Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе 2 (дәвамы (1))

– Мифтахетдин, безне мал вагоннарына төяп озатачаклар ди. Хатыннарыбыз, бездән аерылып калсалар, нихәлләр итәрләр? Раббым, бер Аллам! – дип, Габдрахман этен җитәкләп үзе кырыеннан гына барган, гәүдәсенә караганда зуррак башлы сакчыга карап алды.

Алдарак баручы бер карт, лапылдап сөртенеп, таш түшәлгән юл кырыена килеп төшүгә, теге дәүбаш, этен сөйрәп, юл чатында егылып яткан тоткын янына килеп, аны типкәли башлады. Эт, ярсып өреп, картның өстенә ташланды. Тик карт, селкенеп тә карамыйча, юл чатында хәрәкәтсез тик ята.

– Каткан бу контра, – диде дәүбаш, этен теге кеше яныннан читкәрәк өстерәп. Ләкин эте, буыла-буыла өреп, гәүдәнең өстендәге киемнәрен өзгәли, тарта, дәүбашка буйсынмыйча, карт өстендә ырылдый иде.

Габдрахман:

– Нәгаләт төшкерләре, ни кыланалар бит, ниләр кыланалар! Болар ничекләр итеп үләрләр икән, Мифтахетдин?! Кеше түгелдер болар, кеше кыяфәтендәге иблисләрдер, – дип, хәрәкәтсез яткан карт яныннан узып китеп күп тә үтмәде, алар янына, этен җитәкләп, икенче сакчы килеп басты. Теге дәүбаш үлгән карт кырыенда басып калды.

Хәлфә, үз яныннан барган сакчыга әйләнеп тә карамыйча, аска карап атлавын дәвам итте. Башында бары бер хәсрәтле уй: хатыны, улы белән бер вагонга туры килерләрме? Алар артыннан атлаучы бу соры төркемдә Зөһрәсе, Рәшите бармы? Әгәр аларны башка тарафларга озатсалар нәрсә булыр? Ул калтыранган куллары белән кырынмаган йөзеннән күз яшьләрен сыпырып төшерде.

Сакчы бер сүз дәшмичә атлый, ара-тирә хәлфәгә карап ала. Эте дә тыныч кына тавыш чыгармый.

– Габдрахман абзый! – дип дәште сакчы акрын тавыш белән. – Миңа таба карамыйча, алдыңа гына карап атла әле. Мин – Балыклы авылыннан синең шәкертең Рәфәгать Исмәгыйль улы. Сезне хәзер мал вагоннарына төяп озатачаклар. Ничек итеп сиңа булыша алам? Нәрсә эшлим синең өчен?

Габдрахман аптырап сакчыга таба борылып карады, тик караңгыда йөзен таный алмады. Тавышы таныш иде.

– Энем, – диде хәлфә, – хатыннар төркемендә Зөһрә апаең улыбыз белән, аннан суң ике баласы белән Гөлҗамал апаең бара. Ничек тә безне бер вагонда озатырга тырышсана. Зөһрә апаеңның бала табар вакыты җитеп килә. Мин сине догамнан калдырмас идем. Булышсана, балакаем, – дип, күзләренә җыелган яшен сөртеп алды.

– Ярар, мин Зөһрә апайны таныйм, ничек булса да булышырга тырышырмын, – диде Рәфәгать, – мин сезнең тирәдән ерак китмәм, – дип кабатлап, эте белән алгарак китеп барды.

– Мифтахетдин, кара әле бу егетне, танып бетермәдем. Бәлки, безгә булышыр, Балыклының мин белгән Исмәгыйле булса, бик әйбәт кешеләр иде. Гаиләләребез белән вагонда бергә туры килсәк, әзрәк җан тынычланыр иде.

– Әйе, Габдрахман абзый, бу егетнең йөзендә бераз миһербанлык күренә, – дип җавап кайтарды Мифтахетдин.

Алар вокзалга килеп җиткәндә, товар поезды килеп туктаган, перронда кеше әсәре юк иде. Бары тик хәрбиләр генә ары-бире чабышалар. Этләре, өреп, яннарыннан бара. Тәрәзәсез-нисез озын товар вагоннары вокзалның бер башыннан икенче башына кадәр кара еландай сузылган.

Хәлфә вагоннарны санамакчы булды. Тик очына-кырыена чыга алмады, буталды. Монда ничә “контра” сыя икән, ай-яй күп. Бу әле бүген китүчеләр генә. Бөтен Рәсәй «контр» белән тулган.

– Барыгызга да тезләнергә! – дип боерык бирделәр. Тоткыннар нишләргә дә белмичә аптырап басып торганда, сакчылар мылтык түтәләре белән аркаларына китереп ордылар.

– Контра, на колени, все на колени! Смотреть только на землю!

Этләр, өреп, мәхбүсләргә ташландылар.

Тоткыннар байтак вакыт тезләнеп тордылар. Гомере буе балаларга белем биргән, сакалына чал төшкән кырык яшьлек ир – Габдрахман – бу этле сакчылар каршысында тезләнеп торган хурлыклы минутларда ниләр кичерде икән?

