Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (15))

Башыннан УКЫГЫЗ

Ни дип, Булатны чакыруга каршы килмәде соң әле Зөлхәбирә? “Тозлы алма” хикәятен сөйләтү өчен генәме? Әйе, ул аны сөйләргә тиештер.

– Булат, син тозлы алмалар турында сөйли башлаган идең.

Булат карашын кабат тезләренә төбәде.

– Әйе, сөйли башлаган идем. Сөйләүнең җае була бит ул. Минем сөйлисем килми. Башка нәрсә турында сөйләшик!

 Ни дияргә дә белмәде, Зөлхәбирә. Моңарчы, ир-егетләрдән бары Хәбир янында гына үзен иркен тота алса, кичәле-бүгенле Булат янында да тартынмый иде ул. Ниндидер кыю хис барлыкка килә:

– Булат, әгәр сиңа кияүгә чыгарга ризалык бирүче булса, өйләнер идеңме?

Булат оялчан күз карашын Зөлхәбирәнең күзләреннән яшерде.

– Уйлап караган юк шул.

– Ә син уйлап кара!

– Ярый. – Булат калын, кара кашларын кулы белән ышкып куйды. Уңайсызлануы иде бугай.

– Сөйләмисең алайса тозлы алма турында?

– Нәрсәсен сөйлим? Мина шартлады да алма тоткан кул терсәктән өзелде...

Зөлхәбирә дертләп китте. Ишек тә ачылып китте.

– Әй, сез! Миңа да сөйләгез! – Гөлсуның кызык өчен шулай диюе иде.

Зөлхәбирәнең Гөлсуга ачуы килде. Шаяруга шаяру итеп җавап бирергә теләсә дә, бик төксе әйтелде:

– Яп ишекне! Мәхәббәттә аңлашып утырабыз, – диде.

Гөлсу рәхәтләнеп көлә-көлә керде. Булат йөзенә алсулык йөгерде.

– Булат абый, миңа портрет яса инде яме.

– Ясыйм, ясыйм. Алсу битле Гөлсу ясыйм! – Оялчан егетнең дә битләре алсуланды.

– Рәхмәт! – Кыз Булатның иңбашларыннан ике кулы белән кысып кочаклап алды.

– Булат абыең чакыртканга ризасызлык белдерде.

– Юк ла инде. Чыкмыйсы идем. Шул гына.

– Булат, мин сине үзем теләгән персонажга әзерлим бит инде. – Зөлхәбирә бер төрле дәртле омтылыш белән кәефе күтәрелүен тойды. – Хатирәңне сөйләмәсәң дә риза. Син рәсемнәрне мольбертка ясый башлыйсың яме. Чөнки ролеңне башкарганда, күренекле рәссам буларак, мольбертта ясаячаксың.

– Каян алыйм инде мин аны?

– Декорациянең бер элементы булганга, үзем сатып алам.

– Апа клуб акчасына алсын! Кая үз акчаңны тыгасың тагы?

– Директор үз сүзен әйтте.

– Әй, болай гына әйтә ул аны.

– Булат! Ә син гитарада уйный алмыйсыңмы? Концертта, үзең уйнап, бер-ике җыр башкарсаң иде ул!

– Булмас ул миннән.

– Үләм, искиткеч булачак бу концерт!

– Гитара уйный алмам мин. Юк та әле ул миндә.

– Табабыз, шулай бит, Гөлсу?!

– Әлбәттә, апа!

Булатның йөзе болай таң нурларыдай саф, самими булып, унҗиде яшендә Баланлы тавында таң каршы алганда гына балкыгандыр.

– Булат абый! Мин сиңа Черёмушка авылы сәнгать җитәкчесе Василийдан сорап торып алып кайтып бирәм. Икәү барыбыз яме. А ту мине Василий белән типтерә дип чәйниячәкләр.

Гөлсу, әйтерсең, гитараны Булат кулына тоттырган. Егет тәмам ихласлык белән кызны кочаклап алды.

Зөлхәбирә:

 – Үзем барам! Үзем алып кайтам! – дип кискен генә әйтүен үзе дә сизми калды.

 Гөлсу ризалашып елмайды.

– Рәхмәт, сезгә, зур рәхмәт, – диде Булат. – Мин кайтыйм яме. Портретны да ясап бетерәсем бар.

Гөлсу, егеткә рәхмәт әйтеп, ишеккә кадәр озата чыгып китте.

