Логотип Казан Утлары
Шигърият

Учларымда учак яккан мәлем

Безнең Ватан


Ишетелә бер кайтаваз чал тарихтан:
Көл өстендә гөлләр булып ул калыккан,
Кыя-ташның күкрәгендә чәчәк аткан –
Безнең ил бу, безнең җир бу, безнең Ватан!

Ирекле жил кочагында акбүз атлар
Кылган жырын тыңлый-тыңлый дала чапкан,
Идел-суның ярларында җәйрәп яткан –
Безнең ил бу, безнең җир бу, безнең Ватан!

Кулларына кылыч түгел, икмәк тоткан,
Татулыкнын сере белән йөз таныткан,
Сәйлән булып сибелгәннәр сагынып кайткан –
Безнең ил бу, безнең җир бу, безнең Ватан!
 

 

 

Дөнья

 

Мең ямаулы дөнья, мең яралы...   

Һәр сыныкка сылтау бар чакта,

Кыйбла итеп сәҗдә кылган тараф

Кемгә – сулда, кемгә –  уң якта...

Үтеп барыш юкса. Дөнья аша.

Бер ноктага илтер юлында,

Тыңлый белсәң, тынлык үзе сөйли

Хакыйкатьнең сере турында:

"Дөньяныкы – чиксезлекне урап,

Ике дөньялыкта каласы.

Курай итеп тарткан кураларда –

Киткәннәрнең кайткан авазы.

Чәчәк булып бага кемнең җаны,

Тигәнәге –  кемнең дәвамы?..

Мәңгелекнең мизан тәлинкәсен

Кем давылпаз* итеп кагадыр?.."

Безнең өлеш – безгә тигән көмеш...

Артканда да җитми аз гына...

Каян килеп кая китәсене

Оныткандай, күңел азына.

Диннәр түгел, "мин"нәр тулы дөнья...

Кем ирекле монда, кем әсир?

Янчык тотып бәхет эстәп йөри

Бәндә атлы дәрвиш-мосафир...

 

*Давылпаз (дауылпаз) – тире белән тарттырылган бәрмә уен коралы.

Сәхнә

 

Бу сәхнәдә без уйныйсы роль

Тәкъдир китабыннан иңгән чакта,

Фанилыкның ялтыравык күзе

Җырлап түгел, елап туган затта.

 

Аннан – уен.

Дөнья аты сине

Өзәңгеләр өзәр җайдак итеп,

Ымсындырып, алдап, шул битлектә

Кубызына тора, әй, биетеп.

 

Гомер – сәхнә.

Бер пәрдәлек кенә.

Алкышлардан әле туймасаң да,

Корольме син, дәрвиш, теләнчеме –

Нинди генә роль уйнасаң да,

 

Пәрдә төшә.

Синең уен беткән,

“Финита ля комедия!» Тәмам.

Яңа артист туа. Елап туа.

Көлеп яши. Уйный... Сәхнә – дәвам...

 

 

Моңсыз булып кара...

(Әлфия Авзаловага)

 

Моңсыз булып кара:

Дөнья йөген

Уфаллага төяп тартканда;

Җилкәләргә җиз кыңгырау түгел,

Аһ-зарларны чуклап такканда.

Моңсыз булып кара:

Ач ятимлек

Кубызына  көйсез биеткәндә;

Күрше кызы түгел, күрше казы

Икмәк тәмен уртак иткәндә.

Моңсыз яшәп кара:

Сарылганда

Агыйделдә бөдрә талларга;

Чиксезлектән каурый-каурый болыт

Үзе  бер моң булып тамганда.

Моңсыз яшәп кара:

Син – халкыңның,

Халык – синең җаның булсын да.

Өйдән-өйгә, илдән-илгә гизәр

Җыр канаты килеп кунсын да.

Моңсыз булып кара:

Фанилыктан

Белеп яшә беркөн китәсен...