– Мифтахетдин, без бит, намазлыкка басып, бары тик Аллаһ каршында гына сәҗдәдә торабыз. Бу ни? Нинди җинаять ясадык суң без этләр алдында тезләнерлек? Әйтче! Без нинди ирләр инде? Әнә, хатыннар төркеме килә, ә без бу кабахәтләр каршысында тезләнеп торабыз!

Хәлфә сулкылдап елый иде.

Хатыннарга тезләнергә боермадылар.

Вагон ишекләре ачылып, аларны берәм-берәм теплушкаларга төйи башладылар.

– Ашыгыгыз! Нәрсә бозаулый алмаган сыерлар кебек мыштырдыйсыз, контрлар, үләксәләр! Давай, давай, сволочи, твари! – дип, урыс, татар телләрендә сүгенү-карганулар, этләрнең һау-һаулап өрүләре Казан вокзалын яңгыратты. Әлеге авазларга хатыннарның, балаларның илереп елаулары, сакчыларга яудырган ләгънәт сүзләре, ирләрен эзләп кычкырулары кушылып, бу үзәкләрне өзәрдәй күренеш этләр алдында тезләнеп торган ирләрнең җаннарын айкады, ирлекләрен үтерде. Үз хатыныңа, үз балаңа булыша алмыйча, башыңны түбән иеп тезләнеп тор инде! Кем каршында диген, кем каршында!

Хатыннарны, балаларны берәм-берәм вагоннарга төйиләр. Ирләр, сакчылар күрмәгәндә, гаҗизләнеп, балаларны, хатын-кызларны этә-төртә теплушкаларга төягәннәрен күзәтәләр, газизләрен танып булмасмы дип, каерылып-каерылып карыйлар.

Рәфәгать атлы Балыклы егете дә күздән гаеп булды, әллә онытты, әллә мөмкинлеге булмады.

Күпме генә күзләсәләр дә, хәлфә дә, Мифтахетдин дә төркемнән хатыннарын, балаларын тапмадылар. Икесе дә, таш өстендә озак тезләнеп торганнан оеган аякларының сызлавына түзә алмыйча, тәмам өметләре өзелеп, инде аз гына калган хатыннар колоннасына карап торуларын дәвам итте.

Артларында гына:

– Торып басыгыз, хәзер үк өчегез дә, – дигән тавышка сискәнеп, оеган аякларына тиз генә басалмый аптырап калды.

– Контрлар, кулларыгызны артка куеп, составның артына таба атлагыз, – дип әмер бирде арттагы сакчы.

Габдрахман таныды – бу ул иде, Балыклы авылының Исмәгыйль улы Рәфәгать! Ничек кенә кычкырып, явызланып әйтергә тырышса да, тавышында тоткыннарның хәленә керергә тырышу, кызгану ярылып ята. Әнә ул, хәлфә ягына чыгып, аның белән рәттән атлый башлады.

– Габдрахман абзый, сезнең хатыннарыгыз поезд койрыгындагы иң соңгы вагон төбендә. Сезне дә шул вагонга урнаштырырга тырышырмын. Хәзер як-ягыгызга карамыйча гына тизрәк атлагыз, – дип, арткарак калды. Каршысына килүче хәрби кешене күреп: – Шагай, шагай, контра! – дип, мылтык түтәсе белән авырттырмыйча, акрын гына хәлфәнең аркасына китереп төртте. – Ачуланма, зинһар, миңа, хәлфә абзый, мин нишлим суң, дөньясы шундый булгач, – дип, гафу үтенгән сыман, җилкәсеннән сыйпагандай кебек тоелды Габдрахманга.

Менә поездның соңгы вагоны янына килеп җиттеләр.

Зөһрә – Рәшитен, Гөлҗамал Фәкиһә белән Гәрәйне кочаклап, халык төркеменнән азрак читтәрәк басып торалар иде.

– Габдрахман абзый, кеше-кара күргәнче теплушка эченә кереп юк булыгыз, – дип пышылдады Рәфәгать. Гаиләгезгә керергә булышырмын.

– Сиңа әйтәм, әтисе, сиңа әйтәм, – диде Зөһрә сөенеп, алар ягына күтәрелеп тә карамаган иренә аптырап.

Габдрахман белән Мифтахетдин, аларны күрмәмешкә салышып, эчкә уздылар.

Озак та үтмәде, Рәфәгать, хатыннарны, балаларны төенчекләре белән этеп-төртеп: “Контрлар!” – дип сүгә-сүгә, вагон ишегеннән кертеп җибәрде. Кеше-кара күрмәгәндә, Рәшит кулына бер төенчек тоттырды: “Мә, улым, кулыңнан ычкындырма, әтиеңә бирерсең”.

Габдрахманнар, вагон кырыйлап куелган сәндерәләргә урнашып, гаиләләрен көтеп алдылар. Вагон идәненә салам түшәлгән иде.

Хәлфә үкси-үкси калтыранып елаган Зөһрәсен куенына алды. Рәшите әтисенең тезләреннән кочып алды:

– Әти, әти, табылдың бит, табылдың, әти җаным!