Кызларның күңелләренә канат үсте. Аеруча Зөлхәбирә шатланды. Аңа ничә еллар кулга-кул тотынышып эшләргә кеше булмады. Йортта, шәхси хуҗалыкта тормыш мәсьәләләрен хәл иткән кебек, авыл мәдәнияте йортында үткәрелгән концерт-тамашаларны, бәйгеләрне, тематик кичәләрне, спектакльләрне үткәргәндә, сценариен үзе язды, үзе режиссёр булды, алып барды, үзе аппаратура иярләде. Декорациясен, киемнәрен дә үзе текте-әзерләде. Ә Суфия? Суфия берничә җыр җырлап төште. Үзенең хуҗа булуын һәркемнең исенә төшереп  йөрде. Гөлсу Зөлхәбирәгә  эшкә яңа омтылыш алып килде. Дөрес, ул җыештыручы булганда да берничә номер белән катнаша иде. Ә гармунга кушылып җырларга теләүчеләр өчен элекке сәнгать җитәкчесе Рәмис каршына барып йөз суын түгәргә туры килде. Аның хатыны да йөз ялган сәбәп таба иде. Клуб тормышына яңа рух өстәлде. Черёмушкадан гитара алып кайтып, Булат кулына тапшырган көн Зөлхәбирәне унҗиде яшьлек чагына кайтарды. Өйдәге хәлләр күңел тетрәндерсә, эшкә килгәч, онытылдылар. Хәтта Суфия дә кул астындагылар белән якынлашты. Эшкә дә көн дә килә, эш белән кызыксына. Булатны яшь малайлар да санлап, элеккечә Булат дип кенә эндәшмичә, Булат абый диләр. Гитараны кулларына тотып, чиртеп карыйлар. Уйнарга өйрәт диләр. Булат аларны өенә чакыра. Берничә егет азмы-күпме бераз серенә дә төшенгән. 

Бер көнне Булатның олы апасы, Зөлхәбирә янына килеп: “Булатка рухи көч бирүеңә зур рәхмәт!” – дип, бер сумка күчтәнәч калдырып китте. Бәяләү күңелле булса да, күчтәнәчләрне кулга алгач уңайсызланды, уйланды. Күркәм генә туганнарының сәләте булган инвалид энеләренә шөгыль табарга ярдәм итмәүләре аңлашылмады. Аның каравы эш уңышлы барган саен аяк чалучыларның артуы яхшы аңлашыла иде. Суфиянең дә, Мариянең дә, кысрыклауларына игътибар итмәгән саен, ачулары кабара, яңадан-яңа сүз, вакыйга-хәлне авылдашлар игътибарына чыгарып, Зөлхәбирәнең шәхесен каралту өстендә эшли бирәләр. Хуплаучылар булуы гаҗәпләндерә. Алар белән булышырга теләге генә түгел, вакыты юк иде аның. Бар күңелен мәдәният, анда үткәрәсе чаралар яулаган, әүвәл аларның мең мәшәкате мәш китерә, үтеп киткәч, якты кичерешләр күңелне күтәрә. “Авылдашлар”  кичәсенә чакырылган авылдашлар арасында Балантау мәктәбен республикакүләм дәрәҗәдә таныткан Зилә, имам Хисмәт, матурлык бәйгесендә җиңү яулаган студент кыз Римма да, фәннәр кандидаты Гөлсем дә бар иде. Яңа исемнәр ачасы, яңа талантларны сәхнәгә тартасы килә Зөлхәбирәнең. Бу кичәгә дә музыкаль тәнәфес өчен моңарчы үзешчән сәнгатькә катнашмаган матур җырлаган ике авылдашын катнашырга күндерә алганына сөенеп бетә алмый ул. Нәрсә генә оештырам дисәң дә,  җиңел генә түгел шул. Авылда җыр-биюгә, сүзгә осталар күп булса да, күбесе чыгыш ясаудан тайчына. Зөлхәбирә берчак санап утырды. Ярты Балантау авылы халкының җыр-биюгә сәләте бар икән ләбаса. Аллаһ биргән сәләтен башкалар белән уртаклашучы гына аз. Репетицияләрдә булуына карамастан, оста биюче ханым бүген кичәгә килмәде. “Әллә ни әйтерләр, ачуланма, катнашмыйм”, – дип шылтыратты ул, иртәнге якта. Татар тыйнакмы, әллә пассивмы? Мисал итеп, җир йөзендә бер тау гына бүлеп торган ике авыл халкы мәдәниятен чагыштырып, күпме уйланса да, шушы сорауга төгәл таба алганы юк Зөлхәбирәнең. Әллә соң хикмәт диндәме икән?

Зөлхәбирә кичәне үзе алып бара. Сәхнә түрендә  чакырулы кунаклар арасында утырган Хисмәткә бүген башка күзлектән карый. Дус, классташ буларак кына түгел, авылның хөрмәтле шәхесләренең берсе буларак та. Кичә үткәрү уңаеннан, соңгы көннәрдә күп аралаштылар, үткән еллар хатирәләре дә барланды. Зөлхәбирә күңелендә тагы ниндидер бер якын итү хисе бөреләнде. Үзенә дә сизелә: бу хис битләрен алсуландыра. Гадәти кара бәрхет түбәтәй ак чиста йөзен тагын да күркәмрәк итә икән шул аны. Хәтта кечкенә генә сакалы да килешле икән бит. Ләкин югалырга ярамый! Кичәне уңышлы итәсе! Күптәннән борчыган сорауларына бары Хисмәттән генә җавап ишетергә мөмкин иде. Шуңа да кичә барышында сорауларны аңа күбрәк бирде шикелле.

