Мәңгелеккә китеп барам...
Узган ел без татар моңының падишаһы, сөекле җырчыбыз Илһам Шакировны мәңгелеккә озаттык. Ул безгә: «Бер алманы бишкә, һай, бүләек!» – дип, бер-беребезне кадерләп яшәргә өйрәтеп китте. Бүген рухи агабызны искә алырбыз. Аның белән озак еллар якыннан аралашкан иҗатташы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән шушы хакта әңгәмә корырбыз.
– Без шактый болгавыр заманда яшибез. Әле шуның өстенә тагын зур югалтуларыбыз да бар. Илһам аганы соңгы юлга озату исә һәммәбезне дә моңсу халәткә куйды. Ни өчен дигәндә, безнең халыкның моң дөньясындагы алтын баганасы иде бит ул.
– Әйе, Илһам ага якты дөньядан китеп барды. Күңелем белән аның китәсен сиземли дә идем. Атна саен диярлек янына барып йөрдем, хәл-әхвәлен белештем, йомышларын үтәргә тырыштым. Ләкин барыбер рухым аның китүен кабул итми. Илһам аганың җыр-моңнары калды, диләр. Әйе, шулай, Илһам ага беркайчан да безнең күңелләрдән китәргә тиеш түгел һәм китмәячәк тә. Шулай да үзе исән вакытта ул әле рухи символ шикелле иде. Илһам ага янына барырга кирәк дип искә төшереп тору да үзе бер таяныч булды. Бер миңа гына түгел, бөтен кешегә дә Илһам ага исән, ул якты дөньяда бар иде. Иҗат әһелләре үзләренең язмышларын, тормышларын, иҗатларын аның белән чагыштыралар иде.
Соңгы берничә елда ул бик нык авырды. Йөрерлек тә хәле юк иде. Сәхнәгә чыгарга да атлыгып торганы сизелмәде. Халык күңелендә матур, яшь булып каласы килә иде кебек. Чыннан да, ул бит искиткеч чибәр, олпат кеше. Анда мәһабәтлек тә, зыялылык та бар иде. Әйтерсең, ул гап-гади тимерче баласы түгел, татар авылында фәкыйрьлектә дә үсмәгән, ә ниндидер бер затлы нәселдән чыккан кеше. Аның белән сөйләшә башлагач, бу хакыйкатькә тагын да ныграк төшенә идең.
Илһам ага инде ул – Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Салих Сәйдәшевләр белән бер рәттә торган алтын баганаларыбызның берсе. Менә шушындый шәхесләр милләтнең терәге була да.
Бервакыт миңа: «500 елга якын дәүләтсез, хөкүмәтсез яшәп, татар халкы ничек юкка чыкмады икән?» – дигән сорау бирделәр, мин болай дип җавап биргән идем: «Татар халкын гасырлар буена бөек шәхесләр тотып торган. Аларга карап, милләт үзенең кыйбласын билгеләгән, алар тирәсенә җыелган, оешкан. Һәм менә шушы хәл халыкның рухын саклап калган да». Соңгы елларда ул шәхесләрнең тулы бер буыны китеп барды. Киләчәктә дә татарда андый шәхесләр булмас дип әйтә алмыйм. Халкыбызның гасырлар буена җыелган рухи байлыгы искиткеч зур. Һичшиксез, андый бөек шәхесләр булыр. Озак көтәргә генә язмасын иде.
– Разил абый, нәкъ шулай булыр дип уйларга кирәк. Ни өчен дигәндә, 90 нчы елларда яшьләр әдәбиятка килми дип, зар еладык. XXI гасырга чыгу белән яшьләр арасыннан дистәләгән талантлы каләмнәрне каршы алдык. Шушы яшьләр арасыннан сан сыйфатка әйләнер дигән өмет бар.
Сез беркадәр әйтә дә башладыгыз инде, шулай да, тарихи күзлектән караганда, кем иде ул Илһам Шакиров?
