Штурман язмалары (повесть)
Автордан
Бөек Ватан сугышы турында күп яздылар, аңа багышланган әллә күпме документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән. Хәзер дә бу эш дәвам итә, һәм ул әле киләчәктә дә, шәт тукталмас. Күптән түгел, туганнары, миңа элекке штурман-очучы, җиде орден һәм тугыз медаль кавалеры Вәгыйз Гәрәй улы Гәрәевнең моннан кырык еллар элек язып калдырган истәлекләрен тапшырдылар. Ул инде күптән вафат булса да, аның эре һәм тәвәккәл почерк (характер ныклыгын күрсәтә) белән дәфтәр битләренә төшерелгән сүзләре әле кичә генә булган вакыйгаларны тасвирлый сыман… Әүвәл сугыш гарасатында катнашып, аннары дистә еллар дәвамында яңа самолетларны сынау, ерак араларга оча торган яңа һава линияләрен ачуда башлап йөргән бу шәхес героизмга тиң гамәлләрен көндәлек мәшәкатьләр рәвешендә генә бәян итә. Шушы нәрсә үзе үк аның искиткеч тыйнаклыгын күрсәтә түгелме соң? Хәер, татар кешесе элек-электән тыйнак булган, бу сыйфаты кайчагында аңа комачаулаган да, үсеп зур дәрәҗәләргә ирешүдә киртәләр тудырган.
Хәтер яши, хәтер югалмый. Вәгыйз ага да, мөгаен, шуңа исәп тоткан: истәлекләрен җыеп киштәгә куйганда “кайчан да булса бер алып укырлар һәм якты дөньяга чыгарырлар” дип хыяллангандыр. Без бу эшкә алынырга ният иттек. Язмада сугыш елларына кагылышлы вакыйгаларны сурәтләү белән беррәттән, совет гаскәрләренең Чехословакиядәге 1968 ел фетнәсен бастыруда катнашулары, анда иң беренче 73 десантчыны Брно аэродромына Вәгыйз Гәрәев штурманлык иткән транспорт самолеты илтеп төшергәне дә бәян ителә. Кыскасы, маҗаралы тормыш юлы үткән сугыш һәм хезмәт ветеранының башыннан кичергәннәрен беренче заттан сөйләнүе, укучыга мөмкин кадәр кызыклырак булыр дип ышанабыз.
Балачак хатирәсе
Кайсы заманнарда минем борынгы әби-бабаларым удмурт-ар җирләренә күчеп утырган, Казан ханлыгы егылып, көчләп чукындырулар башлангачтыр, хәзер тәгаен генә әйтүе кыен. Шәхсән үзем 1921 елның 10 июнендә, Удмуртиянең Алнаш районы Барҗы-Алексеево авылында дөньяга килгәнмен. Әтием – Гәрәй, әнием – Хәербану, икесе дә гади крәстияннар, Октябрь инкыйлабына кадәр – аерым хуҗалыкта, 1930 елдан башлап колхозда бил бөккәннәр. Өч балалы гаиләне саклап үстерергә дә кирәк бит әле. Алар үзләре авыр эштә эшләп чиләнгәч, безне укытырга кызыкканнар. Миңа аеруча өмет баглыйлар иде. Авылда җидееллык мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлагач, укуымны Әсән авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итүемне теләделәр. Бу чакта унбиш яшемне генә тутырганлыктан, нинди һөнәр сайлаячагымны анык күз алдына китерми идем – ризалаштым. Техникумда белем серләренә төшенү җиңел бирелде, дүрт ел уку дәверендә, зоотехника белгече дип бирелгән таныклыкта, 22 фән буенча куелган билгеләр арасында бары тик рус теле һәм әдәбиятыннан гына – “яхшы”, ә калганнарының һәммәсе буенча “бик яхшы” билгеләре генә. Производство практикасын Кече Пурга районының “Шор-Муч” колхозында үттем. Биш фәннән тапшырылган дәүләт имтиханнарын комиссия әгъзаларының бертавыштан иң югары балларга бәяләве минем өчен генә түгел, әтием, апам һәм сеңлем өчен дә зур сөенеч булды. Әни мәрхүмә генә көтеп җиткерә алмады бу шатлыклы көнне, зарыгып көткән иде югыйсә, авыр туфрагы җиңел булсын.
1940 елның июнь ахырында белгечлек алып туган авылыма кайткач, колхозның терлекчелек тармагында җиң сызганып эшкә керешергә әллә ни вакыт калмаган иде, көз башлануга хәрби комиссариатка медкомиссия узарга чакырдылар, октябрь аенда Кызыл Армия сафларына алыначагымны әйттеләр. Нишләрсең, сәламәт һәр ир-егетнең Ватан алдында башкарылырга тиешле изге бурычы бар бит инде. Хәрби хезмәткә икән – хәрби хезмәткә, бездән генә калмаган!
