Логотип Казан Утлары
Трагедия

Мәдинә (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

МӘДИНӘ.

Нәфисә юк, өйдә мин берүзем әле.

 

ИРҖАН.

Иртә килеп, куандырыйм дигән идем аны.

 

МӘДИНӘ.

Куанычын мин урладым бугай инде!

Сөенчегә ни бирергә икән сиңа?!

Менә алма! Беләкләрең кебек тыгыз

Һәм ялтырап тора шәм сөрткәндәй тәне!

Авыз итеп кара, ул шытырдап тора!

Тешләгәнне көтә, чәчрәп чыгар суы!

 

ИРҖАН.

И, тарихи алма минем кулда! Рәхмәт!

 

МӘДИНӘ.

Ник тарихи? Гади алма иде сыман!

 

ИРҖАН.

Синең картинада сүрәтләнгән алма –

Алма гына түгел инде – тарих үзе!

 

МӘДИНӘ.

Тән дә шушы алма кебек бер өлгергәч,

Йомшаруга таба ала юлын, кибә.

Кулланырга кирәк тыгыз чакта, юкса,

Шәлперәеп, үзәгенә картлык керә.

 

Икенче алманы үзе алып, аны шундый назлап, иркәләп диярлек, үпкән сыман иреннәре белән кагылып, тешли.

 

ИРҖАН.

Бигрәк назлы иреннәрең алма белән,

Чәчәкләрдән серкә җыйган күбәләктәй.

Чәчрәп чыгып бит очыңа суы тамды.

Рөхсәт бирсәң, үзем сөртеп алыр идем.

 

МӘДИНӘ.

Кулың каты, авырттырырсың дип куркам!

 

ИРҖАН.

Үбеп алыйм, курыкмасаң пешерүдән.

 

МӘДИНӘ.

Шулай кайнар мени иреннәрең, Ирҗан?

 

ИРҖАН.

Шуңа кызыл түгелме соң инде алар?!

 

МӘДИНӘ.

Син үбәсең мине?

 

ИРҖАН.

                            Үбәм! Синең күзләр

Рөхсәт итә миңа моны...

 

МӘДИНӘ.

Тукта, җитәр...

 

ИРҖАН.

Ничек туктыйм? Текә ярдан мин упкынга

Чумдым, канатым юк, төшәм төбенәчә.

Синең күзләр – изге китап тышлыгына

Төргән гөнаһ уйлар белән тулы. Күптән

Шул күзләрне мин төшләрдә күрәм. Үләм!

Иреннәрең тәме бала чактан таныш

Тыштан баллы, эчтән әчеттергеч кәнфит.

Син исерткеч бер эчемлек, тамырлардан

Ярсу ташкын булып, тәнгә таралучы,

Бөтен уйны кара бер капчыкка төяп,

Баш миендә тик бер ләззәт калдыручы.

 

МӘДИНӘ.

Җитәр, булды! Мин якын дус Нәфисәгә.

 

ИРҖАН.

Нәфисәнең дусты миңа дошман булмас,

Телгәләнгән йөрәгемне ялгар өчен

Тик бер дару бар бу җирдә, ул – Мәдинә.

 

МӘДИНӘ.

Башыңдагы бу куркыныч уйлар – гөнаһ!

 

ИРҖАН.

Үз-үзеңне үтерүдән зур гөнаһ юк!

Ә бу уйлар миңа күптән кабер казый,

Кашык белән бала ботка болгаткандай,

Баш миемне болгаталар алар һаман.

 

МӘДИНӘ.

Минем ихтыярым беләгемдәй көчсез,

Мин хатын-кыз сыйпаганда ирексездән

Мырлагандай мәче, мин дә бүген шулай.

Бу тән сезнең кабыргадан яралганга

Бөгелүе гел ир-атка файда. Нишлим?

 

ИРҖАН.

Нишләсәң дә, файда булмас, инде бик соң.

Сине бәйләп тотар өчен бу тәнемнең

Мускул җепселләре җитәр, карышма син.

Башын исен җаның тәнгә, ә тән – миңа...

 

Аны күтәреп күрше бүлмәгә алып чыгып китә. НӘФИСӘ керә. Ул өстәлдәге дәфтәрне күрә. Шуннан күрше бүлмә ишегеннән бераз карап тора. Өстәл янына килеп утыра.

