Логотип Казан Утлары
Драма

Бозлавык (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Дәнис шәүләсе пәйда була.

 

Сөйләшкәндә, алар бер-берсен ишетмиләр.

 

      ӘНИСӘ. Бик авыр миңа, Дәнис. Ялгызлык бу кадәр рәхимсездер дип белмәгән идем. Дусларым, якыннарым күп шикелле иде. Әмма сине югалткач, беркемне күрмим, беркемне тоймыйм. Кем белән, нәрсә белән тутырыйм мондый бушлыкны?

      ДӘНИС. Мин синең яныңа ашыктым. Бик ашыктым. Синең алда гаепле сиздем үземне. Шул ук вакытта аңламадым – ни гаебем бар соң минем?

      ӘНИСӘ. Мин һәрвакыт сине югалтырмын дип куркып йөрдем. Шуңадыр инде – бик нык көнләштем.

      ДӘНИС. Мин ашыктым, чөнки нык яраттым сине.

      ӘНИСӘ. Нишләргә соң хәзер? Ничек яшәргә? Мин сине өзелеп яраттым. Һаман да яратам. Синең белән бергә мәхәббәт үлмәде. Ул исән. Көнләшми мөмкин түгел иде. Мондый йөгәнсез көнләшүнең һәлакәткә илтәсен алдан белгән булсам да, барыбер көнләшер идем. Дәнис, җаныкаем! Син шулкадәр якын кешем идең. Шуңа күрә сине югалту куркынычы аңымны томалады.

      ДӘНИС. Туебызны кичектерергә туры килә инде. Күк тарафларында гөрләтербез туебызны.

      ӘНИСӘ. Бу газапны үзем генә җиңә алмам. Эчемдә бушлык. Анда шомлы, ямьсез авазларның кайтавазы ишетелә. Тирә-юньдә дә колач җитмәслек бушлык җәйрәгән. Таянып та, качып та булмый. Нишләргә миңа? Әйт. Һич югы берәр билге бир.

      ДӘНИС. Башы да юк, азагы да. Ни кызганыч, берни аңламыйча китәргә туры килде. Хәер, күпме яшәсәң дә, гомер буена берни аңлау мөмкин түгелдер.

 

Дәнис әкрен генә китеп бара. Әнисә сикереп тора һәм тәрәзәне ача. Бер урында катып тора. Зур пакет күтәреп, Лилия керә.

 

      ЛИЛИЯ. Эссеме әллә сиңа?

      ӘНИСӘ. Һава җитми.

      ЛИЛИЯ (тәрәзәне ябып). Йокладыңмы?

      ӘНИСӘ. Бераз черем итеп алдым.

      ЛИЛИЯ. Тәрәзәне ачыпмы?

      ӘНИСӘ (төссез күз карашы белән). Йокларга да куркыныч.

      ЛИЛИЯ. Әнисә, бетеренмә болай. Диплом яклыйсың бар.

      ӘНИСӘ (ачуланып). Син әле миңа киңәшләр бирергә җөрьәт итәсеңме?!

      ЛИЛИЯ. Без бит чит-ят кешеләр түгел. Нәфрәтең бөтенләй урынсыз.

      ӘНИСӘ (ярсып). Күземнән югал!

      ЛИЛИЯ. Фатир таптым инде. Иртәгә күченәм. Әйберләремне генә җыясы бар. Иртәгә кадәр калырга рөхсәт ит.

      ӘНИСӘ (кинәт тынычланып). Ярар.

      ЛИЛИЯ (пакетка ишарәләп). Кефир, сок алдым. Йөзем җимешле булочка. Син бит яратасың. Усалланма инде. Үзеңә зыяны күбрәк. Син бит Вадим белән танышкач, тынычланган идең... Елмая башлаган идең.

      ӘНИСӘ (тыныч кына). Соңгы вакытта никтер шалтыратмый ул.

      ЛИЛИЯ. Хәтерлим, синең бер шешә яхшы шәрабең бар иде...

      ӘНИСӘ. Эчәсең киләме?

      ЛИЛИЯ. Бүген 23 февраль бит.

     

Әнисә икенче бүлмәдән шешә һәм кәгазь кап алып килә. Шешәне өстәлгә куя.

 

      ӘНИСӘ. Үзең генә эч. Мин эчмим.

      ЛИЛИЯ. Үзем генә эчеп утырмыйм инде.

 

Әнисә, капны ачып, электробритва ала.

 

      ӘНИСӘ. Электробритва. Январь башында ук алган идем. Дәнискә 23 февральдә бүләк итәргә.

      ЛИЛИЯ. Хәтерлим.

 

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Лилия ишекне ача. Элина керә, кулында пакет.

 

      ЭЛИНА. Мөмкинме? (Пакетны идәнгә куя.)

      ЛИЛИЯ. Әлбәттә. (Элинага курткасын салырга булыша.) Бигрәк купшы син бүген.

      ЭЛИНА. Корпоративтан кайтып килешем. Качтым. Туйдым, гарык булдым барысыннан. Үзем белән бер шешә, закуска чәлдердем. Туктале, мәйтәм, кереп чыгыйм әле. Ачуланмыйсызмы?

