Логотип Казан Утлары
Повесть

Уйламаган көнем юк (ахыры)

Башыннан УКЫГЫЗ

Әгәр әсәрдәге каһарманымның йөз-кыяфәтен тасвирласам, буяуларымны сәлә генә  тамызыр идем: кыска буй, сары чәч, почык борын, кабарынкы ирен... Казан урамнарында  мондый кыз-кыркын йөзәрләгән. Хуҗабикәнең өстенлеге - яшьлеге. Марс бабакай шуңа кызыккандыр. Гөлнирадан - яшьлек, картлачтан - акча... Нормаль килешү!

       Яшь хатын каһвә чөмерә-чөмерә, бая гына мыскыллаган карчыкка мәдхия укый:

- Алтыным әбекәем, синдәге акыл, синдәге сизгерлек. Синнән башка нишләрием! Бозымчыларны  момент каптырасың, молодец! Берсе мендәремне тишеп агызган кабер туфрагын син тапмасаң, баш чиреннән үләсе идем. Себерке белән кудык заразаны. Вообще-то Тәслимә апасы,  син без  яллаган бишенче хезмәтче. Ну-ка үзең турында сөйлә!

       - Мәктәп, институт, төрле эшләр, бөтен биографиям шул, - дим. Ялганлаганда кызармыйм  да, ичмасам. Минем чыгышым бу хатынга кирәк тә түгел, ул инде үзенчә нәтиҗә ясый:

       - Короче, син хәерчедән туган. Колхозник баласы, короче. Мин аксөяк нәселеннән. Әти – заводта генераль директор, әни – матурлык салоны хуҗасы иде. Унбиш ел элек алар авариядә үлде. - Сәер, мондый фаҗига турында сөйләгәндә, кешенең күзе  яшьләнә, һич  югы тавышы калтырый, ә Гөлнира шаркылдап көлә. - Ха-ха! Унтугызда шушы картлачка димләделәр.  Сәлперәйгән, конечно. Ну, бай. Мәскәүдә, Питерда безнең бизнес.

       Бер сусыл үләннән икенче сусыл үләнгә сикергән чикерткәдән көнләштем, дисезме? Аңа барысы да җиңел бирелгән, минем сыман чәче белән  җир себермәгән.  Юк,  юк, нинди генә кыен хәлләргә тарсам да, миңа үз язмышым кадерлерәк.

       Эш сәгатем кисәтүдән башлана:

       - Короче, мин хуҗабикә, син - ялчы, - ди Гөлнира. - Ни генә кушсам да, карусыз үтисең.

         Вазифаларымны  тавык та чүпләп бетермәслек:  өй җыештыру, өч мәртәбә ашарга пешерү, кер юу,  үтүкләү, кибеттән ашамлыклар сатып алу, чүп түгү, ишегалдын себерү, кыскасы, бер хезмәтче бишкә ярыла. Зур гаиләгә исәпләнгән коттеджда  сигез бүлмә, өч зал, озын-озын баскычлар, көймә хәтле ике джакузи. Көнозын тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнәсең әйләнәсең дә, иртән ул тәгәрмәч тагын зырылдый, югыйсә  барысын да тәртипкә салгач, бүген эшең җиңеләер, дисең, ә сиңа  "сюрприз" әзерләнгән. Төнлә йортта  җен-пәри  туй уздырганмыни, сауна идәненә юеш сөлгеләр ташланган, шкафтагы киемнәр элгечтән "егылган", һәр бүлмәнең диван-кәнәфиләрендәге япмалар бөгәрләнгән, юып-киптергән табак-савыт кабат раковинага өелгән, паркет идәндә таплар... Чүп савытында аракы шешәләре...

       Шофер абзый  төнге мәхшәрдән хәбәрдар икән:

 - Марс командировкада чакта байбичә шалапайлар белән типтерә, сеңлем.

       Хуҗаны көтәм. Ул гына бу "пәри  туе"н туздырачак.  Тик өметем акланмый, без - ялчылар икәү икән лә.  Бәлки, кул астындагылар өчен Марс бабакай  таләпчән җитәкчедер, ә менә өйдә ул – яшь хатын кубызына  биюче мескен  ир. Беркөнне Марс Хәйдәрович:

       - Биш айга алдан ук  түлим, әйбәт кенә эшлә, – дип, симез генә конверт суза.

       Хәйләкәр бабакай, бишенче хезмәтчеләре дә Гөлнираның капризыннан туеп китәр, ә болай акча белән аның кул-аягын богаулыйм, ди бугай. Билгеле,  аванстан баш тартмыйм, чөнки мин бит әле банк колы да. Бүре дә тук, сарык та исән, ягъни хуҗа да, мин дә канәгать. Ә түзмәслек хәлләр хәттин аша. Энәгә тагылган җеп төсле артымнан Кара Туташ ияреп йөри һәм һәр нәрсәдән кимчелек табып,  Гөлнирага әләкли. "Аш тозлы, куфый әче, керләр агармаган, шкафта  бармак калынлыгы тузан..." Саздагы бака төсле көнкүреш баткаклыгында  быкырдаган мин  һаман өстә-югарыда, ни акылым, ни белемем, ни горурлыгым карчык-корчык белән булашырга кушмый. Разия зарымны тыңлый-тыңлый да:

       - Әй, җебегән, –  ди. – Шәп кенә тукма! Бүтән әләкләмәс.

         Акыш-макыш карчык миннән пыжымламый шул.

         Аның Гөлнирасында да сәерлекләр җитәрлек:  пешергән ризыктан шикләнеп, һәр пешергәнне  Кара Туташтан тәмләтә, "дегустатор" ике-өч кашык капкач:

       - Үтермиме? - ди. Байбичәнең биек койма белән уратылган коттеджда  яшәгән күршесе  Мара керсә генә, энәдәге  "җеп" кыскара: карчык бүлмәсенә шыла. Мара аның  авызына шәп кенә "ямаган" бугай. Ахирәтләр "җен-пәри туе"ның бәләкәй  варианттагы дәвамы: алар яртышар көн залдан-залга күчеп кәеф-сафа кора.  Азактан папирос төпчекләре, коньяк шешәләре җыеп, бүлмәләрне җилләтәм. Минемөчен иң зур җәза - көнбагыш кабыгы. Теләсә кая чөелгән эчке киемнәр, тарактагы учма-учма чәч,  карават астындагы  "буяулы" подкладкалар башта гына җирәндерә, ә менә көнбагыш чүбенә үртәлепме-үртәләм!

       Сулатып юсаң - паркет кабара, ә төкерек белән юешләнгән кабык, кибеп, идәнгә  ябыша да, аның һәрберсен тырнак очы белән куптарам. Кемгә зарланыйм? Разия: "Түз, акча бит", - ди. Командировкалардан башы чыкмаган хуҗага сыктыйммы?

       - Иркәҗаным нечкә күңелле бала, авыр сүзләр белән аны  яралама, –дигән ир хезмәтчесен яклар, ди сиңа! Ул үзе дә кызганыч адәм. Минем әле алда   хыял белән өретелгән  тулы бер гомер, бурычларымнан арынсам, яңа әсәрләр язачакмын. Китапларым күбәер һәм сатылыр да. Дөнья затлы укучыга  корымагандыр, шәт. Ә бабакайның көннәрдән  бер көнне кесәсе юкарыр һәм  "нечкә күңелле"  яшь хатын  акча исенә сусаган диюгә әверелер.

       Әмма мин  бай ирнең  фаҗигасен  киләчәккә калдырып ялгышам. Ул кичә, хәтта ки кичәгедән дә алдарак башланган икән...

       Мара  –  даими кунак. Көн тәртибе үзгәрми: эчү-тарту, көнбагыш чиртү... Бүген ахирәтләр чинаша-чинаша сугыша.  Пыяла шешәләр, тәмәке көле савытлары  чыкыр-чыкыр ватыла.

       Аста Кара Туташ угалана:

- Гулочканы үтерә, себерке! Ул көчлерәк! Бар, аер!

       Кайсы җиңгән дә, кайсы җиңелгән?  Мин менгәндә  "подругалар" бер-берсен кочаклап  елаша иде. "Коткаручы"ны күрмиләр, икесенең дә  борын мышкылдый:

       - Нервылар тузган, иеме, Мара?

       - Эһе, Гөлнира.

       - Давай ауга барабыз! Син  –  гарибеңнән, мин картлачтан гарык.

       - Ну давай!

       - Теге вакыттагы кебек безнең дачада, ладно?

       - Ой, анда табын ужасно ярлы иде. Егетләрдән оялдым.

       - Монысында оялмассың. Кухаркадан шикарный  өстәл әзерләттерәм.

       - Француз блюдолары  бик тәмле. Например, рататуй. Кухаркаңа  интернеттан рецептын үзем өйрәтәм.

       Алар диваннан купканда,  мин – "кухарка" -  аш бүлмәсендә кайнашам. Карчык та оясына поса. Рататуй, рататуй...  Миндиярның яраткан тәгаме... Аш төрләндерә-төрләндерә көен көйләткән ир хәерчелек һәм бурыч белән "бүләкләде". Шушы хәлгә төшергән өчен  мин аңа рәнҗемим дә, ахрысы.

       - Апасы, кичкә ататуе пешер! - ди Гөлнира, ә Марасы бот чабып көлә:

       - Ой, позор! Интеллигенция гаиләсе кызы, дисең, ә үзең яшелчә блюдосының исемен  дә дөрес әйтмисең! Рататуй, надан!

       - Үләм, үләм, бер белемлесе килгән! Ике дипломың  гарип иреңнең арбасын төртергә генә ярый, - дип, минем хуҗабикә пырылдый. Ахирәтләр әз генә эләгешми.

Мара телефон актара.

       - Хәзер рататуйның “интегриентларын” саныйм.

       - Мәшәкатьләнмәгез, – дим. – Аны күп тапкыр әзерләдем. Әгәр меню француз кухнясыннан гына торсын дисәгез, нисуаз салаты, десертка сюзетт коймагы тәкъдим итәм. Киш дигән ачык пирог та тәмле.

       Ычкынаммы, әллә горурлыгым бүселәме? "Белегез, Эйфель манарасы  ресторанында  французларның  милли ашларын татыган кеше мин!" Гөлнира берни аңламый, аның акыл савыты  сай, ә менә  ике дипломлы Мара сагая.

       - Курсларда өйрәттеләр, - дигәч кенә ул:

       - Марс бабакай сине Париждан ук кайтартты микән дип шикләндем, - ди.

       Бу йорттагы  хезмәтчеләргә  кунаклар белән  аралашу катгый тыела. Гөлнира  башым авырта дип, бүлмәсенә  менеп киткәч,  Мара өенә ашыкмый, янымда бөтерелә.  "Тел тегермәне" сүз тарттыра, миңа кызык түгел,  әдәп саклап кына  түзәм.

       - Гөлнираны әйтәм, җәннәттә рәхәт чигә. Бабакай аңа мөкиббән.  Бөтен капризын үти.  Ашау - байдан, үлем - Ходайдан!  Хезмәтчедән аяк кына юдыртасы! Бар соң бәхетле хатыннар!  Син озакка чыдарсыңмы икән, апасы? Ике аждаһа боларда. Клавасы  Гөлнирадан ун тапкыр әшәкерәк.Ул карчыкны  дөмбәсләдем, шуннан бирле миннән шөлли.  Әрәм тамак! Савалар бабакайны Гөлнира белән.  Минем сыман койрыгы бозга катмаган, Гөлнира ирекле. Минеке икенче ел инвалид коляскасында. Өстенә карап еларсың! Элек парлашып, чит илләргә  сәяхәт итә идек. Париж, Берлин, Вена... Акчалы ул, коляскада утырып та ярдәмчесе белән проектлар эшли. Гарип ир белән  чит илдә йөрергә башыма тай  типмәгән.

         Әдәп белән сабырлык – капма-каршы төшенчә, соңгысының төбе  өч кат алтыннан ясалса да, тишелә,  мин дә бу хатынның гайбәтеннән түземлегем төкәнеп:

       - Сез миңа комачаулыйсыз, - дим.

