Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (20))

Башыннан УКЫГЫЗ

– Аллаһ Тәгаләнең гасырлар буе иңдергән шифалы кояш нурларын үзенә туплаган нарат җаны кыйпылчыгыннан хасил булган гәрәбәләрне Сәлия, яман өшкереп, кара күмердәй итеп, идән астына күмде. Халисәне сукмагыннан бөтенләй алып ташлау иде уе. Әмма Халисәнең ихтыяр көче зур иде шул! Дөньялыкта хәзер Халисә дә юк, үзе дә юк. Адәмнең яман гамәлләре, алты сәгать эчендә төзәтелмәсә, галәмгә күтәрелеп теркәлүе, хаклык белән, яманлык иясенең дәвамчыларына булачак икәнен, я кайсы белми??

– Ах! – Лилхәбәрдар белән Зөлхәбәрдар, сөйләшеп куйган сыман, икесе дә шул бер өн чыгардылар.

– Алла бәндәләренең дөньяга ярату белән бакканнарына сихер ябышмас. Кайсы инсанның уйлап караганы бар икән: билгеле бер эш урынына юкка гына юлланмыйлар ләбаса. Үзләренә җайлыны, авырлык булмаслык итеп сайлыйлар да үзләренчә яшәргә хыялланалар. Аңлатсаң иде шуларга: “Аллаһ Тәгалә Үзе белә сиңа кем кирәген, ни кирәген! Инсан бары сынау аша гына камилләшә” дип...

– Аны аңлаган кем бар соң? Коллектив, эш урыны гынамыни, дускаем? Билгеле бер кеше белән күкләрдә никах укылуын әйт син! Тиккә бәйләнәмени  язмышлар? – диген. Шуны аңласалар икән тагын!

– Адәм баласының үзе теләгән кешесе белән генә аралашасы килә шул, дусларым! Нинди сыйфат җитешмәвен белгән хәлдә юлыңа кирәклесен чыгарып бастыруы да бер могҗиза бит! Читтән карагач, безгә яхшы күренә шул. Ә адәм ошатмыйча, ошатмаганын юлыннан алып ташлау өчен никадәр гөнаһлы гамәл кыла. Их, үзендә булмаган яхшы сыйфат белән камилләшәсе генә бит инде.

– Я, ярый, син бик тынычсызландың. Без кешегә бирелгән җиде могҗизаның берсенә – ул да булса, уена салып кына игелеккә тарта алабыз. Анда да күркәм холыклы, иманлы булса гына.

– Их, дуслар! Карагыз әле тагын бер җир йөзенә!!! Шушы җиһанның камил матурлыгын күрү, күңелләрне хисләндергән тавышларны ишетү; иркәле наз, ис-тәм тою, рәхәтләнеп сөйләшә алу, гамьле уйлар уйлау, шөкер итеп шатлану һәм кинәнеп ярату могҗизалары белән сөенеп, Аллаһу Сөбханә вә Тәгаләгә сәҗдә итеп, рәхмәт белән яшәргә генә кирәк бит!!! Мин бер генә көнгә җиргә инсан булып төшәр идем...

– Кызганычка  каршы, җир йөзендә адәм хәлифә! Фәрештә түгел!

– Булмагае...

– Дускаем! Адәмгә Аллаһ биргән җиде могҗизаның көчен, ямен, тәмен, рәхәтен бары фәрештәләр һәм шул могҗизаның берәрсен югалткан инсан гына аңлый...

– Хактыр. Минем бу турыда уйлаганым юк иде. Шулай да искәрмә була аламы икән? Бармы бу җирдә җиһанның җиде могҗизасына шөкер итеп яшәгән сау-сәламәт кеше?

– Җиде кат сыналып, шул сынауларны акыл белән  сабыр үтә алганнар яшәү яменә төшенә ич. Безнең тирәлектә Зәйтүнә, Халисә исемле инсаннар яшәп үттеләр. Хисмәтне күрәм... Сез ни диясездер, бу – минем фикер.

– Аллаһ өстенлекне инсанга биргән шул. Ничек кенә сынау күп булмасын, илаһи ярату хакына җиргә төшеп, бер гомер кичерер идем, чынлап әйтәм. Их, нурлы дөнья!.. – Зөлхәбәрдар, атылып китеп, җиргә таба очты, әйләнеп-әйләнеп, җитез генә кабат дуслары янына килеп, сап-сары нурга тотынды һәм күңел күзләрен җирдән алмыйча, атынырга кереште.

Кәефләре күтәрелде. Бераздан, җиде төсле нур арасында, үзләре дә нурлар булып, югалышып шаярыштылар. Түзмәде, Лилхәбәрдар нәкъ Зөлхәбәрдар сыман атылып, җиргә таба юнәлде:

– Ә-һе-хей-й, нурлы дөнья-а! Сокланып туйгысыз тормыш! – Әйләнеп дусларына чакыру ташлады: – Әйдәгез, җиргә!

Дускаеның бу сүзе Суфхәбәрдарның талчыгулы йөзенә бәрелде. Дуслардан калып булмый иде. Барлык канатларын җәеп, бер урында кагынып торды-торды да:

 – Сокланып туйгысыз тормыш... Иманың булмаса – башына ормыш! – дип үзалдына әйтте һәм ул да җиргә таба юнәлде.

