Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

 

Лагерьда күңеллеме?

 

Әдәби иҗат эшчәнлеген шактый ук иртә башлап җибәргән Гарәфи Хәсәнов 1932 елда “Әй күңелле лагерьда” исемле беренче очерк-хикәясен бастырып чыгара. Билгеле инде, гади генә итеп аталган әлеге әсәрдә совет пионерларының җәйге ялы үзәккә алына. Гөнаһ шомлыгына каршы, “һәркем иркен сулыш алып яшәүче ил”дә тора-бара икенче төрле лагерьлар барлыкка килә. Гаепсез ватандашларны үтерү индустриясе – Сталин Гулагы гамәлгә куела. Язучы Гарәфи Хәсәнов та, ниһаять, яше буенча “өлгереп” җитә: 1942 елның 27 маенда, “милләтчел оешма әгъзасы” буларак, егерме яшьлек егет хөкемгә тартыла. Башта 8 елга...

– Ну, ничек соң, лагерьда күңеллеме?

Красноярск краендагы мәгълүм лагерьларның берсенә килеп эләккән Гарәфи Хәсәнов мәхбүснең “эше” белән хәбәрдар надзирательләрдән мондый сорауны еш ишетә. Әдипнең тәүге хикәясенә үзләренчә төрттереп әйтүләре. Нишләсен, җәза срогы озайтылган сәяси тоткынга тешләрен кысып түзәргә генә кала.

Михнәтле сынаулар аша Казанга әйләнеп кайткач та Гарәфи Хәсәновның авырткан сөяленә әледән-әле китереп басалар: “Лагерьда күңелле булдымы?” Хөсетле бәндәләргә ул “Син андагы шартларны үзең барып бел”, дип җавабын кайтара. Бер өйрәнгәч, тәмугка да күнегәләр... Ихлас белән хәленә керүче танышларына халкыбызның шушы мәкален искә төшерә. Гомумән, аның байтак кешеләргә чын-чынлап күңеле кала. Иреккә чыккан  язучының табигать темасына өстенлек бирүе дә кара эчле кемсәләрнең ишәюенә иҗатчыларча протест белдерүеннән киләдәр. Каләм әһеленең мондый юнәлеш алуы китап исемнәрендә дә ачык тоемлана: “Унике матур”, “Җирем-суым”, “Чү! Сайрар кошым оя тибә...”, “Кошларым-дусларым”, “Җир ул уртак йортыбыз”... Һәрхәлдә, киекләр дөньясында төрле ерткыч бар, әмма алар шакшы донос язмый. Меңнәрчә газиз затның гомерен өзгән Краслагта да Җир-ана Гарәфи Хәсәновка яшәү көчен өстәп торган.

Лагерь дигәннән... Чыннан да, гыйбрәт тулы тарих еш кына кан-яшьле фарс булып кабатлана икән.

 

Кирәкмәс окраска

 

Микроавтобуста Арчага барышыбыз. Сүзгә сүзләр ялгана, темалар алышынып тора. Кайбер театрларга артистлар җитешмәү мәсьәләсе дә “юл киңәшмәсен”дә катнашучыларның игътибарыннан читтә калмый. Моңарчы дәшми утырудан кыенсынып, әңгәмәгә кушылып китәргә ниятләдем.

– Таллиндагы “Агыйдел” башкорт җәмгыяте “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын сәхнәләштергән, – дим Туфан Миңнуллинга карап. – Үзешчән труппада ир-егетләр аз булу сәбәпле, Әҗәл һәм Газраил рольләрен хатын-кызлар башкара...

– Алай исең китмәсен, – дип ачыкларга ашыкты драма авторы, нәрсә әйтеремне тыңлап бетермичә дә. – Бездә мондый традиция электән үк  килә. Төрле очраклар булган. Узган гасыр башында гүзәл затларыбызның образын сәхнәдә ирләр гәүдәләндерү мисаллары да күзәтелгән.

Көтмәгәнрәк юнәлеш алган әлеге сөйләшү башка язучыларны да битараф калдырмады:

– Әстәгъфирулла, кыз-хатынның үлем фәрештәсе роленә керүен һичничек күз алдына китерәсе килми.

– Без инде Равил Шәрәфи кыяфәтендәге Әҗәлгә, аның сурәтләнешенә тәмам күнегеп беткән идек...

Бәхәс шулай кыза барган мәлдә җитди искәрмә ясарга җөрьәт иттем.

