Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер премия бирү тарихы

 

Бер премия бирү тарихы

         Аяз белән Ибраһим ага Салахов арасында йөргән хатларны (350 бит), ике көн башымны күтәрмичә укып чыктым да тәэсирләремне  теркәргә керештем.

         Каторжан белән зек арасында зур аерма бар икән. Аяз үзен “З/К  № 1 – Г- 732” ле каторжан дип атый. “Зек” сүзенең мәгънәсен төрле  сүзлекләрдән эзләдем, тапмадым. Ә каторжанның атамасы “каторга”дан алынган. “Тоткыннарны каты режим шартларында авыр физик эшләрдә эшләтү белән бәйле аерым бер җәза төре һәм шундый мәҗбүри эшләрнең урыны (патша Россиясендә  һ.б. эксплуататор дәүләтләрдә)”. - диелгән (СССР да диелмәгән - Н.Г.) татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Аяз Ибраһим агага үзенең каторжан булуын искәртә. Ибраһим ага үзен “зек” дип атый. Аяз аңа “Тайгак кичү” әсәре белән танышкач, “Сезнең  тоткынлык шартлары безнекеннән нык үзгә булган икән”, – дигән юлларны юллый.

         Аяз үзе – сөргендә булып, аның җәзаларын татып кайткан кеше. Кайткач, үзенең хәле авыр булса да.совет хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән  затларның язмышы белән кызыксынды. Сөргендә булып кайтканы өчен укуын дәвам итәргә рөхсәт юк, эшкә алмыйлар да алмыйлар, әсәрләрен бастыру турында сүз дә була алмый. Шул хәлендә дә аның Мин Шабай (1913 – 1963) дигән язучы  өчен борчылып йөргәне хәтеремдә. “Әдипләребез” җыентыгын алдым да Мин Шабай белән кызыксындым.  Нинди тормыш кичерде икән ул?

         “1942 елның 21 ноябрендә М.Шабай янәдән чекистлар кулына эләгә. Монысында инде сәяси тоткын сыйфатында, милләтчелектә гаепләнеп, 1944 елның 8 мартында узган суд утырышы аны җиде елга ирегеннән мәхрүм итә. Үзен Колымага шахтада эшләргә җибәрәләр.

         1941 – 1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себернең  төньяк өлкәләрендә яши. Казанга ул 1955 елда кайта һәм яңадан әдәби иҗат эшенә керешә. 1959 – 1964 еллар арасында язучының “Бездә ел буе яз” исемле очерклар  китабы, “Тормыш баскычлары”, “Тормыш чакыра” исемле хикәяләр җыентыклары  һәм “Уяну” (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга...

         Гомеренең соңгы елларында язучы “Уяну” романының дәвамын яза, ләкин аны тәмамлый алмый.  1963 елның 5 сентябрендә ул вафат була.

         М.Шабай – 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.”

         Мин Шабай әле Аязның үзенең  кайсы тишеккә борын төртергә белми йөргән чагында ук вафат булган. Аяз 1973 елда Мин Шабайның “Якты өметләр” дип аталаган  повесть, хикәяләр җыентыгын үзенең кереш сүзе белән Татарстан китап нәшриятында чыгарту артыннан йөрде, дип хәтерлим.