 

Кирәкме син?

 

Зөлхәбирә эштән киткәннән соң тугыз ай дигәндә беренче тапкыр үзәк урамга чыкты. Мәдәният йорты буен урады. Иртә язда Рамил  белән, известькә сары төс кушып, җайланмадан сиптереп, төсен яңартып җибәрәләр, нигезен куерак төс белән буйыйлар иде. Кояш кебек булды бу дип куана иде Зөлхәбирә. Бина “сизрәгән күлмәге” белән бик моңсу утыра кебек тоелды аңа. Мәктәпкә Зилә янына сугылды. Барлык эшләрен читкә куеп, җылы кабул итте. Кешелекле кеше, нинди генә вазыйфа башкарса да, якыннарына вакыт таба. Күңел ризалыгы кичерде Зөлхәбирә. “Бер минут вакыт юк!” дигән җөмләне эш урынында ничә тапкырлар ишетте икән ул үз гомерендә. Хәлләрен кат-кат сораса да, ул өйдәге хәлләрнең барын да Зиләгә белдертмәде. “Бик күрәселәре килеп тормый инде”, – дип кенә әйтеп куйды.

– Күпләрнең кеше күрәсе килми, Зөлхәбирә. Хөсетлек көчле. Китсәм, шушы коллективта кемнәр шатлана-шатлана алкышлап калачагын яхшы беләм. Әмма мин шушы вазыйфамда үземә йөкләмә алганмын икән, үтәргә тиешмен. Беркемгә дә үпкәм юк. Һәркемнең бу дөньяда үз юлы, куйган максаты бар. Минеке мәгариф булса, синеке мәдәният иде. Икебез дә шушы авыл халкы өчен хезмәт иттек. Кемнең хезмәт юлы кайчан тәмамлана – бер Алла гына белә. Борчылма, син үзеңнән якты эз калдырдың, дускаем. Горурланырлыгың бар! Син киттең – Балантау мәдәнияте җан тәслим кылды. Ә бит күпчелек, Суфиянең кызган ташына хуплаулар сибеп, куана-куана каты итеп кул чапканнар иде. Ясин чыкты Суфия. Күргән кеше күрде – авыл сәнгатен бары син тотып тора идең. Горурланып йөр! Бик бирештең, дускаем.

– Булган – беткән. Пәрдә төште. Мәгълүм рус халык әкияте ахырындагы кебек: “И я была, мёд пила...” дигәндәй, мәдәнияттә мин дә булдым, татлы балын мин дә тәмләдем. Татлы дигәнем дә ачы, агулы булып чыкты... Эшне генә түгел, сәламәтлекне дә югалттым шул, Зилә. Ә югалтулар...

– Синең колагың начар ишетә, башка берәү башкача тилмерә... Тауга карап, тау булып булмый дигән гыйбарәне ишеткәнең бар бит инде... Ризалашырга, авырлыкларга түзәргә туры килә. Син үзең генә дип уйлыйсың... Минем дә аякның сөягенә тимер беркетергә әйтәләр. Икеләнеп торам. Күп акча кирәк. Борчый. Операция ясатмас идем, тагын  да начаррак булу ихтималы бар...

Зөлхәбирә гыйбрәтләнеп, Балантау буйларын әйләнеп, Чишмәсу юлы буйлап урап, тынычланып кайтты.

Баланлы тау гел шундый мәгърур, бер дә үзгәрми кебек. Әйе шул, Зилә, тауга карап тау булып булмый! Тауга тау булырга язган. Аяк дисең... Кемдер шушы тау кебек урынына кадакланган. Урынныннан кузгаласы, сәламәт кешеләр кебек гомерен йөгереп үтәсе киләдер. Минвәлинең әнисе Дания апа: “Йөри алсам, көн дә Баланлы тауны урап кайтыр идем”, – дип өзгәләнә дияләр иде. Синең язмыш – бары синеке генә шул. Ә тауның? Тауның урыныннан кузгаласы килмиме икән? Алла сакласын! Ни уйлыйм мин? Тау урынныннан кузгалса, ахырзаман җиткән була ләбаса. Һәркемнең үз язмышы, һәрнәрсәнең – үз вакыты. Кыямәт көненә игелекләр тау чаклы булса иде ул! Әнә, таулар да, тузан кебек теткәләнәсе тәкъдирен белгән хәлдә, мәгърур гына тора бирәләр, ә үзләре, һәр омтылышлы, өметле бәндәне биеклеккә чакырып, гасырлардан гасырларга күчә баралар...

Зөлхәбирә өенә уйланып, сабак алып, бераз күңел күтәренкелеге белән кайтып керде. Баздан пешереп куйган баланын алып менде. Шундый әйбәт сакланган. Бер төрле җиңеллек белән җитез генә балан пирогы пешереп алды. Алгы як ишек ябык иде. Тукта, Зөлхәбирә! Бергә яшисе! Талашып, ни үзгәртәсең?! Чәйгә чакырыйм! Ишекне җиңелчә шакыды. Колакларын сагайтып тыңлады. Бер аваз да ишетелмәде. Әкрен генә ачты. Ишек ачуы белән авызы да, күзләре дә ныграк ачылды. Маша икона каршында иде...

