Логотип Казан Утлары
Бәян

Ышанма... күз яшьләремә (бәян)

Гомерен медицинага багышлаган һәм үз һөнәренә тугры калган
Наилә ханым Абдуллинага багышлыйм


Ул үз-үзенә урын таба алмады. Бер тәрәзәгә, бер ишеккә атылды... Тик өметсез. Законлы ире Айзат урам ягында да, подъезд каршында да күренмәде. Әйтерсең, яңа яуган юеш кар сыман эреп, юкка чыкты. Машиналар өере сибелгән шомлы вә шыксыз урамда үзбәк мамыгы сыман эре-эре кар ишелә башлады. Сүз дә юк, матур кар, күркәм кар, тик бу гүзәл манзара якын кешесе өчен ут йоткан хатынның яралы күңелен берничек тә юата алмады, киресенчә, ярсытты гына. Юлдан яза башлаган иренең төнлә кайтмыйча калуы беренче генә мәртәбә булмаса да, бу юлы аны сагайтты. Хатын-кызны алдыйм, димә! Ир кешенең бер сәбәпсез өйгә кунарга кайтмавын бары тик ике төрле сәбәп белән аңлатырга була: йә ул дуслары янында, йә чит хатын кочагында...
Үзгәрде ул соңгы вакытларда, бик нык үзгәрде: усалланды, тупасланды, күзләре калайланды, хатынын күрми башлады... Телефонын да өзеп куйган, күрәсең, шалтыратудан мәгънә юк, барыбер җавап бирми...
Алдагы көнне генә төш күргән иде, начар төш. Айзирә, Айзат һәм Илшат дөнья буйлап, зур сәяхәткә чыкканнар икән. Барыр юллары ерак, диңгезләр, океаннар аша үтәсе. Пароходка утыргач кына, Айзатның янәшәдә юклыгы ачыкланды. Илшат бар көченә кычкырып, атасын чакырып карады, тик җавап булмады. Айзирә палуба буйлап, ирен эзләп китте – тапмады. Менә пароход, кисәк кычкыртып, гудок бирде һәм талгын гына кузгалып китте. Ярда исә иренең тонык гәүдәсе, ә ерактарак таныш тоелган бер хатын-кызның сыек шәүләсе генә күренеп калды...
Төшнең туры килүен генә кара син, ә! Әй, Айзат! Кайда соң син? Кайда? Ни булды сиңа? Кеше булсаң, кайтыр идең, аңлатыр идең яшьтән үк сөеп, яратып өйләнгән хатыныңа.

***
Әйе, әйе, яшьтән, укыган чакта ук – башлангыч класста. Бер ялгансыз. Алар ике малай чын дуслар – Айзат һәм Фәнил. Тәнәфестә шул икесе котырышып, уйнашып дигәндәй, чәч толымын ике яклап кысып үргән, сөйкемле һәм шаян кызыйны куып киттеләр. Тиз генә тоттырмады ул аларга (тоттырыр, бар, Айзирә куучылардан һәрчак көчле булды!). Мәктәпнең иркен коридоры буйлап шактый озак йөгерде, бары тик класс бүлмәсендәге, баррикадалар сыман тезелгән парталар арасына кереп кысылгач кына, эзәрлекләүчеләр аны, ниһаять, тотып алдылар. Бер уйласаң, андый яшьтә нинди гыйшык хисе булсын, ди инде, ләкин нидер булган, күрәсең, ниндидер тартылу, соклану хисе булган! Гәүдәләре белән аңардан ярты башка гына биек булган ике ир малай тоткынны «мин үбәм дә мин үбәм» дип, төрле якка талкый башладылар. Ахырда Айзат аның – сул, ә Фәнил уң як битеннән үпте...
Төнге берләр ләбаса! Кайдан эзләп, кайдан гына табар икән ул инде аны хәзер?!
Ул зал ягындагы кече утны кабызып, ян-яклары сүсәргән сары тар кәнәфигә килеп утырды. Зал чатындагы авылдан алып килгән иске сервантның пыяласы арасына туйда төшкән фотолар кыстырылган. Айзат белән Айзирә. Кияү белән кәләш. Инде ничә ел гомер узса да, әлеге фото үзенең иләмен югалтмаган. Айзат киң җилкәле, таза, басынкы гәүдәле, мыек астыннан сөенечен яшерә алмаган кеше сыман елмаеп баскан, ә Айзирә – йөзе балкып торган чибәр туташ, тик эчендә ниндидер курку, тартыну, читсенү бар кебек. Гадәттә, туйда кәләш үзенең сөенеч-шатлыкларын яшерә алмый, аның сөенечләре бәхетле елмаю рәвешендә йөзенә бәреп чыга. Ә монда ничектер башкача. Хәер, куркырсың да шул, алда ни көтәсен белеп булмый! Яңа тормышка аяк басканда, кемне генә хәтәр хисләр биләп алмасын, ди икән?!
Алар иртә өйләнештеләр. Ни кыш бетмәгән, ни яз җитмәгән бер аңлаешсыз вакыт иде. Мартта, әйе, әйе, онытып та тора, мартның тугызлары, һаваның җылына башлаган, җаннарның исәрләнгән, хисләнгән чагы. Дөресе, юклык чак. Хәтта туй күлмәген дә талонга алырга туры килде. Ләкин аңа карап кына бер-берсенә җаннары белән береккән ике яшь йөрәкнең бәхете кимемәде кебек. Туйда кәләш ягыннан кунаклар күп булды – әти-әниләре, ике сеңлесе, дуслары, туганнары бар иде, хәтта биш яшьлек төпчекләре Ленар да апасының туй күлмәген туктаусыз тарткалап, алар тирәсендә бөтерелде. Тик менә Айзат ягыннан гына кода вә кодагый булырга тиешле кешеләр, ягъни аның ата- анасы улының туен күрә алмадылар, туйга хәтле ике-өч ел элек кенә бер-бер артлы «өч» хәрефле хәтәр авырудан җан тәслим кылдылар. Хәлле кешеләр иде үзләре – районда заготовитель булып эшләделәр, тормышлары мул иде, тигез. Биш бала үстерделәр. Айзатның ике абыйсы инде күптән тормыш корып җибәргәннәр, Ч.-да яшиләр, ә менә энеләре әле яшь, авылда калдылар, укыйлар. Әти-әнисез калгач, Айзат теләсә-теләмәсә дә, аларны ташлап, читкә чыгып китә алмады, нигездә калды. Менә шул ятим йортка килен булып төште дә инде Айзирә һәм шул килүе белән ул олы кайгылар кичергән егетнең төшенке күңеленә өмет чаткылары салып, яшәү дәрте өсти алды...
Аларның туйлары бер яктан күңелле дә, шул ук вакытта сагышлы да узды. Март айларында әле кар шактый тыгыз ята – зират эченә сукмак ерып, кияүнең әти-әниләре җирләнгән кабер ягына юл алдылар, шул вакыйга өчен аерым әзерләп, хәстәрләп куелган вак кына, хәлсез чәчәкләрне кабер ташлары каршына түшәделәр, эчтән генә дога кылдылар. Шулчак бер Айзат белән кәләш кенә түгел, шулай ук ошбу туй тантанасына чакырылган картлар да, яшьләр дә зиратка барудан шактый нык тәэсирләнеп, җаннарыннан ургыган ачы хәсрәт хисләрен, сытылып чыккан күз яшьләрен яшерә алмадылар. «Бәгырьләр! Кабер эчләрегезне иман нуры иләсен!» – диештеләр туй кунаклары һәм бары тик мәҗлес башланып, уен-көлке үз көченә кергәч кенә, алар авыл зиратыннан алып төшкән сагыш-хәсрәтләрен акрынлап оныта алдылар кебек...
Туйда Айзатның яшьлек дусты, Айзирәнең икенче як битеннән үпкән Фәнил дә катнашты. Бала чактан ук борынлаган, еллар узу белән көчәйгән, куәтләнгән сөюләреннән арына алмаган егетләрнең икесе дә Айзирәгә гашыйк иде. Ике дус арасында күп нәрсә булды: аңлашулар, әйтешүләр, хәтта ызгышулар да! Бәхеткә әлеге каршылыклар һич кенә дә үзара тәмсезләнешүгә, төрткәләшүгә барып җитмәде. Чөнки алар һәрвакыт бер- берсен үз итеп, хөрмәт итеп яшәделәр. Айзат Фәнилне күпмедер дәрәҗәдә үзенә көндәш булуын аңласа да, аны туена чакырмыйча булдыра алмады. Фәнил үзенең йөрәк сагышын табындагыларга бик үк сиздерергә тырышмаса да, аның Айзирәкне яратуы барыбер сизелде, һәркемгә билгеле иде. Тик нишлисең, Айзирә Айзатны үз итте, аны сайлады. Күрәсең, куып тотканда, аны Айзат ныграк үпкән – хәер, бу хәзер бер шаяру булып кына яңгырый. Чынында исә, кызларны егетләр сайлый дигән сүз дөреслеккә туры килеп бетми, киресенчә, кызлар сайлый егетләрне...
Айзирә ялтыравыгы чатнаган фотоны урыныннан кузгатып, аны беркадәр кулында әйләндергәләп алгач, кабат пыяла арасына тыгып куйды. Айзат белән Айзирә... Кияү белән кәләш... Хе! Бу фотосурәттә алар икәү генә булсалар да, алар артында тагын бер кеше – туйда шаһит булып утырган Фәнил шәүләсе чагылып тора кебек иде...
Шулчак йомшак нәни куллар аның биленә тиеп узды. Айзирә сискәнеп, шул асыл кулларны учына кысты...
– Әней...
– Әү, улым...
Улы. Илшат. Саташып уянган да анасының борчулы кыяфәтен күреп курыккан, ахрысы. Дүрт яшь тә тулмаган бит әле үзенә, бу яшьтә берни дә аңламый әле, әлбәттә, теләктәшлек тә белдерә алмый. Сабый күңеле белән ул нинди кырыс вә рәхимсез дөньяда яшәгәнен аңлап та бетерми торгандыр. Атасының аларга карата никадәр битарафлыгы да бала өчен әлегә караңгы. Ә бит коеп куйган Айзат үзе, чат атасы. Аныкы, аның дәвамы. «Айзат, башың беткере, нишләп син шундый миһербансыз булдың соң, ә?! Миңа суынсаң да, бала хакы өчен булса да, бу тиклем аяусыз кыланмас идең! Ни булды сиңа? Син андый түгел идең бит! Әллә берәрсе сихерләдеме сине?! Аңламыйм, Айзат, аңлатсана, зинһар!»
Уйлар туктаусыз баш миен борауладылар. Кинәт кенә ул наз катыш бер талпыну белән баласын кочагына кысты да битеннән, маңгаеннан үбә-үбә: «Улым, бәгърем, җаным! Атаң ялгыша, бик тә ялгыша! Әйе... әйе... Хаталану һәркемгә дә хас, аңлар ялгышын, аңлар, тик соң булыр, мин инде аны бүтән кичермәм, ялынып, тезләнеп сораса да, инде кичермәм, аңлыйсыңмы, улым?! Аның хыянәте керсез җаныма таш булып ятты, аш атмады, таш атты... Юк, юк, мин аны каргамыйм, кешене беркайчан да каргарга ярамый, улым, каргыш үзеңә кайта, диләр... Безгә кайтыр... Аллам сакласын! Тик син шуны онытма, улым, мин сине беркайчан да ташламам, гел синең янда булырмын, без гел бергә булырбыз... Синнән дә якын кешем юк бит минем... атам-анамнан, әби- бабаңнан башка. Ишетәсеңме, улым-җаным?!»
