Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (19))

Башыннан УКЫГЫЗ

Икенче көнне бик матур афиша клуб ишеген бизәде. Булатның оста кулы әллә кайдан сизелә. Балантау авылы мәдәният йортында “Зәңгәр кыңгырау” халык театры коллективы Зөлхәбирә Гарипованың “Алсу алмалар” драмасын тәкъдим итә. Ике пәрдәдә, өч күренештә дип язылган.

Көнендә, сәгатендә сәхнәгә куелды ул! Дөньяда барлык нәрсәләр үткән кебек бу спектакль дә  булып үтте. Идеясе каян тугандыр, һич әйтә алмый, Зөлхәбирә. Пьеса язабыз дип, өчәү: Булат, Гөлсу, Зөлхәбирә күпме үзара дәртләнеп сөйләштеләр – бусы истә. Зөлхәбирә: “Үземә үзем һәм  Булатка тәкъдир язам!” дип очынуын оныта аламы соң? Күпме төннәр газаплана-газаплана, канатлана-канатлана язды. Куябыз дип, ничә айлар гөрләделәр. Куярга ниятләгәч, никадәр өзеклек булды, аннан нык әзерлек башланды. Болар барысы да гадәти хәлләр иде. Ә театр башланыр алдыннан гадәттән тыш хәл булды. Көндез әзерләнгән декорация өстәле һәм тумбочка кичкә юкка чыкты. Аларны Гөлсу апасының кабинетыннан алып чыгып куйган иде.

Директор, “театр дип, кабинетта өстәлсез утырыр хәлем юк!” – дип кире урнаштырткан булып чыкты. Зөлхәбирә уйлавынча, хезмәтендә бу соңгы каршылык иде. Дөньяда игелекле кешеләр бар! Тамашачылар җыелганда, тумбочка урынына тумбочка да, өстәл урынына өстәл дә табылды. Клуб бинасына терәлеп яшәгән карчык, түр башындагы өстәлен чын күңелдән гөрли-гөрли бер кичкә клубка озатты:

– Иртән кертерсез, төнлә өстәлдә биисем юк! – диде.

И рәхмәтле дә булдылар инде. Бәйрәм ялларына кайтучылар киткән булса да, авыл халкы күп килгәнгә, зал тулы иде. Йөрәккә тия торган булды булса кирәк, күпләр елап карады. Хуплап алкышлыйсы урыннарда көчле алкышлар залны яулады. Исемен үзгәртү дә отышлы булды. Яшәсен дошманнар! Алар булганда, эшләр тагын да уңышлы барып чыгучан. “Алсу алмалар”ның барышы тозлы иде шул. Театр карап утырган җирдән Лилиянең хәле начарланды булса кирәк. Кызы, ак йөзле әнисен култыклап алып чыгып китте. Минвәли дә ике тапкыр тәмәке тартып керде. Үзе уйнап кулисалар артына чыккан чакта Хәбибрахманны күзәтте ул. Йотылып карап утырды. Кулында гөлләмә. Кемгә атап алып килде икән дигән уй чагылып үтте. “Ялда – мин!” дигән иде. Нигә гел ялгыз ул? Ялгызак классташы Хисмәт бик җитди карап утырды. Аңлаган кешегә мелодрамада аның язмышының чагылышы да бар. Ул бу пьесаны үзенә тәкъдир итеп язарга уйлаган иде шул. Язганда ук Булат белән Гөлсу парлашты да, бөтенләй башка күренешләр тудырырга мәҗбүр булды. Язмышны үзе теләгәнчә яза алса, һәркем үзе теләгәнчә яши алыр иде. Әгәр шундый мөмкинлек булса, тормышның мәгънәсе булыр идеме икән? Юктыр, булмас иде. Камилләшү булмас иде. Ә Аллаһ Тәгалә, нинди язмыш бирелсә, кеше шуңа риза булып сабырлык белән яшәргә кушкан бугай. Пар алмалар! Соңгы күренеш... Булат белән Гөлсу рольләрен чын-чынлап башкаралар. Бу рольдә башта ул үзен күзаллаган иде. Ни диде Гөлсу? Үз ролемне кешегә бирмим дидеме? Вәйт маладис! Ә әни мәңге яктылык сирпегән гәрәбәсен дә, ирен дә Сәлия апага биргән! Их!.. Парлы кешеләргә карап туйгысыз! Насыйп булмады бит! Булмады. Чынлап та, Булат белән Гөлсу бик пар килгәннәр. Сөенде ул алар өчен! Саф күз яшьләре аша бәхет теләп, озаклап карап торды. Нинди генә көчле хатын-кыз булма, күңелең борчу-хәсрәттән генә түгел – шатлыктан  йомшарганда, хәтта зур җиңүләр яулаганда да, киң җилкәле ир затына көчсез бер мәхлук сыман сыенасы килә икән. Әйе, бу спектакль аша парлы тормыш ямен-тәмен ачтым бугай. Кулисалар аша авылдашларына карап, күңелләре яктырган парлыларның уртак бәхеткә, ялгызаклар парлы гомергә омтылуларын теләде. Һәм үзенчәлекле, кимчелекле, мәзлүм кешеләргә рухи һәм матди ярдәм күрсәтү һәр сәламәт кеше күңелендә булырга тиешлеген искәртте кебек. Аңладылармы икән??? Ничек кенә булмасын, үзеннән канәгать иде ул.

Ахыры җыр белән тәмамланды. Чөнки рәхмәт әйтергә Закир Надирович күренмәде. Алдагы көнге концертка чыгып Суфиягә һәм килгән җырчыларга рәхмәт белдергән диделәр.

