Сөрлекмәде тугры бүз атым
Якташлык
Авыл чите. Бәбкә чирәмлектән
Башланадыр олы юл башы.
Кырга чыксам – җитү арышларның,
Сайрар тургайның мин юлдашы.
Җир белән күк арасында, бәгырь,
Сайрап-сайрап тәмам очына!
Моң дәрьясын нинди генә көчләр
Биргәндер бу Ходай кошына?
Нәни генә канатлары белән
Кояш-барабанга кагыла.
Нокта кадәр генә могҗизадан
Симфония гүя агыла...
Өрфиядәй дулкыннары белән
Уйный рәшә, кырга түгелеп.
Туган якның изге таңнарында
Ятим түгел минем күңелем.
Саумы чишмә?..
Күңелемә аның
Салып куям йомшак, ак ташын.
Биредә бит таллар гына түгел,
Һәр сандугач – минем якташым.
Урман юлы. Уелып калган анда
Арба эзе, тояк эзләре.
Яратып һәм мөлдерәмә итеп
Карап тора урман күзләре.
Аланда һәм кояш асларында
Нигә әле яшәп калмаска, –
Каен җиләгенең яфрагында
Үбешә әнә ике кырмыска...
Сибелгән...
Авырттырып, кысып ала Хәтер:
Сибелгән шул татар сибелгән...
Меңнәр чакырым кордоннарны кичеп
аерылган
Идел-йорттан, туган җиреннән.
Ак этюд
Каен төпләрендә – кызыл җиләк,
Авыз итим дисәң – балтырган.
Вакыт әнә каен тузларына
Ак поэма язып калдырган.
Мин
Кояш нурын һәм йолдызлар җилен
Сыйдыргандыр күзем карасы.
Мин бит, дуслар, бөтен асылым белән
Кояш мәктәбенең баласы!
Безнең югалтулар
Чубайсның сәер ваучерлары
Булды ласа чып-чын дау чоры...
“Шомалар”ның калын кесәсенә
Яуды акча яңгыры!
Кайчакларны кинәт хәтерләсәм
Шул чактагы чуар дау чорын, –
Әрни-әрни күңелем әйтеп куя:
“Хуш, югалган ваучерым!..”
***
Безнең югалтулар хәттин ашкан,
Юк, сөйлисе килми барын да.
Баш очында кояш балкытырбыз –
Бердәмлек һәм дәрман барында.
Килер бер көн: безнең татарыбыз
Чын Азатлык дулап алачак.
Тик шунысы жәл – безнең буын ләкин
Ул көннәрне күрми калачак,
Ирек тәмен белми калачак...
Кыш
Каян килде әкияти буран –
Котыптанмы, әллә Уралдан?
Казанымның кичке урамнары
Ак биләүгә бүген уралган...
Юллар
Баганалы юллар дәште мине –
Атлап киттем дөнья буйлатып.
Фәлсәфи җил озата барды мине,
Сөрлекмәде тугры бүз атым.
Метаморфоза
Р. С. дуска
Агач мәктәп. Дәресләргә дәшеп,
Көмеш кыңгырау чың тарата.
Малайлар күп. Тик арадан берсе
Тәртип бозуларны ярата.
Әле кызлар толымын тарта ул,
Әнә, классташын тукмады.
Күпме тәрбияләр “ашатсаң” да, –
Юк, малайдан рәт чыкмады.
Укытучы, якасыннан тотып,
Яңагына аның сугачак:
“Киләчәктә синнән йә хулиган,
Яки инде бандит чыгачак...”
“Әй, сез еллар! Төптән каерылып
Үткәннәргә борылып карагыз:
Бүген әнә нинди егет булды
Казлар кыйнап үскән балагыз.
Ташлады да бөтен шуклыкларын,
Атылып керде кайнар тормышка!
Иҗатка ул башы белән чумды, –
Әйтерсең лә эшчән кырмыска.
Тормыш кануннарын үзләштерде,
Үзләштерде сәнгать, сүз тәмен.
Күргәнегез бардыр яшь туйраның
Имән егете булып үскәнен.
Җир җимертеп эшләп йөри әнә
Күтәрмәстер ләкин борынын.
Сәнгатьтә һәм татар галәмендә
Эзләп тапты үзенең урынын!
Әкият батырының берсе итеп
Чагыштырыр идем мин аны.
Әһле каләм һәм дә ап-ак кәгазь –
Аның язмышы һәм иманы.
Оптимизм тиңе аккордлар
Агылып төшә биек түшәмнән.
Алга таба барыр юлы аның
Кызыл келәм белән түшәлгән.