Штурманнар мәктәбендә
Хәрби хезмәтне үтәргә Ерак Көнчыгышның Амур елгасы буендагы Благовещенск шәһәренә урнашкан 189нчы аерым укчы полк составына билгеләндем. Укчы полкта аерым укыту-өйрәнү буенча пулемет ротасы бар, мин шунда хезмәт итәм. Гражданнар сугышы елларында дан алган “Максим” пулеметлары һаман әле укчы полктагы җиңел ату коралының төп удар өлешен тәшкил итә. Бер-берсенә ике тамчы судай охшаган көннәр иртәнге сафка, стройда “пичәтле” адымнар белән йөрү, устав ятлау, корал белән эш итү серләренә төшенү (бирегә пулеметны сүтү-җыю һәм майлау, ара-тирә полигондагы мишеньгә ату күнекмәләре дә керә), кайчагында марш-бросокларга чыгу кебек шөгыльләр белән үтә. Гаскәрләрдә патриотик рух күтәренке, чөнки моннан ике ел элек кенә Халкин-Гол янында безнекеләрнең япон милитаристларын тар-мар китерүе политрукларга личный состав арасында Кызыл Армияне бернинди дошман җиңә алмаячагын дәлилләп сөйләр өчен бер дигән мисал булды.
Адәм баласы теләсә нинди шартларга ияләнә, без дә кырыс хәрби хезмәт тәртипләренә күнектек. Әмма бер нәрсәгә һич күнегә дә, ияләнә дә торган түгел – язлар җитеп, сулар кибү белән һавада болыт кебек көтүе белән канэчкеч чебен-черки пәйда була, алардан берничек тә качып котыла алмыйсың. Ярый әле махсус савытларда шуңа каршы тәгаенләнгән сыеклыклар тора, сөрткәч бераз әл-хәл алырга мөмкинлек туа. Монда кышлар ифрат салкын, ә җәен, дымлы һава сакланганлыктан, бөркүлеккә чыдар чама юк.
Инде тирән карлары белән салкын кыш та үтте. Апрель ахырының җылы кояшы Амурның калын бозларын куптарып, ташу суларын ярларыннан чыгарып ярсыта-ярсыта агызды да, бөтен табигатьне өр-яңадан уятып яшеллеккә күмде. Күңелләрдә яз тантана итә. Шулай булмыйча ни: без – көзге чакырылышта алынганнар – инде үсеп, “яшьләр” исәбеннән чыктык, яңа пополнение килде. Хәрби хезмәтебезнең сигезенче ае бара. Ротадагы хезмәттәшләремнән Мәскәү егете Николай Нефёдов, Курганнан Иван Шумилов, Тверьдән Павел Краснов атлы егетләр белән дуслашып киттем. Командирларның әйтүенчә, безне хезмәт ахыры җиткәндәрәк махсус курсларда укытып кече лейтенант дәрәҗәсе бирәчәкләр һәм өйләргә запастагы офицерлар итеп озатачаклар. Хәер, әле бу көнгә ерак, ике елдан артык вакыт бар.
1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе башлаган сугыш бу планнарның астын-өскә китерде, Ерак Көнчыгышта тупланган гаскәрләрнең бер өлешен ашыгыч рәвештә эшелоннарга төяп Көнбатыш фронтка ташый башладылар. Чират безгә дә җитте. 189нчы укчы полкны турыдан сугыш хәрәкәтләре барган тарафка җибәрсәләр дә, пулеметчылар ротасы курсантларын тизләтелгән курсларда укытырга төрле хәрби училищеларга тараталар икән. Дусларым Нефёдов, Шумилов, мин һәм тагын бер иптәшне Чиләбе хәрби авиация штурманнары әзерли торган мәктәпкә җибәрделәр. Штурманнар мәктәбенә дүртәүләп килсәк тә, медкомиссияне икебез – Иван Шумилов һәм мин генә уза алдык. Нефёдов белән теге курсантны марш ротасына теркәп фронтка озаттылар.
Кызыл Армия Генераль штабының директивасы буенча, 1936 елның 1 октябрендә, Чиләбе каласында очучы-күзәтчеләр (разведчиклар) әзерләүче 15нче хәрби мәктәп буларак оештырылган бу уку йорты. 1938 елның маенда мәктәпнең статусын училищега үзгәртәләр, ә инде 1939 елның сентябреннән икееллык уку срогын өч ел итеп озайталар. Шул елны ук авиаучилище бу төрдәге уку йортлары арасында ил буенча беренче урынны яулап, Хәрби Һава көчләренең күчмә Кызыл Байрагына лаек була. Биредә белгечлек алып чыккан очучылар 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышы вакытында үзләренең югары әзерлекле булулары белән аерылып торалар.