 

НӘФИСӘ.

Көз – оятсыз, шәрә чишендерде җирне,

Туңды оят тәрәзәгә рәсем булып.

Кышкы зәмһәрирдәй шәрә хисләр ярсый.

Чынын күрми пыяладан күзлим матур бизәк.

Ярсу бәхетсезне янәшәңдә тота күрмә.

Бәхетсезгә бәхет – синең бәхетсезлек.

 

МӘДИНӘ чыга.

 

МӘДИНӘ.

Дустым, кайттың мени инде, ә мин көттем.

 

НӘФИСӘ.

Әйе, кайттым, күрәм көткәнеңне. Шуннан?

 

МӘДИНӘ.

Дәфтәреңә язып куярсың барын да.

 

ИРҖАН чыга.

 

НӘФИСӘ.

Күтәр башың, күрмисең бит кая барганыңны.

 

ИРҖАН.

Нәфисә...

 

НӘФИСӘ.

         Зинһар, мине син урамда көт.

 

ИРҖАН чыгып китә.

 

МӘДИНӘ.

Бүген ялгыш кына дәфтәреңне ачып,

Бик кызыклы нәрсәләргә юлыктым бит.

Мин персонаж икән сиңа нибарысы.

Ничә еллар буе оста әдип булып,

Ташлагансың мине сынауларга, дустым.

 

НӘФИСӘ.

Бары булганнарны гына мин теркәдем,

Сынауларга ташларга мин Ходай түгел...

 

МӘДИНӘ.

Менә, менә бик дөрес сүз әйттең – Ходай!

Нәкъ шул рольне син сайлаган үзең өчен.

Шаккатарлык! Ничек сизмәдем мин шуны?

Кара төндә мине чакыруың – пролог,

Башлап китәр өчен бер вакыйга булган.

Һәм шул көннән башлап һәркөн янәшәмдә

Күренмәс бер рәшә булып син йөргәнсең,

Синең кулың җитәкләгән икән мине,

Тик нигәдер такыр сукмакларны үтеп,

Тау-таш, баткаклыкка юнәлткәнсең мине.

Әмма бүген дәфтәр битләреннән чыгып,

Персонажың сиңа буйсынмыйча үзе

Төзәтмәләр кертте әсәр сюжетына.

Миңа калса, укучылар өчен болай

Күпкә кызык булыр һәр әсәрдә шулай

Көтелмәгән бер борылыш, йә булмаса,

Төп сюжетка бер паральлель кертү кирәк.

Вакыйгалар куертмасы тыгыз булса,

Каршылыклы килеп чыкса каһарманы,

Уйланырга яңа киңлек пәйда була.

Мин аңладым хәзер кара төндә Җәүдәт

Күкрәгендә синең кыюлыкны йөрткән.

 

НӘФИСӘ.

Син белмисең минем ничек карышканны...

 

МӘДИНӘ.

Юк, мин беләм аның карышканын, хәзер

Аңлашылды миңа бар нәрсә дә, ул чак

Аптыраган идем ничек Җәүдәт кинәт

Тәвәккәлләп батырларча килгән диеп.

Ул күптәннән гамәл кылырга кыймыйча,

Бик читләтеп йөрде, ә син кушкач, килде.

Аны уятырга нинди сүзләр таптың?

Миңа шунсы кызык, сөйлә, зинһар, дустым!

 

НӘФИСӘ.

Чын ир-егет һәрчак белә ни теләвен –

Шуны гына әйттем аңа, ә калганын

Ул хәл итте үзе, катнашмадым ары.

 

МӘДИНӘ.

Ул исерек булган сине очратканда.

 

НӘФИСӘ.

Шуннан нәрсә? Әйтерсең лә мин эчерткән.

 

МӘДИНӘ.

Исерекне кая этсәң, шунда ава.

 

НӘФИСӘ.

Димәк, бөтен гаеп миндә булып чыкты.

Күрмәссең син мине бүтән үз юлыңда,

Яшәп кара минсез, бәлки бәхет килер.

Ә Ирҗанга ачуым юк, мин күптәннән

Сизә идем аның сиңа булган хисен,

Бу – кыргый хис, тән хатасы гына бары.