Айзирә, баласының кул башына сарылып, идәнгә чүкте. Әйе, ул иренә адресланган ачы сүзләрен, нәфрәтен, үзе дә белештермичә, улына ирештерде – шул рәвешле күңелендәге рәнҗешен дөньяга бушата алды. Үзенә генә әйтер иде дә бит, тик юк ул, юк...
– Әней...
– Әйе, улым.
– Җылыйсыңмы?
– Юк, юк, бетте, улым, җыламыйм...
– Әтей?
– Әйе?
– Тайтмадымы?..
– Юк, кайтмады.
Айзирәне йокы алмады: төне буе улы каршында утырып чыкты. Күңеле ярсыган сабый озак кына йокыга китә алмыйча ятты. Боргаланды, үрсәләнде, инде йоклап киткәч тә, кабат уянып, нәни куллары белән әнисенең муенына сарылды. «Әнием, әнекәем, мин сине шундый та(я)ратам!» – дип, сабыйларча лепелдәп, анасыннан иркәләнде. Әй, бала! Әй, Айзат... Иренә булган үпкә катыш рәнҗү хисләре аны туктаусыз күз яшенә буды, йөрәге урыныннан кубардай булып типте, тыны кысылды...
***
Иртәгесен ул ныклы бер фикергә килде: җебеп төшәргә ярамый, ничек тә Айзатны эзләп табарга кирәк.
Алар өйләнешкәч, озак кына авылда яшәделәр. Хатын – медпунктта фельдшер, ир – хәзерләү конторасында заготовитель. Айзатның ятим калган энеләре аякка баса башлагач, алар Ч.-га күченеп килделәр. Башта кеше фатирында яшәделәр, соңрак бәхет елмайды: Айзат бер торак хуҗалыгына сантехник булып урнашкач, аларга дәүләт торагы, ягъни «служебный» фатир бирделәр. Ире сантехник эшен бик үк яратып бетермәсә дә, аны ташлый алмады, ташласа, аларны шундук фатирдан чыгарачаклар иде. Зур акчалар алып эшләргә хыялланган, атасы сыман «әзерләүчеләр» җене кагылган Айзат яратмаган эшеннән тизрәк таю ягын карады. Уйлана торгач, юлын тапты! Аның өчен законлы хатыны белән аерылышырга туры килде. Чынлап түгел, билгеле, ә фиктив рәвештә. Балалы хатынны фатирдан куып чыгара алмыйлар. Һәрхәлдә Айзат шулай дип аңлатты. Әмма да ләкин сөекле иренең авызыннан аерылышу сүзен ишеткәч, ул чак кына һушыннан язмады. Карышты. Кем белә ир кешенең уенда ниләр барын? Айзат аңа әлеге аерылышу фәкать фатирны үзләрендә калдыру өчен генә эшләнгәнен кат-кат аңлатып караса да, Айзирә шактый үзсүзле булып чыкты, ризалашмады. Билгеле ки: «Аерылыша күрмә, бик тә начар фал, бер аерылышкач, яңадан кушылмыйлар!» – дип котыртучылар да табылды...
Ләкин Айзат та үҗәт кеше булып чыкты. Гариза сырлап, ЖКОдан китеп барды. Мондый хәлдән соң аларга җитәкчелектән «тиз арада фатирны бушатырга» дигән кискен фәрман килеп иреште. Шулай итеп, үзсүзле хатынга, теләсә-теләмәсә дә, законлы ире белән аерылышырга туры килде. Хәер, бу аерылышу галәмәте аларның тормышына әллә ни үзгәреш кертә алмады кебек, паспортларында ЗАГС мөһерләре юкка чыкса да, алар барыбер ир белән хатын булып калдылар.
Айзат әллә ни баш ватып тормады, кабат нәсел һөнәренә кереште. Ул якындагы бер минимаркет аша терлек ите сата башлады. Авылларда йөреп, тана һәм сарык ите җыйнап ала да шуны маркетка илтеп тапшыра. Ит ташу өчен ул бик арзан бәягә генә «буханка» машина сатып алды. Иткә ихтыяҗ һәрчак зур булды, ит сатылып бетүгә үк ул маркеттан акчаларын кереп ала һәм авылдагылар белән исәп-хисап ясый, тиешле процентын үзенә алып кала. Бизнес бик тиз аякка басты, керемнәр дә начар түгел. Баюлары җитте – фатир җиһаз белән тулды. Башы күккә тигән Айзат инде киләчәктә зур ташпулат салу турында да хыяллана башлады һәм шуны тормышка ашыру өчен шәһәр читендә җир дә алып куйды. Тик ни кызганыч: монда хәзер һәм салыначак ташпулатлар белән хыялланырга түгел, ә югалган ирнең үзен эзләп табу турында уйларга кирәк иде...
***
Минимаркет иртәнге сигездә ачыла. Шимбә көн. Бүген бакча эшләми. Илшатны күршеләрендә калдырырга туры килде. Күршедә җиткән кызы белән Нәгыймә исемле бер хатын яши. Кызы зур урында, мэриядә эшли, ә үзе яхшы пенсия ала. Карап торырга ул үзе болай кешелекле дә, ачык хатынга охшаган. Ләкин кәефкә карап. Холкы керәле-чыгалы, бүген алдын, иртәгә артын күрсәтергә дә мөмкин. Илшатны үз итте, бала да аңа назланып, күрше әби дип кенә тора. Һәрчак: «Кайчан телисең, шулчак калдыр!» – дип торган хатын бу юлы нигәдер баланы теләмичә генә алып калды. Шуны сизгән бала да кәефсезләнеп алды.
Тугызынчы ун минутларда кибет ишекләренең яшел утлары кабынганда, Айзирә маркет эчендә басып тора иде инде. Кибеттә ике сатучы хатын-кыз күзгә күренә, шуларның берсе Айзирәнең игътибарын җәлеп итте. Юан гәүдәле, күпермә йомшак тәнле, ияк аслары берничә сырга капланган түгәрәк йөзле ханым да аңардан күзен алмады. Ниһаять, аларның күзләре очрашты! Алар магнит сыман, бер-берсенә тарту көчен сизенгәндәй, маңгайга-маңгай килеп бастылар.
– Минем ирем...– дип, сүзен капылт башлады ул. – сезнең белән эшли, шулаймы? Кем беләндер йөри икән... Сез...
– Мин түгел ул! – дип шапылдатты сатучы хатын. – Миңа үземнеке дә җитәрлек! Дөмеккере! Башыма менеп утырды, бер генә көн дә эшкә чыкканы
юк.– Ә кем соң?
– Ә нишләп соң әле синең ирең белән безнең кибеттән кемдер йөрергә тиеш, ә?! – дип сүзен икенчегә борды ул. – Каян чыгып шулай дисең? – Сез дип уйламыйм. Айзатны беләсезме?
– Мясник?.. Аны кем белми?
– Ул минем ирем.
– Ит патшасы. И-хи-хи! – Хихылдап көлгән хатынның ияк аслары калтыранып, авызындагы көмеш тешләре чыкылдап куйгандай булды.
– Айзат белән берничә тапкыр кергән идек без монда, – дип ачылды Айзирә. – Монда башка бер хатын эшли иде, шулчак мин аларның күз карашларын тотып алдым. Шулчак икесенең дә бер-берсенә бик нык игътибарлы булуларына төшендем. Кая ул хатын? Кем иде ул? Әйтә алмассызмы?
– Шул инде – Нурзидә! – дип, кабат хихылдады хатын. – Башкырт...ыстаннан ул! Икенче ысменада, бер атнадан соң гына чыга. Ирләргә, җаным, әйтсәм-әйтим, сарык кебек ышанырга түгел, аларны солдат кебек саклап йөрергә кирәк! Менә мин үземнекен дә...
– Адресын белмисезме?
– Кемнең?
– Шул хатынның! Әйтмәссезме?
– Әйтәм, ник әйтмәскә, – дип такылдады хатын. – Аңламыйм, нигә дип, шул кеше ирләренә кул суза торганнардыр инде...
Сатучы ханым башкорт сөяркәсенең адресын «ценник» төшерә торган шома кәгазьгә язган арада ирен эзләүче хатынга әллә ниләр сөйләп бетерде. Янәсе, сак бул, уяу бул, ир бирмәк ул җан бирмәк, менә аның ире бер юк җан булса да, аны чит күзләрдән саклап тота һ.б. Хатынның әче, дуамал тавышы кибеттәге сатып алучыларны да җәлеп итә башлады, алар да сүзнең ни турыда барганын аңларга теләп, бер тирәгә өелделәр. Кирәкле адресны тизрәк кулына алырга ашкынган, сатучы хатынның сафсатасын тыңлап арган, азгын, алдакчы ире аркасында чит кешеләр алдында бер гаепсезгә үзен ким-хур итеп тоярга мәҗбүр булган Айзирә, ниһаять, гайбәт тозагыннан котылып, саф һавага чыккач кына, иркенләп сулыш ала алды...
***
Ул анда куркып кына керде. Завод карамагында калган биш катлы тулай торакның ватылмаган җире юк: фойеда каршы диварның бер як штукатуркасы тулысынча ишелгән һәм бу хәл, күрәсең, яңа гына булган, түшәменнән үк ишелеп төшкән бетон чүбен әлегә җыярга да өлгермәгәннәр. Кизүдә торучылар өчен махсус ясалган тимер «вертушка» төбеннән үк сынып чыккан, ул кулсыз кешенең буш җиңсәсе сыман, очып төшәрдәй булып, асылынып кына тора, кайчандыр вахтерларга хезмәт иткән киң өстәлне астын-өскә әйләндереп, дивар каршына ук терәп куйганнар. Кемдер кемнәндер үчен алган, диярсең! Кайчандыр монда тәртип, чисталык булган. Үзгәреш чорында әлеге нәрсәләрнең монда эзе дә калмаган. Һәр кергән кешене күзәтеп, тикшереп торган вахтёрлар да, әлеге бинаның хуҗасы булып саналган комендант та, идән юучылар, җыештыручылар да инде күптәннән бу тәмуг оясын ташлап киткәннәр. Шулай итеп, хуҗасыз калган бәхетсез йорт халкы үзенчә гомер итә. Кайчандыр завод бушлай биргән кечкенә бүлмәләр берләштерелеп, «малосемейка» хәленә килгәннәр, шуларда хәзер яңа өйләнешкән яисә күптән гомер итүче балалы гаиләләр яшәп ята иде. «И-их, Айзат, – дип өзгәләнде ул, – оҗмах бакчаңны, җылы куышыңны ташлап, шушы хәерче алачыгына барып кердеңмени соң?! Ни җитми сиңа, җаным? Нәрсәңне югалттың син монда? Әйт әле!»