– Кешенең рухи дөньясын бөтенәйтүче ислам дине һәм мәдәният-сәнгать. Икесе дә кешенең рухы  сагында торсалар да, динебез, ни кызганыч, җыр-сәнгатьне өнәми бугай. Сез ничек аңлатасыз моны, Хисмәт хәзрәт? – диде ул сүз башлап,  аңа эндәшкәндә.

Җәйге хәтфә чирәм кебек матур яшел төстәге чапаны да хәзрәткә килешеп тора. Зөлхәбирәнең күзләре һәрдаим кунакларны барлый да Хисмәткә туктала. Хисмәтнең сөйләшергә яратканын мәктәп елларыннан ук белә.

– Ислам дине иманны ныгытырга чакыра. Иманлы кеше инде ул һәр яктан камил кеше. Җыр кешенең күңелен тынычландыра, моңга баета – димәк ки бер дә начар гамәл түгел, җырлау да, җыр тыңлау да. Ә менә гаурәтләрне күрсәтеп, халык алдында чыгыш ясау дингә хилафлык китерә. Мәдәният әхлаксыз булса, кешелек дөньясына зыян китерә.

“Их!” – дип көенде Зөлхәбирә күңелдән генә. Әле башлап җибәргәндә аркасы ачык кыска күлмәктән Гөлсу җырлады. Искиткеч моңлы итеп “Гөлҗамал”ны башкарды үзе. Аны тыңлаганда Зөлхәбирәнең чәч төпләренә кадәр чемердәде. Гөлсуга кием турында кисәткән иде. Тик, ул: “Бу мәчет түгел – сәхнә!” – дип каршы төште шул.

– Коръән – кешегә әхлак өйрәтүче китап. Сәнгать димәктән, картина, рәсем – сәнгатьнең бер төре. Аларны карап күңел сафландыру хуплана дип уйлыйм. Ләкин, ясалган икона сурәтенә табыну бу бит сәнгать түгел – ерак гасырдан килгән ялгыш бер табыну. Ширек катыштыру дип атала. Әгәр инде шушыларны уйлап кына динне мәдәният һәм сәнгатькә каршы куялар икән, бу  наданлык дип уйлыйм.

– Рәхмәт, җавабыгыз ошады, Хисмәт хәзрәт. Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Кеше чын күңелдән мәдәният-сәнгатькә якынайган саен күңел дөньясы яктыра, байый дип уйлыйм мин. Шуның белән кәеф күтәрелә, күңел дә ачыла, шулай бит?. Ә бит дин электән күңел ачуны тыйган... Хәзрәт, нигә кирәк булган бу тыюлар? Бу кешенең күңел дөньясын ярлыландырган ләбаса.

– Азар, шайтанга бирешер дип, адәм баласын кысада тоту булган дип уйлыйм мин үзем. Шайтан коткысына бирелеп арттырып җибәрмәсен дип, мәсәлән. Тыюда да арттыру киткән. Һәр өлкәдә наданнар бар: диндә дә, мәдәнияттә дә, мәгарифтә дә. Революциягә кадәр шулай булган. Халык наданлыгы кирәк  булган  югарыдагыларга. Авыл кешесе өчен җирле югары власть, иң беренче чиратта, имам, казый булган бит инде. Тарих укыдык: аларга халыкның дөньяви белеме булмау күпкә яхшы булган. Ләкин шуны белеп бетермәгәннәр микән – иреген кыскан саен кеше явызлана. Иманы булган бәндә җырлап-биеп кенә бозылмый.

Тамашачылар колагына дин әһеленнән мондый сүз ирешүгә Зөлхәбирә куанып туя алмады. Ишеттегезме дигән сыман, залга карап елмайды.

 – Хисмәт хәзрәт, сүзне йомгаклап, дин-мәдәният турында ни әйтергә телисез? – диде, үзен бары мәдәният хезмәткәре буларак тотып, Хисмәт белән ераклык сакларга тырышты.

–  Ислам диненең нигезендә әхлак ята дидем. Мәдәният һәм сәнгать тә әхлак юлыннан тайпылмаса иде. Мәдәният йортларында үткәрелгән чаралар кешелек дөньясын иманга чакырсын, гүзәл әхлакка тартсын икән. Тик, телевизордан күреп торабыз, мәдәният-сәнгатьне әхлаксызлар басты. Сәхнәдән торып очсызлы юмор белән шайтан юлына чакыралар. Бары иманы көчлеләр генә бирешми. Бүгенге мәдәният-сәнгатьнең эше гөрли, әхлагы хөрти. Зөлхәбирә, сиңа рәхмәт! Үткәргән чараларың тәрбияви юнәлештә.

– Хисмәт! Хәзрәт! диим инде, эһе-һе, и Ходаем... – Залда, рәтләр арасыннан бер гәүдә калыкты. – Концертлардан соң менә шулай вәгазь сыман нәрсәләр сөйләгез, ие... Син бит клубта театр уйнап йөргән кеше! Әзрәк дингә керәсез дә халыктан аерыласыз. Үткәргән аш-мәҗлесләрдә күрсәң-күрәсең, болай күрдем юк сезне! Менә шундый кичәләр оештырсагыз соң! Әллә намаз укыган кешегә мәдәният йортына килергә ярамыймы?

