Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кәккүк баласы (хикәя)

Бу юлы конференциягә соңга калып килде Мәрхәбә. Темасы аның фәнни хезмәте белән аваздаш, үзен кызыксындырган сорауларга кагылышы булса  да,  әллә нигә анда һич барасы килми йөрде. Аягым тартмый, дип уйлады ул. Аннары ерак, чит җир. Башта самолет белән очасы, аннан соң күпмедер вакыт автобуска утырып барасы бар икән. Самолет белән генә очасы булса, берсүзсез риза да булыр иде кебек. Шуңа, ул бер җыенды, бер сүрелде.  Әле юлга чыгар алдыннан да, кич буена һаман төгәл генә бер фикергә килә алмый,  инде юл сумкасына салынган әйберләре тирәсендә әйләнчек бәрән шикелле әйләнде дә тулганды, икеләнде, пошаланды.

Шулай да, коллегалары белән кат-кат шалтыратышып сөйләшкәннән соң, ул якларда булган юк бит әле, әйдә, күреп кайтыйм дигән бер уйга килеп, барырга ниятләде.

Һәм икенче көнне улына SMS белән хәбәр генә җибәрде дә, җиңелчә сумкасын җилкәсенә асып юлга чыгып китте.

Конференциянең ачылышына  соңга калып, ул аның экскурсияләр башланган өлешенә генә эләкте. Юлдан арып килгәнгәдерме, Мәрхәбәнең бер кайда да аяк атлыйсы килмәде. Бераз ятып ял итү нияте белән кунакханәдәге номерына кереп бикләнмәкче дә булып карады. Тик, үзен көтеп алган коллегалары үгетләп, кыстап, бу ниятенә юл куймый,  барыбер бүлмәсеннән алып чыгып, аның өчен бер кызыгы булмаган җиргә сәяхәт кылырга мәҗбүр иттеләр.

...Менә,  группа чираттагы ташландык авылның шәрәеп калган  җирлегенә аяк басты. Кичке баешының соңгы нурлары тирә-якта чәчелеп яткан җимерек тәрәзәләрнең уаланган пыяла кыйпылчыкларында чагылып мең чаткыга бүленеп сындылар. Кырның салкын җиле исә, ятим нигезләрнең тузгыган хәрәбәләрендә тәгәри, искергән бүрәнә, такта араларына кереп сызгырынып тузына да, йөзләренә кызгану маскасы яткан бу сәяхәтчеләрнең колагына пышылдап кына ятимлек турында үзәк өзгеч бер бәет көйләде.  Экскурсовод, шушы җирлекнең фольклоры турындагы матур, мавыктыргыч сөйләменә төреп группаны бөтереп авыл хәрәбәләре арасына алып кереп китте.

Мәрхәбә дә алардан калышмаска тырышты.

  • Минем сезгә сөйлисе килгән иң кызыклы бәян менә шушы нигез турында иде инде...

 Мәрхәбә, үзләрен ниндидер ярымҗимерек капка төбенә китереп туктаткан экскурсоводның сүзенә артык исе китми, читкәрәк китеп басты. Капка дисәң хәтере калыр, чөнки аның капкалыгы нибары  бер черек авыш багана һәм өстеннән җимерелеп төшеп таралып ятучы агач түбәдән генә гыйбарәт иде.

- Илленче-алтмышынчы елларда монда Мәгәфур абыйның гаиләсе торган. Гади яшь гаилә. Ике кызлары булган. Матур гына яшәп ятканда аларга Казахстаннан гаиләсе белән абыйсы кайтып төшә. Авылда бераз торгач, ни сәбәпледер абыйсының кечкенә малае үлеп китә. Мәгәфурның өлкән кызы бик елаек була. Аның елавы, яңа гына баласын җирләгән абыйсының үзәгенә үтә. Ул аны гел куенында йөртә. Ә  кыз Казахстаннан кайткан абыйсын бик ярата һәм аның кулында еламый торган була.  Китәр вакыт җиткәч, абыйсы энесеннән кызны үзе белән Казахстанга җибәрүен сорый. Мәгәфур дә, аның хатыны да риза булмыйлар. Авыр хәстрәттәге ир  әлеге кызда үзенә юаныч табып, баланы беразга гына кунакка җибәрүләрен сорыйлар.  Йомшак күңелле Мәгәфур зур авырлык белән генә риза була. Ләкин, кыз шушы китүеннән  туган нгезенә башкача әйләнеп кайтмый.  Абыйсы башта кызны кайтармас өчен мең сәбәп табып хатлар языгалый. Аннары хатлары туктый. Кеше төрлечә сөйли. Абыйсы үлеп киткән, имеш, хатыны да яшьли үлгән, имеш. Аннары аны төрмәдә дә икән имеш, дип сөйләделәр. Кызны кайдадыр күргәннәр икән, дигән имеш-мимешләр күп булган. Ләкин, тәгаен гына ни булганын, кызның кайда икәнен беркем әйтә алмаган...