Хуш, халкым! Мин үз миссиямне башкардым. Син янып торганда гына бәялисең, көчсезләнгәндә, тартып төшерергә әзерсең. Шулай да, бернигә дә карамый – яратмыйча яшәү ярамый!

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый...

 

... Бернигә дә карамый, –

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Рольләрне башкардылар дип, каинашучыларны санап үткәч, әнә шушы “Яратыгыз!” җырын башкардылар. Әйе шул, мәхәббәтсез яшәү ярамый! Юкса, күңелдә әллә нинди яманлыклар туа. Ә җыр... Әллә ни тирән моң салынмаган да бу сүзләргә, ә үзе тетрәндергеч көчкә ия! Мөгаен, бу җырга яшәү хакыйкате салынгандыр.

Декорациядәге алмалы кисмәкне Рамил фойега, аулак почмакка алып чыгып куйды. Гөлсу теләгән кешеләргә пакетка салып, тәмләп тозланган алмалар таратты. Кешеләр, рәхмәт әйтеп, клубтан таралып беттеләр. Мәдәният йортында бары Зөлхәбирә һәм Суфия генә калды. Зөлхәбирә кисмәк янына килде. Кисмәк төбендә, күп булмаса да, алмалар калган әле. Күзен алмалардан алгач та, яңадан карарга мәҗбүр булды: кисмәк төбендә бөрешкән алмалар гына иде. Гөлсу гел ныкларын гына сайлап тутырган икән. Ә бу җыерылып килгәннәре теге йомшак, алсу алмалар иде шул...

– Апкайтып кит бу бочкаңны!..

– Бу – сиңа! Бүләк итеп калдырам! Тозлы алмалары белән!.. Сәлия апа сорап килгәч, өегезгә китергән идек... Рәхәтләнеп, тәмләп аша!..

 

“Ал, Син, мине!..”

 

Зөлхәбирәнең төннәре иҗат гаме белән үткән чакларда акыл хезмәтеннәнме, йокысызлыктан алҗыгангамы: “Их, газаплы дөнья!” – дип әйтеп куйганы хәтерендә. Рәхәт газап булган ул! Иртәгәсе көнгә акча каян табыйм дип үрсәләнү – менә шул икән ул газаплы дөнья! Очсызлы он алып,  ипен дә үзе пешерде, оекбашын да ямап киде Зөлхәбирә. Бурычка да батты. Рәхмәт Зиләгә, сәдакам булсын дип,  картасына акча күчергәләде. Аннан, тагын шул Зилә киңәше белән, башындагы чеңләү-сызгырулар, ишетү дәрәҗәсе түбән булу сәбәбендә, хастаханә юлын таптап, саусызлыкка группа алуга иреште – пенсия юллады. Бүгенгедәй исендә, аны – театр труппасының элекке җитәкчесен медицина өлкәсендәге кече персонал “театр уйнарга” өйрәтте. Бөтен барлыгы – күрү, сиземләү-тою органнарын эшкә җигеп, ишетергә, аңларга, җавап бирергә тырышкан Зөлхәбирәгә: “Кулдагы утрата степени, аудиограммалар үзең белән чагышмый. Сез бит ишетеп сөйләшкән кебек сөйләшәсез. Группа бирмиләр сезгә...” – диде.

Беркатлы Зөлхәбирә:

– Нишләргә тиеш соң мин? – дип, күзләрен тутырып, үзеннән бик күпкә яшь кызга карады.

– Ишетмәмешкә салыш! Ялгыш ычкындыра күрмә, якын итеп әйттем, – диде.

Комиссиягә чират торганда, Зөлхәбирә дөньяны кабат өйрәнде: башта чиратта – тирә-ягын, ә аннан уе белән авылга кайтып, барын да барлады. Авылдашларының: “Суфиянең тузга язмаган сүзләр сөйләгәндә, Минвәли чукракка әйләнә икән ул, – дип сөйләүләре; Рәмиснең дә, Суфия нәрсәдән дә гаеп табып, кемнәндер зарланып сөйләшкәндә, тышкы дөнья белән бер элемтәсе дә булмаган кеше сыман, илтифатсыз йөрүе дә күз алдына килде. Гыйбрәтләрне барлап, ул да яшәү хакына театр уйнарга булды. Авыр булды. Холкыңа, асылыңа каршы уйнау җанны тетә икән! Акча – дөнья иманы дип кем әйткән?!. Акча барлык ишекләрне дә ача бугай, тик иманга ишекне акча түгел, тәкъвалык ачадыр шул... Ләкин... Менә шул “ләкин”е уйландырып, үзәкне өзә!

Гаиләсез булу ялгызлык түгел икән, түгел! Тышкы дөнья белән элемтә югалу – ялгызлык! Синең белән сөйләшеп тә булмагач, кем син? Тере мәет! Әйе, Зөлхәбирәгә – тере мәеткә смс та юлламадылар. Хак! Мәетләргә хат язмыйлар. Югыйсә, Зөлхәбирә кулында интернетлы компьютер, беркайчан да алыштырмаган телефон номерлы смартфон бар иде. “Үләсе иде, үләсе!.. Нигә яшәтәсең?!.”  Кешелек дөньясына ишек ябылуга елый-елый күнде ул. Айга бер тапкыр, исән кеше исәбендә булуын раслап, хат ташучы пенсия китерде. Ипиен үзе пешергәч, кибеткә бик сирәк барды, интернетта виртуаль дөнья белән дуслашты. Бик рәхмәтле иде ул интернетны уйлап табучыга! Вакыты белән иҗат гаме җанын биләде. Шигырьләр язды, интернетка куйды. Ошаттылар. Тик балантаулылар лайклар куярга яратмыйлар. Нәрсәсен аңламыйсы? Кимчелекле икәнсең – лайкка лаек була алмыйсың... Бары шул! Язылмаган кануннар күп бу дөньяда!