       - Ужас, дорфа син, апасы! -  ди хатын, пырылдап. Аңардан котылам гына, бүлмәсеннән бичара тоткын - Кара Туташ  ажгырып чыга. Ачудан ирен читенә селәгәе аккан. Мараны  турам-турам тапар иде.

       - Ник ул кәнтәйне чут-чут сайратасың?! Хуҗадан акчаңны әзәйттерәм!

       - Комачаулама, әбекәй! - дим. Кулымда исемлек. Рататуй  дип  мактануым  хәзер яшелчә  базарына  чаптырачак.  Карчык Гариф абзый белән миңа  йөк өсти:

- Бер худтан гараждан аракы бүтилкәләрен чүплеккә ташлагыз, ялкаулар!

       Башка вакытта  өстәмә  йомышларга  карышкан шофер бу юлысы  мыгырданмый:

       - Хуп, Кылауа, хуп, - ди.  Мине дә тынычландыра. - Базарны  йөз урыйбыз әле, сеңлем.  Хәзер какрас әбәттә урам кибетенә тауар китерәләр.

       - Нинди тауар?

       - Сеңлем, син икенче планетадагы җан иясе мәллә? Өстән генә күзләмичә, җиргә дә иңәргә иде. Безнең ил зерә баеды, супер-мупер кибетләрнең хуҗалары атна уртасында  сыр, йомырка, ярма ише искергән әрбирләрне яшник-яшник чүплеккә аудара. Безнең ише карт-коры, әби-чәби сагалап тора да, лабырт шуларны! И-и, сеңлем, нишләп чирканасың? Исраф   мал өчен  теге дөньяда җавап тотасы, ди. Шунысы начар: колбасаларны тураклыйлар, гел халыкка зыянга эшли явыз байлар.

       Бу минем  өчен яңалык түгел. Черетеп сүккән капиталистик илләрдә срогы чыккан азык-төлекне пакетларга  төреп, ярдәм  фондына илтәләр һәм ярлысы да, студенты да шуннан туена. Ә монда...  кешегә эт саны!

Дистәләгән кул чүплектә актарына. Мин исә  Гариф абзыйның киңәше белән җиргә иңим, дисәм – "бөеклегем" ычкындырмый... Без өчәү, янәшәмдә  ике ябык кына  егет.

       - Бүген тауар начар, - ди яшьрәге. Студентлар, мөгаен.

       - Ник берни дә алмыйсыз? - дим.

       - Фриганнар без, - ди олырагы.

       - Димәк, тамакны кысасыз, - дим.

       - Фриганнар кагыйдәсе: чеметем генә ашау, - ди яшьрәге.

       И адәм, үзен ничек кенә җәзаламый! Ә Гариф абзый шат: кочагы тулы консерва банкасы.

       - Томат суындагы  килкәләр. Бүген үземә дә, мәчеләремә дә бәйрәм, шөкер!

       - Хуҗа әз түлимени, Гариф абзый?

       - Марска рәхмәт, якшы түли, сеңлем. Пинсәм  белән хезмәт хакын малайның ипатика дигән аждаһасы һапылдата. Хуҗабыз читтә чакта  вокзаллардан халык ташып, ничауа гына шабашка эшлидер ием, җен  Кылауа белән үзчиркасы Гөлни  кул-аягымны  богаулады. Син, сеңлем, гаҗәп кеше, өнсез-тынсыз, артык сабырмы соң син? Тегеләр  изеп юашлаттымы?

       Җавабым кыска:

       - Миңа да яхшы түлиләр...

-7-

       ...Беренче тапкыр бай йортында  кунам. Французларның гади генә тоелгән аш-суы сәгате-минуты белән әзерләнми: заготовка өчен җебетәсе, пешеклисе, суытасы һәм тагын әллә ниләр кыландырасы. Ризык - әсәр, аңа җан өрүче авторы - мин. Ак кәгазьдән каләм генә йөртәсе куллар ярты төнгә кадәр "кухня иҗаты" белән мәшгуль. Кырыс хакыйкать чүкеч белән  башыма  чүки: "Мин биектә дип шапырынма, син - түбәндә! Әйләнә-тирәңә күз сал, кемнәр белән утсыз гына гомер учагы яндырасың? Яшь хатынның колы Марс бабакай, явызлыгыннан каралган  бичара карчык, җәмгыятьнең черек җимеше - Гөлнира, гарип ирен санламаган Мара, чүплектән ашаган Гариф абзый... Каһарманнарыңны шулар арасыннан эзлә. Һәркайсы кызгандырып елатырлык. Укучы, күз яше дә кипмәгән килеш, чираттагы әсәреңне көтәчәк".

       Хакыйкатькә бирешмим, "мин-минлегем"не калкан  итеп аның күкрәгенә  терим: "Җүн алымнарыңны көчләп такма, яме!"

       Көндез һәрбер хәрәкәтемне  тикшереп җәфалаган Кара Туташ төнлә дә  йоклатмый, дык-дык ишеккә  тибә.

       - Уян, хезмәтче хатын, уян!

       Икенче катта кемдер илерә:

       - ...а-а-а-а!

       "Йорт ияләре" тузынамы әллә?

      Карчык белән  Гөлнира бүлмәсенә менәбез. Идәндә йөз бал корты чакканмыни,  кашына-уына хуҗабикә тәгәри:

       - ...а-а-а-а!

       - Гулочкам, Гулочкам, – дип, Клава хатынның өстенә иелгәч кенә, яшь хатын:

       - Клоп, кит! - дип аның битен тырный.

       - Гулочкамны боздырганнар! Гулочкамда бозым! - Кара Туташ кулыма тукына: - Булыш! Ишетәмсең, хезмәтче, күргәннәреңне иренә лыгырдасаң - башыңны ярам.

Икәүләшеп, Гөлнираны  караватка яткырабыз.      Гариф абзыйның "үзчирка" дигәне шушы микәнни?

       Күз сызлый, чигә кыса, йокысыз төн тәмам йончыта. Әмма аяктан егылмыйм, төшкә "француз ашлары"н өлгертәм. Кыл уникедә Гөлнира  уяна, ефәк халатының  төймәсен дә  каптырмаган шәрә корсаклы "иркәҗан" баскыч култыксасына таянып:

       - Уф, ардым, - ди. - Апасы, свежий кофе пешер!

       Йокы сөременнән  айнымаган Кара Туташ шыпыр-шыпыр  яшел чәй эчә. Боларның  эрләгән дә, бәйләгән, боларның ике кулына бер эш юк...

       Ә без Гариф абзый белән машинага тартмалар ташыйбыз. Гөлнирадан күрсәтмәләр ява гына:

       - Апасы, син дачаны җыештыр! Табынны матурлап бизә! Син, абзыйсы мунча як! Кунакларны каршылагач, таегыз! Без Мара белән соңрак кына, зарыктырып кына киләбез.

       Кузгалганда гына,  каршыбызга  Мара атыла.

       - Стоп, стоп, күршеләр! Матурлык салонына язылган идем. Педикюр, маникюр, тегесе-монысы. Заказ биреп җитешмим, минекенә бәрәңге генә пешереп керт, ә?

       Хатын итәгемә  бер көлтә ачкыч томыра.

       Шофер тиресенә сыймый:

       - Азгын ана этләр! Яшь бикәченең нәстә кыланганын Марска җиткерер генә ием, үземә хужы,  ул үзчиркалыга ышана, мине  алдакчы дип куарга да мужыт. Аннары малайның ипатика түбәсен  ничек очлыйсың?  Марс олы катыныннан аерылгач,  йортларын бүлдертмәде, бай бит, яңа кәтдишкә күчте. Шушы Гөлни белән чалыш карга тиз тамырланды монда. Кылауасын кем дисең? Гөлнинең кендек әбисе, имеш. Алдашалар. Нәрсәдер ябышмый, әйеме, сеңлем? Чукрак мәллә син, йә?

       Ишетәм, ишетәм. Ни Кара Туташ, ни Гөлнира, ни Мара  мине кызыксындырмый, бу йорт - вакытлы тукталышым. Акча ярында хыял корабы  төзелү белән мин  иҗат диңгезенә  йөзәчәкмен. Ирек, бәйсезлек, мөстәкыйльлек кенә  үлемсез әсәрләр яздырта.

       Дачада бүлмәләр дымланган. Гариф абзый мыгырдана-мыгырдана  мичкә утын тутыра:

       - Ана этләр, мәйтәм, өчәр көн ләң-ләң өрәчәк!  Алар гүләнкә ярата.  Беренче тапкыр гына мәллә? Дачада аулак,  күз җук, колак җук, безнең инде авызда  йозак, әйеме, сеңлем?

       Нәрсәгә генә тотынсам да, тизлек һәм җитезлек  белән алдырганга күрә эшем иртә төгәлләнә.  Юлдашым да уңган:  мунча яккан, үлән төнәтмәсенә себерке батырылган. "Хур егетләре"н генә көтәсе. Ә алар төгәл халык икән, тәрәзәдән күзәткән шофер:

       -Чәвчим башка партия, –  ди. –  Вахтаны тапшырыйк, сеңлем.

       - Хәзер, - дим, ә табаныма әйтерсең җилем сыланган, аяк купмый. "Башка партия"нең берсе  - Миндияр! Бөдрә чәчен артка тарап, лак сиптергән ахрысы, башы ялтырый. Зәңгәр  плащының  төймәсен ычкындырган, күкрәге ачык... Ишектә маңгайга-маңгай бәрелешәбез.

       - Син? - ди ул, каушап.

       - Әйе. Ялчы ролендә. Синең дә яңа кәсебең икән.

       - Ни... Комарлы уеннардан биздем. Куркыныч. Ни... бандитлар яный. Хәзер интим службага урнаштым. Алты егет чиратлашып, бай  хатыннарга  хезмәт күрсәтәбез. Төшемле эш. Ни... тартынма, син дә чакыр, ташлама ясармын, ярты бәясенә, ни...

       Миндиярның изүеннән эләктерәм дә җен куәте белән ишек яңагына сылыйм.  Ул гүя юеш таракан.  Хатын-кызның да  йөрәгендә  дуамал  айгыр ята, мәгәр аны ярсытсалар, кушаяклап та тибә. Аерылган  бәндәм белән очрашудан  соң, акылым тарала, күршедәге  гарип ир турында  бөтенләй онытам. Кич белән аңа бәрәңге пешерәсе идем... Урталай гына ярып... Ә минем җеп тә өзәрлек хәлем юк, инде Разияларга  кайтып егылган. Дустым тормыштагы сикәлтәләрне, гадәттәгечә, каты кулы белән сыпырып кына тигезли.

       - Һе, син хәзер ике хуҗаның хезмәтчесемени? Байлар тиен   өчен чукына, аларга гел бушлай кирәк. Хатыны бәйрәмдә икән, ресторанга заказ бирсен! Бүген җаның ни тели - момент китерәләр.

       - Аның җаны, бәлки, мин пешергән бәрәңгене теләгәндер!

       - Әй,  син шул инде, гап-гади  нәрсәләрне  дә катлауландырасың!

       - Җир шарында тугыз йөз миллион  кеше ач.  Шуның берсе  теге гарип  булса, ә?

       Разия белән бәхәсләшү файдасыз, тота да кырт өзә:

       - Төн эчендә ачтан үлмәс. Син, үзеңнең проблемаларың турында  борчыл.  Чылтыраттылар әнә,  китабың басылган. Нәшир акчасыз  сигнал саннарын да бирмибез, ди. Банк белән расчет синең, хуҗаңа рәхмәт, алдан ук түләде. Монысына да, Алла кушып, сәмәннәр тупларсың. Тиражны сатарбыз, табышы икенче китабыңа булыр. Әй, яңа әсәрләр язарсың бит?

       - Язармын, билгеле. Дөньяда ел саен дүрт миллиард тонна азык-төлек җитештерсәләр, шуның өчтән берсен чүплеккә түгәләр.  Бөтен хәерчене  туендырырлык ризык  тирескә әйләнә. Коточкыч!

       - Йа Аллам. - Дустым кыза. - Ник сиңа ачлар да, ник сиңа туклар?! Шул хактамы инде киләчәктәге суперроманнарың? Аяк астында гына аунаган темалар ничаклы, тәкәбберләнмә, иелеп кенә каләмең очына эләктер. Синең  тормышың үзе үк әсәр, Тәслимә. Яз, халык егылып укыр!

