Логотип Казан Утлары
Хикәя

Соңару (хикәя)

Соры күк гөмбәзе каршыдагы унсигез катлы йортның түбәсенә таянып тора сыман. Кары эрегән пычрак асфальтка да гүя кайдандыр өстән соргылт яктылык тузаны ишелеп төшкән. Бер-бер артлы кешеләр йөреп тора, һәркемнең үз мәшәкате. Көн төмсә дип, өйдә генә утырып булмый. Халидә генә менә... Көннәр буе гарип- горабалар «тәхетендә» – коляскада... Бишенче каттан урам яхшы күренә. Телевизор карап аргач, ул коляскасын тәрәзә төбенә тәгәрәтеп китерә, урамны күзәтә башлый. Ике шатлык бар хәзер аның дөньясында – тәрәзә һәм телевизор. Шулай да көне күбрәк тәрәзә янында уза. Тәрәзәдән барыбер дә дөнья ачыграк күренә. Тышта җанлы тормыш кайный. Ләкин ул Халидәне элеккечә үзенә чакырып тормый шул. Аңа инде Халидә кирәкми. Кирәге бетте аның – ул инде шушы арба-коляскага үлгәнче береккән. Һәм әлеге хәл белән килешмичә булмый. Паралич сукканга өченче ел китте... Килешми кая барасың? Кеше тәмугка да күнегә, диләр. Иркенләп урамнан үткән кешеләргә кайчак ачуы килеп куя куюын – алар бит үзләренең шулкадәр дә бәхетле булуларын белми! Бәхетле булуыңны белмәүдән дә зур бәхет юктыр. Ул гына менә тынчу бүлмәдә утырырга мәҗбүр. Һәм тәгаен үзенең бәхетсез икәнен белә. Тик нишлисең, дөнья – гаделсез.
Шулай да ялгызлыкка күнегеп җитә алмый әле ул. Сау-сәламәт чагында ни икәнен дә белми иде бит! Гел кеше арасында быгырдады... И-и, нинди егетләр тирәсендә бөтерелде яшь чакта! Исәпләренә чыкмалы түгел. Ә хәзер... хәзер нәрсә... әнә телевизор тавыш биреп тора көн буе. Ярым караңгы бүлмәгә зәңгәр яктылык сирпеп. Сөйлиләр, кычкырышалар кемнәрдер, ярсып, Украинаны сүгәләр, Американың инде бөтенләй яшәрлеген калдырмадылар. Халидәнең башына керми – пычагымамы аңа Украина? Америкасы бер хәл – кабахәтлеге йөзенә чыккан; балачактан ук ишетеп үсте, күнегелгән. Гадәттән тыш хәлләрне күрсәтә башласалар гына – чепе! ди ул яратып – уянып киткәндәй була, ашыгып, арбасын телевизор каршына ук китереп куя; ә анда-а... аңардан да бәхетсез кешеләр бар, шөкер.
Әле «чепе» карарга иртәрәк, шуңа күрә иркенәеп, тәрәзәдән урамны күзәтергә булды. Каршы йортның беренче катына урнашкан кибет тирәсенә карап утырырга ярата ул. Анда аңа гыйбрәт гел генә дә табылып тора. Җан азыгы, дияр иде, шундый сүзне белсә. Күңел күтәрерлек нәрсәләр байтак, карый белеп карарга гына кирәк. Әнә бер ир белән хатын кибет почмагына чыгып басты, тәмәке кабыздылар. Хатын кулларын болгый, нидер сөйли... Менә ир аны кочаклап алды. Тапканнар урын... Шулай кочаклашкан килеш кибет артына кереп киттеләр. Халидә, авыр сулап, тагын кибет ишегенә текәлде. Көн кичкә авышып килә иде. Суыта. Бераз җил дә чыкты сыман. Чираты булса кирәк, кешеләр таеп егылмас өчен саграк атлый башлады. Кибеттән пакет тотып чыккан берәү – әһә, таныды Халидә, күрше йортта яшәүче Радик бит бу, алкаш, пакетында аракы шешәсе инде аның, мөртәтнең, – таеп та китте, җәелеп, асфальтка килеп тә төште. Төшүен төште, тик кулындагы пакетын өскә чөеп өлгерде. Бераздан шешә, пакеттан аерылып, Радикның сузылган учына килеп кунды. Вәт, хәчтерүш! Циркач та болай эшли алмас. Халидә сабыйларча саф тавыш белән рәхәтләнеп көлде, уң күзеннән хәтта сыңар яшь бөртеге атылып чыкты. Күп кирәкмени кешегә? Инде моңардан да кызыграгы булмас дип, ул арбасын аш бүлмәсенә таба борды. Авызы да кипте бугай, чәй эчеп алсаң да ярар иде. Тамак ялгарга да вакыттыр. Әллә кызны көтәргәме? Ул инде озакламас... Халидә телефон төймәләренә баскалады.