 Мәрхәбәнең уч төпләренә тир бәреп чыкты. Ни сөйли бу? Хатын,  карашларын сөйләүченең күзләренә батырды. Нигә аның бу хикәясе аны борчый? Күңелнең җайсыз бер тамырына кереп аны кыбырсыта, тырный, шик уята?                                                          

Мәрхәбә әллә нидән кинәт борылды да, бар яктан урап алып аның ачык тәнен, битен әрнетеп чага-чага чәбәкләгән явыз кычыткан сабакларын куллары белән аралап атлап автобуска таба юнәлде.

Нидән курыкты соң?

Ул сумкасыннан тиз генә кирәкле таблеткасын алып капты һәм креслога башын куеп ашыгып күзләрен йомды...

...Бар идеме ялган алар гаиләсендә?

Этисенең үзен күкрәгенә кысып иркәләп, күзләре яшьләнгәнен күрсәтергә теләми йөзен яшергәндә, аның үзенә нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнлеген, яисә ачылып сөйләргә базмаганлыгын тоя иде. Бу аз сүзле тыйнак, сабыр гаиләдә һәр кешенең үз сере булып һәм  аның белән алар бер вакытта да, бер нинди сәбәпкә дә алдынмый күңел йозакларын ачып, хәтта якыннары белән дә бүлешергә, уртаклашырга  теләмәделәр. Әгәр дә ки бәреп чыга калса, ул сер күз карасы кебек саклаган өйнең тулылыгын, җылылыгын кырау суккан кебек кырып төшерер һәм барчасын бәхетсез итәр иде кебек.

Белде ул серне Мәрхәбә. Әтисен җирләгәннән соң аның  кайбер документлары артыннан йөргәндә, үзенең  асрамага алыганлыгы турында белгәч елый-елый, үкси-үкси иң авыр кайгысы итеп кичергән иде.  Ул хәлне раслаучы  кәгазьләрне үртәлеп, күрергә дә теләми укымыйча да  ертып атканы, хәтта яндырганы хәтерендә. Ул тарих шулай сер килеш кенә көлгә әйләнеп җилдә таралган иде.

Ул тарихны юлларга, үз әти-әнисен эзләргә аңа ояттыр сыман тоелды. Кемнәрдер кирәксенми ташлаган, ә болары, балалары юклыктан шушы алыш-бирешкә дучар булган. Товар-акча мөнәсәбәтләре, бетте-китте, янәсе...

 Кичке ашның тәмен тоймады, өстәл артында утыручыларны ишетмәде Мәрхәбә. Аларның үзенә төбәлгән сәер карашларына да игътибар биреп тормады. Төнге йокы вакыты җитүен зур түземсезлек белән көтеп алып, тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнде дә, бар тырышлыгын, сабырлыгын, үҗәтлеген җыеп хәтер машинасын эшкә җикте.

...Менә капка. Эчендә кечкенә өй кыегы. Капка төбендә кемнәрдер бар. Ир кеше –озын буйлы, көлсу сакаллы. Яшь кеше. Капканы ачып ике якка куллары белән тотынган. Әйтерсең, кемнедер чыгарасы килми. Капка артында кемдер елый. Хатын-кыз тавышы. Шул тавыштан Мәрхәбәнең йөрәге сызлый, тамагына утырган төере аңа суларга ирек бирми.

Нәрсә бу? Кемнәр алар?

Менә, картинка кузгалды. Ир-ат ерагайды. Тавыш сүрелде.

Аннары, шыгыр-шыгыр ат арбасы. Яңгырлар, җилләр, давыллар... Ерак барды Мәрхәбә ул арбада. Бик ерак...

Төш шул кадәр реаль була аламы? Ул аңа кеченә чагында бер кереп, гомере буена исеннән чыкмады.

 

 Икенче көнне дә хатын конференция эшенә катнаша алмавы турында коллегаларына телефон аша хәбәр  җибәрде дә, үзе җәһәт кенә киенеп шәһәр урамы буйлап китте.

Әгәр дә ки, аның бу җиргә ниндидер бәйләнеше бар икән, ул аны хәзер белергә, ачыкларга тиеш, дип уйлады. Чөнки, ул башкача монда килеп йөри дә алмаска мөмкин. 

Иң беренче эш итеп ул такси чакыртты да, теге ташландык  авылга ките. Машина тәрәзәсен ачып юл буе тирә-юньне күзләп барды. Ник бер генә таныш чалым булса иде! Ник бер генә! Юк!  Эләктереп алырлык, шаһит итеп бизмәнгә салырлык  энә очы кадәр генә дә таныш нәрсә чалынмады күзенә Мәрхәбәнең.

Әле машина теге таныш нигез янына килеп туктагач та  бераз төшми, нигезне читтән генә күзәтте.

Ни әйтергә тели иде ул аңа?

  • Нәрсә бар инде монда сезгә?- машина шоферы кинәт телгә килде.
  • Белмим. Болай, кызык.

Хатын бераз дәшми торды.

  • Сез берәр нәрсә беләсезме бу нигез турында?

Мәрхәбә әлеге сорауны ни өчен бу кешегә биргәнен үзе дә аңламады.

      -  Ә, бу теге бабай нигезе ич.

      -  Кайсы бабай?

      - Авылда бер җан иясе калмады бер заман. Ул китмәде. Районнан фатир да биреп карадылар. Бармады.

- Хәзер кайда соң ул бабай?