Әйтерсең, колак төбендә чәйнек кайный. Аны сүндерүче юк. Ул бертуктаусыз сызгып кайный. Ә юк, ул кайнап утыручы чәйнек түгел, ул Баланлы тавы артындагы урыс авылының күңелләрне сагайтучы, шомландыручы чит аваз – чиркәү чаңы белән бер икән бит. Куркынган күзләр, шар кебек тәгәрәшеп, игезәк сыңарын эзлиләр. Хәбир караватта ятып тора икән. Абау! Уяу! Зөлхәбирәне калтыравык биләде. Ул бусаганы атлап керде, үзенең гәүдәсен кабарып зурайган кебек тойган хәлдә, тәрәзәдән төшкән яктыны каплап, туганының каршына килеп басты. Фикер нык, катгый иде:

– Хәбир! Мин китәм! – Зөлхәбирәнең бите күзгә таба тартыша.

Хәбир башта, коточкыч кыяфәткә кергән туганын күреп, җитез генә торып утырды. Аннан эшнең нидә икәнен аңлап, үзен эрерәк тотарга тырышып, торып басты һәм аңламаган кыяфәт ясап кабатлап сорады:

– К-китәм? К-ка-кая?!

Өйнең түреннән, икона тарафыннан әүвәл шат көлү авазы яңгырады, аннан шул ук авыз кинаяле сүз ташлады:

– Хәбирчик! Кияүгә китә, еще кая?

Зөлхәбирә Машага җан рәнҗүе белән әрнеп карады һәм шул мизгелдә күңеленә ургылып кергән нәфрәт белән:

– Сиңа түгел, Хәбиргә әйттем! – диде.

– Ну и что? То мин җавап бирәм, то ул – барыбер түгелме? Без бит икебез бербөтен!

Зөлхәбирә белә! Моның ише белән сүз ишәйтә торган түгел! Ул газиз туганына, соңгы өметләрен баглап, ялварулы караш белән карап тора. Китүен тели?! Зөлхәбирә яхшы аңлый: эндәшмәү шуны аңлата. Хәбир, ул көткәнчә генә эшләмәде шул, башта күлмәк изүен аерды, аннан шәрә  күкрәген төя-төя әйтеп салды:

 – К-кит! М-мин-дә б-бер г-генә йө-йөрәк! О-о-лак б-бе-бер җ-җ-җиргә! Т-туй-туйдырдыгыз! Я-яшәргә т-тынычлык юк!

Зөлхәбирә, Хәбирнең җан ачуы белән әйтелгән бу сүзеннән түгел, үзеннән куркып, аш-су бүлмәсенә чыкты. Ун ел мәктәптә бер партада утырып, бер йортта кырык ел яшәп бу кадәр түгел, игезәгенең аз гына да тавыш күтәргәнен, гайре табигый булмаган гамәл кылганын һич тә күргәне булмады аның. Хәбир дә, Маша да аңа иярделәр. Әйтерсең, кунак озаталар. Зөлхәбирә, рәнҗүле карашын төбәп, бертуганы йөзеннән ниндидер сыйфатлар эзләде. Ә аның чыраенда аз гына да шәфкать юк – ваемсыз кешенеке сыман җансызлык. Шул ук вакытта тирән яралы ерткыч кебек гаҗиз дә... Яхшы белә Зөлхәбирә, игезәге киеренке хәлдә, шуңа каты тотлыга да.

– Китәм дия генә, китми ул! Хәбир! Китәм дигәндә, китәсе җиренә илтеп кайт, бар! Аха-ха...

Таш багана булып, идән уртасында Зөлхәбирә Хәбиргә карап басып тора. Сыны гына түгел, күңеле дә таш. Тоташ таштан торганга – хәрәкәтсез. Бары күз яшенә манчылган керфекләре калтырый, ара-тирә бите тартыша, үзе генә сизгәнчә күз алмасы селкенә.