Кышын, газга күп түләргә кирәк булгач, янкорма салдыруына үкенеп туя алмады. Алгы як буш тора. Зөлхәбирә кысып кына җибәргән җылылык, Хәбирнең калган киемнәрен дә, ятагын да – барын җылыта. Өстенә кат-кат  киенә, аягына киез итек элә. Сәхнә түрендә капрон колготки, туфлиләрдән биеп  йөргән, туңуны белмәгән аяклар, киез итек эчендә дә җылынмыйлар. Акчаны ничек тә җиткерергә! Бер бүлмәдә, бер кая бармыйча, инде кыш чыгып килә. Кечкенә генә электр җылыткычы, Зөлхәбирә  ноутбукта виртуаль дөнья гизгәндә, җылы һаваны өрдерепме өрдерә, ләкин тәнгә дә, күңелгә дә җылылык үтми. Балантау ягыннан искән җилләр бер каршылыксыз килеп сыланган ике тәрәзәле йортның түр як бүлмә ишекләре ябык булса да Зөлхәбирәгә салкын. Авыр уйлар уйлаганда, сабырлыгы сынып, әрнүле авыр сулышын өреп чыгарганда, өргән һава күзгә күренмәгәч, күңеленә аз гына канәгатьлек тә кереп урнаша – ул кадәр салкын түгел лә икән... Түзәргә тырыша, булган җылылыкны саклап, үз бүлмәсе ишеген ябып йөри. Ничек тә килгән салкын кышларны үтәсе!..

Үлмәсәң, гомер дәвам итә икән лә ул! Зөлхәбирә, түрге якка үтә, тауга караган тәрәзәләрдән ерак офыкка күз сала, табигать яшәреп килүен күреп матурлыкка тартыла, күңелендә яшәү көче ныгый. Табигатьнең үз закончалыгы – адәм гамәлләрендә аның эше юк!.. Зөлхәбирә кабат озаклап карап торды. Баланлы тау көннән-көн чибәрләнә: башы такыр, чал булса да, ел саен яшел, балаитәкле күлмәген кия ул. Саргылт-ак ташлар шул яшеллектә тауга олпатлык, затлылык өсти. Үзенә ымсындыра... Тау, бүген, Зөлхәбирәне үзенә чакыра. Матурлыгы белән хисләрен кузгата. Кызның җәбер белән каткан күңелен күз яшьләре белән җебетә, күз карашын үзенә беркетә. Кышын язган шигырен әнә шулай Балантауга карап, илһамланып сөйлисе килә. Тик тешләре кысылган. Авызын ачып бер сүз әйтәсе килми. Аның аваз чыгарып сөйләшмәгәненә ничә айлар үтте?! Шигырь юлларын күңеленә китерде. Җан җырлап тормагач, сәнгатьлелек була алмый икән. Ул, соңгы язганнарын, Вконтакте социаль челтәрдән бары Хәбибрахман белән генә уртаклашканы булды. Хәер, үзе дә язганнарын, “Фикереңне яз әле!” – дип җибәргәли. Хәбибрахманның тирән эчтәлекле шигырьләре кемгә ошамас икән? Үз иҗатына таләпчән карагач, үзенекен алай югары бәяли дә алмый.

 – Социаль челтәргә куй! Шигырьләрең җырлап тора, искиткеч! – дип бәя бирә Хәбибрахман. Ул аны һаман эшли дип белә: “Клубта ни хәлләр анда? Ниләр оештырасыз?” – дип сораштыргалый. Бу сорауны җавапсыз калдырып килә Зөлхәбирә. Ник язмыйсың дип, кайтарып сорамый. Димәк, дежур сүз. Ә бүген Хәбибрахман: “Яңалык ишеттерделәр. Син эшеңнән киттеңмени? – дип язып җибәргән.

– Әйе, ишек ябылды миңа ул тарафта, – дип бер генә җөмлә язды һәм коточкыч кәефсезлек чорнап алды. Кабат дөнья чыңлады. “Закир абый! Миннән бик күпкә олы син, ләкин депрессияне син татыганың юк!” – дип, күңелдән аның белән сөйләшеп ала ул.  Ул  арада Хәбибрахманның җавабы күренә:

– Минем дә “ишек” ябылды... Аның карауы башкасы ачылды. Сиңа да башка ишек ачылыр. Борчылма!

 Бу җавабын укыгач, күңеленә тынычлык иңде. Кызыксынучанлык та туды. Ләкин сорамады. Юк, борчылмый! Аңлады бит инде. Халык агымга каршы йөзми. Никме мәдәнияте, теле, гореф-гадәте югалмый – аңа күтәрелеп бәрелми. Ул мәсьәлә – халыкныкы! Бары үзе авырлыкларга юлыкмасын кеше, калганы башкалар эше! Менталитет! Их, менталитет! Калфак тектергәндә модельер әйтеп куйган сүзләр кабат исенә төште. Карт тавык кикриге сыман шәлперәйгән, янтайган калфаклар безгә бик төс икән шул. “Хәбибрахман белән язышып бу турыда фикер алышырга кирәк булыр әле”, – дип уйлады ул. Шул мизгелдә кире уйлады. Анда да милләт кайгысы түгел, димәк.

