Логотип Казан Утлары
Трагедия

Мәдинә (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

МӘДИНӘ.

         Дустым, аңлат, зинһар, аңа, китсен

Һәм килмәсен башка, гөнаһ капчыгыма

Өстәмәсен кабат бер йөк. Без бүгеннән

Ике ярда утыручы балыкчылар...

 

Китә.

 

ҖӘҮДӘТ.

Нәфисә...

 

НӘФИСӘ.

         Син ишеттең. Нәрсә әйтергә?

Мәхәббәтең сине дөрес юлга илтер...

Ә хәзергә мин ишекне бикләп калам.

Шакырсыңмы кабат килеп – ныклап уйла.

 

ХОР

Кеше – горур исем, бу дөньяда тагын

Шуннан зуррак нинди исем була ала?

Кеше чәчә, Кеше ура, агымсуны

Әле буа, әле үз ягына бора;

Диңгез төпләренә төшеп чума, йөзә,

Тонналаган металл Кеше теләгеннән

Нәни коштай җиңел генә күккә оча.

Аралар юк Кеше өчен, юк авырлык,

Кешелекнең бөтен юлы – бер батырлык.

Ике нәрсә тик сәләтле кешелекнең

Бөеклеген бер мизгелдә юк итәргә:

Беренчесе – мәхәббәтнең җавапсызы.

Кеше өчен кичә алмаслык ара тик шул –

Ихлас сөю белән битарафлык арасы.

Икенчесе – кылган гөнаһыңны аңлау

Гөнаһ диеп – иңнәреңә шул йөк төшсә,

Шул көн барган юлың – газап, сулар һаваң

Булыр тәмуг учагыннан килгән төтен,

Капкан ризыгыңнан килер гөнаһ тәме –

Баллаган бал, шикәр сипкән шикәр сыман.

Башын иде Мәдинәкәй гөнаһ басып,

Тезләндерде язмыш, кире намазлыкка.

Үз уеннан үзе куркып, бер Ходайдан

Җавап көтә күңлендәге сорауларга...

 

 

Икенче күренеш

Шул ук фатир. Бөтен картиналар ак тукыма белән капанган. Күбесе бер өемгә өелгән. Мәдинә мөслимәләрчә киенгән. Аның йөзе белән кул очлары гына күренеп тора. Ул намаз укый. Ишеккеә шакыйлар. Кабат шакыйлар. Аннан ишек сызгырып ачылып китә. Җәүдәт керә. Мәдинәне күреп, бераз басып тора. Кире китмәкче була. Аннан кәнәфигә утыра. Мәдинә намазын укып бетерә.

 

МӘДИНӘ.

Нигә килдең?

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Син көтмәдеңмени мине?

 

МӘДИНӘ.

Дога кылдым әле генә сине башка

Күрмәскә дип...

 

ҖӘҮДӘТ.

                            Ишетүче юк, күрәсең,

Мин каршыңда, догаң кабул түгел димәк.

 

МӘДИНӘ.

Мин догамны кылып өлгергәнче инде

Килгән булгансыңдыр...

 

ҖӘҮДӘТ.

                                      Йә булмаса, үзең

Мин килгәнне сизгәч кенә дога кылдың?

 

МӘДИНӘ.

Башка күрешмәбез диеп өметләнәм!

 

ҖӘҮДӘТ.

Яңа киемнәрең сиңа бик килешә.

 

МӘДИНӘ.

Якын килмә. Җитәр. Чама белик, Җәүдәт.

 

ҖӘҮДӘТ.

Ни үзгәрде? Шуны аңлый алмый мин һич.

 

МӘДИНӘ.

Бар да элеккечә дияр идең мени?

 

ҖӘҮДӘТ.

Минем өчен үзгәрмәде һич бер нәрсә.

 

МӘДИНӘ.