– Әлү...
– Әни, хәлләрең ничек?
– Кайчан килеп җитәсең инде?
– Борчылма, юлда мин. Тиздән. Әле сиңа бер яхшы дару да таптым.
– Сөт тә алырсың әле. Сөтем бетеп киткән икән...
– Ярар, сезнең яндагы кибеттән алырмын.
– Сөтләп чәй эчәрбез.
– Иншалла! – диде кызы.
Кызына исемне Азалия дип кушкан иде кайчандыр. Тик хәзер Азалия түгел инде... Газизә... Әллә үзе алмаштырган, әллә авылдагы әби-бабасымы – белмәссең. Тапса да, бага алмады кызын Халидә. Тормыш бу! Син уйлаганча гына бармый.
Авылдан килгәч, аш-су остасы булырга дип, укырга кергән иде дә Халидә, укуының рәте-чираты булмады. Пешерү-төшерүдән авылда да туйган, нәрсәсен өйрәнәсең? Шуңа күрә укып торуның мәгънәсен тапмады. Яшьлек бит – җилбәзәк күңелле иде Халидә. Тансы-мансы, кайда туктасаң, шунда стансы, дигәндәй, бер кичәдә сызылып киткән кара мыеклы Фердинандка егылып гашыйк булды. Гашыйк булмаслык та түгел, егылмаслык та түгел, гармунын сыздырып җибәрсә, бөтен общага кызлары тигез урында абына иде. Фердинанд белән алар якташлар, авыллары кул сузымында гына, шуңамы бик тиз якынаеп киттеләр. Нык якынайдылар. Шулай буласы билгеле бит инде, тик Фердинанд, килеп туган хәл турында (үзе шулай әйтте, элекке парторг малае иде ул, гәҗит укып үскән!) ишеткәч, күзләрен акайтып шактый гаҗәпләнеп торды.
– Килеп туган хәлне башкалар белмидер бит әле?
– Ахирәтем Роза белә инде... Нигә сорыйсың?
– Соң... алдырырга кирәк. Үзең беләсең, мин бит әле укыйм. Ишетсә, әти үтерә мине.
– Нигә чишенгәндә, әтиеңне искә төшермәдең соң?
– Мин бит сине саклана дип уйладым. Шуны да белмәдеңме? – Уйлаган бу! Мин кайдан белим? Син бит минем беренче!
– Анысы да шулай инде... Нишләргә соң?
Моңарчы гел икенче булып күнеккән егетнең тавышындагы икеләнүне сизеп, кыз тимерне кызуында сугарга булды:
– Нишләргә, дип сорап тора бит әле, әй! Өйләнәсең! Мин абортка бармыйм. Аннары гомерлеккә баласыз калыргамы?
– Ярар соң... Өйләнешик, – дип җиңел генә килеште Фердинанд. – Әти үзе дә унтугызда өйләнгән, сүз әйтмәс әле. Әни генә менә...
Әнисе тузып алды инде җитәкләшеп кайткач, бигрәк тә «килеп туган хәлне» ишеткәч, тотнаксыз малаен сүкте; укып чыкмаган килеш шулай ярыймы инде, янәсе, фәлән дә фәсмәтән. Ире кыһым-кыһым көлә башлагач, яшьлеген искә төшерепме, ул да тынды тагын.