Лилиянең интернеттагы аралашу битен ачты. Ул да еш була контактта. Тик беркайчан да язмый. Аралашу юк та юк! Әллә, Лилия кияүгә чыккан көннәрендә, Рамил апасына  Суфия Лилия сүзен бишкә төрләндереп җиткереп ара бозган кебек, кабат ни дә уйлап табып, үзеннән йөз чөерерлек сүз җиткердеме икән? Я, “Рамил белән йөри Зөлхәбирә”, – дип Лилияне ышандырдымы икән?  Зөлхәбирә үзалдына елмаеп куйды. Ул Лилияне төгәл бер ел күргәне юк. Вконтактеда хат юллап берничә тапкыр хәл-әхвәл сорашты Зөлхәбирә. Кыска җаваплар белән чикләнде, Лилия. Ә бервакыт ул кайнанасының йомышын җиткереп язды. Электрон хатында ни сәлам бирү юк, ни исем белән эндәшеп язмаган. Әйтерсең, аңарчы сәлам бирелгән, күп тапкырлар хат юлланган. Хатлар, үзеңә нинди карашта булуларны, яхшы күрсәтә шул.

Хәбир дә язгалый аңа. Нихәл ди. “Яхшы!” – дип җавап яза игезәгенә. Шуның белән шул. Исәнлекне белеп торуы да яхшы. Күп өмет итми бит Зөлхәбирә аннан һәм шулай ук башкалардан да...

Мәдәнияттән бушаган күңел тирә-якны тагын да ныграк күзәтә. Белмәгәннәрен өйрәнде. Әдәби китапларны су урынына эчте. Дини гыйлемгә дә омтылды. Коръән тәфсирен укыды. Аллаһны яратудан көчлерәк итеп берни яратмаска икән шул. Эшне дә, кияүдә булсаң – иреңне дә... Ә ул бер мәдәнияткә табынган!.. Дөньяның алдын гына түгел, артын күрү дә файдага икән кайчак.

Зөлхәбирә кулында утлар-сулар кичкән, бүгенге көндә дә күңеленә ышаныч, яктылык биргән әнисе ядкаре – гәрәбәләре бар. Ул аларны өзелмәс җепкә, Хәбирнеке белән бергә дисбе итеп кертте. Соңгы – утыз дүртенче гәрәбәне тәсбих мулласы итеп беркетеп, аңа ак җептән чук та ясап куйды.

– Кая синең ярты өлешең, муенса? “Базны казыма!..” Сәлия апа, казылган, кулланышта булган базны нигә казымаска әйткән? Базның нинди бәйләнеше бар гәрәбәгә? Димәк, муенса аларның кар базына күмелгән! Ни өчен?.. Нинди максат белән? Бусы – башваткыч! Инде Сәлия апа вафат булганга да ничә ел?! Гәрәбәләрне тәсбих иткәннән бирле ул алар белән серләшми – ул хәзер башка вазифа үти. Догалар уку, дисбе тарту аңа тынычлык, ныклык бирә.

Чын ялгызлыкны татып яшәгән көннәрнең берсендә Хәбир белән Маша кайтып керделәр. Зөлхәбирә йөрәк ягы чәнчеп борчыганга кырын гына диванда ятып тора иде. Әйтерсең, бер тәүлек эшләп кире өйгә кайтканнар. Йөзе агарынган, моңсу күзле хуҗабикә янына сораулы караш белән килеп бастылар. Бер тартынусыз хәл-әхвәл белешеп, аның бу килешенә борчылуларын белдерделәр. Каяндыр Зөлхәбирәгә ургылып көч керә бара. Ни булган соң әле? Гадәти бер көне ләбаса. Тор! Көчле бул!!

– Торам мин. Чәй куеп җибәр, Маша! Өегездә кебек булыгыз!

– Ай-яй, тавышың шулкадәр каты, Зөлхәбирә, – дип Маша күзләрен сикертте. Аннан, Хәбиргә күз кысып, шаяртуга борды. – Онытылмас теге Мәхәббәтең исеңә төшеп сагышлангансыңдыр әле?! Юкса, йөрәгең саусыз булса – әйткәнең тавышсыз була ул.

Зөлхәбирәнең тешләре кабат нык кысылдылар. Авызыннан бер өн дә чыгармады. Төртмә сүзгә исе китмәгәннәр үртәлми икән. Әйе, нигә сынатып торсын?.. Әйтүчесе кем соң әле? Чәйнеккә барып ябышты, булган сыйларын өстәлгә тезде.

Маша сәхнәдә уйнаган кебек бөтерелеп кенә йөри, хәрәкәтләре дә сүз рәвешенә буйсынулы, нәфис, ә теле-телгә йокмый. Ничек әйбәт! Их, нигә бу дөнья икейөзлелектән азат түгел дә, нигә чын, саф хисләр белән генә идарә ителмисең икән? Алай гына булса, бертөрлелек, күңелсез булыр иде микән? Ясалмалык күзгә ташланса да, ышанасы килә, белә торып алданасы килә. Гөрләшеп чәй эчтеләр.Үпкә-сапкаларны кузгатып тормады, Зөлхәбирә.

– Киткәннән әни авырды. Илле көнлеген үткәрдек. Хәбирчик чын татарин ул! Аның әнә мәчетенә карап яшисе килә. Миңа барыбер, бары Хәбирчик үзен яхшы хис итсен. – Маша үстерелгән керфекләре аша мәхәббәтле күзләре белән яратып карап торды да, чүт итеп игезәгенең битеннән үпте. Хәбирнең бите кызыл “чәчәкле” булып калуы Машага кызык тоелды – көлә-көлә кочагына кысты, учы белән иренең битен сөртте. Зөлхәбирә, аның һәр сүзен дә аңларга тырышып, күзләрен авызыннан алмый карап тора иде бит. Чәй табыны янында гайре табигый хәл саналган күренештән уңайсызланып, нидер йотынгандай итенде...

