Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (16))
***
Зөлхәбирә әйләнеп капкага таба карады. Их, истән чыккан: әйләнеп карамаска дигән ырым бар бит! Күңеленә моңсулык җәйрәде, күзләрен карга тирән кергән эзләренә күчерде...
Бөтен җирдә аклык... Шул аклыкны күреп-карап кына булмый – буран тузгыпмы-тузгый! Өермәләп котыра: юлда көрт артканнан арта бара, кермәгән, кагылмаган җире юк – муеннан аркага кадәр төшә, “мә, ал, ал...” дигән сыман юмартланып кесәләргә тутыра. Югыйсә, бураннан гынамыни, биек якасын да күтәрә төшеп, үткәннәрдән дә качып җәяүле буранга ияреп китеше ләбаса. Әлегә, озын керфекләренә сыланган каты кар бөртекләрен күтәрә алмыйча, күзләрен кыса төшеп, мәдәният йортына таба атлый. Җил каршы исепме-исә! Көчәеп китә дә, Зөлхәбирәнең гәүдәсен артка таба каера. Җәяүлегә янчык та авыр диюләре дә хактыр, сумкасы да җиңелрәк атларга ирек бирми. Югыйсә, ул сумка авыр да түгел: өйдә кия торган халат, йокы күлмәге, бизәнү кирәк-яраклары, теш щеткасы кебек иң кирәкле бер көнлек куллану әйберләре җыелмасы гына. Әйе, Зөлхәбирә утыз тугыз ел кайткан сукмактан кайтмаска булды бүген. Әлегә моны беркем дә белми.
Клубта яңа елга әзерлек эшләре башлаганнар иде. Хәбир белән Машаның эш көннәре – Зөлхәбирәнең рәхәт көннәре. Хәер, бәйрәм алды көннәрендә мәдәният хезмәткәре, урак өстендә игенне вакытында җыеп, суктырып бетерим дип тырышкан кыр батыры кебек сәхнәгә куеласы чара өстендә эшләп, өенә йокларга гына кайта. Зөлхәбирә ач көе дә ятып йокларга риза, бары мәдәният йортында яктырып кайткан күңелен җәрәхәтләп кәефен төшерә торган сүзләр генә әйтмәсеннәр. Тик Маша күралмаганын, Зөлхәбирә алар йоклаганда кайту сәбәпле белдерә алмый калса, иртәдән тамаша кылды. Иртүк эшенә чыгып китә алмый ләбаса. Сүз һаман бер төрле. Соңгы вакытта гел “яхшы”. Әйләнә дә кайта бер сүзгә, ничек җае табыла? Маша Зөлхәбирәне уңган-булган, чибәр, фатирлы егет белән таныштырасы. Бары Зөлхәбирәнең ризалашуы гына кирәк – кунакка алып кайтасылар... Ризалык алып тормадылар шул, өчәүләп кайтып керделәр. Такыр башлы, беленер-беленмәс түгәрәгрәк корсагы шәйләнгән уртача буйлы егет бик телчән булып чыкты. Кыю, шаян сүзләр сөйли. Тик Зөлхәбирәнең генә, күңеле гел үртәлгәнгә, елыйсы килде. Әдәп йөзеннән сорауларга гына җавап бирде. Соң чиктә кунак ир, “авыл мунчасын яратам” дип, каен себеркесе сорап, сөенә-сөенә мунчага юнәлгәч, Маша, Зөлхәбирәнең кулына зур сөлге тоттырды:
– Унсигез яшендә түгел ич инде! Ике тапкыр унсигез! Яшәп кал! Бар мунчага! “Аркаңны юарга килдем, диген”, – дип, шаярткан булып, иңбашларыннан җиңелчә этеп хәйләкәр кенә елмайды.
Юк, гаҗәпләнмәде дә, әрләшмәде дә, рәнҗеп, ачуланып Машаның яңагына да сукмады – ул яшьлектәге игезәк туганы кебек, гамьсез, ваемсыз халәттә була башлаган иде инде. Төрелгән сөлгене сүтеп, Машаның муенына салды да тыныч кына үз бүлмәсенә үтте. Сәгатькә карады. Эшкә барырга иртәрәк булса да, үзе генә белгәнчә, кирәк-яракларны сумкасына салып җыенды да чыгып китте...
Апа-сеңел диешеп, кулга-кул тотынып хезмәт иткән җан дусты – Гөлсуы килгәнче вакыт бар иде әле. Алар икәүләшеп Халыкара аналар көненә концерт үткәреп җибәрделәр. Авыр булды. Утыз баланы сәхнәгә чыгару өчен катлы-катлы күңел киеренкелеге кичереп, башкарып чыккач, балалардан да артыграк куандылар. Зөлхәбирә, менә шушында, сәхнә артында, Гөлсу уйнаган гармун моңына кушылып, матур йомшак тавышлары, кабарынкы ак, кызыл, зәңгәр күлмәкләре белән очарга талпынган күбәләктәй, куллары белән җыр уңаена хәрәкәт иткән нәни кызларны аналарча яратып, алар өчен сөенеп тә, көенеп тә карап торды. Күңел түрендә нәни генә бөре бөреләнде. “Булса иде үзеңнең шундый нарасыең... Минеке дә җырлар иде” дигән уйлар килеп китте. Тирән итеп сулый-сулый пәрдәнең тартылып бетмәгән аралыгыннан залны күзәтте. Тамашачылар арасында утырган, чыгыш ясаучы бала аналарының йөзендәге балкышны, бәхет-куанычны күреп, җаны кинәнде. Ул көнне: “Их, шулар арасында үзенеке өчен дә җан атып утырсаң иде”, – дигән уй күңеленә хуҗа булды...