 - Белмим. Бер-ике ел элек юлда күренгәли иде. Кайдандыр кайтып йөргәләде, ахры. Хәзер бер дә күренгәне юк. Үлде микән, әллә тагы?

 Мәрхәбә егеткә акчасын бирде дә, машинадан төшеп җимерелгән капка бусагасын атлап эчкә узды.

 Эчтә - адәм буе булып үскән чүп үләне, түбә авырлыгын күтәрә алмый таралып төшкән өй бүрәнәләре, чалышаеп егылган тәрәзә, ишек йөзлекләре иде.  

- Сез монда каласызмы? - дип кычкырды шофер егет.

Мәрхәбә аптырап калды.

  • Әйе, - диде ул, бераз уйланып торганнан соң. - Мин сезгә соңрак шалтыратырмын, мине килеп алырсыз. Әлегә барыгыз.

Машина кузгалып китте дә, бераз барганнан соң туктап кире чигенде.

- Беләсегез килсә, әнә теге авылның персидәтеле белә ул бабайны. Ул күчерде аны шәһәргә. Шуннан сорашыгыз сез.

Шофер егет тәрәзә аша гына шушы сүзләрне атты да, кызулап китеп тә барды.

Мәрхәбә үзенең монда нишләп йөргәнен һич аңламады.  Тик, күңел төпкелендәге тынгысыз сызлавык, магнит кебек һаман шушында тартылды. Нишләптер һаман кыбырсыды, кыбырсыды.

Хатын тирә-якка күз ташлады. Әлеге хаоска бераз күзләре ияләнгәч, капкадан җимерек өйгә сукмак барын абайлады. Шул сукмактан өйгә таба атлады.

Кинәт, чүп үләне басып алган тарафта, бер уч җирдә яшеренеп кенә үсеп утырган песи борчагына күзе төшеп, тетрәнеп куйды Мәрхәбә.  Ул борчакларның нәни учында тәгәрәгәне күз алдына килгәндәй булды. Монысын да төшендә күрдеме?

Мәрхәбә бер генә бөртек борчакны өзеп иреннәренә тидерде. Аны ирененә тидергәнче үк, ул аның тәмен беләдер кебек тойды. Иманы камил, белә иде!

 Аның күзләренә яшь тыгылды. Ул хәзер аңлады – ул монда ялгыш килмәгән, ул монда чит түгел!

Мәрхәбә кабаланып алга атлады. 

Өйалды бераз кыйшайганга, ничарадан аның ишеге дә каерылып ачылып, бер якка авышкан иде. Ишек төбендә ничәмә еллар яңгыр юып төшерә торгач, тупсага кадәр җиткән йорт балчыгында күпереп бәбкә үләне үскән  һәм ятим калган бу өйнең бушлыгын тутырырга, бераз ямь кертергә теләпме нечкә, нәфис сабакларын өйалды идәненә сибеп җибәргән иде.

 Матча бүрәнәсе ишелеп өйнең уртасына төшкән, тузган бүрәнәләр, көчле җилләргә каршы тора алмый, хәлсезләнеп тышка авышкан.

 Мәрхәбә тупсадан үрелеп кенә өй эченә күз ташлады. Әнә тимер карават, өстәл, җимерек мич, түрдә агач  шүрлек. Инде кыр җиле, яңгыр аларга искелек битлеге кидергән. Өйнең җимереклеген исәпкә алмаганда, эче җыйнак, пөхтә иде. Идәндә аунап яткан, ташлап калдырган нәрсәләр дә күзгә ташланмады.

Әнә каршыдагы авыш стенада бизәкләп язылып, рамасының пыялалары чатнаган зур Аятел Көрси. Аның астында фотосүрәт. Арырак, киштәдә кечкенә аксыл төргәк.

Мәрхәбә эчкә керми булдыра алмый бар куркуын онытып, тизерәк фотосүрәт янына ташланды.

Фотосүрәттән аңа матур көлсу сакаллы яшь ир белән Мәрхәбә үзе карап тора иде!

Хатын, кинәт үзен начар хис итте. Йөрәк тибеше ешайды. Йөзенә салкын тир бәреп чыкты. Ул, калтыранган куллары белән сумкасыннан кечкенә шешә савыт чыгарып, аннан бер генә төймә дару алып капты да, янәшәдә яткан матча бүрәнәсенә чүгәләде. Сүрәттән күзләрен ала алмады Мәрхәбә. Фотодагы хатын янәшәсендәге кеше дә, нәкъ шул, аның хәтерендәге, капкадан озатып калган көлсу сакаллы ир иде. 

Бу ни?! Нинди гаделсезлек? 

Матча өстендә озак утырды Мәрхәбә. Дару үз эшен эшләде - ул еламады да, көлмәде дә, шатланмады да, күнмәде дә. Әлеге хакыйкатьне аңа ничек тә булса йотып җибәрергә кирәк иде. Һәм ул аны йотты. Яңалык аның эченә җанын сызлатып, авырттырып - элеккесен, үткәннәрен ватып, нәкъ шушындый хәрабәләр калдырып, җимереп төште.