         Ибраһим ага Салахов (1911 – 1998) белән  Аязның ныклы аралашуы 1980нче елларның урталарыннан гына башланды. Ибраһим ага Казакъстанда яшәп иҗат итте. Беренче очрашулары  Переделкино иҗат йортында булды бугай. Ибраһим ага Казакъстан Язучылар берлегенең әдәби фонды аша иҗат йортларына юллама ала иде ул вакытта. Менә шунда очрашканда, Аяз аның иҗат лабораториясенең ниндирәк дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды. Беренче хат ирем тарафыннан 1983 елның 8 сентябрендә язылган. Аяз анда “Имәннәр тамыр җәйгәндә”  әсәренә карата  фикерләрен җиткергән. Ибраһим ага ул романын 1965 елда өч кисәктән торган тарихи роман-эпопея итеп язарга керешкән булган. Роман бик озак, күп көч түгеп, тарихи документларны, архив чыганакларын җентекләп өйрәнеп языла. Аралаша башлаганда ук, Ибраһим ага Аязга шул роман язмышының авыр хәлдә булуын җиткерә. Әсәрне ул 1965 – 1979 елларда язган. Ә аңа кадәр үк иҗат ителгән “Тайгак кичү” романын телгә дә алмый. Чөнки 1980 елларда да  әле сәяси тоткынлыкта булган кешеләрнең  истәлекләрен бастыруны күз алдына да китереп булмый. (Ибраһим ага “Тайгак кичү”не машинкада өч данәдә бастырып, төрле урыннарга яшереп саклау хәстәрен күрә). Әлегә бары тик “Имәннәр тамыр җәйгәндә” әсәре турында гына сүз бара. Бу әсәргә мөнәсәбәтле үз фикерләремне дә теркәп китим әле. Иҗат йортында сөйләшүләрдән соң, Аяз Ибраһим агага ярдәм итү максатыннан аның кулъязмалары белән кызыксынды. Ибраһим аганың почеркы авыр укыла. Җитмәсә, әле гарәп язуында, әле латинчада, әле кириллицада. Менә табышмак?! Ибраһим ага ул язмаларны Рушания исемле бик итагатьле, ярдәмчел машинисткага да биргән. Рушания да ярдәм итәргә алынган. Әсәрнең битләре буталып беткән. Менә шуларны туплап, мәгънә эзгә салып, аңлашылмаган җирләрен хатлар аша сораштырып, Аяз  “Имәннәр тамыр җәйгәндә”не эшләргә алынды. Аның  карт зекка ярдәм итәргә теләге нык булган, романны ничек кенә булса да, тәртипкә салырга мәҗбүр итте. Мең бит тирәсе торган  бу әсәрне Аяз 455 биткә калдырып, ниһаять, 1985 елда тәмамлады.

         Аяз 1985 елның 12 мартында Ибраһим Салаховка хат яза. Анда аңа “Казан утлары”ның ул вакыттагы баш редакторы Ренат Хариска романга булган кешелекле игътибары өчен рәхмәт әйтеп, хат язарга куша. “Ул үзен бу мәсьәләдә бик игътибарлы итеп күрсәтте. Рәхмәт аңа!” – дип яза Аяз.

         1985 елның 18 декабрендә язылган гыйбрәтле хатыннан да өзек китерәсем килде. “Хөрмәтле вә гыйззәтле Ибраһим хәзрәтләре! Мең сәлам! Якынлашып килгән Яңа ел котлы булсын! Яңа ел яңа бәрәкәтле көннәр китерсен, илдә башланган үзгәрешләр тукталмасын, власть яратучы картлар,  әрсез урталар, оятсыз яшьләр чәчрәп егылып төшсеннәр, илгә хаклык өстенлеге, якты офыклар, муллык-чынлык кайтсын!.. Амин! (Сүз СССР язучыларының давыллы VIII съезды турында сүз бара. - Н.Г.)

         Җидесендә Мәскәүгә китәр алдыннан хатыңны алган идем. Сәфәр мәгънәле булды. Арзанлы кибәк очыручыларның заманы үтә кебек!.. Руслар һаман да көчле булып кала алды: В.Белов, В.Распутиннар үз җирләрен, үз халкын, үз иманнарын хаклап, чыгыш ясадылар, делегатлар аларны алкышлап озатты. Иң зур, иң төпле сүзне  Евгений Евтушенко әйтә алды.  Делегатлар аңа тантаналы алкыш белән җавап бирделәр,  тулы теләктәшлек белдерделәр... Мәгәр съезд шактый кешеләрне сискәндергәндер дип уйлыйм...

         15 июньдә кайттык. Кичә нәшриятка махсус барып, синең романның хәлен энәсеннән җебенә кадәр белештем.  Кулъязма 27 июньдә производствога төшеп киткән, хәзер наборда... Әлегә хәлләр менә шулай. Сау бул, Ибраһим ага, гаиләңә сәлам. Ихлас сәлам белән Аяз.”