      ЛИЛИЯ. Мин, киресенчә, шат – шәраб эчәргә иптәш бар.

      ЭЛИНА (Әнисәгә). Сәлам бирдек. (Әнисә дәшми, караватта утыра.)

      ЛИЛИЯ. Әйдә, уз, утыр.

 

Элина шешәне, ризыкларны, пакеттан алып, өстәлгә куя. Лилия бокалларга вино сала.

 

      ЭЛИНА. Ну, ир-егетләр бәйрәме белән котлыйм безне!

      ЛИЛИЯ (көлеп). Мәрхүм бабам әйтмешли, “будем радехоньки”.

 

Чәкештереп, шәраб эчәләр.

 

      ЭЛИНА. Әнисә, безгә кушыл.

      ӘНИСӘ. Мин теләсә кем белән бер өстәл артында утыра алмыйм.

      ЭЛИНА. Аңлашылды.

      ЛИЛИЯ (Элинага). Вадим белән татулаштыгызмы?

      ЭЛИНА. Юк әле. (Кыҗрый.) Ненавижу! Иң якты хисләремне таптады.

      ЛИЛИЯ. Ул әле һаман шоктан арынмагандыр.

      ЭЛИНА. Тынычланган инде. Бер таныш кызым аның офисында эшли, аның турында барысын да көн саен сөйләп тора.

      ЛИЛИЯ. Ярар, Алланың кашка тәкәсе түгел. Әйе, ул көчле, чибәр егет, бай... Әмма күңеле бик нечкә. Андый кеше белән яшәү рәхәт булмас иде. Андый кеше белән гомер буе интегер идең. (Паузадан соң.) Ә Әнисәгә ул ялагайланып кына йөрде...

      ӘНИСӘ. Алай түгел! Ул ихластан кайгырды. Мине юатырга тырышуы да чын күңелдән иде.

      ЛИЛИЯ. Әле билгеле түгел - әгәр чибәр булмасаң, юатып йөрер иде микән? Шулай да, маладис ул, ситуациядән боргаланып чыкты бит.

      ӘНИСӘ (ачу белән). Ул гаепле түгел. Өстәмә тикшеү эксперименты үткәрделәр. Ул гаепле түгел!

      ЭЛИНА (мыскыллап). Әйе, ул, гомумән, әүлия.

      ӘНИСӘ (торып). Оят түгелме сезгә?!

      ЭЛИНА. Кемгә?

      ӘНИСӘ. Икегезгә дә.

      ЛИЛИЯ (Элинага). Ягъни синең белән миңа.

      ЭЛИНА. Кем әле син шулхәтле кемнедер оялтырга?!

      ӘНИСӘ. Аңлый алмыйм, һич башыма сыймый – ничек яраткан кешеңнән пычрак ысул белән үч алырга мөмкин?

      ЭЛИНА. Минем кебек яратырга сәләтле булсаң, аңлар идең.

      ӘНИСӘ. Ник кердең монда?

      ЭЛИНА. Мин синең янга түгел, Лилия янына кердем.

      ӘНИСӘ. Ул инде монда тормый.

      ЛИЛИЯ. Әйе, Әнисә мине куа бу фатирдан. Зинһар, хәзер әрләшеп утырмагыз. Бүген бәйрәм. (Бокалларга шәраб сала.) 

      ӘНИСӘ. Барыгыз, башка җирдә бәйрәм итегез.

      ЭЛИНА. Лилия, нишләп командовать итә ул?

      ӘНИСӘ (җикереп). Хәзер үк чыгып китегез!

      ЛИЛИЯ. Кызма, Әнисә. Китәбез, хәзер үк чыгып китәбез. (Тора.)

      ЭЛИНА. Туктале, туктале... (Аптырап, әле Әнисәгә, әле  Лилиягә карый.)

      ӘНИСӘ. Күземнән югалыгыз!

      ЛИЛИЯ. Элина, чыгып китсәк, яхшырак булыр. Алайса Ватан сакчылары көне фаҗигале җиңелүебез белән тәмамланырга мөмкин. Бер генә сорау туа – миңа кая барырга?

      ЭЛИНА. Әйдә минем белән. Бездә кунарсың. Монда калсаң, бу психопатка сине төнлә бәреп үтерер.

      ЛИЛИЯ. Әти-әниең өйдәме?

      ЭЛИНА. Булса ни. Безнең өч бүлмәле фатир. Киттек.

      ЛИЛИЯ. Әнисә, иртәгә әйберләремне алырга киләм.

      ЭЛИНА (Әнисәгә текәлеп карап). Зерә бөтен кешеләргә нәфрәтләнәсең. Үзеңне дошман итә башлаулары ихтимал.

      ӘНИСӘ (кинәт тынычланып). Алай ямьсез карама миңа. Тиздән китәм мин бу шәһәрдән.

      ЭЛИНА. Бик дөрес карар.

 

Лилия белән Элина чыгып китәләр. Әнисә үзен кая куярга белми. Телефонын алып, Вадимга шалтырата.

