Хаталансам – кичерерләр мине...
Бер бөгелсәң...
Бер бөгелсәң тураясы килми.
Яман гадәт... күнегәсең...
Хөр атла дип сине кем игәсен?
Бөрешкәннең зураясы килми...
Хәер, килгән очракта да инде
Көчең кими.
Кысылудан йөрәк чәчи-чәчи
Биеклеккә күтәрелә алмый,
Кага чәнчи-чәнчи.
Асылыңны җуйсаң, бар яктан да
Төшенкелек камый.
Нәрсәгәдер өмет итеп,
Яшисе дә калмый.
Бөгелгәннең карашында
Кояш балкымый да.
Азат көннәр күңел ишегенә
Килеп шакымый да.
Сөтле хәтер сеңгән бишеге дә
Юкка чыгу шаукымында.
...Үз-үзеңне яклар өчен,
Сөйсәң дә тынычлык төсен,
Басып торганда да кыл очында,
Калканың да булсын, кылычың да
Тутыкмасын кында...
Без яшәргә мәҗбүр ителгәнбез
Көрәш дулкынында...
Ышанам
Тук күшәгән гамьсез рәхәтлекнең
Мамык түшәгендә изрәгән
Мин түгелмен... Әмма тынгысызлык
Таҗы тумыштан ук бизәгән.
Мин дөньяга кирәк... Дөнья миннән
Аз гына да әле бизмәгән...
Шул ышаныч кочагында яшәп,
Гомер узганын да сизмәгән
Мин кем икән? Тиңсез шигъриятнең
Гөлеменме гүзәл багында?
Әллә шыксыз тигәнәгеменме
Аунап яткан заман кагында?
Юлдан язып, бергә бутамыйммы
Бу тормышның кара, агын да?
Уйлыйм һаман басып торам диеп,
Матурлык һәм вөҗдан сагында.
Хаталансам, кичерерләр мине...
Чын йөрәктән шуңа ышанам.
…Күзе яшьле, хәтта, гөнаһым да
Савап нуры көтә җиһаннан…
Кабат туып
Исемеңне кара гайбәт камаса,
Җирдә сине аңлаучы да калмаса,
Ялгызлыкта йөрәк яраң канаса,
Савабың да бинахакка каргалса,
Нигә яшәп торырга соң, дисең дә...
Балачакка алып кайткан хисеңдә –
Күз карашың яктылыктан камаша.
Булмаса да тормыш бәйрәм төсендә,
Ач күзеңне, күр, гаҗәеп тамаша!
Бал кортлары ак чәчәкләр түшендә,
Исертерлек хуш исләрнең эчендә
Без-без килеп, алсыз-ялсыз кайнаша.
Җазибәле ихлас балкыш илендә,
Чикерткәләр тансык сөю телендә
Тереклекнең үзе белән аңлаша.
Һәр тарафтан сафлык, бәлзәм агыла.
Чәчләреңә фәрештәләр канаты
Газиз әткәң, әнкәң кебек яратып,
Сыйпый-сыйпый йомшак кына кагыла.
Сизелерлек көчең арта шул мәлдә.
Рәхмәт, Раббым! Калдырмадың түбәндә,
Очкыныңны коткардың Син, дисең дә,
Балачакка алып кайткан хисеңдә
Кешелеккә кирәклегең тоясың...
Тоясың да, кабызасың яңадан
Өметеңнең сүнеп торган кояшын...
Үз исемең аклар өчен дөньяга
Кабат туып, яңа оя корасың...
Нидер көтеп, күккә карап торасың.
Һәм... күрәсең бәхетеңнең торнасын!..
Күңел – тургай
Дөнья куган иҗтиһатның
Түгел лә, ярсу иҗатның –
Корбаны булдым бугай.
Төрле хисләр дулкынында
Тирбәлгән күңел – тургай
Сайрый-сайрый биеклектән
Төбәлә туган җиргә.
Тамырларым тарткан чакта
Әверелмәм мөһаҗиргә...
Тәэсирләнеп, әсирләнәм,
Әсәрләнәм көн саен.
Үземне үзем кайгырту
Мәшәкате, мөгаен,
Борчымый мине...
Йомылмас
Әллә яралы моңмын!?.
Саркылган канны туктатып,
Җилемләргә дә соңмы?..
...Кемнәргә хезмәт иттем соң?
Атлыйммы дөрес юлдан?
Сүзләр энҗесе эзләдем
Сагаймый саргаюдан.
Уйлый күрмәгез, акланмыйм...
Ни кылыйм?
Пешмәгәнмен.
Күкләрне гизгән хыялда
Калганмын...
