Ул сугышта без дә... без дә катнаштык
Син шакыйсың хәтер тәрәзәмне
1
Утлар йотып, дога укып табынам мин,
Газиз әткәм, син яулаган җиңүләргә.
Шуңа күрә кан-дошманга сер бирмәдем,
Бүгенгәчә өлгермәдем мин үләргә.
Безнең авыл биек тал астында,
Тау битендә җир җиләге пешә.
Җиләкле җәй рухи ядкарь булып
Гасырлардан гасырларга күчә.
Йөгерә-йөгерә җиләк җыйган чакта
Кояштан да җиләк исе килә.
Таңнар атып, кояш чыккан чакта
Мозаффаров көе ишетелә.
Ишетелә еллар аръягында
Әткәемнең чалгы кайраганы.
Кара төндәй шомлы карурманның:
- Сугыш! Сугыш! – диеп шаулаганы.
***
Әйе, Әткәй!
Синең төсле үлемсез мин.
Минем җаным иман, вөҗдан чыганагы.
Иңнәремдә ил кичергән сабырлыкның
Гасыр гарасатларына чыдаганы.
Йөзләремдә, әткәй, синең йөз чалымың,
Эзләремдә Прометейның бәгырь каны.
Баш очымда җилфердәгән ал байракта –
Мөхәммәдләр, Кол Галиләр, халкым аңы.
Юк, юк, әткәй!
Телем бармас дөнья гамен
Ишетмәдем, аңламадым, дип әйтергә.
Үлем үкенече җанны үкертсә дә
Хәтер офыкларын кирәк киңәйтергә!
2
Мифлы чордан купкан утлы өермәдәй
Зырылдата язмыш хәтер әвернәсен.
Шушы язмыш белән һаман бил алышып
Яшисең күк, әткәй, безнең дәвердә син.
Син шакыйсың минем хәтер тәрәзәмне,
Сәгать теле бер минутка тукталса да.
Бишегендә йоклап яткан оныгымның
Таң нурында күз-керфеге чыланса да.
Бераз гына соңга калып килсә дә яз,
Мәхәббәттән җиргә кимрәк иңсә дә наз,
Син үзеңне җаваплы дип хис итәсең,
Иманыңны вөҗданыңа иш итәсең.
Үлем үкенече җанны үкертсә дә
Үпкә саклап булмый, әткәй, үткәннәргә.
Син батырлык антын йөкләп яуга киттең,
Гомер офыклары ачып бүтәннәргә.
3.
Бүтәннәр күп!..
Алар ләкин сезнең кебек
Тереләтә утта дөрләп янмаганнар.
Монда – Донбасс, яңа ирек хуҗалары:
Украиннар, урыс, чегән, молдованнар.
Монда, әйе, татарлар да гомер сөрә,
Сугыш упкыннарын алга, гөлгә төрә.
Монда сиңа адым саен утлы упкын,
Бакыйлашкан табигатең белән холкың.
Шунда сыйлы, Сабантуйлы батырлыгың,
Үткен сүзле, зәңгәр күзле матурлыгың.
Ил явында каушап калмас тапкырлыгың,
Җир шарын йөз, мең кат урап кайтырлыгың.
Көл булсаң да, гөл булсаң да, әткәй, бәгърем,
Син һәрвакыт минем өчен исән! Терәк!
Берәүгә дә мин “әти” дип әйталмадым,
Башкаларның хәләл өлешенә кереп.
4.
Сугыш тынгач мин Донбасска килдем,
Биниһая урау юллар узып.
Һәм… Ниһаять минем алда балкый
Сез көрәшеп җиңгән “алгы сызык!”
Шундый бөек корыч һәйкәл тора,
Чал кояшлы Чатыр тауга карап.
Ирек – илдә, юк бер ятсынучы,
Юк бер шик салучы угры-карак.
Узган елгы Җиңү көнне әмма.
Һәйкәлләрне, әткәй, җимергәннәр.
Бәйрәм көнне шулай, үз-үзенә
Сугыш ачып, әткәй, тилергәннәр.
5.
Чат әрнештән койган иде бит ул һәйкәл,
Юк, юк, әткәй, хәтеремнән җуелмады.
Убасыннан кубарылган шайтан туен
Хәтерләтә анда урам җыеннары.
Сугыш чорын мактап кемдер акыл сата,
Угын ата-анасына төбәп ата.
Күмер елгалары аккан лавалардан
Нәфрәт туфаннары гына хәзер калка.
Таныш яшьлек коесына колак салсаң,
Йөрәкләрне кабат әрнү хисе телә.
Громова, Кошевойлар өне – төптә,
Ыңгырашып елаулары ишетелә.
Яп-яшь гвардия өне мәллә ишетелә,
Мин дә, әти, яп-яшь кенә кызчык идем.
Ут фронты сөрде мине җир астына…
Шунлыктанмы бүген минем күзләремә
Фани дөнья бага кыяр-кыймас кына…
Мәңгелек ут
1.
Татар халкы ел да хәтер яңарта
Мәңгелек ут каршысына тезләнеп.
Азатлыктан без өметне өзмәдек,
Аның ишен һәр җисемнән эзләдек.
Сөюне дә без хыялда тудырдык,
Башкалардан аны тартып алмадык.
Теләгәнчә ирек ачты мәхәббәт,
Теләгәнчә көнкүрешкә ялганып.
Һәм беркем дә безгә боерык бирмәде,
Кадерләмә, яратма, дип ярыңны.
Мин яратып кадер отам үземә,
Барлап тотам зиһенемне, аңымны.
Гыйбрәт өчен саклап тотам хәтердә
Кырык бернең җырлы җыен такмагын.
Без җырладык.
Алар китте орышка!
Тик күрмәдек без аларның кайтканын...