       Язмышым -  ак тукыма,  ә аңа кара җеп белән фаҗига өстенә фаҗига чигелгән. Язмыйм, йә елап, күзләре сукыраер.

       Иртән шытырдавык пакетка Разиянең кызыл бәрәңгесен салам. Ярмалы, әкрен генә утта пешермәсәң, изелә. Хуҗабикәм  өч-дүрт көнсез кайтмас.  Кара Туташ тамак хәсрәте  белән мәшгуль: ташыта-ташыта каһвә кайната.

- Хәерле иртә, Клава ханым, - дип, исәнләшәм, карчык ярым йомык күзендәге  угын миңа кадап:

       - Ниткән "ханым"?! Ивановна мин, кыруч! - ди.

       "Иван кызы" белән бәйләнеп кәефемне кырмыйм, җырлый-җырлый  бәрәңге әрчим. Әлләнигә күңел очына. Болытларны  аралап,  кояшым елмаер да туңган бәгыремне  җылытыр сыман. Ашкыну-җилкенүләр  җүнлегә илтми.  Хәерлегә, Ходаем, хәерлегә! Бәрәңге пешкәндә дә, кул хәрәкәтләнә, карчык артыннан өстәл сөртәм, савытларын юам. Кәчтрүлнең  суын сыгып, "җир алмасы"н  суынмасын дип, фольга белән  чорныйм һәм яланөс  кенә күршеләргә йөгерәм.  Өч ачкыч, өч бик,  урам капкасын да санасаң - дүртәү. Коттеджда  яшәгәндә, ничәмә ничә ишек ачкан-бикләгән - миңа уен гына бу.

       Ашкыну-җилкенү җүнлегә илтми, дидем. Аһ, сизенүләрем! Соңгы адымымны хәтерлим: бусагадан атлыйм дигәндә генә, ул уңга табан авыша да, кочагымдагы  кайнар бәрәңге идәнгә коела.

       Арба тәгәрмәчен  кулы белән шудырта-шудырта миңа якынайган ир:

       - Куркыттым мәллә? - ди. - Саумы, Тәслимә?

       Үзалдына хәлсезләнеп аска чүгәм. Ник бу кадәр җәзалыйсың икән, Аллаһым?!

       - Марс абыйларда эшлисең икән, Тәслимә.

       Чү, нишләп җебедем соң әле?

       - Әйе, мин аларда хезмәтче!

       Тел очымда  йөрәкләрне чәнчердәй  сүз дә борынлый:  "Язмыш мин - патшабикәне тәхетеннән очыртса, сине, әнә, урындыкка катырган!"

       - Тәрәзәдән күрдем, Тәслимә.

       - Күрсәң соң! Вакытлыча эшлим. Китабыма  акча сорыйлар! Син, мәкерле, бәрәңгеләр пешертеп, түбәнсетеп миннән үч аласыңмы?

       - Гафу, бәрәңге хәйлә генә. Башкасына фантазиям сыек. - Ул арбасыннан янтаеп, ә мин мүкәләп уалган бәрәңгеләрне җыябыз.

       - Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә.

       - Ә син исемдә дә юк.

       - Үлем белән тартышканда  да, күз алдымда  идең.  Син  – минем өчен  шифалы дару.

       - Син минем өчен агу.

       Йодрыгым  белән идән төям. Нинди гарьлек! Мескен  һәм көчсез чагымны шушы ир-егеткә күрсәтергә тиеш түгел идем. Түгел идем!

-8-

       Мин  –  боз кантары... Хәтта  шаулап яуган яңгыр да  җебетми.

       Гариф абзый култыклап капкадан кертә.

       - Салкын тидерәсең, сеңлем. Нәстә, күршеңне ашаттыңмы? Аның катыны аш-суга  рәтсез, каяндыр китертә шунда. Җиде кулда әвәләнгән ризыкның ни бәрәкәте! Ул чибурик-мибурик, писса-миссалар ашказанын гына җәрәхәтли. Настоящни ир-җегеткә итле бәрәңге туклыклы.

       - Итсез иде...

       - Нәстә, сеңлем?

       - Болай гына. Кем соң ул, Халит?

       Йә, миндәге тилелек! Йөрәк  сурәте белән җанымны кыйнаган егет кем имеш!  Миңа гел киресенчә кирәк: шук-шаян  сыйныфташ белән җитди-моңсу ир бер үк кешеләр түгел. Гаҗәп, мин шулай телим.

       Белешлегем чамалы гына дигән шофер мәгълүмат ташкынына күмә:

       - Халит зур нәчәлник, сеңлем. Аның сызганнары буенча төзиләр йортларны. Ачык мужик. Безнең ише  гади халык  белән кәперәеп сөйләшми. Җәйләрен турларына  апчыккаладым. Гәпләшергә  җайлы мужик. Машинада барганда,  йөрәк өянәге кузгалып, баганага бәрелгәч, бот сөяген сындыра, ярты ел  бүлнистә дәвалана. Арбада хәзер тормышы. Авыр хәл, сеңлем. Бәхетсез мужик, катыны гүләйттә, ул дүрт стина эчендә ялгызы. Памушнигы да соңгы көннәрдә сирәкләде.

       Кара Туташ борын төбендә телефон  болгый:

       - Кайда югалдың, хезмәтче?! Гулочка шалтырата, кайтабыз, ди. Әбәт гатавайла!

       - Дачыда пужармәллә? Ай-яй тиз болар, - ди Гариф абзый.

         Мин дә  аптырыйм.  Ахирәтләр өс киемен дә салмыйча, хуҗа кабинетына  ыргыла.  Бераздан мине дә чакыралар.  Марс бабакайның  дәү сейфы ачылган, Мара акча саный:

       - Илле мең, йөз мең, алты йөз мең... Бер миллион, ике миллион. Әзрәкме?

       Гөлнира:

       - Дүрт  кешегә пүчтәк, - дигәч, күчкә тагын төргәкләр өстәлә:

       - Дүрт миллион!

       - Кызлар, хуҗа рөхсәт иттеме соң? - дим.

       - Аңардан кем сораган! - ди Гөлнира.

       - Акчалар кайда,  дисә, кызлар?

        - Син урлаган, диярбез. - Мара үзенең тапкырлыгыннан көлә.

       - "Кайда, кайда?" Телеңә салынма, апасы, яме? Акчалар минеке! Хәзер  шофер белән  "кызыллар"ны банкта  долларларга алыштырасыз! Өч көннән  безнең төркем диңгез ярында  - ак комда кызыначак!

       Бу күзәтүләрем ачыш түгел: адәм нәкъ үзе кебекләр белән күмәкләшә. Талантсыз талантсыз белән, хәйләкәр хәйләкәр белән, алдакчы  алдакчы белән...  Мондый төркемнәр йөзәрләгән-меңәрләгән. Миндияр шуларның һәркайсында "үз кеше", менә ул Гөлнира  белән Марага ишкә-иш, кушка-куш.  Ир бу төркемнең читкә кагуыннан куркып, кич Разияның капкасын шакый. Шиңгән корсак рататуй ашагач кабарган.

       - Матурым, синнән үтенәм, теге чибәр тәтәйләргә мине сатма, ягъни  мәсәлән, аерылган ирем димә, хезмәтче калдыгы белән йоклыйбыз дип хурланырлар.  Аңгыра байбичәңнән акча каерсам яртысы – синеке, матурым, яме? Ну, ну шаяртам! Әгәр серне  тишсәң, мин дә сине фаш итәм, ул сезнең гаиләгә махсус иңдерелгән шпион, аның псевдонимы - Тәслия Халәф, тиздән апагыз йортыгыздагы мәхшәр турында  сатирик роман язачак, дисәм, сиңа хана! Үзеңне бандитлардан җыештырта байбичәң.

       - Бүтән юлымда очрама, - дим. Шуннан артыгын эшли алмыйм, Разия ысулы белән яңагына кундырыр  идем, бәла: моның кай җиренә сугасың, моның йөзендә битлек!

       "Көннәрне заяга уздырма, каләмең тутыга, яз! - дип тирги Разия.

       - Әлегә иҗат савытым буш, - дим.

       - Әй, урманда яши берәүсе. Аралашкан кешеләрнең язмышы белән тутыр.

         "Аралашкан кешеләрем"нең соңгысы  Халит турында сөйлим, дигәндә генә, дустым олавы белән язмышлар көлтәсе аудара. "Өч баласы  авыру аталарын урамга куган", "Абыйсы энесенең йортын яндырган...", "Туганнар мал өчен судлаша..."

       Боларның берсе дә сискәндерми. Юк, мин таш бәгырь  түгел, аларның һәммәсен дә жәллим-кызганам, тик әлегә үземнеке белән сызланам.  Идәндә сытылган бәрәңгеләр... Арбадагы ир  белән җыябыз... Йә, ник бу күренешне җанландырып, хәтер диварына элдем икән?!

       - Бәлки, монысы кызыктыр, ә, Тәслимә? – “Сәяси  темаларга язма, аларның гомере кыска” дигән Разия минем күлгә җимсез генә кармак ташлый. – Район башлыгы ике картка җинаять эше ачтырмакчы. Тегеләр: "Халык өчен салам бөртеге дә селкетмисең, кәнәфиең астына шартлаткыч куябыз", - дигәннәр.  "Алар террорист, миннән соң Рәсәйне шартлатырлар, төрмәгә ябыгыз", -  ди  башлык.

       - Беренчедән, андый нәрсәләр турында язмыйм. Икенчедән, ике бабай Рәсәйне шартлатырлык  булгач, без нинди куәтле ил статусына  дәгъва кылабыз соң, дип, түрәнең маңгаена бәреп әйт.

       - Безнең системада  лирик чигенешләр юк шул. Ярар,  синең үзеңдә нинди яңалыклар бар?

       Бер төсле аккан  соры һәм күңелсез көннәрдән  нинди яңалык өметләнәсең! Чү, ә Халит? Разия – иң якын дустым, ләкин аңа да  сыйныфташым турында  белгертмәскә кирәк.  Бай йортында  түзсәм, тагын берничә ай түзәрмен. Халит  белән бүтән очрашулар юк.

       Бүген иртән үк  җәнҗал куба. Һай, күнегергә вакыт югыйсә, ә мин һаман йөрәгемне калтыратам. Мара ахирәтенә  юл киемнәре сайлаша.  Ходаем, чемодан ярылмасын, ниләр генә тутырмыйлар: кофта, итәк, кичке күлмәк, әллә ничә пар түфли.

       - Тауларга менсәк, салкынча булыр, спорт костюмыңны алабыз, - ди Мара. Мин  көн саен тәртипләп торган кием шкафында  бөтен әйбер буталган, "сәяхәтчеләр" кат-кат актарынса да, костюм табылмый. Гөлнира миңа кизәнә:

       -  Ялчы, син урладыңмы?

       - Ой, кичә аны пычранды дип, дачада калдырдың ич! Бәнахакка кешене рәнҗетәсең, оятсыз! – дип, Мара мине яклый.  Моңарчы ул  безләрне санламый иде. Миндә дә аңа карата шундый  ук мөнәсәбәт, мин хәтта бу ханымны Халитнең  хәләле дип тә танымыйм. Йөрәк сурәтләре ясаган хисле ир-егет мондый  төссез-бизәксез хатынга өйләнмәс. Ә кемгә өйләнер иде? Нихәтле үрелсә дә, буе җитмәслек мин - тәкәббергәме?

       Мара тиктомалдан гына миңа ялагайлана:

         - Гөлнираның холкы ташка үлчим, апасы. Совсем псих. Ник аралашаммы? Акчасы өчен.  Марс картлач аны  доллар тавыннан шудырта, Гөлнирадан миңа да тама. Вот аның хисабыннан диңгезгә барабыз. Минеке дә банкта миллионнарын балалата, ә миңа тиеннәр генә бирә. Да, ашата, киендерә, но миңа ул гына аз.  Да, элек юмарт иде, гарипләнгәч, ужасно кысмырланды. Өй эшләрендә хезмәтче ялла, Марс бабакай әнә хатынын ничек кадерләп саклый, дидем,  син таза-сау, идән генә юырлык, ди. - Мара зарлана-зарлана максатына якынлаша. - Ярдәмчесе ялда, бөтен өмет синдә, апасы...