         Ә инде 1986 елның 16 гыйнварында язган хатында “Вәгъдәләшкән буенча сиңа, икешәр данә журнал һәм син сораган башка вак-төякләрне салам.  Кабул кылып ал. Китапның хәлен хәбәр иткән идем, хатны алгансыңдыр... Хат яз. Ихлас хөрмәт белән АЯЗ.”

         “7 май 1986 ел. Хөрмәтле Ибраһим ага!  Мәзәк кеше икәнсез сез, әй!.. Китап чыкты, Сезнең кулга барып керде, күрдегез... Һәм ни миңа, ни редакторга хәбәр-хәтер, рәхмәт әйтү юк! Кичә Яхъя шаккатып тора: “Чыктымы ул китап, әллә юкмы?” дип кадап алды... Сез хәзер: “Булды бу, китабым чыкты, Казанның да, нәшриятның да, миңа булышкан кешеләрнең дә хаҗәте калмады, чәнчелеп китсеннәр!” дип, мыек астыннан көлеп йөргәнгә охшап калдыгыз. Нигә алай? Китап ошамадымы әллә?.. Минем сезне бик күп мәшәкатьләрдән коткарып калуым килешмәдеме?.. Сезгә ышануы бик кыен икән! Миңа берни кирәкми, ә редакторга һәм нәшрият  директорына хат язарга иде. Сезнең мунчалага әйләнеп, саргаеп беткән мең битлек макалатурадан йөз чөермичә кулъязманы кабул итеп алдылар, сабырлык белән тыңладылар, китап итеп чыгардылар. Ике айдан артык вакыт узды бит инде. Хатны язмый тордым, сездән хәбәр килерме дип көттем. Аптырап, Аяз.”

         Аязның мондый усал хаты Ибраһим аганың кәефен боза, билгеле. Ул да Аязны артык ашыктыруда гаепләп, ачуланып хат яза. Аяз хатыннан:“11 июль 1986 ел.  Хөрмәтле Ибраһим ага!

         ...Әгәр мин һәр вак-төяк өчен киләчәктә көя башласам, юк, Ибраһим ага, мин мондагы әтрәк-әләмнәр, буш куыклар белән көрәшә-көрәшә кискенлеккә дә, усаллыкка да өйрәнгән кеше, мин икеләнү дигән нәрсәне белмим, ялагайлануны кабул итмим, ике йөзлелекне тирәмә якын да китермим. Шулай яшәдем, шулай яшәрмен дә... Ихтирам белән Аяз.”

         “26 ноябрь, 1986 ел. “К.У.” ларының 11 нче саны чыкты. “Романның  башындагы “Әшһәде әннә... дип башланып киткән җирен төшереп калдырганнар. Куркаклар! Үзенә бер колорит биреп тора иде ул!  Мәгәр без милли характерны бирергә теләсәк, үткән заманга багышланган әсәрләрдә Коръән, диннән башка беркая да бара алмыйбыз лабаса! Марксизмны белмәгән, белә дә алмаган татар халкы нигәдер ышанган ич! Халыкның  нәрсәгә инануын белмәгән килеш аның җанына ничек үтеп кермәк кирәк?!  Мин дингә ышанам да,  ләкин заман аңа киртә куйган.  Әтием мулла улы иде, әнием Коръән хафиз кызы, икесе дә заманча дәрәҗәдә атеистлар булдылар, безгә дә шул тәрбияне бирделәр...

         7 декабрьдә РСФСР  язучыларының съездына кузгалабыз. Бездән тулы бер отряд – утызга якын кеше: делегат һәм кунаклар. Отряд бара – корал гына иске, күгәргән сөңгеләр, атмый торган мылтыклар. Отрядка өч хатын-кыз да тыкканнар. Татар язучылары әдәбиятның какшаган бинасын хатын-кыз белән терәтеп куярга ният тота башлады... Нишлисең – йомшаклар заманасы...

         Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек теләп калам. Аяз. “

         “22 январь 1987 ел.

         Кадерле Ибраһим ага!