Миңа зур вакыйга ясадым дип белсәң,

Куанырга сәбәбең юк, шуны әйтәм:

Күңелемнең бер кылы да селкенмәде.

 

МӘДИНӘ.

Селкенмәс шул, мондый иргә ник селкенсен.

 

НӘФИСӘ.

Җәүдәт кенә ир-ат бу дөньяда, беләм.

 

МӘДИНӘ.

Беләсең шул, мине узып, инде күптән

Син аларны чагыштырып карагансың.

Дәфтәр битләреңнән белдем бу серләрне!

Син Җәүдәтнең күңлен күрер өчен мине

Салкын төнгә мәңгелеккә алып кердең,

Тик шул төннән бирле синең үз җаның да

Баткак урамнарда йолкыш сукбай булып

Бер тиенлек җылы эзләп йөрер хәлдә.

 

НӘФИСӘ.

Сиңа килмәм җылы эзләп, тыныч яшә.

 

МӘДИНӘ.

Юк, килерсең, беләм, дәфтәрдәге әсәр

Тәмам түгел әле, сиңа финал кирәк.

 

НӘФИСӘ.

Мин фаҗига дип башлаган идем, белсәң!

 

МӘДИНӘ.

Кәмит булмас, ансын төгәл әйтә алам.

 

НӘФИСӘ.

Әйбәт әсәр булсын иң мөһиме...

 

МӘДИНӘ.

                                               Булыр.

 

НӘФИСӘ чыгып китә. 

Бишенче күренеш

Шул ук бүлмә. Биредә МӘДИНӘ белән ҖӘҮДӘТ. Алар йокы киемнәреннән. ҖӘҮДӘТ артсыз урындыкта безгә алды белән утыра. МӘДИНӘ аның аркасына рәсем ясый. ҖӘҮДӘТ вакыт-вакыт тукыма белән томаланган Галиянең портретына карап ала.

 

ҖӘҮДӘТ.

Яңа рәсем, мин күрмәгән. Нигә аны

Каплап куйдың? Ачып җибәр, бер суласын.

 

МӘДИНӘ.

Артык салкын аның тыны, җан өшеткеч,

Ә күзләре артык кайнар, тәмуг уты.

 

ҖӘҮДӘТ.

Зинһар өчен, кабатлама шул сүзләрне.

 

МӘДИНӘ.

Соравыңа җавап кына бирдем бары.

 

ҖӘҮДӘТ.

Әйдә ачыйк! Ни булса да ул рәсемдә,

Безнең сөю яшәү гаме бирер аңа!

 

МӘДИНӘ.

Юк, кагылма!

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Калтыранасың син кабат...

 

МӘДИНӘ.

Монда салкын. Көз бит инде, тагын шул көз.

 

ҖӘҮДӘТ.

Салкын диеп көзгә нахак гаеп атма,

Урамнарда һаман пәрәвезләр оча,

Бер агачта сары яфрак күреп булмый,

Өйдә җылы, сиңа эчтән салкын бугай.

Бер почмакка кысып куйган җанвар сыман

Чарасыздан ни эшләргә белмисең син.

Син сәламәттер бит? Күзләремә кара!

 

МӘДИНӘ.

Урамда көз! Ишетмисеңмени, тыңла!

Тыны белән җаны чыга яфракларның.

 

ҖӘҮДӘТ.

Яшәр өчен яфракларын коя агач!

Язын кабат яфрак ярыр, яшим диеп.

 

МӘДИНӘ.

Әйе, тугры түгел агач яфракларга,

Көзләр килгән саен кан тамырын төйнәп,

Җанын корта яфракларның, ә яз җиткәч

Яңалары белән бизи үзен, яши.

 

ҖӘҮДӘТ.

Һич ошамый миңа синең сүзләр, куркам...

 

МӘДИНӘ.

Сине куркытырга авыр түгел икән!

 

ҖӘҮДӘТ.

Синең өчен куркам мин, борчылам, белсәң,

Берәр дәва кирәк түгел микән сиңа.

Йә булмаса, онытылып ял итәргә

Берәр кая китеп! Чынлап, уйлап кара.

 

МӘДИНӘ.

Котылмакчы буласыңмы миннән, бәгърем?!

 

ҖӘҮДӘТ.

Рәнҗетәсең, мин яхшылык телим сиңа.