       - Юк! - Үпкәм күперә, йөрәгем таркылдап сикерә. - Юк!

       - Зинһар, апасы! Мин ул гариптән туйдым! Үз өлешемне даулыйм да аерылам! Юма, җыйма, пешермә, только ресторанга гына заказ яса да шул заказны китерүчедән алып,  минекенең кулына тапшыр. И всё!

       "Сәяхәтче халык" төнлә җылы якларга оча. Иртән күрәм: аш өстәлендә ачкычлар белән ресторан телефоны. Менә "юк!" дигәнгә җавап!

...Разия  көздән үк бакча казый. Җир кыш буе суласын, ди.  Минем "яңалыклар"  аның өчен күптән искергән.

       - Һе,  бабайның авыртмаган башына  тимер тарак икән яшь хатын. Нәрсә дип  ул курчакны түренә утырткан, бикәчнең үз тиңнәре  белән  чуалачагын чүтеки чамаларга иде. Үзен дәртле егеткә чутладымы икән? Әнә безнең бер полковник гел яшь нәстәкәе белән мактана иде, тегесе моның улы белән кети-мети, ди. Пистолеттан икесен дә атам, ди, минәйтәм, бик батыр икәнсең, үзең атыл! Синең хатаң бит, мәйтәм. Интим салон хезмәткәре Миндиярга төкер! Ул инде киселгән икмәк телеме. Тагын нәрсә диим?- Разия учын учка ышкый да тирән итеп, көрәген җиргә батыра. - Сейфын ялтыратырга син кушмаган, шулай ук төкер. Хуҗаң кабинетында  тузан-фәлән сөрткәндә, ул  тимер сандыкка кагылма, бармак эзе улика санала. Халит мәсьәләсендә үзең уйлап бетер. Бәхетсез җан икән. Аңа төкермә!

       - Бөтенесенә дә төкерек җитмәс, - дим.

       - Җитмәсә, миндә күп.

       - Ул бәрәңгеләр... - Күз алдымда кабат теге күренеш гәүдәләнә.

       - Нинди бәрәңгеләр? Ә-ә,  минекеләрме? Язга ансын да күп иттереп чәчәрмен.

       - Итле бәрәңге – ир-ат ризыгы, ди. Итен генә кайдан...

       - ...базардан аласы, дускаем. Анда танышым сата.  Замана авыл агаен да хәрәмгә ымсындыра. Авырлыгы артсын өчен  сугым малына үсеш гормоны кадыйлар. Кеше организмына  котычкыч  зыян бит ул.  Ә менә  сарыкка  кадарга ярамый, тәгәри дә үлә. Кыскасы, бәрәңгебезне  бәрән ите белән генә ашыйбыз, дускаем.

       ...Төшемдә елан чага  дигәндә генә, сискәнеп уянам һәм  таңга кадәр  керфек тә какмыйм. Төш - чынбарлык кайтавазы. Иртән хуҗаларымның капка төбендәге машинадан полиция сержанты чыгып, кулыма тимер богау кидерә.

       - Гражданка Фәйзуллина, сез акча  урлауда гаепләнәсез! Хәзер безнең бүлектә протокол төзибез!

Күз алдымда гына кадр арты кадр  алмашына: ыржайган  Кара Туташ, такси, сулуы капкан Марс Хәйдәрович...

       - Мин бу йортның хуҗасы. Клава таладылар дип чылтыратты.  Гөлнирам  кайда? Аңа тимәгәннәрме?   -    Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә.  Ә моңа хатын! -

Иптәш сержант, ник  сез сеңелкәшнең кулын йозакладыгыз? - ди ул.

       - Гражданка Клава Ивановнадан звонок булды: гражданка  Фәйзуллина  запас ишектән карак әшнәләрен кертеп, сейфтан акча урлаткан, - дип такылдаган "тәртип сакчысы"на мин:

       - Бармак эзләренә экспертиза  уздырдыгызмы? - дим. - Минекеләрме?

       Кайчакта Разияның акыллы  киңәшләре ярап та куя.

       Марс бабакай егетнең җилкәсеннән кага:

       - Җибәр, энем. Кем карак икәнлеген үзем ачыклармын.

       "Иван кызы" берәр кабәхатлек эшләсә, гадәттәгечә тиз генә  бүлмәсенә бикләнә. Гөлнира хакында  хуҗага: "Алар дүртәү чит илдә", - дисәм, бу дөреслектән ни файда? Саннарны кыскартам:

       - Хатыныгыз Мара ахирәте  белән чит илдә, Марс Хәйдәрович.

     Картлач яраланган кош кебек  бәргәләнә, яшь бикәченең телефоны "абонент не доступен"   дисә дә, минут саен шылтырата. Ул утсыз яна-пешә, маңгаендагы  тир тамчылары  ерганак  ерып күз кабагын чылата. Кызганыч, бик кызганыч! Миңа да үпкәсе бар:

       - Тәслимә, ник аны  ерак юлга җибәрдегез? Ник миңа  хәбәр итмәдегез? Миллионнар шайтаныма олаксын, акчасына кызыгып, иркәҗанымны  үтермәсеннәр генә.  Чит илдә дә ерткычлар күп. Үзем дә комсыз, акча дип,  яңа проектларга тотындым. Мин - командировкада, иркәҗан - ялгыз. Ант, Калиниградта  соңгысын очласам, компанияләрне сатам. Яшь тә бара, туганнар, җитмешне  вакладык. Гөлнирамны саклап, өйдә генә утырырга  вакыт.

       "Көенмәгез, хатыныгызның тән сакчысы бар..." Шушы җөмлә генә дә күңел күзе сукыр бабакайның  бөтен дөньясын актарып ташлар иде. Ә кая соң миндә әшәкелек? Уңай сыйфатлардан гына тукылган адәми затмы соң мин? Йә, намусым уянып, хуҗаның  сукыр күзен ачтым, ди. Акылым әйтә: "барыбер ышанмаячак". Сез терәлгән каен кәкре, дисәң, юк, агач туп-туры, диячәк. Бәлки, ул үзе дә нәрсәдер сизенәдер? Иркәҗаным хисабына  яшьлегемне  озынайтам дип алданган биороботның бәхетле ир ролен уйныйсы киләдер, бәлки. Әйдә, уйнасын! Әмма тормыш сәхнәсенең кануннары кырыс, ул ясалмалылыктан тиз арына.

       Бу - әшәке буласы килеп тә әшәке була алмаган минем фәлсәфәм...

Анда Халит ач! Соң, моның нәрсәсе  бар, киребеткән хатын, заказ бүлегенең  телефоны  "биш бишле", телефон төймәсенә генә төртәсе  бит дип, үземне тиргим. "Алло, исәнмесез?! Ресторанмы? Зур Урам, егерменче йорт адресына... Ялгыштым... Гафу... Хушыгыз".

       Ялгышмадым, "биш  бишле" иде. Кәгазьне вак-вак кисәкләргә ерткалыйм. Бәрәңге белән сарык ите телеңне йотарлык тәмле, диләр. Яшь хатын хәсрәтеннән куырылган хуҗаны  аэропортка илткән  Гариф абзый бушады, хәйләкәр инде,  чүплек аша барсак, әллә ничә базар әйләнергә  риза.

       - Бүген какрас уңышлы көн, сеңлем.

       "Урам кибете"ндә, чынлап та уңышлы көн: аллы-артлы  ике фургон "тауар" китерә. Халык дәррәү  шуңа ябырыла. Машинадан гына  тамаша кылам: йа Аллаһым, бәндәңә  ачлык күрсәтмә! Мәрхүмә әби: "Ахырзаманда  яңгыр яумас, үләннәр көяр, зур сулар, елга-күлләр җир астына качар, чишмә-коелар кибәр, суга сусаган бәндә "бөтен алтынымны (байлыгымны) бирәм, ике  генә йотым су эчерегез!" дип урамда  шыңшып йөрер", - дияр иде. Йа Аллаһым, монысы  тагын да яманрак. Нигә мин киләчәк өчен шөбһәләнәм икән соң? Дөнья бетүнең билгеләре  бүген үк  беленәме? Ә бер кара пәлтәле ир-ат  нишләп  читтә генә таптана? Ник ул "кырмыска оясы"ндагы  "бөҗәкләр" кебек  аркасына "йөк" өйми? Кырмыска үзеннән  авыррак әйберләр ташый бит.  Кулындагы  сумкасына  да ярты чүплек сыяр. Менә ул  чүплеккә табан  талпынгандай хәрәкәт ясый да ташка абына. Терсәгенә таянып, аягына басканда,  аның газаптан  җыерылган йөзен күреп, утыргычыма янтаям.  Миндиярның туганнан туган галим абыйсы! Минем элеккеге  җитәкчем! Кодрәтле шеф Мансуров!

       ...Гариф абзый капчыгын көчкә күтәргән.

       - Айлык байлык, сеңлем, - дип, шатлана.

      Аның учына ике  кызыл кәгазь акча сонам.

       - Әнә, теге кара пәлтәле кешегә бир, - дим. - Кемнән икәнен әйтмә.

       ...Супермаркетта - тәмләткечләр бүлегендә мин аны кабат очратам. Ул инде чүплек янындагы  хәерче пенсионер түгел, йөзеннән  баягы газабы "сөртелгән", кыяфәт горур, гәүдә төз, тишекле-тишекле кәрзиндә кызыл уылдык, ысланган балык, кыяр, помидор, ипи... Шеф  үзенең шушы  хәлендә (бай хәлендә!) миңа күренүе белән  чиксез бәхетле.

       - О-о, Тәслимә, исәнме?! – дип  кочаклап ук ала атказанган фән эшлеклесе. - Энекәш өчен оят, Тәслимә. Тормышыңны ваткан, җүнсез малай. Журналдан китүең начар, син – талант, зур талант, акыллым! Без ничек дисеңме?  Безнең барысы да ал да гөл.

       Алы нидер дә, гөле нидер, ә менә хан заманындагы  кара пәлтәсенең җиңнәре кыршалган, шарфының йоны бөтерчекләнгән, аягындагы түфлиенең  очы купкан... Ярый ла минем ике  кызыл кәгазь бүген ашата, ә иртәгә? Иртәгә кайсыгыз караклар һәм комсызлар  җәмгыятенең  корбаны  - татар  зыялысына  булыша?  Йа,  мин кемгә нәфрәтләнәм әле? Хәрәм юл белән  баеган кайсы миллиардер минем җан авазымны  ишетә?! Үзем, фәкать үзем ишетәм һәм кибет уртасындагы   кичерешләрем рәнҗү белән  алышына.  "Шул кирәк сиңа зыялы Мансуров, шул кирәк! Намус һәм вөҗдан  дип яшәмәскә, сиңа да  "үз өлешеңне умырырга иде!" дип, эчем-тышым тулышып, тирем киңәеп, экс-шеф артыннан кычкырмакчы идем, авызым бөрешә...

       Уйларым Гариф абзый белән тоташамыни, юлда ул:

       - Җан биргәнгә - җүн бирә Ходай, - ди.

       "Чү, ярсыма! Ярсыган чакта әзерләнгән тәгам  агу белән бер, ул чирләтә. Миңа итле бәрәңге пешерәсе. Авыл малае белән  арбадагы гарип ирнең  бернинди уртаклыгы да юк". Шулай үземне  үзем  алдарга мәҗбүр.  Кара Туташны   аш исе  өненнән кузгата, ул таягы белән  келәмгә чәнчи-чәнчи яныма килә:

       - Карыным ачты.

       Иң явыз бәндәне дә ризык белән җәзаламыйлар. Гөнаһ! Тәлинкәгә өеп-өеп, итле бәрәңге салам. Ә күршегә  дигәнен  табагы белән алып керәм.  Өч ишеккә - өч ачкыч. Өйдә тып-тыныч. Исәнме ул?

       - Халит!