Элек безнең очрашулар гөнаһ булса,

Хәзер синең никах тәмуг уты белән

Яный безгә хисләребез өчен. Җәүдәт,

Әгәр синең күңелеңдә берәр кайчан

Миңа сөю булган булса, тыңла мине...

 

ҖӘҮДӘТ.

Колагымда бөтен игътибарым, сөйлә!

Ник дәшмисең, сөйлә, тыңлыйм мин, Мәдинә.

Ник уасың кулларыңны? Карашың да

Сәер кебек, син сәламәт түгел мәллә?

 

МӘДИНӘ.

Мин сәламәт. Беләсеңме, әгәр кеше

Ни дәрәҗә мескен икәнлеген тойса,

Бөтен галәм киңлегендә кеше хәтта

Нәни тузан бөртегеннән бәләкәйрәк

Икәнлеген аңлый алса, (ышан миңа,

Моны аңлау кыен. Әйе, белеп була,

Тик чын-чынлап аңлау хәтта мөмкин түгел.

Биек бина кырыенда өскә кара,

Яки бина түбәсенә менеп аска

Караш ташла – шундук буып тын кысыла,

Чемер-чемер килә табан асты, хәтта

Шунда бик бәләкәй тоясың үзеңне.

Күз алдыңа китер, янәшәңә Җирне

Тәгәрәтеп китерсәләр, ни тоярга?

Бу зурлыктан шундук чәч агарып, акыл

Ташлап чыгар баш миеңне, анда сыймас.)

Тез чүгәчәк ялварулы догада һәм

Инаначак кеше шулчак бер Аллага.

Кылган гөнаһлары аны җиргә сыгар...

 

ҖӘҮДӘТ.

Ә ышану безгә яшәү көчен биреп,

Дәрт өстәргә тиеш түгелмени?

 

МӘДИНӘ.

                                               Әйе...

Тик ышану килгән мәлгә кадәр булган

Гөнаһларны кая куярга кушарсың?

 

ҖӘҮДӘТ.

Синең сүздән чыгып фикер йөртсәң әгәр,

Бер абынган гомер буе тиеш була

Кара җирне кочып чиксез яшь түгәргә...

 

МӘДИНӘ.

Безнең гөнаһ дәртебезне тыялмауда.

Тәмуг уты тиеш безгә, Җәүдәт, аңла.

Тик котылу мөмкин, әгәр...

 

ҖӘҮДӘТ.

                                               Әйтеп бетер.

 

МӘДИНӘ.

Мин ышана идем синең аңлавыңа!

 

ҖӘҮДӘТ.

Әйтеп бетермәдең, ни эшләргә безгә?

 

МӘДИНӘ.

Без кушылган чакта әгәр берәребез

Башка берәү белән никах кылган булса,

Безне ташлар атып үтерсәләр генә

Котылачак иде безнең җаннарыбыз

Бакыйлыкта әзерләнгән җәзалардан.

 

ҖӘҮДӘТ.

Без никахлы түгел идек икебез дә.

 

МӘДИНӘ.

Әйе! Куануым чиксез шуңа күрә!

 

ҖӘҮДӘТ.

Син әйтмисең һаман: без нишләргә тиеш?

 

МӘДИНӘ.

Нибарысы таяк белән һәммәбезгә

Йөз кат ору тиеш мәйдан уртасында.

 

ҖӘҮДӘТ.

Бу кыргыйлык булып тоелмыймы сиңа?

 

МӘДИНӘ.

Кылган гамәлебез кыргый түгел мени?

Җәза белән гөнаһ салынырга тиеш

Бер үлчәүнең ике як тәлинкәсенә.

 

ҖӘҮДӘТ.

Бәгърем...

 

МӘДИНӘ.

                   Куркытмыймы тәмуг уты, Җәүдәт?

 

ҖӘҮДӘТ.

Тәмуг уты – миңа сине күрү болай.

Йөзең сулган, хәрәкәтең кискен, күзең

Курку баскан, әйтерсең лә күргәнсең син

Җәһәннәмнең учак хуҗасын, Мәдинә.