Нурзидә исемле хатынны эзләп табуы җиңел булмады. Чөнки калын иякле хатын аның торган йортын гына белә, ә фатир номерыннан бихәбәр иде. Дөрес юл күрсәтергә, кемнең кайда торганлыгын әйтергә вахтёрлар да юк. Айзирә кая барып бәрелергә дә белмәгәч, берничә фатир ишеген шакып карады. Берсендә бик тиз ачтылар, ләкин адәм рәтле итеп аңлата алмадылар, Нурзидә исемле хатынны күреп белсәләр дә, аның кайсы катта һәм кайсы фатирда яшәгәнлеген тәгаен генә әйтә алмадылар, икенчесендә, өченчесендә исә ишекне бөтенләй ачмадылар. Әллә чит кешедән курыктылар, әллә ачарга теләмәделәр. «Кем йөри анда?» – дип тупас кына эндәштеләр дә авыз эчләреннән нидер мыгырдап, фатир эчләрендә югалдылар. Кайсысында икешәр катлы тимер ишек, кыңгыравы юк, йодрыгы белән шакып, сугып, хәтта тибеп тә карады, тик ачучы гына булмады. «Тел – Төмәнгә илтә!» – диләр, хак сүз. Айзирә коридор буйлап үткән-сүткәннәрдән сораша-сораша, бишенче катка тиклем менеп җитте. Бәхеткә, башкаларыннан аермалы буларак, өске катта фатир номерлары да исән сакланган, кыңгыраулары да бар. Айзирә нервыланып, төймәгә басты. Йөрәге шартлардай булып, дөп-дөп итеп типте. Кем чыгар фатирдан? Кем аны каршы алыр? Сөйләшүләр, аңлашулар ничегрәк узар? Ләкин Айзирә көткәннәрнең берсе дә булмыйча калды, ишек ачылмады: әллә өйдә беркем дә юк, әллә инде белеп ачмыйлар?!
Тик тормыш ул, анасын ормыш – шундый нәрсә, кыюсызны – кыю, дәртсезне дәртле итә. Айзирә әллә ярсудан, әллә ачудан крепость капкасына охшаш калын тимер ишеккә бар көченә тибәргә тотынды, итек үкчәләренең буяулары коелганчы типте. Җимерелсен ишекләре, җимерелсен бар дөньясы! Әлеге каты тавышка каршы яктагы бүлмәдән олы яшьтәге бер таза гәүдәле, арык чырайлы бер апа атылып чыкты һәм аты-юлы белән сүгенеп, тавыш чыгаручыга:
– Нәстә калхузның ярсу айгыры сымак тибенәсең?! Кем кирәк?! – дип акырды.
– Гафу итегез...
– Җә...
– Нурзидә исемле кеше кирәк иде, – диде Айзирә, ишек катыннан тайпылып.
– Ачмыйлар...
– Нишләп ачсыннар алар! – дип кистереп әйтте хатын. – Ире белән Башкортстанга кайтып китте ул! Никах укыталар, диме...
– Кем соң аның ире? Айзатмы?
– Ие... шул... Айзат... Күптән шушында яши бит инде ул. Нурзидәнең яңа ире... Бар инде, мәйтәм, бәхетле хатыннар, ә! Бер генә дә ирсез торганы юк бит, табып кына тора, чукынчык! Беренче иреннән ике баласы бар... Балалар да хәзер шунда... Башкорт...станда... Ә син кем соң әле үзең?
– Мин, – дип башын аска иде ул: – Айзатның хатыны, иремне эзләп килдем.
– Аңлашылды! – дип кул селтәде хатын. – Җарар! Үзегез генә аңлашып бетегез инде, мин күрше, мине бутамагыз, зинһар! – Күрше хатыны ничек тиз пәйда булса, шулай җәлт кенә югалды...
Айзирә үз кайгысын, үз сагышын эченә җыйнап, карлы урамнар аша, шыксыз, биек кар көртләренә бата-бата, тукталышка таба атлады. Кычкырып- кычкырып елыйсы килде аның, ләкин елый алмады. «Әй, Айзат, Айзат, – дип, эчтән генә авыр сулады ул. – Нишләп шулай җанымны рәнҗетәсең соң син, ни өчен, әйт?! Мине, алмадай матур яшь хатыныңны үзеңнән ун яшькә олы, ике балалы хатынга алыштырырга нинди генә көчләр этәрде икән соң сине, нинди явыз көчләр? Сәбәбен аңламыйм, кайт, аңлат?!»
***
Сәбәбе тиздән ачыкланды, тик анда да яртылаш кына, тулысынча түгел. Югалган ир үзе кайтып керде. Баласы томау төшеп авырып киткәч, Айзирә өйдә калды, процедурныйда аны икенче бер шәфкать туташы, алыштырды.
Айзат иртә таңда кинәт кенә кайтып керде. Айзирә өчен аның шулай кайтып керүләре артык зур яңалык булмаса да (беренче генә түгел!) бу юлы аны шактый сәерсендерде. Шулай да ул аның кайтуына сөенде, чөнки ярата иде һәм аның мәгънәсез хыянәтен дә кичерергә әзер кебек иде. Күңеле белән бик нык өметләнде, бәлкем, акылына килер, гафу үтенер дә калыр дип уйлады.
– Әй Айзат, – дип, иртәнге якты кояштай балкып каршы алды ул ирен, – тамагың ачыккандыр, әйдә, утыр, хәзер тиз генә йомырка кыздырып бирәм.
Айзаты кыздыр да, кыздырма да, димәде. Айзирә шуңар игътибар итте: бу юлы Айзат шактый үзгәргән, уйлары белән каядыр еракта, аның янында түгел иде. Аның арыган, талчыккан йөзендә хатын-кыз күңеленә ышаныч салырлык бернинди дә өмет чаткылары күзгә чалынмый кебек...
Сүз дә юк, матур аның Айзаты, күркәм, соклангыч; ярату белән генә түгел, ә берникадәр кызганып чыкты бит ул аңа кияүгә. Тик бүген ул аңа бөтенләй ошамады: хатынын, баласын күрергә дип кайтмаган ул, киресенчә, аның җанында якын кешеләренә карата ниндидер этлек, мәкерлек ята сыман иде. Ни кызганыч, хатын ялгышмаган икән! Күкәй тәбәсен ире каршына китереп куйгач ук, Айзат җенләнеп, йомырканы тәлинкәсе-ние белән бергә диварга китереп сылады. Әле яңа гына алыштырылган яхшы обойдан кызгылт-саргылт төстәге сыек бер нәрсә агып төште.
Кайтырга дип түгел, ә китәр өчен генә килгән булып чыкты. Ул әйберләрен дәү сумкасына тутырып, хушлашмыйча фатирдан чыгып китте. Әлеге тавышка сискәнеп, йокысыннан уянган сабый, әнисенең итәгенә ябышты, Айзирә улының башыннан сыйпап, йөрәгендәге әрнүен баса алмыйча, тын гына елады...
***
Шул китүдән Айзат юкка чыкты. Яратам сине, Айзирә, бары тик сине генә яратам, сиңа хыянәт итү түгел, ул турыда хәтта уйлый да алмыйм, дип ант иткән иде. Ялганлады. Айзирә моннан бер ел элек кенә икенчегә узган иде. Көмәне дә шактый зур, калын булып күтәрелергә өлгергән иде. Бәхетле ир хатынының биленнән кочаклап: «Бәгърем, җаным, беркайчан да сиңа хыянәт иткәнем булмады, туачак балабыз белән ант итеп әйтәм, башыңа кирәкмәгән уйлар алып, үзеңне үзең, зинһар, борчуга сала күрмә!» – дип сайраган иде. Әллә шул азгын иренең алдашуы алар башына каһәр булып төштеме, әллә йөргән хатынының күзе тиеп, нәсел каргышы булып ирештеме, бала үле туды...
***
Күз яшьләредәй (күкләр елый диярсең!) вак-вак җылы яңгыр сибәли. Баш очында яшел зонтик тоткан Айзирә ашыга-ашыга, тротуардан җилдерде. Улын әле генә бакчада калдырып чыкты, ә хәзер менә эшкә чаба, бер генә минутка да соңга калырга ярамый. Хастаханәгә тиклем ике генә чакрым барасы. Кыска итәкле нейлон күлмәк, биек үкчәле түфлиләр кигән чибәр ханымга ир кешеләрнең күзе төшмичә калмый, билгеле, аның яныннан узганда, машиналар да сигнал биреп китәләр.
Бүген дә шул ук хәл: берәү машинасын акыртып-бакыртып, ярты тукталышны артыннан ияреп барды. Айзирә аның ягына борылып та карамады. Бу хәлгә бик нык аптыраган шофёр машинасын туктатып, сер бирмәс ханым каршына атылып ук чыкты...
– Җанкисәк, син нәрсә, ишетмисеңме әллә?! – Егетнең ярсудан дулкынланган йөзе, тимгел-тимгел булып кызарып чыккан. – Мине...
– Ишетәм.
Айзирә атлап барган җиреннән капылт туктап калды һәм үзен туктарга мәҗбүр иткән юлчы егеткә усал итеп карап алды.
– Ишеткәч... Ә, бәлкем, мин сезнең белән танышырга телимдер! – дип елмайгандай итте егет. Елмаймыйча да булмый: ярсудан мәгънә юклыгын ул да аңлады булса кирәк.
– Әгәр танышырга теләсәгез, юлыма чәчәк белән чыгарга кирәк, шул чагында мин сезне аңлар идем. Ә болай мин, беләсегез килсә, теләсә нинди машина сигналларына игътибар бирмим, аңладыгызмы, зинһар, китегез юлымнан!
– Ой...ой...ой! – дип мыскыллы гына күз ташлады ул Айзирә тарафына. – Аңладым да...
– Әйе?
– Бәлкем, машинага утырырсыз, кая кирәк шунда илтәрмен!
Бу кадәресе аның тарафыннан ялынган сыманрак килеп чыкты. Ләкин башкача мөмкин дә түгел: уңайсыз хәлдән ничек тә чыгарга кирәк иде.
– Рәхмәт, мин килеп җиттем инде...
– Шулай да утырырсыз, бәлкем. Мин бит сезгә начарлык теләмим. Айзирә теләмичә генә, каршында кулын җәеп басып торган сәер егетнең машинасына кереп утырды. Юл буенда аның белән сатулашып тора алмый бит инде ул, эшкә соңга калуы да бар. Машинага кереп утыргач ук, егет аңардан сорау ала башлады:
– Матурым, исемең ничек синең? – Ә нигә ул сезгә?
– Әйтмисеңме?
– Юк, әйтмим...
– Ай-яй, горур да икәнсең үзең, хәер...
– Әйе, мин шундый.
Юлны тиз үттеләр. Айзирә рәхмәт әйтеп төшеп калды. Машинадан аны шофёр егетнең тупас авазы озатып калды:
– Әбиең белән бабаңа сәлам әйт, җәме!
Процедурныйда аны эш көтеп тора иде. Җәй башында авыруларның саны кимесә дә, бу арада хастаханә халык белән тулы иде. Әйе, ул үз эшендә беркайчан да чират ясарга яратмады, авыручылардан зарлану сүзләрен ишетмәде. Ни әйтсәң дә, яшьтән килгән уңганлыгы, хезмәт итәргә сүнмәс дәрт өстәп торган яшьлеге бар! Әйе, көне буена бөтерчек сыман бөтерелергә, барысына да өлгерергә тиеш иде ул!
