Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (21))

Башыннан УКЫГЫЗ

Шушы балчыктан яратылган адәм балалары ләбаса без. Ә юк, мондый балчыктан гына яралганы белән килешәме соң әле Суфия кебекләр. Юк, ул затлы асылташтан, янар гәрәбәдән ясалган дип уйлыйдыр үзен...

Уң як янбашы, җир өстендә үк ташка бәрелгән күкрәге авырта. Ул аякларын уңга таба сузыбрак – намаздагы кәгъдә халәтендәге кебек утырды. Башкача утыра да алмый иде. Җиһан монда да зыңгылдый... Уйларның очы-кырые юк. Караңгылык! Баш очындагы бүрек кадәр ерак йолдызлы саф күк йөзеннән гайре яктылык күренми, анысы да әле чокырда гына яктылык саналадыр, җир йөзендә төн – караңгылык хакимлек итә. Әнә шул уентык өмет, ышаныч тудыра. Тик Зөлхәбирәнең, шашып-ачыргаланып, моннан чыгар өчен көрәшәсе килми. Ул барына да күндәм. Җир йөзендә ныклы адымнар белән йөргәндә, кояшлы көннәрдә дә караңгылыкта калган чаклары күп булды ләбаса. Хәтта, халык күңелен яктырта, агарта, сафландыра  дип, ярты җанын биреп эшләгән мәдәният йортында хезмәттәше караңгылыкта калдырудан тайчынмады. Монда калырга риза түгел-түгелен, әмма һәр нәрсәдән сабыр гына гыйбрәт алырга өйрәнелде шул. Очраклылык юк! Ходай язган нәрсә генә бар! Аның рөхсәтеннән башка яфрак та селкенмәс ди. Димәк, мин бу тирәнлеккә төшәргә тиеш булганмын. Уйлар дөньясын гизә торгач, күзләр каршы як стена буйлап ялтыравык нәрсәләр шәйләде. Авырлык белән торып кулы белән капшады. Чү! Гирляндалар... Тукталып, аңын үткерләде. Саташмыйммы? Кабат тотып карады. Дугалап берничә агач таякка эленгән. Җир астындагы “йолдызлы дөнья” кемгә кирәк булган? Ә ничек яна? Һич аңламады. Капшый торгач, йомры пыяла – затлы коньяк шешәсе булса, тигез шома нәрсә ноутбук булып чыкты. Кемдер монда яши микәнни? Алайса ничек менә дә ничек төшә икән? Ул эзләнә башлады. Балчык стенага терәлеп торган нәрсә – агач баскыч булып чыкты. И, Аллам, монда юньле кеше төшеп йөрмәс, мен тизрәк, үтереп китәр, я мыскыл итәр. Йә Аллам! Зөлхәбирә күңеленә чын курку керде. Каудырланып менә башлады. Баскыч өч кенә басмалы. Беренчесенә баскач ук башы нигәдер тиде. Кулы белән белән өске катламны этте. Тик күк корпусы ачылмады. Әйбер белән бастырылган микәнни? Кул-аяклар, күкрәк авызы, уң як янбашы авырта. Басып торып булмый, ул кире төште. Төшкән урынга килде. Уентыкта бер йолдыз җемелди. Озаклап карап торды. Ае кайда йөри икән? Нинди матур син дөнья! Шул дөньяны көннәрдән беркөн үз ихтыярың белән ташлап кит инде. Нинди мәгънәсезлек! Башын чөеп карый торгач, муены арыды. Баз тар тоелды. Күкрәк торган саен ныграк авырта. Озак басып торып булмый. Тезләнде. Чарасызлыктан, йә, Аллам дип, йөзтүбән матраска капланды. Әнисе исенә төште. Берчак намаз өйрәнеп маташкан иде бит ул. Әнә шулай сәҗдәгә китә иде. Иреннәрен генә кыймылдатып, башта менә шулай уң якка, аннан менә шулай сул якка башын борып, фәрештәләргә сәлам бирә иде... Фәрештәләр?! Кайда сез?! Бар бит сез!.. И-и Аллам, меңгер мине моннан, ярдәм ит! Зөлхәбирә, ике кулын күтәреп, инәлеп сорады. Тәгәрәште генә күз яшьләре. Тавышсыз гына елап җибәрде. Аркасы белән балчыкка сөялде. Стена салкын, уйлар да салкын иде. Тормышта очраклылык булмавына күптән инанды инде ул. Нишләп була? Ничек менә алам? Әллә шушында каламмы? Куркыныч!..