Як-ягыңа каранасың, сөйләшүең

Өзек-өзек, ярты сүздә туктыйсың да

Минем колак ишетмәгән берәү сүзен

Тыңлыйсыңдыр кебек, угры сыман сулап.

Нишләдең син? Ач күзеңне! Бу башыңда

Шашынулы уйлар өнен туздыр, яшә!

 

МӘДИНӘ.

Бер үтенеч, нибарысы йөз мәртәбә

Таяк белән аркабызга ору, уйла,

Җәзамы бу? Тән газабы гына, Җәүдәт,

Җаныбызны азат итик кайнар уттан!

Суз кулыңны!

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Мин никахлы, кул тотышу,

Ул үлчәмгә салсаң әгәр, шул ук гөнаһ!

 

МӘДИНӘ.

Суз кулыңны, татып кара ялкын тәмен.

 

Шырпы сызып аның учына якын китерә.

 

МӘДИНӘ.

Таяк белән ору күбрәк ошар сиңа.

 

Җәүдән сузган кулы белән аның битенә суга.

 

ҖӘҮДӘТ.

Йөз мәртәбә сугу кирәк димәк сиңа?

Җиңел булса, түзеп кара, әйдә, сугам!

Гөнаһыңны үз кулларым белән хәзер

Чыгарырмын орып, җаның тынычланса!

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт...

 

ҖӘҮДӘТ.

         Күп тыңладым саташуың, хәзер

Тыңлап кара минем дәлилләрне үзең.

 

Вакыт-вакыт аңа сугып җибәрә.

 

ҖӘҮДӘТ.

Газаплану ошый икән, түзеп кара!

Бу уенга мәхәббәтең сүрелер тиз.

Ике дөнья хакында да кайгыртырга

Кушкан диләр безгә Ходай, онытмасаң!

Бу дөньядан ваз кичеп син бакыйлыкны

Өстен күрсәң, бик тиз кайтарырмын сине

Гөнаһ тулы фанилыкка, ач күзеңне!

Рәссам сәләтеңне кәфенлеккә төреп,

Җирләгәнсең, төрбә сыман тора алар.

 

Картиналарны каплаган тукымаларны ачып җибәрә.

 

Ни хакың бар? Ул сәләтне сиңа Ходай

Бүләк итмәгәнме? Рәхмәт хисең кая?

Бу баш маңгай белән җир терәргә генә

Яраклымы? Җавап биреп кара...

 

МӘДИНӘ.

                                               Җәүдәт...

 

ҖӘҮДӘТ.

Яп авызың, тының тартма, үзем әйтәм:

Синең миең – үзе галәм түгел мени?

Һәрбер уең планетадай әйләнмиме

Күчәрендә, Бәхет дигән кояш юкмы?

Актар миең буразнасын, ниләр шыткан

Ул туфракта, нәтиҗәләр яса соңрак.

Нәрсә гөнаһ: сөю җилкәненә өргән

Дәртне хуплап, яратумы бер карусыз?

Әллә Ходай биргән хис – сөюне тыеп,

Мәхәббәтнең яралгысын карында ук

Суеп, юк итүме җансыз килеш, уйла!

Һәрбер никах инде күктә укылгачтын

Җирдә кабат укып тору нигә кирәк?

Безнең язмыш бер китапка язган икән,

Көндәлектә икелесен төзәтүче

Укучыдай газаплану нигә кирәк?

Көтмәдем дип, күз буйыйсың, рәссам имеш!

Җиде кат йозакта булыр иде ишек,

Әгәр һәр мизгелдә мин киләсен көтеп,

Һәр тавышка сискәнүдән бөтен тәнең

Тартышмаса, сагынудан кан йөрмичә,

Көзән җыермаса сыгып җаның! Ишек

Җилкапкадай ачык иде, көтә, диде!

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт, җитәр, кулың каты...

 

ҖӘҮДӘТ.