Ак халатын һәр көн диярлек юып, үтүкләп кигән, чәчен-башын каратырга өлгергән Айзирә кабинет каршында чуалган кешеләрне бик тиз кабул итте: табиблар тарафыннан билгеләнгән процедураларны башкарып, уколларны җиренә җиткереп ясады. Бары тик бөере сырхау, инде икенче атна коридорда яткан бер җирән чәчле, кысык күзле ир генә юк-бар сүз сөйләп, аның вакытын алды. Хәер, аңа авыр сүз әйтмәде, киресенчә, аның тозсыз мәзәкләрен тыңлый- тыңлый, көлешә-көлешә, җайлап кына кабинетыннан чыгарып җибәрде.
Айзирә авыручыларга системалар да куя. Ә бүген исә ул система куярга чыккан җиреннән көтелмәгән нәрсәгә тап булды: коридорда аңа урамда бәйләнгән баягы шофёр егет чабып йөри иде. Күзләре акайган, авызы чалшайган, чырае куркыныч – караңгы йөзенә курку хисе бәреп чыккан. Аны күргәч, Айзирәнең йөрәге өшеп киткәндәй булды, ул каушап, терсәге белән штативка беркетелгән флаконны чак кына идәнгә бәреп төшермәде. «Мине эзләп йөри, ахры, инде бу!» – дип коты очкан Айзирә, башын аска иеп, коридорның икенче ягына китәргә торганда гына, шул каһәр суккан адәм аны күреп алды:
– Ой, – диде ул, учын күкрәгенә куеп, – сез мине, зинһар, гафу итегез инде. Исемегез ничек әле?
Урамдагы хәл тагын кабатланыр төсле тоелды.
– Мин әби-бабама сәлам әйтергә өлгермәдем шул әле! – Йөрәк ярсуын кая куярга белмәгән Айзирә барган җиреннән кисәк кенә борылды да системаларын күтәреп, кире процедурныйга кереп китте. Теге адәм аның артыннан кабинетка ияреп керде. Тик бу юлы ул Айзирәдән гафу үтенергә тотынды.
– Зинһар, гафу итегез, мин сезнең белән шул кадәр тупас сөйләштем. Бүген, хәзер генә сезнең яннан китеп барган идем. – Егетнең калтыранып чыккан тавышында ниндидер фаҗигале ноталар сизгән хатын бер мәлгә сагаеп, тынып калды һәм аны тыңлап бетерергә булды.
– Әйе.
– Әни шалтырата... Әтиең авыр хәлдә дип... Хәзер ул инсульт белән сездә ята. Кирәк бит, ә... Сезнең белән беренче көн генә таныштык, ә әтине инсульт китереп бәрде. Шулай икән шул менә. Аңладым.
– Нәрсә аңладыгыз?
– Медикларны рәнҗетергә ярамый икән.
– Медикларны түгел, ә кешеләрне. Сез бит безне ак халат кигән фәрештәләр дип уйлыйсыз, ә без иң элек кешеләр.
– Кичерегез.
Бераздан ул чәчәкләр күтәреп керде. Ап-ак розалар. Тартынмыйча, теләп алды Айзирә аларны. Шуны да аңлады: бер күрү белән генә кешегә бәя биреп булмый икән, чын бәһа...
– Шулай да исемегезне әйтерсез, бәлкем?!
– Айзирә. Сезнең?
– Рәмис.
– Борчылмагыз, Рәмис, атагыз, һичшиксез, аягына басар... – Шулай дип уйлыйк инде.
– Өметне өзәргә ярамый.
– Әйе, медицина көчле бит хәзер.
– Ышаныгыз, без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, ә калганы, үзегез беләсез, Ходай кулында.
***
Айзирә үз эшен һәрчак төгәл һәм гадел башкарырга тырышты. «Кеше күрмәсә дә, Ходай күрә!» – дигән уй белән яшәде. Шундый абруйлы, заманча җиһазландырылган хастаханәдә эшләвенә ул чын күңелдән шат иде, билгеле. Җитәкчеләр аны ничек яратса, ул да аларны хөрмәт итә иде. Ләкин гаиләдә дә имгәкләр булган кебек, коллективта да фәкать үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче, хөсетле адәмнәр дә юк түгел иде шул. Юнысов шуларның берсе булды. Психотерапевт. Бер көннәре язмыш матавыклары аны нәкъ шуның белән бәрелештерергә дә өлгерде.
Айзирәнең күршеләрендә генә Гали атлы бер абзый яши. Хатыны белән өч бала үстерәләр. Авыр яшиләр. Көннәрдән бер көнне абзый хондроз белән авырып китте. Абзыйны Айзирә эшләгән хастаханәгә, неврология бүлегенә салдылар. Аны дәвалаучы табиб Юнысов аңа бик кыйммәтле дару язган. Ә андый көчле, кыйбатлы даруны дәүләт хисабына ала алмыйсың, бары тик үз акчаңа гына. Гали абзый киңәш сорап, аның янына керде...
– Сеңлем, врач миңа менә шундый дару алырга кушты...

– Нинди дару, Гали абзый?
– «Афла...туп...»мы...
– «Афлутоп», Гали абзый...
– Рәхмәт инде сиңа, бүлнискә урнаштырдың, тик менә шуны сорыйсым килә ие, алыргамы ул даруны миңа, юкмы? Файдасы булыр микән, дим инде? – Файдасы булачак, Гали абзый, яхшы дару ул. Тик яхшы дару, үзең беләсең,
һәрчак кыйбат була...
– Җарар, – дип килеште ул, – алай файдасы булгач, алмыйча ярамас, рәхмәт киңәшең өчен. Син әйткәч, алам инде, алайса.
– Алырга кирәк инде.
– Җарар, акчасын ничек тә табарбыз. Ходай җүн бирер әле.
Ходай җүн биргән, күрәсең, Гали абзый, бурычка батып булса да, табиб кушкан даруны алдырды. Бер көнне процедурныйның ишеге төбендә әнә шул дару яздыручы үзе күренде. Арык гәүдәле, кылыч борынлы, кеше күзенә туры карарга яратмый торган, хастаханәдә бөтен кече персоналны елатып чыккан холыксыз, астыртын бер адәм иде ул. Кашсыз диярлек, ләкин шул булган хәтлесе дә эчкә җыерылып, аның болай да тар маңгаен ямьсезләтеп, аңа ниндидер усаллык, явызлык сурәте өсти сыман иде. Аңа яшь кенә кыз ияргән, ул – бөтен хастаханәгә яманаты таралган Әнзия исемле шәфкать туташы иде. Үзе әйтмешли, «һәр ир вырач» белән тиз арада уртак тел таба алган бу туташ үзен шул сәбәпле башкалар янында тәкәббер тотарга күнеккән иде.
– Айзирә! – дип кисәк кенә эндәште аңа Юнысов, – сиңа Гали абзый «Афлутоп» алып килдеме?
– Әйе, әйе, алып килде, Наил Зейналович! – дип елмаеп җавап бирде Айзирә. – Мин инде аны ясадым да аңа.
– Булды! – дип кырт кисте усал чырай. – Бүтән аңа ясамыйсың!
– Нишләп? – Эшләгән эше өчен бала-чагадай бәхетле елмайган Айзирәнең кисәк кенә зиһене чуалды һәм ул берни дә аңламады.
– Менә Әнзия.
– Күрәм.
– Син, беләсеңме, аның анасы бездә ятканын?
– Беләм.
– Белсәң, шул! «Афлутоп»ны аның авыру анасына ясыйсың, ә Гали абзыйга витамин да җитеп торыр! Әйтеп торма син аңар нәрсә ясаганыңны, ул аны барыбер аңламый, аңладыңмы?
– Аңламадым.
– Нигә?
– Наил Зейналович, гафу итегез, сез мине нинди эшкә этәрәсез?! – дип карышты Айзирә. – Гөнаһ кылыргамы? Юк, булмый! Мин беркайчан да мондый юлга басмаячакмын!
– Бу нинди кирелек, ә! Как дети, ей-богу! – дип акырды табиб.
– Борчылмагыз, – дип бүлдерде аны Айзирә, – мин хәтта зарланмаячакмын да җитәкчеләргә, китәм дә барам эштән!
Үз шәхесенә карата кече медперсонал тарафыннан фәкать хөрмәткә генә ия булырга яраткан, үз мәнфәгатьләрен башкаларныкыннан өстен куярга өйрәнгән психотерапевтның гөрзи чырае тагын да хәтәррәк караңгыланды, йөзенә рәнҗү хисләре бәреп чыкты. Айзирәнең гаделлек белән өретелгән изге гамәлен ул изгелек дип түгел, мәгънәсез бер кирелек итеп кенә кабул итте.
– Менә син гел шундый, Айзирә! – диде ул, үз сулышына үзе кысылып. – Синең белән беркайчан сөйләшеп тә, килешеп тә булмый!
Юнысов ничек тиз килеп керсә, шулай җәһәт кенә юк та булды. Аның белән бергә ияреп кергән әнчеге исә ачуына буылып, ишек катында басып калды.
– Ну, нәстә җитми инде сиңа? Нәстә дип шулай кыланасың? Принципиаль, имеш! Фу! Ту же мне... мулла кызы.
– Миңа кем булсам да килешә, Әнзия, син шуны аңла! Нәрсә, хәерче күршем үз акчасына сатып алган кыйммәтле даруны аңар ясамыйча, мин бөтенләй чит кешегә ясарга тиешме?
– Чит кеше түгел, ул – минем әнием!
– Әниең булгач, үзең сатып ал да ясат! Нәрсә, «Афлутоп» алырлык та рәтең юкмыни?!
Гаделсезлекне табигате белән кабул итмәгән Айзирә соңгы сүзләрен берникадәр басым ясап әйтте. Чөнки аның каршында басып торган әлеге кыз турында урлаша дигән сүзләр дә таралган иде. Ләкин аның кеше акчасына, кеше әйберенә кул тидергәнен, ара-тирә үзләштергәнен белсәләр дә, әлегә аның гаебен раслый алганнары юк, әлегә сүзләр чамалау рәвешендә генә бара иде. Бу хәлдән соң, Айзирә әлеге сүзләрнең дөреслегенә чын-чынлап инана да башлады...
– Җарар! – дип телләнде уйнак кыз, – дөнҗа, җаным, шундый нәстә ул, әйләнә дә бер баса! Карарбыз! Башың иеп, үзең үк җылап киләсе булма! Безнең җанга.
Бер караганда, ул аларга яшел юл ача ала иде. Бер карасаң, күпләр шулай эшли дә, шулай яши. Бәхеткә, Айзирә беркайчан да андый кыек юлга басмады. Соңыннан ул ничек итеп, күршесенең күзенә күтәрелеп карый алыр соң?! Ничек итеп, вөҗдан газапларына түзәр?! Күршесенә файдасы бер тиенгә дә тормаган буш витамин салдырып, аны бөтенләй аяктан егармы? Әнзиянең анасын мескен Гали абзый хисабына терелтеп, күршесен тән вә җан газапларына дучар итәрме? Юк, юк, Айзирә беркайчан да андый гөнаһлы гамәл кылмас, андый явызлык эшләмәс!