Авылым
Чыңлап, чорнап карлар ява
Авылымның күгендә.
...Морҗалы, карлы йортларны,
Сарык тулы абзарларны
Төштә күрәм бүген дә.
Учак
Ялкыннары бии аягүрә,
Очкыннары оча югары.
Үлә учак. Учак урынында
Фәлсәфи көл кала нибары...
Пенсионер
Кесә төбем саекланып калгач,
Гаип булды байтак дусларым.
Көнләшерлек дан-дәрәҗәм беткәч,
Йомшап калды хәтта дошманым.
Каләм
Карлыган ботагы – каләм,
Күкләргә нидер яза.
“Дөньяда безнең яшәүләр –
Үзе бер татлы җәза.”
Сүз
Сүз – могҗиза! Тик белергә кирәк
Кодрәтен һәм тәмен, кадерен.
Күңелләргә яз китерер өчен
Тик бер сүзе җитә шагыйрьнең.
Карлыгач
Чү... – карлыгыч! Узып чыпчык-йолкышны,
Оча уктай – күрсәгезче бу кошны.
Оеп-изрәп яткан ялкау адәмгә
Бирсәң иде, димен, шушы очышны!
Кошлар юлы
Кошлар ничек юлын таба диген
Җылы якка таба киткәндә?!
Күрче: бездә үскән киек казлар
Африкага барып җиткәннәр...
Югалтсакмы...
Тарих сәхнәсе ул зыр әйләнә...
Дөньялыкның, әйтче, без кеме?
Туган телне әгәр югалтсакмы –
Халыкның да иң-иң мескене!
Уйлану
Умырткасыз шигырь укыдыммы –
Башны кашып, уйга каламын.
Шигырь – бомба!
Әгәр язылса ул йә кояшка,
Яки канга “манып” каләмең!
Фаҗига
Колония булып бүленеп беткән
Себер, Кырым, Казан ханлыклары.
Хәзер инде
Интер сөйләм белән тузгытылган
Туган телнең асыл сандыклары...
Әдип
Кайберәүләр кызыл сүз ярата,
Йөри, сайрый – акыл өләшеп.
Милли хисне тирәнәйтү өчен
Җитми кайчак Аяз Гыйләҗев!
Ак-кара
Ходай безгә җете күзләр биргән
Аеру өчен акны карадан.
Сөю килсә, моны аеру өчен
Аерым талант кирәк, фаразан.
Мәхәббәт
Ничә тапкыр борын канатсам да,
Өр-яңадан дөрләп кабындым.
Тәкъдир микән: тормыш чатларында
бик еш кына
Сөю ташларына абындым.
Синең күзләр
Синең күзләр – тирән, зәңгәр күл кеби:
Тере дулкын, кояш нуры бии аларда.
Мин әзермен, тик бер тамчы булып,
Керфегеңә синең тамарга...
Бер көн
Тирләп-пешеп дуга ясый кояш, –
Көне узмый аның әрәмгә.
Кояш мөнбәренә
Ай-йолдызлар менеп кунаклады –
Тагын бер көн үлде галәмдә.
ДӨРЕСЛЕК
Дөреслеккә туры карый белмибез,
Икейөзле ... дип әйтимме, шундый без:
Намуслыга – орден, мактау кәгазе,
Сатлыкҗанга доллар белән түлибез.
ГАФЛӘТ
Әй, замандашым! Күрче гафләтне,
Күзеңне ачып, син аек кара:
Халык буларак – исәптә татар,
Милләт буларак ул сүнеп бара...
ХАЛӘТ
Ялган белән тулы бу заманда
Күңелне бер килә җилләтәсе!
Урманнарга керсәң – чорнап ала
Черкиләрнең соры җилпәзәсе.
ТУЙРА
Яшь әле ул. Җыйнак кәүсәсе дә
Сыгылмалы, коңгырт төстәрәк.
“Давылларга күкрәк куячак ул –
Үсеп кенә җитсен өскәрәк!
ИСКЕ НИГЕЗ
Таралып беткән туганнар,
Ярылып беткән тумраннар.
Утын тукмагы картайган –
Көпшәкләнеп муртайган...
БОЛГАР
Каберташлар телсез калган...
Төзәлерме бу хата, –
Болгар чиркәве астында
Тарих сытылып ята!
КАЛЫКТЫ
Сирия, Украина сугышларые уйлап.
Империя авып төште дисәк,
Калкып чыкты әнә яңадан.
Җиргә, суга тәмам сусаган ул, –
Кирәк аңа сугыш, яңа дан...