 

      ӘНИСӘ. Син кайда? Димәк, моннан ерак түгел... Хәзер минем янга кереп чыга алмыйсыңмы? Ярар, көтәм.

 

Кабаланып, фатирда тәртип урнаштырырга маташа. Өстәлне артык савыт-сабадан арындыра. Бер бокал вино эчеп куя. Радионы кабыза, музыка яңгырый. Шундук радионы сүндерә.

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Вадим керә.

 

      ВАДИМ. Исәнме.

      ӘНИСӘ. Исәнме. (Вадимга дубленкасын салырга булыша.) Соңгы вакытта шалтыратмыйсың да.

      ВАДИМ (урындыкка утырып). Шулай яхшырак дип саныйм. Бигрәк тә синең өчен.

      ӘНИСӘ. Ә синең өчен? (Бүлмә уртасында басып тора.)

      ВАДИМ. Минем өчен дә. Тизрәк ул мәхшәрне онытасым килә.

      ӘНИСӘ. Онытасың килә?.. Мине дәме?

      ВАДИМ. Икәүләшеп ул бозлавыктан һичкайчан котыла алмаячакбыз.

      ӘНИСӘ. Ә мин сине бик юксындым. Ватан сакчысы көне белән котлыйм сине.

 

Электробритваны алып килә һәм Вадимга бирә.

     

      ӘНИСӘ. Сиңа миннән бүләк.  

      ВАДИМ (бүләкне алып). Рәхмәт. Мин бит армиядә хезмәт итмәдем.

      ӘНИСӘ. Кирәк булса, Ватанны сакларга барырсың бит.

      ВАДИМ (көлемсерәп). Әлбәттә. (Бритваны әйләндергәләп.) Филипс. Шәп бритва бу.

 

Пауза.

 

      ӘНИСӘ. Бу арада синең шалтыратуыңны көтеп йөрдем. (Вадимның каршысына утыра.)

      ВАДИМ. Гафу ит... Эшләр тыгыз. Нинди халәттә йөргәнемне хәтерлисеңдер – шактый вакыт юньләп эшли алмадым.

      ӘНИСӘ. Күрүемчә, син инде рәткә кергәнсең. Күзләреңнән курку югалган.

      ВАДИМ. Сиңа да алда яктылык күрә башлар вакыт.

      ӘНИСӘ. Һәм инде син тыныч кына яшәргә өметләнәсеңме?

      ВАДИМ. Тормыш тыныч кына бармый инде ул.

      ӘНИСӘ. Котылдым дип уйлыйсыңмы?

      ВАДИМ. Мин сине аңламыйм. Миңа яшәмәскәмени?

      ӘНИСӘ (калтыранып). Бир! (Вадимның кулыннан бритваны тартып ала.) Бу - аныкы! Син аның чәнти бармагына да тормыйсың! Син вак, түбән кеше!

      ВАДИМ. Гомер алда әле... (Тора.) Ваклыктан арынырга, түбәнлектән күтәрелергә тырышырмын.

      ӘНИСӘ. Гомер алда, дисеңме?.. Каһәр суксын сине! (Бритваны бар көченә идәнгә бәреп вата.)

      ВАДИМ. Менә, әңгәмәне тәмамладык. Хуш! (Элгечтән дубленкасын алып, чыгып китә.)

 

Әнисә елый-елый, идәннән ватык бритваның кисәкләрен җыя.

 

 

 

Унынчы күренеш

 

Бер ай вакыт узган.

Әхәтовлар фатиры. Вадим музыка тыңлый. Ишек кыңгыравы чылтырый.

Лилия керә.

 

      ЛИЛИЯ. Исәнме.

      ВАДИМ (шатланып). Исәнме. Уз әйдә. Күптән очрашкан юк. Соңгы вакытта шалтыратмыйсың да.

      ЛИЛИЯ. Хәзер буш вакытым юк диярлек. Мин “Газпром Трансгаз Казань” оешмасына эшкә урнаштым.

      ВАДИМ (гаҗәпләнеп). Ай-яй! Кем булып?

      ЛИЛИЯ. Кемгә укыдым соң? Психолог булып.

      ВАДИМ. Шәп. Бик әүкатлы, данлыклы компания бит ул.

      ЛИЛИЯ. Әйе. “Газпром”ның дочерняя компаниясе.

      ВАДИМ. Котлыйм.

      ЛИЛИЯ. Рәхмәт. Үзең генәме?

      ВАДИМ. Үзем генә. Әти белән әни базарга киттеләр.

      ЛИЛИЯ. Үзең бу арада нишләп шалтыратмыйсың?

      ВАДИМ. Минем дә ыгы-зыгылы вакыт. Шулхәтле шатмын сине күрүемә. Кайвакыт син миңа бик кирәк буласың. Синең белән сөйләшәсем, уй-хисләрем белән уртаклашасым килә. Синең бит һәр сорауга җавабың бар. Синнән дә яхшырак киңәшчене моңарчы очратканым юк иде. Кайда торасың?

      ЛИЛИЯ. Фатирым затлы минем. Үземнеке.

