Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казан урамында адаштым мин...

Бәхет дагасы

Дага гына бәхет китерәме? –

Чукыныплар китсен йоласы,

Яңа йортка дага каккан саен,

Үкерепләр килә еласы.

 

Дага гына бәхет китерәме?

Кая карый заман картлары?

Үзләре дә шул дагага багып,

Гомер буе бәхет тапмады.

 

Дага гына бәхет китерәме?

Йөрәгемне алып кисмәле.

Дага бит ул – кеше кулы бөккән

Ни бары бер тимер кисәге.

 

Дага гына бәхет китерәме?

Кая карый заман мулласы?

Юкмы соң изге китапларда

Ятлап алыр бәхет догасы?

 

Күпме йортның ишек алларында

Дога түгел, бәхет дагасы

Әллә шуңа, дагалардай бөгелеп,

Нуҗа күрә адәм баласы.

 

Сөбханалла!

Төшкә кердең бүген, сөбханаллаһ,

Сабый бала сыман куандым,

Ышанмаслык: тәмле йокылардан

Уянасы килми уяндым?!

 

Шушы төшне көн дә күрсәм иде,

Мендәремә башны терәүгә,

Игътибар да итмәс идем, мәңге

Җир йөзендә башка берәүгә.

 

Шушы төшне көн дә күрсәм иде,

Коңгырт күзләремне ябуга,

Сөю ялкынына утын өстәп

Торыр идем, уртак януга.

 

Шушы төшне көн дә күрсәм иде,

Мендәремә башны терәүгә,

Ала алмас иде сине миннән

Җир йөзендә башка берәү дә.

 

Төшкә кердең бүген, сөбханаллаһ,

Сабый бала сыман куандым.

Мулла безгә никах укыды бит! –

Уянасы килми уяндым.

 

Ностальгия

Яңа дулкын. Яңа дулкын, диләр,

Замананың яңа дулкыны.

Сәхнәләргә чыгып, берәү бүген,

Сыктый-сыктый, шигырь укыды.

 

Укыда да, аннан кереп китте,

Ни үзгәрде инде күңелдә?

Керле иде күңел, керле булып...

Керле булып калды бүген дә.

 

Сагыш тулы иде йөрәгемдә,

Шул халәттә калды йөрәгем.

Сагышымның ташып түгелгәнен

Юкса, ничек шашып теләдем!

 

Яралы җан иске яралардан

Арынмады, килми алдасы,

Иске яраларым өсләрендә

Яраларның туды яңасы.

 

Яңа дулкын. Яңа дулкын, диләр,

Нәрсәсе бар инде, уф, аның?

Сагындыра шигырь укыганы

Сәхнәләрдән Хәсән Туфанның...

 

Каләм сынды

Кара каләм сынды.

Очлар өчен пычак үткерләргә

Теләгем юк, язышасы килми.

 

Такмак тулы битләр

Мичтә дөрләп яна,

Янсыннар соң, ялгышасы килми.

 

Мөтәшагыйрьлекне

Куллар белән буам,

Үлсен әйдә, яшәтәсем килми.

 

Шәмдәлләрдә шәмнәр

Үксеп-үксеп елый,

Бер тынырлар, ишетәсем килми.

 

Ярый әле,

Мөтәшагыйрьләргә

Тик бер тия гомер, ике тими.

 

Кара күлмәк кигәнсең

Кара күлмәк кигәнсең лә,

Кайгы чакырасыңмы?

Бәхет синең ишегеңне

Башка шакымасынмы?

 

Кара күлмәк кигәнсең лә,

Кайгы каршылыйсыңмы?

Кара төндә күз яшенә

Манчылып елыйсыңмы?

 

Кара күлмәк кигәнсең лә,

Кайгы озатасыңмы?

Коръән догалары укып,

Күңел чистартасыңмы?

 

Кара күлмәк кигәнсең лә,

Алыштыр акларына.

Әйдә, кайтык җитәкләшеп,

Бәхетле чакларыңа.

 

Адаштым

Казан урамында адаштым мин,

Сөюләрдән исәр күңелем,

Беләм инде: хәзер моннан соңра

Тыныч яшәү мөмкин түгелен.

 

Йөрәк елый, кан яшьләре түгеп,

Моңсу гына шаулый каеннар,

Сизәләрдер инде хәлләремне:

Башларымда бетмәс сагыш бар.

 

Уфаларга кайтасылар килми,

Каласылар килә Казанда.

Казаннарны яуласылар килә,

Казаннарда тик син булганга.

 

Бәргәләнә җаным, берөзлексез,

Ачы җилләр җилә каршыма.

Яратты, дип кемнәр язар икән,

Үлә калсам, кабер ташыма?

 

Уфаларда мине көтәләрдер,

Тәрәзәгә мең кат укталып,

“Менә хәзер кайтып керер”,− диеп,

Сабырлыкны җуеп, уфтанып.

 

Саубуллашып юлга чыктым синнән,

Теләмичә алга атладым.

Казан урамында адаштым мин,

Уфаларга кире кайтмамын...