       Йа, монысы нинди әкәмәт тагы: "аякланган" ир кулы белән өстәлгә таянган:

       - Кызларны "смирно" басып каршылыйбыз, Тәслимә, - дип, ул миңа табан өч кенә адым атлый да төптән үк киселгән агач кебек йөзтүбән ава...

-9-

       Икәү идәндә утырабыз.

       - Авыртамы? - дим. Ул:

       - Зарарсыз, мамык өстенә генә егылдым, - дип елмая.

       - Әйдә, арбаңа күч.

       - Бераздан, яме?

       Икебезгә дә шундый да уңайсыз. Халит минем алда  егылуыннан гарьләнә, ә мин  никләр генә күңелсез хәлләрнең шаһиты  булдым икән дип, үземне табалыйм. Ул үзгә, ул бүтән, дисәм дә, бу ир-ат  йөрәк сурәте белән интектергән  авылдаш малай лабаса.  Киеренкелекне  уен-көлке белән йомшартып:

       - Без синең белән кыргыйлар, таш чорында яшибез, син - кабилә башлыгы, хәзер генә  мамонт  аулап кайттың, - дим.

       Сыйныфташым ихлас күңелдән шаяртуыма кушыла:

- Түшкәне тураклап казылган чокырга күмәм.

       - Таш белән бастыргач, өстенә учак як!

       - Яктым.

       - Пешкәндер, шәт? – дип табаның капкачын шудырам. Бүлмәгә хуш ис тарала һәм шунда ук уенның кызыгы бетә: ир-ат ризыгы  дип и тырыштым, и тырыштым, ә Халит  вегетариан икән. Үпкәләп чыгып китәм.  Бала-чага! Аны хәтта  урыныннан да күчерешмим, гарип ир идәндә кала, арбасына хәтле дүрт кенә  сүәм югыйсә. Үземдәге каршылыктан гаҗиз мин: әле генә мәрхәмәтле идем! Мондый катылык, мондый тупаслык  җан чишмәсенең кай төшеннән саркый  икән соң, йа Аллаһым?!

       Разия мине бер бозлы, бер кайнар суда  "чайкый":

       - Нишләп  син кешелек  уйлап тапкан яшәү рәвешен Халиткә тагасың? Харап икән, ит ашамый икән.  Әнә, чоланда кабак, кишер, кәбестә - сыйла! Нәр-сә? Башка аларга  кермим, дисеңме? Әй, дускаем,  авылдаш хакын хакла хет! Сез почти  туганнар бит!

       ...Турда  кайнашкан "почти туган"ның ярдәмчесе белән беренче мәртәбә исәнләшәбез.

       - Саумысез, Тәслимә?!  - ди егет, әйтерсең без күптәнге танышлар. - Өч кенә минутка  тоткарланыгыз, зинһар! Сезгә рәхмәт!

       - Ни өчен рәхмәт? - дим.

       - Халит Ниязовичны  канатландыргансыз, Тәслимә.

       - Хәзер кирәгем юк, сез  монда   аның уң канаты  икән.

       - Ничек кенә  кирәк сез, ничек кенә!  Ул сезгә була  аягына баса. Могҗиза дими, ни дисең.  Чит ил клиникаларының иң кәттә профессорлары  өметсез дигәндә! Мәхәббәт үлгән кешене дә терелтә, диләр шул.

       Ярдәмче егетнең  төче нотыгы үтләтә.  "Җавапсыз мәхәббәт - фаҗига ул", - димәкче идем, ул хатасын аңлап:

       - Сезнең  мөнәсәбәтләрегезгә катышырга  хакым юк, гафу итегез, Тәслимә, - ди. - Мин яңа  проектлар турында киңәшергә генә кайттым, тагын ун көнлек  командировка, үтенәм, Халит Ниязович катына кергәләгез!

       ...Капка ачык. Беркем дә артымнан этми. Хәлен генә белешәм.  Диварга сөялгән Халит, гүя янтайган һәйкәл, мин дә аның янәшәсендә аркамны терим.  Егылса -  мин терәк. Икебез дә дәшмибез, гүя дөньясы  сүзгә корыган. Тынлык – рәхәт нәрсә үзе. Сиңа ялварам, Ходаем, берүк йөзтүбән кадалмасын!

       - Иркенләп сула, - ди Халит. - Егылмыйм.

       Тынлык бозыла, сүз юктан сүз ясавым түгел, чын мәгәр, беләсем килә.

       - Хыялыңа ирештеңме  син?!

       - Нинди мәгънәдә?

       - Архитектор һөнәрен сайлап?

       - Зурдан күтәрмәдек, зурдан өймәдек, Тәслимә. Кибән дигәнебез чүмәлә генәдер, бәлки.

       - Бигрәк тыйнак син. Хәтта чамасыз тыйнак.

- Бәям шундый: үземне легендар архитекторлар исемлегенең иң соңгы битенә дә язалмыйм. Алманнар Гропиус, итальяннар Гварини, французлар Эйфель, мексиканнар Барраганнар белән  макталса, Халит Диняров – гап-гади йортлар  һәм биналар төзегән  гап-гади татар баласы. Милләткә  бер хезмәтем  файда китерер, бәлки.  Мин  кулланышка  "татар архитектурасы" дигән термин керттем. Моңарчы ул "Татар халык төзелеш сәнгате" дип кенә аталган.  Кандидатлык диссертациясен язганда  "Татарның архитектурасы юк, урысныкын үзләштермә!" – дип, фәнни җитәкчем каршы чыкты, ә мин үз дигәнемне эшләдем, бар, дидем. Мәчетләр урыс  мәдәнияте йогынтысында  төзелмәгән дип дәлилләдем.  "Иман йортлары" татар сәүдәгәрләре  ярдәме белән салына, хәлле байлар  Стамбул, Каһирә кебек  шәһәрләргә өйрәнер өчен белгечләр җибәрә яки аннан консультантлар чакырта. Бездә хәлләр шулай, Тәслимә. Ә син үзең канәгатьме?

       Сер бирмәскә! Кибәнемне биек-биек итеп өяргә!

       - Канәгать дип... Дөнья әдәбиятындагы  Жорж Санд, Габриэла Мистраль, Маргаретт Митчелл, Агата Кристилар кебек күренекле  язучы хатын-кызлар күп.  Мин алар төсле танылмадым. - Ни сөйли бу сөяксез тел?! Тукта! Авызың  тулы кара кан булса да, төкермә, диләр. - Гарри  Поттерның "әдәби анасы" Джоан Роллинг кебек миллионлаган долларга  китабымны да саталмам... - Иңнәремә тырнагын батырган тәкәббер кош хәлсезләнгән саен хәлсезләнә, мин исә җиңеләйгән саен җиңеләям. Әллә Халит миңа  табан авыша, әллә мин таяныр нокта эзлим, без арабыздан  җил дә сызгырмаслык  итеп, бер-беребезгә якын ук торабыз. Мин хәтта аның тән җылысын да тоям... Соңрак Халит сүзләрен кабатлыйм: - Бездә хәлләр шулай.

       - Син санаган язучылар - космополит, - ди ир.- Алар татар язучысы  кебек ни дәүләтем, ни милләтем, ни ана телем дип сызланмый, Тәслия Халәф!

       - Шымчыларың  ушлы икән, тәхәллүсемә хәтле  ачыклаганнар.

       - Чөнки синең белән яшим. Бер әйттем, тагын әйтәм:  сине уйламаган көнем юк.

       Менә монысы артык... Җенем кузгала, дорфа гына:

       - Иртәнге чәеңне  эчмәгәнсеңдер, әйдә, таян, кухняга илтешәм, - дип  Халитны култыклыйм, әмма ул эре генә:

       - Без хатын-кызга  таянмыйбыз, - ди.

       Хисләрем давылында  бөтерелеп, хуҗалар йортына чабам. Кара Туташ  каядыр җыена,  башына ямьсез соры  шәл ябынган. Давыл тынсын, ә Халит онытылсын дип, Разиягә шалтыратам.

       - Яшь кенә кыз баланы мәсхәрәләгән  завод директорының киявен нишләттең? Җәзага тарттырам  дигән идең.

       - Әйе, тарттырдым. Ул кыз белән план кордык. Имеш кызда  йогышлы җенси  авыру. Теге хәшәрәтнең хатынына: "Ирегездән сезгә дә ияргәндер", - дигәч, анализ да тапшырмаган, аерылган ханым.  Бүген  кияү балакай төрмәдә! Аллаһ җәзалады. Ур-ра!

       - Миндә  очсыз-кырыйсыз язмышлар, дисең. Сөйләрсең, яме, Разия?

       - Әй  син, алай-болай  чирләмисеңме? Укшытмыймы? Костырмыймы?

       - Җир шарына  өч миллиард  ел, ул  тагын шул кадәр яшәр. Ак төстә яралган җир инде карала...

        Чыбык очында  дустым уфыра:

       - Уф, авырмыйсың икән! Шөкер, үз акылыңда икән. Гап-гади кешеләрнең язмышлары  синең ише бөекләрне кызыксындыргач, мәйтәм, башы киткән, ахрысы, дип курыктым. Җә, хыялыңдагы яңа әсәреңнән өзек укып, мине тәмам тынычландыр әле.

       - Тыңла! Безнең планета таш кисәкчеге генә. Ул космик тизлектә оча-оча кайчандыр бер Җиһан күкрәгенә  бәрелеп,  валчыкларга уалачак.

... Карчык җиңемнән  йолкый:

       - Телефуннан такылдама! Капка шакыйлар, чукрак. Аулак диеп, җортка этен-бетен җыеп ятма! Мин чиркәүгә киттем.

       Артымнан  титаклаган карчык зәһәрләнеп, турдагы  ят хатынның юлын кисә:

       - Пшул, заразы, пшул!

       Элек авылларда  теләнчеләр теләнә, әни  аларга  йә ипи, йә пешкән бәрәңге бирә иде, мин дә өстенә иске куртка кигән бу хатынны хәер сораша  дип уйлыйм һәм Кара Туташтан  аралап, ишегалдына тартып кертәм. Бикләнгән капка артында карчык үкерә:

       - У-у, ул катын бездә нәстә иснәнә, у-у... Тыңлама аны, ялчы, тыңлама!

       - Апа, сезгә нәрсә кирәк? Акчамы, киемме, ашаргамы? - дигәч, "көтелмәгән кунак" йөзен каплаган шәлен чишеп җибәрә:

       - Рәхмәт, мин тук, наным.

       Үзем дә әз генә Кара Туташка кушылып үкермим. Безнең авылның  тиле Минсарасы! Мәрхүмә шомырт куагын  ботарлаучыларны җәзалар өчен кабереннән кубарылган! Җүләрләнәм, ахрысы, Минсара картайган иде, ә бу хатын чагыштырмача яшь. Разия әйтмешли, фани дөньяга ике су тамчысы кебек  бер-берсенә охшаган өч кеше туа.

       - Аптырадың тәки, наным. Нинди әрсез апа икән, дисеңме?  Кайгым  болыт күек  башыма ишелде.  Мине тыңлачы, наным. Хәрбиләргә  кием тектем элгәре. Цех башлыгы миңа айрата ягымлы иде, "уңган" дип аркамнан сөя, ялгыш җүләсәм - орышмый, елмая гына. Ә бүтән кызларны  брак өчен черетеп сүгә.  Берсендә  башлык  тулай торакка озатты, урамда "өшемәдеңме?" дип, учына төреп  кулымны  җылытканда, "сиңа өйләнәм, чибәркәем" дип пышылдый.  Беркатлы  авыл баласы без, ышанабыз. Кая инде чибәрлек! Тукмак борын, чикерткә күз, куян ирен.  Фабрикада безне чәйнәп үтерделәр.  Кайсыдыр хатынына хәбәр иткән, ул килде. "Син минем иремне яратасыңмы?" - ди. "Яратам", - дидем. Кәгазьгә яз, ди. Яздым. Директорга күрсәткән язуны, директор акыллы кеше иде, ярату начар әйбер түгел, аның өчен эштән кумыйм, дигән. Кусалар иде! Башлык канымны суырды. "Ник безнең бәйләнешне инкяр итмәдең", - ди. Инкяр итәрлектән узган, мин көмәнле идем.  Фабрикадан үзем киттем. Тугыз айдан кыз бала таптым. Ун яшькә кадәр кызымда бер тайпылыш та сизелмәде. Үсмер чорында сәерләнде ул. Тиктомалдан гына шаркылдап көлә, тиктомалдан гына акырып елый. Әз генә ачулансам - сугыша. Мәктәптә укытучылар холкыннан зарлана, психиатрга  күрсәтегез, диләр. Күрсәттем, ай ярым "сары йорт"та дәваландык.  Унсигез яшендә кафеда дусларымны сыйлыймдип, соңгы тиен акчамны  талады, шуннан ике атнага гаип булды. Бик көчле  имче әби өшкертә дигәч, күрәчәгем шуңа юллады. Ул адәм  тәганәсе баламны миңа каршы  котыртып, үзенә ияләштерде. Карт бабай кочагына салучы да шушы дәҗҗал карчык.