Төшмәгәнмен...
Елмаер ул...
Хәләле – кулына йокмый...
Халкым йоклый... Йоклыймы ул,
Әллә киткәнме мәрткә?
Киләчәген...
Кара төстәгеләр
Оттырмаганмы кәрткә?
Халкым йоклый... Вакытлыча
Язмаганмы һушыннан?
Кымшанып, башын да сузмый
Өнсезлек куышыннан.
Халкым йоклый... бәлки, гайрәт
Туплыйдыр бәдәненә.
Язмышына хач куячак,
Иң түбән бәндә генә.
Халкым йоклый... Ләхеттәме?
Кабатлыйм: «Тәүбә! Тәүбә!»
Шикләнмим, канын яңарта
Күтәрелгәнче – тәүдә.
Кабат туып, елмаер ул
Актан да ак биләүдә...
Ирек сүрәсе
Канат кагып ачык тәрәзәдән
Саташыпмы кошчык бүлмәмә
Очып керде… Зинһар, уйларым да
Чыгар юлын аның бүлдәмә!
Алдына су куйдым… Кагылмады…
Күрмәде дә икмәк валчыгын.
…Тәрәз төбендәге гөлләр койды
Кош күз яшен, әллә... таң чыгын?..
Икебезнең йөрәк кушылдымы?
Чәбәләнеп какты йөрәгем.
Әнә... әнә янәшәдә генә
Шаулый-шаулый дәшә тирәгең!
Тавышымны нигә ишетмисең
Зәңгәр ачыклыкка өндәгән?
...Канатлы да килеш, чикләнгәнлек
Биләмәсен кем соң өнәгән?
Сайрамыйсың... бары кычкырасың
Котың очып, ачыргаланып.
...Әйтерсең лә, соңгы өметең дә
Мәхбүслеккә дучар, таланып...
Кояш балкый күктә алланып...
Һәм... ниһаять… аһ! көтелгән мизгел –
Тышка чыктың уктай атылып!
Киерелде җилкән-канатларың
Киңлекләргә таба тартылып.
Синең арттан карап, кабатладым
Бертуктаусыз ирек сүрәсен.
...Кешедә дә иң-иң үзәк тамыр
Бәйсезлеген даулый... күрәсең...
Чишмә
1.
Элек чыңлап улагыннан аккан,
Магнит кебек, балачакка тарткан
Чишмә тынсыз...
Томаланган соңгы күзәнәге.
Янына да кунмый, урап уза
Ефәк канат – үзе бер могҗиза –
Туган якның ап-ак күбәләге.
Шуңамы соң, әллә, шуңамы соң,
Ничек инде авыр суламыйсың?
Талларның да шавы күләгәле.
Сулган чишмә бездән мәдәт сорый,
Сырхаулаган, ул үлмәгән әле...
Төпкелендә чак-чак тоемларлык
Тормыш сулый, көчкә-көчкә аксап.
Һәлакәткә юлыкканнарны да,
Яклый белсә безнең изге максат,
Табигатьне үз анабыз күреп,
Шәфәгатьле сөю белән баксак,
Савап орлыклары чәчә-чәчә,
Асыл бердәмлекне якынайтсак,
Камилләшер идек... госел алып,
Иман таҗы – намазга да бассак.
Бөтенләйгә инде китмәс өчен
Чишмә аша үзебезгә кайтсак...
2.
Бисмилланы әйтеп, җиң сызганып,
Сүткәннән соң черек бураларын,
Терелсен, дип, күпме ләм көрәдек.
Күкрәкләрдә күкрәп гамь көрәйде,
Торкылдавын тыңлап торналарның.
Су тамыры тирән, аста икән –
Йөрәк булып каккан, ашкынулы.
Бастырылганга да төпкә китеп,
Үзәгендә ачканнарын көтеп,
Агып яткан ирек – ташкын юлы...
Болганчыкланмасын гомер бакый…
Чишмә йөзе – кояш... балкый-балкый,
Чыңлый-чыңлый күтәрелде өскә!
...Бар табигать, дөнья, заман үзе,
Авылдашлар рухы, ил нигезе
Манылгандай булды изге төскә.
Саф чишмәдә – авылымның җаны!
Суын эчеп бастык сусаганны.
Кодрәт тойды тәндә күзәнәкләр.
Тургай тавышының дулкынында
Бөтерелде ап-ак күбәләкләр...
Кеше кадере
Җимерелде... ауды иске заман.
Тулы буын
Калды хәрабәләр астында.
Киләчәкле, ашлы өметләрен
Күпләр күрде бушлык катында.