Чарасызлыктан үлемгә таба ашкынып йөгергәндә, тукта, сабыр ит дип, Ходай мине тереләй кабер газабына төшерде. Дөнья газабыннан котыласым килгән иде шул. Күккә күтәрелеп, җанымны ал дияргә өлгермәдем, күккә ашмаган килеш  – җаным-тәнем белән бергә иң әүвәл кабергә төштем. Исән килеш төштем! Моның ние куркыныч соң? Мин бит кешеләр арасында йөргәндә дә күзгә күренмәс үтә күренмәле идем. Һич уйламаганда,“Человек-невидимка” киносы исенә төште. Клубта ак чүпрәк экран-пәрдә аша ничә карадылар икән? Тирән гыйбрәт, хикмәти әхлак-тәрбия мәдәният-сәнгатьтә инде! Тик асылы һәркемгә аңлашыламы икән? Тирән мәгънәле шигырьләре дөнья күргән саен үзенең тәмам үтә күренмәле кешегә әйләнүеңә гаҗизләнде ул. Хөсет бәндәнең кешелеклеген суыра икән. Күңел күзе пычранган саен дөньяның яктылыгын, матурлыгын каплый икән. Шушы дөньяны ямьлисе килеп, күңел җылысын салганнарны яратмау хисе белән күңел шыплап тула икән. Шуның белән җирне – яхшылыктан, кешелек дөньясын – игелектән, күкне сафлыктан мәхрүм итәбез икән. Их, инсан! Нинди аерма бар, бу караңгы чокыр белән якты дөнья арасында? Һәркем үз күңеленнән чыгып дөньяга бага икән. Кем өчендер бу дөнья шулкадәр кара төсләрдә һәм шушы чокыр кебек тар ахры. Ә кояш ул – һәр җан иясенә дә тигез карый, язмышлары гына  тигезсез, төрле...

“Кирәкме, син?..” – Зөлхәбирә, ачыргаланып кабатлаган, күпме вакытлар күңелен бимазалап йөрткән бу сорауны, гадәттән тыш тыныч итеп, хәтерендә барлады.

– Мин бит үземә үзем кирәк! Якты дөньяга, нинди булуыма карамастан, яшәргә килгәнмен. Юк, мин яшәп туймадым! Мин үземә үзем кирәк! Минем әле бу дөньяны сафлыкка чакыручы күп шигырьләр, җырлар иҗат итәсем бар! Күңел дөньясын нурландырган пьесалар язасым бар! – Ул ашыга-ашыга, һәрчак кесәсендә йөрткән тәсбихен кулына алырга теләде. Караңгы төннәр юлдашы – монда да аның күңелен яктыртырга тиеш. Тик гәрәбә-тәсбих дүрт кесәсенең берсендә дә юк иде. “Их, төшеп калды микәнни?” – дип, аяк астына карады – яктылык күрмәде, куллары белән җирне капшады – тоймады. Зөлхәбирә, күңелсезләнеп, стенага сөялеп утырды.

– Караңгы төннәремне яктыртучы, яшәү көче бирүче әниемнең ядкаре – гәрәбәләр иде. Көннәремне бизәүче, яшәү ялкыны белән җанны җылытучы, эшемдә дәрт-дәрман бирүче ни иде?

 – Мәдәни учак иде. Аның балкышы иде!

– Караңгылыктан җаның куырылып, үзең дистә еллар яктырткан мәдәнияттә кирәксез булып, почмагына посарга мәҗбүр булганда, сиңа яшәү көче каян үрләде?

Җавап эзләде, тамагына утырган төерне йотты. Шулай булмаска соң?

– Әлбәттә, китаптан! Матур әдәбияттан ләбаса.

Киштәләренә китап тезелгән нурлы, якты китапханә күз алдыннан үтте.

– Әйе, мәдәнияттән рухиятеңә яктылык киселгәч, җир йөзендәге тагы бер яктылыкка – шигърият нурына үрелдем...

Күңелең әйтеп бетермәслек шөкер итү хисе яулады.

– Үрелеп кенә калмадым... Интернет аша кешеләргә яктылык чәчтем. Үзем дә җылындым, кешелек дөньясын да сафландырдым. И, Аллам, шөкер сиңа! Мин бит кирәкле кеше икәнмен. Кичер көфер уйларым өчен! Кимсенүдән – чарасызлыгым, читтән җылы караш эзләвем булган ул! Читтән эзләү зур ялгышлык булуын белә дә идем бит... Их, ялгышабыз да соң!  Чиксез яктылыкка омтылып, дөньяга иңгән беренче китап – Коръәнне кулыма алып, үз телемдә укып чыга алдым, ә үзем барыбер ялгыштым. И, Раббым! Аны укыгач, әнием гәрәбәсен учыма алудан да ныграк карашым яктырган иде, үзем тынычланган да идем.. Пәйгамбәр юлын аңлаган хәлдә дә, үртәлеп, ялгыштым. Бик ялгыштым. Зөлхәбирә, башын күтәреп, уентыктан күккә карап, үзен битәрләде...

Кинәт җир өстендә өн ишетелде. Әллә тоелды гынамы дип, Зөлхәбирә күзләрен чытырдатып йомды, бөтен булмышы белән тыңларга кереште.

– Йә инде, сабыр ит әле. Кирәк-ми-и!

Дөрес ишетте! “Кирәкми?!” Хатын-кыз тавышы!

 Зөлхәбирә югалып калды, бер калкынды, бер утырды.

– Нәрсә, кирәкми дигән буласың?  – Ир-ат тавышы!

Яңгыравык көлү ишетелде. Яшь кыз көлүе! Зөлхәбирәнең йөрәге канатланды. Сикереп торды, бер адым атлады һәм нигәдер басылды: чытырт иткән тавыш чыкты. Зөлхәбирә буш пластик шешәгә басуын аңлады.

 – Ай-й! – дип чыраулап кычкырды кыз. – Нәрсәдер чытырдады анда...

Баз тоткыны куырылып килде. Тын алырга куркып, һәр авазны йотардай булып, тыңларга кереште. Өстә дә тынлык урнашкан иде. Бераздан:

– Коры ботакка бастым бугай мин, курыкма! – диде егет.

– Уф, шулай дисәң генә.