Хисмәт уңайсызланып куйды, шулай да теләр-теләмәс елмайды. Аңлаган кешегә бу сорауга җавап бирде бит инде ул. Яхшы сүз нигә тиз ирешми икән адәм баласына?! Дөрес, сүзеңне ашыгыбрак җиткергәндә, халыкка чыгарырга теләмәгәне дә күңелдән чыгып китүчән. Улы Азат та тракторист иде. Ул кем дә, Хисмәт кем бүген? Авылдашы күңеленә сыймый, димәк. Сабыр, сабыр, Хисмәт! Ерактан урады:

– Клубка иң күп йөрүчеләрнең берсе мин булганмындыр әле ул, Фирдинә апа. Театр да уйнадык, әйе. “Театр нурга илтә, читкә җибәрми туры юлга илтә” дигән Тукаебыз, әйеме. Тиз генә төгәлләп булмады әле сүзне, – дип Зөлхәбирәгә елмаеп карап алды Хисмәт. – Тормышны яраткан кешенең күңеле гел яшь була, ә инде өйләнмәгән дә булсаң,  күңел  гел яшьләр арасына тартыла. Беләсез, мин хәзер дә гаиләле түгел. Ләкин  берничә ел инде мәдәният йортына килгәнем юк. Бүген кунак буларак катнашканга килдем. Максатым да матур. Әйтик, бүген мин тамашачы буларак килгән ди. Ни өчен үткәрелә бу кичә? Максаты нинди? Караганчы белмибез. Кемгәдер ни куелса да барыбер. Чөнки клубка вакыт үткәрергә килә, кемдер  дус-туганына иптәш буларак ияреп килә.  Кешенең рухияте төрле. Минем үземнең күңелле ял итеп кенә түгел, рухланып кайтасым килә, мәсәлән. Бу безнең мәдәни мохит! Сулар һава, эчәр су ничек кирәк булса тән-гәүдәгә, күңел өчен мәдәният шулай кирәк бит. Яшь чак булса, бәлки ошатмас идем бүгенге кичәне. “Концерт булса, кызык-мызык скетчлар куйсалар, рәхәтрәк булыр иде” дип, риза булмыйча утырыр идем кебек. Бит күпләребез мәдәниятне күңел ачу урыны дип уйлыйбыз. Бик ялгышабыз. Үткәргән күңелле чаралардан шырык-шырык көлеп, кемнеңдер чыгышын тәнкыйтьләп кенә кайта торган булмасын иде алар. Тамашачы яхшы сүз, гыйбрәт алсын, җәмгыятьне артка сөйрәүче проблемалар турында да уйлансын! Чаралар кеше булып камилләшүгә ярдәм итсен, тормышны дөрес аңларга  рухландырсын! Мәчеткә – Аллаһ йортына йөргән кеше Аллаһка якыная, әдәп-әхлак ягы ныгый. Дөнья гаме керә, яшәү ямен тирән аңлый башлый. Бер сүз белән әйткәндә, иманы ныгый. Берничә тапкыр кабатладым бугай инде – мәдәният-сәнгать нигезен дә әдәп-әхлах тотарга тиеш. Әйе, җанны савыктыра торган кичәләр үткәрелсен иде. Чакырган җиргә барабыз, Фирдинә апа. – Хисмәт, залдагы көлешеп алган тавышлар ишетелгәндә дә туктап тормады – сүзен дәвам итте. – Концертларда җырланган үзебезнең халык җырлары дингә зыян салмый. Үзегезгә үзегез җавап табыгыз әле: сәхнәдәге ярымшәрә җырчы хатын-кыз җырга рухландырамы, әллә гәүдәсенәме? Гүзәллекнең сере кайда? Тыйнаклыкта, ачылып бетмәгән сердә дип уйлыйм. Иманлы кеше ни өчен мәдәни чараларга йөрми – сорауга җавап бирдемме?

...Кичә бик матур үтте. Гөлсем Балантау авылының матурлыгын, төзеклеген Закир Надирович һәм аның авылда яшәгән классташлары тырышлыгы дип бәяләп үтте. Римманы “Татар кызы” бәйгесендә җиңү яулавы белән котлап алкышладылар. Ул башкалада үткән бәйгедә ничек итеп туган авылын данлап сөйләве турында әйтеп үтте. Кунаклар, әңгәмә барышында, тышкы матурлык эчке матурлык белән тәңгәл килгәндә генә кеше матур була ала дигән фикерне куәтләделәр. Зөлхәбирә, сәхнә артына төшеп, Гөлсуны гардеробта булган озын җиңле, озын итәкле күлмәк кияргә мәҗбүр итте. Карышмады кыз. Чибәр кешегә капчык кисә дә килешә диюләре хактыр ул, чынлап та, Гөлсуның  тал чыбыгы кебек нәфис гәүдәсенә бу күлмәк тә матур иде. Аның:

Тормыш юллары катлаулы,

Бер ялгызың юл үтмә,

Йөрәк җырлары булырдай

Дусларыңны онытма, – дип, үзе уйнап, үзе җырлап кичәне

тәмамлавы һәркемнең күңеленә хуш килде.