 

МӘДИНӘ.

Сирәк килеп, тиз китәсең, купшы сүзең

Чирле тәвис кошы булып калды, корды.

Бәгърем дип әйтергә телең бармый никтер,

Чит кешедәй тик Мәдинә булып калдым.

 

ҖӘҮДӘТ.

Синнән аерылып тору миңа газап!

Мин сабыйдай куанырмын “бармыйм” дисәң.

 

МӘДИНӘ.

Бергә барыйк.

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Мин эшемнән китә алмыйм.

 

МӘДИНӘ.

Ник кызардың! Беләм каян китә алмавың!

Йә, боекма, күтәр башың, эшем тәмам!

 

ҖӘҮДӘТ.

Ни ясадың инде миннән, күрик әйдә!

 

Көзгегә барып карый. Мәдинә аның аркасына канатлар ясаган.

 

ҖӘҮДӘТ.

Димәк, мин кош! Юлым һәрчак ачык хәзер!

 

МӘДИНӘ.

Юк, фәрештә...

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Нишләп канатларым кара?

Фәрештәләр ак буладыр иде кебек?

 

МӘДИНӘ.

Ак дип исбат итәр өчен соң аларны

Кемнәр күргән?

 

ҖӘҮДӘТ.

                            Кемнәр күргән – шулар үлгән!

Ә без тере! Иңнәремдә ике канат!

Мин фәрештә! Явыз Иблис фәрештәсе!

Канатларым җәеп, мин томалыйм җирне,

Кояш нурын каплап, мәңгелек төн ясыйм.

Мин төн фәрештәсе! Падишаһы төннең!

Әйдә сине бизик! Кем буласың килә?

 

МӘДИНӘ.

Үзем ясыйм...

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Юк, бир, үзем!

 

МӘДИНӘ.

                                      Үзем дидем!

 

ҖӘҮДӘТ.

Ләкин тизрәк! Канатларым җәйсәм әгәр,

Төсләреңне аермассың караңгыда!

 

МӘДИНӘ битен бераз агартып, күз астына кызыл күз яше ясый.

 

ҖӘҮДӘТ.

Кем инде син?

 

МӘДИНӘ.

                   Гади таш сын.

 

ҖӘҮДӘТ.

                                      Исемең ничек?

 

МӘДИНӘ.

Мин – Елаучы...

 

ҖӘҮДӘТ.

                            Тик нигә соң кызыл яшең?

 

МӘДИНӘ.

Кан Елаучы – хәрәкәтсез таш сын булам...

 

ҖӘҮДӘТ.

Димәк, минем канатымның шәүләсеннән

Хәтта сыннар елый куркып! Газап чигә!

Мин – канатлы шайтан! Ахырзаман килә!

Канат каксам, давыл чыгар, тузан кубар,

Таш сын авып, чәлпәрәмә килер шундук!

Мин кубарам агачларны, түбәләрне...

 

МӘДИНӘ сын булып басып тора. ҖӘҮДӘТ портрет өсләреннән тукымаларны алып-алып ата. Шуннан Галиянең портретын танып ала.

 

ҖӘҮДӘТ.

Галия?

 

МӘДИНӘ.

         Яп!

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Тукта. Бу бит аның рәс(е)ме...

Син фотодан карап язгансыңдыр аны?

Тик ни өчен? Аңлат! Нигә кирәк булды!

 

МӘДИНӘ.

Күрмисеңме, миңа карый... яп, үтенәм...

 

ҖӘҮДӘТ.

Соравыма җавап көтәм, йә, әйт тизрәк!

 

МӘДИНӘ.

Кызганмыйсыңмыни мине аз гына да...

 

ҖӘҮДӘТ.

Җүләр булып кылануың баштан ашкан.

Кара бу портретка һәм әйт: син фотодан

Күреп яздың аны, шулай диген, көтәм!    

 

МӘДИНӘ

Салкын бөрки аның җансыз карашыннан,

Мине эзли күзендәге ак таплары,

Миңа суза сыман корган кулларын ул.

Җансыз тәнен камчылаган тамырлары

Мине буа кебек сорап җанымны.

