Асылын дөньяның кем белә?..
Бәхет
Ымсыну аркылы үтәдер
Уңышның бормалы юллары.
Бу җирдә ник яши кешеләр? —
Бәхетле булырга нибары.
Баймы син, түгелме – барыбер
Язмышның катлаулы еллары.
Ризыгын җыядыр адәмнәр
Бәхетле булырга нибары.
Берәүләр адаша, ялгыша,
Омтылып буй җитмәс үрләргә.
Бәхетне бүлешеп булмыйдыр –
Бәхет – күп, җитә ул кемгә дә.
Бәхет ул – күңелнең халәте,
Күңелнең туачак җырлары.
Бу җиргә килгәндер һәр бәндә
Бәхетле булырга... Нибары.
Утыз өч яшь
Сандугачлар бераз тынып калган,
Тынып калган бугай җилләр дә.
Нинди чишмәләрнең чылтыравы
Ишетелә туган җирләрдә?
Кайсы йолдызларның күз кысуын
Күзәтәдер хәзер яшьлегем?
Әллә мин дә бу дөньяда бары
Читтән торып кына яшимен?
Читтән торып кына күзәтәмен
Чигәм буйлап вакыт агышын.
Унҗиде яшь тулган егет кебек
Офыкларга очып барышым.
Унҗиде яшь тулган егет кебек
Хыялларым, уем, хисләрем.
Мин гүяки тып-тын калган җирдә
Җилләр булып кына исәмен.
Мин гүяки тынган сандугачны
Уятырга йөрим җыр белән.
Мин гүяки офыкларны узып,
Болытларны узып йөгерәм.
Мин гүяки гел яшьлектә калган,
Утыз өч ел кичеп башымнан.
Әллә инде Гайсә пәйгамбәрне
Утыз өч яшь күккә ашырган?
Утыз өчкә җиткәч, сизәсеңдер
Фанилыгын якты дөньяның,
Хисләреңнең күккә ашуларын,
Чынга ашуларын хыялның.
Кичке шәфәкъ
Шәфәкъ кызыллыгы сүрелмәгән,
Йолдызлары җиргә коела.
Әйтерсең лә бөтен дөнья бүген
Галәм яктысында коена.
Югалган шул шәфәкъ нурларында
Болыннарда янган яшел ямь.
Бүген дөнья бөтен гүзәллеген
Йолдыз яктысына яшергән.
Күк түренә якты баскыч булып
Җирдән күккә йолдыз үрелгән.
Шәфәкъләрдән якты сер иңәдер:
Шигырь генә тама күңелдән.
Бүре улый
Бүре улый...
Безгә карап улый,
Алмакчы ул соңгы табышыңны.
Ул әлегә таба алмый безне,
Син чыгара күрмә тавышыңны.
Бүре улый...
Айга карап түгел,
Җырларыңа карап, тарихыңа.
Өлешеңне тартып алмакчы ул,
Утырырга тели табыныңа.
Улый бүре...
Әллә бүре түгел,
Шайтан үзе улый бүре булып.
Иманыңа, телгә кулын суза –
Корбанына гүя томырылып.
Бүре улый...
Танымыйсың гына,
Киемнәре сарык тиресеннән.
...Син чыгара күрмә тавышыңны,
Коры кала күрмә өлешеңнән.
Олы юл
Кош шикелле канат җилпеп
Ашыгам еракларга.
Күктәге бөтен болытлар
Агыла миңа таба.
Иярләп барам дөньяны,
Сак кына ага вакыт.
Кемнәрдер һич булмый диләр,
Яшьлеккә таба кайтып?
Агыла юлда каеннар,
Сузылып кала Идел.
Җилләрне узып китүе
Әллә ни авыр түгел.
Аяза бара күк йөзе,
Еракка киткән саен.
Артымнан ияреп килә
Кояшым белән аем.
Болытлар эри тәрәздә,
Кулыңда, гүя, дөнья.
Гомерне узып очасың
Чыкканда олы юлга.
Җомга юк
Ниндидер авыру котыра,
Ниндидер бер афәт дөньяда.
Гыйбадәт йортлары бикләнгән,
Булмаган шикелле җомга да.
Бәйрәмнәр тыелган һәр җирдә,
Тыелган шикелле бәхет тә.
Ниндидер чир йоткан һәркемне,
Гүяки илләрдән ямь китә.
Гүяки күзләрдән нур китә,
Гел моңсу карашлар, гел авыр.
Бар гавам тып-тыныч шикелле,
Чор гына болгавыр...
Болгавыр.
Кайдадыр чирлеләр бар диләр,
Чир йога меңләгән күңелгә...
Бу афәт чынмы соң, ялганмы,
Асылын дөньяның кем белә?
Тик менә бәйрәм юк, җомга юк —
Гыйбадәт йортлары бикләнгән.
Әллә соң чирлиме җаныбыз,
Әллә соң чирлиме бу галәм?
Татар иле
Син – шатлык та безнең,
Син – әрнү дә,
Сиңа тулды бүген бер гасыр.
Татарларның бәхете дә булдың,
Сагышы да булдың, и ТАССР.
Күпме татар синнән читтә калды,
Чит итмәдең ләкин берсен дә.
Колач җитмәс иркен Татар иле,
Бу гүзәллек балкый бер синдә!
Башка җирдә телләр киселгәндә,
Ана теле сиңа сыенды.
Кочагыңа алып бар татарны
Өләшерсең әле җылыңны.
Ничә буын синдә туып-үскән...
Чал тарихка йөз ел аз әле.
Үткәннәрең белән киләчәкне
Нурга күмеп кенә яз әле.
Син үсәрсең, син ныгырсың әле,
Гасырларның ватып чикләрен.
Алтын Урда, Казан, Болгар иле –
Алары да синең үткәнең!
Син – дөньяның иң мәһабәт җире,
Син – алышта батыр арыслан!
Алда бөек меңьеллыклар көтсен,
Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!