Хәер, тормышының авыр минутларында ул профессиясен дөрес сайладымы, дөрес юлдан киттеме дигән шик-шөбһәле уйлар белән дә изалана торган иде. Бүгенге ямьсез күренештән соң да, аның нечкә җанын сары сагыш камап алды. Сатлык иренең хыянәтеннән җаны бер сызласа, икенче яктан, гаделсез тавыш куптарган коллегалары хафага сала иде...
Медицина эшен ташларгамы яисә калыргамы, дигән уй беркайчан да аның башыннан чыкмады кебек. Бүгенге сыман менә шулай бер гаепсезгә рәнҗетелгән чакларында әлеге эштән котылырга теләсә дә, макталганда, эше уңышлы барганда, күңелен биреп, хезмәт иткәндә, ул үзе сайлаган һөнәренең кирәклеген аңлап, шуңа чын күңеленнән сөенә торган иде. Киләчәктә медик булырмын дип, ул башына да китермәде бит. Аның медик булып китүенә әтисе Габделбарый этәргеч ясады, дөресрәге, аның авыруы. Антибиотикларны күп куллану сәбәпле, атасының ашказанында җәрәхәт ачылган иде. Ә авыруның башы ул түгел, билгеле, авыруның тарихы исә шактый катлаулы булды, ул озын-озак елларга сузылды. Колхозларның, партиянең көчле чагы: Габделбарый абзый – парторг. Түрә булып алган бер генә кеше дә җәяү йөрергә яратмый, Габделбарый да транспортсыз калмады, аңарга колхоздан өр-яңа «Урал» мотоциклы бирделәр. Колхозрәисенекесыманҗылы«УАЗ»игыбулмасада,кырдан-кырга,фермадан- фермага йөрергә ярый. Ләкин бер уңайсыз ягы бар: җылы чакта гына, ягъни язын, җәен генә утыра аласың. Көзге пычракта, кышкы салкыннарда мотоциклны онытырга туры килә. Тик шуның бер хикмәте дә бар: транспортка бер ияләшкәч, шуңар бик нык күнегелә, утырасы гына килеп тора. Әнә шушы нәрсә аның атасын харап итте дә булса кирәк, ул көзге һәм кышкы салкыннарда мотоциклда йөреп, бик каты салкын тидерергә өлгерде. Авыруын узгынчы гына итеп, гади бер салкын тию дип кенә кабул иткән Габделбарый абзый бик нык ялгышты, салкын инде аның эченә үк үткән: аны полиартрит дигән әшәке чир эләктереп алды. Буыннары шешүдән, аяклары каты сызлаудан интеккән атасы төннәр буе сызланып, саташып чыга торган иде. Авылдагы фельдшер хатынының ярдәм кулы сузуыннан да әллә ни файда сизелмәде кебек. Район үзәгеннән килгәләгән өметсез табиблар, шәфкать туташлары да аны чын-чынлап дәвалар урынга, аңардан күбрәк зарландылар гына. Янәсе, ул артык холыксыз вә артык түземсез!
Шулай да Бәкердә һәм башка шундый урыннарда дәвалана торгач, Габделбарый абзыйның хәле әкренләп яхшыра башлады, авыртулар кимеде, полиартрит әкренләп чигенде. Ләкин сөенергә иртәрәк булган икән, бер авыру икенчесен китереп чыгарды, әшәке чир эзсез югалмады. Озак еллар көчле препаратлар куллану да яхшыга китермәде: ашказанында җәрәхәт ачылды. Дәваламасаң, кан китәргә дә мөмкин. Өйдә тотудан мәгънә юк: тиз арада хастаханәгә озатырга кирәк. Районга. Караңгы көз, пычрак юллар. Беркемнең дә, пычрак ерып, районга чыгып китәсе килми. Хәер, ир каты авыргач, гаилә тормышын бар көче белән тартып барган әнисе бу юлы да югалып калмады: «К-700» тракторы яллап, шул төнне авыр хәлдә яткан ирен районга хастаханәгә озата алды...
Ч.-да яшәп яткан Айзирәгә икенче көнне авылдан телеграмма килеп төште: «Кайт! Атаң үлем хәлендә!». Телеграмма алган көнне үк кайта алмады, икенче көнне генә өлгерде. Шуның алдыннан гына ул бер куркыныч төш күрде. Ни гаҗәп, төшендә әтисе үлде аның: машинада күпер астына очты. Әлеге төшне ул төрлечә юрап карады. Халык аны болай дип юрый: әгәр дә төштә якын кешеңнең үлемен күрсәң, андый кешенең гомере, киресенчә, озын була икән. Бәхеткә, нәкъ шулай килеп чыкты да.
Атасы аны бик каты көткән! Янындагы саклаучыларга да: «Мин бары тик Айзирәгә генә ышанам; менә ул кайтыр да күзләремә туп-туры карар, шуннан мин үз хәлемне белермен!» – дигән...
Айзирә иң элек ординатурага, хирург янына керде. Аннан ул: «Әллә ни өмет юк, сеңлем, яшәсә, шул бер-ике ай яшәр, рак аңарда!» – дигән коры сүзләр генә ишетте. Ни хәтле авыр булса да, ул атасы яткан палатага елмаеп, яктырып килеп керде. «Рәхмәт сиңа, кызым, – дип, бар көчен җыйнап пышылдады атасы. – Мин бит беләм, синең күзләр беркайчан да алдамыйлар!»
Бәхеткә, район хирургы куйган куркыныч диагноз чынга ашмады, начар авыру бу юлы Габделбарый абзыйны читләтеп узды.
***
Ул кабат кайтты. Иренең кайтачагына күңеле белән инанган хатыны аның шулай кинәттән генә кайтып керүенә артык гаҗәпсенмәде дә кебек. Ир үзе дә аны монда кочак җәеп каршы алмаганнарын яхшы белә: тату, тигез гаиләдә тәрбияләнгән, хыянәтнең, алдауның нәрсә икәнлеген дә белми үскән «тәти кыз» (аны ире кайчак шаяртып шулай дип атый иде) аның бу ачы, мәгънәсез хыянәтен беркайчан да кичермәячәк! Ялганлап, алдашып, ниндидер чит хатынга ияләшкән, яшереп никах укытып йөргән сатлык иренә ул хәзер дуслык вә сөю хисләре түгел, ә нәфрәт кенә кичерә иде!
– Кичер, дип сорамыйм. Аңлыйм.
Кайтып керүгә үк иң беренче сүзе әнә шул булды. Айзирә шулчак иренең күзләренә карап бакты – йөзе сүрелгән, күз кабаклары шешенгән, кайчандыр яктырып, очкын чәчеп торган дәртле, нурлы күзләре тоныкланган, анда ваемсызлык, ушсызлык.
– Ялгыштым мин, аңлыйсыңдыр.
– Ялгышыңны гафу итәрмен, дип уйлыйсыңмы?
– Белмим. Берни дә.
– Кичерергә? Шулаймы?
– Айзирә...
– Әйе...
– Кайтар мине, зинһар.
– Кая?
– Үз яныңа.
– Ничек?! – Кинәт кенә кайнап киткән Айзирә ачудан кысылган йодрыгын өстәл кырына шудырып алды. – Син хәзер никахлы кеше түгелме соң?! Нәрсә, үзең гөнаһлы булгач, мине дә шунда тартып кертмәкче буласыңмы?
– Белмим, читен миңа. Айзирә! Яраткан, сөйгән килеш нишләдем мин? Гел сине уйлыйм.
Айзирә ирен танымады. Күз яшьләре, ихлас күз яшьләре тукталып торырга да өлгермичә, пылт-пылт килеп, идәнгә тамдылар. Ирен мондый мескен, риясыз хәлендә беренче күрүе иде. Һичкайчан балавыз сыгарга яратмаган ире хәтта атасы белән анасын җирләгәндә дә, бу тиклем еламаган иде ләбаса! Айзирәне бу юлы бер генә нәрсә сөендерде: чын иде күз яшьләре, чын!
– Кал, дип әйтә алмыйм, – диде хатын. – Мин сиңа хөкемдар түгелмен, тик син шуны аңла, шуны онытма, бу хыянәтең белән син минем иң авырткан җиремә бастың, син мине баусыз астың, шушы көннән башлап, минем кешеләргә ышанычым бетте. Аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм, җаным. – Айзат, кабаланып, өстәл өстенә берничә дистә яшел акча чыгарып салды. – Малайга болар. Акчаны яхшы эшлим хәзер.
Шулай итеп, калды ул, тик озакка түгел: хатыныннан, баласыннан үзенә карата элеккеге күңел җылылыкларын сизмәгән сатлык ирнең кәефе кабат сүрелде – бераздан ул кабат югалды...
***
Илшатны үстерү җиңел булмады. Анасы аны һәрчак мөстәкыйльлеккә ияләштерергә тырышты, «үчти-үчти» итеп, гел иркәләп кенә тормады шикелле. Шулай да бала – бала бит инде ул, нишләсен, атасы киткәч, җаны-тәне белән анасына беректе. Әни, димәгән, әни, дип суламаган чагы булмады аның. Баланы иртән бакчада калдырган чагында Айзирә һәрвакыт газап һәм тетрәнү хисләре кичерә торган иде. Тәрбиячеләр баланы аның кулыннан каерып алып калганда, сабый үрсәләнеп елый башлый иде. Эшенә барып җиткәнче Айзирәнең колагында һаман да шул Илшатының елаганы яңгырап торды. Хәер, кичен алырга килгәндә исә, Илшат сөенеп, балкып килеп чыга!
Аннан соң бер генә бала да чирләмичә калмый. Илшатны да андый мәрәкәләр читләтеп узмады, ул йә ОРЗ, йә бронхит, йә бер сәбәпсезгә эче китүдән интекте.
Илшат хастаханәдә яшәп үсте: атна саен төнге сменалар алган Айзирә кичке бишләрдә баласын йөгерә-йөгерә бакчадан барып ала да эшенә алып килә. Илшатны госпитальдә ятучылар калдырган күчтәнәчләр белән сыйлап, аны пост каршында утырта да кабат авырулар янына чаба. Ләкин бала кайда да бала шул инде, һич кенә дә тик тормый: Илшат та әле бер, әле икенче палатага йөгереп кереп җитә, әле бер, әле икенче авыру янында мәш килә башлый. Хәтта ки берәрсе янында ятып, черем итеп тә ала торган иде. Тора-бара андагылар шаяртып, аңа «полк малае» дигән исем дә тактылар...
Айзирә хезмәт иткән госпитальдә күпмедер дәрәҗәдә билгеле һәм хәлле шәхесләр дәвалана иде. Бер бик шундый дәрәҗәле абзый (соңыннан ачыкланды, ул ФСБ хезмәткәре булып чыкты) күңеленә якын килгән шәфкать туташына тиз арада ярдәм кулы сузарга булды. «Сеңлем, күңелең бик тә әйбәт синең, – дип башлады ул сүзен, – үзеңне кызганам, синең бу балаң койкалар арасында түгел, ә өйдә чабып йөрергә, тыныч урында яшәргә тиеш. Теләсәң, мин синең балаңны атналап йөри торган лечебный садикка урнаштырам, бернинди дә проблема булмаячак, танышларым җитәрлек!» Айзирә әлеге кешегә мең-мең рәхмәтле булып, малаен әнә шул җайлы, уңайлы бакчага урнаштыра алды. Бары тик шуннан соң гына бала үз хәленә керде, чирләр онытылды, бакчадан алырга дип килгәндә йә аны сөлгегә төреп саунадан чыгарып куйган булалар, йә тренерлары бассейнда коендыралар, тәрбиячеләр, табиблар аңар төрле-төрле шифалы дару үләннәре эчерәләр. Менә шуннан соң анасы аның өчен борчылмый башлады, чөнки ул күзгә күренеп ныгыды һәм чыныкты.