Кыз барыбер нидәндер шикләнә иде. Телефоны белән тирә-якны яктыртты. Җирдә бер сөям озынлыкта аксыл яктылык шәйләде. Иелеп алды. Табылдыкны телефоны белән яктыртты.

– Әй, карале нинди роскошь.

Егет тә гәрәбәләрне кулына тотып, капшап, бармаклары аша шудырды.

 – Чугы да бар очында. Кыска тәсбих ич бу! Әбинең дә бар иде. Син әйтмешли, затлы нәрсә бу. Тәсбихлы бабайлар да бу тирәдә йөри микәнни, аха-ха... Мә, сал кесәңә, кире ыргытырга ярамас, изге нәрсә.

– Хаҗәт иде! Алтын цепочка бүләк итәм дидең, онытма!

– Әйттем бит, булыр! – Егет табылдыкны кесәсенә шудырдып, кызны үбәргә үрелде.

– Кара әле, нигә син шалашны гына рәтләмәдең? Иштеләр дидең дә яңадан кораштырасың килмәде. Штабта барыбер куркыныч! Үрмәкүчле баз бит инде ул, ни дисәң дә...

– Мин булганда, курыкма син! Дөресрәге, без икәү булганда, бер чокырда да куркыч түгел. Безнең яратышуга алар, үзләре үк куркышып, почмакка посалар.

Ихахайлап көлделәр дә тагын тындылар.

– Ух! Шәпски үбешәсең син!  Тукта, тагын бер генә!

Тынлык... Зөлхәбирә салкын җиргә терәлгән килеш кызу ут өстендә яна. Шыбыр тиргә батты. Тәмуг?! Зөлхәбирә оялу газабы кичерде.

 – М-м, йә, булды! Нигә каршы тора алмыйм икән мин сиңа? – Кыз дорфа гына егетне үзеннән этә төште.

– Яратасың, Софья, яратасың!

– Софья түгел, Сафия дип, матур итеп әйт!

– Софья матуррак яңгырый. Шушы төннәр өчен мин көннәр озын төн көтәм, кая басканымны белми, ашыгам, Софья, әй, Сафия... Әйдә, төшәбез, түземем бетте. Анда сюрприз! Шалашта каты дидең, базда пычрак дидең. Матрас алып килеп төшердем, көндез.

Зөлхәбирә өнсез калды. Үлсәң, яхшырак иде бит!

Егет кызны базга төшәргә кыстап баз авызына таба әйдәде. Башка чакта җитез генә төшкән кыз, бу юлы үзе дә аңламаган ниндидер көч тәэсирендә, базга төшәргә базмыйча, таптана иде. Зөлхәбирә оятыннан кызарды. Төшмәгез дип кычкырасы микәнни? Тукта, аны монда булуын авыл халкына җиткерсәләр, анасы Суфия, кырык төргә әйләндереп, кеше көлкесе ясаячак. Тоткын ике ут арасында бәргәләнде. Я Ходай, каян төшә соң болар монда, һич аңлашылмый.

 – Төшкәндә яктыртып торырсың!

– Каниш! Китеп тор кырыйгарак! Люкны шудырам. Белсәң! Безнең бүгенге төн серле булачак! Матрасны гына әйттем. Анда шәпский интерьер. Иске ноубук та ята анда. – Егет телефонын алырга теләп әле бер, әле икенче кесәсен капшады.

 – Ноутбук? Юләр!..

– Читләрне дә карыйбыз!

Яңгыравык көлү бу чокырны каберлектән аеручы бер дөньяви шатлык иде. Тик бу көлүдә пычраклык, сантыйлык сытылып чыга. Зөлхәбирәнең барлык самими күзәнәкләре дөньялыкка кайтты. Кешеләр арасында яшисең икән, хәйләсез булма!  Шунсыз берни хәл итеп булмый. Оят, имеш... Кемгә оят, әй, Зөлхәбирә! Кирәкмәс җирдә, икәве генә күрергә тиеш булган урында үзеңне өченче дип күрдең дә гөнаһлы кеше сыман кызардың! Гөнаһ! Әйе! Болар бит никахсыз! Зөлхәбирәнең битләреннән бөрчек-бөрчек тир ага...

 Йә, Алла! Адәм белән Һава заманында күкләрдә башкарылган бу гамәл. Шуның өчен гөнаһлы булып, җиргә төшерелгәннәр. Нигә җир астына да төшәлә-ә-р?! Адәм баласына җир йөзендәге никахлы хак ләззәт кенә җитми микәнни? Йә, Аллам! Гөнаһлыларның гөнаһына шаһит булып торыргамы? Зөлхәбирә күңеленә чамасыз ачу, ныклык килеп керде. Ул, үзе дә аңламастан, баскычка килеп тотынды. Шул мәлдә баз авызы кадәр ай яктысы – күк йөзе күренде.

– Софья! Карале, кесәдә телефон юк бит, төшеп калганмыни соң ә-ә?

– Кесәңдә идеме?

– Әйе!

Зөлхәбирә, ни булса шул була дип, баскычны үзенә таба тартты. Ул җиңел генә урыныннан кузгалды. Күңелгә сөенеч тулды, күтәреп, кырыйга алып куйды һәм кабат ялгыш пластик шешәгә басты.