Туй үткәрделәр ике якны да шаулатып. Тик... иртә уңмаган кич уңмас, диләрме әле? Кич уңмасаң, һич уңмассың! Азалия туып, бер ел да үтмәде, Фердинанд Чаллы юлында машина һәлакәтендә якты дөньяны ташлап китте. Исән булса, үзе нәкъ шулай дияр иде, мәрхүм... Якты дөньяны ташлап китте... Харап булды авариядә.
«Мин үзем дә бала гына идем бит әле, – дип уйлады Халидә, акланырга теләгәндәй. – Бәләкәчне мин берничек тә кирәгенчә карый алмый идем. Фердинанд үлгәч, тулай торактан да куып чыгардылар. Үзебезгә дә кайтарып куя алмый идем бәбине, кайтарсам да, үги анам алмас иде. Атасының йортына кайтардым, нишлим...»
Баласын калдырып килгәндә дә, үзен төрлечә юатты әле ул. Авыл, саф һава, натуральный ризык... Тагын ни кирәк балага? Имидән аерылган иде инде Азалиясе. Дөресрәге, Халидәнең имчәгенә сөт төшмәде, ни сәбәптән булгандыр, табигать аны әни итеп яратмаганмы соң әллә? Ачыргаланып елый иде бәбекәче. Тавышы ара-тирә әле дә колагына ишетелә сыман.
Баштагы айларда кайткалап йөрде әле. Фердинандның ата-анасы кайткан саен кырыслана, йөзләре суына бара иде. Соңгы кайтуында... Фердинандның үлеменә бер ел булган иде бугай инде. Әйе, елына кайтты, ахрысы... Юлда Вадим очрады. Күптәнге танышы. Менә бит сиңа, күрәчәгең булса, тагаракка төшеп тә үләсең. Район үзәгенә барып төшкәч, Вадим «әйдә дә әйдә!» – дип кафега кыстады. Янәсе, мең ел күрешмәгәннәр. Анда тагын кемнәрдер килеп кушылды. Яшьлек бит! Икенче көнне генә кайтты авылга Халидә. Төш җитеп килә иде. Әйе, төш җитеп килә, ә ишек бикле!
Шакый торгач, капка ачылып китте. Анда кара көйгән каенатасы күренде, иңбашына хатыны асылынган.
– Атасы-ы! – дип ачыргаланды каенана. – Тия күрмә, пычранма. Китә ул хәзер, китә...
– Эзең булмасын монда! – дип акырды Халидәгә каенатасы. – Себерке!
– Бар, Халидә, бар яхшы чакта!
– Баламны бирегез! – Халидә сүз өчен генә шулай кычкырган булды. Бирсәләр, нишли инде ул аның белән? Кая алып китә? Каккан казыгы да юк бит. Аннары һәмишә үзен һич тә бала анасы дип тоймый иде әле ул.
– Нинди бала сиңа? – дип, күзен алартып ысылдады каенатасы. – Юк синең балаң! Безнеке ул хәзер. Менә документлар! – Кесәсеннән бер төргәк кәгазь
тартып чыгарды.
Капка шапылдап ябылды.
Халидә район үзәге – Апаска кире китте. Ара әллә ни ерак түгел иде, машина очрамаса да, ике-өч сәгатьтән барып җитәр. Аннары – Казанга! Ул үз авылына кереп тормаска булды. Ниндидер авыр йөктән котылган кешедәй елый-елый атлады да атлады олы юлдан. Нигә елыйсың, дисәләр, үзе дә әйтә алмас иде, мөгаен.