Шулай да алар шактый зур мохтаҗлык кичереп яшәделәр. Кайчагында трамвайда барырлык та акчалары булмый иде. Бөтенләй акчасыз калганда, ул күршесе Нәгыймә апасыннан бурычка сорый торган иде. Ә ул акча сорап кергәнне бер дә яратмый. Менә бүген дә нәкъ шул хәл.
– Нәгыймә апа!
– Әү? Нәстә тагын?
– Бурычка бер йөз тәңкә биреп тора алмассың микән? – дип, тиз-тиз генә аңлатырга тырышты ул карчыкка, – Юлга кирәк иде, бүген үк кертәм, борчылма, эштәгеләрдән алам да кайтышлый...
Холкы бик тә рәхимсез карчык, бер сүз дәшмичә, мыштым гына каядыр кереп китә дә күздән юк була. Бу юлы да нәкъ шул хәл кабатланды. Акча биргәннәрен көтеп, хәерче кеше сыман, ул озак кына ишек катында басып торды. Кызы да өйдә, анысы анасы кебек үк түгел, ягымлырак, ышанычлырак. Һәм шул кызы:
– Әни, ишек катында Айзирә басып тора, син аңар акча бирәсеңме, юкмы?! – дигәч кенә, Нәгыймә карчык ничектер аны мыскыл иткән сыман: – Әнә, чыгарып бир шуңа! – дип артыннан кычкырып кала иде. Хурлыгыннан йөрәге янган Айзирәнең шулчак күз төпләре дымланса да, борын чөерергә хакы юклыгын аңлаган хәлдә, шул хәер акчасын алып, үзенә төшеп китә иде...
Беркөнне Нәгыймә карчык аларга үзе килеп керде. Башында ныклы уе, фикере бар иде булса кирәк, аның үз-үзен тотышында, сөйләшүендә ниндидер бер җәһәт кискенлек сизелде...
– Сеңлем... – Карчык сүзен башлаган арада Айзирә тиз генә чәй кайнатып, телеңне йотардай тәмле коймаклар пешереп, күршесенең каршысына китереп куйды. – Уңган, булган кеше инде син үзең, сүз дә юк, тик менә бәхетең генә кайтышлы булды...
– Нишләп алай дисең, күрше апа, – дип елмайгандай итте ул. – Тормышым җайланып килә түгелме соң?!
– Әй, җаным! Кай җире җайлансын, ди инде тормышыңның! – дип бәрелде аңа карчык. – Эшкә йөргән буласың, тыранспыртка да акчаң җитми. Әйт әле син миңа, дәлше син ничек яшәргә уйлыйсың суң?! Ай, жәллим дә суң инде үзеңне! Жәллим!
– Кирәкми, күрше апай, мине жәлләргә кирәкми. Сыйланыгыз.
– Коймагың бик тәмле булган, рәхмәт! – дип тәтелдәде коймак сыпырган карчык. – Тик менә акчасыз урында хезмәт итәсең икән, шуңар инандым, алыштырсаң инде әгәр эшеңне.
– Юк! Мин эшемне беркайчан да алыштырмаячакмын, медицина – ул минем язмышым! Ничек кенә читен булмасын, мин аннан китмәячәкмен! Әйе, заманалар авыр, тик шулай да мин киләчәккә, аның яхшыга үзгәрәчәгенә ышанам! Госпитальгә дә яңа җиһазлар кайта башлады... Үзгәрәчәк әле ул, гел болай гына бармаячак... Түзәргә кирәк, күрше апа, түзәргә... Түләүләр дә артыр дип өметләнәбез, өмет юк түгел... Әле менә төнге сменаларымны да арттырдым. Әзрәк ялгана башлады инде.
– Сизәм – соңгы вакыт керми дә башладың!
– Бурычка сорамыйм мин хәзер! – дип елмайды Айзирә. – Акчамны да санап кына тотам...
– Үзең генә булсаң, бер хәл, – дип төзәтергә ашыкты карчык. – Улың бар бит, балаң, җаным... Ирең дә җүнле булмады, сабакы, качты.
– Качкан артыннан чабып йөри алмыйм бит инде мин хәзер, күрше апай!
– Чап, димим! – дип каты гына эндәште ул. – Шулай да иреңне кайтарырга кирәк! Бармы аның кайтырга теләге, әйт әле?
– Бар. Сорый.
– Сорагач, ник кайтармыйсың? Кайтсын!
– Кайтып карады бит инде! Кире китте.
– Димәк, каршы алуың шундый булган! Кичер син аны, ни дисәң дә, ирең бит, кем генә ялгышмый! Ир кеше бала кебек бит ул: бер ялгыша, җүләргә сабышып, йә шундук елап итәккә ябыша, и-хи-хи.
Ирен кайтару турындагы сүзләрне бер күрше карчыгы гына әйтмәде, билгеле. «Балаңны атасыз калдырма!» – дигән сүзләрне аңар ата-анасы да, авылда яшәгән туганнары да, дуслары, танышлары да җае чыккан саен әйтә килделәр.
Айзирә алдагы ялгышын кабатламаска тырышты: Айзатны ул бу юлы бөтенләй икенче төрле, җылы итеп каршы алды. Хатыныннан гел салкынлык сизгән ир өчен дә аның әлеге гамәле яңалык булып тоелды.
– Айзат, – диде аңа Айзирә, – мин хәзерге тормышым турында бик уйландым. Син мине беләсең, минем өчен хыянәттән соң яшәү юклыгын да беләсең! Сиңа карата бер тамчы да ярату һәм шулай ук хөрмәт калмады, дисәм дә, син миңа үпкәләмәссең дип уйлыйм. Тик безгә үзебез турында гына уйларга ярамый. Улыбыз, Илшатыбыз бар бит...
– Бар шул, Айзирә, бар, – дип өзгәләнде Айзат. – Оныт бар булган үпкәләреңне, әйдә, яшәп карыйк бергә. Улыбыз хакына булса да, яшик.
Шулай итеп, алар кабат яшәп киттеләр. Тик бергә яшәүнең рәхәте сизелсә дә, Айзирәнең йөрәге китек иде инде. Иренә булган сөю әлегә бик үк сүнеп бетмәсә дә, күңеле сүрелгән иде инде аның. Айзат нихәтле генә тырышып караса да, яшьлектәге хисләрен кабат кайтара алмады.
Җәй көне алар авылга кайтып тордылар. Айзатын ул мәңгегә нәкъ шул авылда югалтыр дип кем уйлаган бит! Гади генә бер көн иде. Илшат тал чыбыгыннан ясалган җайсыз кармакларын күтәреп, инешкә балык тотарга төшеп китте, Айзирә көне буе өй җыештырды, Айзат исә нигәдер бик кәефсез йөрде: бер керде өйгә, бер чыкты, кулына җүнле эш таба алмыйча, нәрсәдер эзләгән, нидер сизенгән кебегрәк тулганды. Юкка гына булмаган икән: йорт каршына вагон хәтле кара төстәге зур бер джип килеп туктады. Джипның кара тәрәзәсе аша да анда кемнәр утыруын шәрехләргә була иде. Ир генә түгел, хатын үзе дә сизде: анда берничек тә җүнле кешеләр булырга охшамый иде. Джиптан чыгучы да һәм керүче дә булмады, гүя кемнедер көтәләр иде. Катлы-катлы тәрәзә пәрдәсен эләргә дип, урындыкка менеп баскан Айзирә кире төшеп, сораулы карашын иренә ташлады:
– Синең янгамы?
Айзат «белмим» дигән сыман җилкәсен генә сикертте. Хатынына сиздермәскә тырышса да, алдашты: бу куркыныч машина аның янына, аны алырга дип килгән. Иренең кыңгыр эшләр белән йөргәнен ишеткәләсә дә, үз күзләре белән күрмәгәч, Айзирә ышанып та бетми иде.
Джип берничә мәртәбә өзек-өзек сигнал биреп алды. Әлеге шомлы аваздан бик нык сискәнгән, бер мизгел эчендә югалып калган Айзат, акрын гына чыгу юлына юнәлде.
– Син кая?
– Шунда инде.
– Кемнәр соң алар?
– Дуслар, бизнес...
– Нинди бизнес?
– Ит белән. Оныттыңмыни кайдан акча кергәнен?
– Чыкма! – дип каршы торды хатын. – Йөрмә анда.
Сигнал тагын кабатланды. Бу юлы тагын да озынрак итеп, сузыбрак – хуҗаның чыгуын таләп итеп.
– Җүнле кешеләр булса, өйгә керерләр, исәнләшерләр иде, – дип сөйләнде Айзирә.
– Нишлисең, – дип уфтанды Айзат, – дөньясы шундый, хатын, дөньясы... Каушавыннан аяк киемен кияргә дә оныткан, яланаяк кына чыгып киткән
ир, шул китүеннән, бүтән башка-күзгә күренмәде. Соңыннан сере ачылды: бик каты баерга уйлаган Айзат кыек юлга кереп киткән, хуҗалыклардан алган итләрен сата алмыйча, бандитлар кулына эләгеп, булган бизнесыннан колак каккан, шуның белән яраткан хатынын югалткан, бар булган акчасын комарлы уенда оттырып, җинаять кылып, берничә елга төрмәгә эләккән...
Ә шул көнне Айзатның нигезенә теге куркыныч джип килеп туктаган көнне машина эчендә аның яңа хатыны Нурзидә дә булган.
Әйе, шулай итеп ул ирен, газиз ирен башкага бирергә мәҗбүр булды. Ярату чигенсә дә, бергә яшәү өмете әлегә бар иде. Ләкин инде шул соңгы өмет тә өзелгәч, Айзирә бөтенләй кайгыга батты, бетереште. Андый авыр халәтнең кара юлдашы булган депрессия дә озак көттермәде. Атасына рәхмәт, ул ярдәм итте. Чарасызлыктан елый-елый шешенеп беткән кызы: «Әти, миңа хәзер ничек яшәргә соң?» – дигән соравына, атасы ничектер гади генә итеп, авылча: «Учень прусты, кызым, иртә белән торасың да балаңны бакчага илтәсең, ә үзең эшкә барасың, менә шулай яшисең!» – дигәч, Айзирә әзрәк айнып киткәндәй булды.
***
Илшатны кыйнап кайтардылар. Мәктәптән. Тик мондый кыйналулар бер генә мәртәбә булмады, алар гел кабатланып торды. Чираттагы бәлане бөтен ачысы белән йөрәгенә алган Айзирә нәрсә уйларга да, нинди гамәлләр кылырга да белмәде. Баштарак ул әлеге күренешне чын ата тәрбиясе булмавы, баланың атасыз үсүе белән бәйләргә тырышты. Атасыз үскән бала, ни генә әйтсәләр дә, барыбер нәүмиз була, күп очракта үз-үзен, ягъни ирлек дәрәҗәсен яклап кала алмый. Җитмәсә, атасы киткәч, бала тотлыга да башлады. Аптырагач, ул улын психотерапевтка күрсәтте. Танылган, дәрәҗәле табиб. Психотерапевт хатын укучы бала белән ике сәгатьтән артык сөйләште. Илшатны чыгарып җибәргәч, кабинетка анасын чакырды...