 – Т-туйдырдыгыз с-сез м-мине! Ту-туган-нан бе-бирле б-б-бер р-рәхәт к-күргән юк! – Игезәк сыңары янында гына торган урындыкка типте. Маша куркуыннан чыелдап кычкырып җибәрде. Зөлхәбирә өчен бу мизгелдә, урындыкның стенага тиеп, кире идән уртасына атылып йөзтүбән ятуы берни түгел иде. Ул моны күргән хәлдә дә, ничек хәрәкәтсез басып торган булса, шулай басып калды. Өстәлдә суынып та бетмәгән балан пирогы. Ризыкның хуш исе аш-су бүлмәсеннән өйгә таралган. Утырыгыз, дигән сыман күзләрне иркәли, ашыйсы килү тойгысын көчәйтә. Озак кына идән уртасында авып яткан яткан артсыз урындыгына карап торды кыз. Әйе, бу йортта аш өстәле астында гел өч кенә урындык булды. Шул өчтән артмады, кимемәде дә. Һәркем үзенекенә утырды. Маша килгәч, әниләренеке аңа булды. Ул күзен өстәл астына төбәде. Анда ике урындык тора иде. Ә бу урындык өстәл астыннан кайчан чыккан соң әле. Ә типкәч читкә очуы әлеге мизгелдә күз каршында булды... “Кирәкме син, Зөлхәбирә?” “Таш сын”га җан керде. Күкрәктә нәрсәдер сулык-сулык килде. Аннан әрни башлады. Күзләреннән тәгәрәп төшәм дип торган күз яшьләре аша тантана иткән чырайлы Машага карады. Аннан, йодрыкларын кысып, идәннең кыл уртасында торган ачулы йөзле Хәбиргә күз төшерде. Гәүдәсе калтыранып китте. Борын яфраклары киңәйде, күзләре үткерләнде. Әрнүе җирәнү хисенә алышынды. “Кит, Зөлхәбирә!!!” – диде эчке аваз. Ул төз гәүдәсен аз гына да йомшартмыйча кырт борылды. Элгечтән җиңелчә курткасын кулына алды да, ишекне киң итеп ачып, чыгып китте. Чыгуын ул капкадан да чыкты. Тик кая барырга соң? Кая?! Капка баганасына сөялде. Әкият дөньясы түгел шул бу. Гөлчәчәкне абыйсы урманга илткән... Аның җиңгәсе әйбәт булган бугай. Зөлхәбирә, капка баганасына сөялеп, әкият искә төшерергә теләмәгән иде. Яшен тизлегендәге уйларны иярләп бетереп буламы диген?!. Әйе шул, әкиятләрдә урманга китәләр... Бәхетсез язмышлылар... Әкият булса ни бу тормыш, чын булса ни – кит!.. Баланлы тау чытырманлыгына! Бөтенләй югалсаң да, таман гына! Зөлхәбирәне акылы түгел, ниндидер хис иярләп йөртә. Чарасызлык хисе! Мәгънәсез хис! Нәфрәт, әрнү, кимсенү, үртәлү, бергә укмашып, акылны чорнаган, җен өермәсе кебек чамасыз хисчән уйлар әйләнә дә әйләнә. Чү, ярсый төшеп, кызулап атлап китте түгелме? Зөлхәбирә чабулый, Зөлхәбирә йөгерә, йөгерә... Чишмәсу ярына килеп җиткән... Кояш баешына карап йөгерә.“Кирәкме син?..” Кайтавазмы бу, кайта-кайта, колак төбендә зыңлаган тавышларга кушылып туктаусыз яңгырый?! Шул сорауга җавапны эзләп йөреше бәхетсез җанның! “Кояш тау артына качмакчы... Мин дә шунда тәгәримче?!.” Йөгерә дә тукталып кала, йөгерә дә кабат туктала.

– Ни ди? “Туганнан бирле рәхәт күргән юк!” диме? Син туганда мин дә туган!! Син күргән кыенлыкны, хәсрәт ачысын мин дә татыган... – Үпкә-сапкалы уйлар туганы белән әрепләшә, аяклары Чишмәсуга, Баланлы тауга таба әле атлап, әле чабулап бара. Аңы туктаусыз Хәбир белән әйткәләшә: – Мин нинди рәхәт күрдем соң? – дип изү аермыйм ләбаса...

Зөлхәбирә туктап калды. Каршында – Баланлы тау. Мең дә беренче мәртәбә үз-үзенә сорау бирде:

– Кирәкме, ми-и-н?..

Тауның чияле итәге чамасыз киң иде. Моңарчы күп вакыт төшенке тавыш белән сөйләшкән Зөлхәбирәнең, йөрәк әрнүе дә кушылганга, авызыннан көчле чыгуы булдымы, әллә аваз салырга комачаулаучы киртәләр табигать кочагында булмагангамы –  авазы яңгырап еракларга, җил уңае белән Баланлы тауга таба китте. Әмма җиһаннан көтелгән җавап кайтмады. Зөлхәбирә, ике кулы белән күлмәк изүен капыртып тотты. Әйтерсең, җавапны шуннан йолкып ала:

– Кирәкме син бу дөньяга-а? – Тавышы ачыргаланып, күкрәк түреннән чыкты. Зөлхәбирә дөньясы монда да туктаусыз җил кебек гүелдәде, кыңгырау сыман чыңлады, елан булып ысылдады:

– У-ү-ү-ф-ф-ф-ч-ч-ч-сь-ш-ш, щ-ц-с-с-с...

 Ул, җавап көтеп, озак кына Баланлы тауга карап торды. Июнь кояшы баешында кызарып киткән тау бите күңелен алгысытты. Әмма ул бу хәлләрдән чыгу әмәлен тапмач, нишләгәнен дә аңламастан, күзләрен  тауга төбәп, йөгереп китте.

И-и, акылсыз түгел лә, белә! Тауга табан чапмыйлар, ашыкмыйча җай белән менәләр. Юк, Зөлхәбирә бара икән – барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, алга бара, юк икән – юк! Биеклектән шүрләп тауларны урап уза торган түгел шул, түгел...

Күңелдән китмәвеме, кайтаваз сыман һаман бер җөмлә сүз әйләнә дә кайта:

 – Кирәкме си-и-ин?!

Шушы сорауга җавап таба алмавыннан гаҗизләнә, үзен белештермәс дәрәҗәдә йөгерергә мәҗбүр итә Зөлхәбирәне.