– Коръән хәдисләрендә әйтелгәнчә, фәрештәләр җенес буенча аерылмый, – дидем белдек сатып. – Әлбәттә, кайвакыт чыгармалар күзәтелә. Һарут белән Марутка, мәсәлән, мондый катгыйлык кагылмый...

Арча районы чигенә җиттек. Драматург Туфан ага Миңнуллин, теманы тизрәк йомгаклау өчен, дилбегәне үз кулына күчерде.

– Бик тирәнгә кермик әле, җәмәгать! – дип тынычландырды ул. –  Татар театры төрлесен күргән. Минемчә шунысы мөһим: Хәлил – Галиябану, Таһир – Зөһрә, Мәҗнүн – Ләйлә, Фәрһад – Ширин кебек парларны сәхнәдә бер үк җенестәге артистлар гына уйный күрмәсен. Югыйсә мондый гыйшыклык, үзегез чамалыйсыз, кирәкмәс окраска алачак.

 

Аш белән ату

 

1967 елның җәе төрле хәлләрне хәтерлидер. Әмма шушы вакыйгаларның берсе аеруча үзенчәлекле булып чыга. Табигатьне чын-чынлап сөюче бер төркем затлар Ык елгасы буйлап салда сәяхәт оештыра. “Кемнәр?” дип сорарсыз. Алар безгә яхшы мәгълүм: Марс Шабаев, Мирсәет  Яруллин, Мәсгут Имашев, Габделхәй Сабитов һәм Наил Нуретдинов. Күп кенә авылларга куркыныч янаган чор. Болак-инеш, чишмәләр дә су астында калмагае. Кама сусаклагычын тагы 1 метрга күтәрү хакында хөкүмәт югарылыгында махсус карар әзерләнеп яна.  Хәстәрлек таләп иткән әлеге сәфәргә каршылык акциясе төсмере дә салына...

Кордашларның салда йөзүе уңышлы гына төгәлләнә. Билгеле, көлке очраклар да еш кабатланып тора. Алар арасында Марс Шабаев каләменнән төшкән “Салда сәяхәт” повестена кермәгәне дә бар.

Сәйранда табын корып утыргач кына кемдер ашъяулык уртасына таш ыргыта. Чәнчелгере, ул янәшә яткан ике шешәгә барып тия, “бәллүр” савытлар челпәрәмә  килеп, тансык сыеклыклары күз ачып йомганчы җиргә сеңә. Сукрану өермәсе күтәрелә. Нәкъ шушы мизгелдә куе куак арасыннан сәяхәтчеләр ярдәмчесе Кәших Лотфуллин пәйда була.

– Мин шаяртырга гына теләгән идем бит, – дип аклана ул. – Теләсә нинди җәзага әзермен.

Авыздан сулар китерткән ак башларның вәйран ителүе хуҗаларча кыланган Марс Шабаевның тәмам ачуын чыгара.

– Ташны юри аткансың, шешәләр чынлап ватылган... Акылга җиңеләя башладыңмы әллә? Фәлсәфә ташын таптыңмы? Шутник, имеш!  Күзләрдән яшь агызырдай искитмәле кәмит ясадың, – дип тиргәнә каны кызган әдип, “р” авазын үзенчә йота төшеп.

Сабыр холыклы Габделхәй Сабитов ярсулы каләмдәшен тынычланырга чакыра:

– Алай каты бәрелмә инде! Таш белән атканга да аш белән ата бел.

Шулчак Марс Садриевич биштәрендә кармаланып нидер таба да, аны яшертен генә җыйнак сөлгегә төреп, каршы якка барып утырган теге “хулиган” тарафына  томыра. Җәза алучының маңгае шундук күгәрә башлый.

– Марс абый, килештек бит инде – нигә кул озайтасың?

– Мин таш белән атучыга аш   белән аттым ич.

Салда йөзүчеләрнең берсе маңгайга орылган төргәкне сүтеп караса, аннан кагылгысыз запастагы “Завтрак туриста” консервасы килеп чыга.

 

Дедукция

 

Иҗат дачалары урнашкан урман аланының аулак почмагында Гәрәй Рәхим белән Мөдәррис Әгъләм гәпләшеп тора. Аларга якынрак килгәч ачыкланды,  татар халкының феноменаль укымышлылыгы турында туксан тугызынчы мәртәбә сөйләшәләр икән. Берсе милли кулъязма китабыбыз тарихының инде мең елдан да артык булуы хакында искәртсә, икенче Х гасырда ук Идел буе Болгар дәүләтендә мәктәп-мәдрәсәләр эшләвен дәлил итеп күрсәтә. Әңгәмә агышында әйтелгәнчә, тәүге әлифбаларыбыз да шул чорларга карый. Россия империясендә гомуми тираж буенча татар китаплары икенче урында барган. Игътибар үзәгенә алынган расламаны ныгыту өчен мәшҺүр затларның сүзләре дә искә төшерелә... Боларның башлылыгына ис-акыл китмәле. Менә бит, иң гыйлемле кавемне ерактан эзлисе юк. Моның сере кайда?