         Утыз җидедә егылганнардан бары тик син исән калдың. Син күргәнне хәзер беркем дә бөтен тулылыгы белән бирә алмас, син татыганны әдәбиятта беркетеп куясы иде бит!  Беләм, синең ул елларга багышланган хикәяләрең барын ишеткән идем, ни хәлдә икән алар? Кайда?  Кем кулында?  Син аларга нинди киләчәк көтәсең?.. Ихлас сүз, ихлас фикерләр хәзер кирәк булыр... Мәгәр, заман, чор, дөреслек таләпләре күпләрне үзгәрергә мәҗбүр итәчәк әле дип өметләнәм!  Мәскәү журналларында редакторларны алыштырып бетерделәр. Мин Залыгинның, Баклановның газеталардагы чыгышларын укыдым, алар җитди үзгәрешләр вәгъдә итәләр, бездә дә булачак ич ул үзгәрешләр. Булачак!.. Ихлас хөрмәт белән Аяз”

         “ 8 октябрь 1987 ел. Пицунда.

         Ренат, хәерле көн! (Ренат Хариска хат – Н.Г.)

         Кешеләр без күргән елларның нинди аяусыз, файдасыз, шомлы һәм куркыныч булганын белергә тиешләр.  Нигә алар аны Рыбаковны, Приставкинны, К. Симоновны укып кына, “Тәүбә” яки башка фильмнарны карап кына белергә тиешләр?.. Татарларны кырмаганмы Сталин? М.Галәүне, К.Тинчуринны, Г.Ибраһимовны һ.б. һ.б. ларны үтермәгәнме? Без бу хакта һаман авыз йомып, берни булмагандай, дивана кыяфәтендә яшәргә тиешме?.. Ибраһим ага Салаховның кулъязмаларын эзләп алырга кирәк, алар Казанда бар, бер нөсхәсен Туфан кулында дип ишеттем... Әгәр теле, язылыш рәвеше бүгенге көн югарылыгында булмаса, мин Ибраһим агага ярдәм итәргә әзер. Бер тиен акчасы кирәкми, бары тик ул әйбер дөнья күрсен иде.  Иртәгәгә калдыру – җинаять! Хөрмәт белән Аяз”.

         Бу турыда тагын Аяз Ибраһим агага Пицундадан хәбәр хаты яза.

         “9 ноябрь  1987 ел.

         Пицундадан Ренат Харис исеменә хат язып, ашыгыч рәвештә синең кулъязманы эзләп табуын һәм һич кичекмәстән журналга кертеп җибәрүен үтенгән идем. О, дөнья чыннан да  үзгәргәндер, хактыр бу, Р.Харис җитдилек күрсәткән, синең кулъязманы эзләп алган, укып чыккан, журналга планлаштырган әсәрләрне  алдагы айларга күчереп, синең кулъязманы “К.У.” журналының  4нче санына бастыруны планлаштырган. (“Тайгак кичү” романы турында сүз бара - Н.Г.)

         ...Котлыйм һәм сөенәм! Исән яшәгез, бәлки, сезнең гомернең таҗы булырлык китап менә хәзер дөнья күрәдер.

         Хаксызга җәзаланган чордашларыгыз арасыннан исән калган бердәнбер язучы буларак, сез вөҗданыгыз, намусыгыз кушканны башкарып чыккансыз, бернинди данга, матди байлыкка өметләнмичә, еллар буе күз нурыгызны ак кәгазь өстенә түккәнсез... (Яклаучылар белән рәттән бу әсәргә  аяк чалучылар да атлыгып торыр. Бу хәбәрне әлегә беркем дә белмәсен.) Килештекме?

         Исән-сау яшә. Гаиләңә сәлам. Аяз”

         “9 гыйнвар 1988 ел.

         Кадерле Ибраһим ага!

         Котлауларың килде. Рәхмәт! 60 яшькә  Лауреат булып барам. Партиясез, элекке каторжан, “З/К № 1 – Г- 732”,  бүгенедә дә җаваплы урында утырмаган язучы провинциядә Казанда чыккан китабы өчен премия алды. (“При свете зарниц” китабы турында сүз бара - Н.Г.) Дөнья аз булса да үзгәрә дигәнне аңлатмыймыни бу?!

         ...Язмаларың журналда искиткеч нәрсә булачак! Китап итеп чыгару турында да сүз кузгатып йөрим.  Яшә!