– Кирәк-ме  си-и-и-н-н?!

 Юлында очраган яшел үлән каплаган алдавыч чокырларга төшеп, тигез җирдән күтәрелеп торган ташлы каты түмгәкләргә сөрлегеп, тигезлеген югалтты; үскән чия куакларының бөгелмәс карт ботаклары киемнәрен йолкып алды, кырык яше тулганда да әле беркем кагылмаган саф тәнен тырнап, җәрәхәтләде. Күлмәге ерткалануны түгел, тәне сыдырылуны да тоймады Зөлхәбирә. Бар вөҗүден үзен кирәксез тою хисе  биләгән...

Тау итәге сөзәк. Сөзәк булса да, үргә каршы йөгерү җиңел түгел. Тауга таба чапкан саен сорауга җавабы да, әрнүле аваз булып, тау итәгеннән аска тәгәри сыман:

– Кирәкми, син! Беркемгә дә кирәкми!

 Сулуы капты, тавышы гырылдап чыга, ләкин туктыйсы килми. Чарасызлык аңлаешсыз гамәлгә әйди. Ник йөгерә? Ник? Кая йөгерә? Белми. Ул бары үртәлүдән җаны үрсәләнүен белә.

Йөгерү дигәннән, мәрхүмә әнисе  кызының җитез атлап йөрүен, ара-тирә чабулап алып ашыгуын өнәми иде. Уенын-чынын бергә кушып, орыша иде: “Мәктәпкә баруыңны артыңнан карап калам. Хәбир малайлар белән салмак кына атлый. Ә син җигелгән байталга ияргән тай кебек нигә чабулыйсың, матур гына атла-а!”

Матур гына атлап яшәп булмады шул, әни! Бик иртә аерып, бакыйлыкка күчтең. Өйрәнмәгән килеш тәртә арасына керттең. Син түгел! Син түгел, язмыш шулай итте!

“Һи, әни! Син минем клубка эшкә баруны күрмәдең. Сәхнәдән халык күңеленә ирештерәсе иҗади бөек омтылышлар җирдән йөртмәде... Исән булып, йөгерә-чаба эшләгәнемне күрсәң, тагы орышыр идең. Барын да аңлаучан әни булсаң да, мәдәният дигән серле дөньяны син дә аңламас идең...”

Зөлхәбирә алагаем зур ташка абынып егылып китте. Күкрәк турысы ташка бәрелде булса кирәк – мизгел эчендә авырту тойгысы күңелен биләде. Авырткан җирен кулы белән ныклап кысып тотты. Йөрәк дөп-дөп тибә. Күңел әрнүенә авырту газабы кушылды. Аңын уятып, башына, “нишләвем бу?” дигән уй йөгерде. Күкрәген учы белән тотып, җиргә җайлап утырды. Кичке эңгер төшсә дә, үрдән авыл яхшы күренә.

“Кая чабам мин? Үткәннәрдән качаммы? Үз-үземнән качуым бугай... Кимсенүле гомердән туеп, шуны үзәндә калдырып чабам шикелле...” – Күңеле тагын да әрни төште. Авырткан урын онытылды. Җан тилмереп сызлаганда тән авыртуы ни соң әле ул?

– Кирәкме мин бу дөньяда? Эһе-һе... – Сыкрап, сыктанып, ишетер кеше юк дип, җәелеп такмаклап елады Зөлхәбирә. Сорау бер генә иде бу җиһанга: “Кирәкме мин...?” Елау да яхшы нәрсә икән бит. Бераздан күңеле бушап калды. Күңелгә җиңеллек килде. Торып басты. Кая барырга? Кайтасы килми. Ничек кайтып керәсең ди анда?! Күзен дә алмыйча, түбәнлеккә – Балантауга карап торды. Бу үзәнлектә кеше күңелендә миңа урын юктыр! Акрын гына борылып, Баланлы тауга карап басты. Тауга менеп, моңарчы әллә ничә тапкыр күңелдән сөйләшкән Ходай белән кара-каршы очрашасы килде. Әйе шул, нәни чагында әнисе аңа: “Аллаһ Тәгалә галәмдә, кайдадыр – күкләрдә ул!” – дигәч, алайса нигә күренми дип аптырата иде. Башка аптыратмасын диптер: “Тау каплап тора аны, кызым, ләкин ул безне күрә, без генә аны күрмибез!” – дия иде. Төннәрен, тәрәзәдән күренгән шул тауга менеп Ходайның үзен күрәсе килеп, йокламыйча ятканы күп булды Зөлхәбирәнең. Кечкенәдән шундый хыялый иде, үзе кечкенә булса да, хыяллары зур иде. Ә аннан, аннан үсте, аңлады... Зөлхәбирә әнә шул чакларын искә алып, киң итеп сулап куйды. Нык фикергә килде:

– Тауның башына менәргә!!! Якынрак торып, Үзеннән сорарга! Кирәксез булсам, үз хозурына алуын үтенергә!..

 Инде ул йөгереп менми, ныклы адымнар белән, ашыкмыйча, максатына таба бара. Караңгы төште. Кояшны офык кызыллыгын алган тау башы алыштырды. Кояш баюы аны куркытмады, киресенчә, бу уе максатына көч бирде.