Ачык тәрәзәдән кереп кичке җил аның ачык җилкәләренә салкынлык өрде. Хатын урыныннан кузгалып, телефоныннан үзен монда китергән шоферга шалтыратты. Аннары стендагы фотосүрәне үзе белән алып китергә ниятләп, аның өстендәге тузанын сөртмәкче булып янәшәдәге киштәдән аксыл чүпрәк төргәкне кулына алды.

Төргәк эчендә нидер бар иде.  Мәрхәбә ашыга-ашыга төргәкне сүтте. Селтәп җибәргән чүпрәк эченнән аның учына кечкенә генә курчак сикереп төште.

Хәтерләде курчакны Мәрхәбә! Курчак аныкы иде! Менә очыраштылар! Көткән! Курчак та көткән. Ак чүпрәккә уранып, киштәгә ятып сабыр гына, ак өметләр белән аның белән очрашу сәгатен көткән. Аңа, тормышының шушы курчак белән аерылышуга  кадәр булган өлешен исенә төшерер өчен, яшәешнең үзенә карата гаделсезлеге, кемнәрдер аның сабый язмышы белән уйнаганнары турында кисәтер, сөйләр өчен көткәндер!

Казахстанда әнисеннән шушы курчакны сораганы, аны таптырганы, кибетләрдән эзләткәне хәтерендә. Сагынганы, төшләренә кергәне хәтерендә. Тик, кем бүләк иткәне генә хәтерендә түгел иде!

Аны монда көткәннәр! Һичшиксез! Кайтырын белгәннәр! Шуның өчен әлеге сүрәтне  дә, аның өстендәге Аятел Көрсине дә монда элеп калдырганнар. Курчакны да ак чүпрәккә урап  бары тик аның өчен киштәгә куйганнар иде. Мәрхәбә моны җаны-тәне белән тойды.

Мәрхәбә кечкенә чүпрәк курчакны учларына кысты.

Курчак эчендә нидер кыштырдаган сыман итте. Хатын курчакны әйләндереп аның арткы ягындагы эре-эре  атлатып тегелгән җебен сүтеп җибәрде дә курчак эченнән зур булмаган кәгазь кисәге тартып чыгарды. Бу – хат иде.

Дым үтеп бераз карасы тарала башлаган хатны укырлык иде әле.

Ул Мәрхәбәгә атап язылган хат иде. Хатын  хатны ачып җибәреп “ Исәнме, кызыбыз Мәрхәбә !Кайтканыңны көтеп җиткерә алмадык, гафу ит. Кунакка дип кенә киткән идең. Озак кунак булдың. Көтеп арыдык. Әниең инде гүр иясе. Мин дә озак торалмам. Сеңлең Мәрьямнең кайда яшәгәнен  кешеләрдән сорашып белерсең...”..”, дигән өлешен генә укый алды. Күзләреннән ургылып аккан яшьләре аның күз күремен томалады, аркасыннан нидер чәнечте һәм ул хәле начарланып хәрәбәләр арасыннан чыга алмый калуыннан куркып тупсага таба атлады. 

Урамдагы машина тавышы аны сискәндереп җибәрде. Ул сөялеп торган җиреннән кузгалып тагын бер кат ташландык өй эченә  күз ташлады. “Менә, кайттым,” дип пышылдады ул.  “Сез генәме соң мине көткән? Озатып калганнар, мине асрамга җибәргәннәр кайда? Нигә каршы чыкмыйлар?” Ул хәлсез куллары белән  шап-шоп  өйнең иске бүрәнәләренә сукты.

  • Сез нишлисез ул? – дип эндәште аңа кемдер. – Сез  нормальномы?

Артында басып торган шоферны күреп Мәрхәбә кыенсынып тынып калды. Ул кулындагы кәгазь кисәген ипләп төреп кире чүпрәк курчакның эченә тыкты да, “әйбәт, әйбәт, әйдәгез”, дип төртен-төртенә чыгуга таба атлады.

 

Икенче көнне Мәрхәбә шул ук шоферны чакыртып инде  күрше авыл рәисенә илтүен сорады.

  • Сез аның кеме буласыз? – дип кырт кына сорап куйды рәис, хатыннын гозерен тыңлагач.
  • Белмим шул. Мин аның туганыдыр.

Дөресен генә әйткәндә Мәрхәбә бу сорауга әзер түгел иде.

  • Белмәгәч, ник аны эзләп йөрисез соң алайса.

Мәрхәбә эндәшмәде. Рәис тә, хатынның йөзендә ниндидер әрнү укып, сорау бирүеннән туктап бераз сүзсез торды.

-Ярар, эзлисез, димәк, кирәктер. Бала –чага түгел бит инде сез. Мәгәфүр бабайны без, шыр ялгызы калгач, картлар йортына урнаштырдык. Торган кадәр торды нигезендә. Барып йөрдек. Кулдан килгән кадәр ярдәм итеп тордык. Кызы Мәрьям еракта, еш кайтып йөри алмый.  Кайчандыр китеп югалган апасын эзләп табу өмете белән Казахстанда яшәп калган. Мәгәфүр бабай анда барырга теләмәде. Тик йорты җимерелде. Торырлык рәте калмады. Аны торгызуның мәгәнәсе юк иде. Үзе дә картайды. Аны кем анда барып карап йөри? Шуңа илттек инде. Әле анда илткәч тә кайтып йөрде. Кемнедер көтә, диделәр.