Зөһрәсе исә бертуктаусыз:

– Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, кавыштык бит, җаным, әй курыктым да суң, әй курыктым! – дип, күз яшьләренә коена-коена, иренә һаман шул сүзләрне тәкърарлады.

Балаларны тиз генә сәндерәләргә урнаштырдылар.

Рәшит кулындагы төенчеген әтисенә сузды.

– Әти, менә бу төенчекне теге сакчы абый сиңа бирергә кушты, югалтма, дип әйтте.

Габдрахман төенчекне сак кына чиште дә аптырап калды. Анда зур гына бер бөтен ипи, өч ат казылыгы ята иде. Май сеңгән кәгазьдә язу. “Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын! Кичерегез безне, хәлфә абзый, кичерегез. Хәерле юл сезләргә». Хәлфә, хәле китеп, сәндерә читенә килеп утырды:

– Рәхмәт сиңа, шәкертем Рәфәгать! Мин синең кем икәнеңне дә оныткан идем. Ә син үзеңә аң-белем биргән укытучыңны онытмагансың! Җаныңда, күңелеңдә миһербанлык саклап, үз тормышыңны куркыныч астына куеп, безгә булыштың. Димәк, әле өметсез түгел. Сездәй кешеләр булганда, тормышның алга таба яхшы булуына ышанырга була. Кайтырбыз, Алла теләсә, бер әйләнеп кайтырбыз әле.

Балалар күзләрен хәлфә кулындагы ипигә, казылыкка текәп катып калганнар, авызларына мул булып җыелган төкерекләрен йотып, дәшми-тынмый гына утыралар иде.

Габдрахман, аңына килгәндәй, балаларга карады да:

– Хәзер, хәзер, – дип, ипине сындырырга тотынган иде, Мифтахетдин оекбаш балтырыннан кызыл сөяк саплы пәкесен чыгарды.

– Ашыкма, Габдрахман абзый, менә пычак белән ипләп кенә кисеп бир. Ашау ризыкларын барлап, әз-әзләп тотарга кирәк. Әле күпме барасын белеп булмый.

Ипине пәке белән кечкенә-кечкенә телемнәргә бисмиллаһ әйтеп, кисте хәлфә. Ипи өстенә кәгазь калынлыгы икешәр телем ат казылыгы куеп чыкты да балаларга өләште. Бәрәңге кушмыйча салган ипи яңа гына мичтән чыккан кебек йомшак иде. Аннан Алансу басуларының шифалы җилләрендә күз күреме арада тибрәлеп үскән, серкә очырган арыш, сабыр, салмак кына тургай моңнарына коенып үскән бодай басуының хуш исләре килә иде.

Габдрахман балаларның, ач булуларына карамастан, ипиләрен бисмиллаһ әйтеп, ашыкмыйча, кабаланмыйча гына ашауларына карап торды да Рәшитенең башыннан сыйпап әйтеп куйды:

– Аллаһка тапшырдык, оланнар, Аллаһка тапшырдык. Хәтәр юлга чыгабыз, хәерле булсын инде, илгә кайтырга насыйп әйлә, Раббым, – дип, иреннәрен тибрәтеп, озак итеп дога укыды.

Зөһрәнең исә ире, улы Камил белән кавышу шатлыгыннан бөтен йөзе балкып тора. Әйтерсең әллә кайларга, җәһәннәм читенә китеп бармый, Казан төрмәсе камераларыннан исән-имин котылып, туган якларына, үзенең Алансуына, әти-әнисе, кызы Нәфисә калган сандугач оясы кебек йортларына кайтырга дип юлга кузгалган.

– Әйттем бит мин сиңа, әйттем бит җир йөзләрендә әйбәт кешеләр дә бар дип, Габдрахман! Инде беттек, мәңгелеккә аерылдык дигәндә, тагын кавыштык. Рәхмәтләр җаусын ул Балыклының игелекле бәндәсе Рәфәгатькә. Әби-бабаларына безнең кылган догалар барып ирешсен. Болай булгач исән калырбыз. Шөкер, кавыштык, – дип, улының җилкәсеннән шәлләрен салдырды.

Вагон шыплап тулган. Хатын-кызлар кереп тулганнан соң да әллә никадәр ир-атны төяделәр. Болары дин әһелләре иде. Муллалар, имамнар, түбәтәйле япь-яшь егетләр. Хатын-кызлар белән шыгрым тулы вагонда ир-атлар кайда урнашырга белмичә, аптырап калды. Хатыннар, кысыла-кысыла бер яккарак җыелышып, ир-атларга урын бирде.

Поезд соң гына, көн инде кичкә авышкач әллә ничек моңсу, сагышлы итеп кычкыртты да, пошкыра-пошкыра, ухылдап-ахылдап кузгалып китте. Тәгәрмәчләр тук-тук, тук-тук дип зарланып тәгәрәделәр.

– Йә Раббым, кайларга китеп барабыз без? Исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булырмы? – дип, туган җирләре белән саубуллашты куылганнар. Йөрәкләре кысылып-кысылып куйды, җаннары сызлады.