1941 елның июнь ахырында, без училищега килер алдыннан, 1352 кешелек беренче чыгарылышны әзерләп фронтка озатканнар иде. Монда инде очучы-разведчиклар гына түгел, бомбардировщикларның бомбардирлары, укчы-радистлар, төрле типтагы самолетлар өчен штурманнар да әзерлиләр. Уку срогы хәрби вазгыятькә яраклаштырылып 6-8 айга кадәр кыскартылган. Читтән караганда гына җиңел, кирәкле белгечлек буенча теоретик һәм практик күнекмәләр ала башлагач, хәлнең никадәр катлаулы икәнлегенә төшендек.
Штурман самолет экипажында иң мөһим кешеләрнең берсе, аның өстендә җаваплылык аеруча зур. Иң әүвәл оптималь очыш маршрутын һәм кайту ягына дөрес юнәлеш сайлау сорала, очыш барышында картада билгеләнгән маршруттан тайпылмауны тәэмин итү дә аңа йөкләнгән. Ахырдан, билгеләнгән объектка килеп җиткәч, иң мөһиме – һава корабын һөҗүмгә төгәл юнәлтү – анысы өчен дә штурман җаваплы.
Сентябрь урталарында, Чиләбе авиаучилищесына Павлоград шәһәрендәге хәрби очучылар әзерләүче авиамәктәпне куштылар. Шундый ук хәл әле сугыш алдыннан, 15 майда – Краснодар каласы мәктәбенә дә кагылды. Бу, күрәсең, Чиләбенең тирән тылда урнашып, куркынычсызрак урында булуыннан киләдер.
Октябрь аенда, училище базасында P-5, P-Z, P-5 CCC маркалы самолетларда 658нче, 686нчы һәм 688нче төнге бомбардировка полклары һәм ТБ-3 тибындагы самолетта бер эскадрилья оештыру хәстәренә керештеләр. Бераз соңрак, ошбу эшнең тиешле срокта һәм оешкан төстә үткәрелүе өчен училище җитәкчесе полковник В. П. Беловка Урал хәрби округының Һава гаскәрләре командующие рәхмәт белдерде.
Фронтта хәлләр үзгәргәнлектән, кыска срокта укытылып, сугышка җибәрелергә тиешле штурманнар төркемен тоткарладылар. Инде 1941нче генә түгел, кырык икенче ел үтеп бара. Шушы елның сентябрь-ноябрь айларында төнге бомбардировщиклардан торган янә ике полк – Р-5 тибындагы самолетларда очучы 373нче һәм У-2 тибындагы самолетлардан торган 990 нчы полклар оешты. Без, инде ярыйсы ук очу күнекмәләре алырга өлгергән курсантлар, фронтка юл алучы коллегаларыбызга бераз көнләшеп карадык, чөнки билгесезлек, айдан-айга “сабыр итегез, бәлки, якын атналарда китәрсез”, дип җитәкчелекнең һаман суза килүе ялыктырган иде. Сугыш чынбарлыгы (сөйләүләр буенча) зәңгәр күк романтикасыннан ерак торса да, күңел барыбер биеклеккә тартыла. Ни әйтерсең: яшьлек – яшьлек инде ул!
Ниһаять, 1943 елның башында курсыбыз белән Чиләбе штурманнар мәктәбен тәмамладык. Тик безне фронтка түгел, ә Троицк каласында урнашкан ерак араларга оча торган авиациянең штурманнар әзерләүче Югары мәктәбенә җибәрделәр. Аның җитәкчесе – заманында Америкага очкан атаклы Чкалов экипажының штурманы генерал-лейтенант А. Беляков. Ике ай чамасы алган белемнәребезне тулыландыргач стажировка үтәргә Мәскәү янындагы Монино очу үзәгенә озаттылар.
Фронтта
Ниһаять, безнең курсны фронтка озатырга карар кылдылар. Инде 1944 елның май ае бара. Барлык фронтларда дошман җиңелүгә дучар ителеп һаман саен артка алып ташлана. Без өч курсташ: Ваня Тимченко, Жора Хмаров, Миша Ермоленко ерак араларга очучы авиаполкка билгеләндек. Полк Ленинградтан төньяктарак урнашкан Углово аэродромында дислокацияләнгән. Уку үзәгендә теоретик һәм практик күнекмәләр узу бер нәрсә, ә чын сугыш шартларында каршы якның һава һөҗүменнән саклаучы зенит батареялары кордонын үтеп, картада билгеләнгән объектны бомбага тоту һәм килгән маршрут буенча исән-имин, аэродромга төшеп утыру – бөтенләй икенче.
