Логотип Казан Утлары
Публицистика

Табигый бизмәннең тигез тибрәнеше

Әдәби телебезнең сафлыгына хилафлык китерергә әзер торган күренешләр

һәрвакыт уяу. Узган санда тукталган гади сөйләм лексикасы белән беррәттән җирле

сөйләшләрнең әрсез сүзләре, сүз формалары да янәшә атлый. Кайберләрен игътибар

үзәгенә алыйк.

«Бересе», «өчесе», «берсесе», «бусысы», «ансысы», «бүгенгесе», «дәүрәгрәк» –

диалектология фәнендә кушымчаларның плеонастик (икеләштереп) ялгануы аркасында

барлыкка килгән әдәби тел хаталары. Алар фәкать урта диалектның Казан арты һәм

Бәрәңге сөйләшләренә карый. Күп кенә язучыларыбызның, мөхәррирләрнең дә шул

төбәкләрдән чыгуын исәпкә алганда, әлеге хаталарны булдырмый калырга тырышу

өметсез нәтиҗәләр бирә.

«Бүген ничәсе әле ул? Бересеме?» «Авылдан мәрхүмә әнкәйнең өчесен укытып

килдек». «Бүгенгесе көндә тормышыбыз җиңел түгел» кебек калыпларны әдәби

телебездән кысрыклап чыгара алуыбыз бик шикле. Нишләп алайса «икесесе»,

«алтысысы» түгел, мәрхүмнәрнең «кырыгысы»н укытмыйбыз? Чөнки әдәби телдә

мәсьәләнең хак чишелеше болай яңгырый: бер+е, ике+се, өч+е, алты+сы, тугыз+ы,

кырык(г)+ы. Чын әгәр, мин уйлап чыгарган кагыйдә түгел! Ләүхелмәхфуздан ук

шулай: тартыкка беткән санга – тартым кушымчасының -ы/-е, сузыкка беткән санга

-сы/-се варианты ялгана. Бутарга ярамый торган бер очрак бар: тартыкка беткән

микъдар саны өченче затта тартым белән төрләнсә, -ысы/-есе кушымчасы ялгана.

Мисал: «Нәселгә калдырылган унөч сарыгымның унысы – ак, өчесе кара иде». Күрәбез,

мәгънә гел үзгә. Әгәр бик тә «бутыйсыбыз килә» икән инде, вәлвәләгә төшмичә,

мәсьәләнең асылын болайрак аңлатып була: «Айның утыз көне бар. Бүген безгә

шуларның өчесе килгән, иртәгә дүртесе киләчәк! Шуңа күрә бүген өче түгел – өчесе,

иртәгә дүрте түгел – дүртесе». Тик бу әдәби тел нормасыннан бик ерак тора һәм

аның камиллегенә хилафлык китерә.

«Өлкән буын телне салмак олыгайтып яшәтсә, яшь буын телне санлап яшәртә.

Шушы табигый бизмәннең ике яссылыгы да тигез тибрәнештә булганда гына телнең

терек сулышы бөтен мөмкинлегенә киерелеп ачыла», – ди Марсель Галиев.

Журналның мая янчыгына авторларыбыздан кергән әдәби әсәрләрдә катлы-катлы

кабатлана торган сүзләргә (тавтологик хаталар) каршы еш көрәшергә туры килә. Беренче

орыш алмашлыклар чирүе белән була, чөнки «ул», «аның», «аңа», «аңар», «аңарга»,

«аннан», «аңардан», «аңарда» кебек сүзләрнең һәммәсе, килешләр белән төрләнәтөрләнә, этенеп-ешынып, җөмләнең алдына ук чыгып баса һәм мөхәррир кылычының

беренче селтәнүләрен кабул итәргә «ашыга». Әлбәттә, мөхәррир тиешле сүзләрне

эзли, аларны алмаштыра, җөмләнең «анасы»н – ияне – урынына утырта. Шуннан соң

уй-фикерне хәбәр итә торган сүзләр тезмәсенең «атасы»н – хәбәрне – калыпка кертә.

Бу очракта инде йөгерек укуга төп «аяк чалучылар» – «булды», «булган», «булыр»,

«булачак», «булырга», «булып», «булса» ... кебек ярдәмче фигыльләр. (Алар телебездә

бихисап, әлеге очракта «бул» сүзеннән ясалганнарын гына мисалга алдык.) Җөмләләрдә

«ия – баш, хәбәр – муен» булып беткәч, иярчен кисәкләр арасындагы кабатланулар

түтәлендә сирәкләү эше башлана.

Кайбер авторларыбыз тавтологиядән качу юлын сүзлекләр белән эшләүдә күрә:

әсәрләргә астөшермәләрдә мәгънәсе аңлатылган җирле (диалекталь) сөйләшләрнең

камил үрнәкләре, искергән, сирәк кулланылышта исәпләнгән пассив сөйләм сүзләре

дә, нур өстенә нур дигәндәй, килеп кергәли. Иң куанычлысы: хәтта кайвакыт автор

неологизмнары да (язучы үзе уйлап тапкан кәлимәләр!) әдәби әсәр телен баетуга

хезмәт иткәли. Текстолог галимнәрнең берише каршы булса да, зур күпчелек алда

аталган әлеге өч алымны хуплый.