– Күбегез әйләнеп кайтмаячаксыз. Мин сезнең күбегезне башка мәңге күрә алмаячакмын. Сау булыгыз, кардәшләр, рәнҗемәгез, безгә рәнҗеп китмәгез, – дип, мәхбүсләр белән хушлашты Казан каласы.

Бәхил булыгыз, туганнар!

 

* * *

Тәгәрмәчләр тукылдавы астында озак вакытка тынлык урнашты. Күбесенең поездга беренче тапкыр утыруы иде.

Тук-тук, тук-тук... Бер көйгә генә чайкала-чайкала сөйрәлеп баручы поездның сагышлы, әрнүле тавыш чыгарып кычкыртып куюы йөрәкләрдәге хәсрәтне тагын да тирәнәйтеп җибәрде.

Хуш, Туган ил, без китәбез. Без туган җирләрен ташлап киткән кошлар кебек китеп барабыз. Кошлар язын тагын әйләнеп кайтырлар. Алар ирекле, аларны Ходай очар өчен канатлы итеп яраткан. Ә без ирексез, канатсыз мескен тоткыннар. Ләкин күңелдә – өмет. Адәм баласын өмет яшәтә. Алла теләсә, без дә бер әйләнеп кайтырбыз, илгә кайтулар насыйп булсын! Тук-тук, тук-тук...

 

* * *

 

Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан каласы ягына таба атладылар. Пәһлевандай озын буйлы, киң җилкәле абыйлары янында әнисе Нәзифә шикелле җыйнак гәүдәле Зәкиябану бала кебек кенә күренә иде. Үрне менгәндә, тәмам хәлдән тайды. Җитмәсә, биткә бәреп яуган яңгыры да җелеккә төшәрдәй салкын. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә? Калада килеп туктардай туганнары да, танышлары да юк бит аларның.

Юеш киемнәре инде тәннәренә ябышты. Абыйлары бер атлаганны уналты яшьлек Зәкиябану ике атлый. Ярый әле апасы Галиябану кияүгә чыгып өлгерде. Җизнәсе Рәхимулла ятим булгач, аларга кагылмадылар. Аллага шөкер, аларның торыр почмаклары, нарат сагызы исе аңкып торган өр-яңа йортлары бар. Абзар-кура тулы мал – башка чыкканда Котдус карт биреп чыгарган башмак тана, сарыклар, кош-корт.

Ә Зәкиябану абыйлары белән коеп яуган көзге яңгыр астында, калтырана-калтырана, тәмам өметсезлеккә бирелеп, караңгылыкка таба атлый. Алда әйтерсең лә мәңге таң атмаслык, очы-кырые күренмәгән караңгы төн!

Күк йөзендә бер йолдыз әсәре күренми. Бары тик тоташтан бертуктамыйча яуган яңгыр гына. Әле шуның өстенә җиле дә каршы исә, җанны кисә.

Ни өчен алар, туган илләреннән, әти-әниләреннән аерылып, юньле кеше этен дә чыгармаслык төндә билгесезлеккә таба атлап качып китеп баралар? Зәкиябануның әле яңа балалыктан чыгып килүче йөрәге менә шуны аңлый алмый. Ул бит үзен белә башлаганнан бирле гел эшләде: абыйсының балаларын карашты, идән-сәке, кер юды. Кышкы озын кичләрдә бәйләде, чикте, киндер тукыды... Үсә төшкәч, кыр эшләре... Авыл җирендә эшне санап бетереп буламени? Шулай ук чиләнә-чиләнә эшләгән абыйлары һәм Зәкиябану бүген авылдан чыгып качтылар. Чөнки кичә төнлә, инде кеше йоклап беткәч,Тырлыйн Хәсән Котдус картка килеп әйткән (ул, авыл активы булса да, Котдус нәселен якын итә иде):

–Котдус агай, төнлә балаларыңны чыгарып җибәр. Бүген каммунислар җыелышында Себергә сөрелүчеләр ыспыйсыгына синең өч балаңны да керттеләр. Каммунисларның шул карарын ишетүгә, тиз генә чыгып сыздым да, инеш буйлап кына сезнең бакча артына килеп, кача-поса бакчагызга сикердем. Алар кизү торучыларны билгели калдылар. Мин менә сезгә чаптым. Сак була күрсеннәр, авыл уртасыннан бармасыннар, Урыстау итәгеннән китеп юк булсыннар. Мин әйткәнне, зинһар, кеше-карага әйтә күрмә, Котдус агай, үземне дә, гаиләмне дә бетерерләр, – дип килеп әйткән дә үзе шунда ук бакча артына караңгылыкка чумган.

Тырлыйн Хәсәнне озаткач та, Котдус карт йоклап яткан балаларын, хатынын уятты.