       Озын-озак хикәя ялыктыра.

       - Апа җаным, нишләп син боларны миңа сөйлисең? Мин җиде ят сиңа. Ни-нәрсә белән ярдәм  итим соң? - дим.

       - Кызым Гөлнира белән күрештер, наным.

       - Син капкаларны бутагансың, апа җаным. Гөлнира ятимә, аның әти-әнисе вафат.

       - Бутамадым ла. Имче Клава белән  кызым шушы йортта яши. Гөлнираның язын-көзен өянәге көчәя, бездә аны үзчире кузгала, диләр, әгәр бүлнистә даруланмаса, тилерә балакаем.  Безнең нәсел чире ул, әбисе Минсараның акылы китек иде. Мине Ходаем аяды, кызымны гына жәлләмәде.

       Шәленә капланып елаган хатын авылдашым Өммегөлсем иде. Ул, билгеле, мине танымый, унҗиде яшьлек  кыз Карасудан шәһәргә качканда, без бот буе балалар гына идек. Мин дә танытырга ашыкмыйм.

       - Елама, апа җаным.

       - Бала - йөрәк парәсе, елата, наным. Син үзең соң бу йортта кем?

       - Хезмәтче.

       - Байтактанмы?

       - Яңарак кына.

       - Эһе, алайса Гөлнираның вакыт-вакыт авышуларын сизмисеңдер дә. Байда тиле күп була, байлык белән беленми. Зинһарлап сорыйм, кызым белән күрештер, наным.

       - Ул чит илдә, апа җаным.

       - Кайчан кайта?

       - Озакламас. Телефоныңны калдыр, хәбәрләшербез, - дим.

       "Сәяхәтчеләр" өч көнгә ялын кыскарта. Гөлнира кәефсез, Гариф абзый идән уртасына куйган чемоданга килә дә тибә, килә дә тибә. Әйтерсең, аның эчендә дошманы поскан. Кара Туташ аны отыры кыздыра:

       - Әнкәң... эзли. Марска серне  тишкәнче, ялчыны хәзер үк ку!

       - Үт-тер-ә-әм! - дип чинап, яшь хатын миңа ташлана. Битемә сугам дигәндә генә, аның беләгеннән каптырам. Чү, кызыкай, шахтер  кәйләсеннән дә авыррак  каләм белән  сүз катламын актарган куллар бу! Гөлнираның йөзе якын, бик якын. Уелган тишегенә күчереп кенә утыртылган тиле Минсара күзе... Аннан шыбыр-шыбыр кара шомырт коелыр төсле... Бармакларым үзеннән үзе языла. Кем белән булышам, йә? Безнең "көрәш" кайсыбызның  җиңүе белән тәмамланыр иде, ишектә хуҗа  гөлдери:

       - Исәнмесез-саумысыз, йорт ияләре?! Кайда минем иркәҗаным?

       Яшь хатын:

       - Ой, Марсигым, сагындым, - дип бабакайның куенына сеңә. - Синсез ямансу миңа, Марсигым.

       - Иркәҗаным, читил Казан кырыенда  дип белдеңме син?  Минсез йөрүләреңнән биздерәм. Моннан ары теләгән җиреңә икәү барабыз, - дип шелтәләгән  Марс әфәндебез  чиксез бәхетле, кочагындагы  яшь хатын аны үлеп сагынган. Кәмит! - Тәслимә, табын көйлә. Сталин яраткан киндзмараули шәрабен подвалдан апменик. Бүген бездә бәйрәм! Дөнья матур, дөнья киң, дөресме, Клава Ивановна?

       Карчык "эһе"  дип  кенә хуҗаның сүзен җөпли. Аның йөзендә бер уч соры болыт, ул кайгысыннан канатларын салындырган, аны Гөлнираның әнисе пошындыра. Табын әзерләгәндә, Кара Туташ үкчәмә басып йөри. "Шушы  минутта  ук  безнең чын йөзебезне ачар", - дип  көенә бугай. Сер куыгы кабара-кабара үзеннән-үзе шартлый ул.

       Суыткычта ни бар - өстәлгә тезәм. Хуҗа шат, юынган-кырынган, ефәк халатын җилфердәтеп яшь хатынын чакырырга өскә менсә, иркәҗан бүлмәсенә бикләнгән. Бабакай:

       - Мин дә сине сагындым, сине күрер өчен генә кайтуым, өч сәгатьтән кире китәм. Кил, иркәләп  бераз кочагымда йоклатыйм, юлда аргансыңдыр, - дип ялынганда эчтән  ишеккә әйберләр "оча".

       - Иркәҗанымны  юл алҗыткан, - ди картлач. - Саунаны кабыз, Тәслимә.  Иркәҗан  ләүкәдә  изрәгәч,  каен  себеркесе  белән йомшак кына  аркасын чап. Ару-талулары  тир белән юылсын.

       Өстәлдәге ризыкка  берсе дә кагылмас инде, дисәм, хуҗа аэропортка китү белән Гөлнира "терелә". Атыла-бәрелә кергән Мара белән икәү Сталин эчемлеген "төплиләр". Гүя мин "ноль", хәмердән парланган ахирәтләр һич тартынмыйча ачыктан-ачык  "яңалыклары" белән бүлешә.

       - Ужас, Гөлнира, минеке аякланды. Врачлар гомерлек гарип дигәннәр иде. Кайтуыма  тамчы да сөенмәде, әллә бар мин, әллә юк.

       - Минеке еще хуже, Марочка. "Сагындым, кочагымда  иркәләп йоклатыйм", - ди. Йоклаганнар, ди.  Фу, сасы!

       - Партнерларны яңартыйк, Гөлнира. Тегеләр  искерде!

       - Точно яңартабыз, Марочка. Интим службаның ватсабына яз. Фотоларын карыйк.

       - Испанияне мактыйлар. Мачолар иле!

       - Без проблем, минем картлач акча суксын да выжт мәчеләр иленә.

       - Мачо, надан, мачо! Үгез нәселеннән алар.

- Миңа димәгәе, сыер нәселеннән булсын!

       Ахирәтләрнең йодрыгы төйнәлә. Аерам, икесенең уртасына  урындык шудырам:

       - Кызлар, мин кухняны җыештырам!

       Гөлнира баскыч култыксасына  ышкыла-ышкыла  бүлмәсенә күтәрелә, мин дә аңа тагылам.

       - Сиңа нәрсә кирәк? – дип, ул  күзен  акайта.

       - Әниеңә шылтырат! - дим. - Менә телефоны.

       Яшь хатын җенләнеп, өстемә мендәр ата:

- Минем әнкәм юу-ук! Сез шантажистлар, картлачка гына мырлагыз, ул хатынны да, сине дә киллер яллап дөмектерәм!

-10-

       ...Элек тар тоелган бистә урамнары  киңәйгән. Мин пәрдәсез-нисез генә күп серияле фильм карыйм. Аңымда ул фильм.  Аның көе дә моңлы. Чынбарлык үзе  язган сценарийның азагы ни белән тәмамланыр? - табышмак. Хыялым юраса гына инде. Ә киноның күп өлеше безгә багышланган, аның геройлары да без. Менә Халит:  "Син артта гына тор", - дип, яктыга - тәрәзәгә табан атлый. Менә ул чайкала һәм мин ике генә сикерәм дә  аңа аркамны терим.

       - Рәхмәт аркадаш, - ди Халит.  Аны яктылык тартамы әллә,  ир өч тапкыр  бер үк тәрәзә  яныннан әйләнә.  Менә без аның кабинетында.  Озынча өстәлдә эш кораллары: фломастер, циркуль, линейка, өчпочмак, каләм... Мин сызым тактасына  беркетелгән ватманга түгәрәк сызам, ә циркуль "тыңламый", Халит исә:

       - Кыегайтма, - дип, кулымны турылый.

       Менә без каталог карыйбыз. Йортлар, биналар, парклар... "Зурдан күтәрмәдек" дигән кешенең нихәтле иҗат байлыгы! Менә без  туңдырылган шомырт  "кимерәбез". Иң эреләрен ул сулышы белән җылытып, миңа каптыра.

        Экранны "ябам", кадрлар  аң төпкелендә югала. Бистә урамы кабат тарая. Разияләр капка төбендә Миндияр әле генә яуган мамык  карны таптый. "Сәяхәтче бака" күн пәлтәдән, яланбаш, кызыл шарфының бер очын җилкәсенә салындырган. Кыскасы, имиджын үзгәрткән.

       - Сәлам, матурым? Йә, абзагыз ничек?  Без - брутальный!

       - Бу сүз Юрий Цезарьны үтергән  Брут тамырыннан яралган, аның белән надан кеше генә кәперәя, - дим.

       - Кәперәйтми әле, туңдым. Өегезгә чакырып, ярты гына  чәшке чәй эчерт.

       - Теләнмә, Миндияр, - дим. - Сиңа өч минут, әйдә, шапырын.

       - Һе, өч минутта ни генә сөйләрмен икән? Францияне аркылыга-буйга гиздек синең түтиләр белән. Сиңа презент, мә! - Ир түш кесәсеннән сувенир чыгара. - Кем сынымы? Жанна ДАрк, матурым. Аны  Руана мәйданында әрдәнә өеп яндыралар. Инквизиция корбаны ул.  Ватанын шул батыр кыз гына  илбасарлардан коткара. Кызганыч, бездә андый татар хатыннары юк.

       - Рәхмәт, мин сын яратмыйм, - дип Миндиярның кулын этәрәм. Бармаклары салкын, өшегән. Җылытмыйм, чөнки аңа дигән мичем ягылмаган.  Мин дә аның капкасына туп тибәм.  - Французларның  икенче бер герое  Наполеон Корсик  утравында туа. Шәт, анда да экскурсия оештырганнардыр. Гап-гади  солдат үз акылы, үз тырышлыгы белән император дәрәҗәсенә күтәрелә.   Кызганыч, безнең кайбер  татар ирләре альфонс булырга гына ярый.

       Разия вата инде: тәрәзә пыяласын төя.

       - Карга белән сандугачның сайрашуы  гаҗәп, - ди ул, ишектән үк тиргәп. - Аерылган ир, каерылган канат. Чишен! Сөенәсеңме, көенәсеңме, китабыңны уптым сатып алганнар.

       - Кемнәр?

       - Шайтан белсен! Анысы ярар, алганнар тек алганнар.  Сиңа биш йөз мең тәңкә гонорар калдырганнар, вот шунысы гаҗәп. Бигрәк зур сумма бит, Тәслимә.

       Акча дигәч шатланырга югыйсә. Ә мин кәперәям!

       - Тираж сатарга кем рөхсәт бирде?

       Дустым биленә таяна.

       - Мин - Разия Вәзиева! Без синең продюсерың! Димәк, алыш-биреш ясарга  тулы хокукым бар. Моннан  соң һәр иртә күзеңне тырнап, байларга йөгермисең, яңа әсәрләр язасың. Син - ирекле, Тәслия Халәф!

       - Хуҗалар белән договор яңа елга кадәр.

       - Анысын гына  танышлар аша  җайларбыз.

       - Срогымны тутырам...

       - Ә? - Разиянең авызы озак ябылмый. - Ялгыш ишетәмме соң? Әллә сиңа  кеше пычрагын чистартуы ошап киттеме? Аңлат!