Тынлыкны ачыргаланып кычкыру һәм шап-шап килгән аяк тавышлары ярды. Аңлады Зөлхәбирә! Болар бирегә башка килмәячәкләр иде. Зөлхәбирә, баскычны куеп, баз авызыннан дөнья авызына күтәрелде. Тынчу баздан чыгу белән, йотылып, салкынча саф һаваны сулады, бихисап йолдызлы күккә карап хозурланды. Мин яшим! Нигә җиһанга кычкырмаска!

– Мин яши-и-им!!!

Юк, яшәгәнне кычкырмыйлар, шыпырт кына яшиләр!

“Якты дөньяда яшәү үзе бер бәхет!” – Бу сөенечле уйны кичерергә, тормыш мәгънәсен аңларга Инсанга караңгы чокырга төшүләр  кирәк микәнни? Саф күз яшьләре битләре буйлап тәгәрәде. Бу яшьләр инде әрнүле, кимсенүле түгел иде. Бу яңадан туып дөньяга килү иде.

– Мин исән, газиз Раббым! Мең шөкер сиңа, гыйбәтләндерүең өчен!  Кичер көфер уйларым өчен! Яшибез син язган гомерне, көрәшеп яшәрбез! Кемнәр, нинди максатлар белән генә йөрми бу дөньяда?!  И Аллам...

 

Туңмы минем йөрәк?!

 

Хәбир үзен туңган кебек хис итә, әмма өстенә ябарга уенамы килми – шомланып, кузгалмыйча да ята бирә. Әле аның берүзе калганы юк иде бу йортта. Унҗиде яшендә тулаем ятим калса, Зөлхәбирәсез Черёмушкада яшәвен, ике ел армия хезмәте үтүен исәпкә алмаганда, бер генә көнне дә, бер генә төнне дә аннан башка кичергәне булмады. Нигә соң әле нәкъ шушы мизгелдә хатыны түгел, туганы исенә төште? Инде төн уртасы үтте, ә йокының килергә исәбе дә юк: күзләр шыр ачык, зиһен дә... Җитмәсә, үткәннәрне барлата. Таң атуга таба барган төн. Офыкка аз гына алсулык иңә. Ул яткан караватның сул ягында тәрәзә. Бу караватта ул өйләнгәнче Зөлхәбирә йоклады. Бакчадагы сирень куагы көмеш айның нурында коена. Китек айның нурлары аның аша тәрәзәдән кереп, башта Хәбирнең күзенә, үзенә төшә, аннан өй җиһазларын шәйләтерлек итеп, өй эченә уза. Бу йортта йоклый алмыйча ятканын хәтерләми Хәбир. Маша шушы түр якка, түр почмакка икона урнаштыргач, аның йокысы качты. Төннәрен шул якка карый да әнисенең борчулы йөзен күргән кебек була. Җанны тынгысызлык биләп ала: әле бер якка, әле икенче якка боргаланып, төнне чыга. Аннан алып постырырга ничә талпынды?! Ләкин ул Машаның китүен теләми.

Элек, уянып киткән чагында, бу бүлмәдә уч төбе кадәр генә яктылык күзенә чагыла иде. Ул сервант эчендәге аяклы бәллүр фужер эчендә һәр төн янды. Хәбир аны җирдән җыеп алып кергәч, Мәдинә карчык юып биргән көнне генә кызыксынып, кул фонаре белән яктыртып, юрган астында “яндырып” ятканын хәтерли. Аннан... армиядән кайткач, кулларына алып, әнисен искә төшерде. Ул көнне күңеле йомшап, күз яшьләре аша карагангадыр, көчлерәк яктырды шикелле. Озак кына учларына кысып тотты. Сагынган иде. Гәрәбәне түгел, әнисен өзелеп сагынган иде. Армиядән кайтып керү белән әнисе, шул муенсаларын балкытып, кочагына алыр кебек иде. Тик андый хәл булмады. Гәрәбәне шул көннән кулына тотмады да Хәбир. Ут сүндереп яткан чагында күзенә чалынды, ә ул йокыдан торганда инде яктыра, гәрәбәләр “күренми” иде.

 Черёмушкада яшәгәндә Настя әбинең почмактагы иконасы, ярты төндә уянып китсә дә, тынычсызлый иде. Аннан ияләште, игътибар итмәскә күнде. Ул йорт бит аныкы түгел – шулай булырга тиеш дип тынычланды. Ә менә чиркәү тавышы йөрәгенә ярамады. Күңеленә шом керә иде. Түр почмакка – әтисе белән әнисе фотосурәтләре урынына биредә дә чиркәү ясап куйгач, күзләреннән очкын атылган кебек булды шул. Маша алдан кисәткән иде: “Черёмушкадан кайтырга күндем, әгәр куйдырмыйсың икән –  синең белән яшәмим, китәм”, – диде. Юк, ниндидер рамкалы сурәт куйганы өчен генә хатынсыз каласы килми иде аның. Түзәргә булган иде. Ләкин төнлә уянып киткәндә, шул почмактан ике күзнең янып карап торуына җаны таланды. Челт-челт итеп кабат шунда карый, юк та кебек, йоклап китеп, кабат уянганда, тагын шул ике күз карап тора. Шыбыр тиргә батты. Аннан җаен тапты, төннәрен ул якка карамаска булды. Әнисе еш исенә төшә башлады. Моңарчы алай түгел иде. Бүген фужердагы янар гәрәбәләрне юксынды ул. Шул гәрәбәне муенында йөрткән әнисе күз алдына килде. Еш елмая иде ул шуны такса...