–Тиз булыгыз, яңгыр коеп ява, өстегезгә җылы киемнәр, кожан киегез дә чыгып китегез. Казанга таба юл тотыгыз. – Аннан карчыгына: – Сиңа әйтәм, тиз генә ашарларына ризык әзерлә. Биштәрләренә күбрәк итеп ипи, ат казылыгы сал, – диде дә, каударлана-каударлана, балаларына җыенырга булыша башлады. – Хәсән сак булырга кушты, камсамулларга кизү торырга кушканнар. Алар аяк киенгәнче, сез юк булыгыз.

Котдусның өч баласы биштәрләрен астылар да инеш буендагы таллыклар арасына кереп чумдылар.

Шул арада клуб ягыннан дөп-дөп итеп чабып килгән тавышлар ишетелде. Бу кизү торырга тиешле комсомоллар иде. Әле кичә генә, ваемсызланып, Нәфисәне качырган яшьләрне Шәрәфи эт итеп сүккән иде. Инде бүген, үз эшләрен җиренә җиткерергә ниятләп, өчесе өч почмакка килеп постылар. Ә Гарәфи шомырт агачы төбендәге эскәмиягә барып утырды. Шомырт агачының инде саргылт кызыл төскә кергән яфраклары, көзге җилдә зарлангандай, өзелеп җиргә коелалар. Тәүлек буе яуган яңгыр Гарәфинең болай да юешләнеп беткән кожаны өстеннән әйтерсең лә чиләкләп ага иде.

– Шушы гына җитмәгән, – дип, ул, муенына, тәненә агып төшкән салкын яңгыр тамчыларыннан чирканып, кожан башлыгын күтәреп куйды. – Нәрсәгә дип, бәбкә алырга килгән тилгән күк, кеше ишек төбендә интегеп утырам инде? Яңа блач төзер өчен, үзеңне корбан итәргә, йомшак түшәкләр өстендә җылы юрганнар ябынып яту урынына катып-өшеп бу контрларның, байларның ишек төбен саклап утырырга кирәк. Шуннан башка хәерчеләрне яклый торган блач төзеп булмый. Әнә, кичә дә хәлфә кызы юкка чыкты. Качырды инде ул кызын, мәчет козгыны. Күрмәдем, белмәдем, дигән була. Үзебез дә инде, кичтән үк капка төпләрендә кизү торасыбыз калган. Кая гына китеп олакты, белмәссең. Авыл халкы, үзен үзе үтергән, ди. Ярар, бер дошманга кимрәк булыр. Тик Шәрәфи райуннан бик бетеренеп кайтты. Анда әйткәннәр ди, тагын шундый аплошныс ясасаң, үзеңне Себер җибәрәбез, дигәннәр ди. Коты очкан Шәрәфинең. Камсамулларны эттән алып эткә салды, билләһи! Мин сезне анагыздан ник туганыгызга үкенерлек, җир йөзләрендә яшәмәслек итәм, ди. Татарчалап, урысчалап сүгенә.

Гарәфи бераз тын утыргач, тагын карт шомыртка карап күңелен бушатты.

– Мин сине, – диде Шәрәфи, самогон, сарымсак исләре аңкытып, – үземнең замистителем итеп куям. Синнән менә дигән каммунис чыгачак. Менә бу мәчет козгыннарын, кулакларны юк иткәч, авылга мин хуҗа булачакмын, ә син минем беренче памушнигым булырсың. Миңа синең кебек каты куллы, халык дошманнарына аяусыз ярдәмчеләр кирәк. Котдуслар капка төбен дүрт күзләп саклагыз. Әгәр чыгып качсалар, миңа хана! Минем партбилетымны алачаклар. Райунда шулай дип бик каты итеп әйтеп кайтардылар. Әле төнлә үзем дә Котдуслар ихатасын бер әйләнеп узармын, пустта торучыларны тикшереп кайтырмын, - диде дә Бикәмәтләр тыкрыгына таба атлады.

– Хәзер Шәрәфи рәхәтләнеп җылы өендә гырлап йоклап ята торгандыр, – дип әллә үз-үзе белән, әллә шомрт белән сөйләште Гарәфи, Котдусларның җан әсәре күренмәгән караңгы тәрәзәләренә карап.

Котдус карт исә алгы якның тәрәзәләреннән шомырт төбендә шәйләнгән шәүләне күзәтә-күзәтә, үз-үзенә:

– Утырыгыз, әйдә, утырыгыз, минем балаларыма гына туңып, калтырап, яңгырда чыланып юлга чыгып китәсе түгел, сез дә көзге яңгыр астында күшегеп, үләксә саклаган козгын кебек утырыгыз әле, – дип сөйләнде дә, сөенеп, нәфел намазын укырга утырды. Үзенең балаларын коткарган Тырлыйн Хәсәнгә, аның әти-әнисенә, гаиләсенә озын-озак итеп теләкләр теләде. Аннан соң: – Йә Раббым, бу каммунислар арасында да адәм рәтлеләр бар икән. Болар, динем өчен түгел, көнем өчен, дип, бу имансызлар арасында йөриләрдер, күрәсең, – дип ахылдап-ухылдап, карчыгы Нәзифә янына барып ятты.

Нәзифә йокламый иде.

