Логотип Казан Утлары
Поэма

Сискәнү ("Сәйдәш" поэмасыннан өзек)

Даһиларны булмый кабатлап...

Бөек композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 120(1900), вафатына 66(1954) ел тулды. Аны исән чагында күреп белгән кешеләр дә хәзер инде юк дәрәҗәсендә. Әмма аның үлемсез әсәрләре халык күңелендә яши бирә. Заманында композиторның шәхесе һәм иҗаты турында байтак әсәрләр, истәлекләр язылды, фильмнар төшерелде, сыннар ясалды. Казан үзәгендә аңа мәһабәт һәйкәл дә куелды. Моннан нәкъ 40 ел элек шагыйрь Равил Фәйзуллин “Сәйдәш” исемле күләмле поэма да язган иде. Композиторның зур юбилее уңаеннан шагыйрнең эпик планда язылган фәлсәфи поэмасыннан бер өзек тәкъдим итәбез.

Сискәнү

Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?

Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?

                                          Габдулла Тукай

Әй, декабрь! Егерменче көнең.

Күңелә боз. Күздә – кайнар яшь.

Меңәүләрнең телләрендә бер сүз:

  “Сәйдәш...

                    Сәйдәш...

                                  Сәйдәш...”

Әй, декабрь! Син тудырып аны,

Бүләк иткән идең Илеңә.

Кайчан гына... Инде мәңгелеккә

алып китәргә дип килдең дә...

 

Урам тулы халык. Балконнарда,

түбәләрдә, тәрәзәләрдә...

Мондый хәлне Казан моңарчы бер

күргән булган Тукай үлгәндә.

Холкыбызмы шундый: без, эш узгач,

әй үксибез тәүбә иткәндәй.

Ә эчебез поша исән чакта

берәребез гөрләп үскәнгә....

Язмыштырмы безнең, ялгыштырмы –

Үлемсезлеккә дә юл башка.

Тарихларга кереп калыйм дисәң,

үлеп күрсәт, корбан бул башта!

 

...Агайлар да килгән авыллардан

үрәчәле чаналар белән.

Озатырга чыккан чал әбиләр

оныклары – сабыйлар белән.

Бәгырьләрне кисә “Сакай маршы!”

Мәрсияләр – алар гомерле...

 

Сирәктер ул, ак чәчәкләр белән,

үз көйләрең белән күмелү.

Саубуллаша халык... Керсәң иде

һәрберсенең гаме-уена!

Нинди хисләр, сүзләр юктыр! Җыйсаң –

үзе булыр иде поэма!

Шагыйрь уйлый: “Күзем бәйле килеш,

дөнья читләрендә адашсам,

Туган илемне мин табар идем

Сәйдәш көйләренең моңы аша!”

Уйлый галим: “Сәйдәш иҗатының

сихри көче нидә дигәндә –

якты дәрте, хәтта моңы белән

ул яшәргә өнди, җиңәргә!”

Агайларның сүзләр – күзләрендә:

“Ул безнеке иде, үз иде!..”

Әнә шулай илне тетрәтә

бер зур рухи чылбыр өзелү!

...Туфрагына беркөн кайта адәм.

Әҗәл хәлләренә юк дәва.

Җирдә берни булмагандай, Күктән

күбәләктәй ап-ак кар ява...

 

***

Җан күбәләк булып кайта, диләр.

Үтермәгез күбәләкләрне!

Күңелләрдән шәфәкъларга кадәр

югалтулардан соң, җан әрни...

Күпме бездә эзсез югалганнар!

Карт хәтергә булмый ышанып.

Таш торгызу кирәк. Байтак тиеш

һәйкәлләрнең урыны буш әле.

Безнең әле байтак бөекләргә

күңелләрдә генә музейлар.

Битарафлык, яман чир шикелле,

чыгар ул бер, узгач күп еллар...

Табигатьтә бушлык булмас, диләр.

Берәү килә, берәү югала...

Халкы эше өчен янган гына

мәңге яшәр булып кала ала.

Һәлакәткә әзер талантлыда –

үз халкының рухи җегәре!

Аның җаны аша күреп була

үткәнне һәм килер көннәрне.

Талантлар китсә, әй ишәя

конъюнктура сандугачлары!

Аларның шәп эшли унисонга

ашказаны белән башлары!

Рухи дөньяга килеп торса

кайтышлар һәм сәләтсезрәкләр,

юклыкларын тоеп даһиларның

илләр буйлап әрнер йөрәкләр...

 

Һәрбер әрсез көчле булмаган күк,

һәр мескенлек түгел тыйнаклык.

Килер көннәр әйтер – кемнәрдә

фидакярлек, ныклык, йөз аклык!

.......................................................

Йомшаклык белән генә булмый.

Көчле һәм нык булыгыз, талантлар!

Тарихыбыз шундый, заманасы...

Иманыңны бүтән кем саклар?

 

...Ялгышларны – була, мәнсезлекне...

тууларны булмый кабатлап!

Җырчыларны булмый кабатлап!

Даһиларны булмый кабатлап!

 

Сәйдәш язмышы –

гыйбрәт тә,

     горурлык та,

                 алыр сабак та!

Нечкә җаннар –

талантлар белән

сак булыгыз, дигән набат та!