Яшь чак – юләр чак. Онытылды Азалия акрынлап. Бераздан үз әтисе дә үлеп китте. Туган якка юлы тәмам өзелде, киселгән икмәк кире ябышмый. Ике елдан соң кияүгә чыгып, Казаннан ук китеп барды. Озак еллар Рәсәйдә, Владимир шәһәрендә яшәде. И-и аның күргәннәре! Ничә ир белән торды, әллә нәрсәләр татыды, бүтән баласы гына булмады. Алла шулай каргадымы, шайтан белсен. Халидә ямьсез хатирәләрен сөртеп төшерергә теләгәндәй, сыңар кулы белән битен сыпырып куйды.
Казанга кайтып егылганда, ул гарип-гораба иде инде. Зыяндаш сукканнан соң сул ягы бөтенләй хәрәкәтләнми башлады. Мең бәла белән бер ташландык бүлмәгә урнашты. Кызы аны былтыр шунда эзләп тапкан иде. Һич уйламаганда!
Могҗиза юк, дип әйтеп карасын аңа кем дә булса...
Әле дә исендә ул көн.
Ишек шакыдылар. Ачык инде ул, кем шакыйдыр. Ят кеше, күрәсең... Кем булса да, аңа яхшылык итәм дип йөрмәс. Тавыш-тын ишетмәгәч, ишекне акрын гына этеп ачты әнә. Яхшы киенгән сылу гәүдәле хатын-кыз. Утыз яшьләр булыр. Кемне эзләп йөри җен оясында? Ничек курыкмыйча кергән монда?
– Нуруллина Халидә монда торамы?
Аны сорый түгелме соң? Кайдан белә икән? Әллә моннан да куып чыгарырга уйлыйлармы? Алай дисәң, бик кыюсыз керде. Юк, «нәчәлстве»гә охшамаган. Башыннан мең төрле уй үтте Халидәнең. Тик «мин мин түгел» дип тә әйтеп булмый ласа. Тәкәбберлек бөтенләй юкка чыкмый! Параличтан кәкрәйсә дә, бетләп бетсә дә, элек егетләрнең авыз суын корыткан Халидә әле ул.
– Мин, – дип мыгырдады ул, бер-бер этлек көтеп.
Яшь хатын, атылып килеп, аны кочаклап алды.
– Әнекәем! – дип үкседе ул. – Әнекәем! Таптым бит үзеңне, таптым.
Эзләмәгән җир калмады, барыбер таптым. Әнекәем! Бичаракаем!
Хатынның затлы хушбуй исе килеп торган кочагында миңгерәп, ни уйларга да белмичә катып калган иде ул шул вакытта. Әнекәем, ди түгелме соң? Кем булыр бу? Әллә кем беләндер бутыймы? Шунда гына аның башына китереп сукты – Азалия бу! Кызы! Халидә түгел, кипшенгән авызыннан бүтән кемдер
хәлсез тавыш белән эндәште сыман: – Азалия?
– Әйе! Әйе! Син кушкан исем. Тик мин хәзер Азалия түгел, Газизә мин, Газизә!
Хатын тагын бөтен тәне белән аңа сыенып елап җибәрде: – Әнекәем! Нинди көнгә калгансың бит... Нигә соң мине эзләп карамадың?
Нәрсә әйтсен аңа Халидә? Исенә төшмәде түгел, төште кайчакта сабые, бигрәк тә авырып, чарасыз калгач... Ләкин бит инде күпме ел узган, моңарчы җиде ятып бер төшенә кермәгән кешене ни йөзең белән эзлисең? Хәер, эзләр өчен дә дүрт саның төгәл булу кирәк. Ә сау-сәламәт чакта ул аны уена да китереп карамады. Үткән, беткән... Менә бит эзләп тапкан, рәхмәт төшкере, рәнҗүен дә белдерми, үз каны шул, үз сөяге.
Ниһаять, Газизә торып басты, кулъяулыгын алып күзен сөртте, тирә-ягына карады. Йөзендәге чиркануны яшерә алмыйча күзен яңа табылган әнисенә күчерде:
– Ничек яшисең... ничек торасың син монда?
Халидәнең кипшенгән төссез иреннәре арасыннан бер сүз генә сытылып чыкты:

– Язмыш...
Тагын нәрсәгә сылтыйсың?