                                      Хөкем кулы

Назлы булыр диеп өметләндең мәллә?

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт...

 

ҖӘҮДӘТ.

         Йөз мәртәбә сугу кирәк дидең,

Шайтаннарың куып бетергәнче чыда!

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт, авырттырма!..

 

НӘФИСӘ белән ИРҖАН килеп керәләр.

 

НӘФИСӘ.

Җәүдәт! Нишлисең син?

 

ҖӘҮДӘТ.

                                      Югал моннан, юкса

Синең сыртыңны да сыйпар хөкем кулы...

 

НӘФИСӘ.

Ирҗан! Карап торма...

 

ИРҖАН.

                                     Җәүдәт, сиңа монда

Килмәскә дип бер әйтелде бугай инде?

 

ҖӘҮДӘТ.

Син кысылма, көчек, сытылырсың ялгыш...

 

ИРҖАН ике уйлап тормастан Җәүдәтне берничә мәртәбә суккалап ега. Җәүдәт йөзен тотып ята. МӘДИНӘ сикереп торып Ирҗанга ташлана.

 

МӘДИНӘ.

Кем сорады кысылырга, югал!

 

НӘФИСӘ.

Мәдинә...

 

ИРҖАН.

                   Ул бит сине...

 

МӘДИНӘ.

                                      Югал күземнән!

Шакшы кулың белән йөзен каралтырга

Кемнән рөхсәт алдың? Югал! Күзең чукыйм!

 

НӘФИСӘ.

Соңгы тамчы акылыңны җуйдың мәллә?

Ни сөйлисең?

 

МӘДИНӘ.

                   Кем сорады кысылырга!

Аяз күктән яшен суксын, йотсын асфальт!

Бәхетегез яшьләремдә батып үлсен...

 

Яулыгын салып аларны шуның белән кыйный.

 

ИРҖАН.

Акыл кыйммәт йөрми икән сездә, киттек...

 

НӘФИСӘ.

Шайтан икән сиңа Алла, шуңа табын...

 

Чыгып китәләр. МӘДИНӘ Җәүдәт янына тезләнә.

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт! Җәүдәт! Абау, борның каный, тукта!

Мә яулыгым, сөрт йөзеңне, нуры кайтсын...

 

ҖӘҮДӘТ.

Яңа киемнәрең сиңа бик килешә...

Сизәсеңме, дәртем чабышкыдай...

 

МӘДИНӘ.

                                               Җәүдәт,

Алдашасың һаман... Ышанасы килә...

 

ҖӘҮДӘТ

Әгәр сине бер чак мин алдаган булсам,

Тик шаяру булса эчкән бу антларым,

Синең җиләк иреннәрне үпкән бу иреннәр

Ялган сөйләп, агу чәчкән булса әгәр;

Бу кулларның сине иркәләгән чакта

Калтыравы, тын кысудан чын булмаса,

Начар уен икәнлеге ачыкланса,

Ходай көттермичә, инде бу дөньяда,

Җигеп эшкә булган бөтен көч-кодрәтен,

Һич көтмәгән, мин бәхетле дигән чакта,

Җәзаласын мине бөтен тәмен табып,

Һәм бу җирдә һич калмасын хәтта эзем,

Корсын токымымның карт агачы, үлсен...

Изгелегең төргән бу яулыкта менә

Кызыл каным – ант итәмен шуның белән!

 

МӘДИНӘ аны үбә башлый. ҖӘҮДӘТ кызны түземсезлек белән чишендерә.

 

МӘДИНӘ.

Ярат мине, тик онытма, син ант бирдең...

Җәүдәт, син ант иттең, каның шаһит моңа...

 

 

Өченче күренеш

Шул ук бүлмә. МӘДИНӘ Галиянең портретын ясый. ГАЛИЯ чамадан тыш бай кыяфәтле.

 

ГАЛИЯ.

Мөмкин кадәр тормышчанрак булсын рәсем.

 

МӘДИНӘ.