Тәүге сугыш чыныгуын алу бернинди маҗараларсыз узды. Бомбага тоту объекты итеп Ленинградтан төньяктарак ятучы Нарва тимер юл станциясе билгеләнгән. Оператив мәгълүматлар буенча анда фашистларның шактый күп санда хәрби техникасы һәм җанлы көчләре тупланган. Ни гаҗәп, дошманның һава һөҗүменнән саклану чаралары гаять сыек булып чыкты: күктә каршы алучы “мессер”лары да күзгә чалынмады, астан ялкау гына ут ачкан зенит артиллериясенең снарядлары безнең арада ара-тирә генә зәңгәр төтен-бүрекләр хасил итеп шартлыйлар. Күрәсең, немец басып алучыларының кикриге шиңгән, хәрби-техник куәте дә нык хәлсезләнгән. Эскадрильяның звенолары тиешле урынга җиткәч, бер-бер артлы килеп курска ятты һәм бомбаларыннан бушанып кайту ягына юнәлде.
Аэродромга кайткач командирларыбыз безне уңышлы үткән беренче сугышчан чыныгуыбыз белән котладылар һәм киләчәктә инде автоном рәвештә хәрби операцияләрдә катнашу хокукына ия булганбыз икән. Икенче көнне безнең экипажга Кингисепп тимер юл станциясен бомбага тоту бурычы куелды. Әлеге йөкләмәне (инде инструкторларсыз) бернинди югалтуларсыз җиренә җиткереп башкардык. Әлеге хәл күңелләребездә үзебезгә карата ышанычны арттырды, Җиңү көнен якынлаштыру өчен кулдан килгәннең барысын эшләргә әзер идек. Май ае дәвамында Нарва белән Кингисепп станцияләренә чиратлаштырып, янә берничә сугышчан очыш ясадык.
1944 елның июнь башында безнең полкны (һәм тулаем дивизияне) 1нче Украина фронты составына кертеп, Украина территориясенә күчерделәр. Аэродромыбыз Шепетовкадан ерак түгел Судилково дигән җирдә урнашкан. Фашистларның хәрби куәте нык саеккан дип уйлавым бигүк дөрес булмаган икән – озак та үтмәстән алар Судилково аэродромына төнге авиаудар ясадылар һәм шактый санда очкычларыбызны юкка чыгардылар. Командование ашыгыч рәвештә дивизияне Шепетовкадан көнчыгышта урнашкан Варваровка аэродромына күчерде. Мөгаен, әлеге хәл Варваровканы саклау линияләренең тыгызлыгы белән аңлатыладыр.
Безнең ерак араларга оча торган полк күбесенчә тирән дошман тылына төнге рейдлар ясауда катнаша, еш кына диңгез портларын, эре тимер юл станцияләрен, стратегик әһәмияткә ия булган күперләрне бомбага тота.
Чираттагы очышларның берсендә, көтмәгәндә, Рогачев – Жлобин – Бобруйск юнәлешендәге рубежда торучы дошманны бомбага тотарга дигән әмер алдык, бу – Белоруссия территориясендә. Ара сизелерлек ерак, берничә йөз километр. Әйләнеп кайтуны исәпләсәң, ягулык запасы чак җитешле. Өстәвенә, синоптиклар маршрутта яшенле яңгыр полосасы очраячагы турында кисәттеләр, аларны урап узарга туры киләчәк. Ә бу исә - ягулык тагын да күбрәк кирәк дигән сүз. Хәлнең кискенлегенә карамастан, билгеләнгән маршрут буйлап күккә күтәрелдек. Каршыда тоташ пәрдә булып болытлар пәйда була, яшен камчылары биешә, андый урыннарны әйләнеп узабыз. Ниһаять кирәкле маршрутка ятабыз. Картада күрсәтелгән ноктага билгеләнгән вакытка килеп өлгердек. Эскадрильядагы самолетлар дошманның зур тырышлык белән ныгытылган позицияләренә бомбаларын коярга керештеләр, безнең экипаж да шулар арасында. Үлем чәчүче авыр йөкләрдән бушанып, кайту ягына юнәлгәч, арада өч машинаның юклыгы беленде, аларны немецларның зенит туплары бәреп төшергән иде. Нишләрсең, сугыш югалтуларсыз булмый. Варваровкага кайтып җитәргә ягулык җитәрме дип курыккан идек, самолет шассиларыбыз аэродром орынып, тынычландыргыч чыжылдау авазлары чыгара башлауга җиңел сулап куйдык. Юкса, баклардагы табло угы ноль тирәсендә биешә иде. Булдырдык бит тәки!