Хатирәләр йөрәк айкый торган шул. Барысы да бүгенгедәй истә.

– А-а-а!

Аның өстенә килгән утлы гәүдә, килеп җитә алмыйча, җиргә ава... Хәрәкәтсез кала. Ул, миңгерәп, әнисенең утлы гәүдәсен чәбәкли...

Хәбир, шуларны күз алдыннан кичереп, авыр сулап, калтыранып куйды. Йә, Аллам! Күпме җәрәхәт алды икән бу йөрәк?! Армиядә хәрби чараларның берсендә, утлы боҗра аша чыга алмыйча, тетрәнеп җиргә тезләнеп, әнисен күз алдында китереп сыкраганда, тулы бер взвод егетләр аха-хайлап көлде. Командир шуны ничә ай, кат-кат әйтеп, мыскыл итте. Шулчак йөрәк ничек телгәләнгәнен бер үзе генә белә...

Бүген, хатыны әйберләрен җыйнап киткәч, дөнья кабат сүнде. Әйе, ул аны куды. Урнаштырган иконасын, әйберләрен үз куллары белән җыйдырды. Ә Зөлхәбирәне кумады, юк. Сүз, чарасызлыктан, шулай әйтелде генә. Моңарчы ничек яшәлде соң әле? Каян көч таптым? Мине яратып, сөюе белән сөендереп, хатыным яшәргә көч бирде шикелле. Әйе, аның белән рәхәт иде, дөнья бер сагышсыз, гел матур төсләрдән генә тора иде. Тик ул, моңарчы исе китмәгәнне, Настя түтәй үлгәч, дингә ябышты. Менә шунда инде аңлашылмаучанлык башланды. Хәбир торып утырды. Стенага сөялде. Марияга ияреп китүе, чиркәүле авылда, иконалы йортта  йөрәген телә-телә яшәгән көннәре күз алдыннан үтте.

Дөнья түгәрәк дисәләр дә, Хәбир өчен ул Черемушка авылында тигезсез әйләнә иде бугай. Маша чукынганны күргәндә, бәйрәмдә чиркәү чаңнары ишетелгәндә, йөрәге тигез типми – я җитез кага, я хәле китә иде. Күзенә күренгән бөтен нәрсә сөйкемсезгә әверелде. Юк, никадәр сөелмәсен, бу тирәлек аныкы түгел иде. Никадәр авыр булмасын, мәхәббәте хакына хатынына бу турыда белдермәде, динне кузгатып, сүз әйтмәде, таләп куймады. Парлы гомер!.. Тормыштан ләззәт алып, сөеп-сөелеп яшәлгән гомер! Шулай дип бәяләде Хәбир. “Уртак идеме уйлар? Бар идеме планнар?” Юк иде. Тукта! Туган йортның, әгәр гаилә дип атарга яраса, безнең гаиләнең биредә яшәгәндә тормыш мәсьәләләрен кем кайгыртты соң? Мин түгел бит, хатын да түгел. Күкрәк турысында уңайсызлык тойды.

– Их, З-зөлхәбирә!.. – Күңелен көчле тынычсызлык яулады.

– К-кайда с-син?! – Аны вөҗдан газабы җәфалый. – З-зөлхәбирә! К-кая к-киттең син? – Шул мизгелдә Хәбирнең ирләрчә җиңелмәс горурлыгы баса төште. “Мин бит сине кумадым. Хатынның гел ризасызлыгыннан, мыжлавыннан туеп, үземнең фикеремне, көчемне күрсәтәсем килеп кенә тавышлануым иде. Ә син... чыктың да киттең. Әгәр, китәм дип үзең әйтмәсәң, кит дип әйтмәгән булыр идем. Кайда син хәзер?”

 Уйлар яшен тизлегендә бер читтән бер читкә ташлана.

“Хисмәт гашыйк иде сиңа. Чыкмадың шуңа. Син бит аңа тамчы да ир-егет итеп карамадың. Классташың иде ул сиңа нибары. Факилгә чыгуыңны мин дә теләмәгән идем. Әйтмәдем генә, ул өч хатын аерган кеше иде. Хатынга – син, сиңа ул ошамады. Беләм, сез икегез ике җиһан кешесе идегез. Туйган идем шул хатын зарыннан. Яхшы кешедән кеше китмидер ул. Начарлыгым кайда соң? Кайсыгызга начарлык эшләдем? Хәбир барлык тормышын бизмәнгә салып үлчәде, әмма бу сорауларга җавап таба алмады.

Бер кечкенә көймәсе,

Өч төрле нәрсәсе бар...

Балачакта бу шигырьне укытучылары ятлатты. Мәрдан – күрше абыйлары, капка төбендә җырлауларын ишетеп, игезәкләрне бер концертта шушы җырны җырлатты. Зөлхәбирә, моны әле күптән түгел берничә тапкыр искә төшерде. Хикмәтен тап, янәсе. Беренче тапкырда шаярта дип уйлады, икенчесендә: “Бала-чага булма!” – дип, канәгатьсезлек белдерде. Тагын бер сөйләгәндә ни диде? Бөтенләй берни уйламады колак очыннан үткәрде. Туганы юк-бар сөйләми!