Тормышчанрак кирәк икән, ник алайса

Фото эшләтмисез? Рәссам бу тормышка

Нинди күзлек аша карап яши икән,

Рәсемнәре шундый төсләр, шундый нурлар

Белән бизәләчәк һәм башкача булу

Мөмкин түгел...

 

ГАЛИЯ.

                   Димәк мөмкин акны – кара,

Караны – ак итеп күрү бу дөньяда?

 

МӘДИНӘ.

Шуның белән яшәү кызыктадыр һаман.

Кемгә кара – ул тик кара гына, ләкин

Һич язып булмый карага кара белән,

Һәрчак кара аркасында ак бит ята...

 

ГАЛИЯ.

Алай булгач, акның каралыгы нидә?

 

МӘДИНӘ.

Шуны беләм: бар төсләрнең кушылмасы –

Сез атаган ак төс.

 

ГАЛИЯ.

                            Кызык, алайса әйт:

Туй күлмәге нигә соң ак? Бәхет төсе

Безнең башта нигә акка гел бәйләнгән?

Туй күлмәге – аклык-сафлык үрнәге бит?

Ак күлмәкнең кай чабуы алсу? Йә, әйт?

 

МӘДИНӘ.

Бергә каршылаган алсу таңнардыр ул?

 

ГАЛИЯ.

Ә яшеле?

 

МӘДИНӘ.

                   Кар астыннан шытып чыккан

Үлән кебек тәүге хисләр яшеллеге.

 

ГАЛИЯ.

Ә шәмәхә?

 

МӘДИНӘ.

                   Сүзләр беткәч, моңың юкны

Истә тотмый җырлау, күңелеңне юып.

 

ГАЛИЯ.

Ә зәңгәре нидә?

 

МӘДИНӘ.

                            Дәртнең басымыннан

Муеннарда бүртеп чыккан кан тамыры...

 

ГАЛИЯ.

Сары – ялгыз төнне сарган сагыш димәк?

 

МӘДИНӘ.

Яки байлык, көрән күзләр нурын йоткан.

 

ГАЛИЯ.

Ә карасы нидә ак күлмәкнең?

 

МӘДИНӘ.

                                               Төндә!

Ак хисләрне куенына сыендырган

Кара төндә.

 

ГАЛИЯ.

Ә кызылы...

 

МӘДИНӘ.

                   Ә кызылы – түккән яшьләр.

Яше бетеп, кан елаган зәңгәр күзләр.

 

ГАЛИЯ.

Бармы агы ак күлмәкнең? Ни диярсең?

 

МӘДИНӘ.

Сукыр хәтер – акның агы, шаян хәтер,

Ак тап белән булганнарны каплап куя,

Элпә артын сәхнә итеп уен кора.

Хәтер – бер җавапсыз суфлер. Шул сәхнәдә

Роль уйнаган артистларның сүзен бутап,

Вакыйгалар муенсасын тартып өзә

Һәм чәчелә энҗеләре кайсы кая.

Һәм финалда кем үләсен белеп кара...

 

ГАЛИЯ.

Димәк, бәхет – бәхет кенә түгел, кайгы?

 

МӘДИНӘ.

Бары кайгы фонындагы бәхет кенә

Зур күренә. Тоташ бәхет киләчәктә

Олы кайгы көтү белән изалана.

 

ГАЛИЯ.

Димәк, Җирдә бәхет юк дияргә була?

 

МӘДИНӘ.

Без җәннәттән куылгачтын бөтен бәхет

Безне көтеп, аңлавымча, шунда калган.

 

ГАЛИЯ.

Әгәр җирдә бәхет юк дип исәпләсәң,

Нәрсә кала? Бу яшәүдә нинди мәгънә?

 

МӘДИНӘ.

Бәхет, мәгънә эзләп яшәү инде үзе,

Миңа калса, мәгънәсезлек үлем барда.

Бары тынлык кына мөһим бу дөньяда.

 

ГАЛИЯ.

