Логотип Казан Утлары
Шигърият

Укучыларыбыз иҗаты

Фәридә Шакирова

Сугыш чоры балалары монологы

 

Дәү санап син җиргә бастырдың

Яраткан бәләкәй улыңны,

“Терәк бул әнкәңә,” –  дидең дә,

Нык итеп кыстың уң кулымны.

 

Сугышның эчендә булсаң да,

Гүя гел көч өстәп янымда

Торасың шикелле, күзәтеп,

Әйтәсең гүяки: “Абынма!”

 

Мин таш та кисәрмен, әтием,

Җиңүне тизләтү хакына.

Көн саен бер карыш үсәрмен,

Тизрәк яныма кайт кына.

 

Тик синең хатың да бик сирәк,

Төшкә дә кермисең елмаеп.

Сагындым, шулкадәр сагындым,

Йөримен баш иеп, моңаеп.

 

Мин камыт кидерә алмадым

Сукага чыгасы сыерга.

Сыртына чыбыркы тидерсәм,

Әйтерсең, ярамнан кан чыга...

 

Көзләрдә игенне урганда

Тәпигә кадала камылы.

Бер башак коелып калса да

Корытырлар нәселең тамырын...

 

Бер кайтып башымнан сыйпасаң,

Бер атна иписез түзәрмен!

Әтиле яшьтәшләр янында

Кимсенеп өзелә үзәгем.

 

Әнием ышана, кайтыр дип,

Узып шул дәһшәтле ут аша.

Аны да тормышка ялгаган

Шул өмет яшәтә, эшләтә.

 

Ул түзә барсына теш кысып,

Иңдә – йөк, уенда – син генә.

Ирләре терәген югалткан,

Әнидәй, хатыннар тилмерә.

 

Урактан бушамый әнинең

Сеңлемне тирбәтер куллары.

Аяз көн туса да, нигәдер,

Бик шомлы басу-кыр юллары.

 

Яшь кала әтидән ир бала,

Дөньяда давыллар купты исә.

Ятимлек ачысын басалмас

Бәйрәмнәр йөз түгел, мең килсә.

 

Яз саен балкыган гөлләргә

Ягылган гүя кан тамчысы.

“Онытма!” “Онытма!” дип җанга

Суга күк тарихның камчысы...

 

Рәфыйк Әхмәдиев

Әткәй күлмәге

 

Фашист бәреп кергәч илебезгә

Кырык бернең җәйге көнендә

Озатканын ирен зур сугышка

Әнкәй искә ала бүген дә.

 

Мин туасын белгәч сөенгән дә,

Табалмагач бүтән бүләген,

Истәлеккә әткәй салып биргән

Өстендәге киндер күлмәген.

 

“Батырларча һәлак булды” – диеп,

Өч айдан соң килгән хәбәре.

Кара кәгазь алгач, әниемнең

 Кыенлашкан тормыш хәлләре.  

 

Әтиседәй батыр булсын, диеп.

Терәк булсын диеп иленә.

Мин тугачтын биләгәндер әби

Әткәм күлмәгенең җиңенә.

 

Ә әнкәем һаман сине көтә,

Үстерсә дә мине ул ятим.

Көч-дәрт биргән, әти, күлмәк җиңең

Үзем инде хәзер дәү әти...