 Кичә тәмамлангач, Гөлсу пешереп алып килгән ит бәлеше өстәлгә кунаклады. Суфия бу кичәне дә карамады. Соңыннан, чәйле табынга килеп: “И матур утырасыз! Тәмле булсын чәйләрегез! Ачуланмагыз! Отчет өлгертәсем бар! – диде дә чыгып китте. Берсенең дә исе китмәде. Чәйләү, берникадәр кичә турында фикер алышкач, классташлар очрашуына әйләнеп калды.

 Гөлсем үзе турында, эше турында, Зилә мәктәп, укучылар уңышлары турында сөйләде. Хисмәт мәчет яңарту, акча проблемасын кузгатты. Күптән түгел авыл җирле үзидарә советы җыелышы булганга, боларны кичәдә кабат сөйләү урынсыз иде. Хәбибрахман турында кызыксынып сораштылар. Тик берсе дә аның тормышы турында белмиләр икән. Булатның рәсемнәрен карадылар, сөенделәр. Аннан яшьлек елларын барладылар.

– Хәтерлисеңме, Хисмәт, агач чүбеннән катырылып эшләнгән  колач җитмәс, адәм күтәрә алмас Ленин башын менә шушыннан – сәхнә түреннән кубарып төшердек. Хәзер дә уйлыйм шуны: берни уйламадык – өскә килеп төшсә, имгәтү ихтималы да бар иде бит.

– Хәтерлим ул башны, – дип куйды Гөлсу. – Матур иде. Әнә урыны тап булып ничә ел тора инде. Ул өстеңә төшсә, тучны сыта иде. Торса ни булган?!

– Өстән куштылар алырга.

 Хисмәт, борылып, озак кына Ленин башы торган урынга карап торды да:

– Ул инде революция башлангач ук халык башына төшеп, иманын сыткан, – дип әйтеп куйды – Дин бетү белән рухи гарипләр үрчеде.

Зиләнең түгәрәк йөзе, елмайгач, тагын да түгәрәкләнде:

– Хисмәт син һаман шундый политик икән. – Ачыклык кертергә кирәк тапты: – Классыбызда, политинформатор Хисмәт иде безнең.

– Ил яңалыклары белән хәзер дә танышып барам. Абый ачуланса, политик дип кенә җиппәрә, – дип күңелле генә өстәде Хисмәт.

 – Рәхәт иде. Безнең балачак, үсмерчак бер кайгысыз үтте. Авыл халкы сәяси хәлләрне уйлый белми идеме ул чакта, тормыштан канәгать идеме – әти-әниләребез авыр эштән баш күтәрми, зарланмый эшләделәр. Ә хәзерге балалар безнең кебек самими түгел. Түләнмәсә, авыр хезмәттә, беркем дә эшләмиячәк.

– Чөнки без үскәндә халык, идеология белән агуланып, чүбек башка әйләнеп беткән иде. Чүбек башлар чүбек башларны ярата, акыллы башларны яратмый, – дип шаяртам мин абыйның балаларына. Әзрәк колакларына кертеп торсыннар! Кешелек дөньясы элек тә шулай булган, хәзер дә шайтанга сатылган. Хәзерге вакытта динне кысучы юк, ә ник мәчетләр буш? Балантауда мең кеше яши. Намазга ун кеше йөри. Халыкка бу турыда бик әйтәсе килгән иде бүген. Сораудан тайпылмаска булдым. Хәер, әнә бит, сүз хикмәтен кесәсенә салып утырасы Фирдинә апа, мин сөйләгәндә минем бәлеш ашаганны күз алдына китереп утыра икән, – Хисмәт елмаеп куйды.

Барысы да көлешеп куйдылар.

 – Аптырама си-и-н, Хисмәт абый! Җитеш әле! – Гөлсу бәлешне хәзрәт алдынарак этте, – бәлеш ашамый каласың. Бу Фирдинә апа әйткән җимешле бәлеш түгел, итле бәлеш.

Кабат рәхәтләнеп көлештеләр. Ни хикмәттер, Гөлсуга берничек тә үпкәләп булмый иде. Хәтта Хисмәт тә, аны бөтенләй хөрмәт итмәсә дә, күңел халәтен сиздермичә елмаерга тырышып рәхмәтен белдерде.

Хисмәт Зөлхәбирәне озата кайтты. Гайбәт буласын белсә дә, озатма димәде кыз. Зөлхәбирәне аңлаган хәлдә, Хисмәт: “Күңелдәге нияттән тора, борчылма, Зөлхәбирә!” – диде.

– Нихәл соң сезнең хәлләр? – диде ул бераз атлагач.