Шушы сүзләреннән соң рәис туктап, сынаулы карашлары белән хатынга текәлеп торды. Мәрхәбә дымлы күзләрен яшереп тын гына утыра бирде. Ни әйтсен соң ул ? Үзе, рәиснең ниһаятъ үзенә кирәкле тагын нидер әйтерен, сөйләрен көтте. Тик рәис әллә башка  берни белмәде, әллә белсә дә, бу җиде ят кешегә ачылып сөйләргә теләмәде.

-Эте калган иде, - дип, сүзне икенчегә борып алып китте рәис. - Этләрне алмыйлар ич инде, картлар йортына. Атмадык инде. Мондагы малайлар барып ашатып йөргәч. Болай да карт, үләсе булгач аттырмадык. Кичә әнә, малайлар үле гәүдәсен табып кайтканнар. Җирләгәннәр дә инде, кайдадыр. Сорамадым да. Карт иде инде.

Рәис нечкә күңелле кеше иде, күрәсең. Хәзер инде ул, яшьләнгән күзләрен Мәрхәбәдән яшерде.

  • Анда, картлар йортына барыгыз. Исем, фамилиясен беләсездер бит инде? Мәгәфүр Мәсрур улы Мотыгуллин. Ә сезнең атыгыз кем ?

Карашлары белән тәрәзәгә текәлеп, Мәрхәбә аны ишетми иде.

  • Кем дип атарга сезне?

Рәиснең үзенә мөрәҗәгать итүен ишетеп, сискәнеп китте хатын.

  • Ә, гафу итегез, Мәрхәбә мин.

Рәис, нәрсәгәдер төшенгән сымак тулы йөзен тагын хатынга төбәде. Нидер әйтәсе килде кебек, тик нигәдер тагын тыелды, берни әйтмәде.

Рәистән чыккач шул ук машинага утырып тагын авылга китте хатын. Кан тартмаса, җан тарта, дигәндәй. Башкача монда кайтып булмасын аңлап, Мәрхәбә үзе хәтерләмәсә дә,  аны хәтерләгән нигезне тагын бер күрәсе, аягы астында аның җылысын тоясы килде.  

Аны кан авазы, җан авазы йөртте!

Мәрхәбә, яшьле күзләрен шоферга күрсәтергә теләми, йөзен бераз җилгә куеп басып торды да, машина ишегенә үрелде.

  • Туктагыз! Сез Мәрхәбә апамы?

Үзенең исемен атаудан хатын сискәнеп китте. Ул каерылып тавыш килгән якка күз салды. Аңа таба унике, унөч яшьлек малай җан-фәрман йөгереп килә иде.

-Сез Мәрхәбә апамы? Миңа рәис абый әйтте. Сез кайткан, дип әйтте, - дип кабатлады малай, сулышы кабып. 

-Әйе, мин, - диде Мәрхәбә.- Син кем?

- Мин Мәгәфүр бабайның дусты, - диде малай, килеп җиткәндә генә нәрсәгәдер сөртенеп. – Аннары, без аның белән туганнар да бераз.

Хатын, сүзен ничек дәвам итәргә белми аптырап калды.

  • Минем сезнең белән сөйләшәсе бар, - диде малай, кашларын җитди җыерып.
  • Ярый, - диде Мәрхәбә. – Кайда сөйләшәбез?
  • Мина соң, кайда да ярый. Үзегезгә карагыз, - диде чая малай.

Мәрхәбә, икеләнүле караш белән шоферга карады. Ничәнче көн Мәрхәбәне тегендә-монда йөртеп, машина йөртүче дә аның тарихына битараф булмый башлаган иде инде.

-Ярый, барыгыз. Көтәм мин сезне, - диде ул, кулын гына селтәп. – Тик, дөньягызны онытмагыз.

-Монда Мухтар бар иде. Кичә үлеп китте, - диде малай, ашыга ашыга капка аша атлап. – Нык карт иде инде. Без аны әнә- тегендә, каен төбенә җирләдек.

Малай, кечкенә арык куллары белән ерак түгел бөдрәләнеп утыручы яшь каен ягына төртеп күрсәтте.

-Ул каенны Мәгәфүр абый утыртты, сезгә атап. Бер унлап ел бар инде.

Малай үзен хуҗаларча тотып, тыныч кына сөйләнде дә сөйләнде. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган кеше кебек Мәрхәбәдән ул берни дә сорамады, кызыксынмады.

  • Бу сезнең туган нигезегез, -дип, кырт итеп сүзнең нәкъ асылыннан башлады малай.

Малай, калтыранган куллары белән сумкасыннан таблеткасын алып кабып, күзләреннән ургылып чыккан яшьләрен  юка матур кофтасының җиң очлары белән сөртеп ничек тә тыярга, туктатырга маташучы янәшәдәге ханымга игътибар да итмәде. Ул да, үзен дусты дип санаган Мәгәфүр бабасының гозерен тизерәк үтәргә ашыкты күрәсең. Аның серен ниһаять, тиешле кешесенә сөйләп, ничәмә айлар үз өстендә йөртән әлеге җаваплылыктан котыласы, арынасы килгәндер.