       Ничек аңлатыйм, ничек? Җиңелме әллә йөрәк хисләрен  сүз белән генә тасвирлавы! Ничә көн онытмыйм, дисең, онытыла да төсле. Ләкин шундый мизгел була: теге  фильмдагы кайбер  кадрлар бәгырьне телә.

       - ...Авызың кап-кара.  - Халит кәгазь тастымал белән  иренемне сөртә. Без балалар кебек шомырт карасына  буялабыз.

       - Синең дә! - дим, тик аның битенә  кагылырга кыймыйм.  Өнемдә базмасам, төшемдә мин кыю:  аңа сузылам, ә ул  нигәдер ерагайган саен ерагая.

       Разия  уянып, күгәргән  сукасы белән җан кырымны  сукаламасын  дип, таң зәрәсеннән "эш"кә ашыгам.  "Җайлыйбыз", - ди дустым, - яз гына”, - ди. Әлбәттә, ныклап иҗат күленә чумарга вакыт, яшәүнең  бөтен мәгънәсе дә  шул лабаса.  Дөнья  бездән бөек  әсәрләр көтә, имеш. Мин  - халыктагы амбиция  гаҗәп инде. Алайса кая  бара бу  берлек сандагы  "халык"? Кире борыл, әй! Борылмыйм, ниндидер сәер көч ашкындырып-җилкендереп бистәгә  куалый.  Бүген генә эшлим, соңгы көнем дип, үземә үзем ант итәм.  Ант, ант, ант! Гөлнира белән  Кара Туташ  йоклый,  иртәнге ризык әзерләгәч, бүлмәләрне җыештырам. Халитнең бу якка  караган тәрәзәсе парланган... Безнең тәрәзәнең пыяласы да  кайнар сулышымнан томанлана.  Кулым белән "томан"га аның исемен язам.. Ул да  яза... Аннары  безнең исемнәр "эреп" язгы гөрләвекләрдәй  агып төшә.  Кесәмдә  чырылдаган телефон гына  айныта:  чыбык очында хуҗа! Ул  бичараның бердәнбер  кайгысы - яшь хатын, әйтерсең, картлач  аңа яшәү җебе  белән тоташкан. Әйтерсең җеп юкарса - Марс бабакай тәгәрәп үләчәк.

       - Ул йоклый, - дим.

       - Арыгандыр, туйганчы йокласын, иркәҗан, - ди картлач.

       - Бүген сездә  соңгы көн  эшлим, Марс Хәйдәрович, - дигәч, бабакай кызганыч  тавыш белән ялвара:

       - Үтенәм, Тәслимә, тагын өч кенә атнага кал! Син намуслы кеше, шуңа Гөлнираны сиңа ышанып тапшырам да.  Мин югында  ятимә баланы  синнән гайре  кем кайгыртсын, Тәслимә акыллым.

       Әй, ярыплармы ярып саласы иде: "Иркәҗаныгыз ятимә түгел, аның әнкәсе исән-сау".

       ...Халитнең ярдәмчесе килә. Яңа проект сызабыз, дигән иде. Мара, балга сырган чебен мени, гел ахирәтендә ята. Ул урамнан ук зарланып керә.

       - Уф, төнлә йокламадым. Йөрәге чәнчә, имеш, дару эчәргә су бир, имеш!  Хезмәтче мәллә мин аңа?  Карале, кызыкаем, давай дачага  сыптырабыз. Шоферыңа куш, мунча яксын!

       - Ой, - Гөлнира киерелә. - Мин дә төнлә  бастырылдым. Кругом җен мыжлый.

       - Мә китап, йокың качканда  укырсың. Помощник Фәрит дефицит, ди.

       - Фу, башымны катырма сана!  Апасы, чүплеккә ыргыт!

       Миңа таба чөелгән китап зал идәненнән  шуып үкчәмә бәрелә. Күземә генә күренәме соң?! Яшел тышлык... Алтынсу каләм... Минеке! Мең газап белән тудырган баламмыни, иелеп алам да күкрәгемә кысам.

       Мара күзен чекерәйтә:

       - А ну-ка, ыргыт, диләр! Аны укырга миең  кечкенә, апасы.  Катлаулы әсәрләр, ди Фәрит.

Их, "Китапның авторы - мин!"- дип, боларны дөмбәслисе иде. Кул кычыта, тик сугышырга әдәп кушмый.  Гайрәтем телгә күчә: үземне үзем  белештермичә бу икәүнең  итәгенә  дары сибеп дөрләтәм. "Карусыз, сабыр-тыныч хезмәтче", - дигән "даным" да дары белән бергә яна:

       - Әй син, көя күбәләге! Авыру иреңә  су бирергә иренәсеңмени?! Туйгансың икән, сөяркәләрең янына олак, алар асрасын. Ә син, озын тырнаклы карчыга, бичара картны каз  урынына  тереләй  йолкыйсың. Әниеңне тыңла да тизрәк дәвалан!

       Мара ушлырак, аңа шунда ук барып ирешә:

       - Үлеш! Кухарка сәләмәсе безне тәнкыйтьли! Гөлнирочка, аңгыра сарык, ишеттеңме, ни ди ялчыгыз? Моның теш кайравы җүнлегә түгел. Бу хәзер безне сатачак! Хана безгә, Гөлнира!

       Иркәҗанның миңа "хөкем карары" әзер:

       - Киллердан кыхылдатабыз!

       Шуның белән минем тәнкыйть чикләнә.  Мин бит гел дәрәҗәм турында уйлыйм. Болар - түбәндә, ә мин - биектә, болар белән чәкәләшер өчен  горурлыгымны сындырып, аска төшәргә хурланам.

       Мара, хәерсез, казына:

       - Карале, Гөлнирочка, әниең, дидеме ул?

       Көтелмәгән хәл дисәм, көтелгән хәл:  иркәҗан аягындагы  чүәге белән  шап та шоп  ахирәтен кыйнарга тотына:

       - Әни үлде! Әни үлде!

       Тиз дуслашалар, хәер.  Шәраб уртлап  кәефләнгәч, Мараның  башында гаҗәеп кызык "идея" туа:

       - Безгә  сөрсемәс  өчен зыялылар белән  дуслашырга иде.

       - Кемнәр алар? Байлармы?

       - Томана что ли син, Гөлнира! Җәмгыятьнең  алдынгы карашлы, белемле-гыйлемле кешеләре зыялы дип атала. Мәсәлән, синең  хезмәтчең -түбән катлам вәкиле, аның белән әрләшү безне бизәми, аңардан  өстен булыйк. Әйдә, әнә, теге китапны язган язучыны  үзебезгә тартабыз.  Апасы, авторы ни исемле әле? Ә-ә, Тәслия Халәф.

       - Ул ниндирәк хатын икән?

       - Гөлнира, зыялылар нәфис затларга ханым дип эндәшә! Безнекенең ярдәмчесе алар даирәсендә чуала. Вот күрештерсен безне Халәф  белән.  Әсәрләрен укып күз кызартмыйбыз, эчтәлеген ярдәмчедән генә сөйләттерәбез.

       "Очрашу" фәлән көнгә чигерелә. Ә аңа кадәр диңгездәге  чүп төсле бүтән "идея"ләр өскә калка. Кич белән дачада "аулак өй":  Мара ресторанга шылтырата.  Миннән генә пешертерләр иде, бу юлысы, мөгаен,  шүрләтә: мин - "керпе"гә кагылырга ярамый, бая гына  инәсенә кадалдылар. Аннары мин акча коллыгыннан азат, теләсәм, шушы сәгатьтә үк бай йорты белән  хушлашам.  Хәтта хуҗаның:  "Өч кенә атнага түз", - дип инәлүләре дә тоткарламас. "Ә нишләп хушлашмыйсың?" - дип үземнән сорасам, җавабыннан куркам. Кичә базарда  туңган шомырт үлчәттем. Икәү ашасаң гына, тәмледер ул...

       ...Разия бәйрәм табыны корган.  Өстәл уртасындагы  пыяла вазада кәләш сыман  ап-ак  пионнар.  Әллә тикшерүче дустымның  погонына "йолдыз" өстәгәннәрме?  Бер көндә икебезгә  ике уртак  шатлык, димәк. Аңарда -  "йолдыз", миндә - китап.

       - Китабың белән, Тәслимә! - ди ул, ә үзе хәйләкәр елмая.  - Ниһаять, хыялларыбыз тормышка ашты. Теге иганәче иптәшне эзләттерәм, Алла бирсә!

       - Мәшәкатьләнмә, - дим.  - Мин аны беләм инде.

       - Чынлап тамы?

       - Уйнама, Разия. Син - сәләтсез артистка.  Сез аның белән бергә берләшеп  эшләгән "этлек" бит бу.

       - Йә, сиңа әйттек, ди. Шуннан ни? Аяк чалыр  идең, әйеме? Әнә, чәчәкләр дә аныкы.  Котлады. Әйдәле, әйдә! Тагын бер сюрприз.

       Чоланда идәннән  түшәмгә хәтле китап... Минем тәүге  иҗат кибәнем.  Хөсетле  җаннар  аны "ишәргә" маташыр,  имансызлар "ут төртеп яндырырга" теләр. Ак   көнләшү, диләр, юк, көнләшүнең төсе бер генә: кара ул...

-11-

       "Бер рәхмәт мең бәладән коткара..." Алайса  нигә мин һаман шушы кодрәтле сүзне аңа әйтмим икән? Йә, миңа нәрсә комачаулый? Өч юлдашым - - горурлык, тәкәбберлек һәм "мин-минлек"ме?

Мара  ахирәтенең  йортына дәү-дәү чемоданнар кертә.

       - Бүгеннән үз рәхәтем өчен генә яшим.  Аяклары төзәлде дигәч кенә, йөрәге чыгымчылый.  Пычагымамы мондый  җан көеге? Мин чибәр, ун егет  каратырлыгым бар. Адәм ыстырамы, китә дип кайгырмый, киресенчә, шатлана. Акчасын яхшы каердым, карточкамда миллионнар "җылына", -  дип тәтелдәгән ахирәтенә Гөлнира акыл өйрәтә:

       - Ой сантый, ой тиле, миллионнар белән генә канәгатьләнмә, йорт салдырт,  машина алдырт! Төбе-тамыры белән умыр! Разве мин тиеннәргә генә ризалашам, коттеджны, дачаны, банктагы вкладларны  үз исемемә күчерттергәч кенә, Марс картлачның артына тибәм.

       - И акылсыз акыллы, - ди Мара. - Минем төсле  өч иргә чык әле вот! Тәҗрибәң әз синең: ирләр ужасно кысмыр алар!

- Синеке - саран бай, минеке - юмарт Кыш бабай. Капчыгындагы бөтен бүләген итәгемә бушата! Һәр теләгем - аңа закон! Ышанмасаң, тыңла.

       Абсурд театрыннан кечкенә генә күренеш: Гөлнира  телефонын ачык тавышка көйли.

       - Алло, үлепләр сагындым  Марсигым! Синсез миңа  күңелсез, Марсигым!

       Кетәклектә йоны коелган "шәрә әтәч" очынып-очынып  канат шапылдата: "Аны сагынганнар".

       - Тиздән эшем төгәлләнә, сабыр ит инде, иркәҗаным. Үзең ни хәлдә, иркәҗаным?

       Яшь хатын мескенләнә:

       - Хәлләрем начар, Марсигым. Хасталадым. Тышта салкын. Ә миңа  врач кояш җылысы кирәк, ди, Испаниядә  дәваланырга киңәш итә. Иту чирең аза, ди.  Марсигым, карточкама ике-өч  миллион күчер, пжалыста!

       - Соңгы вакытта акча  бик күп туздырасың, Гөлнира. - Хуҗа  кырысланып ала, ләкин  ыңгырашкан  хатын аны тиз  йомшарта:

       - Эһ, эһ, үлә-ә-әм... Бәхил бул, Марсигым. Эһ, эһ...

       - Чү, чү! Уңга-сулга  акча чәчмик, киләчәктә  картлык көннәребезгә  запас туплыйк, -  димәкче иде. - Җайлармын, яме, иркәҗаным.