 Баланлы тавының түбәсенә таба гына текәлек, ә тулаем сөзәк ул. Шуңа да туры тотты юлны. Кайда зуррак үләннәргә тотынып, кайда үрмәли биреп, өскә таба баруын белде. Аңын ярсу көч биләгән. Каян атлавы да, кая баруы да мөһим түгел аңа. Авыр иде, әмма ниятеннән кайтмады, кире борылырга бөтенләй дә уйламады. Чү! Бу, бу бит – Яшьлек аланы! Шул! Әйтәм аны атлавы җиңелрәк сыман – тигезлек икән бит. Күңеленә рәхәт җиңеллек килде – туктап калды. Яшьлек аланына кул сузымы ара калган...

Зөлхәбирәнең күңеленә тынычлык иңде. Әрнүе басылды. Тик максатыннан кире кайтмады. Ул Хак Тәгаләдән теләген сорарга тиеш! Тиеш! Юк, ул бернинди хилафлык эшләмәячәк. Балачактан омтылган үргә үрмәләп булса да бүген менә, бүген сорый, бүген җавап таба! Югыйсә, артыннан ияргән теге сорау өзлексез бимазалый.

Караңгылыкка ияләнсә дә, ярсыну кимегәч, шомлырак була бара иде. Тау күлмәгенең балаитәге тигезлек сыман бер яссылыкта җәелеп ята. Шуңа да, Баланлы тавы, тау өстендә тау сыман. Менә шушы яссылыкка элек яшьләр уенга менгәннәр. Яшьлек аланы дип йөрткәннәр аны. Әле Зөлхәбирәләр яшьлегендә дә еш менәләр иде монда. Хәзер инде яшьләр чит җирләрдә ял итәләр. Смартфон, планшет заманында, кемдер Баланлы тавын төшереп элгәнне социаль челтәрләрдән карап кына да ләззәтләнергә мөмкин. Зөлхәбирә дә телефонныннан карый. Телефон? – Зөлхәбирә кесәләрен капшады. Тәсбих килеп чыкты. Ах, мин бит телефонны өйдә өстәл өстенә куйган идем... Ә нигә кирәк ул? Кем кирәксенеп шылтыратсын, кем язсын миңа? Кемнең кадерлесе соң мин?..

 Уйлар, уйлар... Ярый ла үткәннәрне яңартып уйларга, хәтергә алып ләззәтләнергә була! Әнә шушында Минвәли, яратуын телдән әйтеп, нык итеп кочаклаган иде. Элек, тере-җанлы аралашуларны интернет кысрыкламаганда, Балантау авылының һәр гашыйк егет-кызлары яратуларын шушында белдергәннәр, иңгә иң куеп, матур киләчәккә план корганнар. Тауның иң өстендә үскән юкәләр, карт наратлар, бердәнбер каен – өлкән яшьтәге элекке гашыйкларның ихлас кочаклашуларын, тәүге үбешүләрен дә әле дә хәтерендә саклыйдыр. Зөлхәбирә Яшьлек аланына Минвәли белән кулга-кул тотынышып менгәнен һич онытмас. Айлы кичтә, яшьлек таңында бит ул!.. Әйе, Зөлхәбирәнең яшьлеге таң кебек тыйнак кына чәчәк атты да, саф сөюне тоеп, кояш кебек күңел түренә күтәрелде. Кайда гына булса да, айлы кичләр кебек серле итеп үзенә ымсындырды. Һәм... шулай гел күңел җылытасы мәхәббәт, көзге пыскак яңгырлы көннең кояшы сыман кара болытлар артына посты. Яшьлек дәрте сүнде, хурландырып ярсытты, юрган асларында шыңшытып елатты... Минвәли, аны калдырып, Суфиягә өйләнгәннән соң аның күңелендә гаилә учагы кабызырлык кояш кабынмады. Бу аланга яшьләр, парлылар гына менгәнгә, бу сукмак аның өчен ябык булды. Хәер, бу гынамыни, Зөлхәбирә өчен күп ишекләр ябылды. Бит, ялгызлар өчен күп юллар бикле. Гайбәт дигән камчы сызып кына тора: һәр ялгыш адымны, һәр караңгы почмакны шымчылык итүче, һәр кыек юлны күзәтеп торучылар бар бу дөньяда. Аптырарсың, Раббының  ялгызак итеп бар иткән аен, күкнең кайсы ягында ялтырап күренсә дә, гаеп табып карамыйбыз ләса!..

Ә бүген ул беркемнән курыкмый. Һәм кеше сүзеннән куркырга кирәкмәгән дә! Бу алан яшьлек хатирәләрен исенә төшереп күңелен күтәрергә тиеш иде бит! Алай булмады шул. Зөлхәбирә тизрәк тауның иң биек урынына менү җаен карады. Каршыда текәрәк иде. Ерактан әйләнгеч булса да, арырак китеп менәргә булды. Алар – классташлар – егерме бер сәйлән, чыгарылыш кичәсендә, уй-хыяллары кабул булсын өчен, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы тау башына менгәннәр иде. Егерме бер ел элек! Зөлхәбирә, шуны исенә төшереп, юлны күзаллады. Әлеге мизгелдә, җиһан шавын басып, шул чактагы җырлар, шаярулар, яңгыравык көлүләр ишетелгәндәй булды. Ул чакта төне дә якты иде, ул чакта алар егерме бер кеше иде...