Җыенып чыга белде өеннән, Булатка ияреп кайтып булырмы? Ә ул бүген клубка чыкмаса? “Репетициягә алып кил!” дип Гөлсуны алырга җибәрәсеме? Күңелендә каршылыклы хисләр туды. Йә, Аллам! Зөлхәбирә кызуланып китте. Оят! Тик бу адымны эшләргә кирәктер! Әйе, Мария әйткәндәй, яшәми калам. Алай гынамы? Хәтта Хәбиргә яшәргә комачаулыйм ләбаса.
Булат клубка чыкса гына ярар иде. Бердәнбер теләк әлегә шул. Зөлхәбирә Булатка ни диясен уйлап, кызарып чыкты. Тукта, тукта, мин бит өйдә ваемсыз рольгә керешкән идем. Ә монда... Юк, Аллам сакласын, мин бит дәрәҗәмне төшерәм. Дәрәҗә? Кем әйтте соң әле Зөлхәбирәгә, Гөлсу белән аглый-таглый йөреп, синең бәяң төшә дип. Лилия әйтте. Ул әйтер дә инде. Тагын кем әйтте соң әле аңа, “кеше ире белән гулять иткән кеше белән дус булган кешене хөрмәт итмим” дип? Һич исенә төшмәде. Ә менә Зилә онытылмаслык итеп әйтте: “Гөлсу кебек матур җырлаучы юк авылда, ләкин җырлый башлаганчы ук минем аннан гайрәтем чигә. Әдәпсез, бозык кеше дигән фикеремне уемнан чыгара алмыйм, шуңа җыры күңелгә үтеп керми”, – диде. Әйе, авыл кешесе һаман да элеккечә яши. Комсомол, партия оешмалары тәрбияләгән сыман, авылдашының шәхси тормышын күз уңында тота, күз карашы, гамәле белән чит итеп үзенчә тәрбияли. Ә Гөлсуның кеше фикеренә бөтенләй исе китми. Зөлхәбирә аның ул гамәленә бер дә ризалыгы булмады ләбаса. Әмма кешене, кем булуына карамастан, нәфрәт, күралмаган хис белән йөри алмый ул. Эштә вазыйфалары уртак бит. Аның башка яхшы якларын белгәнгә, әйбәт караш белән карарга тырыша. Алай гына да түгел, әтисенең йөз охшашлыгы йөрәгенә ярашлы. Аннан, аннан, тагын кем бар үзе белән җылы итеп аралашучы? Тукта! Мин ни уйлап, Булатка ияреп кайтырга уйлыйм соң? Йә Аллам. Мин кем булып чыгам соң? Бу адымыма әнием рухы риза булырмы? Юк! Зөлхәбирә хәлсез кеше сыман сыерылып урындыкка утырды. Янәдән кайнарланды. Черелдәп дөнья чыңгылдады. Битләрен каплап өстәлгә башын куйды.
– Мәсхәрәгә калу бу! Хурлык! Их!..
Дык итеп ишек ябылды. Зөлхәбирә башын күтәрде. Гөлсу икәнен үзе күренмәсә дә белер иде – ул тупсасына утырган ишекне әнә шулай аяк башы белән төртеп ача.
– Сәла-а-ам! Чыктым мин. “Бу буранда чыкмыйм!” – диде апа. Имеш, ничу монда, өчәүләп болганып йөрергә! Музыканы акыртып куям, биетәм бүген барысын да. Буран дип тормый инде яшьләр, әйеме, чыгарлар?
Күз карашын күтәрмәде дә: “Чыгарлар дип уйлыйм” – дип куйды.
Үзе гөрли, үзе ашыгып өстен сала, карын кага Гөлсу.
– Кәеф юкмы, әллә? Булат абый чыгармы икән? Миңа әйтә: “Син гитарада миңа караганда яхшырак уйныйсың”, – ди. – Кылларына чиертергә үзе өйрәтте ич инде.
– Зиһенең яхшыдыр. Алай тиз өйрәнмәс идең.
– Кай-я миңа зиһен, ун класс белем белән?! Күп өйрәтте. Мин бит өенә дә барып өйрәндем.
– Ә-ә? – Зөлхәбирә үзе дә уңайсызланып китте, тавышы хәйран каты чыкты.
Гөлсу сәерсенеп карап катты.
– Апа әйтә, бераз ишетми ул тучны ди, сине. Булат өендә өйрәтте дим, гитара уйнарга. Өендә оялмый икән ул, апа-җаным. Мин уйнаганда, артымнан кочып дөрес итеп чиртеп күрсәтә, иһи-һи. – Гөлсу шат.
Сулыш киселде. Тән кызышты. Дөнья тагын да әчерәк итеп черелди башлады:
–Ч-ч-ч, щ-щ, ч-ч-ч...