Өч түгел, ике генә кадерле кешесе бар: газиз туганы Зөлхәбирә, сөйгән хатыны Мария. Бу йорт – шигырьдәге кечкенә көймәдер. Кайсысы бүре дә, кайсы кәҗә иде соң бүгенгеләрнең? Кәбестә... Анысы кайсыбыз? Хәбир күңеленә хурлыклы хис кереп тулды. Мин? Ах! Киткән чагында хатын миңа: “Туң күчән!” – диде түгелме соң? Гарьләнүдән салкын тирләре бәреп чыкты. Ярый әле кеше хәтере истәлекләргә бай, үз-үзен акларга хирыс. Уйлар бөтенләй башкага күчте. Классташлар бергәләп колхоз кырына, беренче салкыннар төшкәнче, төшкәч тә, кәбестә кисәргә баралар иде. Укытучылар күрмәгәндә генә туң кәбестәләргә резин итекләре белән ныклап китереп тибәләр, аяк астына ябышкан юеш балчык белән бергә кәбестә “очып” җиргә төшә. Кояш туры күтәрелгәч, боз шикелле  салкын  кәбестә башлары, кояш нурында җылынып, үз хәленә кайталар...

Җылы уйлар уйларга тырышса да, хатыны мыскыллап әйткән сүз йөрәгенә кадалган иде шул. Туң кәбестә?! Юк, туң йөрәк мин! Әйе, әйе! Хатын я фатирында, я туган йортында җылы юрган астында йоклыйдыр, ә Зөлхәбирә?.. Кайда ул хәзер? Ник мин аның турында чыгып киткәнче үк уйламадым? Хәбир сикереп торды. Өйдә гөлт итеп утларны кабызды. Солдатларча җитез итеп киенеп, капка төбенә чыгып басты. Таң атып килә. Әле генә җылы өйдән чыккан ирне иртәнге салкын куырып алды. Ул ашыгып кесәсеннән тәмәке чыгарды, кабалана-кабалана кабызып җибәрде. Киеренкелектән куллары калтырады. Кайда булырга мөмкин хәзер Зөлхәбирә? Комсызланып суырып, тәмәке тартты, күз карашын Баланлы тавына  төбәде. Анда кечкенә генә ут күренә иде. Төн уртасында, атна уртасында кем яккан учакны? Ул, таудагы нәни генә утка карап, уйланып утыра бирде. Матур гына гаилә корып булмады. Тиң яр булмады. Чит кавем белән бәйләндем. Бөтен тиң булмаганлык та шунда бугай. Аз гына аңлашылмаучанлык килеп чыккан саен Мариясе, йә Зөлхәбирәне, йә Хәбирнең үзен салкынлыкта гаепләп, сөйләшмичә йөрде, йә әрләште. Кәефе килеп, кабат сөюе белән пешерде. Ә Зөлхәбирә... Зөлхәбирә! Кайда син? Хәбир утырган урыныннан калкынып куйды. Таудагы утлы нокта янына барсаң, зур учактыр. Учак җылы була, кызган күмерле була. Гаилә учагы... Кайда мондый сүз ишеткән иде соң ул? Нәфилә Ситдыйковна класс сәгатьләрендә сөйли иде бугай. Җәй буена, төннәрен тәмәке көйрәтеп утырганда, “Яшьлек” аланы тирәсендә янган учакны күп тапкырлар күрергә туры килә аңа, ләкин таң атканда янганы сирәк – шуңамы икән, учактан күзләрен ала алмыйча, уйларга бирелеп утыра ул бүген. Шунда күңеле тарта, тик ул анда барырга иренә. Хәбир комсызланып тәмәкесен суырды. Кәефе китте. Уйлары әнисенә барып тоташты.

“И-и әни, яндың бит син утларда... Яндың! Әти дип караңгы базга төштең... Их!.. Яраткансың әтине. Хәзер генә аңладым. Мин дә яраттым. Тик динен ярата алмадым. Җанны өшетте, чиркәүнең җиз кыңгырауларын каккан саен, Машадан ераклаша баруымны аңладым. Яхшысынмый гына идем. Зөлхәбирә кисәтте, ә мин сөю, мәхәббәт алдында җебеп төштем. Зилә дә ярата иде бит мине, ә мин тотлыгуымнан уңайсызландым, үзен дә чатан дип гарьләндем. Мин кем? Туң күчән!... Туң йөрәк! Әйе, Маша шундый бәя бирде. Яраткан кеше туң йөрәк була аламы? Юктыр! Чиркәү чыңын, икона яратмаган өчен туң күчән булдым түгелме соң? Ә мин... мин, киресенчә, шул ят чиркәү чыңын ишетеп, йөрәгем, хисем, динем барына төшенә башладым түгелме? Әйе, нәкъ шулай! Бала чакта, караңгыда, әле таң да атмаганда, әтигә ияреп корбан гаете тәкъбирен кабатлаганда, соңыннан, ташландык фермада сап-сары саламга тезләнеп, вәгазь тыңлаганда, намаз укыганда, бабайлар эшләгән хәрәкәтләрне кабатлаганда, нәни йөрәгемә кереп урнашкан илаһи моң уянды. Туган йортыма әйләнеп кайткан көннән бирле өем каршындагы биш тапкыр әйтелгән мәкамле азан тавышы йөрәкнең ниндидер кылларын тибрәтә. Миңа үз динем бик кадерле икән. Мария, ислам динен хөрмәт итмәсә дә, һичьюгы үз динен тотмаса да, аны нык яратуымны дәвам итәр идем дә... Ул да үз динен ярата икән шул. Хәбир кабат тәмәке кабызды, әйтерсең, ул салкын уйлардан арына.