      ВАДИМ. Кияүгә чыкмадыңмы әле?

      ЛИЛИЯ. Берәү өйләнергә тели... Уйлыйм әле менә... Белмим... Мин аңа чыгармын инде, ахрысы. Ул мине шушы эшкә урнаштырды... Үзе дә шунда зур вазифада эшли. Уйлыйм әле, уйлыйм.

      ВАДИМ. Ә без Элина белән тиздән никах укытабыз.

      ЛИЛИЯ (гаҗәпләнеп). Да-а-а, сатлыкҗанны гафу итәр өчен нинди олы йөрәкле кеше булырга кирәк!

      ВАДИМ. Элина мине сатты дип санамыйм. Мәхәббәт андый гына әшәкелекләрдән өстенрәк ул. Чәйме, кофемы?

      ЛИЛИЯ. Юк, юк, рәхмәт. Монда килешли каты кофе эчтем, чак кына күзләрем атылып чыкмады. Карале, Вадим, ә син чыннан да Элинаны кичердем дип уйлыйсыңмы?

      ВАДИМ. Мин аны яратам.

      ЛИЛИЯ. Нишлисең бит, бәхеткә омтылганда кеше, шул ук вакытта, үзе дә  сизмәстән, бәхетсезлеккә дә омтыла инде ул. Кешенең табигате шундый.

      ВАДИМ. Кешенең кыңгыр эшләрен гафу итмәсәң, бу дөньяда беркемне дә яратырга мөмкин булмаячак.

      ЛИЛИЯ. Аңлыйм сине. Мәхәббәт – асылда интуитив халәт. Ул юк нәрсәне алдан күрергә тырыша. Намустан аермалы буларак, мәхәббәт нәрсә булачагын түгел, ничек булырга тиешлеген сиземли. Мәхәббәт яраткан кешеңдә кыйммәти перспективаны абайлый, киләчәктә гамәлгә ашырырлык мөмкинлекләрне тоя.

      ВАДИМ (шатланып). Шәп әйттең. Гәрчә кайбер фразаларың куркыныч яңгыраса да. Ярый килдең әле! Әйдә берәр ресторанга барып утырыйк әле.

      ЛИЛИЯ. Әй, юк, башка вакытта, яме. Сәгать өчтә минем свидание. Ирем булырга дәгъва кылучы зат белән. Эшләрең әйбәт кенә барамы?

      ВАДИМ. Кайнап тора. Миндә бик оста мастерлар эшли. Тагын бер салон ачарга ниятем бар.

      ЛИЛИЯ. Димәк, эштә тәртип... Җан тынычлыгына да ирештеңме?

      ВАДИМ. Эчке халәт тә рәткә кереп бара шикелле. Шунысы кызганыч – Әнисә белән соңгы очрашу ямьсез килеп чыкты.

      ЛИЛИЯ. Һәм инде, әлбәттә, монда да үзеңдә гаеп тоясың?

      ВАДИМ. Гаеп... Бәлки, аның алдында түгелдер... Теге бозлавык миндә беркайчан да эремәячәк дигән шигем бар. Әнисә хәзер кайда икән?

      ЛИЛИЯ (туры карап). Психушкада ул. Әле генә янында булып кайттым. Аңа карарга куркыныч хәзер.

      ВАДИМ (тетрәнеп). Ничек... психушкада?..

      ЛИЛИЯ. Менә шулай.

      ВАДИМ. Күптәнме?

      ЛИЛИЯ. Инде ике атна. Вокзалдан алып киткәннәр. Телефонындагы контактлар исемлеге буенча шалтыратып чыкканнар. Номерымны сөртмәгән булган, миңа да шалтыраттылар. Шундук янына киттем. Көн саен барып йөрим.

      ВАДИМ. Туганнары белә микән?

      ЛИЛИЯ. Әти-әнисенә хәбәр иттем. Килергә тиешләр. Выпискага кадәр миндә торырлар.

      ВАДИМ (ике куллап башын кысып). Тагын кайгы! Мин аның янына барырга тиеш.

      ЛИЛИЯ. Кирәкми.

      ВАДИМ. Кайсы бүлнистә соң ул?

      ЛИЛИЯ. Ничек атала әле ул диспансер... Кием-салым базарыннан ерак түгел, юлның икенче ягында.

      ВАДИМ. Аңладым. Анда безнең гаилә дустыбыз бүлек мөдире. Шулай да мин анда барырга тиештер?

      ЛИЛИЯ. Зинһар, йөрмә. Кирәкми.

      ВАДИМ. Аны дәвалыйлармы соң?

      ЛИЛИЯ. Дәвалыйлардыр инде.

      ВАДИМ. Үзен ничек тота, нәрсәләр сөйли?

      ЛИЛИЯ. Әллә нәрсәләр сөйли, әмма бернинди логикасыз. Мине кайвакыт таный, кайвакыт танымый. Күбрәк Дәнисне телгә ала. (Сыктанулы тавыш белән.) Шулхәтле кызганыч. Дәниснең үлгәненә ышанмый. Алдыйлар дип уйлый. Гел телефон сорый, Дәнискә шалтыратырга маташа.