Нинди дөнья бу-у?! Зөлхәбирә һич аңышмады. Хәле китте, артында гына торган урындыкка утырды. Тыныч кына Гөлсуның һәр хәрәкәтен күзеннән кичерде.
– Нишләдең син, ә? Авырмыйсыңмы син? Кып-кызыл булдың.
– Юк, – дип пышылдады. Куллары белән битен учлады. Яна. Үзенә дә тоела. Иркен итеп суларга тырышкан саен, йөрәк ярсыбрак тибә. Нигәдер, күз алдына бернигә дә исе китмәгән Хәбир килеп басты. Аның битараф йөзе үзендә чагылыш таба кебек. Черелдәгән авазларны басып, Гөлсуның яңгыравык тавышы сәхнәнең барлык почмагына ирешә:
– Ул бүген дә “чыгам, өйрәтәм” дип сүз бирде.
Зөлхәбирәнең уртлары ныграк кысылды. Яңак эченең җөе тоелды. Юк, ачуы да килми, күңелендә ниндидер бушлык зурайганнан зурая бара. Ул сәхнәдә түгел! Ул – комлы кайнар җилләр сызгырган шыр ялангач чүлдә утырган кеше сыман күзләрен кысып, шул җилләрне тойган кебек урындыкта үзен алга-артка тибрәтергә кереште.
– Апа, син егетләр белән йөрмәгәч, тәртипле апа булгач, егетләр өенә барып йөргәнгә, мине әрлисеңдер, име?
Зөлхәбирә эндәшмәде, тирбәлеп утыруын дәвам итте.
Гөлсу үзенчә аңлап:
– Ярар инде, мин әллә нәрсә эшләмәдем. Ул Рамил шикелле әрсез түгел ич. Синең кебек тәртипле кеше. Кочаклавы да уйнарга өйрәтүче укытучы кебек кенә.
Кайнар җилләр сызгырып исә дә исә:
– Ш-ш-ш, щ-щ-щ, ч-ч-ч, сь-с-с...
– Нигә тәртипле кеше шулай пешмәгән була икән ул? Оялчан шундый. Карт егет бит инде ул. Орынса да, каршы түгел идем мин. – Гөлсу, шаяртуын күрсәтеп, күзен кысты да чибәр йөзендә тигез тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп кычкырып көлде.
– Хахылдап көлмә әле шул кадәр! Йөрәгемне авырттырасың.
– Рамил мине иһа-хай-лап көлгәнгә җилбәзәк дип бәяләп, тәки үзенеке итте, заразы. Ул әрсез, тәртипсез!
– Булат янында да, хихылдасаң, теләгеңә ирешерсең...
– Булат ул саф кеше.
– Абый?!
– Әйтәсе килми... – Гөлсу сагаеп калды. – Тыс-с! Тучны ул бу. Мин аның аяк тавышыннан таныйм. – Кабарынкы иреннәрендә елмаю, алсу йөзендә куаныч балкыды.
Булат ап-ак өс киеменнән килеп керде.
– Сәлам кызлар! Буран дулый, буран тынмый... – Егет көйгә салып әйтте дә, рәхәтләнеп көлеп куйды.
Гөлсу шуны гына көтеп торгандай дәвам итте.
– Бураны шундый көчле... А-а, – кыз, шатлыгын кая куярга белмәгәндәй, әнә шулай көчле итеп аваз салды, аннан бөгелә-сыгыла көлде. Шундый күңеллелеккә карап, Зөлхәбирәнең дә йөзе ачылды. Мизгел эчендә бу икәү җырны дәвам иттеләр.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Гөлсу йөгереп барып, баянын кулына алды. Тиз генә төймәләренә басып, көен табып, уйнап җибәрде.
Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Урады да кочагына
Урлады сине буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.
Зөлхәбирәнең йөрәге сулкылдап тибә, җыр сүзләренә, чынбарлыктагы хәлләрнең мәгънәсенә төшенергә тырыша. Ләкин бу җыр ничек кенә хыялына каршы килсә дә, кәефе әз генә дә төшми. Ул күңелдән генә кушымтага кушыла:
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле
Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән.
Үзем буран булыр идем,
Килсә әгәр көчемнән.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле
Йөрәккә дәва бирә торган дару мәдәният-сәнгать дөньяга килү белән табылган! Аның исеме – җыр-моң! Бәлки рәсем сәнгате икенче бер шифалы дарудыр?! Хаста күңелгә килешә торганы, иң куәтле дәва бирүчесе һичшиксез – җыр! Бу өчәүнең йөзләре балкый, мәхәббәтле күзләре бер-берсен күзли.
– А-а-а! Шәп булды-ы! – Гөлсу дык итеп баянын өстәлгә куйды. – Зөлхәбирә апамның да йөзе ачылып китте. Хәзер буран тавышларын басып, музыка куям. Нишләптер бу кылуб салкынча әле. Өчебезгә бер дискотека! Эт тә чыкмый бүген кылубка. – Гөлсу ничек әйтсә, шулай дискозалга чыгып та китте.
Зөлхәбирә сөю тулы моңсу күзләрен Булатка төбәде. Булат та җылы карашын яшермәде.