Белоруссиянең моннан өч ел элек фашист оккупантлары тарафыннан басып алынган җирләрен дошманнан чистарту операциясе “Багратион” исеме астында үткәрелде һәм безнең полкка әле күп мәртәбәләр сугышчан рейдларда катнашырга туры килде. Лунинец, Кобрин тимер юл станцияләрен бомбага тоттык, Пинск янындагы Молотковичи аэродромына җимергеч удар ясадык. Хәрби тарих елъязмасына Ясса – Кишинёв операциясе буларак теркәлеп калган зур бәрелештә дә катнаштык. Бәхеткә, очкычыбызның снаряд ярчыклары һәм эре калибрлы пулемет ядрәләре тишкәләгән корпусын санамаганда, безнең экипаж, ошбу орышлардан исән-имин чыкты.
Иван Петренко һәм Федор Баев батырлыгы
1944 елның көзенә илебез территориясе дошманнан инде тулысынча чистартылып, фронт линиясе тагын да көнбатышкарак якынайды. Безнең полк та Львовтан 30 чакрымнар чамасы көнчыгыштарак урнашкан Куравицы аэродромына күчте. Безгә, шушы аэродромнан торып, Польша, Чехословакия, Венгрия һәм Румыниядәге хәрби объектларга авиаударлар ясау бурычы куелды. Чоп, Санту-Маре, Катовице калаларына ясалган рейдлар хәтергә уелып калган. Соңгысын дошман аеруча зур тырышлык куеп саклый иде. Бу аңлашыла да, биредә стратегик әһәмияткә ия завод фронт кирәк-ярагы өчен җиһазлар җитештерә. Полк эскадрильялары, зенит артиллериясе батареялары дәррәү ачкан ут кордонын үткән чакта шрапнельле снаряд ярчыклары еш кына очкычның калай корпусын дөмбәслиләр (әлбәттә инде аэродромга әйләнеп кайткач, анда әллә никадәр “иләкләнгән” урыннар табыла), шартлау дулкыны авыр һава корабын бер яктан икенче якка чайкалдыра. Экипажның экстремаль шартларда бер тән, бер җан булып нәкъ кирәкле мизгелдә тиешле маневрлар ясавы, икенче снарядның кайсы урында шартларга тиешлеген интуитив рәвештә сиземләве генә бәреп төшерелүдән саклап кала. Шулай да, әйләнеп кайтканда, кайсыдыр экипаж югалган була. Шундый югалтуларның берсе – казак егете Рөстәм Рөстәмовның экипажы иде. Аның штурманы, минем Чиләбе мәктәбендәге курсташым, украин Петр Щербак иде, төнге рейдларның берсендә зенит снаряды бәреп төшереп һәлак булдылар.
“Куравицы” аэродромыннан төрле объектларны бомбага тотар өчен генә түгел, еш кына Чехословакия партизаннарына сугыш припаслары, азык-төлек илтү өчен дә оча идек. Андый рейдлар тагын да хәтәррәк, йөкләрне һавадан парашют белән ташламыйча, ике яклап тезелеп киткән таулар арасыннан очып үтеп, Зволена торак пункты тирәсендәге Тридубы аэродромына төшәргә кирәк. Йөкләрне бушатканда да самолет моторларын сүндермибез, чөнки немец артиллериясе туктаусыз утка тота, анда да югалтулар була. “Куравицы”дан Польша һәм Чехословакиядәге тирән тылга махсус диверсия десанты ташлау шулай ук безнең полкка йөкләнде. Мондый рейларда югалтулар аеруча зур була. Десант ташлау өчен иң яхшы экипажларны сайлап алдылар, алар күп тапкыр хәрби бурычларын үтәп курку белмәс, иң катлаулы хәлләрдә дә каушап калмастай экипажлар. Өлкән лейтенант Анисимов звеносы, капитан Островский эскадрильясы төгәллеге, билгеләнгән координатларга нәкъ вакытында чыга белүләре белән аерылып тордылар. Кызганыч, ошбу командирларның экипажлары төнлә десант төшергән вакытта икесе дә һәлак булды. Берсендә, диверсия отрядлары белән төнге очыш вакытында, берьюлы дүрт һава корабын югалттык. Шулай да кайбер экипаж әгъзалары самолетларына ут капкач, парашюттан сикереп өлгергән (мондый күренешләр сирәк түгел) һәм партизаннарга туры килеп, ахыр чиктә үзебезнең полкка әйләнеп кайта алдылар. Штурман Алексей Кристовой, Василий Ивановлар шундыйлардан иде. Яраланган хәлдә фашистларга әсирлеккә эләгүчеләр дә булды. Сугыш тәмамланганнан соң, безнең гаскәрләр тарафыннан Майданек концлагерыннан азат ителгән радист Евгений Бондаренко белән штурман Александр Демин турында да белдек.