      ВАДИМ. Менә бит ничек өзелеп яраткан ул аны. Ә син аны көнчелеге өчен битәрләгән идең, үз-үзен нык яратуда гаепләдең.

      ЛИЛИЯ. Ә мәхәббәт асылда  – үз-үзеңне ярату ул. Ике кешенең сөюе дә - икесенең уртак эгоизмы.

      ВАДИМ. Алай димә. Нишләргә соң?

      ЛИЛИЯ. Нинди мәгънәдә - нишләргә?

      ВАДИМ (хафаланып). Минем аркада шундый хәлгә калды ул. Минем аркада акылдан язды.

      ЛИЛИЯ. Тагын тотындыңмы?! Җитте инде! Үзең дә бит чак кына тилермәдең.

      ВАДИМ. Ул берүзе калды. Берьялгызы. Бу болганчык дәрьяны кичеп чыгалмас ул.

      ЛИЛИЯ. Сәер кеше син, Вадим. Синең кебек кешеләр юк хәзер. Сиңа башка гасырда туасы калган. Бу заманда сине беркем дә аңламаячак. Эчкерсезлекнең бәясе хәзер бик арзан. Синең күңел яктылыгыңнан башкалар файланачак, ә үзеңә зыян гына киләчәк. Үпкәләмә, әмма әйтми кала алмыйм. Синең намуслылыгың – җан тынычлыгына, иминлеккә омтылу галәмәте ул. Әгәренки инде бәла килгән икән, синең вөҗдан газабың бер тиен дә тормый. Гафу ит каты иттереп әйткәнем өчен.

      ВАДИМ. Әйт сәнә. Сиңа ярый. Шулай да, мин аның янына барырга тиеш.

      ЛИЛИЯ. Йөрмә дим мин сиңа. Әти-әнисе юлда инде. Аны Йошкар-Олага алып кайтып китәчәкләр.

 

 

 

Унберенче күренеш

 

Ел ярым вакыт узган.

Әхәтовлар фатиры. Клара белән Сәлим туйга чакырыласы кунакларның исемеген төзеп утыралар.

 

      КЛАРА. Беркемне дә онытмадыкмы?

      СӘЛИМ. Юк шикелле.

      КЛАРА. Шулай итеп, ничек килеп чыга инде... Безнең яктан утыз ике кеше, алар ягыннан, ялгышмасам, егерме сигез була.

      СӘЛИМ. Андый кафе өчен күбрәк инде.

      КЛАРА. Әйбәт, әйбәт, күп түгел.

     

Вадим белән Элина керәләр. Икесе дә җәйге җиңел киемнән. Кәефләре күтәренке.

 

      КЛАРА (елмаеп). Ошадымы фатир?

      ВАДИМ. Искиткеч. Рәхмәт, әти! Рәхмәт, әни!

      КЛАРА. Сорауны мин Элинага бирдем.

      ЭЛИНА. Соклануымны әйтергә сүзләр җитмәс. Шундый зур бүләк! Рәхмәт!

      СӘЛИМ. Әлегә шул бер бүлмәледә яшәп торырсыз. Тора-бара зуррагын үзегез алырсыз.

      КЛАРА. Вакыт аз калды. Чакыру кәгазьләрен тарата башлау мәслихәт.

      ВАДИМ. Иртәгә типографиягә үзем барып алырмын. Конвертлары да әзердер инде. (Уйлана.) Кичектермичә тагын ниләр эшлисе калды? Балдаклар бар, кәчтүм, күлмәк алдык. Машиналарга заказ бирдек. Булды бугай инде.

      ЭЛИНА (сәгатькә карап). Вакыт соң инде. Миңа өйгә кайтыр вакыт. Әти-әни зарыгып көтәләрдер. Аларның да бит булачак туй мәшәкатьләре белән башлары каткан. Әйдә, Вадим, озатып куй. Җәяү генә, яме. Һава әйбәт бүген – Казанда сирәк була торган хәл.

      ВАДИМ. Киттек.

      ЭЛИНА. Тыныч йокы!

      КЛАРА. Сау булып тор, кызым.

      СӘЛИМ. Сау бул.

 

Вадим белән Элина чыгып җитешә алмыйлар, бусагада Әнисә пәйда була. Әнисә чүпрәк-чапракка төрелгән бала күтәргән.

Әнисәның кыяфәте йончыган, киеме сәләмә, күз карашы төссез.

 

      ВАДИМ (сискәнеп). Әнисә?! Син... каян?..

      ӘНИСӘ (карлыгып). Кешеләр каян була...  Мин дә шуннан. Улыңны бит әле бер тапкыр да күргәнең юк. Баламны әтисенә күрсәтүне үземнең бурычым дип саныйм.

      ЭЛИНА. Вадим! Нәрсә бу?!

      ӘНИСӘ. Нәрсә түгел, кем! Безнең малаебыз.

      ЭЛИНА (шок хәлатендә). Аңламыйм. Ничек?! Вадим, син миңа әйтмәдең.

