Радионың якын дусты иде...
Әдипнең тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә Татарстан радиосы “Эфирда – Мөхәммәт Мәһдиев атналыгы” дигән тапшырулар сериясе оештырды. Шушы эшкә әзерлек уңаеннан радио архивында аңа кагылышлы язмалар кабат барлып чыгылды. Баксаң, шактый икән алар! Аның аерым әсәрләре яисә әсәрләреннән өзекләр төрле елларда нафис сүз осталары – күренекле артистлар тарафыннан әзерләнеп эфирга бирелгән булган. Әйтик, Ирек Баһманов язмасында “Заратустра шулай әйткән”, Ринат Таҗетдинов укуында “Кеше китә, җыры кала” әсәрләре әле бүген дә эфир дулкыннарында еш яңгырый, тыңлаучылар тарафыннан көтеп алына. Шулай ук әдипнең “Тел күрке – сүз” тапшыруларында телебезнең чисталыгы, туган телдә сөйләшүчеләр даирәсе тарая баруга борчылып ясаган чыгышлары әле бүген дә актуальлеген югалтмаган. Аның радио язмаларының тагын бер тематик юнәлеше – төрле каләм ияләренең иҗатына бәя биреп ясалган чыгышлары. Мәсәлән, Миргазиз Укмасыйга багышланган тапшыруы әле дә язучыны ул яшәгән заман һәм мохит күзлегеннә чыгып өйрәнүнең бер үрнәге булып тора ала.
Әйе, Мөхәммә ага Мәһдиев Татарстан радиосы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яшәде. Беренчедән, ул үзе актив булды. Яңа әсәрен язып төгәлләдеме - шатлыгын уртаклашырга, нинди дә булса бер вакыйга уңаеннан җаны әрнедеме - уй-хсиләрен бүлешергә килеп җитә иде. Икенчедән, радио хезмәткәрләре арасында дуслары күп иде аның. Мин белә башлаган заманнарда ул бигрәк тә әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе мөхәррире Рөстәм Акъегет (Фәйзуллин) белән якыннан аралашты. Серләре туры килә иде аларның, фикердәшләр, максатташлар булдылар. Мөхәммәт аганы үз әсәрләрен үзе укырга күндерүче дә шул Рөстәм Акъегет булмадымы икән, дигән фаразым бар әле минем. Казан дәүләт университетында Мөхәммәт Мәһдиевтан сабак алган студентлар аның лекцияләрен әле бүген дә сагынып искә алалар. Әлбәттә, ул вакытта аларны мөгаллимнең белеме генә түгел, ягымлы тавышы да, образлы сөйләме дә үзенә тартып торган, гашыйк иткән. Нәкъ менә шул тавышын, үзенең йөгерек, аз гына җорлык өстәп җибәрелгән уйчан-моңлы сөйләмен Мөхәммәт ага радиога да алып килгән һәм аның язмалары татар теленең бер эталоны булып, әдипнең безгә калдырган бер ядкәре булып радиобыз фондында саклана.