Тынлык?

 

МӘДИНӘ.

         Тик тынлыкта ишетелми мәллә

Үз сулышың? Тик сулаган кеше – тере,

Димәк, тынлык – яшәү белән тәңгәл килә.

 

ГАЛИЯ.

Кызык уйлар, тик куркыныч миңа никтер.

 

МӘДИНӘ.

Оныт! Карашыңда уйлау чагылсынга

Юри сүз куерттым! Бу хәйләмне кичер!

 

ГАЛИЯ.

Син акыллы, зинһар миңа киңәш бирче.

 

МӘДИНӘ.

Киңәш – зур мал түгел, ник кызганыйм, сөйлә!

 

ГАЛИЯ.

Минем ирем...

 

МӘДИНӘ.

                   Нәрсә булган ирегезгә?

 

ГАЛИЯ.

Мин иремне бүлешергә мәҗбүр...

 

МӘДИНӘ.

                                               Сезгә

Ул хыянәт итә, димәк? Нишләп алай?

 

ГАЛИЯ.

Мин кунакка кайтып йөри идем җәен.

Әбиләргә, бер авылга. Минем ирем

Төнлә клубка килә иде, ул күршедән.

Безнең авыл тау башында, аларныкы –

Тау астында, куе урман арасында.

Ул яклар да шул урмандай чытырманлы

Хәтта хисләр, мөнәсәбәт бер-беренә.

Сөю икән – ул сөюнең тамырлары

Җиргә тирән китеп, башка тамырларга

Бәйләнелгән, кайсы агач кай тамырдан

Үскәнлеген аңлау мөмкин түгел хәтта.

 

МӘДИНӘ.

Чуалчыклы булыр ахры бу хикәят...

 

ГАЛИЯ.

Гади булмас. Һәр чытырман арасында

Җәяүлегә бер тар сукмак булган кебек,

Эзли торгач, тапталган юл табылачак.

Без таныштык ирем белән, яратыштык.

Ул ярата, назлый белә хатын-кызны...

 

МӘДИНӘ.

Аңлыйм сезне, күз алдыма китералам...

 

ГАЛИЯ.

Ярамаган товар саткан кебек качып-посып

Без оялттык йолдызларны шактый еллар.

Ул, билгеле, чикләнмәде минем белән.

Аңлап була, аның дәртен бер хатын-кыз

Баса торган түгел, ул бит ерткыч җанвар!

Ә мин, башка ирләр назын татысам да,

Табалмадым аның кебек кыргый дәртне!

Аңлыйсыздыр мине...

 

МӘДИНӘ.

                            Таныш хәлләр, аңлыйм...

 

ГАЛИЯ.

Сезгә сөйләү бигрәк рәхәт, фикеребез

Тәңгәл килә, үз-үземә сөйләгәндәй!

 

МӘДИНӘ.

Әйтмәдегез, нинди киңәш кирәк миннән?

 

ГАЛИЯ.

Хәзер әйтәм, бу хәлләрне бераз сезгә

Ачыклабрак сөйлим дидем, киңәшегез

Төпле булсын өчен. Бу бик мөһим миңа!

 

МӘДИНӘ.

Сөйләгез соң, игътибарым биреп тыңлыйм.

 

ГАЛИЯ.

Өйләнештек! Ул сабыйдай шатлык гизде!

Дәртен тыялмыйча туйда тәнәфестә,

Ике тапкыр кереп чыктык без аулакка.

Ә кайткачтын исерекләр сыман икәү

Ике якка ауган килеш без йокладык,

Ялгышмасам, ул гырлады бугай хәтта!

 

МӘДИНӘ.

Бигрәк әрәм үткән икән зөффаф төне...

 

ГАЛИЯ.

Төн рәхәтен кичтән без, әҗәткә алып,

Тиененә кадәр тоткан идек инде!

Михнәт шунда, минем ерткыч, никахтан соң,

Онытмады чытырманда салган эзен.