  • Мәгәфүр бабай сезне көтте. Сезне кечкенә чагыгызда Мәгәфүр бабайның абыйсы Казахстанга алып китткән.

Малай, җәһәт кенә җилкәсенә аскан букчадан бер төргәк искереп беткән конвертлар чыгарды.

  • Монда барысы да язылган. Үзегез укыгыз.

Ул, малайларча җегәрлек белән хатларны шап итеп Мәрхәбәнең кулларына тоттырды да, бушап калган кулларын чалбыр кырыена ышкып куйды. Аннары балкып торган чая күзәләрен Мәрхәбәгә терәп нидер көтте. Аның үзеннән нидер соравын көттеме?

  • Адресыгыз булмагач, хатларны җибәрә алмаган...

Мәрхәбә эндәшә алмады. Хәлен югалтып егылудан куркып ул машинага бары утырды. Сулкылдаудан бөтен тәне калтыранды. Шофер егет хәлне аңлап машинасыннан төште дә, аны үзен генә калдырып бер читкә барып басты.

  • Апа елыймы, - дип сорады малай шофердан.
  • Әйе инде, - диде шофер коры гына.

Малай, башын иеп  башка эндәшмәде. Шулай берникадәр тын гына тордылар.

  • Ярар,- диде малай бераздан. – Мин китим инде.
  • Тукта, -диде шофер. – Бер башлагач, әйтеп бетер инде барсын да.
  • Мәгәфүр бабай турындамы?
  • Соң, әйе инде.
  • Ул бит, реанимациядә. Аның янына кертмиләр. Рәис абый, пока әйтми тор, Мәгәфүр бабаң бу хәлендә аны күрсә, үлеп китәргә мөмкин, диде. Бераз әл-хәл булгач әйтербез, диде.

  Малай икеләнеп уйланып торды.

  • Блиин, - диде ул, үзенең ботларына шап итеп сугып. – Мәгәфүр бабай үлеп китсә?

Малай бу ребусны үзе генә чишә алмаганлыгыннан үртәлеп шофер егеткә карады. Тегесе исә җилкәләрен генә сикертте.

  • Юк, алай яхшы булмас. Тикмәгә көтте мени аны Мәгәфүр бабай.

Артык  җаваплы малай, ниндидер төпле фикергә килергә тырышып, читкә борылып билләренә таянып басты.

  • Аннары үкенечкә калыр. Исән чагында ник әйтмәдең, күрешеп, бәхилләшеп калырлар иде дип әйтерләр. Минемчә әйтергә кирәктер, - диде малай, җитди кыяфәт белән кашларын җыерып.
  • Мдаа, анысы точно, - диде шофер егет тә, черт итеп читкә төкереп.

Тагын бераз тын тордылар.

  • Ярар, әйдә киттек, - диде шофер егет, инициативаны үз кулына алып. – Реанимациягә.
  • Ә мин, - дип сорады малай.
  •  Син дә инде. Хәзер синсез берни эшләп булмый. Син монда главный. Утыр. Борчылма, соңыннан китереп куярмын. Исемең ничек синең?
  • Таһир.
  • Әйдә, утыр Таһир.

Шоферның шул сүзен генә көткән малай шалт итеп машинга кереп тә утырды.

  • Мәрхәбә апа, - диде Таһир, бераз көрсенеп. – Без хәзер больницага реанимациягә барырга тиешбез. Мәгәфур бабай анда.

Шуны гына көткән шөфер тиз генә шаулатып машинасын кабызды да, газлап кузгалып шәһәр ягына элдерде.

  • Тизерәк, тизерәк, шофер абый, - дип кычкырды Таһир кинәт. – Мәрхәбә апага начар. Ул, ахыры аңын җуйды.

 

Күзләрен ачып җибәргәч беравык, кайда икәнен аңламый торды Мәрхәбә.

Зур ак бүлмә, тирә-якта буш  караватлар, бер җан иясе күренми. Тәрәзәләрдә әллә кичке, әллә таң алды караңгылыгы?

Ул торып линолеум җәелгән салкын идәнгә  шәрә аякларын тидерде.

Аннары, нидер исенә килеп, капшана-капшана янәшәсеннән телефонын эзләргә тотынды. Тик, телефонын да,  иртән үзе белән күтәреп чыгып киткән кечкенә сумкасын да тапмады. Сорар кеше дә юк. Әллә йоклыйлар, әллә аны йоклый дип беләләр? Ул, урыныннан торып авыр адымнар белән ишеккә китте. Бераз атлап барганнан соң стенага сөялеп хәл алды. Тыштагылар аның кыштырдаганын ишеттеләр күрәсең, кемдер килеп бүлмә ишегенең тоткасына басты.

  • Нәрсә бу? Кайда мин, - дип сорады ул, каршысына кереп баскан ак халатлы яшь кенә кыздан.
  • Ничек кайда? Күрмисез мени, больницада – диде кыз, коры гына. – Ник тордыгыз әле сез?
  • Ни булды? Мин монда ничек килеп эләктем?
  • Юлда аңыгызны югалткансыз. Шоферыгыз алып килде.

Мәрхәбә стенага аркасын терәп басып иркен итеп сулыш алды да бераз тынып торды.