         ...Әле Рафаэль Мостафин бер исемлек бирде. Мәскәүдән “Дружба народов”тан Сталин режимы чорында газапланган язучыларның исемлеген сораганнар икән. Ул үзе белгәннәрне теркәгән, мин Мәхмүт Бөдәйли һәм чордашым Адлер Тимергалин исемнәрен өстәдем. Исемлекне сиңа җибәрергә сөйләштек. Берсенең дә исеме онытылмасын иде! Озак тотма! Синең хәтерең шәплеген беләм, ул чорлар онытыла торган түгел. Мин, мәсәлән,  этап, лагерь,  төрмә юлларын бергә үткән  меңнәрчә исем-фамилияләрне хәтерлим.  Сагынып, Аяз.”

         (Ул исемлек  шушы язмаларда теркәлгән. Исемлектәге 20 шәхес атып үтерелгәннәрдән, ә 13е - “исән” кайтып иҗатларын дәвам иттерүчеләр - Н.Г.)

         “ 18 гынвар 1988 ел. Казан.

         Хәерле көн, Ибраһим ага!

         Аллаһы  боерса, әсәрең укылачак. Мин аерыла алмыйча, бер тында укып чыктым.  Татар укучысының күзен татарча басылган  җитди әсәрләр дә ачарга тиеш!

         Синең каторга юлың бөтенләй үзгә булган. Без бүтәнчә яшәдек, бүтәнчәрәк...  Сау булып тор, Ибраһим ага.  Яратып, ихтирам белән Аяз.”

         “28 август 1988 ел. Переделкино.

         Кадерле Ибраһим ага!

         “Тайгак кичү” журналда басылды.  Кулъязмаң китап булып та чыгып өлгерәдер инде. Мин бәләкәй генә кереш сүз дә яздым. Гәрчә мондый әсәргә өстәп, сүз әйтү дә кыен. Әсәр – Җан авазы.  Мин аны шулай дип атадым да.

         Ихлас сагынып, сәламнәремне юллыйм. Аяз.”

         “19 февраль, 1989 ел. Казан.

         Кадерле Ибраһим агай!

         Күптән түгел союзда идарә утырышына җыелдык. Быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителәчәк кандидатлар каралды. Секцияләр үз утырышларында карап, идарә карамагына 9 кандидат тәкъдим  иткәннәр икән. “Кисеп сөйләргә яраткан” Туфан Миңнуллин. “Без комитетка бары бер генә кандидат куйыйк, ул Нурихан Фәттах булырга тиеш”, – дип, бер авыздан безнең фикерләрне аста калдырды. Шуннан Фәрваз Миңнуллин атылып чыкты, сезнең исемне һәм романны бик нык яклады.

         “Китап булып чыгып җитмәгән!” диючеләр дә булды. Инде киләсе елга өметләник.

     Хуш булып тор, Ибраһим агай! Гаиләңә сәлам! Тирән ихтирам белән Аяз.”

         “2 апрель, 1989 ел. Переделкино.

         24 мартта язган хатыңны алдым, ихлас рәхмәт! “Мин һәрвакыт уйлыйм, мөгаен, Хак Тәгалә сине минем белән очраштыргандыр. Изге эшләр өчен...” дигәнсең. Зур сүз әйткәнсең, олы сүз. Синең кебек якты шәхес авызыннан мондый зур бәяне ишетү, үзең әйткәндәй,  мөкәфәт. Янәшә яшәргә,  уй-фикер алмашып гомер итәргә язсын. Яктылыгыңны саклап озак яшә, бирешмә!

         Сау бул, чирләмә, хат яз, дөньяң тыныч һәм ипле булсын, тирән ихтирам белән яратып, Аяз.”

         Аяз Ибраһим аганы  “Илче” кыяфәтендә күреп, тасвирлап калдырырга тели.

         Илче (Язма кыскартып бирелә).

         “Бишенче ел таңында уянган аң егерменче гасыр буена туктаусыз дәвам иткән кырылышлардан татарны саклап калган. Татарны бөек милләт итеп раслаган бишенче ел әле бүген дә безгә көч-гайрәт өстәп тора. Моннан ары тоташ фаҗигаләр чылбыры башлана...