Фикер алышуга яңарак сулыш өрергә ымсынып, белдекле кыяфәттә сүз кыстырырга җөрьәт иттем.

– Төрки  гавам телендә шундый әйтем яши: укыган кеше – чукынган кеше, – дидем капылт Григорий Васильевичка, ягъни Гәрәй Рәхимгә карап. – Әгәр дедуктив алым белән акыл йөртсәк, укымышлы милләт нинди булып чыга инде?

– Үзегездә калсын дедукциягез! Чукынып китегез!..

Туры төтенле Мөдәррис Әгъләм, шулай чәпчеп, тиз-тиз алачыгына кереп шылды. Гөргөри дәдәй исә, канәгать төстә елмаеп, горур гына сөйләнде:

– Зәй керәшеннәренең күпмедер йогынтысында тәрбияләнеп үскәч, кешечә саубуллашып аерылышырга почти өйрәнеп җиткән...

 

Вәсвәсә салмагыз

 

“Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан бер мәкаләдә Рабит Батулланы “Татарстанның халык шагыйре” дип атаганнар. Аңлашылганча, автор “язучы” белән “шагыйрь” сүзләрен бутаган. Моны искәреп алган җор-шук каләмдәшләре театр фойесында әдипне оскытырга ниятли.

– Күрдеңме, синең чын йөзеңне ачып, үзеңә “шагыйрь” исемен такканнар, – дип үрти башлый берсе. Үрләп киткән ялкынга башкалар май  өсти:

– Коръәннең “Шөгарә” сүрәсендә ничек әйтелгән әле? Шагыйрьләргә адашканнар иярә, алар ни  кылганнарын белмичә, болыннар буйлап йөри һәм тормышка ашмастай хыялый сүзләр сөйли, диелгәнме?

– Заманында Мөхәммәд пәйгамбәргә дә “шагыйрь” кушаматын ябыштырырга маташканнар.

– Батулла, сине мыскыл иткәннәр бит. “Ватаным Татарстан”ны судка бир! Мораль зыян китерелүе өчен зур суммада акча каер! Эчеңне тишмәс...

Күренеп тора, котыртучы төркем Изге Китаптагы ошбу аятьләрнең мәгънәсен аңлап бетерми, яки “шагыйрь” атамасына салынган астарлы фикерне юри белмәмешкә салына. Коръән тәфсиренең биш басмасын (!) әзерләп чыгарган Батулла шаяртырга яраткан дуслары белән сүз көрәштерүне кирәк санамый. Шигърият турында әтрафлы мәкаләләр язган әдип риясыз үчекләүгә үзенчә нокта куярга ашыга.

– Иманын сатмаучы татар шагыйрьләрен ат койрыгына тагып һәлак иткәннәр, – дип санарга керешә ул. – Сталин Гулагында атып  үтергәннәр, үлем баржаларында вәхшиләрчә батырганнар, башларын фашист гильотинасында кискәннәр, ак кәгазь битенә күчерелмичә калган әсәрләре белән крематорийда яндырганнар... Юк, мине шагыйрь итеп күрсәтүгә һич тә үпкә тотмыйм, киресенчә, мондый очраклы хәлнең килеп чыгуы җанымны сөендерә генә. Вәсвәсә салмагыз, газета редакциясен мәхкәмәгә бирмим.

 

Тәдбир

 

Курсташым Әнвәр Хәйри белән ихлас дулкында сөйләшеп утырабыз.Ул мәдәни тормышны шактый яхшы белә. Казан дәүләт университетына укырга кергәнче, театр училищесында да  гыйлем алган. Дини тәгълиматны да бик нечкәләп өйрәнгән.

– Әллә инде безнең халык, җырлап-биеп, үзенең инкыйразына табан бара?! – дим шәригемә, гаҗәпкә калып. – Бу татарның куллары хәрәкәтләнергә, аяклары тыпырдарга гына тора. Аның мондый гаммәви сәләте шушы гасырда аеруча көчәйде...