– Мин сине монда калдырмыйм! – диде яшь хатын үҗәтлек белән.
Халидә үзе дә сизмәстән мышык-мышык елый башлады, уң күзеннән мөлдерәп яшь коелды. Йа, Хода, аның кызы бит бу! Күренеп тора, юк-бар кеше түгел; өстә бу, өстә – урындагы кеше.
– Кем булып эшлисең, кызым?
– Табибә мин, врач, әни. Әле мин сине, Алла боерса, аякка бастырам! Ул, ашыгып, телефоннан шалтырата башлады.
– Кер әйдә мин әйткән бүлмәгә. Таптым мин аны... Әйе, алып китәбез. – Халидәгә борылды: – Ирем... Бик яхшы кеше. Безнең моннан ерак түгел бер бүлмәле фатир бар, шунда яшәрсең.
Былтыр Халидәнең тормышы шулай кинәт үзгәргән иде. Дөнья бу!
Хатын тагын телефонны кулына алды, күнегелгән хәрәкәтләр белән төймәләренә баскалады.
– Әлү! Кызым... Азалия! (Ул һаман аңа үзе кушкан исем белән эндәшә иде). Син кайда?
– Әнекәем, хәзер килеп җитәм. Монда мәхшәр! Борчылма... Әни-и!.. Кызының сүзен бүлеп гөрселдәгән тавыш ишетелде.
– Әлү! Әлү!
Газизәне мин белә идем. Кафеда танышкан идек аның белән. Былтыр бугай, тамак ялгарга дип, гадәттәгечә, Казан үзәгендәге «Чабакса» кафесына кердем. Ишекне ачуыма ук бармен, кочагын җәеп, мине күрүенә чыдап булмаслык шатлануын белдерде. Без инде аның белән ничә ел әшнәләр. Кысык күзле, кара кыл чәчле көнчыгыш татары иде ул. Тәтешледәнме соң? Исемен генә гел онытам үзенең. Шактый катлаулы иде аның исеме. Мафусаилмы әллә? «Хәлләр ничек?» – дигән гадәти сорауга аның җавабы гел бер төсле була:
– Эшләргә ирек бирмиләр, фукалар!
Фукаларның кем икәнен сорап тору урынсыз иде. Кем белми аларны? Бүген ул минем сәламләүне дә көтмичә, ярымкараңгы почмакта утыручы ир белән хатынга төртеп күрсәтте:
– Әнә синекеләр!
Безнекеләр монда еш керә, тик болар кем соң? Безнең компаниядә хатын-кыз бик булмый. Текәлеп карагач, таныдым тагын – ыспай киенгән шома битле, чәчен артка пөхтәләп тарап куйган көяз ир минем тудыкай энекәш Әскәр иде. Нишләп йөри икән? Мондый арзанлы кафега керми иде ул, гадәттә. Тудыкай авызын колагына кадәр җәеп, кул болгады.
– Абый, әйдә монда!
Әскәр моннан ун еллар элек медицина институтын тәмамлап, алны-артны уйламыйча гына – тәвәккәл таш яра! – бизнес дөньясына кереп киткән иде. Хәер, медицина бездә үзе бизнес бит инде. Энекәш хәзер югары оча, хәтта үзенең хосусый клиникасы да бар дип ишеткән идем. Дистәләгән даруханәләргә дә ия бугай. Табигый! Бүген һәр адымда стоматология кабинетлары, даруханәләр, берничә адым читкә китүгә «ритуальные услуги»!
Юлың азагына кадәр билгеләнгән... анык.
– Абый, таныш, минем хатын! – дип таныштырды ул, куе күк төсендәге яулык ябынган яшь хатынга ымлап.