       Телефонын сүндергәч Гөлнира шаркылдый:

       - Ха-ха! Нинди киләчәк?! Бүген үк  муртайган бабай яшь хатыны янында  елдан ел яшәрәм, ди микән? Ха-ха!

       - Аның акчасы картаймый ла, - ди Мара. - Может картлачыңа мине икенче хатынлыкка димләргәдер. Мин дә юмарт  Кыш бабайларга мохтаҗ.

       Мараның  кунак бүлмәсенә күченүе  Кара Туташ  өчен коточкыч фаҗига, ул үз "оясы"нда җенләнә:

       - Акылың алтын икән, чәчби! Бер сыерны ике бозау имсә, хайванның җилене кибә, чәчби!

       "Сәяхәтчеләр" Марс бабакай  акчасына "почти" янган путевкалар юнәтә дә үкчәләренә ут капкандай, аэропортка элдертә. Утыз-кырык минуттан телефонымда Гөлнира сөрән сала:

       - Загранпаспортым онытылга-а-ан! Регистрация башлана, живо китереп җиткер!

       Берүк кире борылмасыннар, берүк  очсыннар!

       Такси оешмасы: "Бездә чират, көтегез", - ди. Гариф абзый  авырый.  Нигә мин  утлы табада биим соң әле?! Минем ни хәсрәтем! Бүген байларда соңгы көнем... "Күзең кара, кашың кара, үз җаеңны үзең кара", - диясе дә китәсе. Ә җан  төпкелендә  баягы теләк:  "Борылмасыннар. Очсыннар. Икәү генә туңган шомырт ашыйсыбыз бар. Ә мондый үтә яшерен  эшләрдә шаһитлар артык".

       Халитнең ярдәмчесе  машина тәрәзәсе юа. Хәл-әхвәл белешү юк, ахылдап-ухылдап, аңа паспорт сузам.

       - Оныткан... Зинһар, аэропортка илт!

       Рәхмәт яугыры, егет шунда ук машинасын кабыза.

       Хезмәтче вазифасы тәмам. Ике кулым селкеп килгән идем, ике кулым селкеп  китеп барам.  Ярдәмче Фәрит тә кайтып туктый.

       - Тәслимә ханым, йомышыгыз үтәлде. Егерме минутка соңарсак, "тәти кызлар" белән "тәти малайлар" дүртәүләшеп  чемоданнарын кочаклап  кала иде. Сезгә мәзәк сөйлимме? Беркөнне  Мара: "Тәслия Халәф исемле язучы  белән дуслаштыр", - ди. Хәзер аэропортта: "Ул бит ярты  елдан артык яныгызда иде", - дигәч, бәбәкләре зурайды.  Ник әйттең, дип орышмыйсызмы?

       - Орышмыйм. Мин бүтән аларны  күрмәм.   Халиткә барысы өчен дә рәхмәт.

       - Рәхмәтегезне  үзегездән ишетсен иде, Тәслимә ханым.

       - Ишетмәсен әле! - Йа Аллам, таш-тау  белән бастырсаң да, миндәге тәкәбберлек кимеми  икән. - Кем аңардан ярдәм сораган?

       - Халит Ниязович рәхмәт өчен булышмады анысы.  Ул сезне ярата.

       ... Ярата, ярата, ярата.

       Күңелемдә ап-ак алабай чәчәге, мин берәм-берәм аның таҗларын өзәм.  "Яратмый" дигәне юк,  рәттән "ярата". Елыйсын китереп җанымны сагыш камый.  Йә, нигә моңсуланам  соң мин?

       Хуш, байлар йорты! Хуш син дә... Бел, мин синнән җиңдермәдем...

       Туңган  шомыртлар капка төбенә сибелә...

       ...Разиянең һәр бүлмәсендә ут кабынган.  Тәрәзәдән сирпелгән яктылыкта  Миндияр шәйләнә.  Тагын нинди уй-ниятләр белән  сагалый икән, дисәм,  моның хәсрәте зур:

       - Хуҗабикәңә көнозын шылтыратам,  номерын үзгәрттеме, ник дәшми? Ике атнадан  Испаниягә планлаштырган идек. Давай, звонок яса Гуляга, давай.

 - Йәле, төпсез күк йөзенә бак, - дим. - Әнә-ә, нечкә генә ак сызык. Самолет эзе.  Бу мәлдә Гуля-Гөлниралар дүртәү Мадрид каласының  иң борынгы "Ботэн" ресторанында  сыйланып утыралардыр.

       - Ну, алдакчы Гуля! Ну, хыянәтче мәче! Койрыгыңны төптән үк кыскартам! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!

       - Бу дөньяда  һәркем үзенең урыны өчен көрәшә, Миндияр. Син дә көрәш, тик хәләл көчең белән.Бай хатыннар акчасына  түшәлгән сукмагың тараер бервакыт.

       - Өйрәтмә, философ!

       Ир, дулап, караңгылыкта йотыла.

       ...Разия кичке  ашка  парда  гына  кабак пешерә. Мин аяк табанына сиртмә беркеткәндәй аның тирәсендә сикерә-сикерә бытылдык сыман бытбылдыйм:

       - Имеш, китабыма түләгән.  Имеш, иҗатымны бәяли.  Йөз суымны түгеп булыш, дисәм иде! Хушлашмадым. Ул инде сау-сәламәт! Ишегалдына да, урамга да  йөри.  Турда ярты сәгать такси көттем. Тәрәзәдән күрмәгән, дисеңме? Күргән! Ник саубуллашырга чыкмады?!

       Дустым кулындагы  агач кашыгы белән әкрен генә авызыма чәпи:

       - Аңлашылды.  Син Халиткә гашыйк!  Котлыйм!

-12-

       Каләм, саумы?! Әйдә, язмышлар көлтәсен сүтик! Син "елый-елый укырлык"  әсәрләр  язма! Дөнья болай да күз яшенә манчылган.  Дүрт тарафтан, дүрт  тавыш  белән  тәнкыйтьләсәләр дә, асылыңны үзгәртмә, каләм!

       Байлар йорты белән аралар тиз генә суынмый: Гариф абзый килеп җитә.

       - Сеңлем, бездә  хәлләр мөшкел, Марс начарайды. Өч көн аузына валчык та  капмый. Нилектән боекты икән, хуҗа? Катыны чит илдә гүләйт иткәнгә микән? Аның хөрмәтләгән кешесе син генә. Бәлкем, хәсрәтен сиңа сөйләр? Барыйк, сеңлем.

       Димәк, сәхнәдә уен дәвам итә. Мин - бердәнбер тамашачы ахырына кадәр түзеп, аны карап бетерергә тиеш. Чиратта  драма-фаҗига: зал уртасындагы  түгәрәк өстәлдә фотосурәтләр.  Марс бабакай борыны  белән шуларга кадалган да каткан. Йөз хәрәкәтсез, кул-аяк хәрәкәтсез, гәүдә хәрәкәтсез, әйтерсең, боз чорындагы  мумияне казып, артлы урындыкка сөягәннәр. Миндиярның янавы күккә йодрык  белән кизәнү генә, дисәм,  альфонс "күрмәгәнне күрсәткән": Гөлнира  белән икесенең  "мәхәббәт уены"н фотога төшереп, иренә җибәргән. Мин фаразлаган чишелешнең азагы бу тиклем аяныч булырга тиеш түгел иде бит, Ходаем!  Их син,  адәм актыгы Миндияр!

       Картлачның иңеннән кочам. Әтием күреп һәм бер үк вакытта кызганып-жәлләп. Кулым  кайнар, аның җылысын тоеп, ул сынын турайта:

       - Бездә шундый  яңалыклар, Тәслимә. Аранын җимереп,  тай артыннан  чапкан карт  айгыр дүрт аягына сөрлекте.  Оныгым: "Сагындым, дәү әти", - дип  телефонга яза. Дәү әниләре  акыллы  кеше, балаларны миңа каршы  котыртмады: "Ул - командировкада, аны борчымагыз", - ди икән.  Беренче хатын Аллаһтан, икенчесе  - шайтаннан, ди. Бу коттеджны сатып, гаиләмә кайтырга исәп. Мондагы җәмәгатьне  нишләтим? Эт кебек урамга кусам, кызганам.

       - Гөлнираның әнисе бар.

       - Ә? Усал шаяртасың, Тәслимә. Ул дөмә  ятимә.

       Һәр сүземне иҗекләп бүлә-бүлә:

       - Аның әни-се и-сән. Кыз авы-рый, аңа дә-ва-ла-нырга ки-рәк! - дим.  Яшь хатын күпме генә җәберләсә дә, аңа карата миндә  ни үч, ни нәфрәт юк.  Кара Туташ белән дә исәп-хисап ясамыйм, ул да кыйбласын җуйган  Алла колы.

       - Клава түтине картлар йортына урнаштырыгыз, Марс Хәйдәрович. Тамагы тук, өсте бөтен булыр.

       Колак - локатор, ярыкта тычкан кыштырдаганын да ишетә икән, бүлмәсендә Иван кызы тузына:

       - У-у, зобанилар, картлар җортында мине үтермәкчеләр, у-у! Моначтырга китәм, атакай  фатихасы белән, тимәгез миңа, зобанилар!

      - Урнаштылар. -  Каткан-бөрешкән Марс бабакай әзрәк языла. Әзрәк кенә шул.  Аның фаҗигасе  төерләнеп-төерләнеп, кан тамырына ук бөялгән.  Хата-ялгышы турында ул ни дусларына, ни якыннарына сөйли алмый, ә минем кебек  җиде ятка  күпме генә зар тутырсаң да - сыя.

       Билемә алъяпкыч  бәйләп, чәй кайнатам. Шушы бәләкәй генә  кайгыртуым  белән бичара  картлачта  яшәү дәрте уятсам, аннары ул тереләчәк дип... ялгышам, билгеле. Күкләр җәзасына дару табылмаган һәм табылмас та.

       Гариф абзыйга адресын әйтеп, Гөлнираның әнисен  китертәбез.  Ул кызының  әйберләрен җыя.  Марс Хәйдәрович хатынга калын гына конверт тоттыра:

       - Кирәк-яракка... Кичерегез мине, әни кеше.

       "Кичерегез, кичер..." Без кайчандыр барыбыз да  кемнәндер кичерү сорарбыз.  Миллионлаган аваздан  җиһан тетрәр. "Бөеклек чире белән авырып, гап-гади язмышлардан борын җыерма икән. Гадилек  бөеклектән олырак та, биегрәк тә икән”. 

       Өммегөлсем апа безгә кат-кат рәхмәт укый. Бәхетле бәхетсез хатынны кочаклап:

       - Без бит авылдашлар, - дим. - Хәлегезне белешеп торырмын, яме?

       Бистә урамнарыннан сирена улатып "ашыгыч ярдәм" машинасы "оча". Гариф абзый:

       - Ай-яй, күрше малайның  йөрәге челтәрләнгән, ахры.  Икенче тапкыр брач чакырталар, - ди.

       Табигатьтә сәер күренешләр башлана. Һавада җилпенгән чәпәк-чәпәк  кар бөртекләре  йөрәк рәвешенә кереп җиргә коела.  Ә иң эресе учыма куна. Йа  Аллам, мин урталай ярган Халит йөрәге!

       - Кичер! - Миллионнар иңрәвенә мин дә кушылам. - Кичер!!!

       - Сеңлем, сеңлем! - Гариф абзый мине селкетә. - Нишләвең бу, сеңлем? Кемгә кычкырасың? Син дә ычкынма инде тагы. Шөкер,  скорый тыкрыкка борылды. Әнә, күрше, сау-сәламәт, монда килә. Кая, ишегалдындагы карларны  көрим әле.

       Халит  белән  беренче мәртәбә күрешкәндәй бер-беребезгә  текәләбез.  Ул кул арты белән  күз яшьләремне корыта:

       - Кем елатты?

       - Үзем. Исеңдәме, кәгазьдәге йөрәгеңне мин пычак белән... ярган идем. Ул җанланган менә... Кичер!

       - Мин исән, Тәслимә, исән! Нигә капка төбенә шомыртларны сиптең?

       - Сине җиңәм дип...

       - Җиңдеңме?

       - Җиңелдем... Хәзер минем дә сине уйламаган көнем юк...