      ВАДИМ (каушап.). Бу... дөрес түгел... Бу – недоразумение.

      ӘНИСӘ. Нәрсә? Балаң – недоразумение?!

      ЭЛИНА. Ходаем, туйга бүләкме бу?! (Чыгып китә.)

      ВАДИМ. Элина, тукта!

 

Вадим нишләргә белми. Әнисә баласын күкрәгенә кысып, диванга утыра. Беркавым барысы да тораташ булып катып торалар.

 

      ВАДИМ (һушына килеп). Әнисә, киләсеңне башта телефоннан хәбәр итәргә идең.

      ӘНИСӘ. Телефонымны югалттым.

      СӘЛИМ. Бала Вадимнан дип ялгышмыйсыңмы соң син?

      ӘНИСӘ. Без бит шактый вакыт очрашып йөрдек. Ул көн саен диярлек ак розалар алып килә иде. Без табигать турында сөйләшеп, бер-беребезгә шигырьләр укып кына йөрдек дип уйлыйсызмыни?

      КЛАРА. Вадим, син бу хакта белә идеңме?

      ВАДИМ. Юк.

      СӘЛИМ. Туктагыз әле. Болай ярамый, болай булмый. Беркем бернәрсә белми, ә ул монда бала күтәреп килеп керә.

      ВАДИМ. Әти, әни, без Әнисә белән икебез генә калыйк әле.

      КЛАРА (Сәлимгә). Әйдә, әйдә.

      СӘЛИМ. Шушы гына җитмәгән иде. (Кларага ияреп, икенче бүлмәгә китә.)

 

Пауза.

 

      ВАДИМ. Әнисә, карале...

      ӘНИСӘ. Тс-с-с, йоклый.

      ВАДИМ. Әйдә, йокы бүлмәсенә куйыйк та утырып сөйләшик әле.

 

Баланы йокы бүлмсенә илтеп куялар да чыгып, кара-каршы утыралар.

 

      ВАДИМ. Күпме аңа?

      ӘНИСӘ. Җиде ай.

      ВАДИМ (чыраен сытып, пауза тотып). Нишләп йөкле икәнеңне миңа әйткәнең булмады?

      ӘНИСӘ. Ул вакытта әйтәсем килмәгән иде.

      ВАДИМ. Ә хәзер нәрсә кирәк, нишләргә җыенасың?

      ӘНИСӘ. Белмим.

      ВАДИМ (уйгап калып). Санап карадым... Срок буенча туры килми шикелле... Чынлап та миннәнме?

      ӘНИСӘ. Сигез айдан туды ул. Әйбәтләп санап кара тагын.

      ВАДИМ. Әйе... Нигә санап торырга инде. (Нишләргә белми.) Мин өйләнергә җыендым. Туй көне дә билгеләнгән инде.

      ӘНИСӘ. Кайчан?

 

Бала елаганы ишетелә.

 

      ВАДИМ. Бар.

 

Әнисә йокы бүлмәсенә китә. Бала елаудан туктый. Әнисә йокы бүлмәсеннән чыкмый. Вадим ишекне кысып кына ачып карый һәм Әнисәнең баласын кочаклап йоклап киткәнен күрә. Вадим саклык белән генә ишекне ябып, аяк очларына басып, үз бүлмәсенә китә.

Ут сүнә.

 

Таң аткан.

Сәлим, Клара, Вадим аптырап утыралар. Бала Клараның кочагында.

 

      ВАДИМ. Качкан...

      КЛАРА. Бәлки, кире килер.

      СӘЛИМ. Юк, кире килмәячәк. Баланы бездә калдырырга дип махсус килгән ул.

      КЛАРА. Полициягә хәбр итәргә кирәк. Эзләсеннәр.

      СӘЛИМ. Әлегә кирәкми. Ярамый. Уйларга кирәк. Бер җиргә барып, киңәшләшим әле мин. Тиздән кайтам. (Чыгып китә.)

      КЛАРА. Миңа эшкә барырга вакыт. Бала белән берүзең нишләрсең икән...

      ВАДИМ. Бар, әни, бар. Борчылма. Мин Лилиягә шалтыраттым, хәзер килеп җитә. Бир миңа. (Баланы әнисеннән ала.)

      КЛАРА. Эштән сорап кайтам. Берәр сәбәп уйлап табармын. (Чыгып китә.)

 

Вадим баланы йокы бүлмәсенә илтеп яткыра. Ишек кыңгыравы чылтырый. Лилия керә.

 

      ЛИЛИЯ. Сәлам!

      ВАДИМ. Сәлам.

      ЛИЛИЯ. Әнисәның телефоны җавап бирми.

      ВАДИМ. Югалткан ул аны.

      ЛИЛИЯ. Ә бәби кайда?

      ВАДИМ. Йокы бүлмәсендә.

 

Лилия йокы бүлмәсенә барып килә. Чыкканда, йөзеннән якты елмаю сирпи.

 

      ЛИЛИЯ (сокланып). Шуный матур, шундый тәти!

      ВАДИМ. Нишләргә инде?