Бер төндә дүрт самолётны югалткан көнне зур фидакарьлек үрнәге күрсәткән борттехник Фёдор Баев белән булган эпизодка аерым тукталу кирщктер. Бу курку белмәс шәхес чын мәгънәсендә полкыбыз горурлыгына әверелде. 1941 елдан башлап сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Фёдор йөзләрчә хәрби очышлар ясаган, Ленин ордены, Кызыл Байрак, Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Аңа өч елдан артык сугышып, фортуна һәрчак елмайган, ул хәтта яраланмаган да. Әмма зур югалтулар төнендә аларның самолетын бәреп төшерәләр. Ф. Баев кайбер башкалар кебек үк, парашют белән сикереп өлгерә, тик авыр яралы хәлдә фашистлар кулына эләгә. Бәлки ул да Бондаренко, Деминнар шикелле исән калыр, вакыты җиткәч совет гаскәрләре тарафыннан Майданек тоткынлыгыннан коткарылыр иде. Бер нәрсә батыр очучыны хәрап итә: ул сугышчан рейдларга һәрчак бөтен орден-медальләрен тагып оча торган була. Гитлерчылар Баевны концлагерьга китереп ташлагач гаҗәпләнүдән “аһ” итәләр. Котырынып әсир очучыны җәзаларга тотыналар. Әүвәл сорау арты сорау яудырып хезмәт иткән полк номерын (анысы болай – исем өчен, часть номеры аларга болай да билгеле) әйттерергә, полкта ничә очкыч барлыгын белергә тырышалар. Баевның авызыннан бер сүз чыкмый, ул бары, фашист җәлладларына нәфрәтләнеп кенә карый. Җанкыярлар башта совет офицерының колакларын кисеп алалар, аннары күзләрен чокып чыгаралар, маңгаена йолдыз ясыйлар. Алай да максатларына ирешә алмагач, штыклар белән чәнчеп үтерәләр. Фашистларның бу ерткычлыклары хакында Майданек җәһәннәменнән исән калган полкташлары бәян итте...
Эскадрилья штурманы Иван Петренко полк легендасы иде. Орёл каласын азат итү өчен барган сугышларда самолет кабинасында шартлаган снаряд кыйпылчыгыннан Иванның аягы яралана, Госпитальдә табибларга аның аягын ампутацияләргә туры килә. Петренко үзенең бу хәле белән килешергә теләми, “күктән башка тормыш юк миңа”, ди. Очучы Маресьевның протезлы аяк белән авиациягә әйләнеп кайтуы һәм кабат фашист оккупантларын кыра башлавы турында хәбәрдар була. Ерак араларга очучы авиация командующие маршал Головановка кабат фронтка алуларын сорап рапорт яза. Маршал рапортка: “Медкомиссияне үтә алсагыз, мин каршы түгел”, дигән резолюция сала. Шул рәвешле штурман Иван Петренко элек хезмәт иткән полкына әйләнеп кайта. Ул радист Евгений Бондаренко белән бер экипажда оча. Дошман снаряды тиеп самолетларына ут капкач, экипаж командиры барсына парашют белән сикерергә әмер бирә, башкалар шулай эшлиләр. Бер Иван гына әмергә буйсынмый: “Минем җирдә башкарыр эшем юк”, дип җавап бирә һәм янган машинада калып һәлак булуны артыграк күрә.
Көнбатыштан – көнчыгышка!
1945 елның март аенда 16нчы һава армиясе составындагы безнең дивизияне 1нче Белоруссия фронтына күчерделәр. Истребитель-штурмовиклар һәм фронт авиациясе бомбардировщикларын тәэмин итү тулысынча безнең полкка йөкләнгән. Гади генә итеп әйтсәк, ошбу төр очкычларны матди-техник, сугыш кирәк-ярагы белән тулыландыруда хәлиткеч рольне уйныйбыз. Боларга өстәп, кайчагында төннәрен дошман тылына десант төркемнәре ташларга чыгабыз – хәзер инде Германиягә. Полкыбыз дислокацияләнгән Беднары аэродромы Польшаның Познань каласыннан төньяктарак. Сирәк булса да, экипажыбызга армия штабының күрсәтмәсе буенча Брест, Смоленск, кайчагында Мәскәүгә очарга туры килә.