– Хәбиргә артык мин, Хисмәт, бик артык. Өйдәге хәлләрне халыкка Маша чыгарды, яшереп торудан мәгънә юк.

– Ишетеп сорыйм шул. Сөйләшеп карыйммы Хәбир белән?

– Кирәкми! Ул элек тә берни хәл итми иде, хәзер дә. Йомшак кеше ул. Хатыны сүзеннән чыга алмый.

– Нишләргә уйлыйсың соң? Алай яшәве авыр бит.

– Планнарым бар. Тормышка ашса, син дә белми калмассың. Алламнан сабырлык сорыйм. Әлегә бер Ул белә.

– Иншалла, бар да яхшы булыр.

Зөлхәбирәне Хисмәт озата кайтуын, ишегалдына тәмәке тартырга чыкканнан тавышыннан ишетеп  белгән Хәбир, өйгә Зөлхәбирә белән кергәндә үк:

– Ч-чык ш-шуңа к-кияүгә, – дип елмайгандай итенеп алгы якка кереп китте.

Хәбир, елмаерга тырышып, бүлә-бүлә сүзен әйткәндә, Зөлхәбирәнең йөрәк турысы кызуланып килде дә бөтен тәненә таралды. Хәтта бу кайнарлык гәүдәсеннән бөркелә сыман тоелды. Мизгелдә күзләре яшь белән тулышты. Тозлы, эре күз яшьләре дерелдәгән иреннәренә ягылды. Үзенең бүлмәсенә керде дә, өстәлгә башын куеп, күз яшьләренә ирек бирде. Сулкылдау авазы чыккач, сагайды. Өйдәгеләргә сиздермәскә тырышса да елаудан  туктый алмады. Гарьләнү хисе бик ачы иде шул. Елаганымны күрмәсеннәр дип, сагаеп, алгы як ишегенә карап, колак салып тыңлады. Һай, Аллам, шаулый дөнья:

З-з-з, ч-ч-ч, з-з-з-з, с-с-с, з-з-з... – Тавыш көчәйгәннән көчәя. Төрле авазларга охшап, әле зыңлый, әле чыңлый.

“Тәкъдир! Син гел минем белән... Аз гына тынып торасың да, тагын көчле итеп аваз саласың! Нишли алам?! Сайлау мөмкинлеге бирмәгәнсең...” Ул авыр итеп сулап күзләрен йомды.

“Сабыр, сабыр, Зөлхәбирә!..” – Фәрештәләр шулай дия-дия канат кагалар.

Кинәт аңа җиләс булып китте. Күзләрен ачты. Башын күтәрде. Инде елыйсы килми. Аңы ачылып китте. Нидер хәл итәргә кирәк булуы күптән аңлашыла. Әмма күңелдә шыр бушлык шул! Күзләре алсу төстәге түгәрәк бизәк төшкән обой ябыштырылган бүлмә стенасы буйлап әрле-бирле йөренә. Арылды булса кирәк. Бу түгәрәкләр алмаларны хәтерләтә. Сайлап, ошатып алган обой бүген бигрәк сөйкемсез күренә. Гел бер төрле. Бары бер як стенада әнисенең сурәте тора. Чынлап та, бу бүлмәдә берни юк – шыр ялангачлык. Өстәлдә дә аскы ягы алсу түгәрәкле, өсте ак төстә булган обой кисәкләреннән башка берни юк. Диван-креслодан, иске тумбочка, аның эчендәге бизәнү әйберләре, бер пар чынаяк, гәрәбә салынган җамаяк; шушы өстәлдән, утырып торган урындыгыннан, киемле кәгазь тартмалардан башка берни юк. Моңарчы күңелендә Баланлы тавы кадәр эшлекле уйлар бар иде. Гаҗизләнеп, өстәлгә күз карашын төшерде. Кулы белән сыпырды. Ак кәгазьгә тамган күз яшьләре кечкенә  түгәрәкләр булып кабарып чыккан, ә түрдәрәк, аклыкта, алдагы кара төндә утырып язган пьеса күзенә чалынды. Зөлхәбирәнең карашы үткерләнеп китте, ул күп санлы обой кисәкләре астыннан, почмагы гына күренеп торган, зәңгәр каләм белән чуарланган кәгазьне үзенә таба тартты. Иркен итеп сулап куйды. Күз яшьләрен сеңдергән кәгазь өстенә пьесасын китереп салды. Озаклап карап торды. Язмышына язылган тавышлар тына төште. Иҗат гаменең үз тавышлары бар иде шикелле. Ул, әнә шул эчке тавышларга буйсынып, ак кәгазьгә Булат исемле персонаж өчен тәкъдир язарга кереште. Аңына, шешенке күзләре алдына Булатны китереп бастырды. Әйе, авылдашлары юләр ярлыгы таккан чулак, өйләнмәгән, җыр-моңга хирыс, рәсем ясарга сәләте булган беркатлы авыл егете язмышын, утыз тугыз яше тулгач, үзгәртәчәк ул. Аңа үзе теләп кияүгә чыгачак, бала табачак, аны танылган рәссам итәчәк! Көлсеннәр, әйдә! Зөлхәбирә сантый Булатка чыккан дисеннәр. Сантый Булаттан бала тапкан! – дип гөрләсеннәр! Бүгеннән бу  ир-егет аның кулында! Ул аның язмышын көчле итәчәк. Драма ахырына Булат картиналар күргәзмәсе ачар! Ул барлык классташларына чакыру билеты өләшәчәк. Ул билетларның берсен парлы кешеләргә – Минвәли белән Суфиягә китереп тоттырачак! Ә үзен бәхетле ир хатыны итеп тасвирлаячак. Әлегә ул Зөлхәбирә исеме белән булып торсын! Персонажга исем табу ни соң ул? Исемдәмени хикмәт?! Бәхетле язмыш язачак ул үзенә дә, Булатка да! Күңелендә ныклык, ныклык белән татлы хыяллар, гамьле иҗат дулкыны ярып керде. Керде дә серле, тылсымлы дулкынына бөтереп, акрын гына ярга кага бирде...