“Үз кулларың белән мине ясадың син,

Җан өрмәдең ләкин, моңа син сәләтсез,

Үз җаныңны хәзер таләп итәм шуңа,

Йөрәгеңне туракла да, җылы каның

Зәм-зәм булсын корып-кипкән бу тәнемә!”

Иш(е)тәсеңме, ул җанымны таләп итә!

Юри куркынычрак итеп яздым аны,

Тик аткан ук атучыга кире кайтты...

Беләм, мине саташтырыр өчен махсус

Үз сурәтен миңа бүләк итеп китте.

 

ҖӘҮДӘТ.

Бүләк итте? Димәк, ул биредә булды?

 

МӘДИНӘ.

Булды! Булды! Күрмисеңме, һаман монда!

 

ҖӘҮДӘТ портретны каплый.

 

ҖӘҮДӘТ.

Тукта... Димәк, Галия... ул барсын белә?

 

МӘДИНӘ.

Ярат әле мине, Җәүдәт, салкын миңа...

 

ҖӘҮДӘТ.

Минем исә эчтә ялкын дөрли! Нигә

Син әйтмәдең миңа ул килгәнен? Сөйлә!

 

МӘДИНӘ.

Ул портретын ясатырга килде...

 

ҖӘҮДӘТ.

                                               Шуннан...

МӘДИНӘ.

Ясап тәмамлагач, акча бирде миңа

Һәм, өстәмә бүләк итеп, үз портретын.

 

ҖӘҮДӘТ.

Тик ни әйтте?

 

МӘДИНӘ.

                   Икебезгә бүләк диде...

Җәүдәт...

 

ҖӘҮДӘТ.

Икәүләшеп миннән яшергәннәр...

 

Ишеккә шакыйлар.

 

ҖӘҮДӘТ.

Бу кем? Нәфисәнең ачкычы бар!..

 

МӘДИНӘ.

                                                         Белмим...

 

ҖӘҮДӘТ.

Ачма!

 

МӘДИНӘ.

         Куркасыңмы?

 

ҖӘҮДӘТ.

                            Ачма диләр сиңа!

 

МӘДИНӘ.

Ишетмисеңмени, бик керергә тели!

Бәлки, безгә җәза китергәндер күктән.

 

ҖӘҮДӘТ.

Ачма...

 

МӘДИНӘ ишекне ача. КӘРИМ керә.

 

ҖӘҮДӘТ.

         Әткәй... Ә син монда ничек килдең?

 

КӘРИМ.

Бар, чыгып тор. Безгә сөйләшергә кирәк.

 

ҖӘҮДӘТ.

Нигә килдең? Мин барын да үзем җайлыйм...

 

КӘРИМ.

Канатларың җәймә, малай. Ике әйтмим.

Өстеңә ки, адәм мәсхәрәсе.

 

ҖӘҮДӘТ.

                                      Әти...

 

КӘРИМ.

Әллә мине көттермәкче буласыңмы?

 

ҖӘҮДӘТ киемнәрен алып чыгып китә.

 

КӘРИМ.

Сөрт битеңне, кәмит тәмам! Тыңла сүзем.

 

МӘДИНӘ.

Сүзегезне тыңлыйм. Тик кем дип эндәшим?

Әткәй дияр идем, ошамастыр бу сүз сезгә.

 

КӘРИМ.

Син ашыкма кызым булып язылырга,

Минем балам берәү генә, киленем дә.

Һәм улымны мин яратам, аңлыйсыңдыр.

 

МӘДИНӘ.

Ышанасым килә шулай булуына

Һәм начарлык теләмисез диеп аңа.

 

КӘРИМ.

Син хөрмәтле кеше кызы һәм ялгышың

Аңларсың дип өмет итәм. Яшьлек юләр –

Аңа бераз ташламасыз карап булмый.

Тик сез инде яшьлек чорын үткән кебек,

Бу чалбардан үскән сезнең аяк, шуңа

Туктатыгыз бу кәмитне, вакыт җитте.

 

МӘДИНӘ.

Беләсезме, безнең кәмит чалбарларсыз,

Шуңа күрә, ничә яшьтә уйнасаң да,

Ул килешә!

 

КӘРИМ.

Тешләшергә киңәш итмим.

 

МӘДИНӘ.

Сезнең йөрәк тимер дип ишеткән идем,

Тешләремне җимерергә теләгем юк.

(Дәвамы бар)