– Илһам кем иде дигәнгә, Илһам – милләтнең символы дип әйтер идем. Татар халкының бөтен гасырлар буена җыелып килгән аһ-зарын, борчуларын, афәтләрен – бөтенесен күңеленә җыйган шәхес ул! Һәм күңеленә җыелган шушы ташкын бәреп чыгып, җыр-моңнары белән халыкка барып ирешкән. Тукайдагы шикелле. Тукайны без ни өчен зурлыйбыз? Тукай ни өчен бөек? Чөнки Тукай язмышы белән милләт язмышы аерылгысыз. Татар нинди, Тукай да шундый. Безнең төрле җырчыларыбыз бар, бигрәк тә яшь җырчыларга кагыла инде бу, аларның күбесе бөтенләй милләт язмышы белән кызыксынмый. Аларга иң беренче чиратта сүзләрен, көен отып алырга да, сәхнәгә чыгып җырларга кирәк. Ә милләт язмышын кайгыртмаган әдип, җырчы, музыкант, сәнгать остасы бер вакытта да биеклеккә ирешә алмый. Туфан ага Миңнуллин да һәрчак: «Язучының, сәнгать кешесенең төп темасы милләт язмышы булырга тиеш», – дип әйтә иде. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров – нәкъ шундый шәхес. Аның бөтен иҗаты милләт язмышына кагылган борчулар белән тулы.
Илһам ага язмышы да милләт язмышына бәрабәр. Ул ике яшьтән әтисеннән ятим калган.
«Әтиемне алып киткәндә, мин аны күрмичә калдым. Аны атып үтергәннәр. Шуннан бик авыр еллар башланды. Чабата үреп тукланырга, үземә ризык табарга туры килде. Авылдан авылга бер сынык ипи өчен хәер сораштым. Хәерчеләр бик күп иде ул елларда, бер мин генә түгел. Авылдан авылга бәләкәй генә капчык күтәреп теләнеп йөрибез. Олыларга бирәләр, мине ничектер кыерсыталар. Шуннан соң аптырап, елый- елый, үкси-үкси җырлый башлыйм. Җырлагач, миңа да хәер бирәләр. Йә бер пешкән бәрәңге, йә бер сынык ипи була ул», – дип сөйли иде Илһам ага. Шушы авырлыкларны, кыенлыкларны күргән кешенең, билгеле инде, йөрәге дә яралы булган.
Бер тапкыр аңа: «Илһам ага, сез бөтен дөньяга танылган җырчы, халык сезне хөрмәт итә. Сез бәхетледер инде?» – дигәч, ул: «Юк, мин үземне бәхетле кешегә санамыйм. Халкым бәхетсез булган вакытта мин берүзем генә бәхетле була алмыйм. Халкым бәхетле булса, мин дә бәхетле булырмын», – дип җавап биргән иде.
– Аның нәсел тарихы да халык тарихы белән үрелеп бара. Сарманда яшәүче галимебез Дамир ага Гарифуллин язып чыкканча, ул бит – борынгы морзалар нәселеннән килеп, чабаталы морзалар булып, яшәешен дәвам иткән нәселдән. Тарихи каршылыклар кешеләрне нинди генә сынаулар алдына куймый. Әмма затлы нәселдән килгән генетик хәтер югалмый, Илһам агага күчеп, шундый бер вулкан кебек, моңнар аша, аһ-зар булып бәреп чыккандыр инде.
– Дөрес, генетик хәтер ул беркайчан да юкка чыкмый. Юктан бар булмый, бардан юк булмый. Монда да шулай ук. Аның борынгы затлы нәселеннән килгән, күңеленә, җанына салынган зыялылык җырларында чагылды.
Ул үзе турында бик күп сөйләргә яратмый иде. Без аның белән 1968 елда Мәскәүдә таныштык. Мин аның соравы буенча «Дулкын» дигән җырның сүзләрен яздым. Аннан соң «Бер алманы бишкә бүләек»не, аннары «Таң җыры»н. Ул миңа һәрвакытта «Разил туганым» – дип әйтә иде. «Нишләп миңа «туганым» дип эндәшә бу?» – дип уйлый идем. Бервакытны: «Разил, беләсеңме, без бит синең белән чыбык очы туганнар», – диде. Шунысы гаҗәп: озак еллар «Ялкын» журналында бергә эшләгән хезмәттәшем, язучы Хәйдәр Гайнетдиновның әнисе минем өч буын аркылы туганым булып чыкты. Ә ул Илһам аганың әнисенең апасы бит. Илһам ага вафат булгач, аны җирләргә килгән туганнары да бу турыда әйттеләр. «Безгә инде, бигрәк тә менә хәзер, Илһам ага киткәннән соң, бергәләп җыелышып, сөйләшеп-серләшеп утырырга, ешрак аралашырга кирәк», – диделәр.