  • Үскәнем, ә реанимация бүлеге моннан еракмы?
  • Ничек, еракмы? Сез шушы бүлектә бит инде, бүлек палатасында.

Хатынның аяклары тагын мамык кебек йомшара башлады. Ул ике кулы белән кызның җилкәләренә тотынды.

-Әйттем бит мин сезгә тормаска иде дип, - кыз бар көченә аны карауатына табан этергә тырышты.

- Хәзер, хәзер, үзем ятам үскәнем. Тик син миңа минем сумкамны алып кил, яме. Зинаһар! Үтенеп сорыйм. Бу бик мөһим. Анда югалтырга ярамый торган әйберләр бар. Алып кил, үскәнем. Үтенәм синнән.

Мәрхәбә ике кулы белән кысып кызның арык җилкәләренннән җилкетте. Кыз тәмам куркып калды.

  • Ярый, ярый. Тынычланып ятыгыз гына. Мин хәзер алып киләм. Тик тынычланыгыз, яме.

Кызның кинәт йомшарып китеп, ягымлы итеп эндәшүеннән хатын бераз тынычланып сыман китте.

  • Алып кил, үскәнем, - диде ул, караватының агач башына сөялеп.
  • Мин хәзер сезнең сумкагызны алырга китәм, ә сез менә бу даруларны эчәсез дә,  ятып кына торасыз, сөйләштекме?
  •  Сөйләштек. Хәлем юк. Инде торырга хәлем юк. Бар. Курыкма. Тиз генә барып кил.

Кыз, хатынның пульсын тикшерде дә, бераз карап торганнан соң, ике кулын кесәсенә тыгып ашыгып чыгып китте.

Ак халатлы кыз озак тормады, тиз әйләнде.  Табип аның торышы белән җентекләп кызыксынгып чыгып киткәннән соң, ул кабалана-кабалана сумкасыннан теге малай тапшырган иске ковертларны  чыгарды. Алардан аның борынына авыл исе, бүрәнә исе, теге җимерек өй исе килеп бәрелде. Ул аларны кочаклап күкрәгенә кысты да тынып калды.

Укыргамы? Юкмы?

Укымаса, хәзер торып гостиницасына кайтыр да, бер саташу итеп барын башыннан чыгарып атып, берни булмагандай өенә кайтып китәр. Гомере узган бит инде, кирәкме аңа бу үзгәреш? Көче, сабырлыгы, сәламәтлеге җитәрме?

Шуларны уйлый-уйлый ул акырын гына күзлеген алып киде. Баш астындагы мендәрен җайлап төрткәләде дә, беренче конверт тышындагы адреска күз салды...

“... зинһар кайтар Мәрхәбәне... кунакка дип кенә алып киттең бит, Мостафа...”, “...синең башка балаң бар, безнеке –юк... кичерегез безне”, “... әнисе хәсрәттән сула бит, кызган, син бит үзең дә баласын югалткан кеше...”, “...без инде ансыз яши алмыйбыз, Мәгәфүр...”. “... киләбез...”, “... без Казахстанда...бирмибез...”, “әнисе үлем түшәгендә... кайтар...”, “...ул сезне белми...”.

Мәрхәбәнең күзләре, өстендә өелеп яткан кәгазь кисәкләрен күрми иде инде. Башкача укый алмый, аларны учы белән идәнгә себереп төшерде дә, карашларын түшәмгә текәп кымшанмый тик ятты. Елый алмады. Бәгыре катты.

Шулай күпме яткандыр, билгесез. Тик бераз гына ачык калган ишектән кергән коридордагы ыгы-зыгы тавышына сискәнеп уянып китте.

Кемнәрдер кызу-кызу атлады, каталка тәгәрмәчләре шалтырады, басылкы тавыш белән кемдер-кемнәрнедер ашыктырды.

Ул коридорга күз ташлады.  Төнге сыек яктылыкта берни күрмәде Мәрхәбә. Караватыннан зур авырлык белән күтәрелде дә, ябып куярга ниятләп ишеккә таба атлады. Ишек яңакларына ике куллап тотынып, үрелеп коридорга карады да кире китмәкче булды. Ләкин, өстендәге  авыруны кайдадыр куркынычсызрак  урынга илтү теләге белән ашыгып үзе турысыннан үтеп баручы шыгырдык иске каталканы күреп кинәт туктап калды. 

Нидер хәтерләтте аңа бу күренеш! Әйе, әйе капкага сөялеп калган көлсу сакаллы ир-атны, шыгырдып кузгалган ат арбасын...һәм түзеп булмаслык йөрәк сызлавын.

Каталканың иске тәгәрмәчләре коридорның тузган идәннәренә үртәлеп бәрелә-бәрелә, кайдадыр алга, әйтерсең, өстендә ятучының хәлен җиңеләйтә, аны савыктыра  алырдай ниндидер башка яктырак җиргә ашыктылар.    

Мәрхәбә дә аның артыннан иярде. Ул да ашыкты.

  • Нишләп йөрисез сез монда. Барыгыз, аягыгызга да кимәгәнсез үзегез, - дип, каталка янәшәсеннән барган табип үзенең ризасызлыгын белдерде.
  • Миңа аның белән сөйләшергә кирәк, –диде Мәрхәбә, авыруга төртеп күрсәтеп.