Килсә килә бит ул илһам дигәннәре! Төнге сәгать өч иде каткан муенын, сусызлыктан кипшегән иреннәрен сыпырганда. Ни хикмәт, бу пьеса дәфтәргә дә, гадәти  форматлы ак кәгазьгә дә язылмады. Киңлеге ярты метрлы, озынлыгы да шул чама  булган обой кисәкләренә язылды. Бу кадәр ярсу уйларны, гаҗизләнеп әрнүләрне, чарасызлыктан бәргәләнүләрне яза башласаң, дәфтәргә генә сыймас та кебек  иде. Зөлхәбирә башланмаган бер төргәк обойга күз төшерде. Әгәр үзен белгәннән бүгенге көнгә кадәр эчке кичерешләрен белдереп берәр әсәр язарга туры килсә, бу төргәкнең бизәксез, аксыл ягы, каләм карасы белән буеннан буена чуарланып бетәр иде. Тик бу кадәрне язып бетереп булмас кебек. Нечкә күңел, йодрык кадәр генә йөрәк ничек сыйдырган аларны? Сабыр булсаң, бары да сыя икән! Бу пьесаны язып та бетерер, өр-яңадан хәрефләп клавиатурада да җыяр. Театр труппасында өйрәнерләр. Йөзләгән йөрәкләрнең сизгер кылларын тибрәндерерләр, кешеләрдә миһербан-шәфкатьлелек хисләрен ныгытырлар. Шулай дип уйлады ул, “Тозлы алма” дип язган сүзен, уйга бирелеп, каләм белән кат-кат өстеннән йөгерткәндә. Карап торды да, бу исем ошамады, сызып, “Алсу алмалар” дип язды. Монысы да ошамады, кабат сызып, “Пар алмалар” дип төзәтте.

 

Сүнмә, балкыш!

 

Ут сүнде, кабат янды. Рамил, гадәттәгечә, өйдәгеләргә берни әйтеп тормыйча, киенә башлады. Яктылыкның караңгылык белән алышынуы  Лилиянең йөрәген дертләтте. Ут кабат янса да, Лилиянең кәефе үзгәреп өлгергән иде инде. “Менә бит, тагы сәбәп бар! Гөлсу белән очрашачак!”

– Рамил!.. – Сүзләрен әйтә алмады Лилия.

– Нәрсә инде тагын?.. Мичне сүндерәм дә кайтам. Беләсең ич, суы ташый. Тиз кайтам.

 Шактый каты итеп ябылган ишектән Лилия йөзенә салкынча җил килеп бәрелде дә, күзләреннән тәгәрәшеп яшьләре төште. Тәрәзә буена килеп, ап-ак челтәрләрне туй  бөркәнчеге сыман башыннан аркасына төшерде дә урамга бакты. Әнә Рамиле капкадан чыкты да, сулга каерылып, зур-зур адымнар белән мәдәният йортына таба китеп барды. Аңламас җан түгел лә Лилия. Клуб котельныена керер дә, газ мичен төнгелеккә сүндереп куяр да туры өйгә кайтыр. Җил рәхимсез булганда, ут уйный. Электр белән тигез генә эшләп торган насос бер сүнсә, үзеннән-үзе кабынмый. Мич кайнаткан су ташый. Ут бер янып, бер сүнеп уйнаган төннәрдә шулай итә. Ярый ла өйгә туры кайтса... Балантау зур авыл – дүрт электр трансформаторы бар. Хыянәтче Рамил генә авылда берәү! Ә мәдәният йорты алардан ерак урамда. Ул урамда ут беткәнен аңа хәбәр итүче дуслары бар. Җан әрнеткеч хыянәтнең дусты – күңел чыгаргыч ялган! Рамил, мич кайный дип, өйдән күпме чыгып шылды икән? Әгәр ышансаң, мәдәният йорты урнашкан ул Күл буе урамында атнага берничә тапкыр нәкъ менә төнгә каршы ут сүнеп алган чаклар гадәти хәл сыман. Җил дә булмаган көннәрдә, клуб каршындагы күлдән әкияти җан ияләре чыгып, электр чыбыкларында таган атына дисә генә инде. Тик әкиятләргә ышаныр хатыны юк!.. Әрнепме әрни  бу йөрәк! Инде еламаска күнгән иде. Инде күңеле дә каткан иде. Эре тамчылар тәрәзә төбендәге ак чәчәкле декабрист гөлләренә тама. Үткән гасырда булып үткән чуалышларда декабристларның хатыннары ник иярделәр икән ирләренә? Гөлнең сыгылмалы, калын яфраклары селкенеп куялар. Тик Лилия моны сизәрлекмени? Нигә коела соң әле бу күз яше? Ул бит Рамилне уйламый – гөленә яратып карый, әллә кайчан укыган тарихи күренешләрне хәтеренә ала, карлы-буранлы кичне күзәтә, ә күз яшьләре ник тәгәри? Йортлары каршындагы багана уты яктысында ап-ак карлар буранлап бөтереләләр. Ут яктысында салкын кар бөртекләре тагын да сихрирәк, матуррак икән: тиешле югарылыктан үзләренең бәясен, аклыгын да, сафлыгын да югалтмыйча, акрын гына җиргә ята баралар. Киңрәк суласаң салкыныгы, сафлыгы да сизелә сыман. Лилиянең күңеле буран сыман һаман буранлый. Инде ышанган иде, башка чуалмасына антлар эчкән иде бит.