         Быел, беренче май иртәсендә мәшһүр әдибебез татар халкының саф намусы булган Әмирхан ага Еники белән Переделкино урманы сукмакларында яз белән хозурланып йөрибез... Сүз иярә сүз чыгып, мин аңа мондыйрак сорау бирдем: "Әмирхан ага, утызынчы елларда сезне Черек күлгә чакыргаладылармы?" – дидем. Ул, гадәтенчә, салмак, җайлы тавыш белән болай диде: "Утыз дүртенче елда бер тапкыр чакырдылар... ә утыз бишенче елда мин Ташкентка китеп, күп бәлаләрдән котылып калдым... Шагыйрь Сириннең бер шигыре уңаеннан сорау алдылар... “Утызынчы еллар башында кулак тамгасы сугылып, авыллардан сөрелгән крестьяннарның хатын, бала-чагалары Болак күпере өстендә хәер сорашалар”, – дип язган иде Сирин. "Шушы шигырь Сталинны тәнкыйтьләүгә кайтып каламы?" дип төпченделәр. "Юк, шагыйрь бары теләнеп утыручыларга теләктәшлек кенә күрсәтә, дип расладым", – диде Әмирхан ага.

           Әдипнең иң кадерле китабы байтак еллар качып-посып, тирән баз-төрмәдә ятарга мәҗбүр ителсә дә, Ибраһим аганың һәм татар халкының йөз аклыгы булган "Тайгак кичү" романы якты дөнья күрде. Соңра "Колыма хикәяләре" дип исемләнгән бу мәшһүр романга керердән элек, әдипнең икенче бер романына - "Имәннәр тамыр җәйгәндә" әсәренә бераз уебызны юнәлтик әле.

           Бу ике китапны бер-берсеннән нигә аерып булмый икәнен алдарак күрербез.

           Татар – зур милләт, бар аның токымы мәгърур кыпчаклардан килә торган ишле мишәре, дөнья тарихында нугай дип аталып сеңеп калган икенче бер тармагы бар, әлегәчә тарихы әдәбиятта тиешле бәя таба алмаган данлы Күчем хан дәвамчылары - себер татарлары бар. Әле без белмәгән, язмышлары урыс казаклары станына барып ялганган "татар казаклары" да булган. Мәшһүр режиссерыбыз, бүген нигәдер күзебездән китеп торган, картлыгында да егетлеген саклаган, яшьләргә күп акыл биргән тынгысыз Габдулла ага Йосыпов үзенең "татар казагы" булуы белән чиксез горурлана иде. Һәм шушы без белмәгән, күрмәгән татар кабиләсе казаклар  арасыннан Ибраһим Салахов әдәбиятка һәм татар дөньясына ИЛЧЕ булып килде. Балтач ягы тумасы Ибраһим Салаховны язмыш Күкчәтау далаларына илтеп ташлый һәм ул шул якның атаклы улына әверелә. Татар казакларының тормышын, көн-күрмешен, гореф гадәтләрен, гаскәргә озату йолаларын, Сабан туйларын, сөю-сөешүләрен, татулыгын, сугышчанлыгын ышандырырлык вакыйгалар аша ачып бирде.

           Романның исеменә игътибар итегез: "Имәннәр тамыр җәйгәндә". Октябрь революциясе алды чорын бәян иткән бу роман исеменең сере бик гади, фаҗигасе чамасыз авыр...

           Роман озак һәм бик күп көч түгеп язылган. Әсәрен башлаганда Ибраһим ага үзе дә әле яшьлек еллары, комсомол шаукымыннан арынып бетә алмагандыр, чөнки совет власте, большевиклар режимы геройларның якты өметләренә манчылып тасвирлана. Әле әсәрдә имәннәрнең тамыр җәясенә тулы ышаныч яши. Татар казакларының башын кыяр кылычлар инде коелган булса да, иртәгесе көннең шушы кадәр явызлык китерәсен берәү дә башына китереп карамый. Болары әле алда булачак, октябрьгә берсүзсез ышанган, большевикларның мәкерле планнарын, аларның канлы тираниягә омтылуларын аңламаган мең-миллионнарның озакламый Колыма, Магадан, Караганда лагерьларында һәлак ителәчәген без бер ишарәдә дә  күрә алмыйбыз...