Яңа мәшәкатьләр өстәлде. Җыелып куелганнар кире үз урынына чыкты. Иртәгесен ир белән хатын эшкә киттеләр.

– Зөлхәбирә, ярсымыйсың да кебек, ә үзең кычкырыбрак сөйләшәсең. Ник алай? Мин ишетәм ич сине, – диде Маша бер көнне.

Зөлхәбирә шаяртырга булды:

– Элек минем кулда микрофон иде бит, ә хәзер юк. Шуңа көчле тавыш белән сөйләшәмдер, – дип көлеп куйды.

Мария күзләрен зур итеп ачып, ачыклык керүен сорады. Ә Зөлхәбирә шаяртуын дәвам итте.

– Яшим ич мин, шуңа тавышым көр чыгадыр.

Маша җавапка канәгать түгел иде. Йөзеннән укыды. Бераздан гына тирәнтен төшенде. Эшкә дә бармагач, көннәр озын Маша белән ничек яшәр? Ул да бит Зөлхәбирә белән бер ояда буласы килмәгәннән ишекне каты ябып чыгып киткән кеше. Көн артыннан көн үткән саен аңлады: ни Хәбиргә, ни Машага аның өйдә булуы ошамый иде. Кирәкле-кирәксез урында яратышулар дәвам итә. Күп вакытын клубта үткәргән Зөлхәбирә, инде озын кулын кая куярга белмәгән кеше сыман, көн дә таба ашы пешерде. Бер дә кирәк булмаса да, бизәкләп башмаклар, бияләйләр бәйләде. Мариягә дә бүләк итте. Кайткан шәпкә, Маша, молодец дип ошатып эшләрен кулга алса, хәзер нигәдер ошамавын сиздерә башлады. Камыр ризыкларын да сөенеп ашамый, рәхмәтне дә чын күңелдән әйтми. Ә бер көнне дуслары кунакка килде. Өстәлгә кыйммәтле аракы шешәсе кунаклады. Озак кына шау-гөр килеп кәеф-сафа кордылар. Идән астыннан ярты капчык бәрәңге, берничә банка салатны күчтәнәч итеп озаттылар. Жәлләмәде Зөлхәбирә, тик үзеннән сорамыйча җибәрүләренә күңелендә ризасызлык туды. Ир белән хатын бикләнеп, көпә-көндез ятып йокладылар. Исерек табыны буйлап әйләнде-әйләнде Зөлхәбирә, түзмәде, ялт итеп җыештырып куйды.

...Мария җай эзләп тормый. Әйтәсен Хәбир әйтте дип кенә җиткерә. Шундый  яхшы итеп сөйләшә, һич тә гаепкә алырлык түгел. Шундый зур кайгыручанлык белән әйтә:

– Хәбир белән бик борчылабыз синең өчен. Хәбир әйтә: “Яши белмәде, Хисмәткә кияүгә чыгарга иде аңа”, – ди. Эшсез дә калган дип жәлли... Нишләргә уйлыйсың? Син бит миннән дә яшь әле. – Режиссура бүлегендә укып, театр серләренә төшенмәсә, бәлки берни сизмәс иде Зөлхәбирә. Роль башкара! Әйтәсе сүзе уйланылган – җөмләләре тулы. Нинди ният белән уйный?! Аңлашыла бит бары да!

Хәтереннән Хәбирнең, берни эшләмичә, үзенең җилкәсендә яшәве сызылып үтте. Әмма авызын ачып бер сүз әйтәсе килмәде. Өйрәтерлек булып җитешкән. Борынгылар әйтмешли, никахы олы! Никах укылмаса да, парлы кешеләр исәбендә бит! Аз гына кайтыш бул икән, кече, ким булуыңны искәртүче, тәнкыйтьләүче, акыл өйрәтүче табыла икән.

Зөлхәбирә бүген таба ашы пешермәде. Кич җиткәч, Хәбир, иртүк эшкә барасын, чәй янына ризык кирәген искәртте.

– Мин пешермәдем, – диде көчле тавыш иясе.

– Н-ник? – дип сорады Хәбир.

– Синең хатының бар бит!

 – Ә с-син н-нәрсәгә м-монда а-алайса, – дип әйткәнен сизми дә калды.

– Ми-не нәрсәгә дисең-ме?

Ялгыш ычкынды ла... Хәбирнең дөреслисе килә дә тик мин-минлеге ирек бирми. Җитмәсә, Маша Хәбир янына килеп сыенды. Эшлекле, нык сүз әйтәсе килде:

 – Пешерсәң, укаң коелыр идемени?

– Сез уйлап карагыз әле! Мин җәй буе бәрәңгесен, җиләк-җимеш, – Зөлхәбирә бармак бөгеп санады, – яшелчәсен үстереп, эш итеп, идән астын тутырдым. Сез рәхәтләнеп ашагыз! Мин сүз әйтмим, ләкин миңа берни әйтмичә, уңлы-суллы өләшергә тиеш түгел бит. Хөрмәт дигән нәрсә булырга тиеш. Миңа аның банкасы гына да кадерле.

Маша күзләрен акайтты.

– Менә сиңа яхшы Зуля, күрәсеңме ни ди? Туганының дусларыннан кызгана. Әйттем мин сиңа!.. Теге юлы Факилны мыскыл итеп җибәрде, инде күчтәнәчен авыздан чыгара. 