Хатын чибәр – төз борынлы, зәп-зәңгәр зур күзле, җыйнак авызлы; күренеп тора: минем тудыкай аның белән чиксез горурлана иде. Теләсә кем мондый затлы хатынга ия була алмый. Без исә, Нух заманы кешеләре, тормышның ул ягына бөтенләй игътибар бирмәгәнбез. Барыбыз да бәхетле була дип, киләчәккә ашыкканда, кая ул хатын-кыз матурлыгы дигән вак-төяккә игътибар итеп тору! Иң мөһиме, күңеле матур булсын! Ә матурлык ул гармония икән (Исхакый бу хакта әллә кайчан без татарларга васыять әйтеп калдырган югыйсә!), аны без кайдан белик?! Хәер, бөтен ягы килешкән салкын матурлык та була. Тик матурлыкмы соң ул? Ә бу хатынның бөтен кыяфәтеннән җылы матурлык бөркелә иде.
– Газизә! – дип сүзен дәвам итте Әскәр, миңа озаклап сокланырга ирек бирмичә. – Минем клиниканың хуҗабикәсе! – «Минем» сүзенә ул итагатьле генә басым ясап алды.
– Менә хатын белән бәхәсләшеп утырабыз әле, – диде ул, бернинди күперсез башка ярга чыгып. – Син беләсең инде, әби еш кабатлый иде – «тапкан ана түгел, баккан ана...» Син ничек уйлыйсың бу турыда?
– Халык белми әйтмәс...
– Халыкның һәр очракка үткен сүзе бар, – дип сүзгә кушылды Газизә. – «Җан тартмаса, кан тарта.» Моңа ничек карыйсыз?
– «Кан тартмаса, җан тарта» – диләр түгелме соң?
– Нинди очрак бит! – дип елмайды яшь ханым.
– Газизәне бәби чакта ук әнисе ташлап киткән булган, – дип аңлатырга кирәк тапты Әскәр. – Әтисе авариядә үлгәч, әнисе аны каенанасына ташлап калдыра, һәм бер тапкыр да кайтып хәлен белми. Хәзер менә шуны... Газизә эзләп тапты... Ужас! Син аны күрсәң иде. Ант әгәр, бер нәмәрсәкәй язар идең. Романлык материал! Шул бетләп беткән дистрофик карчыкны минем хатын игә кертеп тәрбияли башлады.
– Әскәр! – дип аваз бирде яшь ханым. Ярабби, нинди әрнү иде аның тавышында! – Оҗмах – аналарның аяк астында, дигән пәйгамбәребез.
– Юк, мин берни дә әйтмим, – дип ике кулын артистларча күкрәк турысына күтәрде Әскәр. – Боже упаси... Гуманизм бар, кешелеклелек ягъни. Ярдәм итәргә кирәк. Газизә ул – бик шәп врач. От Бога! Матди як турында да сөйләмим мин... – Тудыкай алтын кысалы күзлеген төзәтеп куйды, хатынына кызганулы караш ташлады. – Тик аңламыйм... сине ничә еллар бар дип тә белмәгән! Кызыксынып та карамаган...
– Барыбер минем әнкәем ул! – диде Газизә.
– Кан тартса, җан да тарта, димәк, – дидем мин нәрсә әйтергә белмәгәннән. Газизәнең йөзе яктырып китте. – Әскәр энекәш, син хатыннан шундый уңгансың, хәтта моны тулысынча аңлап та бетермисең!
– Шулаймы? – дип кинәнеп көлде Әскәр. – Юк, мин аңлыйм. Ягъни, мәсәлән, Газизәнең мәрхәмәтен... Тик фәлсәфәсенә төшенәсем килә.
– Рәхим-шәфкатьтән фәлсәфә эзләү мәгънәсез эш, – дидем мин коры гына. – Икесе ике яссылыкта.
Барыбыз да тынып калдык. Шуны гына көтеп торгандай, Мафусаил каршыбызга килеп басты.
– Абзый, – диде миңа карап, – сиңа әйтмичә булдыра алмыйм, эшләргә ирек бирмиләр! Нәрсә эчәсең? Шәп виски бар, сенаторлар гына эчә торган.
– Рәхмәт, – дидем мин. – Врачлар кушмый. Күк чәй...
– Менә дөрес! – дип хуплады Әскәр. – Мин бит инде сиңа ничә ел шуны тукыйм. – Энекәш балачактан ук күк чәй генә эчә иде. Аны да суытып...