Алар... Алар ничек күтәрелсен
Сорар өчен
Яңа заман, ул соң, яңамы?
Бетәшмәсен өчен тоз салынган,
Сызлап торган тирән ярамы?
Әллә анда кайчандыр без баскан
Туфрак катламы да янамы?
«...Кайнап торган меңнәр хәсрәтеннән
Безгә инде бәхет янамый,» –
Диде, шагыйрь, күз яшьләрен йотып,
Газапланган җанын аямый.
Тик үлемнән хаклык эзләгәннәр
Ил-көнгә дә инде таянмый.
Алданганнар, таланганнар өчен
Ил, ирекме, нәрсә кадерле?
Җимерелде... Ауды иске заман.
Ничек кенә әйтим: хәлләр аман?
Кая бакма, шунда каберлек.
...Биштәр асып, җиде юл чатында
Туңып тора кеше кадере...
Хәерле көн теләп
Намаз укып таллар тезләнә
Төнбоеклы күлгә төбәлеп.
Камыш сабаклары кушыла
Саба җилләрендә тирбәлеп.
Кояш салган алсу күпердә
Сәҗдә кыла парлы аккошлар.
Таң күзеннән тама догалы
Иман, мөнәҗәтле балкышлар.
Яшел чапан кигән таулар да
Гыйбәдәткә илдәш иләмән.
Тирә-юньне даһи, илаһи
Тәкъва сәмавилек биләгән.
Тәсбих тартып чыңлый чишмәләр...
Һәр күзәнәк Аллаһ исемен
Кабатлый да, китә ачылып,
Исен чәчеп чәчәк хисенең.
Юк, яшисе килми ачынып...
Таң калырлык уңай үзгәреш
Фанилыкны биләп алганда,
Галәм белән тоеп бәйләнеш
Әвереләм сабый балага.
...Хәерле көн теләп дөньяга,
Һәр тарафтан изге өн ага...
Тоташасым килә
Поверь, ничтожество благо в здешнем свете.
М. Ю. Лермонтов.
Ялагайлык, кансыз кара үчтән,
Бәддогага лаек карак көчтән
Шашканнармы – дөнья кендекләре?
Бозсалар да әхлак нигезләрен
Битлек киеп, алар чын йөзләрен
Яшерәләр...
Безгә кемлекләре
Билгелеме? Әллә соңга калып,
Рәнҗетелгәч кенә акыл алып,
Ачабызмы черек асылларын?
Шуңадамы чарасызлык татый
Асыл шәхесләре гасырларның?
Күпмеләре вакытыннан алда
Күккә аша йөрәкләре шартлап.
Алар өчен әллә бакыйлыкта
Куелганмы бөтен уңай шартлар?
Аллаһ тәнбиһеннән* тетрәнмәгән,
Хәләл тәгам табып өйрәнмәгән
Капкорсаклар фанилыкта шатлар...
Беркемгә дә әйтмәсә дә рәхмәт,
...Алма сутын имгән кортка рәхәт, –
Төкерә ул тамыр хезмәтенә.
Әрәмтамаклык та дәгъва итә
Тереклекнең кадер-хөрмәтенә.
Кулагайлар безне кайчангача
Талар икән хөкемнәрдән качып?
...Галиҗәнап вакыт биген ачып,
Исем китеп уңай үзгәрешкә,
Тоташасым килә мәңгеләшкән
Аңым, җаныма да гамь өләшкән
Тәртип-низам исән үлчәнешкә...
*Тәнбиһ – кисәтүле, искәртүле.
Мәхәббәт
...Хыял пәрдәләрен күтәрдем дә,
Күзләреңә карыйм кыяр-кыймас.
Бу мизгелдә син елмаеп куйдың
Кайнар сулышымны тояр-тоймас...
Йөрәгемнең син хуҗасы инде,
Йөрәк сине мәңге кышка кумас.
Үзем өчен бер хакыйкать ачтым:
Мәхәббәт ул булмый туар-тумас…
Гармониядән читтә
Яшәеш шуннан гыйбрәт –
Карашымда – кайчак якты,
Кайчак – караңгы сурәт.
Гармониядән читтә –
Яши кешелек дөньясы
Гомер буе читлектә.
Изгелек җиңәр дибез…
Күпме кан, яшь коелачак,
Шунымы соң, белмибез?
Илаһи канун төше –
Капма-каршы бердәмлек.
Килешү – инсан эше…
Язмыш арбасын сөйрәп,
Бер кысыла, бер киңәя
Галәмдәй минем йөрәк.
Түбәннән биеккәрәк
Күтәр дә, зинһар, Ходаем
Чик-чама серен өйрәт!..