Бүректәге бүре баласыдай һаман

Ул урманын күзли һәм боега мескен!

Мин тыймадым, сер бирмәдем, тик көнләштем.

Аркасында алып кайткан тырнак эзен

Һәрчак мин бизәдем үземнеке белән

Янәшәгә сызып. Муйнындагы таплар –

Үбү иде – мин тешләдем шул тапларны,

Дошманымның исен тойдым мин иремнән –

Һәм үземнең ислемайны күбрәк сибеп,

Мин иремне ныграк кочтым, исем

Йотсын диеп аның һәрбер күзәнәге.

Менә шулай аралаштым дошман белән.

Төсләр турындагы сөйләшүдән чыгып,

Хәзер аңлыйм, көнләшүем юкка булган.

 

МӘДИНӘ.

Нигә юкка?

 

ГАЛИЯ.

                   Ә нәрсәдән көнләшергә?

 

МӘДИНӘ.

Миңа калса, көнләшерлек сәбәп байтак:

Ул башканы назлый, аны коча, үбә,

Сезгә дигән җылы сүзләр белән төрә.

Ул җылысын һәрчак ике өлеш бүлә,

Көчен түгеп, кеше кырын ул сукалый,

Ятка иген игә; бер алманы ярып,

Кортлы ягын, билгесездер кемгә бирә?

 

ГАЛИЯ.

Кортлы ягы миндә түгел, ансын беләм!

 

МӘДИНӘ.

Мин ашыкмас идем алай кырт кисәргә.

 

ГАЛИЯ.

Төгәл белми торып әйтмәс идем моны!

Дәлилем бар, мин өстенрәк ирем өчен...

 

МӘДИНӘ.

Йә, әйтегез!.. Бер башлагач ник дәшмисез?

 

ГАЛИЯ.

Мин иремнең бердән-бере – дәлилем шул!

 

МӘДИНӘ.

Ничек берәү? Сөяркәсе бар дидегез?

 

ГАЛИЯ.

Бик төгәл сүз! Әйтерсезме диеп көттем!

Мин хатыны аның һәм мин берәү генә!

Сөяркәләр – байтак, язгы уылдыктай!

 

МӘДИНӘ.

Димәк, берәү генә түгел сөяркәсе...

Тик бер нәрсә тынгы бирми: көндәшегез

Шул чаклы күп икән, шатлыгыгыз нидән?

 

ГАЛИЯ.

Алар бер-беренә көндәш, миңа түгел.

Мин бит – хатын, ә сөяркә түгел! Ролем

Тик минеке, үзем уйныйм! Мин – бердән-бер!

Хатыннарның түшәкләре һәрчак җылы,

Ике йөрәк белән тибә һәрбер төне.

Сөяркәнең – һәрчак суык түшәкләре,

Кәфенлектәй бер өметсез ап-ак җәймә,

Ә кичләрен алмаштыра ятим төннәр.

Юньле ир-ат – ерткыч хайван, ауда һаман.

Аңа җиңү кирәк, юкса, ул сүрелә.

Салкын кылыч белән илләр яуламагач,

Хисләр белән хатыннарны яулый ирләр.

Һәм өенә җиңү таҗын киеп кайта,

Ә хатынга бүләк – җиңүченең дәрте!

Куркак чебеш белән түшәк бүлешкәнче,

Мин шул дәртне татыр өчен үз иремне

Һәркөн ауга җибәрергә әзер сүзсез!

 

МӘДИНӘ.

Никтер киңәш сорамыйсыз һаман, көтәм...

 

ГАЛИЯ.

Беләсезме, сезнең акыл миңа күчте

Һәм киңәшне үзем бирдем үз-үземә!

 

МӘДИНӘ.

Алай булгач, тәмам. Рәсемегез әзер...

 

ГАЛИЯ.

Ярый, димәк, инде карарга да хәзер?

 

МӘДИНӘ.

Ул сезнеке. Үз иркегез, хуҗасы сез.

