Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чәчәгеңнең һәр таҗында сөю исе

Әбием догасы

Догалар онытылган... әбием догасы!

Югыйсә һәрберсен укытты, ятлатты...

Кичләрен утырып, мәгънәсен аңлатты...

 

Йа Хода, барысы онытылган...

Намазлык өстенә баскан юк күптәннән.

Кулыма алган юк Коръәнне әбием үлгәннән.

 

Өстемдә авырлык... кылмадым әйткәнен әбинең...

"Биш вакыт намазың, уразаң...

Туры юл күрсәтер үз динең..."

 

Үпкәләп карый күк яшь тулган күземә

Әбием тәсбихы намазлык өстендә...

 

***

 

Без хушлашкан урын.
Җил юмаган әле эзләрне.

Сагынып саташканда,
                               килеп-килеп,

Күрермен, дип,сине эзләдем.

Сары яфракка тамга салдым,
Килсәң, күрерсең дә белерсең:
Синең белән хушлашканнан алып,
Мин һәр көнне шулай берүзем.
 

Бүләк итеп баллы алма куйдым,
Сары яфрак белән янәшә.
Сөюеңдә бүтән ялгышма, дип,
Ачы алма(м) миңа эндәшә.
 

***

Үзеннән
җибәрми
гомерлек
бу халәт.
Өч сүзем
уямын:
син – сөю –
сәгадәт.

Тәрәзәм
ачам да
омтылам
иркенгә.
Килүең
көтәмен
күрергә...
...Юк, килмә!

...Очрашу
нигә соң
булганда
киртәләр
арада?..
Аллаһка
ялварам:
сагыштан
арала.
Бу сөю
бетми дә,
көннән-көн
ярала...

 

***

Шигырем укырсың,
укыйсыңны беләм.
Гади сүзләр арасына
ихлас яратуым эләм.

Йөрәгемнең иң түренә
(кагылмаслык итеп!)
яшренгән синең исем.
Бүләк иткән чәчәгеңнең
Һәр таҗында – сөю исе.

Меңнәр арасыннан
сине күрәм.
Һәр очрашу саен
(хәтерләсәң!)
толымнарым үрәм.

Шигырем укырсың,
укыйсыңны беләм.
Мин җанымны
(бүгенгедән)
мәңгелеккә
урталайга бүләм.

 

***

Мин көчсезмен, әнкәй.
Бу тормышның мине кабат

Үтереп сынавы.
Әйтче, зинһар,

Гомер, яшәү
берәр кайчан
җиңел буламы?

Мин ялгызым,
әнкәй.
Син дә ерак.
Мендәр кочып
елыйм төннәрен.
Түзә алмый
бу газапка, бу әрнүгә
сулый алмас
булдым бер мәлне.

Кул сузучы
кешем юк та, әнкәй.
Уйлар килә кайчак
ярдәмгә.
Йокы керсә,
тынычланып торам,
онытылып торам –
тик әзгә.

Ә уянгач,
шул ук газап, әнкәй.
Бимазалый
җанның сызлавы.
Кочак-кочак бәхетләрнең,
никтер,
тамчысы да
насыйп булмады.

Син дә ерак, әнкәй.
Мин ялгызым.
Көннәр кыска,
төннәр бик озын.
Йокы керми
интеккәндә,
менә кабат
күз яшьләрен
сөртә кызың...

 

***

Йөзеңдәге елмаю
Түгел ул һәрвакыт
Күңелең көзгесе.
Күпләр чәчәк аткан
Җәйләрдә –
Еллар дәверендә
Көз исе...

***

Йокыга талдыңмы, милләтем?
(Йөрәгең шулкадәр битараф!)
Телең дә, халкың да югала.
Бездән соң киләчәк буынга
Әйтче син, татарым, ни кала?
Җавабың ишетмим. Тик тынлык.
Кайда соң чын, ихлас татарлык?!
Башыңны күтәрче, уян, тор!
Кем генә һәм ничек, әй, халкым,
Гомерлек йокыңнан уятыр?!

 

***

Бу җиһанның

кайсыдыр бер

почмагында

беләм синең

барлыгыңны.

Миннән искән

җылы җилләр

чәчләреңә килеп

кагылдымы?

 

Син —

йөрәгемә уелган

шатлыгыммы,

сагышыммы?

Сандугачлар аша

юлладым мин

тавышымны.

Таныдыңмы?..

 

Кояш

Нурларыннан

тоярсың син

җылылыгын

күңелемнең.

Мин һәрдаим

Юлларыңда

бер яктылык булып

күренермен.