9нчы май көнне Мәскәү астындагы Монино аэродромында идек. Радиодан: сугыш тәмамланды, фашистлар Германиясенең бернинди ультиматумсыз җиңелү турындагы капитуляциягә кул куелды, дигән хәбәр белән Левитан тавышын ишеттек. Башта үз колакларыбызга үзебез ышанмадык: дөрес хәлме бу, чыннан да бөтен Европаны диярлек басып алган гитлерчы мәлгуньнәрнең умыртка баганасы сындымы, әллә алар әле һаман үлем чәчүләрен дәвам итәме? Бу Бөек көннең килүен күңел күптән зарыгып көтсә дә, менә шулай гади сугышчан йөкләмәне үтәп йөргән гадәти шартларда килер ул мизгел дип һич уйламаган идек. Шуңа тиз генә ышанасы килми. Ахырда зиһенгә барып җитте. Экипаж командирыбыз Иван Коломиец: “Егетләр, котлыйм, Җиңү белән котлыйм үзегезне! Ур-ра!” – дип аваз салды. Икенче очучы Петр Пселны, аннары мине, аннан соң башкаларны кочагына алды. Бер-беребезне кочаклыйбыз, үбәбез, шатлыктан елмаябыз, башкаларга күрсәтмәскә тырышып, керфек очына эленгән яшь тамчысын бармак очы белән сыпырып читкә борылабыз. Күкрәк читлегенә сыешмыйча тыпырчынган йөрәк, Монино чикләрен инде тарсына – алгысынган күңел төп базага әверелгән Познаньдагы Беднары аэродромына ашкына. Диспетчерны кичекмәстән очу листына “очарга рөхсәт” дигән визасын салуны сорап тинтерәтеп бетердек. “Кая ашкынасыз, җитешерсез”, дип безне тынычландырырга тырыша үз гомерендә меңләгән рейсларны каршы алып, озатып калган өлкән яшьтәге капитан ачусыз гына. Баштанаяк мәшәкатьле вазифасына күмелеп утырса да, капитан бүген һәр авиатор белән ягымлы мөгамәләдә булырга тырыша – бүген гадәти булмаган көн бит! Ниһаять, очарга рөхсәт алдык. Кояш офыкка күмелгәнче полк аэродромына төшеп утырдык. Офицерлар ашханәсендә инле өстәлләр әзерләнгән, каядыр читтә очышта булган экипажлар, звенолар Беднарыдагы төп базага кайта тора, кайткан берсе һава корабларын техниклар карамагына тапшырып, тизрәк мәҗлес оештырылган урынга ашыга. Полк һәм эскадрилья командирлары бер-бер артлы Жиңү хөрмәтенә тостлар әйтәләр, Туган ил һәм чит мәмләкәтләрнең сугыш кырларында ятып калган полкташларның исемнәрен атап, бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәләр. Телгә алынган дистәләрчә фамилияләр арасында күз алдымнан капитан Островский, өлкән лейтенант Анисимов, Рөстәмов, Щербак, Петренко, Баев һәм тагын бик күп иптәшләрнең йөз-кыяфәтләре үтә. Әле без якты дөньяларда яшәгәндә сезгә бәйле хатирәләр онытылмас, кадерле дуслар! Хәтер яшәргә тиеш.
Жиңү эйфориясеннән айнып та бетмәгән идек, берничә көннән безнең һава дивизиясен тулы составта көнбатыштан көнчыгышка күчерәселәре мәгълүм булды. Немец фашизмын тар-мар китерү ул әле сугышның бетүе түгел, көнчыгыш тарафта Япониянең миллионлы Квантун армиясе исән һәм ул безнең чикләргә һаман куркыныч тудыруын дәвам итә. Күп меңләгән чакрымнарга сузылган илебез территориясе өстеннән моңарчы күрелмәгән күчү очышына әзерлек эшләре башланды. Дивизия – полкларның һәр эскадрилья, звеносындагы машиналарны техник персонал энә күзеннән үткәреп тикшерә, кирәк дип тапкан узелларын һәм детальләрен алыштыру хәстәрен күрә. Әлеге матавыклар июнь ае башларына кадәр дәвам итте. Инде ерак юл алдыннан ял итеп көч җыйган личный составның һәркеменә әзерлек сызыгына бастырылган үз очкычының ни дәрәҗәдә ышанычлы икәнлеген тыштан карап та, идарә кабинасына кереп тә тикшерергә чират җитте. Претензияләр юк шикелле, бары һавага күтәрелергә әмер биргәннән генә көтәсе калды.