– Сез юкка шикләнәсез, Айзирә сеңлем, балагыз сау-сәламәт, – дип башлады сүзен табиб, – бик яхшы тәрбия алган, холкы әйбәт, бик тә кыю һәм иң мөһиме, балагыз зур ихтыяр көченә ия...
– Венера Васыйловна...
– Әйе...
– Ә бәлкем...
– Яшермәгез, әйтегез!
– Тотлыга ул безнең әзрәк, бәлкем, шуңардан ояладыр...
– Юк, юк, сез ялгышасыз, – дип җылы гына эндәште ул аңа, – балада бернинди комплекс та тапмадым, алдан ничек тәрбияләсәгез, шулай ук дәвам итегез. Тик...
– Әйе, әйе, әйтеп бетерегез...
– Аңлавымча, аны мәктәптә бик каты кыерсыталар, бергә укучы малайлар. – Нигә? Ни өчен?
– Менә шуны аңлап бетерә алмыйм: мәктәпкә барып сөйләшергә кирәк.
– Ә бәлкем, мәктәпне алыштырыргадыр безгә?
– Юк, ярамый, сеңлем, – дип киңәш бирде табибә, – проблемадан алай гына качып булмый, аны аек акыл белән, уйлап хәл итәргә кирәк...
Малаен мәктәптә ни өчен рәнҗеткәннәрен ул шактый кичегеп кенә белә алды, чын сәбәпләре дә бары тик еллар узгач кына ачыкланды. Ләкин әлегә баланы якларга, аны көчле канат астына алырга кирәк иде. Хәл шактый кискен иде: беркөнне баланың авызын җимереп кайтаргач, анасы аны көне буе трубка аша эчертергә мәҗбүр булды. Ә бер мәлне малайның күз төбен каралтып кайтаргач, Айзирә түзмәде, тиз генә җыенып, мәктәпкә юнәлде. Беркемгә бер сүз дә әйтмичә, беркемгә дә бернәрсә ялынмыйча, укучылар һәм укытучылар белән дә киңәшмичә, ул иң элек Наил атлы укучы баланы эзләп тапты. Мәктәптә әрсезлеге, әтәчлеге белән дан тоткан, теләсә кемгә кул уйнаткан, барысын да өркетеп, аны тыңламаганнарны кыйнап һәм рәнҗетеп торган әлеге «чакма ташы» белән сөйләшеп-аңлашу бигүк җиңел узмады. Карап торырга ул хәтле әзмәвергә дә охшамаган: буе белән дә, көче белән дә Илшаттан әллә ни артык җире дә юк кебек. Күрәсең, усаллыгы, кансызлыгы белән башкалардан өстен торадыр. Шуның өстенә куркак та икән үзе, Илшатны
кыйнамадым дип, туктаусыз телләнде, алдашты...
Алдашканны, үзе кылган явыз гамәлләрне башкаларга сылтаган адәмнәрне җене сөймәгән ана кеше, түземлеген җуеп, Наилгә килеп ябышты: җәлт кенә кулыннан тартып алып, бар көченә, башта бер, аннан соң икенче колагыннан тартты, бик каты ярсып китеп, малайның арт шәрифенә дә тибәргә өлгерде. Мондый якалаулар, җәфалаулар Айзирә тарафыннан тагын кабатланды, малай, аны күргәч, кайда нинди яшеренерлек урын бар, шунда кереп кача торган иде. Артыграк тырышканын ул соңрак кына аңлады: үзен башкалардан көчлерәк һәм югарырак санаган адәмдә, ни хикмәт, ялагайлык сыйфатлары да үскән була. Наил дә шулар рәтеннән булып чыкты: озак уйлап тормаган, «Илшатның әнисе килә дә кыйный, килә дә кыйный мине» дип, укытучыларына барып әләкләгән. Ике арадагы тарткалашулар җәнҗал белән тәмамланды. Укытучылар Илшатны мәктәптән куарга дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Хәер, Айзирә анда да югалып калмады, коллектив хәтле коллективка каршы тора алды! Ник дигәндә, бөтен фәннәрдән дә «биш»легә баручы баланы мәктәптән куарга беркемнең дә хакы юк иде. Шулай да ул кабат читен хәлдә калды: бер яктан, әлеге хулиган малай кабахәтлек кылып торса, икенче яктан, Илшатның үзен һәм аның анасын сөймәгән кырыс укытучыларның нәфрәте көннән-көн көчәйде...
Ярдәм бөтенләй көтелмәгән җирдән килеп чыкты. Дөресрәге, ул аны үзе эзләп тапты. Әлеге читен хәлдән ничек чыгарга һәм ниләр уйларга белмичә, мәктәп коридорының бер чатында боегып басып торган Айзирә умарта күче сыман шау-гөр килгән төркем арасыннан аны үзе шәйләп алды. Колхоз каланчасы сыман биек, үгез кыяфәтле, килбәтсез, ләкин нык вә көчле кулларын кая куярга белмәгән ир заты шулчакны аңа ярдәм кулы сузардай бердәнбер кеше булып күренде. Айзирә ялгышмады: нәкъ кирәк кешесен тапкан булып чыкты. «Баһадир» итеп күзаллаган кешесе чынында исә гади бер физкультура укытучысы иде.
– Исәнмесез!!!
– И...и...сән...
Укытучы шундый чибәр, мөлаем ханымны күргәч, билгеле ки, каушап калды, һәм авызын учы белән каплап, йөткерә-йөткерә, ханым яныннан тиз генә үтеп китәргә ашыкты...
– Туктагыз, зинһар!
– Әй...
– Миңа сездән ярдәм кирәк булачак!
– Ә?
– Мәктәптә минем баламны җәберлиләр! Бик каты җәберлиләр...
– Кем?
– Наил...
– Әйе, беләбез без аны...
– Белсәгез, шул. Мин бурычлы булып калмам...
Таныша һәм сораша торгач, Айзирә шуны белде: Сабит хатыны белән аерылышкач, ярты ел элек авылдан Ч.-га күченеп килгән икән. Ничек кенә булмасын, ул хулиган малайны Илшатны җәберләүдән тыя алды, бала да, ниһаять, өйгә кыйналмыйча кайта башлады. Айзирә мәктәпкә барган саен аңа рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр күтәреп килә иде. Ул каршы килмәде, китергән кадәресен, рәхмәт әйтеп ала торды. Ә бер көнне Сабит аны бөтенләй гаҗәпкә калдырды – ресторанга чакырды! Дөресен әйткәндә, аның ресторанга барасы килмәде, чакыруны да сөенеп кабул итмәде. Күңеле тартмый иде Сабитка, аның кешесе түгел иде ул. Ләкин баласын бәладән коткарган кешегә рәхмәт йөзеннән, теләмәсә дә, риза булды.
Ч.-да күңел ачу урыннары күп түгел, берничә генә. Алар барган кафе-ресторан шәһәрдә иң затлысы булып саналмаса да, бөтенләй үк начар түгел, кеше шунда йөрергә өйрәнгән, чын мәгънәсендә халык рестораны иде. Ләкин Айзирәнең аягы тартмагач, рестораны да артык күркәм булып күренмәде. Җитмәсә, Сабит аны кабат шаккатырырга өлгерде: урыннар алып, өстәл янына килеп утыргач, ул баш киемен салырга ашыкмады, шул килеш утыра бирде. Баш киеме дә берничә урыннан йоннары сыдырылган арзанлы куян бүреге иде. «Әллә бу, чынлап та, бүреген салмыйча гына утырырга булды микән?» – дип уйлап куйды Айзирә.
Инде шул гына җитмәгән: аңар хәтта күрше өстәлләрдә утырган кешеләр дә сәерсенеп, күз төшерә башладылар. Айзирә түзмәде, итагатьле итеп, аңа: «Гафу итегез, сезгә баш киемегез комачау итмиме, кызудыр башыгызга, бәлкем, салырсыз?!» – дип эндәште. Физкультурачының җавабы шактый сәер һәм саллы яңгырады: «Бүрегемне сала алмыйм, чәчемне юмаган идем!» – диде.
Бераздан официант кыз күренде. Ул аның каршына ресторан символикасы йөгертелгән ал тышлы меню кәгазен китереп куйды. Айзирә танышы тагын әллә нәрсәләр китереп чыгарудан куркып, әйдаманлыкны үз өстенә алды, җентекләп меню кәгазен өйрәнде. Сабитның акчасына экономия ясар өчен, иң арзанлы блюдаларга заказ бирде. Официант кыз заказ биргән блюдаларны берәм-берәм китерә башлагач, Сабит аны кабат гаҗәпсендерергә өлгерде. «Матурым, син безгә берни дә китереп йөрмә, мин үзем барып алырмын!» – дия-дия, күзе белән касса аппаратын һәм поднос эзләде. Бу инде аның саташуы түгел, ә ашханә белән ресторанны гына бутавы иде...
Айзирә белән бернәрсә дә килеп чыкмаячагын аңлап алган Сабит шул көнне шактый көйсезләнде: рестораннан чыккач, ул аны озата бармады, минем өем монда гына, дигән булып, каядыр караңгы тыкырык эченә кереп югалды. Шулай да ул Илшатны күз уңыннан ычкындырмады, аны беркемнән дә кимсеттермәде. Соңыннан, күрәсең, хатыны белән дуслашырга өлгергәннәр, бөтенләйгә авылына кайтып китте. Ничек кенә булмасын, ул Сабитка мәңгелек рәхмәтле булып калды.
***
Айзирәнең бер яхшы ягы бар: ул ирешкән уңышларына гына канәгать калмыйча, авырлыкларны ерып, алга барырга ярата. Шулай итеп ул югары уку йортына укырга керде. Табиб дипломына ия булгач, аны «Ашыгыч ярдәм»гә баш табиб урынбасары итеп чакырдылар. Каршы килмәде, урнашты. Ләкин һәрбер эшнең яхшы ягы булган кебек, начар ягы да бар. Яхшы ягы шул: син инде табиб, кирәкле кеше, начары: хезмәт хакына гына утырасың. Элеккеге эшендә аның өстәмә эшләре булгалый торган иде, ә монда, халык әйтмешли, «голый оклад»та утырасың.
Илшат та төзүчеләр институтына укырга керде. Теләмичә генә укыды, чөнки төзүче булырга теләмәде. Бишенче сыйныфтан, музыка мәктәбендә белем алган Илшатның киләчәктә музыкант буласы килә иде. Аңарда талант бар, ул атасына охшаган. Аларның бөтен нәселләре җырлый-бии, гармунда уйный. Баян классын кызыл дипломга тәмамлаган, төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәренә лаек булган егеткә төзүчелек һөнәре бер генә ягы белән дә күркәм булып күренмәде. Әйе, кайчандыр музыкант булырга хыялланган егетнең хыяллары чәлпәрәмә килергә тора иде. Институтта беренче курсын көч-хәл белән генә япты, тәртип ягы да аксый башлады...
– Улым, – дип аңлатты аңа анасы, – болай ярамый бит инде, кергәнсең икән, кешечә укы инде син. Тәртипле бул!