– Арттырма! – Зөлхәбирә сүзен шактый кычкырып әйтте. Гасабиланып, бүлмәсенә ашыкты һәм тәсбихын  алып  калтыранган учына кысты.

Ир белән хатын әрләшеп алдылар. Маша алгы як ишеген бикләде. Мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. Хәбир шакып караса да, ачмады. Чоланнан ватык раскладушканы, әллә кайчангы бишмәтләрне алып кереп астына, өстенә салып, игезәк сыңары йокларга ятты. Бу көннән йортта бәхет ишеге Хәбир өчен дә ябылды. Хәбир игезәген гаепләп сөйләште, ә Машага шул гына  кирәк иде бугай. Ул сирәк кайта башлады. Кайтуы да ниндидер ирек яулыйсы килү. Аңлый Зөлхәбирә, Хәбирне тагын да үз кубызында биетәсе килә. Ул аңа ризасызлык белдерми. Хәбирнең кайгыртучысы, яратучысы бар – бәхетсез түгел газиз туганы! Аның үз хәле хәл. Күп еллар, яшәү өчен көрәштә күңелендәге хәрабәләр чатнавын ишеткән төнге гәрәбәләр, инде түгәрәкләнеп тезелгәннәр дә, Зөлхәбирәнең җан авазын тыңлыйлар сыман: “Ал син мине моннан, газиз Раббым! Ал!!!” Ә күктә кыңгыраулар туктаусыз чыңлый: әле көчәя, әле әкренәя...

Иртәнге салкынлык белән бакчада эшләп кергән Зөлхәбирә керү белән өнсез калды. Маша, олы якта, почмакка икона урнаштырып йөри.

– Нишлисең си-и-н! – Теге юлы Суфияне беләгеннән каптырган кебек Машага барып ябышты ул.

 Салкын чырайлы хатын кулын Зөлхәбирәдән тартып алды да, эшен дәвам итте:

– Ни эшең бар синең миндә?

– Ал хәзер үк! Минем дөнья бәясе әнием йорты бу!

 – Алды ди. Булса?! Теге дөньяга алып китмәгән, бердәнбер улына калдырган! Ә син нишләп йөрисең бу өйдә? Бар, ычкын моннан, һичьюгында – үз бүлмәңә!..

Зөлхәбирә, бу башбаштаклыктан күккә таба очлы кыя булып үсә барса, Машаның соңгы сүзләрен ишетү белән теткәләнеп ишелеп төште. Күз алды караңгыланды. Диван почмагына утырып тынып калды. Ә җиһан, гадәттәгечә, улый, чыелдый, сызгыра иде, тик тагын да көчлерәк, тагын да ярсурак...

Туган йорт!.. Их, туган йорт! Мин синең сакчыңмы, әллә синме мине саклаучы – ни дисәм дә, язмышлар уртак, ачы ахрысы безнең!..

“Саклый алмадың, Зөлхәбирә! Тор, тор, ныклап аягыңа бас!.. Бүлмәңә чык!” – ди сыман эчке көч.  Ул бүлмәсенә кереп, йөзтүбән диванга ауды. “Тыштан матурладым, төзекләндердем, нигезеңне ныгыттым, ә эчтән саклый алмадым, Туган йорт! Түре җимерелде, ишелде-е, и әни-и! Син бу хәлне күрдеңме инде?.. “

Тавышсыз елау җанны аеруча теткәли. Хәбир иртәдән, Маша үтенече буенча аның туган йортына күз-колак булырга дип китеп барган иде. Кичкә кайтып керде. Зөлхәбирә ир белән хатын тавышлануын тулысынча аңлап бетерә алмады. Хәбир дә риза түгел иде икона куюга. Тавыш көчәйде. Аннан тынды. Зөлхәбирә елап арыды. Күңелендә тирән бушлык хасил булды. Торып, чәй эчәргә чыкты. Нинди матур, аяз көнне диванда аунап үткәрде ул.

– З-зөл-хә-хәбирә, а-ашарга п-пешер-м-мәдеңмени? – дип елмайды Хәбир. – С-син бе-бисмилла әъәйтеп пеш-шерәсең, М-машы ә-әйт-ми. Ш-шуңа си-синнән с-сорыйм.

Маша мәкерле елмайды.

“Сабыр, сабыр, Зөлхәбирә! Бу тагын театр уйный. Катнашма! Тамашачы гына бул!” – Эндәшми чәй эчте. Кулларны күтәреп амин тотты. Соңыннан:

– Тәмам. Пәрдә! – диде дә бүлмәсенә кереп, каты итеп ишеген япты.

Көлү авазы ишетелде. Зөлхәбирә уйнаудан баш тартса да, яртылаш телсез Хәбиргә хатыны монологны озак башкарды. Хәбирнең бер генә авазы да ишетелмәде. Зөлхәбирә аны ваемсыз халәттә сузылып яткандыр дип күзаллады. “Бисмилла әйтеп пешерәсең...” Хәбирнең сүзе исенә төште. Үртәлде. Бакчы, ни ди! Сиңа соң, бисмилласы булса ни, булмаса ни?! Сезгә лакей булганчы, кесәмдә йөрткән тәсбихымны тартам! Үртәлүләр дә үтә, усал хисләр дә китә икән. Әрнү, кимсенү  генә, үзеңнән ерак китмичә, торып кала:

– Ал Син мине,  Аллам, моннан!.. – Бу сүз-җөмләләр күңелдән әйтелеп, дисбе буйлап күчә-күчә баралар...

 

Нурлы дөнья

 

Зәңгәр күк гөмбәзендә Зөлхәбәрдар белән Лилхәбәрдар нурдан таган ясап атынып утыралар иде.