Дустым беравык тын торды, аннары кырт әйтеп куйды:

– Бу табигый күренеш бит.

– Ничек алай?

– Коръән Кәримнең “Йәсин” сүрәсендәге 65 нче аять Кыямәт көнендә кешеләрнең авызлары мөһерләнүе турында искәртә, – дип җаваплый башлады Әнвәр Хәйри, уенны чынга борып җибәрмәкче заттай. – Кылган гамәлләре хакында аларның куллары сөйләр, төрлечә хәрәкәтләнергә күнеккән аяклары шаһәдәт бирер. Димәк ки, татар бу дөньяда да җир җимертеп яши, шул ук вакытта ахирәткә әзерләнергә дә онытмый. Ислам тәдбире шундый була.

Кызыклы фаразын йомгаклап куйгандай, холкына җитдилек белән җорлыкны сыйдыра алган кордашым, кул-аякларын мәгънәле кимәлдә уйнаткалап, өйнең тап-тар гына бүлмәсендә тыпыр-тыпыр биеп күрсәтте.

 

Керим әле урманнарга

 

Һәркемгә мәгълүм, җыр безне моңландыра да, рухландыра да, елмайта да, елата да... Кайчак аңа бәйле рәвештә килеп чыккан шактый гыйбрәтле хәлләргә дә тарыгасың икән.

Татарстан радиосында баш редактор булып эшли башлагач, эфирда яңгыраган тапшыруларга игътибарым бермә-бер көчәйде. Беркөнне иртән кухняда хәбәрләр тыңлап утырам. Программаны алып баручы белдерүләр укуга күчте. Диктор һава температурасының бик югары күтәрелүе турында искәртте, корылыклы вакытта сәйранда учак ягудан тыелып калырга чакырды. Аннары катгый гына “Урманнарга керү тыела” дип тә өстәде. Берничә секунд үткәндерме, концерт игълан ителде.  Мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичев кодрәтле аһәңлелектә сузып җибәрде:

Керим әле урманнарга,

Каеннар арасына...

Уйга талып, эшкә килдем. Кабинетыма узгач, китте шалтыратулар! “Сезне аңлап булмый, урманнарга кермәскәме, әллә керергәме?” дип сорый сизгер пенсионерга охшаган бер кемсә. Чү, якын дустым тавышы: “Зиннур, урманга барып, шашлык кыздырмыйкмы?”

Хәерсезрәк башланган ул көндә минем үземне һәйбәтләп кыздырдылар. Тыңлаучыларга тәкъдим ителә торган язмаларны тулаем күзәтчелек астында тотмавым өчен Телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТР дәүләт комитеты җитәкчелеге шелтә белдерде.

Шөкер, елның теләсә кайсы фасылында табигать кочагына ашкынып яшим. Аккош күле янындагы дачамда да куе урман өскә авып тора. Еш кына хаксыз кыерсытылган фәкыйрегезне туганнарча каршылаган төрледән-төрле агачлар  арасына узуга, композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның атаклы җыры искә төшә: “Керим әле урманнарга, Урманның карасына...” Тәнгә сихәт йөгерткән шушы мизгелдә, шайтан алгыры, теге шелтә дә хәтергә килә.

 

Сүтеп җыю

 

Техника җене кагылганмы? Тимер нәрсәләр күрсәм, кулым кычыта башлый. Бала чакта иске сәпитне, бераз үсә төшкәч, “Ковровец” мотоциклын сүтеп җыйдым. Армиядә рота командирының техника буенча урынбасары булып хезмәт иткәндә хәтта танк кадәр танкны бөтенләй таркатып ташларга батырчылык кылдым. Нигә, монда вакыт күп, хезмәт хакы бара... Гадәттә, боларны яңадан кирәгенчә оештырып бетергәч, берничә деталь артып  кала иде. Шуңарга карамастан, һәркайсы элеккечә җанлана. Минем теге “учебный танк” та, моторын кабызганда төчкергәләп алгач, бик ипле генә йөреп китте.

Бакчы, безнең Клара ханымда да бар икән мондый гадәт. Дөрес, аныкы бераз үзгәрәк. Адәмнең кабыргасыннан яралтылган таифә вәкиле, техника белән вакланып  тормыйча, ире Камил Кәримовны... сүтеп җыйган. Бу хакта “тәҗрибә”дә катнашкан әдип үзе бер журналист оештырган әңгәмәдә искәртеп үтте. Язманың башына ук “Мине Клара сүтеп җыйды” дигән сүзләр  чыгарылган.