Зөлхәбирә күңелдән Булат белән сөйләште.
– Бураннар белән сиңа сарыласы идем... – Шул мизгелдә үзе белән алып килгән сумка, андагы әйберләр күз алдына килде. Күңелне уртага аерып, барыннан да ераклаштырып, рус хитлары ишетелде. Зөлхәбирә күз карашын егет күзеннән яшерде.
– Биегез, Булат!
– Әйдә, син дә!
– Юк, икегез генә биегез! Эшем бар. Яңа елга сценарийны төгәллисе бар. Пьесаны да тәмамлыйсы иде.
Егет, ярар дигән сыман ымлап баш какты да чабулап сәхнәдән төшеп китте. Мәхәббәтле күзләр Булатны күңелендә калган җыр аһәңе белән озатты:
Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.
Зөлхәбирә өчен мыскыллап чырылдаган, ысылдаган галәм авазларына кушылып ирешкән, мәгънәсе йөрәген парә-парә китергән, теләгән һәркем җырлый алган бу җыр да аның күңеленә сыя ала иде. Әмма, күз алдында шушы куплетны җырлаганда Гөлсуның Булатка сарылып җырлау күренешен күңеле һич тә кабул итә алмый газаплана.
Соңгы вакытта, Булатка тартылып сөю-сөелү теләге кузгалганнан бирле, ул беренче тапкыр үзен мәдәният хезмәткәре, таянычсыз хуҗабикә, ярдәмчесез яши алмаган игезәк сыңары итеп кенә түгел – яратылырга хакы булган хатын-кыз итеп тә тоя башлаган иде. Хыялы белән кыска гына вакыт эчендә аерым йортта ир хатыны булырга хыялланды. Өметләре акланмады. Ышыкланыр киң җилкәле аңа насыйп ир заты кайда соң? Өйдәге кунак булып, мунча кереп яткан пеләш башлы ир куенымы? Зөлхәбирә кабат кайнарланды. Хурлыклы уйлар өермәсендә әйләнде дә әйләнде. Юк! Башын селекте. Юк, юк, мең мәртәбә юк! Кирәкме соң алар миңа? Юуук!!!
Куанышып, кулга-кул тотынышкан Булат белән Гөлсу сәхнәгә менделәр. Тыныч кына аларга карап торды Зөлхәбирә. Килешә, бик килешә, дип уйлады ул. Серле уйлар бары күңелдә! Күзләр Гөлсу белән сөйләшә. Аңа рәхмәт ирештерә: “Ярый син бар минем! Рәхмәт сиңа! Акыллы булып калырга “ярдәм иттең”. Зур ялгышудан сакладың”.
– Зөлхәбирә! Син башка төрле әле бүген. Чирлисең ахры?
Авырмыйм дип нигә ялганларга? “Әйе, Булат, мин гыйшык хастасы белән аз гына чирләп алдым. Бетте, терелеп киләм...”
– Сез бик матур пар икәнсез!
Гөлсу, чылтырап көлеп, Булатны култыклап алды, иңбашына башын салды. Ә Булат бик риза булып, оялчан гына елмая, күзләрен идәнгә төбәп яшерә.
– Театрда парлы рольләр бир әле, апа.
– Зөлхәбирә, син кайчан язып бетерәсең соң?
Күңел җавап юллады: “Күкләрдә мин дигәнчә язылмый икән шул”. Җавапны телдән әйтсә дә, беркатлы бу самими бәндәләр бик тырышсалар да төшенмәсләр. Шулай да:
– Мин аны язып бетерергә сезгә тапшырам, – диде.
– Шаяртма инде, без пьеса яза белә торган кешеләрмени?
– Нәкъ менә сез ул яза һәм яши белүчеләр!.. – Мизгел эчендә Машаның, сөлге тоттырып, үзенә әйткән сүзләре исенә төште дә, шактый күңелсезләнеп, – әйе, яши белеп яшәргә кирәк! Юкса, яшәргә өлгерми каласыз!
Кыз егеткә күз кысты. Ишеттеңме, янәсе?
– Язып бетер инде, Зөлхәбирә, чынлап әйтәм.
– Ахырымы, ахыры... телдән әйткәндә болай: Булат күренекле рәссам булып китә. Аңа илһамны чибәр, яшь хатыны бирә. Алар бик бәхетле булып ул-кызлар үстерәләр...
Гөлсу, нишләптер, Зөлхәбирә көткәнчә, үзе төс алганча, сикерекләп кул да чапмады, хуплаганда “А-а!..” дип кычкырмады да, аның очкынланып янган күзләрендә ялтырап яшь күренде. Янындагы, сыңар кулы белән аның иңбашыннан кочып торган егетнең күзләренә сөеп карады, бәхетле елмаеп киң күкрәккә башын куйды:
– Минем бу рольне уйныйсым килә, Зөлхәбирә апа, – диде.