– Зөлхәбирә нинди теләк теләп утырганын аңласа, мәҗбүр итсәләр дә әйтмәс иде. Теләкләр күкләргә менүчән! Алай дип әйтмә!!! Их! Безнең тавыш ишетелми шул бәндәләргә. – Зөлхәбәрдар исеме белән йөргән фәрештә үз инсаны өчен борчу кичерә иде.

– Инсанның иң нык дигәне дә язмыш сынауларында барыбер азмы-күпме өметсезлеккә бирешә шул. Кешеләр шундый инде. Сабырлык җитми. Кимлек сындыра. Аңлыйм, җиңел дә түгел. Кешене хыянәт сындыруын аңлыйсым килми минем! Зөлхәбирәгә килгәндә, аның тирәсендәге бәндәләр гайре табигый хәлләргә ис-һушлары киткәндәй кыланалар. Кызганычка каршы, мәзлүмнәрне чит итүне һәр җирдә һәм һәркем булдырала.

– ... иманлы бәндәләрдән башкалар!!! – дип өстәде Зөлхәбәрдар.

– Нәкъ шулай! Иш итмәү гөнаһ түгел үзе, савабы гына юк. Артык һаваланып масаеп китмәсә, билгеле.

– Бик хәерхаһлы карадың. Инсан үзен эре тотмаса, үзеннән түбәннәрне чит итми дә бит инде ул. Киресенчә, ярдәм итә.

– Әйе, шулай, анысы... Мин бит әле чит тирәлекләрне күзәтеп, гыйбрәт җыеп кайттым. Ник читтә йөрдең диген? – Лилхәбәрдар туктаусыз атынып утырган дустының канатларына кагылып алды. Тыңла, мине, янәсе. – Яктылыкны кисеп, күккә өзлексез кара сөрем күтәрелгәч, түзмәдем, шунда юнәлдем. Баксаң, бу йортта виртуаль дөньяга бәйлелек икән. Ата-ана телевизор карарга ярата: шул “тартмадан” начар энергетика болар күңеленә күчә икән. Караган тапшырулары, ничек дип әйтим икән – әрәм гомер инде. Үсмер балаларының да бөтен кызыксынулары ике дөнья тормышын да каралта торган яманлык чәчүче берләшмәләр, мәгънәсез сайтлар булуын күрдем. Ул кара сөрем ноутбук белән планшеттан һәм боларның баш түбәсеннән дә күтәрелә. Өйдәге әби-карчык та намазсыз, динсез. Болар, аңлагансыңдыр инде, уңышсыз бәндәләр, тирә-яктагылардан көнләшеп, хөсетле уйлар белән яшәүне төс иткәннәр. Бары ашау өчен яшиләр. Бу инсаннарның фәрештәләре белән сөйләшеп кайттым. Бәхетсезләр! Еламыйлар гына мескеннәр. Адәм үзенә ошамаган кешедән ваз кичә ала, ә безнең зат бәндәдән йөз чөерә алмый шул. Безнең тирәлектә гаиләләрдә берсе рухи гарип булган очракта, икенчесе иманлы инсан – шуңа да җиһанга бу кадәр кара сөрем күтәрелми. Син күрәсеңме, Лилиямдә ярату көчле! Тик сула бара...

– Күрәм, дускаем! Ә болай, тулаем алганда, үзебез өчен сөенәм. Инсаннарыбызда ахирәт гаме булмаса да, Зөлхәбирәм, мәсәлән, дөньяның ямен аңларга тырышып, игелекле гамәлләр белән яши. Бүгенге халәтеннән чыгачак ул! Кемнең күңелендә шәфкать, ярату юк – шул рухи гарип. Ә безнекеләрнең күңеле саф!

– Чынлап та, безнең бәхет бар!  Балантау халкының ислам динендә булуы да бер бәхет бит безнең өчен! Ә тулаем алганда, һәр авылның якты киләчәккә омтылып яшәеше көчле шәхесләре кулында дип уйлыйм мин.

– М-м, шулай инде дә... – Зөлхәбәрдар уйга бирелеп атынудан туктады. – Ләкин якты күңелле шәхесләрен олыламыйлар бит! Хөсетлек инде, тагын ни булсын! Шул пычрак хис булмаса, күкләр катына гел саф, изге  гамәлләр генә күтәрелеп язылыр, бу дөнья изгелек, шәфкать, мәрхәмәттән генә торыр иде. Дускаем! Халык өчен игелекле зур эшләр эшләгән кешене  санламаска тырышуларына  гаҗизләнәм мин. Бар бит шундый шайтан коллары! Игътибар итәсеңдер, Балантауда рухиятне иярләүче хезмәткәрләр көчле. Безнең тирәлек шуңа нурлы ул!

– Нурлы, нурлы, – дип кабатлады Лилхәбәрдар тагын да күтәренкерәк кәеф белән. – Вакыт-вакыт, Кеше булып, шунда яшисең килмиме синең? Минем – килә-ә! – Ул бер урында тора алмыйча, Зөлхәбәрдар тирәли очынды. – Карап туйгысыз! Кара әле син! – Канатларының бер өлешен ачып, җилпенеп алды. – Балантаудагы бу мәктәп, мәчет, мәдрәсә, мәдәният йорты, театр, китапханә – якты нур чәчеп, кешелек дөньясын иманга баеталар. Түгәрәк күл буе урамындагы бинадан күкләр катына, тамашачылар залында утырган һәр кеше күңеленнән күтәрелгән көчле нур балкышы, күңелләргә, җиргә сыеша алмыйча, күккә көлтә булып күтәрелә торган иде. Элегрәк!..