Татар җырын, татар җанын шулай

Әлфиясез, ятим итәсен...

Моңсыз булып кара:

Ук шикелле

Мәңгелеккә сызылып үткәндә,

Күбәләк-җан, җырга әверелеп,

Янә җиргә, илгә киткәндә

Моңсыз булып кара...

Актанышның

Шомырт күзле гади бер кызы –

Гомерләрне җырга тоташтырган

Меңьяшәре, якты йолдызы

Өзелмәс кыл гүя:

Күкләр ярып

Бер кайтаваз чыңлый күңелдә.

Ул – Әлфия җыры, татар җыры! –

Мәйдан тота әле бүген дә.

Моңсыз булып кара:

Бәгырьләрнең

Сиртмәсенә былбыл кунганда;

Халык исән, халык яши әле

Татар җыры исән булганда!

Моңсыз булып кара...

 

 

Җылы эзли җаннар

 

Кулларымнан багып юрамагыз,

Сорамагыз ничек диеп хәлең?

Мәхәббәтне эзләп, җылы эзләп,

Учларымда учак яккан мәлем.

 

Ялкыннары җанга үрелерме,

Сүрелерме җилләр үпкән чакта?

Адашкандай, ялгыз җаннар йөри

Җылынырга теләп шул учакта.

 

       Мәхәббәткә табынганнар

       Бәлки минем хәлне аңлар:

       Ак бураннар кочагында

      Җылы эзләп йөри җаннар.

 

Күбәләктәй очам ут-ялкынга,

Ай күрер дә якты йолдыз алыр.

Тик мәхәббәт көмеш бер чың булып,

Безнең җанның җылысында калыр.

 

Улыма-кызыма

 

Әнкәемнең чибәр-сылу чагы…

Җырлый-җырлый гына җеп эрли.

Ә без исә чырык-чырык килеп,

Шаярабыз орчык тирәли.

Ай нурыдай нәзек чылбыр булып

Сузыла да җебе сузыла.

«Менә тиздән җылы оек бәйлим,

Улыма да булыр, кызыма».

Безгә кызык. Абый белән икәү

Сарылабыз килеп тезенә.

Толымнары белән уйный-уйный:

«Ә үзеңә, –  дибез, – үзеңә?»

«Сез үскәчтен булыр әле, булыр.

Гомер алда, гомер бик озын.

Эшли башлап, миңа күчтәнәчкә

Алып кайтыр улым йә кызым».

Җебен куеп мич янына китә –

Камыр куйган икән лабаса.

«Сыйлыйм әле улым-кызымны», дип,

Камыр баса әнкәй, камыр баса.

Тәбикмәге чыҗлый табасында,

Эләкми дә тәме авызына.

Майлаганы берен алып куя –

«Улыма, – ди, – монсы – кызыма».

Ни арада беткән ут-ялкыны,

Читкә тарта кайнар күмерен.

Балалар дип, балалар дип үтә

Әнкәйләрнең бөтен гомере.

Һай бу гомер… Яна-үтә икән,

Сызылып ла төшкән шәмнәр күк.

Без дә инде күптән таралышкан,

Әнкәемә ялгыз ямьнәр юк.

Кайткан саен күреп йөзләрендә

Җыерчыклар тагын артканын,

Кысылып куя йөрәк: их, кая соң

Әнкәемнең сылу, яшь чагы?

«Гомер алда», дигән иде әнкәй:

Сизелми дә үтеп барганы.

Үзе өчен яшәми дә кебек,

Балаларда һаман бар гаме.

Әле дә булса әнкәй оек бәйли,

Биш энәсен тотып кулына.

«Оныгыма – олы кызкаемның

Тәпи киткән нәни улына…»

Яннарына килеп утырам да

Әнкәм кебек җепкә сузылам.

«Бәйлим әле, – димен, – бер оекбаш,

Улыма да булыр, кызыма…»