– Уйна! Син булдырасың! Мин булдыра алмыйм... – Зөлхәбирә тирән сулап, бераз эндәшмичә залның иң түренә карап торды. Әйтерсең ул шунда утырган кешегә әйтә. Аннан: – Яза да алмыйм, язарга кирәкми дә... – диде. – Фатыйха алып торырга әти-әниләрегез юк, берегез дә кеше кешесе түгел, комачаулаучы юк. Кайтыгыз да рольләрегезне уйнагыз! Сәхнәгә куярга кирәкми дә моны, Булат. Без бит авыл күзе каршында. Тамашачыларыгыз – тулы бер авыл халкы! Тәнкыйтьчеләрегез булыр, булмый калмас... – Зөлхәбирә шундый тыныч, әйтерсең, бу “Тозлы алма” пьесасындагы күренеш һәм алар шундагы персонажлар.
– Син, апа, әти-әни кебек әйтәсең әле бу сүзләреңне... Бик рәхәт булып китте. Фатыйха дигәннән, син бит минем туганым, коллегам, якын кешем. Мин бу сүзләрне фатыйха дип кабул иттем.
– Бәхетле булыгыз! Ни диим тагы?!
– Зур рәхмәт, Зөлхәбирә! Син яхшы кеше.
“Яхшы кеше” дип бәяләнгән Зөлхәбирә, эт чыкмаслык төндә, бата-чума кар көртләренә тирән эзләрен салып туган йортына кайтып бара. Килгәндә каршы булган җил, артыннан этә кайта. Тик аның гына кайтасы килми. Җил кайтасы килү-килмәвен белми шул, йөгертә-йөгертә этә. Әнә бүген туган йортында ут балкып яна. Кунак егет бар шул...
Өйдәгеләр аны елмаеп каршы алдылар. Кагып та чистартып бетерә алмаган карлы киемен Хәбир урамга алып чыгып селкеде. Ай, Аллам нинди хөрмәт! Ни булган Хәбиргә? Театрның кием элгеченнән башлануымы? Маша, машалла: Зөлхәбирәнең бер алдына, бер артына төшә. Хөрмәт тоясы көннәр дә бар икән лә, йә Алла! Чәйләп алдылар. Егет Зөлхәбирә белән бик итагатьле сөйләште. Төп сүзгә керештеләр. Хәбир – атасы, Маша анасы икән кияүлисе кызның. И-и, театр уйнавы рәхәт шул! Кунак егет үзе димче, үзе кияү буласы ахры. Зөлхәбирә күңеле буш сәхнә, тамашачыларга карар нәрсә юк. Бернинди дулкынлану, борчылу юк. Ни булса, шул була! Ул “Тозлы алма” пьесасында тормыш язган күренештә уйнап утыра булса кирәк. Режиссер юк, тамашачы юк, персонажлар күз алдында...
– Сез миңа бик ошадыгыз. Исемегез дә, үзегез кебек гүзәл. Узган ел кырык яшемне тутырдым. Өч бүлмәле фатирым, акчалы эшем бар. Теләсәгез, сезгә дә эш табылыр. Яман гадәтләрем юк. Әти-әниләрем күптән вафат. Хатын белән үткән ел рәсми рәвештә аерылыштык. Балалар әниләре белән яши. Ялгыз яшәү яшәү түгел инде. Яшәп карыйк, Зөлхәбирә!
Аның, нәни чагында, яткыргач күзе ябыла, бастыргач ачыла торган чәче йолкынып беткән пеләш башлы шыксыз курчагы бар иде. “Күпне күргәнгә” киемсез, шәрә дә иде ул. “Синең күзләр кебек матур – зәңгәр”, диләр иде, курчакка карап. Кыяфәтсез булганга гына түгел, җансыз, пыяла күзләре белән үзенекен чагыштыруларына ризасызлык белдерә иде ул чакта. Чөнки күзләре озак, авыр итеп ачыла, ачкач шакаеп карап тора иде. Факил үз сүзен әйткәндә, шул курчак күз алдына килде. Үзен шул курчак кебек хис итте. Күзләре дә курчакныкы кебек булды: йомды, авыр итеп ачты да:
– Беләсеңме, Факил, мин эмпат! – дигәнен үзе дә сизми калды. Күзләре шар кебек ачылган хәлдә Факилгә җансыз карап каттылар.
Хәбир пырхылдап көлеп җибәрде. Машаның зур күзләре тәгәрәп чыгардай булды. Аннан сүзнең төгәл мәгънәсенә төшенәсе килеп, күзләрен кыса төшеп, Зөлхәбирәгә төбәлде.
“Курчак”, тулаем иңбашы белән йөзен игезәгенә борды:
– Хәбир! Мин сине ярты сүздән аңлыйм. Син импотент мәгънәсендә аңлап көлдең инде әйеме?
– Ш-шулай д-диясең т-түгел-ме с-соң?
Маша, иренең сүзен ошатмыйча, терсәге белән төртте.
– Бик яхшы характер черта. Саф күңелле кеше шундый була. Башкаларның фикерен аңлап, хисләрен хөрмәт иткән кеше белән бик рәхәтләнеп тормыш корыр идем мин, – диде Факил.
Зөлхәбирә, еш-еш озын керфекләрен какты, үзен бик салкын тотты.