 

ГАЛИЯ.

Бу дөньяга бик куркыныч күзлек аша

Карый икән сезнең рәссам!

 

МӘДИНӘ.

Башкасы юк...

 

ГАЛИЯ.

Тактагызда ачык төсләр беткән мәллә?

Бит очымның алсулыгы, чия иренем,

Яшел күзләр – бар да кара! Соры таштай

Ике күзем усал караш белән карый.

Ләкин бу – мин. Һәм кәгазьдән чыгам сыман!

Бик караңгы, ләкин бу карагыз матур.

Рәхмәт сезгә! Мин канәгать! Сез бик оста!

Акча белән генә түләү аздыр сыман!

 

Акча бирә. Чыга башлый.

 

ГАЛИЯ.

Саубуллашыйк! Рәхмәт, сүзем тыңладыгыз!

 

МӘДИНӘ.

Сез портретны оныттыгыз, ашыгып.

 

ГАЛИЯ.

Онытмадым! Бүләк булсын миннән сезгә...

Икегезгә! Җәүдәт килгән саен сезне

Күзләрмен мин тынгы бирми җаныгызга...

 

Чыгып китә. Мәдинә кала.

 

Дүртенче күренеш

Шул ук бүлмә. Галиянең портреты ак тукыма белән томаланган. Кечкенә өстәлдә натюрморт: ике кызыл алма һәм бер калын иске дәфтәр белән каурый. Биредә ИРҖАН белән МӘДИНӘ.

 

ИРҖАН.

Мин Нәфисә ишек ачар дигән идем.

 

МӘДИНӘ.

Кем ачса да, иң мөһиме, ишек ачык.

Бикле ишек белән чагыштырсаң әгәр,

Ачык ишек күпкә өметлерәк кебек.

 

ИРҖАН.

Синең авызыңда сүзләр мәгънә җуя,

Мең ел буе бергә йөргән сүз һәм мәгънә

Аерым йоклаган ир белән хатын кебек.

Сүзләр иске, тик мәгънәсе үзенеке.

Сүзләр сиңа аваз өчен генә кирәк.

 

МӘДИНӘ.

Һәркем шулай. Ышанычсыз нәрсә ул – сүз.

Шуңа кеше гел гамәлне өстен күрә.

 

ИРҖАН.

Син нигәдер бик борчулы күренәсең?

 

МӘДИНӘ.

Синең алда бик уңайсыз миңа, Ирҗан...

 

ИРҖАН.

Нигә?

 

МӘДИНӘ.

Син ташландың яклар өчен мине,

Һәм гаепле буып калдың. Кичер, зинһар.

Хисләр хатын-кызның күз каршына бик еш

Таш диварлар өя, күз күремен каплый.

Әмма синең йодрык тимер чүкеч булып,

Җәүдәт-ташчы диварларын тузан итте.

 

Аның кулын алып, бармакларын үбә.

 

МӘДИНӘ.

Рәхмәт! Син күрсәттең асыл ир үрнәген.

Чын ир-атның нинди булганлыгын белдем!

Рәхмәт! Мин эзләрмен синең кебек ирне.

Ә син ачу саклый күрмә миңа, зинһар!

 

ИРҖАН.

Юк, мин үзем гафу үтенәмен синнән...

 

МӘДИНӘ.

Тик ни өчен?!

 

ИРҖАН.

                   Әйткән сүзем өчен. Кичер!

 

МӘДИНӘ.

Синең сүзләр һич ачуга лаек түгел.

Рәхмәт таләп итәргә дә хаклы син, бел.

 

ИРҖАН.

Юк, килешми чын ир-атка егетлекне

Рәхмәт өчен эшләү...

 

МӘДИНӘ.

                            Аһ, син изге күңел!

 

Ирҗанның битенә сулыш җылысын сиздерерлек итеп, ашыкмыйча, йомшак кына аның битеннән үбә.

(Дәвамы бар)