Бу санда ихтыяҗ каланчасыннан берникадәр тибәрелеп, онытыла башлаган

сүзләрне барлыйк.

«Туры килү» сүзтезмәсен алыйк, чөнки «килү» дә, «булу» кебек үк, редакторларның

азау тешен сызлаткан сүзләрнең берсе. Синонимик рәт яссылыгында тикшерсәк, аның

«тугандашлары» шактый күп һәм киң мәгънәләргә ия: тәңгәл килү; ярау; ярашу; яраклы

булу; муафыйк булу; юш килү. Шулай да мәгънәдәшләр арасында без алга таба атаячак

бер генә вариант та «Татар теленең синонимнар сүзлеге»ндә (2014) теркәлмәгән. Ә

аларны кайдан эзлибез? Әлбәттә, туган телебезнең башка сүзлекләреннән.

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндәге «бап» сүзенә игътибарны юнәлтик.

«Бап – таман, бик ярашлы»; «бап килү(төшү) – ярап кую, уңай туры килү».

Рифкать Әхмәтьянов төзегән «Татар теленең этимологик сүзлеге»ндә (2015) дә

аңа урын бирелгән: «бап – туры килү, урынлы», дигәнне белдерә.

Нәкый Исәнбәтнең «Татар теленең фразеологик сүзлеге» (1989) исә мәгънәне

киңрәк аңлата: «бап килү (төшү) – җай килү, бик уңай, таман, туры килү, ярашлы

килү, уңайлы килү».

Күрәбез, «бап килү (төшү)» «туры килү» сүзтезмәсенең синонимик рәтен баета ала.

«...аңлатмалы сүзлек»тә «тап» сүзе бар: «тап булу (килү) – очрау, очрату; туры

килү». «...этимологик сүзлек»тә дә ул шактый киң шәрехләнә: «тап – очрау; тару;

туры килү; тару булу; юлыгу; тарыгу». Шулай ук без атаган мәгънәдәш чылбырны

дәвам итә ала.

Халыкта әлеге сүзтезмәгә кирте кирткә ятып торган тагын бер гыйбарә кулланыла:

«мач килү». Тел хәзинәбезне саклаган җыентыкларда ни рәвешле бирелә икән ул?

Игътибар итик: «...аңлатмалы сүзлек»тә «мач» сүзе, ни кызганыч, түбәндәгечә генә

тәфсир кылына: «мач (сөйләм теленнән) – уен карталары колодасында тамгаларының

формасы һәм төсе буенча төркемләнгән дүрт төрнең берсе». Русчадан – «масть»ның

татарчалаштырылган мәгънәсе инде бу. «Жаль»ны «жәлке» дигән кебек.

«...этимологик сүзлек» исә тирәнрәк аңлата: «мач – бап; туры килгән; тәңгәл».

Һәм килеп чыгышы тугандаш казакъ, кыргыз телләрендәге «маш» сүзе белән баглы,

дип раслый.

Шулай итеп, «мач килү» дә «туры килү» сүзтезмәсенең хаклы рәвештә мәгънәдәше

булып тора. Тәфсилләгәннәрнең җәмгысен исәпләсәк, синонимик чылбыр тагын өч

боҗрага байый.

Инде бер чеметем өтер...

Татар теленең сафлыгы сагында торучы әдипләрнең берсе Хәсән Сарьян «Чәмәт –

фәннәр кандидаты» юмористик хикәясендә гәрчә: «Тыныш билгеләренә революциягә

кадәр бөтенләй әһәмият бирми килделәр. Моны без аеруча өтер мисалында күрәбез.

Әгәр «Йосыф вә Зөләйха» язылган чордан алып 1917 елга чаклы, әйтик, нибары йөз

өтер кулланылган булса, безнең чорда исә аларның саны миллионнан артып китте.

... Хәзер без пауза саен өтер кую чорына аяк бастык, чөнки безнең бетмәс-төкәнмәс өтер

запасыбыз бар», – дип язган булса да, галиҗәнап һәр өтергә мөһим вазифа йөкләнгән.

Һәм аларның һәрберсе аерым кагыйдәгә буйсына.

Кереш сүзләр янында килгән тыныш билгеләре дә язучылардан аерым игътибар

сорый. Мәсәлән, кереш сүзләр җөмлә башында килсә – алардан соң, ахырында килсә,

аларга хәтле өтер куела, уртада килсә, ике яктан өтер белән аерылалар. «Күрәсең»,

«мөгаен», «ахры», «ахрысы» кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади

җөмлә чигендә урнашсалар, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән

аерылалар. Мисал: «Инде Урал тауларына да керделәр, ахры; төннәрен эсселек бераз

сүрелә төшкән кебек булды». (Фәүзия Бәйрәмова)

Әйе, туган телебезнең табигый бизмәне һәр гыйбарә, сүзгә сизгер ул! Хәтта бер

кечкенә өтер дә аның тигез тибрәнешен сагайта.