– Тәртипле? – дип каршы төште улы аңарга, – менә син гомер буе тәртипле, укыдың, училище, институт тәмамладың, егерме еллык стажың бар, шуннан нәрсә?
– Ничек нәрсә? – дип аптырады Айзирә. – Мин дәүләт алдында булган бурычымны үтим...
– Ә ни файда? Нәрсәң бар соң синең? Гомер ремонт күрмәгән, әтидән калган хрущёвкада яшибез!

– Укырга теләмисең, ахры, син институтта.
– Юк, әни, теләмим...
Улының кискен сүзләренә ана кеше башта рәнҗеп, үпкәләп йөрсә дә, соңрак улының дөрес сөйләгәнлеген аңлады. Тырышлыгы, уңганлыгы була торып, ул һаман да бер урында таптана түгелме соң? Юк, болай яшәргә ярамый, нәрсә дә булса кылырга кирәк. Хәзер бит теләсәң, үз эшеңне ачарга була, рәхим ит, беркем дә сине тыймый. Башта ул хостел, аннан соң кибет, соңыннан чәчтарашханә ачу уе белән янды. Тик шуларның берсенә дә күңеле ятмагач, Казан каласында үз бизнесын ачып, уңыш казанган сеңлесе Илсөя белән киңәшергә булды. Яраткан сеңлесе аңар иң кирәкле, иң төпле киңәшен бирә алды кебек...
– Нәрсә эшли беләсең, шуннан башла, апа...
– Беләсең, гомер буе медицинада инде...
– Менә шул юлдан кит алайса...кабинет ач...
Тәвәккәл кешегә бәхет елмаймыйча калмый, диләр, Айзирә дә шундый зур бәхеткә ия булды. Ул алты кешене үзенең клиникасына эшкә урнаштырган итеп, бизнес башлар өчен дәүләттән һәрберсенә алтмыш меңгә якын акча алды. Әгәр дә алтыны алтмышка тапкырласаң, өч йөз дә алтмыш сум килеп чыга түгелме?! Бизнесны башлап җибәрү шактый читен булды: транспорт юк, гел җәяү йөрде. Капельница шешәләрен күтәреп, автобуста, трамвайда йөрергә туры килде. Нәтиҗәсе озак көттермәде: май аенда йөри башлап, август аенда лицензия алгач, клиника, ниһаять, бар көченә эшли башлады. Транспорт кирәклеге көн кебек ачык иде: Айзирә укып, машина йөртү хокукы алды. Машина сатып алды. Шул машинада армиядән кайткан улын каршы алырга барды.
«Мерседес»ны күргәч, егетнең гаҗәпләнүе чиксез булды. – Әни, син нәрсә, банк таладың мәллә?
– Юк, мин бизнес ачтым, клиника...
– Ә ничек ача алдың соң?
– Мин сиңа бер мәртәбә әйткән идем бит инде: бу дөньяда һәрвакыт кеше булып калырга кирәк, дип. Шул очракта син барыбер уңышка ирешәчәксең... Күрәсең, әле вакыты җитмәгән булган, ә хәзер менә җитте, улым! Безнең хәзер барысы да булачак, Алла бирса...
– Мин сине аңладым, әни, син хаклы, син дөрес яшәдең, мин дә укуымны дәвам итәчәкмен...
Илшат үз сүзендә торды: керде, укуын дәвам иттерде, тәмамлады. Үз һөнәре буенча эшкә урнаша алмаса да, хезмәт юлын әнисенең клиникасында башлап җибәрде. Улым, мин сиңа балачагыңда уенчык машина да алып бирә алмадым, мөмкинлек булмады, менә сиңа бүләккә дип, анасы улына өр-яңа «БМВ» машинасы алып бирде...
Айзирә ачкан клиника, шулай ук, эчкечеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнә иде. Әгәр дә кешенең аракы эчүе озакка китсә, махмырдан чыга алмыйча интексә, андыйларны система куеп дәвалыйлар. Бер көнне Айзирәне эчкечеләр, наркоманнар дәваланучы реабилитация үзәгенә система куярга чакырдылар. Атнасына ике-өч тапкыр килмичә калмый иде ул анда. Гадәттә, булышырга дип, аңар берәр пациентны беркетәләр. Бу юлы, пациент егет нигәдер аңар бик тә таныш күренде. Кара чырайлы, кәкре борынлы, ул бер генә дә татар егетенә охшамаган, кыяфәте белән Кавказ кешесенә тартым иде. Аптырагач, ул аңардан:
– Сез кайсы шәһәрдән килдегез? – дип сорады.

– Ч.-дан! – дип җавап бирде аңа таныш егет.
Аптырап, бер-ике сорау биргәч, егет тиз генә ачылып китте:
– Айзирә апа, сез мине танымыйсызмы?
– Каядыр күргәнем бар кебек сине... тик үтер, искә төшерә алмыйм.
– Алишер бит инде мин?
– Нинди Алишер?
– Без Илшат белән бергә укыдык... Бер класста...
Ниһаять, Айзирәнең исенә төште: Алишер белән Наил! Шулар бит инде ата хулиганнар, мәктәп балаларын куркытып, кыйнап торучылар....
– Алишер! Син монда ничек килеп эләктең? Нәрсә булды?
– Әй Айзирә апа, без бит инде, үзегез беләсез, мәктәптә укыганда ук тарта идек ул «травканы»! Без Илшатны да мәҗбүр итеп карадык тартырга, тик ул безне тыңламады, шуңа күрә эләгә дә иде инде аңа... Гафу итегез...
Менә шунда гына Айзирә баласын мәктәптә ни өчен кыйнаганнарын аңлап алды. Аңлады һәм шаклар катты!
Илшатның шундый нык, сабыр холыклы булуы, аның үзеннән генә түгел, ә тәрбиядән дә киләдер, мөгаен. Әнисенең, өчәр смена эшләп, чәче белән җир себергәнен күреп үскән бала аңар берничек тә кыенлык китерергә тырышмаган, ул белгән, аңлаган, әгәр дә ул да аны шулай борчу-кайгыларга салса, әнисен бөтенләй аяктан еккан булыр иде.
***
«Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән!» дип, юкка гына җырламыйлардыр, күрәсең. Юк, Айзирәнең гомере әле үтмәде, аңар әле яшисе дә, яшисе! Ләкин ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга вакыт җитеп килә кебек. Бәхетлеме соң ул? Әйе, Айзирә бүген, шикләнмичә, үзен чынлап та бәхетле дип әйтә ала. Аның яраткан эше – клиникасы, заман таләбенә җавап бирерлек фатиры, затлы машиналары бар. Аны бүген кая барса да, хөрмәт итәләр, дуслары, коллегалары аның өчен өзелеп тора. Әти-әнисе дә, Аллага шөкер, исән-саулар, улы Илшат та аны һәрчак сөендереп тора. Егерме биш яшен тутырып килгән Илшат инде өйләнергә дә уйлый: ул Ләйсән исемле кызга гашыйк һәм алар өйләнешергә сүз дә куешканнар. Ә ул кызның атасы – яшь чакта Айзирәнең бер як битеннән үпкән Фәнил – Айзатның яшьтәше. Менә бит тормышның язмыш җепләре кешеләрне ничек итеп бәйли.
***
Ул Айзат белән кабат күреште. Авылда. Классташлар очрашуында. Гомере буе чит хатын белән яшәгән, Айзирәнең һәм улының хәлен дә белергә теләмәгән шушы ир заты, Айзирә аякка баскач кына, алар белән кызыксына, хәтта Илшат белән языша һәм вакытын табып, күрешә дә башлады. Баксаң, ул әллә ни зур уңышка да ирешә алмаган, төрмәдән кайткач та, бу тормышта үз юлын тапмаган. Яшәү рәвешләре дә искитмәле түгел: әлеге хәтле үз өйләрен булдыра алмаганнар, кеше йортында айлап-айлап түләп торалар...
Очрашуда ул Айзирәдән күзен алмады. Әйе, әле һаман да ярата, оныта алмый иде ул аны. Һава суларга чыккач та, Айзат аны кочакларга үрелде. Айзирә, кирәкми дигәндәй, җилкәсен генә сикертеп куйды. Аңлады ул, соңарганын аңлады...
– Айзирә! Әйт әле дөресен... яратасыңмы син мине?
– Айзат, – дип каршы төште ул, – зинһар, кирәкми, син минем өчен бер гади танышым гына кебек хәзер, аңлыйсыңмы? Синең белән аерылышканда без йөзекләрне салышып хушлашкан идек түгелме соң? Оныттыңмы?
– Юк... – дип сыкранды Айзат, – мин бит яратам сине... Әле дә.
– Синең яратуың миңа кирәкме соң хәзер?
– Гаепне үз өстемнән алмыйм, тик шулай да мине тормыш мәҗбүр итте, – дип акланды ир.
– Тормышка гына сылтавы җиңел шул, ай-һай, җиңел...
– Үпкәлисең инде, аңлыйм, рәнҗисең. Малайны үзең генә үстердең. Тик бер нәрсәне аңламыйм: шушы матурлыгың белән...
– Юк! Мин беркайчан да ялгыз булмадым! Мин кешеләр яраттым, алар да миңа шуның белән җавап бирделәр. Мин бәхетле, Айзат, бик тә бәхетле... – Ә нишләп елыйсың соң? – дип сорады ул, Айзирәнең күз төбенә өелгән яшьләрне күреп. – Үзең һаман да мин бәхетле, дисең...
– Ышанма минем күз яшьләремә, ышанма, – дип җавап бирде аңа Айзирә.
– Сөенечемнән елыйм.
***
Хастаханә бусагасын атлап кергәндә аның тыны кысылды. Айзатның авыр хәлдә хастаханәгә эләгүен Айзирә соңга калып кына белде. Бармыйча булдыра алмады. Кыйнаганнар, изгәннәр үзен. Айзат кабат элеккеге эшенә тотынган, кыек юлга атлаган, ә аның ахыры һәркемгә дә яхшы мәгълүм: һәрчак аянычлы тәмамлана...
Айзат аны таныды. Хәле чамадан тыш авыр булса да, сөйләшергә көч тапты.
– Кабахәтләр! Теләмәдем янә шул эштә катнашырга. Хатын көчләп кертте. Авыр яшибез, имеш... Чит кеше фатирында торабыз. Акчасы булыр дип.
– Хатының киләме соң яныңа?
– Юк.
– Нишләп?
– Килмәскә, йөрмәскә кушкан идем... Күралмыйм... Килмәсен, кирәкми
үзе дә, балалары да.
– Берүзең нишләргә уйлыйсың?
– Терелсәм, яңа тормыш башларга исәп. Үлмәм әле...
– Терелергә кирәк шул. Борчылма, ярдәм итәрмен. Мине монда яхшы беләләр, уход әйбәт булыр, аякка бастырырлар. – Рәхмәт.
Айзат, карашын читкә алып, үзе дә сизмәстән күз яшьләренә буылды. Аның мескенлек вә чарасызлык белән бергә уралган авыр халәте Айзирәнең бик тирәндә, күңел төбендә яшеренеп яткан ярату хисләрен актарып чыгарды...
– Айзат, – дип пышылдады ул, аны тавышы белән иркәләгәндәй, – ышан, мин сине беркайчан да ташламам...