән мин үзем әйләнеп капландым. Миндә бөтен нәрсәнең асты өскә килде. (Икенче бүлмәгә китә.)

      СӘЛИМ (авыр сулап). Психотерапевт кирәк.

      КЛАРА. Алексей Петровичка шалтырат дип әйттем бит инде сиңа.

      СӘЛИМ. Мин аның өенә барам. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел.

(Дәвамы бар)