           Һәм тормыш бөтенләй кире якка, төрмә-лагерь юлларына кереп китә. Ленин-Сталин корган дәүләт берәүне дә, шул җөмләдән, имәннәр булып совет властена иңнәрен куйган гади большевикларны да аямый. Тора-бара совет властының югары эшелоннарына да кулы җитә коммунист җәлладларның!.. Заман Ибраһим Салаховны да ялмап йота. Аны да чәбәләнгән тарих мәйданнарына - Колыма җәһәннәмнәренә илтеп ыргыта. Һәм бу яңа дөньяның тулы вәкаләтле ИЛЧЕсе булып, ул Күкчәтау ягына кайтып егыла. Бу юлы ул бөтенләй башка кеше, аяусыз реалист, аның мең-миллион корбаннар исеменнән сөйләргә тулы хакы бар...

           Бу ике романы бер-беренең дәвамы рәвешендә һәм аларга уртак бәя биреп йөртергә вакыт җитмәдеме икән? Бу ике романда күтәрелгән һәм дәвамлы чишелгән мәсьәләләр милли казанышларыбызны бер баскыч өскә күтәрә алачак. Ибраһим Салахов кебек якты шәхесләр милләтне югары күтәрсә, милләт тарафыннан кабул ителгән шәхесләр тарихны ныгыталар, явызлар төрле тарафтан аны кимерергә вә җимерергә ташланганда корыч калкан ролен үтиләр. "Имәннәр тамыр җәйгәндә" һәм "Колыма хикәяләре" романнары – большевизм салган канлы юллар алар.

           Заман көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Төпле акыл ияләребез ишәя, көнне генә түгел, кара төнне дә үткен күз аша күрә алырлык яшь әдипләр барлыкка килде, заманны татарча, татар ихтыяҗларыннан чыгып аңларга омтылучы зыялылар арта тора, юристлар, инженерлар, экономистлар, завод директорлары, соң булса да, үзләренең татар булуларын искәрделәр. Мәгәр заман югарылыгында фикер йөртерлек тәнкыйтьчене генә күрә алганыбыз юк. Юкса әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә торырлык әсәрләр иясе Ибраһим ага Салаховның бу ике романын бер төпкә җигеп, аның алдынгы фикерләрен әдәби көрәш мәйданына күптән чыгарырлар иде. Ибраһим аганың күңел сизгерлеге нәтиҗәсендә туган бу ике әсәр бер-берсен тутыралар, тулыландыралар, йомгаклау фикеренең кыйммәтен арттыралар. Ә безнең һәр әдәби табышыбыз милләт язмышы хәл ителгән урыннарда – көрәш сызыгында булырга тиеш,” – дип, Аяз Гыйләҗев үз фикерләрен шартлатып һич тайчынмыйча әйтеп калдыра белгән.

           Хәзер үзем дә туксанынчыны ваклаганда, уйга калам. Ибраһим ага әйткәндәй, “Хак Тәгалә Аязны шундый гамәлләр кылырга дип, җир йөзенә китерде микән?” – дим. Аязымның кылган изгелекләрен санап бетерерлек кенә түгел икән. Равил Фәйзуллинның яшьлек еллары нык хәтеремдә. Аяз мөкиббән китеп, яшьләр арасыннан талантларны барлый. “Яшьләр, игътибар үзәгендә булырга тиеш!” – дигән шигарь белән ашкынып йөргән чаклары. Аяз шул шигарьгә лаек зат итеп, Равил Фәйзуллинны сайлады. И, Аязның Равилне дәртләндерегә тырышып, тагын да югарырак үрләргә күтәрелергә өйдәп йөрүләре!.. Тагын шунысы да нык хәтердә: Аязның яшьтәшләре, чордашлары бу “дуамаллыкны” хуплап та бетермәгәннәрдер. Шәүкәт абый нык талантлы балалар язучысы булып күтәрелде. Аның кебек нәниләрнең рухи үзенчәлекләрен аңлап иҗат итүчеләр сирәктер, ул ихтирамга лаеклы әдибебез әдәбияттагы тиешле бәясен дә, ягъни Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт бүләген 1972 елда ук алган икән. Алар Илдар Юзеев белән нык фикердәш дуслар булдылар. Ул елларда Илдар Юзеев та бу бүләккә ия. Булмаган икән шул. Менә сиңа мә, бер каторжан Равил Фәйзуллин кебек яп-яшь шагыйрьне Тукай бүләгенә дәгъвалап йөрсен инде?! Равил үзе исән-сау ич, бу сүзләремә каршы сүз әйтә алмастыр. Билгеле, ул үзенең таланты белән лаек булды, ә башлап сөрән салучысы Аяз иде. Равил Фәйзуллин, 1943 елда туган егет, “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен 1978 елдагы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиягә лаек дип табылды. (35 яшендә, ул кадәр яшь тә түгел икән – Н.Г.) Аннан соң Аяз Туфан Миңнуллинның Әлмәт театрында  “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасы буенча куелган спектакльне ашкынып, бертуктаусыз ул хакта мәкаләләр язып, Г.Тукай исемендәге премиягә лаек дип йөрде. 1979 елдагы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Т.Миңнуллин лаек дип табылды. 1980 елда ул бүләккә Илдар Юзеев ия булды. Валлаһи дип әйтәм, Аязның үзен тәкъдим итәргә омтылганын хәтерләмим. Гариф Ахуновның димләп йөрүе нәтиҗәсендә генә Аяз да “Җомга көн кич белән...” (1982) китабы өчен 1983 елгы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.