– Саклыйлармы, Котдус, әйдә, сакласыннар! Рәхмәтләр яусын Хәсәнгә, ни теләсә шуны Аллаһ йөрер юлларына чыгарып куйсын! Балаларымны Себер газапларыннан коткарды. Әгәр ул килеп әйтмәгән булса, бу Аллаһ каргаган гөнаһ шомлыклары килеп җиткән булсалар, нихәлләр итәр идең? Хәлфәләрне сөргәндәге тамашаны күрдең бит, Фәгыйлә түти әле дә аңсызланып ята ди. Алар да, безнекеләр күк, көзге яңгыр астында гаиләләре белән кубарылып чыгып киттеләр. Юлларында фәрештәләр юлдаш булсыннар инде, Раббым, бер Аллам! Зәкиябануым туңгандыр инде, аягына киертергә яңа галушымны да таба алмадым. Вакыты бигрәк тар булды бит, каушавымнан кожан эченнән кияргә камзул да бирергә өлгермәдем. Туңар инде җаным, күшегер инде балам. Үпкәсе кабармаса җарар иде. Сиңа әйтәм, әле кая барып җиттеләр икән? Күкчәне узганнардыр инде. Урманга кереп барышларыдыр, – дип, ул сулкылдап елап җибәрде.

– Юк, Нәзифә, алар Күкчәгә кереп тормаслар. Мин аларга, Галиәскәрләр тыкрыгыннан борылып, Кәвәлгә таба атларга куштым. Көндез урман эчләтеп барырлар. Ял итәргә Тау иле Җәмиләләргә туктарлар. Әйбәт кешеләр алар, кием-салымнарын киптереп чәйләп алсалар әйбәт булырые. Юлларына хәйран гына акча да бирдем. Яңа бистәдә Шәйхелисламга керерләр, мин аның белән таныш. Бер җае чыгар әле. Әгәр эзли башласалар, Казаннан ук чыгып китәргә кирәк булыр. Нишләмәк кирәк, карчык. Безнең күп яшисе калмады, балалар исән булсын! Әле менә шуңа сөенәм: Рәхимулла белән Галиябану авылда. Ничек булса да яшәрбез, Ходай ташламаса, бүре ашамас. Тик менә йөрәкнең генә рәте юк. Һай, бетте лә йөрәк, һай, таланды ла!

Таң атканда гына йоклап киттеләр. Башлары аңкы-миңке килеп, күзләренә таң алды йокысы эленгән генә иде, кинәт каты итеп ишеккә бәрделәр.

Котдус ак эчке күлмәк-ыштаннан гына ишеккә килде.

– Кем бар анда, нәрсә таң тишегеннән кеше мазасызлап йөрисез?

– Ач, Котдус, сөйләшәсе бар. – Бу Шәрәфи тавышы иде.

– Сүз сөйләр өчен көн беткәнме сиңа? – дип, карт, сукрана-сукрана, ишек келәсен күтәрде. – Әле әтәчләр уянмаган, ни эшегез төште тагын?

– Бар, балаларыңны уят, аларны кәнсәгә өчесен дә чакырдылар. Себер җибәрергә дип боерык чыкты, – диде Шәрәфи, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып. – Күп яшәделәр байлыкта, әзрәк Лаеш шулпасы эчеп кайтсыннар.

– Минем балаларымны син байлыкта яшәтмәгәнсеңдер ич. Ач-ялангач булмасыннар өчен, алар үзләре көнне төнгә ялгап эшләделәр. Башка кешеләр кебек, арт якларына кояш төшкәнче әче бал, көмешкә эчеп йоклап ятмадылар.

– Телеңә салынып тор әле монда, салып торып җиффәрермен, – диде Шәрәфи һәм гайрәтләнеп, итекләрен дә салып тормыйча, алгы якка узды. Итекләреннән аккан пычрак Нәзифә түтинең үзе суккан паласларында, күкәй сарылары кушып сап-сары итеп юган идәнендә кара эз булып пичәтләнеп калды. Олы якта караңгы иде. Шәрәфи, атылып мич кырыендагы кучкарда янып торган җиделе лампаны алып, кире әйләнеп керде дә катып калды.

Урын-җирләр пөхтә итеп җыеп куелган, мендәрләр өстенә кулдан бәйләнгән челтәрләр ябылган, ә балалар юк!

Шәрәфи Котдуска ябышты.

– Кая балаларың, әйт, кабәхәт?!