Озын сүзләр сөйләп аңлатып торырга вакыт аз икәнен аңлый иде ул.

  • Сез нәрсә? Монда сезгә керергә ярамый. Бу бит  реанимация.

Табип катгый иде.

  • Мин - Мәрхәбә. Мин аның кызы. Безгә бәхилләшергә кирәк. Без илле ел күрешмәдек.

Табип, беравык дөресен сөйлиме – юкмы бу, дигәндәй Мәрхәбәнең күзләренә сынап карап торды.

  • Ярый, озак торырга түгел. Монда гомүмән керергә ярамый. Биш минут, - дип, озын коридор буйлап кире китеп барды ир.

Бүлмә эче тынып калы. Шушы тынлык эчендә Мәрхәбәнең калтыравык сулышы гына яшәде кебек. Мәрхәбәнең сулышы һәм табип белән кызының сүзен ишеткән Мәгәфүрнең күз яшьләре.

  • Син мине ишетәсеңме?, - диде Мәрхәбә, тыныч булырга тырышып.

Мәгәфүр керфекләрен дерелдәтеп башын селкегәндәй итте.

–  Син, зинһар, борчылма.  Мин хатларны укыдым. Беләм.

Мәгәфүр, сөйләшергә теләмәгән иреннәрен тыңлатырга тырышып Мәрхәбәгә нидер әйтәсе килде.

-Кызыыым....

Мәгәфүр тагын нидер әйтү өчен еш-еш сулап хәл җыярга тотынды.

  • Мин беләм, син мине көткәнсең.
  • Ул кайтарам диде, ... кунакка гына ..., - дип пышылдады карт.
  • ...

Мәрхәбә сүзсез башын гына какты.

Атаның инде якты дөньяга ачылмаган күзләреннән тозлы яшь акты.

  • Кичер, Мәрхәбә. Кичер, балам..., -дип ишетелер-ишетелмәс ыңгырашты карт.

Мәгәфур агарынып, кибеп калган кечкенә кулын өстендәге юрганы буйлап кызына таба шудырды.

Мәрхәбә аларны кулларына алып җылы иреннәренә тидерде дә,  иелеп аның күкрәгенә юеш битләренә салды.

  • Мин кайттым, әти. Мин гафу итәм сине.

Мәгәфурнең салкын куллары кызының  учларын өшетте...

 

  • Беләсеңме, мин бит сизә идем. Казахстандагы әти-әнинең мәхәббәте миңа карата ничек кенә көчле булса да, ниндидер бәйләнеш юклыгын мин сизә идем. Шуңа, мин алардан бик еш “ мине яратасызмы соң сез?”, дип сорый торган идем. Кеше яратканны җаны белән тойса ул сорауны бер вакытта да бирми. Алар мине түгел, ә миндәге үзләрен күбрәк яраттылар, ахыры. Ярата белгән кеше сабый баланы ата-анасыннан аермый. Мин һәрвакыт ялгызлыгымны, кирәксезлегемне тоеп яшәдем.

Мәрхәбә янында  утырган сеңлесенең инде бераз чал кунган  чәчләреннән сыйпады.

  • Беркемгә дә кирәкмәү тойгысы мине бер вакытта да ташламады. Мин һәр җирдә очыраклы, вакытлыча һәм кирәксез булдым.   Бушлай кушымта кебек.

Мәрьям апасының иңнәреннән кочып, чәчләреннән үпте.

  • Хәзер бар да башка булыр апам. Хәзер без бергә.

Мәрхәбә бераз кичерешләреннән арынып иркенсулап куйды.

  • Ярый әле син өеңне монда салгансың. Мин дә балалар белән сиңа кунакка кайтырмын. Чакырасыңмы?

Апасы сеңлесенә елмаеп карады.

  • Әлбәттә, син минем хәзер иң көткән кунагым, - диде Мәрьям. –  Әт, син кайтырсың да, эзләп таба алмассың дип авылдан кузгалмады. Гомере буе сине көтеп яшәде.
  • Бичара.

Мәрхәбә сумкасыннан ташландык йорт эченән тапкан фотосүрәтне чыгарып сеңлесенә тоттырды.

  • Өеңнең түренә элеп куй. Синдә торсын. Мин аларны күрәсем килеп, монда ешрак кайтырмын.

Мәрхәбә сеңлесенең биек йорты тәрәзәләреннән авыл зираты ягына күз ташлады.

  • Менә әти, мин кайттым. Ә син - китеп бардың.

Аның сүзләренә җавап итеп зират ягынна күке тавышы килде. Бу хәлгә Мәрьям дә, Мәрхәбә дә елмаешып куйдылар. Кем белә? Бәлки, бу аталарының сәламедер!?

“Күп итеп сана кәккүк, елларымны күп сана.  Мин дә бит, ташланган күке баласыдай чит ояда озак яшәдем. Өметләндер мине. Син дә, үз ояңны юксынасыңдыр. Сагынып узган елларыңны саныйсыңдыр. Мин әле синнән бәхетлерәк, кәккүк. Менә, кайттым бит. Көткәннәр бер шулай кайта ул”.