           Картлыгындагы дусты Ибраһим Салахов белән уртак тел табып, иҗат җимешләре белән нык танышкач, үткәненең фаҗигасен күреп, Аязым ашкынып, тагын бер талпынган икән. 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Ибраһим Салахов лаек дип табылды!

           Язучы 1998 елның 7 июлендә Күкчәтау шәһәре янәшәсендәге Кызыл Яр авылында вафат булды, шул авыл зиратында җирләнде.

           Улларыбызның әтисе, оныкларымның кадерле бабасы – сөекле Аязым, Ходайның рәхмәте беләндер, исемең милләттәшләрең алдында ким-хур булмыйча зур ихтирамга лаек булып, үз урынын яулап килә кебек! Син миңа гел әйтә идең бит: “Карчык, мин киләчәктә күренекле язучы булып танылырмын әле, минем сәгатем сукмады. Мине өйрәнердәй яшь галимәләр, яшь галимнәр булачак!” – дидең. Каян белдең син аны? Дөрестән дә, исемең төрки дөньясында нык танылып килә. Ходай безнең тарафларга синең иҗатыңны барларга дип төрек кешесен – Фатиһ Кутлуны юллады. Син аның белән очрашып, аңа үзеңнең амәнәтеңне дә җиткереп калдырдың. Ул шул амәнәтеңә тугрылык саклап, алты повестеңне төрек теленә аударды инде. Хәзерге көндә төрекләр сиңа багышлап зур альбом истәлек чыгарырга әзерләнәләр. Моңа кадәр шундый альбом Чыңгыз Айтматовка гына багышланып чыгарылган булган. Синең иң яраткан язучың бит инде Чыңгыз Айтматов. Ялгышмагансың! Котлыйм, бабасы! Иншалла, “Йәгез, бер дога!”ңа да шундый бәхет иңәр дип өметләнәм. Венгр дустың Арпад Галгоци “Йәгез, бер дога!”ңны мадьяр телендә өч мәртәбә нәшер иттереп, Венгриядә дан казанды. “Йәгез, дога!”ны Минтимер Шәймиев инициативасы белән инглиз теленә тәрҗемә итү эшләре ашыктырыла. Мең-мең рәхмәтләр яусын хөрмәтле Минтимеребезгә! Аңа бәрәкәтле тормыш бирсен бер Аллам! Син фаразлаган галимә Миләүшә Хабетдинова булган икән. Ул сине чын мәгънәсендә гашыйк булып ярата! Алла ярдәменнән ташламасын!

           Синең ихлас ярдәмчел булуың турында язам да аптырап уйланам. Безнең татар Аяз хакында “кырыс” кеше икәнен генә искә ала дип тә рәнҗим. Син кырыслыгың белән изге гамәлләр генә башкаргансың бит! Дөньялыктагыларны ялгышудан Ходай Тәгалә үзе сакласын, якласын!