– Бу сезнең яктан шулайдыр бәлки. Ә мин сезнең белән бәхетле була алмыйм. Клубта унбиш ел эшләү дәверендә, сәхнәдә нинди генә рольгә кереп, нинди генә образ тудырмадым икән?! Ә чын тормышта теләсә нинди рольгә кереп уйный алмыйм. Аңлагыз, аны булдырыр сәләтем юк! Чөнки чын хисләрне алдый алмыйм. Ниндидер исәп-хисап белән тормыш кору миңа бик ят нәрсә. – Сүзләрнең һәр авазын җиренә җиткереп әйтергә тырышты. Хәтта бераз сәнгатьлерәк тә сөйләште бугай әле.
– Гафу итегез! Мария, миңа, сезне ялгызлыктан туеп, тормыш корырга хыяллануыгызны берничә тапкыр әйткәч, кайтырга тәвәкәлләгән идем. Әрсезлектә гаепли күрмәгез!
Маша тынычсызлана төшеп, Хәбиргә таба борылып, аннан яклау эзләде. Гамьсез Хәбир игътибар да итмәвен күреп, ачуы чыкты бугай: йөзе кызарды, борын яфраклары күбәләк канат кагынган сыман...
– Шулай дигән иде, ә хәзер башкача сөйләнә, – диде Маша.
Зөлхәбирә турыдан бәрде:
– Ялганлап алып кайтканнар, Факил! Шуңа күрә мине гаепләү урынлы булмас. Биредә мине ирексезләп йорттан чыгару политикасы бара. Менә мин нинди начар! Чын йөзләрен фаш иттем хуҗаларның. Гафу итегез! – диде
Факилнең йөзе канәгатьсез хәлдә катып калса, Маша тагын да ныграк кызарынды-бүртенде дә:
– Бу дөрес сүз түгел. Ышанма, Факил! – дип табын яныннан торып китте. Әче телле Маша әдәп саклый икән, димәк, бу кеше ни җитте кеше түгел дип уйлады Зөлхәбирә.
– Сездән гафу сорамыйм, әмма кунак кешедән гафу итүен үтенәм һәм барыгыз белән дә саубуллашып, тыныч йокы теләп, үз тырышлыгым белән салып кергән бүлмәмә юнәләм.
Ничек итагатьле уйнала бу сәхнә рольләре! Әгәр шушы хәлләрне чын тормыш итсәң, нишләпләр бетәр иде икән Зөлхәбирә? Күз алдына китерергә дә куркыныч.
Йокы күлмәге сумкада иде. Тиз генә киде дә, юрганын башыннан каплап, урынына ятты.
Ни генә кичермәде ул бүген. Йә Аллам, көч бир яшәргә! Учлары белән йөзен каплады. Күзләренә орыну белән күз алмалары гәрәбәдәй яктылык сирпегән кебек булдылар. Гәрәбәләр?!. Юрганын селтәп ачып җибәрде, караңгылыкка күзен төбәп, гәрәбәләрне исенә алды. Әле берничә көн элек кенә алгы яктан үз бүлмәсенә күчергән иде. Сикереп торды да, җамаяктан гәрәбәләрне учына алып, тиз генә юрган астына чумды.
Әле ир белән хатын һаман әйткәләшә, кунак аларны тынычландыра иде. Зөлхәбирә бары Факил сүзләрен генә аермачык ишетте. Хәбирнекен янында торып аңласаң гына. Ә Маша өсте-өстенә әйтеп чәрелди иде. Ваемсыз кешедән дә җиңел яшәүче юк икән бит ул. Зөлхәбирә шулкадәр тыныч иде. Үзенә үзе сөенде, шул ук вакытта сәерсенде дә. Әгәр кунак егет алдында читенсенмәсә, Зөлхәбирә, бер әзерлексез бу рольләрне җиренә җиткереп башкара алганына хәтта тантана итәр иде кебек.
Учындагы гәрәбәләрне тәрәзәдән төшкән ай яктысына сузды. Яктырып киттеләр. Рәхәт булып китте. Никадәр салкын акыллы булырга тырышмасын, хөрмәт белән кайткан кунак кеше дип, Факил өчен кабат уңайсызлык кичерде.
“Шуның хатыны булып яшәп киткән булсам?.. Ярата алыр идемме? “ – Бу уй бар вөҗүден биләде. Куркыныч уй түгел иде үзе.
“Һәркемнең җитешсезлеге бар, – ди иде әнисе. Кимлек яхшы ук нәрсә булмаса да, кайбер кешенең ул сыйфаты үзенә килешле кебек тоела, аннан башка күзаллап та булмый, аны сөйкемле сөяк итә...” Хактыр бу сүзләр! Үзләренә зыяны тимәгәннәр Суфияне якын итәләр, яраталар. Һәр кешене ничек бар – шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк шул. Хәтта теләмәсәң дә! Ләкин кеше зыян-зәүратлы булса, ничек начарлыкны хуплыйсы, аңа ничек ризалашасы?! Зөлхәбирә, никадәр тырышып та, начарлыкка яраклаша алмады. Арага биек, кара киртә торып баса да күңеле читләшә. Тормышта әнә шул какшамас, бер якка да авышмас киртә аны гел башка юлдан, авыр юлдан әйдәде. Бу аның үзенә кагылмаган хәлләрдә дә кешеләргә битараф кала алмавы, авылдашларының бер-берсен урынсыз гаепләүләренә дөреслек белән үз фикерен белдерүе; гайбәтне хупламавы, үзен хаклы санаган томаналар сүзен сүз итмәве, юньсез, явыз бәндәләргә тәлинкә тотмыйча, киресенчә, алардан ераклашуы – бер сүз белән әйткәндә, тормышка яраклаша белмәве иде. Бу Зөлхәбирәнең дөньялыктагы зур җитешсезлеге иде! Әнә шуңа пәйгамбәребез сөннәте булган бу асыл сыйфатлар белән халык арасында сөйкемле сөяк була алмады. Ул затлы нәрсә сыман үзенчә балкыды, бу балкыш күпләрнең ачуын китерә иде. Кимлекне халык, йөзен чытып булса да кабул итә икән, итә. Артыклыкны кабул итә алмый икән! Кешелек дөньясына игелекле хезмәт итү өчен кемнедер Аллаһ өстен итсә, шайтан колы булган бәндәләр үзеннән артык булганнарны күралмаганын төрле юллар белән күрсәтә икән, табигате йомшак булса, җәберләргә тартынып тормый икән...