“Ялгызым ай яктысында сукмак таба алырмынмы?” дигән сыман озаклап, алга таба карап торды кыз. Курыкмады, ул бер Раббысына ышана, аңа таба ашкына! Аланның сул ягыннан үргә сукмак күтәрелергә тиеш. Бераз атлагач, чамалау өчен башын югары күтәреп, тауга карады. Монда әрәмәлек киңәйгән икән шул. Таба алырмынмы? Зөлхәбирә арырак атлады һәм...  аяклары бушлыкка төшә сыман тоелды. Шулкадәр тиз булды: гәүдә нидер аша үтте, суырылып, караңгылыкка арты белән төшеп утырды. Мизгел эчендә үлүем шушы дигән уй йөгереп узды. Котчыкмалы куркыныч хәл иде бу. Акылдан язарлык! Аңын югалтмады, әмма берни аңларлык түгел иде. Йөрәге чыгам-чыгам дип дөп-дөп тибә. “Үлдем?!. – Шулай дип уйлады. Арт саны, куллары җир тойды. Мин исән!.. Тирә-як дөм караңгы, күзләр берни күрми.

– Бәлки мин үлгәнмендер? Ниятемне белдең, газиз Раббым, тау башына интегеп менеп торма дидеңме? Их!.. – Зөлхәбирә кычкырып еларга кереште. Куркып, калтыранып озак елады. Һәр нәрсәнең – елауның да ахыры бар. Тирә-якка каранды. Шәйләнә иде инде – тирә-як балчык стена. “Каберем шушы була микәнни? Башта җаным чыгып күккә ашарга, аннан соң гына кабергә иңдерергә тиешләр иде бугай. Укыганы бар: сорау алырга тиешләр...”

– Динең нинди?

 – Әлхәмдүлилләһи, мөселманмын!

Ах! Хәбирне Маша христианга күндермәсме?.. Йә, Аллам, беләм, ахирәт дөньясында һәркем үзе өчен генә җавап тота. Их! Ә мин биредә дә игезәгемне уйлыйм икән. Мин бит дөньяда бертуганым өчен яшәгәнмен...

Зөлхәбирә берни аңламый иде. Тилемсә сыман башына нинди уй килсә, шуның озаклап асылына төшенеп утыра. Монда беркем юк, сорау да алмыйлар... Кайда булуы аңлашылмый. Кинәт төшенә торгач, күңелен котычкыч курку биләде.

– Эһе-һе-ее. – Бер шыңшу гына булды. Инде елап булмый... Йөрәк ярсып тибә, ә күңел, күңел актарыла гына, кая юнәлергә – сукмак та, яктылык та күренми...

– Я Аллам, мин хәзер үк үләргә уйламаган идем ич... Эһег-эһе-эһег... Күптән үле идең бит инде... Әһе-әһе.... Күпләр, исән чагымда ук үлегә санадылар. Инде үземне үзем күмдерәсе булдыңмы? Әле мин бүген үк үзеңә ал димәгән идем. Эһе-эһе-һе...  Аллам, бу дөреслек кайда соң? Дөньялыкта юк та юк! Ахирәттә дә юк мәллә? Эһе-һе... – Тетелде күңел, ерылды – буа. Елап бетермәле түгел. Инде каткан күңел тәмам йомшап калды. Зөлхәбирә изрәп аягын сузды. Янбашы хәйран авырта иде. Авырткан урынны кулы белән кат-кат уды. Ул дөньялыкта да язмышка ризалашты. Монда да атылмады-бәрелмәде, акырмады. Күзләрен кысып, тирә-якны күзәтте. Караңгылык!.. Ләкин шәйләнә... Уйлар өермәсендә баш әйләнә.

 – Бу – каберлек! – Күңелендәге сабырлык сәерлек белән бәйләнде. Чәбәләнәсе Зөлхәбирә, кабат үзен битәрләргә кереште: – Телгә түгел, уйга да китерергә ярамый шул. Җанны сакларга, яшәргә, тәкъдир белән килешергә кирәк! Нигә соң әле кабергә төшкәч кенә искә төште бу? Белә идем бит! Көфер уй уйлаган өчен минем җан күккә ашмады, тәнем белән туры кабергә иңде?! – Үкенү хисе җанны ярып керде. Күзләрдән яшь саркыды. Әмма елый алмый иде инде ул – кабергә төшүе белән килешеп, тын гына утырырга мәҗбүр булды...