      ЛИЛИЯ. Розыскка бирергә кирәк.

      ВАДИМ. Сүз дә юк, аны эзләргә кирәк. (Бусарына.) Ә, гомумән, тагын нишләргә? Алга таба нишлим? Балам барлыгын белми йөрдем бит.

      ЛИЛИЯ. Бала синеке түгел.

      ВАДИМ. Кемнеке?

      ЛИЛИЯ. Дәнистән ул. Сигез айдан таптым дип ялганлый, нәкъ тугыз айдан туды. Балага узу белән үк миңа әйтте бит ул. Дәнис тә исән иде әле.

      ВАДИМ. Хәзер ничек Элинага аңлатырга соң?

      ЛИЛИЯ. Элина белән очрашырмын да үзем аңлатырмын. Анысы өчен борчылма. Бала белән нишләргә - монысы проблема. (Уйланып торганнан соң.) Вадим, без аны Заһидә апага алып барыйк. Беренчедән, оныгын күрер. Икечедән, алга таба нишләргә икәнне шунда уйлашырбыз.

      ВАДИМ (җанланып). Лилия, алтын кеше син, алтын!

      ЛИЛИЯ. Ташла.

      ВАДИМ. Киттек Тархан поселогына!

 

 

 

Уникенче күренеш

 

Әхәтовлар фатиры. Сәлим, Клара, Вадим кичке ашка утыралар.

 

      КЛАРА. Димәк, Заһидә бик сөенде?

      ВАДИМ. Бәхете ташып чыкты. Баланың Дәнискә охшавына шаккатты. Оныгымны беркемгә бирмим дип, әллә ничә тапкыр кабатлады.

      СӘЛИМ. Аны аңларга була. Улын югалтуны оныгы белән “каплап” тигезләргә тели.

      КЛАРА. Аллага шөкер, бу матавык та уңай тәмамланды.

 

Ишек кыңгыравы чылтырый. Әнисә керә. Кыяфәтендә - битарафлык.

 

      ВАДИМ (ачуланып). Кая югалдың?!

      ӘНИСӘ. Мин беркайчан да югалмаячакмын. Улымны алырга килдем.

      ВАДИМ. Без монда котсыз калдык. Синең өчен дә кайгырдык.

      ӘНИСӘ. Улым кайда?

      ВАДИМ. Әбисендә.

      ӘНИСӘ. Нинди әбисендә?

      ВАДИМ. Үзенең әбисендә – Заһидә апада. Дәниснең әнкәсендә.

      ӘНИСӘ. Мине шунда илтеп куй.

      КЛАРА (сикереп тора). Юк! Беркая да илтми ул сине! Җибәрмим!

      ӘНИСӘ (тыныч кына). Бу синең әниеңме?

      СӘЛИМ (эчке нәфрәт белән). Карале, кадерлем, такси белән бар.

      ӘНИСӘ. Акчам юк.

      СӘЛИМ (акча биреп). Мә, сиңа, таксига. Моннан ары балаңны ташлап калдырма. Яисә ышанычлы кулларга тапшыр – алай яхшырак булыр.

      ВАДИМ. Бар, Әнисә. Безгә бүтән килмә.

      ӘНИСӘ (мыскыллы елмаеп). Олы йөрәкле булсаң да, син – куркак.

      ВАДИМ. Куркак булгач, бигрәк тә, тизрәк оныт мине. Һәм, зинһар, дәвалан. Балаңны калдырып торырга әбисе бар. Синең әти-әниләрең дә исән-саулардыр...

      ӘНИСӘ (нәфрәтләнеп). Син куркак кына түгел, өстәвенә - җанбиздергеч, имәнгеч кеше.

      ВАДИМ. Бәлки. Шулай булгач, тизрәк күздән югал.

      ӘНИСӘ. Бүтән беркайчан да килмәскәме?

      ВАДИМ. Эзең дә булмасын.

      ӘНИСӘ. Ә килсәм?..

      ВАДИМ. Баскычтан тәгәрәтеп төшерәм, подъезддан чыгарып атам.

      ӘНИСӘ. Алайса, хәзер үк чыгарып ат.

      ВАДИМ (көчкә үзен тыеп). Юк, булдыралмыйм. Имәнгеч кеше булсам да, йөрәгем олы минем - үзең беләсең.

      СӘЛИМ (кинәт ярсып). Ә менә минем йөрәгем бигүк олы түгел, шуңа күрә мин моны эшли алам!

      ВАДИМ. Әти!

      КЛАРА (Сәлимнең кулына асылынып). Кызма, кызма! Әнисә, балакаем, Алла хакы өчен, чыгып кит! Борчыма безне бүтән.

 

Әнисә чыгып китә. Пауза. Тынлык.

 

      ВАДИМ. Кызганам мин аны. Болай каты бәрелмәскә иде...

      КЛАРА. Әйтмә дә. Бичарага икәүләшеп ябырылдыгыз.

      СӘЛИМ. Ничек мыскыл иткәнен ишетмәдеңмени?

      КЛАРА. Үз акылында түгел бит ул.

      СӘЛИМ. Бәлки, куна калдырырга иде тагын?!

