Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр…

Кабат буран...


Буран диеп кабат тилерүем...
(Терелүем булса иде дә бит!..)
Язга кадәр иләс-миләс уйлар:
Әллә палач кирәк, әллә табиб?..

Кабат буран...
Иле белән кабат тыгылышта...
Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.
Буран кочам, ә бит юньле хуҗа
Күптән бәйләп куйды үз этләрен.

Кабат буран...
Беркемгә дә килми акланасым,
Аңлатасым бураннарның көчен!
Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк,
Җаннар пышылдавын тояр өчен!

Кабат буран...
Кисәтәләр акыл утыртканнар:
Бу буранда юләрләнү –  хәтәр!
Алар белми минем яшәгәнне
Бер бураннан икенчегә кадәр.

 

Ай - иманың


"Әни, кара, ай минем белән кайта!.."
(Нәни дустым Ришат сөйләгәннән)
.

Ай иярткән төннәр аз булдымы?
Тулган айлы юллар ни чакрым?
Томырылып чапкан чаптарларның
Адымнары бүген ник акрын?

Үз күгеңдә айсыз калу хәтәр,
Нурың булмау күңел ямарлык...
Тәкъдир итмә, җаһил чорны үткән
Манаралар хәлен аңларлык!..

Кая китсен, тәгәрәмәс әле,
Күге качмас, менә –  Җир! дисең...
Төн карасы ятса, беләсеңме,
Үзеңне дә тереләй җирлисен...

Синең адымнарда –  Ай аршыны,
Ай бизмәне  Күгең, Җиреңдә.
Болытларны ертып, пышылдый күк:
Караңгы дип, кире чигенмә!
Чигенмә!

 

Барыбер


Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен –
Гасырга, мең елга... инде бит барыбер...
Барыбер –  шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.

Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
-Ә-һә-һәй! – дияр ул, дөньяга яратып, –
Каршы ал, кабул ит –  яшәргә Мин киләм!

Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга...
Сизмәс тә, җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.

Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык...
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык...

Дөньяны кочам, дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр...
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да... барыбер...

 

***
Китү микән, кайту микән соң бу ?..
Әнә йолдыз үтте сызылып.
Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр...
Бәгырь генә калды өзелеп.

Китте... китте... үксезләрне бүген
Кем юатып, җырын багышлый?
Китмәде ул, тик тукталган иде
Үз өенә кайтып барышлый...

Мизгел генә иде ул тукталыш  –
Якты иде күмер күзләре...
Кайтавазы калды: югалтсагыз –
Йөрәкләрдән мине эзләгез...

Китте... китте... бер мизгеллек дөнья
Гомер булмаганча сагышлы...
Китмәде ул, тик тукталган иде
Мәңгелеккә кайтып барышлый...

 

Күлмәк фәлсәфәсе


Күлмәк киеп тугансыз дип,
Төтен салды албастылар.
Без мәтәлчек атынганда
Үлем теләп фал ачтылар.

Якалардан тоттылар да
Сөйрәделәр дала буйлап.
Бәгырьләрне телем-телем
Балбалларга элдек турап.

Изүләрнең сәдәфләре
Кайчан гына алтын иде...
Төрбәләрдән төрмәләрдә
Җан асрарга калдык инде...

Итәк кисеп, җиң ямадык –
Ялмавызлар сизенмәсен!
Шул бер күлмәк өчен калтырап
Яшәүләре читен дә соң...

Пута белән бил буылган –
Муендагы элмәкмени!
Кемдер калым каерганда
Кемдер кавем хакын түли.

Чабуларга җил сөрлегә,
Сакалыннан читкә тибәр.
Убырларга җитә калыр,
Җилдән туган нәрсә дияр.

...Тузган инде. Җөйләрендә
Юлдан язган ничә үрнәк.
Ак биләүме? Кәфенлекме?
Өстебездә шул бер күлмәк.

 

Кара көз


"И с каждой осенью я расцветаю вновь..." (А.С.Пушкин)

Кара көз... Ябылып дөньядан,
Каһвәгә тапшырам кәефем.
Ноктасы булмаган уйларның
Хәрефкә аерам хәрефен.

Кара көз... Мендәргә баш куеп,
Төшләрне сиплисе иде лә...
Чарасыз ялангач җанымны
Ничекләр мамыкка төрергә?!

Кара көз... Күкләрнең кургашы
Каныңа кич-иртә тамганда,
Ни мәгънә  үзеңнән качуың
Ышанып юп-юка юрганга?!

Каракөз... Мендәре, каһвәсе –
Акылның калканы, имештер...
Мин –  көчле, дигән дә кайчандыр
Бер үлеп алырга тиештер!

Кара көз... Сүз буар дөньяны:
Ул инде бөтенләй тилергән!
Мин шулай һәр көздә үләм дә,
Һәр көздә яңадан тереләм!

 

Карлы көн (*Snow day)


Җил дә җил...
(М. Әгъләмов)


Кар да кар... Бүген дөньяның
Аклыкка туйган чагы...
Котылудан мәгънә бармы
Көрт күмсә каланчаңны?

Сукранулы, сокланулы
Кар белән изгән-баскан...
Бер гомердә күпме буран
Үталган икән баштан?

Кар да кар... Бүген дөньяның
Аклыктан туйган чагы...
Ак буранны сылтау итеп,
Акылын җуйган чагы...

 

 

Мин бары тик бәхет теләдем!



Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.
Дөньям җуйды соңгы терәвен.
Рәнҗемәдем... Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем...

Күрми киттең... минем әрнүләрдән
Җиһан тетрәп, Күкләр елавын...
Сагышымнан акыл язар мәлдә
Ул –  бәхетле! –  диеп юандым.

Еллар үтте... яраларны җөйләп,
Кан-яшемне сөртеп яңактан.
Көтмәгәндә... (ә бит көткән идем!)
Син очрадың миңа кабаттан.

Танымадым. Кайда соң ул караш?
Көчле рухның көчле гәүдәсе?..
Мин табынган күзләреңдә бүген
Яраланган бөркет шәүләсе.

- Кичер! Кичер... Пышылдаган иңрәү
Туктатты күк дөнья гүләвен...
Рәнҗемәдем... Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем...

 

 

Вакытлы


Ышанма карларга, бу аклык
Вакытлы сөенеч дисең дә...
Ә минем кайчандыр кыш буйлап,
Икәүләп йөгергән исемдә.

Исемдә... буранлы төн аша
Җаннарда табылган җылылык...
Ел да бер хис миндә: тәү кардан
Үткәнне үтенәм юксынып.

Беләм бит, югыйсә, үткәндә
Син дә юк, мин дә юк, буран да...
Вакытлы диюең хаклыдыр –
Көчем юк артыгын юрарга.

Тик телим язмыштан сорарга:
Кабатла ул төнге буранны!
Мин риза соңыннан мең кабат
Ялгызым урарга урамны...

Буранны... Ул төнне... Хисләрне...
Сөюдән баш җуйган икәүне...
Алар бит бәхетле –  белмиләр
Бу мизгел вакытлы икәнне...