Гәрәбәләр!.. Зөлхәбирә аларны учына кысты. Сагынган икән бит ул гәрәбәләрен. Кайчандыр алардан башка йокламый да иде. Төзелеш эшенә, баштан-аяк иҗади эшкә бәйләнү гәрәбәләрне оныттырган. Мөгаен, иҗат үзе бер яктылыктыр ул?! Күңелгә газиз гәрәбәләр истән чыкмас иде. Кушучын кабат ай нурына юнәлдерде. Шушы сүрән генә яктылык та аңа һәрчак рухи көч бирде. Бүген дә әнә, кулына алу белән йөзе яктырып, күңеле кинәнеп китте.
Уйлар кабат Булат белән бәйләнде. Ул бит бүген чынлап торып язмышын Булат белән бәйләргә уйлаган иде. Чулак егеткә зур ышаныч күрсәтеп, азмы-күпме авторитетын күтәрергә булышты. Яхшы кеше дип бәяләве шуның өченме икән? Әллә, сүз иярә сүз килеп, Гөлсу белән үзенең берләшүенә фатиха биргән кебек, хуплавыма куанып әйтүе идеме? Зөлхәбирә үзалдына елмаеп куйды. Яхшы кеше үзе парсыз калды! Икәүдән берәү эләкмәде. Иһи-һи... Тукта, мин үз-үзем белән дә театр уйныйм түгелме? Ярык тагарак каршында калучы! Ә мин канәгать?!. Булатка ияреп кайтып киткән булсам?.. Чын мәгәр, бик риза моның шулай булмый калуына. Ә Факил?.. Бер гаебем юк! Рәнҗи күрмә Казан ир-егете! Бер кичтә, әйе, бары бер көн белән төн аралыгы – бер кичтә, кемнәр генә булып бетмәдем?! Аралашканнарым арасында нинди генә рольләр уйнамадым, ләкин үзем өчен үзем булып калдым. Әни! Син күрдеңме, күрәсеңме? Мин Халисә кызы Зөлхәбирә йөзен югалтмадым! Зөлхәбирә күңел ризалыгы кичерде. Уйлары Гөлсу тирәсенә авышты. Чибәр туганын күз алдына китереп бастырды. Кызык! Мин бит аңа тамчы да көндәш итеп карамыйм. Булат белән Гөлсу тиң парлар кебек тоела. Бәхетле булырлар. Бүген Булатка ябышып кайтып тормыш башласа да, Гөлсуга килешә, ә миңа килешмидер ул. Миңа бирелгән тәрбия барлык начар тәрбияле кешеләр шаукымын кичерерлек дәрәҗәдә нык һәм мәрхәмәтле! Мин Балантау халкы басып йөргән җирдән бер метр югарырак басып йөрим. Ул биеклеккә күпләр бик аз вакытка менеп төшәләр. Кемнәрдер, мөмкинлеге булып та, бөтенләй дә аяк басарга теләми. Ә мин гел шунда. Ул биеклек – сәхнә! Сәхнә – авыл мөнбәре! Мөнбәр кадәр мөнбәрдә бары Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәте: һәр урында кирәкле әдәп-әхлак, җанны сафландыручы җыр-моң, дөнья гаменә дәрт-дәрман бирүче биюләр, тыйнак мәзәкләр, игелеккә, миһербанлыкка чакыручы җанга шифа нәфис сүзләр һәм күңелләрне нурландыручы театр гына хуҗа була ала!..
Инде өйдә әрләшү генә түгел, аяк тавышлары да күптән тынды. Зөлхәбирә генә йокламый утыра: дога укыган кебек, учларын күкрәк турысына китереп җәеп куйган да, караңгы төндә дә яктысы белән сөендереп торган гәрәбәләр белән күңелдән сөйләшә.
– Сүнмә, балкыш! Сүнмә! – Учларын ябып, гәрәбәләрне йөрәк турысына китерде. Күзләрен йомды. Йомды да залдан сәхнәгә төшкән утлар күз алдына килде. Күңеленә куаныч керде. Иреннәре: “Яшәсен игелеккә, сафлыкка, яхшылыкка тантана иткән мәдәни алкыш!” – дип пышылдады һәм тәмам тынычланып ятагына ауды.