– Әнине санаторийга җибәрергә җыенабыз. Юллама алдык та монда кердек, – диде Газизә, елмаеп. – Сез Әскәргә игътибар итмәгез, шулай сөйләнә генә ул. Юллама алырга да үзе кушты.
– Беләм лә аны, – дидем мин. Газизәгә караган саен елмаясы килә иде.
Бак, дөньясы алай ук начар түгел бит. Кайбер кешедән нур бөркелә, диләр, ахрысы, шагыйранә сүз генә түгел, валлаһи, чынлап та шулай: Газизәдән күңелне сафландыра торган ниндидер яктылык сирпелә иде. Мин Әскәргә карадым, ул да хатыныннан күзен алмыйча елмаеп утыра иде.
Халидә тагын телефон төймәләренә баскалады. Эндәшми кызы, «абонент не доступен». Болай булганы юк иде әле. Ул өстәл өстендәге шоколад кисәген авызына капты да чәпелдәтеп чәйни башлады. Җылымса су алып эчте. Әллә соң?.. Әллә соң аны ташларга җыенамы кызы? Туйгандыр, гарык булгандыр... Чирләшкә карчык кемгә кирәк? Әле котыртучылары да бардыр. Ире дә беренче күрүдә үк ошамады Халидәгә. Әллә нинди шома бәндә. Шамбы кебек. Үз-үзен генә ярата торганга охшаган. Кайдан тапкандыр? Аягына сыер басмаган әле. Дөньяның ачысын-төчесен күрсә... Нишләр иде? Сидрәгән мие уеның очына чыга алмады. Әгәр? Иренең коткысына бирелеп, ташласа? Нишләр Халидә бер ялгызы? Авыру әти-әниләрен бар дип тә белмәүчеләр күпме хәзер? Юк, аның Азалиясе андый түгел... Ләкин уйларын очлап бетерергә тагын ми күзәнәкләре җитмәде, барысын да онытып, арбасын телевизорга таба тәгәрәтте. Ашыга- кабалана пультка басты, экранга кереп китәрдәй булып телевизорга якын килде. Төгәл белә иде: хәзер «чепе» башланырга тиеш. Чыннан да чак соңармый калган: экранда инде елгыр егет көр тавыш белән юл фаҗигаләре турында сөйли. Аварияләр күп икән бүген! Бозлавык. Әнә бер машина тимер юлга кереп киткән, трамвай белән сөзешкән. Ахмак! Бозлавыкта кисәк кенә тормозга басарга ярыймыни инде? Гаеп үзендә шуфирның. Берни дә булмаган кебек басып тора бит әле адәм тәганәсе, тәмәке кабызып маташа. Әнә тагын берсе... О-о, болар маңгайга маңгай... Чү, Азалиянең машинасы түгелме соң бу? Нәрсә-ә?
Машина хуҗасы үлгән, диме?
Халидәнең өстенә түшәм ишелеп төшкәндәй булды. «Кызым...» – дип пышылдады ул. Кыз-ы-ым... Ташладыңмы шулай?.. Ташлап киттеңме газиз әнкәеңне? Хәзер ничек яшәрмен мин синнән башка? Нигә инде син шулай... Иркенләп, рәхәтләнеп яшибез дигәндә генә... Ярамый иде бит, ярамый! Аның башында күче белән уй сымак бөҗәкләр гөжләде. Басым... Чигә тамырларын бүрттереп кан басымы күтәрелә иде. Нишләргә? Сөт тә беткән... Сөт булмас бүген... Телефонын кабызып, контактлар төймәсенә басты. Юкса белә бит инде, анда кызыныкыннан башка номер юк. Юк, чәнчелеп китсәң дә юк! Бу гаделсез дөньяда тагын япа-ялгыз калды түгелме соң? Үз-үзен белештермичә, Халидә телефонын телевизор экранына томырды.
Телевизорда исә машиналар туктаусыз бер-берсе белән бәрелешә, тимер- томырның сытылган тавышы ишетелә иде.