Тауда төнге учак сүнмәде. Бу төндә Балантау белән Баланлы тау арасында ике генә ут бар иде... Хәбиргә Зөлхәбирә уты күренсә дә, Зөлхәбирәгә Хәбир уты күренми иде шул...

 

***

Зөлхәбирә авыл артыннан алсу таң сызылуын күреп алды. Туган йортында айлы төннәрне уяу кичереп, күпме таңнар аттырды ул. Тынгысыз, авыр кичерешле иде алар. Бүген менә таң атуына куана алды. Бүгенгесе – яшьлек таңында күмәкләп таң каршы алгандагысы кебек шатлыклы таң. Дөнья матур! Яңа көн туып килә! Таң җиле шундый йомшак. Балантау йортлары йокыда... Салкынчарак икән. Зөлхәбирә үз-үзен кочаклады. Өйгә кайтыргамы? И-и сөйкемсез сөяк! Вакытында кияүгә чыга белмәсәң... Хурланмыйча, ничек кайтып керергә соң? Ә кайтмый кая барасы? Әни ни диде? “Авызың тулы кара кан булса да, дошман алдында төкермә!” Өйдә мыскыл булуың җитмәгән, “өйдән кудылар” дип, халык теленә кереп, кабат тетрәнергә, көлкегә калыргамы? Юк! Һәркем зарын, күңел пычраклыгын чыгарып селки торса, бу җиһан нишләр? Офыктагы бу  алсу таң каралмасмы?.. Зөлхәбирә очар коштай алга омтылып, моңсу күзләрен кояш чыгышы ягына төбәп карап торды. Өйгә кайту гына авыррак шул. Ичмасам, Булатка да ия табылды. Авыррак уйлыймдыр күрәсең... Күңелемә ошарлык бер ир заты очраса иде. Җир читенә китәр идем... – Бу уйлар чын күңелдән уйлана иде.

Әмма курку белмәс бу кыз, “Яшьлек аланы”нда алсу таңны аттырып торса да, яшь кыз түгел иде шул инде. Зөлхәбирә калтырап китте. Уймы өшетә, иртәсеме салкынча – ул үз-үзен тагын да ныграк кочты. Еламсырап торганнан тамагына утырган төерне авырлык белән йотып җибәрде. Күзләре җирдәге шырпы тартмасын күреп алды. Учак кабызу теләге кабынды. Чү! Ул яланаяк икән бит! Игътибар да итмәгән: аяк киемнәре штабта калган. Егылып төшкәндә үк аякларыннан салынган күрәсең...  Ул җитезлек белән кушуч кадәр генә нечкә чыбык-чабык җыеп килде, кәгазь кисәге табылды. Бер сызу белән кабынып та китте. Бу нәни учак Зөлхәбирәнең күңелен җилкетеп җибәрде. Тәненең авыртуларын онытып, ашыга-ашыга аяк астында яткан коры ботакларны сындыргалап нәни учагына салды. Көчлерәк янган саен  кәефе күтәрелде, ашкынып эрерәк, юанрак ботаклар алып килеп салды. Хәрәкәттән, якты уйлардан, учак ялкынын күрүдән күңеленә сөенеч үрләде, тәне җылынды. Учак янында бүрәнә сыман шомарып беткән агач ята иде. Ул шуңа утырып учагына бакты. Ялкын телләре, уйнаклап, күккә таба үреләләр. Ара-тирә җиһанга үз тавышын салып шарт-шарт итеп атып куя. Зөлхәбирәнең, канәгать булып, күптән инде болай ихлас елмайганы юк иде. Үзең үрләткән учакның шатлыгы күбрәктер шул.  Үзең, үзең... Хәләл акчаңа үзең җиткергән торакка кайту ник куанычтан гына тормый соң? Димәк, үзеңнеке үк түгел?! Үзгәртәсе иде дөньяны! Юк, дөньяны мин үзгәртә алмыйм. Ялгыш уйланылды. Бары үземә үзгәрәсе!

Җиһан яктырып килә. Нигә шушы ямьле дөньяда яши белмим соң мин?! Үзгәрәсе иде, үзгәрәсе... Калган гомеремне матур, җиңелрәк итеп үтәсе иде. Ни кирәк аның өчен? Сабырлык! Күркәм әхлак! И-и, болар бит миндә бар! Ә нигә гел авырлыктан тора минем язмыш? Нигә Суфия, Гөлсу кебек рәхәтлек тоеп яши белмим? Нәрсә, шулай әдәпне бозгалап яшәргәмени? Минвәлиле дә, Булатлы да булып була ләбаса... Тфү! Кая китте бу уйлар?! Икесенең берсен дә яратмыйм бит мин. Яратмагач, нигә тормыш бәйләргә? “Ярата белмисең!” – дидеме Минвәли? Зөлхәбирә теләр-теләмәс елмаеп җибәрде, ияге белән учларына таянды. Минвәлинең шул көнне әйткән барлык сүзләрен хәтерендә яңартты. Ярата белергә өйрәнергә алайса. Зөлхәбирә ачыш ясагандай булды – карашы үткерләнде, сыны турайды:

– Минвәли! Мин үземне дә яратмыйм бугай! – дип пышылдады ул. – Мин эш кенә яратам, дөньяны гына яратам икән бит! “Иң беренче чиратта Аллаһны, аннан үзеңне, якыннарыңны ярат!” – Укыдым бит мин бу турыда. Хактыр, Хисмәт әйтә бит: “Аллаһ ни кушканны белә инсан, үтәми генә”, – ди. Үзенең чокырда булганын кабат исенә төшереп маташты, сыны тартылып куйды, күзләре Балантау өстеннән, нидер эзләгән сыман, әрле-бирле йөгереште:

– Бәй, мин чокырда Аллаһ Тәгалә белән сөйләштем түгелме? Әллә төштә генә күрдемме?.. Намаз укыган кебек булдым бит. Уф-ф... – Зөлхәбирә калтыранып башын селкеде. Барысын да исенә төшерә алмады. Әмма сәҗдә иткәне күз алдында...