– Суң кичә, хәлфәләрне кугач, алар артыннан ук чыгып киттеләр ләбаса. “Әти, без Донбас ягына китәбез. Анда нинди дә булса эш табылыр әле. Олы Мәтәскә авылыннан әллә кем, Гыйлфан диме, шул Донбастан кунакка кайткан, анда күмер чыгарырга эшчеләр җитми икән. Җаңа блач төзергә күмер кирәк”, – дип, өчәүләшеп чыгып киттеләр. И Шәрәфи туган, балалар безне тыңлап торамыни, аларның үз туксаны туксан. Әле менә, анда баргач, камсамул булабыз, диләр, аннан суң – каммунис. Алар инде пуезга утырганнардыр. Чуен юлдан баралардыр. Инде юллары хәерле була күрсен! Усал-мотагайларга очрап харап була күрмәсеннәр, диюем. Зәкиябануыбыз жәл, тегеләре аякларында нык басып торалар инде. Әнә, Габдрахман хәлфә кызы үзен үзе үтергән, диләр бит, – дип, Котдус сәке читендә туктаусыз үксеп елап утырган карчыгы янына барып утырды.– Елама, карчык, нишлисең инде, камсамул буласылары килсә булсыннар. Заманасы шундый булгач, алар безнең закун белән яшәмәсләр инде. Әйдә, бер кайтырлар әле. – Ниме суң, иртәнге чәйне эчтегезме? Сиңа әйтәм, Нәзифә, бар, самавырыңны җырлатып җибәр. Кунаклар белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчәрбез, – дип елмаеп, Котдус Шәрәфигә карады.

– Үзең эч, чәй кайгысы җук әле монда. Өченче көн берсе чыгып тайды, хәзер тагын өчесе. Мин җавап тотасы бит, мин – галавный, – дип, Шәрәфи ишеккә китереп типте. Гомердә мондый хәлне күрмәгән ишек шапылдап ачылды да тын гына ябылды. Тик Шәрәфинең итегеннән төшеп калган кап-кара эз, пичәтләнеп, ишектә дә калды.

– Рәхмәт яугыры! – диде Котдус, яулык чите белән авызын каплап утырган хатынына карап, – бу гөнаһ шомлыгы ничек яшәр икән?! Бу Шәрәфинең кылынышларын күр әле син! Җаңа блач килгәнче, аннан да җалкау, дәрәҗәсез кеше бөтен Алансуда җук иде бит. Иң абруйсыз гаилә шуның гаиләсе иде. Инде менә Алансу халкының котын алып тора торган бер имансызга әйләнде. Белми әле ул, акылы яшь дисәң, инде чигә чәчләре агарган, алда ниләр күрәсен белми. Аллаһ газизеңне алып сыный ул. Ә бала кайгысы мәңгелек, дөнья белән хушлашканчыга чаклы  йөрәгеңне әчеттереп, әрнетеп тора. Мәңгелеккә кайткач, ничек җавап бирер? Мич башында әче бал әчетеп, әшнәләре белән сыйланып, тел астына тәмәке салып, мәчет тирәсенә аяк та басмыйча яши бит ул. Әле шул да кеше булып сөйләшә, рәхмәт җаугыры! Ничек әле, карчык, телемә “Донбас” дигән, “балаларым камсамул була” дигән сүзләр килде. Алла сакласын, динсезләнеп йөри күрмәсеннәр. Аллаһны бар дип, кеше рәнҗетмичә яшәсеннәр. Камсамул булып, Аллаһны хурлап йөрсәләр, яшәп тә торасы җук. Җир йөзенә килеп, үз артыңнан намаз укымый торган, динне бар дип белмәгән дәһриләр калдырып китсәң, яшәп тә торасы җук, карчык.

– Алай димә, карт, безнең балалар кыйблаларын югалтмаслар. Нәселләре андый түгел, кемгә карап җүнсез булсын ди алар? Алла бирсә, барысы да әйбәт булыр әле. Йөргән юлларында фәрештәләр юлдаш булсын, – дип, Нәзифә карчык самавыр куярга кече якка кереп китте.

Ишегалдында әтәч кычкырган тавыш ишетелде. Котдус карт, өстенә кожанын киеп, ишегалдына юнәлде. Яңгыр һаман ява. Ул йөзгә бәреп яуган көзге яңгырдан чирканып, кожан башлыгын күтәреп куйды. “Бигрәк салкын ямьсез иртә. Балалар җеп бөртексез булганнардыр инде, туңганнардыр җаннарым. Кай тирәгә барып җиттеләр икән? Тау иле Җәмиләләргә барып җитә алсалар, киемнәрен киптерерләр иде. Инде авырып кына китә күрмәсеннәр. Юллары хәерле була күрсен”, – дип борчылып, өенә әйләнеп керде.

 

* * *

 

Йөзембикәнең – ак яулыклы әбинең – үзләре белән икәнен бераздан гына абайлап алды хатыннар. Югыйсә поездга утырырга булышкан Балыклы егетенә: “Бу абыстай да безнең белән, аны да утыртсана”, – дип, үзләре үк ялынып сораганнар иде. Күрәсең, ирләре, балалары белән кавышу шатлыгыннан әбине исләреннән чыгарып җибәргәннәрдер.

