Логотип Казан Утлары
Шигърият

Офыкларда таңнар балкышы

Халкым минем

Планетаның төрле почмагында

Күреп була татар кешесен.

Кайда гына алар яшәсә дә,

Рәнҗетмәде һич тә күршесен.

 

Татар халкы җирләр яуламады,

Канга батырмады дөньяны.

Илбасарлар керде чиген үтеп,

Язмышында аның уйнады.

 

Йорт-илләрен утта яндырдылар,

Улын-кызын сатып коллыкка.

Ерак гасырлардан урап кайта,

Богау чыңы керә колакка.

 

Мәчетенең манарасын кисеп,

Ташын алып чиркәү салалар.

Изге эшләр, күпме тырышлыклар,

Бушка кала кылган чаралар.

 

Көчләп диннән ваз кичтереп

Муенына тәре тактылар.

“Татарское иго” дигән хәтәр

Тарихта бер исем таптылар.

 

Кимсетелде, газапланды халкым,

Ятлар торды һәрчак танытып.

Үз йоласын, үзе телен белми

Яшәп булмый барын онытып.

 

Күп гасырлар ирек юлладылар

Газап чигеп яшәү хакына.

Гомер буе тирен түгеп эшли –

Хөрмәт артыр татар халкына!..

 

Барысы да кирәк кешегә

Табигатьтә адәм балалары

Иркәләнә һәм дә назлана.

Җирдән башка һич тә яши алмам,
Бер мизгелгә, хәтта азга да.

 

Йөрим дисәм, борма юллары бар,

Менәм дисәм, биек таулары.

Хуш ис бөрки яшел тугайлары,

Сандугачлар кунган таллары.

 

Тормыш кебек үзе шаулы бит ул,

Ургып ага зәңгәр дәрьясы.

Һәркемгә дә җир мирасын саклый,

Куанычлы якты дөньясы.

 

Кыр өстендә арыш серкә очыра,

Агачларда яфрак алкышы.

Яңа көннәр туа шатлык белән,
Офыкларда таңнар балкышы.

 

Кояш көлеп караса да рәхәт,

Йөрәк тоя, барын төшенә.

Яуган яңгыр, шыткан үләне дә,

Барысы да кирәк кешегә.

 

Горурлык хисе

Озак вакытлар үткәрдек –

Йокыдан уяныйкчы.

Хәзинәне барлар заман –

Бергәләп уйланыйкчы.

 

Милләтебез яманатын

Сатканнар бер дә юкка:

Кош оясы кебек тузып

Сибелгән төрле якка.

 

Без тарихта эзле халык,

Ирек, хөрлек юллыйкчы.

Язмышыбызга кол булып,

Күзебезне йоммыйкчы.

 

Ата-ана телен онытып,

Үз атын танымаган

Манкорт басты дөньябызны –

Җыр-моңга табынмаган.

 

Зәңгәр күзлектән карадык,

Бар дөнья, дип, бер төстә.

Халыкның изге теләге

Калыкты кинәт өскә.

 

Милли тойгылар уянсын,

Горурлык хисен саклыйк.

Барыр юлыбызны барлыйк,

Еллар ишеген шакыйк...

 

Диңгез тирәнлеген күрәм

Диңгезләрнең тирәненә кызыгам,

Йолдызларның сайлыйм яктысын.

Урап чыгам континентлар буйлап,

Төн чыкканчы дөнья яртысын.

 

Төрле илдә, төрле телдә сөйли,

Барысы да булсын дусларым.

Ерак ара чакрымнарын тезә,

Канатлары тала кошларның.

 

Максатыбыз уртак, теләкләр бер,

Дуслык җебе бәйли хисләрне.

Безне бергә очраштырган чакта,

Исбатлана тарту көчләре.

 

Кешеләр бит төрле хезмәт сөя,

Чәчә, ура, иген үстерә.

Биек таулар аша юллар сала,

Кыю булгач таулар күчерә.

 

Хезмәт тантанасы куанычлы,

Мин дә калмыйм аннан өлешсез.

Җир уллары каһарманлык кыла,

Күрми, белми яши белексез.

 

Татлы хыялларым чынга аша,

Күпләр күк мин гашыйк иҗатка.

Һәйкәл куяр замандашлар шаһит,

Мәрмәр ташын бизәп ир-атка. 

 

Дөнья ямен җибәрмик

Бездән дөнья ямьле калсын әле,

Йортлар төзик, иген үстерик.

Килер буын яшьләр рәнҗемәсен,

Тормыш күркәм, хәстәрен күрик.

 

Җир-анабыз җәннәт бакчасы күк,

Асыл гөлләр белән бизәлсен.

Кылган эшләребез күренеп торсын, –

Ай-йолдызлар күктән күзләсен.

 

Без яшәгән еллар шаһит булып,

Басар бер чак тарих каршына.

Гадел хөкем чыгар, бәһаләнер,

Җавап тотарбыз ич барсына.

 

Корал тотып яу кырына чыкмыйм,

Сәлам бирәм кереп күршемә.

Илем, имин-тынычлыгың кирәк,

Хезмәт сөйгән барлык кешегә.