Учактагы юан ботаклар кызыл күмергә әйләнеп бара. Тәненә рәхәт җылы йөгерде. Уйлары да ныгый, ихтыяр көче арта бара. Каршылыклы уйлар да кичерә. Күңелдән  үзе белән үзе сөйләшеп утыра. Бер Зөлхәбирәдә – ике “мин”!

– Зөлхәбирә! Син үзеңә горурлык өстә! Аны булдыру өчен тәкәббер, масаючан кеше урынына үзеңне куеп кара! Йә?!

Күзләрен челт-челт йомды, фикерләре җитезләнде.

 – Әнә тау астыннан берәү менеп килә. Кем? Чибәр дә, дәрәҗәле дә, якының да булмасын ул кеше! Аларны һәркем күрә. Әйтик, ул ким кеше ди. Йә үзенчәлекле, йә күренеп үк торган гарип, йә түбән социаль катлаудан булып – җитешсезлеге булсын! Ни кичердең?

Кайнар учак каршындагысы эндәшми утыра бирә.

 – Һи, театр уйнаган кеше! Кичереш аңламаска соң?..

– Кызгандым...

Горурлыгын тәкәбберлеккә алыштырырга карар кылган Зөлхәбирә исә, җиңелрәк яшәргә өйрәнәсе килеп, җикеренә, аннан таләп итә:

– Ни дидем?! Син өстен карашлы, үзеңә югары фикерле кеше! Алсу күзлегеңне сал! Салмасаң, борыңыңны чөебрәк атла, тузан сарган күзлеккә чөелгән борын килешә.

Битараф ул бу сүзләргә:

– Күз каршымда учак ялкыны бии...

– Кеше язмышлары янганга да игътибар итмә! Битараф бул, җаныем! Бары үзеңне уйла! Кеше өчен янма, көймә!.

– Э-э, ярар... Вакыт бир! Булып карармын. Мондый тип кешеләр кичерешләрен тоеп карау дөньяны танып белү өчен кирәк иде шул миңа, әйе. – Кызгану хисен кәефсезлек катыш күзәтүчәнлек биләде... – Йөрәккә үткәрмәскә инде, әйеме? Шулмы инде ул, башкаларга битарафлык дигәнең?

– Менә, менә! Була бит, тырышсаң. Күзалла! Кабатлыйм: әнә ул сиңа таба  тау астыннан менеп килә...

Учакның әллә ничә телле ялкыны аша түбәнлектән акрын гына менеп килүчене күргән кебек була.

 – Син өйрәткәнчә карый алмыйм әле мин аңа! Аллам сакласын! Чын күңелдән тырышмыйм, бары үзен эре тоткан бәндәләрне аңларга тырышып кына бу халәтне үземнән кичереп карыйм. Бирегә таба менә килә ул Кеше, э-э, әйе, күргән кебек булам.

– Кеше дип... Аны чамасыз горур, һавалы җанлылар кешегә санламый. Чөелгән борын астагыны күрми ул. Син исеңнән чыгарма, син дә чамасыз горур! Итагать күрсәтмә, хәерхаһлы булма! Син – тәкәббер җан! Бетте-китте!

Уйнап карарга булыр, чынлап та. Юкса, бик бастылар, изделәр:

 – Мин чамасыз горур! Мин бары үземне яратам! Мин менә кем! – Ияк күтәрелә, күңел, кайнар учак каршында утыруына карамастан, салкыная бара; холык катылана, ныгый – йөрәк әллә бозланды инде? Ә-ә?

– Иһи-һи... Афәрин! Менә бит! Тәкәббер затларныкы шундый! Шуңа ул ягымлы караш җылысын тоймый, җылы сүзгә мохтаҗлыкны да аңламый. Бары үзен, үз дөньясын гына бөтенәйтә белә.

Очкыннарын чәчеп торган кызыл телле учак ялкыны, каракучкыл төтене белән бергә, баш шәрифен күккә-һавага таба тарта, әллә чөя дә кебек инде?.. Карашы гамьсез-ваемсызга әйләнә бара,  ияге  күтәрелә, ә күңелдә, күңелдә өстен хисләр өермәсе кузгалды. Мыскыллы тонда эчке тавыш тантана итте:

– Кем килә?! – дип  түбәндәгегә ишарәли, ирексезләп һаваландыра, авыз читләре, мыскыллап, аска таба дугалана.

– Кем дип... Ким икәнен беләм! – Салкын йөрәкнең җебисе килә... – Юк,  мин башка кеше! Аның хәленә керәсем килә... – Горур кыя-таш ныклыгын югалта, ишелергә яргалана.

(Дәвамы бар)