Гаҗәп бу дөнья! Никадәр хурлыклы вакыйгалар кичергән бу төн, йолдызлары чекрәешкән, ае яктырткан төн була калса да, Зөлхәбирә өчен кара төн булып тамгаланырга тиеш иде. Алай булмады! Ай да калыкмаган, йолдызлары да балкымаган бүгенге төн, ак буранга уралып, кара уйлы дөньяга үч иткәндәй, ак төнгә әйләнгән әнә. Ак буранлы төн күгенә карап, бүгенге көн вакыйгаларын кабат күңелдән үткәрде ул. Гаҗәп инде, бары бер адым тормышны тамырыннан борырга сәләтле. Бер кыска гына төн эчендә ике ир-егетнең берсенә хатын була ала идем шул. Булатка ымсынып коры калган булсам да, күңелдә бернинди үкенү юк. Әйтерсең, бу шулай тиеш булган. Димәк, дөрес эшләдем. Үземә каршылыклы хәлиткеч олы адым ясап ни ота идем? Ул күз карашын кабат гәрәбәләргә төшерде. Телефонын кабызып гәрәбәләрне яктыртты. Алар тагын да ныграк яктыралар кебек тоелды. Менә бит минем караңгы төнемне яктыртучы “ай-йолдызларым” – әнием ядкаре! Их, әни! Беләм бит! Син минем бүгенге гамәлләремә риза. Бүген уйналган тамашаларны карап-күреп алкышлагансыңдыр дип сизәм. Гәрәбәләр якты яна, әнием. Бары Аллам, бары синең рухың риза булырлык гамәлләр генә кылсам иде мин, әни! Зөлхәбирә гәрәбәләрне куш учына кысып, күкрәк турына китерде. Кәефе күтәрелде. Тәрәзәгә төбәлде. Күңелдә гаҗәеп бер хис тантана итә иде. Җил тынып, эре-эре кар бөртекләре ява башлаган. Алар, саф тойгылар булып, Зөлхәбирә җанына куналар бугай: яхшылык, сафлык, игелек тантана иткән пьеса ахыры күңелдә языла бара. Ул сикереп торды да өстәл лампасын кабызды. Ә өстәлдә аны караңгы төнне яктыртучы иҗат балкышы көтә иде...
Ярты төн җитеп, ятарга кирәк булган өчен генә диванына сузылып ятканда, ул бер нәрсәгә нык төшенде. Гәрәбә генә түгел, чынлап та, иҗат та гомерендә бер яктылык чыганагы булган икән ләбаса. Канәгатьлек хисе кичерде, күңеле нурланды. Гәрәбәләрен куш учына кысты да татлы йокыга китте.
Төн буе утыру үзенекен эшләгән иде. Гадәттәгечә, Зөлхәбирә түгел, хуҗалар һәм кунак егет инде уянып, чәй эчкәннәр. Иртүк китәргә җыенганнар?! Чү! Зөлхәбирә эш сменасы көннәрен ике кат санап чыгарды: юк, бүген түгел, иртәгә эш көннәре. Игезәге аның йөзенә туры карамый. Машадан ул җылы караш көтми дә. Кунак ирнең карашы үпкәле шикелле. Әйе, шулай, күзләрдән карап, нидер эзләсәң генә, чөнки авыз ачып сүз әйтүче юк. Күп көтәсе булмаган икән.
– Хәбирнең койрыгын да күрсәтмим мин сиңа! – Маша сүзен әйтеп, ишектән өченче – соңгы кеше булып чыкты...
Кичәге, үзен аклаган якты хисләр, никтер тоныкланып калды. Кәефе китте. Бүлмәсенә үтеп, әле төнлә генә учына кысып яткан гәрәбәләрне кулына алды, ирененә тидерде. Күңелнең бик тирән төпкеленнән әрнү күтәрелде. “Нишләргә тиеш идем мин? Ә-ә, бу йорттан ничек тә, кая да китәргә тиешле идем. Гаеп миндә, әйе, өметләрен акламадым, алып кайтып кулга тоттырган иргә ябышып китмәдем. Шуңа алар киттеләр. Гаепле син, Зөлхәбирә! Кырыкка җитеп килгәндә дә кияүгә чыга белмәдең!” – Нигәдер, шулай уйлап үртәлде, Зөлхәбирә. Тукта, мин кем өчен яшәдем? Киясе киемемне кимичә, татыйсы килгән тәмле ризыкны ашамыйча, кем өчен янкорма салдырдым? Хәбир хакын хаклап, аңа яхшы булсын дип түгелме? Туганым дия-дия, унҗиде яшеңнән һәр авырлыкка күкрәгеңне калкан итеп куй да, ә туганың мәхәббәте хакына ияреп китеп барамы? Күңеле әрнеде. Якты көн сүнде. Күзләрен, ачыттырып, яшь элпәсе каплады. Куш учын ачып, гәрәбәләренә текәлде.
– Төннәремне яктыртучы якты йолдызларым – сез! Көндезләрен-кичләрен мин ничек тә бирешмәм – минем җан аткан эшем бар! Син сүнмә, балкыш, минем бит ялгыз төннәрем бар!..