Юк, күрмәдек, бил алышкан батырлар
Кай арада китеп күздән югалды?
Чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләр
Кыңгыраулы дугаларга уралды.
2.
Яуда авып калган ватандашлардан
Мәңелек ут мирас безгә мәңгелек.
Әткәйләрне озатканда сугышка
Утлы күмер өсләреннән йөгердек.
Ул сугышта без дә... без дә катнаштык,
Ат урынына җигелеп илне яклаштык.
Шахталарда шартлау алган башлыгым
Түзем саклый диңгезләрдә батмаслык.
Билгә аскан күмер шартлаткычлары
Билләремне кысып тора бүген дә.
Лаваларның басылып ыңгырашуын
Мин күтәреп киләм хисси йөгемдә.
Яна-яна ташкүмергә әйләнгән
Азатлыгын тартып киләм татарның.
Коллыкта һәм тоткынлыкта калмасын
Йөрәкләргә үксү булып ятар моң.
3.
Гомерем минем, әйе, соңгы чигендә,
Әмма, сөю хисем әле ап-аек.
“Шартла! Ярыл! Тугарыл!” – дип, илемә
Ат карагы карый һаман акаеп.
Карак илдә илемсезлек тудыра,
Ат биеткән булып милли ярада.
Карагы да, телсез манкортлары да
Кодрәт чигә үзебезнең арада.
Мәйдан тоткан чын батырга еш кына
Оештыра шулар талак – ташлама.
Хаклыгыңны көйләп ничек хасланма,
Ил тәкъдире хәрам белән ашлана..
Яралары тирәнәя көннән-көн
Шахтер атлар тарткан горурлыгымның.
Мин исбатлар өчен шушы хаклыгым
Тетрәр вулканнарга томырылырмын.
Сары цунамиларга әверелермен,
Ил сагышын саектырыр, дисәләр.
Илләре дә игелексез бу чорның
Җилләре дә бер белексез исәләр...
Беркайчан да без өметне өзмәдек,
Аның ишен һәр җисемнән эзләдек.
Татар халкы ел да хәтер яңарта
Мәңгелек ут каршысына тезләнеп...
Сөембикә аһы
Елап табындырган ай-көзгемне
Куя алмам инде кулымнан.
Узган гомеремнең һәр мизгеле
Тамып тора хәтер чугыннан.
Кайнар күз яшьләрем юып тора
Гөлгә кушып чәчкән сер эзен.
Ватан хакын, иман хакын хаклап,
Мин сөргенгә киттем берүзем.
Үзем китү белән вәхши җаннар
Күтәргәннәр илне кылычка.
Чабылдымы – оча уңлы-суллы,
Адәм башы – канлы йомычка.
Мәхәббәт тә каннан яратылган,
Саркыла кан сөю антымнан.
Татар иле һәлак булган турда
Күкләр җәя булып тартылган.
Шунлыктанмы, җиде катлы күкләр
Ишеттерми миңа бер сүз дә.
Мин ханбикә идем... инде менә
Ватансыз да калдым, гүрсез дә.
Үлгәч, баш очыма билге өчен
Куймадылар таш та, гөләп тә.
Кара кан эчендә җәйрәп калган
Ил зираты минем йөрәктә!
Минем йөрәгемдә туксан тәмуг,
Чыганагы туксан хатамдыр.
Йөрәгемне ярып күрсәтергә
Ватаныма табан кайтамдыр.
Кайтыр юлкайларым, һай, ураудыр,
Михнәтледер айсыз кара төн...
Гареш тәхетләрен яулар идем,
Әгәр булса очар канатым.
Җир шарын да йөз кат урар идем,
Уч төбемдә тотып айны мин.
Башым җиргә игән көннән бирле
Коллык кайгысыннан айнымыйм.
Эзәрлекли безне
Ничә гасыр ирек дауладык без,
“Хөр, азатлык!” диеп шауладык без.
Азатлыкка кызыл карлар яуды,
Ирек баганасы череп ауды.
Чал Ватанга чит-ят кереп тулды,
Офык саен якты кыйбла ачып,
Яшәр өчен нәсел, кан алмашып,
Гомер-гомерлеккә туганлашып.
Канда үзәкләшкән комсыз токым
Киеп алды биткә кара битлек.
Айсыз, кашагасыз тәрәзләрдә.
Ишекләрдә иңри тимер читлек.
Буыннар да инде тамырланды
Илһам көтеп чүп-чар өемендә.
Алыпсатар алтын белән хаклый
Төкерекләп санар тиенен дә.
Шуңа ахры, безнең күзгә бага
Үз бәһасен җуйган бар тереклек.
Тик кызганыч, җуелганны сорап
Чаң сугудан никтер без өректек.
Чак-чак килми калган азатлыкка
Без чыгардык бары бәет кенә.
Язмышларның канлы тастымалын
Итәк өсләренә җәеп кенә.
Кер чайкадык канлы Казансуда,
Каһәр укып коллык дәверенә.
Канкоешы ачкан шул дәверләр
Илнең тәкъдиренә әверелә.
Эзәрлекли безне төрле яулар,
Әверелеп төрле кыяфәткә.
Илдә моны кире кагучы юк,
Чара табучы юк бу афәткә.
Гыйбрәт алучы юк тарихтан да,
Ярышканда байлар базарында.
Шаулы базар юлы онытыла
Уйга талган гомер азагында.
Ил тарихын язган тарихчының
Чын исемен оныта базар бае.
Җирне яктыртса да зәңгәр күкнең
Бер үк кояшы һәм бер үк ае.
Дәрья суларыдай иңрәп ага
Күңелләрнең тулып түгелгәне.
Тик һәр заман тарих бөтен үчен
Шагыйрьләрдән ала иң элгәре.