Әмер алынды. Эскадрильялар берсе артыннан берсе һавага күтәрелгәч, аэродром өстеннән очып үтте дә, көнбатыш тарафка таба юнәлеш алды. Бөтен бер дивизиянең тәртип белән тезелеп очуы бик сирәк һәм грандиоз күренеш. Ул бигрәк тә җирдән караганда шулай. Звенолар – эскадрилья, эскадрильялар – полк, ә полклар дивизия хасил итеп оча һәм бу күренеш күкне каплап алган биниһая зур өчпочмакны хәтерләтә. Шундый стройда һава кораблары арасындагы куркынычсызлык өчен кирәк булган дистанцияне саклау бурычы беренче чиратта экипаж штурманнарына төшә һәм аларга эш арта. Көн аяз торса, визуаль карап бару мөмкинлеге зур. Болытлар “патшалыгы”на килеп керсәң, очкычларның бер-берсеннән җепкә тарттырган кебек ара саклаулары югала. Андый чакта эфир, саклык чаралары күрергә кирәклеге, аерым экипажлар, звенолар, эскадрильялар һәм полклар бер-берсеннән дистанция ераклыгын арттырырга тиешлекне искәрткән радистларның боерыклары белән тула. Болытлы районнар артта калуга, тылсым белән хәрәкәткә китергәндәй, очкычлар кабат тыгыз сафларга тезелә.
Аста, сугыш афәте яндырып, көлгә әйләнгән авыллар шәйләнә. Кайчандыр монда чыннан да кешеләр яшәгәнлеген искәртеп сирәк-мирәк ятим морҗалар тырпаеп утыра. Тулысынча яисә өлешчә җимерелгән калалар еш күзгә ташлана, бигрәк тә Белоруссия башкаласы Минск тоташ хәрабәләрдә ята. Боларны күреп йөрәк елый, кешеләр дистәләгән еллар буенча төзегән-тудырган матурлыкны фашист вандалларының кыска гына вакыт юкка чыгаруын акыл берничек сыйдыра да, гафу да итә алмый. Бу күренеш вакытлыча оккупантлар басып алган ил-җирләрне үткәнче озата барды. Зур аэродромнарда ягулык запасларын тулыландырып һәм ял итәр өчен тукталышлар ясап очышны дәвам итәбез. Аста урманлы һәм далалы тигезлекләрне – калкулыклар, ә калкулыкларны таулар алыштыра. Йөз меңләгән елларны хәтеренә сеңдергән чал Урал таулары. Урыны белән яшен камчылары уйната-уйната, биек таш кыяларны кочагына алган, тоташ яңгырларын коючы каракучкыл болытлар полосасын әйләнеп үтәбез. Иксез-чиксез тоелган яшел тайга диңгезенең ахыры күренмәс кебек. Бу яшеллекне ара-тирә бүлеп, эреле-ваклы елга-күлләрнең көзгедәй елтыравы бертөрлелектән ялыккан игътибарны сискәндерә.
Билгеләнгән вакытка дивизиябез полклары маршал Малиновский җитәкләгән Байкал арты фронтына караган Чита шәһәре тирәсендәге аэродромнарга килеп җитте. Әлегә Япониянең Манчжуриядәге хәрби берләшмәләренә каршы сугыш хәрәкәтләре башланмаган. Ерак Көнчыгышта дошманны тар-мар итү өчен Байкал арты фронтыннан тыш маршал Мерецков җитәкчелегендәге 1нче Ерак Көнчыгыш һәм армия генералы Буркаев командалыгындагы 2нче Ерак Көнчыгыш фронтлары оештырылган. Соңыннан билгеле булганча, 1945 елның май аеннан башлап август башына кадәр Кызыл Армиянең бу тарафта җанлы көчләре 1,5 миллион солдат һәм офицерга кадәр тупланган. Туплар һәм минометлар саны – 7100дән, танклар һәм үзйөрешле артиллерия установкалары 2100дән артып киткән; боларга өстәп һәр фронтта берәр һава һәм һава һөҗүменнән саклау армияләре исәпләнә. Бу көчләрнең баш командующие итеп маршал Василевский билгеләнгән. Япония ягының көчләре сизелерлек йомшак булып чыкты: җанлы көчләре 1 миллион кешедән артмау өстенә туплар һәм минометлар саны 6200, танклары 1150 һәм самолетлары 1500дән артмый. Җитмәсә, тупларының күпчелеге нибары 75 һәм 47 миллиметрлы, танклары безнең җиңел танклардан да “йомшаграк”, ә инде авиацияләре турында сүз дә юк. Әйтүләренчә, япон армиясенең танк һәм самолетлары 1945 елда безнең 1939 елдагы хәрби техника куәтенә тиң булган, шунлыктан, дошман зур каршылык күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм. Әле бит монда, Кызыл Армия частьларының байтак өлеше, Көнбатыш фронтта гитлерчыларның куәтле мотодивизияләрен тукмап, зур хәрби осталык чарлауларын да онытмаска кирәк. Сугыш хәрәкәтләре башлангач, японнар чигенгән чакта еш кына камикадзеларын калдырдылар. Алар соңгы патроннарына кадәр атышучы, үлемгә дучар ителгән шундый сугышчылары белән котылгысыз җиңелү көнен мөмкин кадәр ерагайтырга тырыштылар. Тик бу көнгә барыбер инде ерак калмаган иде.