      ВАДИМ. Ник болай дорфа сөйләштем мин аның белән... (Үзенә урын табалмый.) Аңа бит ярдәм кирәк. Мескен. Мин аңа ярдәм итәм. Һичшиксез булышачакмын. Аңа да, баласына да.

      СӘЛИМ (чәнчүле итеп). Бәлки, баласын да усыновить итәрсең?

      ВАДИМ (кинәт борылып). Кирәк булса, усыновить та итәрмен.

      СӘЛИМ. Гаилә корган көннәрдә чит баланы үз исемеңә яздыру кеше ышанмаслык сенсация булачак.

      ВАДИМ. Бу вакыйгалардан соң, ул бала миңа чит-ят түгел!

      СӘЛИМ (нервыланып көлеп куя). Менә, тагын бер псих!

      ВАДИМ. Элина белән әйбәтләп сөйләшәм дә... Без аны уллыка алачакбыз.

      СӘЛИМ. Башта Элинаң белән татулаш әле.

      ВАДИМ. Ник, безнең ара бозыкмыни?

      КЛАРА. Син аның белән сөйләшмәдеңме?

      ВАДИМ. Вакыт булмады. (Кабаланып телефонны ала, Элинага шылтырата.) Алло! Элина! Елама. Тыңла мине. Хәзер барысын да аңлатам. Лилия барысын да аңлаттымыни инде? Әйбәт булган. Үзем дә бик нык кайгырдым. Тынычлан. Син кайда хәзер? Алайса, хәзер үк синең яныңа чабам. (Чыгып китә.)

 

Сәлим белән Клара тәрәзәдән карап торалар.

 

      СӘЛИМ (көлемсерәп). Кеше баласын... Уллыкка алам... Ә бит аңардан көтәргә була. Усыновить итүе дә ихтимал.

      КЛАРА. Ә син инде котсыз калдың.

      СӘЛИМ. Кайвакыт соңыннан калтыранганчы, алдан шөлләү яхшырак. Курыкмыйм мин... Өйләнешер алдыннан кеше баласын уллыкка алуны ничек күз алдыңа китерәсең?

      КЛАРА. Ул бит фәкать синең соравыңа җавап кына бирде. О, карале ничек йөгерә.

      СӘЛИМ. Болай ук ашыкмаса да була инде. Татулашырлар. Барысы да рәтләнер. Шулай да, аның яшендә, һавадан җиргә төшеп, тормышчан уйлый башларга вакыт.

      КЛАРА. Ә бит ул бездән акыллырак.

      СӘЛИМ. Ничек инде бездән акыллырак була ала ул? Без - аның әти-әнисе. Аның акылы бездән түгелмени?

      КЛАРА. Безгә караганда, намуслырак, димәкче идем.

      СӘЛИМ. Ә намус ата-анадан күчмимени?

      КЛАРА. Белмим. Йа Ходаем! Җирдә бозлавыкның бетәсе  юк. Ниндидер җыр да бар бит: “...Бозлавык Җирдә, бозлавык, ел саен, ел буе бозлавык...”

      СӘЛИМ. Син елыйсыңмы әллә?

      КЛАРА. Якты сагыш ул. Ходаем, абынып егыла бит инде.

      СӘЛИМ. Егылмас. Ул беркайчан да егылмаячак.

      КЛАРА. Бер вакыйгадан күпме фаҗига – үлем, ананың кайгысы, акылдан язу, ятим бала...

      СӘЛИМ. Тормыш ул.

      КЛАРА. Мәгънәсен беләсе иде.

      СӘЛИМ. Ни әйтмәкче буласың, аңламыйм?

      КЛАРА. Нигә без яшәүгә дучар ителәбез? Һәрбер көн шомлы. Җирдә хәвеф-хәтәрсез берәр көн үтә микән? Курку белән газаптан арынган чакларда гына үзен бәхетле хис итә бит кеше. Кая барабыз, кая ашыгабыз? Каян китеп, кая барып җитү мөмкин? Хыялларның да канатлары кәгазьдән генә. Алар да бозлавыктан бик югары күтәрә алмыйлар.

      СӘЛИМ. Бөтен нәрсә тиз уала бу дөньяда. Намусның канатлары белән дә әллә кая очып булмый.

      КЛАРА. Вөҗданның канатлары юк. Ул оча алмый, аңа очу кирәкми дә. Оча белсә, ул вөҗдан булмас иде. Кеше нәфеслеге омтылган югарылыкларның вөҗданга кирәге юк.

      СӘЛИМ (шатланып). Әнә! Вадим белән Элина киләләр.

      КЛАРА (елмаеп). Улыбыз шәп безнең.

      СӘЛИМ. Әлбәттә. (Клараны кочып, битеннән үбә.)

      КЛАРА. Иртәгә үк бала караваты алып, фатирларына илтеп куярга кирәк.

      СӘЛИМ. Иртәрәктер әле.

      КЛАРА. Юк, иртә түгел. Күңелем сизә, Әнисәнең баласын Вадим уллыкка алачак.

Тәмам.