Абау! Чүпрәк?.. Калын... Матрас?? Нәкъ шундый матрасны раскладушка сынгач салып йоклаган иде бит. Күзләр караңгылыкка тәмам ияләшә бара иде. Аксыл сырлы-сырлы матрас булуын чамалады Зөлхәбирә. Курку җиңелә төште. Дөньялыктан китеп бетмәгәнмен... Зөлхәбирә башын күтәрде. Өстә, ниндидер түгәрәк сыман тишектән зәңгәр күк һәм сыңар йолдыз күренә иде. Сулышы иркенәйде, күңеленә куаныч керде. Озак кына шуңа карап утырды. Кара! Үлгәч, тыпырчынмыйсың, килешәсең икән. Ә без үлемнән куркып йөрибез – куркасы түгел икән. Нәрсә булды соң әле бу?! Китеп бетмәдем микәнни? Баш очымда бүрек кадәр уентыктан дөнья авызы ачылган да, якты дөнья күреп туймаган булсаң, күр дия төсле. Күреп туймадым шул. Авыр булса да, яшисем килә! Бәлки бу уентыкны Ходай “яшәсен, көрәшсен” дип, үзе уйгандыр? Зөлхәбирә торып басты. Ай! Аның бөтен тәне авырта икән бит. Ә арт сан бигрәк тә нык авырта. Куллары белән капшап барды. Әйе, бу җир асты, кабер. Тик ник басып  була, нигә шул кадәр зур соң бу? Аңын ярып, тауга менүе, сукмак эзләве, сулга киткәндә аяк астындагы бушлыкка таба төшүен исенә төште. Мизгел эчендә үзенең дөньялыкта булуын аңлады. Кабат уентыкка карады. Китек ай яктысында салынкы чуклы каен ботагы чайкалуын күрде. Мизгел эчендә классташ егетләр казыган штаб булуы, барысы бергә җыелып “Яшьлек” аланына килүләре, казылган баз өстенә төз агачларны буе белән тыгызлап янәшә тезеп салулары, кызларның агач ботаклары, мүк, төрле үлән җыеп,  шул агачлар өстенә җәюләре, аның өстенә туфрак салып таптаулары – бары да күз алдыннан үтте.  Йөрәк тигезрәк тибә башлады. Тән авыртуларын оныта төште. Шатланырга да, борчылырга да белмәде. Калтыравык басыла төште кебек: “Шөкер, ул исән! Ул еллар артында калган яшьлек штабына төшкән... Аның максаты тау башына менү, биеклектән торып, Аллаһка теләген ирештерү, Үзеннән сорау иде. Ах, чарасызлык-акылсызлык! Кайда булсам да, күрә, ишетә түгелме соң ул мине? Шушы чокырда имгәнеп үлеп киткән булсам? Кем таба иде мине? Череп таркалып бетсәң дә, барыңны-югыңны белмәячәкләр иде. Әйе, әйе: “Нихәл Зөлхәбирә, күренмисең дә”, –  дип, капкаңны ачып, кем кергәне булды? “Эшем кешесе” булмасаң, кем кемгә кирәк бу дөньяда? Кемгә кирәкле мин? Иң түбән гамәлләрнең берсе – гайбәт сөйләнгәндә, һичьюгы, “әйе, әйе” дип хуплап торырга да яраксыз бит мин. Зөлхәбирә еламсырап матраска тезләнде. Еллар дәвамында үзәккә үткән чарасызлык халәте иде бу! Чокырдан менәсе килү теләге дә юк иде аның. Күңел тагын әрнүдә. Кабат шул кирәксез кеше булуы хәтеренә уралды. Исән булып, шушы чокырда утырганыңны кем белә, Зөлхәбирә? Кеше күзенә чалынмасаң, исән булуыңны белмәсләр. Виртуаль дөнья дип, интернетны тәнкыйтьлиләр?! Чынбарлык аралашу булмаса да, ичмасам “вконтакте”дагы исемең зәңгәр төс белән яктырып күзгә чалынса – дөньялыкта булуыңны аңлата бугай. Ә монда җир астында яктырып булмас.  Әй, ни дип уйлыйм мин? Тугыз ай эчендә гомер буе аралашкан кешеләр: “Нигә җир йөзендә күренмисең син?” – дип телефонга смс язмаганны, һичьюгында Интернет челтәреннән  кош теле кадәр хат юлламаганны соң, кем исенә төшәрсең? Хәбир дә бик ансат кына Зөлхәбирәдән котылуына куанырмы? Кирәксез кеше икәнмен. Их! Кеше дим! Мин бит кеше түгел, инвалид. Инвалидның да өлешчә саулык югалтканы түгел, кешелек дөньясына чыпчык тезеннән дә эш күрсәтмәгәннәр дә пычратып түбәнсеткәндә дә “Мин – Кеше!” дип үзен яклый алмый торганы – чын мәзлүм булганы!  Һичьюгында сөйләшеп торырга яраклы булмагач, кирәкме соң син бәндәгә? Ә сөйләшеп торырга яраклы Булат нигә кирәк иде? Юк, бу кешелек дөньясы камил түгелдер?! Дөрес әйтмимдер. Дөньяга ни булган?  Яшәп туйгысыз якты тормыш бит ул! Кем каралта аны? Бары кешеләр үзләре!

Зөлхәбирә, базның салкын стенасына терәлде, кипкән балчыкның вак кисәкләре күлмәк изүеннән кереп, тәннән тәгәрәде, җиргә шыбырдап коелды. Әйе, ишетте Зөлхәбирә, тойды Зөлхәбирә, тоюы белән ишетте. Коры балчык йомшак тәнендә ят нәрсә булып кадап, тырнап тора. Нигә ят булсын!

(Дәвамы бар)