– Һай Аллакаем, әтисе, Йөзембикә абыстайның бер йотым суы гына коткарды бит мине. Өтермәндә һавасызлыктан тәмам бетерешкән идем. Сиңа әйтәм, аңымны җуеп, үләр хәлгә җиткәнием. Рәхмәт җаугыры, Йөзембикә абыстайның азрак суы булган, шуны берәр йотым капкач, аннары суңы... аннары суңы-ы-ы, – дип сузды каушап калган Зөһрә, – йөземә шул суны бөркегәч кенә аңыма килгәнмен. Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, менә таныш бул әле, бу Йөзембикә абыстай мәдрәсәдә кызлар укыткан, ә хәзрәте – указлы мулла. Менә бит, Аллаһ рәхмәте, хәзрәт тә бу вагонга туры килгән. Әйдәгез әле, әйдәгез, түрдән узыгыз, – дип, хәзрәтне үзләренең сәндерәсенә чакырды. Барысы да, кысылышып, картка урын бирделәр. Хәзрәт, кысыла-кысыла, сәндерә түренә кереп урнашты.

Тәрәзәләренә такталар кагылган вагон мәхбүсләр белән шыгрым тулы иде. Кайсылары – вагонның кырый-кырыйларына катлы-катлы итеп куелган сәндерәләргә, кайсылары идәнгә җәелгән салам өстенә урнашып беткәч, тынып калдылар. Әллә ниткән хәвеф-хәтәр алдыннан була торган тынлык иде бу. Йөрәкнең һәрбер күзәнәге сызлап, сыкранып әрни. Мәхбүсләрнең башында бер уй:

– Кайларга таба чыгып китеп барабыз?

– Алда гомерләр нинди булыр?

– Илгә исән-имин кайтып булырмы?

– Раббым, сәфәрләребезне уңай итсәнә!

Һәрберсе, эчтән генә дога укып, поездның рельслар буйлап тәгәрәгән тәгәрмәч тавышына оеп баралар. Әйтерсең алда җәннәт кебек тормыш булачак. Шулай, Казанның кысан, параша исе килеп торган сасы төрмәсеннән соң аларга алда барысы да яхшы булыр кебек тоеламы? Адәм баласы гел яхшыны көтә, алда тормыш матуррак булыр дип өмет итә. Әйе, кешеләрне өмет яшәтә.

Әнә, ак яулыклы ак әби дә, хәзрәтенең ябык кулларына ябышып:

– Сиңа әйтәм, хәзрәт, йөрәгең нихәлдә? Тел астыңа сала торган сәдәпләреңне югалтмадыңмы? Сине таба алмам дип шундый курыктым, котларым калмады. Аллага шөкер, кавыштык тагын! – дип әйтеп куйды.

Хәзрәтнең көмешсыман ялтырап торган ак чәчләре өстендә кара кәләпүш. Йөзе – зәңгәрләнеп, күз төпләре күгәреп эчкә баткан. Карашы дөньядан ваз кичкән, инде ни күрсәм – шул, дигән мәгънәне аңлаткан кыяфәткә кергән. Ул аптырап Йөзембикә карчыкның юлдашларына карады да:

– Әссәламегаләйкүм, кардәшләр! – дип, акрын гына исәнләште. Кайчандыр кечкенә генә итеп пөхтәләп сөннәтләгән сакал-мыегы матур гына булгандыр, тик инде ничә көннәр кырынмаган йөзен ап-ак чаларган төк баскан.

– Хәзрәт! – диде Йөзембикә карчык, – сәдәбең дә булышмыймыни соң? Сәдәп кабып куйсаң, хәлең яхшыра иде бит, әллә ул да булышмый башладымы? – дип бимазаланды.

– Алып калдылар шул, карчык, төрмәгә кергәндә үк. Үтенепләр сорадым. Шушы сәдәпләрсез яши алмыйм мин, оланнар, йөрәк беткән. Аллаһ хакына бирегез, зинһар, тия күрмәгез, дип ялындым. Берсе, яшьрәк кенә сакчы: “Күрсәтермен мин сиңа Аллаһны, мәчет күсесе!” – дип, алагаемга башыма китереп сукты, мәтәлеп җиргә килеп төштем. Әллә тимер белән орды инде имансыз. Шул минутта ук башыма тавык күкәе чаклы шеш килеп чыкты, әле дә сызлап тора. Күңелем болганып, косасы килә. Сулыш алулары бер әҗәл инде, шулкадәр хәлем авыр.

Габдрахман хәлфә вагон тутырып утырган мәхбүсләргә карап торды да күршесендәге Габделхак хәзрәткә дәште:

– Хәзрәт! Юл озын, авыр булачак. Күрәсеңме, вагон почмагына зур параша чиләге куйганнар. Әнә, бер татар хатыны, хаҗәтен үтәргә оялып, чиләк тирәсендә әйләнә. Без, мал вагонында барсак та, кеше булып калыйк. Берәрсендә пычак-мазар булса, вагонның идәнен чокып тишеп, хаҗәтханә сыман әйбер ясарга кирәк. Аннан соң чаршаусыман итеп чүпрәкләр белән каплап куйсак та яхшы булыр иде. Яшәү булгач, хаҗәтханәсе дә кирәк. Ничекләр итеп ул хаҗәтне бөтен халык алдында үтисең ди! Оят бит, хәзрәт, тән ояла, җан тартына. Бигрәк тә хатын-кызларга уңайсыз. Ничек тә үткен тимер табасы иде. Кечкенә пәке белән калын вагон идәнен тишеп булмас ул. Шуңа озынрак пычак кирәк.