Гомумән, Илһам аганы үзенең туганы дип санаган кешеләр күп булырга тиеш. Чөнки бөтен кеше аны үзенең туганы шикелле итеп күз алдына китерә. Ул милләт турында кайгырткан һәркемгә бик якын. Аның сөйләгән сүзендә, фикерләрендә, укыган китапларында төп тема – милләт язмышы, татар язмышы, татар тарихы иде.
Мин, беренче чиратта, аның җырларына, моңына шакката идем. Аннан соң укымышлылыгына. Кайчан гына барып кермә, аның өстәлендә китап иде. Күбрәк татар тарихына кагылган китапларны укыды. Газета-журналларны һәрдаим алдырып барды. «Казан утлары»нда яки башка газета-журналда берәр яхшы шигырь, хикәя укуга, шунда ук шалтырата: «Разил, укыдыңмы син, шундый әсәр чыккан бит», – дип шатлыгы белән уртаклаша. Яхшы әсәрләрне шулай сөенеп кабул итә белде.
Гомумән, әдәбиятка, сәнгатькә, җәмгыять торышына читтән генә карап йөрмәде ул. Әгәр яшьтән үк яза башлаган булса, аннан менә дигән әдип, язучы чыккан булыр иде. Аның сурәтләү чаралары бай, сөйләшкәндә, теле дә бик образлы, мәкаләләрендә язучылык тылсымы сизелеп тора.
Чыннан да, әгәр җырчының җырлаучы гына буласы килми икән, ул инде Илһам агадан үрнәк алырга тиештер дип исәплим. Үзенең тавышын гына түгел, аның шикелле үзенең аңын, зиһенен, күңелен дә баетсын иде чын җырчы булырга теләгән яшьләр.
– Аннан ул җырлаган җырлар да нинди бит. «Карурман», «Туган тел», «Бер алманы бишкә бүләек», «Син сазыңны уйнадың»... Бу җырларның эчтәлеге үк уйланырга мәҗбүр итә. Илһам ага беркайчан да уенчак җырларга мөрәҗәгать итмәгән. Разил абый, Илһам Шакиров башкарган беренче җырым «Дулкын» дип искә алдыгыз. Бу җырның язылу тарихы ничек булды?
– «Дулкын» – ул татар халык көенә язылган җыр. Аны Илһам Шакиров бик күп еллар буе җырлады... Мин Мәскәүдә Әдәбият институтында беренче курста укыйм. Мондагы бер кешене дә белмим. Шулай тулай торакта моңаеп утырганда, ишек шакыдылар. Ачып җибәрсәм – Илһам Шакиров басып тора.
– Сез аны таный идегезме инде?
– Билгеле. Ә ул мине танымый инде. «Разил дигән егет син буласыңмы?» – ди. Мин әйтәм: «Әйе. Керегез, Илһам ага, керегез». «Керергә вакытым юк, Мәскәүгә килеп, көне буе сине эзлим, такси белән. Мин монда пластинка яздырырга килгән идем. Анда сигез җыр була. Шуның җидесен яздырдым. Сигезенчесенең музыкасы әйбәт. Сүзләре күңелемә ятмый, ошамый. Ни сюжеты, ни образлылыгы юк. Менә шуңа шигырь кирәк иде. Тиз генә сүзләр язып бирә алмассың микән?» – ди. Мин әйтәм: «Илһам ага, минем җыр язганым юк бит». «Күптән түгел генә «Казан утлары»нда шигырьләрең басылып чыкты. Бик ошатып укыдым, шуңа күрә сине эзләп таптым», – ди. «Ярар, сез әйткәч, язмый булмас. Күпме вакыт бирәсез миңа – бер аймы, ике аймы, өч аймы?» – дим. «Кит аннан, нинди ике ай. Аста мине такси көтеп тора. Бер җиргә барып киләм хәзер. Сәгать ярымнан әйләнеп кайтам. Шул вакытка син язып бетереп, машинкада бастырып, аста көтеп торырсың», – ди. Мин ничек язганны хәтерләмим инде. Сәгать ярымнан чыннан да, шигырьне язып, машинкада бастырып, Илһам аганы урамда көтеп тора идем.
