Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без көрәшләр кичтек җир тетрәтеп...

Муса Җәлил

Ирек

 

Кая гына башым куйсам да,

Кайгы талый йөрәк итемне.

Кич ятсам да, иртә торсам да,

Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен,

Буй-сынның да сизмим кимлеген,

Бар нәрсәм дә җитә җитүен,

Житми бары иркем – хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач,

Юк аягым минем, юк кулым.

Нәрсә соң ул, иркем булмагач,

Бар булуым белән юклыгым.

Атам-анам юк та, илемдә,

Әйтегез, мин ятим идемме?

Мин югалттым «д»[ошман] җирендә

Анамнан да якын илемне.

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,

Ирексез һәм илсез – мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

Булыр идем һаман мин ятим,

Тик таланган этләр миңа тиң.

Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады соңгы сулышым,

Шунда бергә, сиңа кушылып?

Белдем микән ирек кадерен

Хөр чагында, дуслар, элек мин?

Татып авыр коллык җәберен

Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне,

Кавыштырып ирек-сердәшкә,

Багышлармын калган гомерне

Ирек өчен изге көрәшкә.

Фатих Кәрим
***

Уйга калып, тау башында утырам.
Моннан күренә миңа шат Казан.
Кичә көнне бергә үткәрсәк тә,
Бүген сагынып сиңа хат язам.
Чамадан тыш мин борчылдым бүген,
Таңнан торып, урам таптадым.
Сугылмаган урын калмаса да,
Юанырлык нәрсә тапмадым.
Чыктым кырга, бәлки, искән җилләр
Кайгы болытларын куар дип,
Йөрәгемә кунган сөремнәрен
Чәчәк дулкыннары юар дип.
Юк, булмады, җилләр, ал чәчәкләр
Тагы да нечкәрттеләр күңелне,
Яуган яңгыр алсу чәчәкләрнең
Күз яшьләре булып түгелде.

Мин сокланып, назлап сөя торган
Күзләргә тиң чәчәк юк икән,
Һәм бу юклык яшәү кырларында
Йөрәгемә тигән ук икән.
Мин борчылдым бүген, таңнан торып,
Күпме үлән, чәчәк таптадым.
Бер кеше юк, кайгы бүлешергә
Синнән бүтән иптәш тапмадым.
Шуңар менә, кичә күрешсәк тә,
Бүген сагынып сиңа хат язам,
Һәм кайгымны синең аша гына
Аңлар кебек тоела бу Казан.

 

Нур Баян

Туган

Я в старом сказочном лесу!

Как пахнет липовым цветом,

Чарует месяц душу мне

Каким-то странным светом.

Г. Гейне

Киткәнемә инде бик күп еллар,

Сагынгандыр мине карурман,

Мин югында инде бик күп уллар

Үскәннәрдер, хәзер мин аларны

Кыйнап китсәләр дә, танымам!

Мин киткән ел инде ерак калды,

Ак чал күмде кара чәчемне,

Кайчагында шулай сүз аралай

Сорасалар минем яшемне,

Алдалыйм мин: яшем яшереп калам,

Яшь булырга телим һаман да,

Кайчак ышанып, докторларга барам:

– Яшәртегез! – димен аларга.

Карт хис итеп инде хәзер менә,

Кайтып барам туган җиремә.

Таныш кебек анда зәңгәр күк тә,

Йомшак кебек аның җиле дә.

Каршылаган кебек селкенәләр

Мин утыртып киткән имәннәр,

Тезелеп киткән миләш агачлары

Тәлгәшләрен түбән игәннәр.

Минем уйнап йөргән урыннарым

Яшел чирәмнәргә күмелгән.

Миннән нәни калган куаклар да

Кызыл чияләргә төренгән.

Бала чакларымны уйлый-уйлый,

Килеп кердем туган йортыма.

Яулыгын артка чөеп, тирләп, әни

Бал-шикәрләп чәйләп утыра.

Тизрәк сөйлә миңа:

Урманымны, иркен кырымны,

Сагындыңмы авыл кырларында

Көтү көтеп йөргән улыңны?

Ул яшәрде кебек шатлыгыннан,

Җитезләнеп, чәен яңартты,

Аның өчен гүя тагын бер кат,

Нур балкытып, алсу таң атты.

Миннән калган нәни шаян мәче

Әле дә исән, ләкин олыгайган,

Ул таныган кебек алга менеп,

Ялаштырып карый куллардан.

Чыгып киттем алма бакчасына,

Йотылып сулыйм тәмле һавасын,

Өзеп алам кызыл сливасын,

Өзеп алам әнис алмасын.

Кырга киттем,

Бодай дулкыннары

Иелә-иелә каршы алдылар.

Тургайлар да, бик сагынган кебек,

Баш түбәмдә сайрап бардылар.

Беткән кырда сарут үләннәре

Күмеп китә торган ызаннар,

Беткән анда әрем сабаклары,

Мин яратмый торган сырланнар.

— Саумы, әнкәй!

Саумы... таныйсыңмы

Күптән чыгып киткән балаңны?

Әле дә мине, әни, яратамсың?

Сагынып кайттым сине — анамны.

Бүләгем бар, әни, сиңа минем:

Баш яулыгы, күлмәк, галошлар...

Ә үзеңдә нинди яңалыклар?

Исәнме соң минем танышлар?

Сөйлә, әнкәй,

Бик ерактан борынын сузып торган

Авыл буендагы тегермән

Җимерелгән инде, тирә-ягы

Алабута белән күмелгән.

Күкрәк кага тып-тып

Су буенда

Бер тегермән, үзе моторлы,

Хәтерләтә үзе көрәшләрдә

Сугышып йөргән көчле батырны.

Кармак тотып, нәни пионерлар

Су буена китеп баралар,

Алар тавышы белән яңгырый кырлары,

Алар шат хис белән яналар.

Йөргән идем мин дә нәни чакта

Ташлар атып бака күленә,

Хәзер инде минем күз төбемдә

Җыерчыклар сызылып күренә.

Ләкин алар картаюдан түгел,

Көрәшләрдән калган эз генә,

Рәхәт тормыш хәзер,

Йөз яшь кенә

Аз булырдыр төсле күренә.

Йөз яшәсәм әгәр шатланырмын,

Үкенеч булыр, үлсәм вакытсыз,

Үлә калсам, һаман кабатланыр

Илемә булган шушы актык сүз:

– Их, яшисе килә җир күкрәтеп

Ал чәчәкле якты илемдә!

Без көрәшләр кичтек җир тетрәтеп,

Бирешмәбез тигән үлемгә!

 

Гадел Кутуй

Туган ил

И туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта,

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың,

Сугышларда дан казанды

Синең батыр улларың.

Искә төшә җәйге таңнар...

Рәхәт иде ул чаклар,

Бүген дәле янадыр күк

Без кабызган учаклар.

Искә төшә бәйрәмнәрең,

Табыннарың, казларың,

Бер карауда гашыйк иткән

Зифа буйлы кызларың...

И данлы ил, и шанлы ил,

Син минем туган илем,

Киткән чакта эчкән суың

Тәме авызда минем.

И туган ил, и матур ил,

Нур күмә калаларың,

Һәр иртә-кич сине, илем,

Сагына балаларың.

Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр,

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр!