Бубыйлар иленнән...
«Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып, күккә ашарга тиешле мизгелдә, дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәр яхшылык та, тузан бөртегедәй явызлык та читтә калмас», ди Роза Мулланурованың бер герое. «Гамәл дәфтәре» хикәясенең генә түгел, китапларның бисмилласы кебек яңгыраган бу сүзләр – автор иҗатының төп аһәңен, әхлакый нигезен тәшкил итә.
Роза Мулланурова-Камалетдинованың «Ялгыз каеннан да ялгыз», «Җан сөенече» (Татарстан китап нәшрияты) исемле китапларына иллегә якын хикәя кергән. Бу хикәяләрнең күбесендә кеше язмышы табигать белән бәйләп бирелә. Туган җиргә, аның гүзәллегенә мәдхия җырлау укучыда сакчыллык, мәрхәмәт хисләре, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли. Табигатьнең гүзәл аймаклары, урман-сулары, җырчы кошлары белән сөйләшү, хозурлану, алардан рәхәтлек, ләззәт алу, гомумән, кешеләр белән
җир-күк арасындагы бәйләнеш гаҗәп дәрәҗәдә мөкәммәл, сихәтле итеп сурәтләнә. «Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан, бал сөрткәндәй хуш исле баланлык; томан астында җәйрәп яткан уҗым басуы, чәчәкле тугайлар; эре, тере сыман күпереп, бөдрәләнеп торган күгелҗем-зәңгәр таҗларыннан хушбуй исе бөркүче сиреньнәр; ай нурына
коенган ишегалды; сандугачлы таңда туган мәхәббәт; көрпә кар; көмешкүл...» Ягымлы, тәмле телле геройлары аша автор үзе ассызыклап әйттергәнчә: «Туган җирнең исе бүтән, туган җир исе сеңгән моң да бүтән!..» Шунысы кыйммәт: язучы бу нәтиҗәгә,
ягъни үзе ышанганга укучыны да ышандыра ала.
Роза Мулланурованың хисси нечкә күңеле «Кышкы талпыну» хикәясендә бөтен тулылыгы, бөтен нәфислеге белән ачыла кебек. Әсәрдә Зәрия исемле ханым Яңа ел алдыннан Казан базарында каз эзли. Шунда ул ылыс сагызы исе аңкып торган, карлы
сукмакларга әрдәнә-әрдәнә итеп өелгән нәни чыршылар янына туктала. «Башларын күккә чөеп үсәсе дә, үсәсе иде бит, сыкранып сыкылы юлда ятасы түгел. Каян чыга диген бер кирәкмәгән шаукым? «Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә», дип
җырлар өченме?.. Бер көнлек куаныч, иң күбе – бер атналыктыр. Ылысы коела башлауга ук кирәксезгә чыга урман сылуы, чүплеккә озатыла.
Табигатьтә колач җитмәс агачларның да, әле күзен дә ачмаган чәчәкләрнең дә тере булуы турындагы уйларына күмелеп, дуслары чакырган авылга Яңа елны каршыларга кунакка бара Зәрия. «Татарда кадерле кунак сые – мунча. Син чабынып чыкканчы
хуҗабыз да кайтып җитәр» дип, чәйләп алуга ук мунчага озаталар аны. Шул вакытта гына ул, башлангыч классларда укыганда, озын кара толымнарын сүтеп, тарткалап йөргән сабакташы Рафис Хафизовларда икәнлеген аңлый. Рафис-нәфис дип үртәп
йөртелгән егет – хәзер шушы авылның җитәкчесе икән. Аның җаны-тәне белән эшкә бирелгәнлеге, авылдашлары арасында абруеның зурлыгы, туган ягы басуларында мул уңыш үстерүе, тирә-юньнең һәр куак, һәр җан иясенә миһербанлы мөгамәләсе,
халык белән бербөтен булып яшәве сүз сөрешендә сизелеп тора. Ә инде Зәрия белән юлларының аерылуы өченче класста укыганда, өлкәннәр арасында килеп чыккан кечкенә генә күңелсезлек аркасында була. Зәрияләр гаиләсе күченеп китә. Шулай итеп, балачакның бер-берсенә тартылган ефәк җебе өзелә.
Зәрия юынган арада Рафис та эшеннән кайтып җиткән икән. Ул инде: «Җәмәгать, кузгалыйк! Кыш бабай капка кага! Урамда чыршы көтә. Әнә утларын кабызган...» – дип, кунакларын урамга чакыра. Киереп ачкан тәрәзәдән башта саф һава, аннан чыршы
тирәли чыр-чу килеп бии-бии әйләнгән балаларның шат авазлары кереп тула: «Яшел чыршы, басып торчы бакча түрендә!..»
Хикәя шулкадәр оста итеп үрелгән, шулкадәр хатын-кыз назы белән чигелгән ки, ирексездән, үзеңнең әкияти бер гүзәл дөньяга чумуыңны сизми дә каласың. Зәрия белән Рафисның очрашуы – укучыда сөенеч хисләре уята. Бактың исә, аларның балалык самимилегенә төренеп, бер-берсенә омтылуы бөредә генә калган. Ә рухи дөньяларының бер-берсенә тартылуы һәр икесенең дә күңелләре изге уйлар белән сугарылуыннан. Сабый чактан ук туган як табигатенә гашыйк булып үскәнгә, тирә-юнь мохитне кайгыртып, торган-яшәгән җирләрен гөл-чәчәккә төреп, кешелек дөньясын яктыртып яшәү аларның төп максатлары булып кала.