Иң беренче язылган җыр, шулай итеп, «Дулкын» булды. Аннан соң «Бер алманы бишкә бүләек»не сорап яздырды ул. Аннары «Таң җыры»... Мин шуннан җыр дөньясына кереп чумдым. Илһам ага – кулымнан җитәкләп, җыр дөньясына алып кергән кеше дә. Аның өчен мең рәхмәтлемен. Һәм бер мине генә түгел, күп музыкантларны, композиторларны, җырчыларны, шагыйрьләрне дә шулай өйрәтеп, аңлатып, җыр дөньясына алып керде ул.
Аның кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы булуы турында бер кечкенә генә вакыйга да сөйләп үтәсем килә. 1968 елны татар җырчыларын, сәнгать осталарын тарихта беренче мәртәбә Финляндиягә гастрольгә чакырдылар. Анда Айрат Арсланов, Венера Шәрипова, Римма Ибраһимова һәм, билгеле инде, Илһам Шакиров барды. Алар Финляндия президенты белән дә очраштылар, шаккатып кайттылар инде аннан.
Кайтышлый минем тулай торакка килеп керде бөек җырчы, кулына бер төенчек тоткан. «Разил, менә сиңа күчтәнәч алып кайттым», – ди. Ул вакытта безнең илдә товар юк иде бит. Миңа шулхәтле матур ап-ак күлмәк һәм кып-кызыл махровый оекбаш алып кайткан икән. Мин әйтәм: «Илһам абый, нәрсә булды, нәрсәгә бу?» – дим. «Минем сиңа гонорарым», – ди ул. Җырларым өчен беренче гонорарым миңа менә шулай Илһам ага тарафыннан бирелде. Мин аңа кем инде? Егерме яшьлек гап-гади бер студент. Җырлары өчен берничә шигырь язганмын икән, зур эш кырган дип тә санамыйм үземне. Бу гамәлендә – аның киң күңелле, игътибарлы булуы, кечегә кече, олыга олы итеп карый белүе чагыла...
Илһам ага белән аралашу миңа бик күп нәрсә бирде. Җыр язганда, аеруча игътибарлы булды ул. Китергән шигырьне тиз генә кабул итми иде. Мәсәлән, «Бер алманы бишкә бүләек» шигырен язгач, аның фатирына бардым. Ул Тукай һәйкәле артында Николаев урамындагы йортта яши иде. Тик аны өйдә туры китерә алмадым, шуңа кәгазьләремне ишеккә кыстырдым да китеп бардым. Икенче көнне телефоннан
Илһам ага шалтырата. «Разил энекәш, шигырең ошады. Мин моны җырлаячакмын. Әмма ләкин бер җирен үзгәртергә кирәк», – ди. «Илһам абый, нәрсәсе ошамады?» – дим. «Анда синең шундый юлларың бар: «Кар аклыгы гөлгә күчкән», – дип язгансың. Шигырь өчен матур яңгырый, карның аклыгы гөлгә күчә. Ләкин мин аны җырлаганда, ике сүзне бергәрәк кушып, «караклыгы» дип җырлыйм бит. Син аны үзгәрт әле», – ди. Шуннан соң мин аны «Кыш аклыгы гөлгә күчкән» дип яздым. Андый нәрсәләргә ул шулхәтле сизгер иде. Ул бик күп шагыйрьләргә, композиторларга иҗатташ кына түгел, хәлфә дә, укытучы да булды.
– Кызыксынып кына сорыйм әле. Илһам абый кайбер җырларны гомер буе халык җыры дип җырлап йөрде. Мәсәлән, «Син сазыңны уйнадың»ны. Шактый олыгайгач кына, соңгы елларда гына үзенең көе икәнлеген әйтергә җөрьәт итте. Нишләп алай яшереп йөрде микән?