Зөлхәбәрдар куанычыннан тагын да нурланды:

– Борчылма, көчле шәхес килә мәдәнияткә! Бөтен нәрсә дә үз тәкъдире белән! Шулай язылган күкләрдә! Балантауда театр тагын да зуррак көч алачак! – дип, белгәне белән уртаклашты. Ул, Зөлхәбирә өчен борчылып, тирәлектәге инсаннар язмышлары дәфтәренә күзәтү ясаган иде. Кеше язмышлары белән бергә киләчәктә авыл мәдәниятендә нинди үзгәрешләр булуын аңлап, тынычланырга да өлгергән иде.

– Бирсен, Ходай! – дип куйды Лилхәбәрдар.

– Дускаебыз Суфхәбәрдар нигә һаман тоткарлана? Аның инсаннан бәхеткәйләре булмады шул. Бәндә шайтаны белән берлектә булгач, фәрештә ничек ярдәм итә алсын?

– Лилиям иренең хыянәтеннән сыгылып төште. Аңларга вакыт иде. Бу да бит сынау! Зөлхәбирәнең сынаулары көчлерәк тә, авыррак та бугай?! Инсан саулыгын югалтса – имансызлар йөз чөерә. Лилиянең Рамиле аннан йөз чөерми, бары шайтаны күрсәткән юлдан атлап, ләззәт артыннан куа. Ул бит ихлас күңелдән ярата белми. Лилия һаман аңламый шуны. Аның өстәлендә кайнанасыннан калган Коръән тәфсире ята. Алай иттем, болай иттем, Аллаһ ярдәме белән аңа укырга хис салынды: “Әнфәл” сурәсен укыды. Аңлашылмады ахры,  кызыксынып, икенче тапкыр укыды, уйланып утырды. Исеңә төшерәм. “Аллаһының матди, бәдәни теләкләре белән аның рухи омтылышлары арасында кеше ике юл чатында тора. Бәдәни, физиологик теләкләр һәм рухият ихтыяҗлары. Кайсы теләк җиңсә, кеше шул юлдан китә. Аллаһ кешегә ирек куеп, шул юл чатында кешенең кылмышларын күзәтә”.

– Рәхмәт, матур итеп искә төшерүеңә. 24нче аяте!  Әйдә, Суфхәбәрдар  янына. Без өч дус бит! Безнекеләрнең генә дуслыкларына Хөсет атлы “кара таракан” төште...

Ике фәрештә дуслык хакын хаклап, җиргә юнәлгәндә, Суфхәбәрдарның ашыгып, алар янына күтәрелүе иде. Йончыган, мескенкәй! “Дусларым! Яңадан, очтык!” – дигән хәбәрен алу белән, алар  кабаттан галәмнең саф, алсу нурларына тотындылар.

– Нихәл син? Әйт әле, шайтаны көчлеме, әллә үзе көчсезме?

– Шайтан-шайтан... Барлык начарлыкны шайтанга сылтау белән килешмим. Нәселдән килгән көнчелек! Аны кая куйсын ул? Аннан, җир йөзенә анасыннан балаларына-оныкларына җитәрлек ягылып калган кара эше дөнья матурлыгын күрсәтер дисеңме? Болар бит күкләрдә тәкъдиргә кушылып языла. Ә язылганны, кешеләр әйтмешли,  шайтаның да үзгәртә алмый.

– Кискен алай димә! Игелеккә омтылыш һәрчак мул бүләкләнә.

– Суфхәбәрдаргынам! Уйларга салдың әле. Бер карасаң, кеше булып җирдә яшәргә дә куркыныч. “Ялгышма!” – дип гомер буе әти-әнисе кисәтеп торса гына.

– Кисәтеп торса, кем тыңлый? Сәлия холкын хәтерлим. Гамәлләренә хәбәрдар булмасам да.

– Хәбәрдар булу да мөһим түгел, дуслар! Күңелендә ярату булмаган кеше чын бәхетсез инде ул. Адәм баласы яратуны – ир-хатын, егет-кыз мәхәббәте дип кенә аңлый. Үртәләм шуңа! Гарьләнүдән кайчакта хәтта юк буласыларым килеп куя! Аллаһ тәгалә, җир йөзендәге һәркемгә, һәр җан иясенә мәхәббәтле күзләр белән карарга һәм яратырга искәрткәнен йә кайсысы белми? Моны төшенеп тормый бит алар. Гамәлләрен уйлап карасын иде Суфиям. Үзенә бер зыян салмаган Зөлхәбирәне нигә сөйми ул??? Ярты гомере шуның белән булышып үтте! Тормышны ярата белмәгән кеше коточкыч бәхетсез дә соң! Яман эшенә күз йомучы дуслары янында үзен көчле инсан дип ышанып, шул уеннан ләззәт алып, яши бирә. Гамәл дәфтәренә каралык ташып йөрүче фәрештә буласым киләме минем, йә? Хаксызлыкны җөпләп торучылар үзләренә моннан өлеш чыкканын белә бит! “Дустыңның кем икәнен әйт, кем икәнеңне әйтермен, дигәннәр” дип чыгыш ясады Зилә. Кешенең бөтен бәласе белмәүдә түгел, белеп тә гамәл итмәүдә шул. 

– Ах, шәп әйттең! Кешеләр каршында синең дә чыгыш ясау мөмкинлегең булса иде ул, Дускаем! Һәркем үзе өчен генә түгел, нәселе өчен дә җаваплылык кичерсә иде. Зөлхәбирәмә әниләреннән күп яктылык калды. Сынауларны шуңа да уңышлы ерып чыгып килә иде әле ул.

(Дәвамы бар)