Олыны олы, кечене кече итә белү, ата хакы, ир хакы, күрше хакы кебек кануннар, милли гореф-гадәтләр, нәсел-нәсәбеңә ихтирам – Роза Мулланурова хикәяләрендә һәрвакыт зур кыйммәткә ия. Гомумән, иманлы тәрбия аның иҗатында алгы планга
чыга. Һәм болар барысы да авторның дөнья күргән, ачысын да, төчесен дә татыган хатын-кыз, олы йөрәкле Ана, тәҗрибәле каләм әһеле икәнлеген исбатлап тора.
Җан җылысы турында әйтә башлаган сүзебезне дәвам итсәк, авторның җан, йөрәк җылысы (әдәби әсәр ансыз була да алмый) һәр әсәренә сеңгән. Төрле әсәрдә төрле төсмер, төрле чагылыш табып. Әйтик, җанның ачыргаланып өзгәләнүе, эчтән януы, тавышсыз сыкрануы... Гомумән, Роза «җан» сүзен еш куллана. Ул аның һәр образына диярлек үтеп кергән...
Язучылар арасында әдәби җанрлар турында сүз чыкканда, еш кына: драматургия һәм хикәя жанрларының авырлыгы турында искә алалар. Ышанам. Чөнки, чагыштырып исәпләгәндә, бу өлкәдә иҗат итүчеләр бармак белән генә санарлык. Булганының да һәммәсенең каләм очыннан алтын бөртекләре коелмый. Ә Роза Мулланурова ашыгып бәргәләнмичә, сан артыннан кумыйча, иҗатының төп асылы итеп сайлаган җанрына хыянәтсез рәвештә эшли дә эшли. Повесть дип аталырга тулы хакы булган, эчтәлегенә романлык материал сыйган, җыйнак, матур, төзек хикәяләрен яза да яза. Хикәяләрнең кайсын гына алып карасаң да, һәркайсы бердәй осталык, бердәй талант белән язылган. Укучыга бары тик әдәби сүзнең могҗизаи көченә, һәр өтернең үз урынына куелуына сокланырга гына кала.
Шунысы да куанычлы: автор тема кытлыгы кичерми. Әсәрләр һич кенә дә берсенберсе кабатламый. Кабатлану түгел, аларда аваздашлыкны табу да кыен. Гыйбрәтләр белән тулган заманга игътибарлы гына бул икән. Әнә никадәр язмышлар: кителгәне, сынганы, күкләргә күтәрелеп балкыганы, бәхет касәсен тапканы, егылганы, очканы...
Роза Мулланурованың йөгерек каләме, халыкчан теле, халык авыз иҗатын мул итеп, урынлы итеп куллана белүе – язган әсәрләрен һичшиксез бизи, аларның кыйммәтләрен арттыра.
Хатын-кыз язучыларга хас булганча, билгеле инде, Роза Мулланурова да, иң беренче чиратта, яшәешне дәвам итүче Ана вазифасының зурлыгын, Ана мәхәббәтенең сүнми торган хис булуын гаять үтемле итеп күрсәтә. Бигрәк тә татар хатын-кызларына хас булган: сабырлык, сафлык, тыйнаклык, тырышлык, гаделлек кебек сыйфатларга дан җырлый. Шул ук вакытта беркатлылык, артыгын түзү фәлсәфәсенең тискәре яклары да ачыла.
«Җан сөенече» исемле китапта «Тормыш язган хикәяләр» дигән тагын бер бүлек бар. Бу – халкыбызның гүзәл шәхесләре, татар халкының горурлыгы саналган асыл затлар турындагы бәйләм. Әлеге бүлеккә Розаның журналист буларак башкарган эшләренең бик-бик азы гына кергән. Урнаштырылган кадәресе, чынлап та, хикәя дәрәҗәсендә камил эшләнгән, хикәяләр җыентыгында урын алырга тулысы белән лаек язмалар.
Татарстанның Әгерҗе районы Иж-Бубый урта мәктәбен тәмамлаган Роза Мулланурова – бүгенге көндә Язучы дигән зур исем яулаган, журналист буларак күп бүләкләр, исемнәр алган, чирек гасыр «Сөембикә» исемендәге мәртәбәле басмада җигелеп эшләгән каләм остасы. Аның халкыбызның зыялы шәхесләре белән кызыксынуы, туктаусыз эзләнүе һәм алар турында саллы язмалар белән чыгуы, алай гына да түгел, тарихка теркәп калдыруы – рәхмәт сүзе белән бәяләнергә тиешле акыллы гамәле. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки Роза укыган мәктәп – заманында бөтен төрки дөньясына мәгълүм, данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе нигезенә корылган уку йорты. Мәшһүр мәгърифәтчеләребез абыйлы-энеле Габдулла һәм Гобәйдулла НигъмәтуллинБубыйлар, аларның бертуган сеңелләре, Рәсәйнең беренче хатын-кыз казые, шулай ук фидакарь мәгърифәтче Мөхлисә Нигъмәтуллина, ягъни Бубыйлар иле! Каләмдәшебез, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мулланурованың нәкъ менә шул төбәктән, шул җирлектән икәнлеген ассызыклап әйтү – һич кенә дә артык булмас. Димәк, гыйлем вә талант Туган ягының туфрагыннан да, һавасыннан да сеңгән Роза Мулланурова-Камалетдиновага.