Белмим, бахырның берәр әйберсе артып калды микән?! Һәрхәлдә, ул сукыр эчәген шактый элек алдырып ыргыткан, цемент измәсенә бисмиллалап сибәрлек  ташлары да юк. Сабыйлыкта сөннәткә дә биргәннәр – киселәсе инде киселеп ташланган...

Шөкер, Клара ханымның сүтеп җыярга тәвәккәлләве язучыбыз өчен файдага гына булды. Моны беркем инкяр кылмас. Күреп торабыз ласа: шуннан соң Камил Әдһәмович өенә вакытында кайта  башлады, берсеннән берсе шәбрәк хикәя, повесть, романнар иҗат итте, сәхнәдә үзенең сүзләрен сөйләүче юмор остасы сыйфатында танылды, Татарстан Республикасының  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга иреште, Татцик бистәсендә оныклар чыр-чуы белән тулган йорт торгызды... Яхшы бит инде!

Ә менә сүтеп җыю җәһәтеннән Камил Кәримов Клара ханымның бердәнбер уңышлы “эше” булып кала. Ул гомерлеккә тукталды, бүтәнен теләми дә. Аны аңларга мөмкин. Үзенә кирәген башкарды бит. Шәхсән үземә килгәндә, кул  астындагы техниканы сүтеп җыюым һаман да дәвам итә әле. Яшьли йоккан чир тиз генә үтми.

 

Акыллылык мәсьәләсе

 

Казан дәүләт университетының тулай тораклары артындагы аулак агачлыкта каләмдәшләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон очраша. Азмы-күпме кәефләнергә исәпләре. Бер-берсенә артык ышанганнармы, букчаларында кабымлык табылмый. “Ашамлыклар” кибетен эзләп китәләр. Үзара үртәшү башлана. Кем әйтмешли, телләренә шайтан төкергән: каһкаһәле көлүләр, чәнчүле кинаяләр... Кирәклесенә юлыгыр алдыннан зоомагазинга барып төртеләләр.

– Мондый кибеттә дә шәп тәгамнәр сатыла, – ди берсе, коткы салып. – Анда койкалы консервлар, сыра эчәрдәй гранулалар, бавырсакка тартым ризыклар... Хаклары да арзанрак.

– Без бит фәкыйрь бомжлар түгел, – ди икенчесе, каршы төшеп. – Эт белән мәчегә дә охшамыйбыз.

Шулчак өченчесе, тавышын бөердән алгандай, әйтеп куя:

– Чынлыкта үзебез дә шул хайваннар җөмләсеннән. Дөресрәге, акыллы хайваннар...

Шушы форсатны гына көткәндәй, төртмәле сүзләр тәмам зәһәрләнә.

– Хайван икәнеңне күптән беләм, – дип ташлана кордашларның берсе. – Ә менә акыл мәсьәләсенә килгәндә, Мөхәммәт абыйча әйтсәк, анысы синдә  едва ли бардыр.

Дәртләндергеч ачы эчемлекне ләззәт белән уртлап куйгач, ошбу табигать иркәләре әле ничек кенә шаяртышмас?!

 

Төртмешләр

 

* Дәүләтнең идарә итәр өчен камчылары гына калган, ә прәннекләрен туймас “казна күселәре” ашап бетергән.

* Дин башлыкларын тән сакчылары озатып йөри икән, димәк, мондый җәмгыять әхлакый  төзеклектән әлегә ерак тора.

* Ил буйлап сәфәр кылган чакта әледән-әле ярым ташландык авыллар  шәйләнеп  кала – бездә хәзер юкны матур итеп күрсәтә белүче Потёмкиннар да калмаган бит.

* Тырма кануны маңгайга язылса да, аны күпләр барыбер үтәргә теләми.

* Шүрәле кайбер авылларны гына түгел, зур империяләрне дә каргарга мөмкин.

* Моңарчы бюрократлыкка кәгазь түзде, әмма компьютер чыдый алмастыр.

* Бәгъзе затлар яралгы вакытта анасының күңелен болгандыра, дәүләт кәнәфиендә утырган чакта халыкның башын бутый.

* Сәясәтчеләрнең мәгънәсез гамәлләрен күзаллап сөйләгәндә, бернинди гаепсезгә циркның дәрәҗәсен төшерәләр.

* Акчалата бурыч түләү белән интегүче кешенең күзләренә урамдагы “Аптека” ләүхәсе дә “ипотека” рәвешендә күренә.

* Тарих чүплегендә дә табыш итәргә мөмкин.