– Ул бик тыйнак кеше иде. Беркайчан да «Мин шундый, мин мондый», – дип, күкрәк сугып йөреп, үзен купайтып күрсәтергә теләмәде. Аның бөтен максаты – җыры аша милләтне күрсәтү, милләтне күтәрү, милләтне уяту иде.
Ул халык җырын да шул килеш кенә җырламады. Вокализмнар, төрле мелизмнар белән баета, бөтенләй башка, югары бер дәрәҗәгә күтәрә белде. «Бер алманы бишкә бүләек» җыры халык вариантында башкачарак иде. Ул аны үзе эшкәртте, бөтенләй яңа аһәңнәр өстәде. Аның вафатыннан соң яңгыраган «Мәңгелеккә китеп барам» да – аның көе бит.
Илһам аганың башка җырчылардан аерылып торган сыйфаты да шулдыр – ул югары дәрәҗәдәге профессиональ осталыкка ия иде.
Беренчедән, Аллаһы Тәгалә биргән талант. Аннан соң ул – укымышлы җырчы. Музыка көллиятендә укыган, консерватория тәмамлаган. Аның өстенә гомере буе укыды. Аннары, кайчан гына барып керсәң дә, ул җырлый. Үзенең осталыгын камилләштерер өченме яисә гадәтенә кердеме икән инде. Вафатына күпмедер вакыт калгач, ул инде сөйләшерлек хәлдә түгел иде, кайчак кешеләрне дә танымый, әмма эчтән генә җырлап-көйләп утыра иде.
– Разил абый, әңгәмәбездә җаваплы мизгелгә килеп җиттек. Бу инде – Илһам аганың исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын халыкка тарату мәсьәләсе. Илһам аганың иҗатына багышлап чыгарылган китаплар, альбомнар бар. Ә нигә мондый китапларны һәр мәктәптә, һәр китапханәдә булдырмаска?! Нигә аны кеше алырлык бәя белән кибетләргә чыгармаска, дигән сорау туа.
– Бик дөрес әйтәсез. Илһам аганың вафатыннан соң ук, без аның исемен, иҗатын, эшчәнлеген мәңгеләштерү турында уйлана башладык. Моны мин генә түгел, бик күпләр уйлагандыр. Мәсәлән, элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Яңа Бүләк авылында (аның туган авылы) ике катлы Илһам Шакиров музее төзелде. «Җыен» фондында аңа багышланган бик затлы дүрт китап-альбом бастырып чыгардык. Галимнәребезне, әдипләребезне, рәссамнарыбызны да бу эшкә җәлеп иттек. Болар – шулай ук аның исемен мәңгеләштерү.
«Җыен» фонды гына түгел, безнең хөкүмәтебез, дәүләтебез, республикабыз да аның исемен мәңгеләштерү буенча эш башлады. Минтимер Шәймиев: «Илһам Шакиров исемендәге җыр фестивале булырга тиеш», – дип әйтте. Киләчәктә «Татар моңы» дигән җыр фестивале Илһам Шакиров исеме белән барса, аның дәрәҗәсе бермә-бер артыр дип уйлыйм. Чынлыкта, татар моңы бит ул – Илһам моңы дигән сүз. Аннары... Казанда, һичшиксез, Илһам Шакиров музее ачылырга һәм аңа һәйкәл куелырга тиеш. Сез әйтмешли, Илһам ага җырлары һәрдаим радио-телевидениедән яңгырап торырга, аңа багышланган китаплар һәр китапханәдә, һәр мәктәптә, балалар бакчаларында булырга тиеш. Билгеле, боларны хөкүмәт ярдәменнән башка эшләп булмый. Ә иң мөһиме, иң кирәклесе – аның җыр-моңнарын яшьләребез күңеленә иңдерү, балаларыбызны бишектән үк аның рухында – милли рухта тәрбияләү, Илһам Шакиров исемен һәм иҗатын кадерләп саклап, дөньяга таныту.
Әңгәмәдәш – Нәсим АКМАЛ