Лилия шул урам баганасы сыман төз, кузгалмас булып һаман тәрәзә буенда тора. Сумалалы кара багана уты үзе салкын, үзе җансыз... Аңа салкын карлар уралуы төс. Унбиш ел буена хыянәттән янган йөрәккә саф, тугры мәхәббәт төс була алмый һәм харам микәнни соң? Йә, Аллам!..

Акрын гына ишек ачып-ябылган тавыш ишетелде. Борылып карамады. Рамил белән абыйлы-энеле булсаларда, Хисмәтнең атлап йөреше дә  холкы кебек тыныч шул. Үз бүлмәсендә кичләрен Коръән сүрәләре укыганын белә. Мәрхүмә кайнанасы да шундый шыпырт кына йөрүчән кеше иде. Хисмәт беркайчан да ир белән хатын арасына кысылмады. Лилия Рамил белән күптәннән инде әрләшмичә яшиләр. Шул ук вакытта әллә ни яратышмыйлар да. Өч ел бәхетле тормышны санамаганда, әрнеп үтте дә китте парлы унбиш ел гомер. Өйдәгеләргә үзара үпкәләшүләре сизелгәндә җайлаучылар күп булды: кайнанасы да, Хисмәт тә, улы, кызлар да... Күңел түрендә купкан бүгенгедәй көчле бураннарны да бастырып гомер кичә Лилия: кайнана намаз иясе иде, ә хәзер Хисмәт – алар каршында ничек тузынып булсын соң?.. Ә урамда буран тузгыныр да тын калыр...

Яратылмый, яратмый үткән гомер... Хыянәт нинди матур, саф хисләрне кар көртләре астында туңдырып, кадерсезләп үткәннәрдә калдырды.  Ничә айлап икән? Рамил азмы-күпме гаиләгә йөзе белән борыла башлаган иде. Лилия барлык әр-хурны онытырга, күтәренке рухта яшәргә тырышты. Хыянәттән ярсыган, рәнҗегән күңел дә, яраларын ялаштырып, төзәлүгә йөз тоткан иде кебек. Рамил кабат үз эзенә төшәр дип, күңеле бүген урыныннан купты. Каян тынычлык табыйм дип, намаз да укып карады инде ул. Тик кереп китә алмады. Өйрәнгән намазы намазлыкка баскач, хыянәттән телгәләнгән күңеле әле Гөлсу белән сөйләште, әле ире белән әрләште. Болай дип әйтәм, тегеләй эшлим дип, план корды. Намазлары шулай укылды. Аннан ташлады. “Юк, миннән булмый! Әнә бәхетле Суфия белән рәхәтләнеп үз көе белән яшәгән Зөлхәбирә укысын!” –  дип уйлады.

Чү! Күңел җәрәхәте ачылып, күзләре яшьләнгәннән кибәргә дә өлгермәде – Рамил кайтып та җитте. Күңелгә ургылып ризалык керде. Тиз генә ак челтәр астыннан чыгып, күз яшьләрен сөртте, сиздермәскә тырышып:

– Кайтып та җиттеңмени? – дип аптыраган кыяфәттә ирен каршы алды.

– Тиз кайтсаң да ярамый сиңа, шайтан белсен сине?! – дип сөйләнде ир, ак кар сарган киемнәрен какмыйча да элгечкә элгәндә.

“Ник яхшырак какмадың?” – дип әйтмәде, чын күңелдән елмаеп җибәрде Лилия. Хыянәттән телгәләнгән күңеленә бу да куаныч иде, зур куаныч иде.

Хатын куллары җитез генә чәй табыны хәстәрләде. Чәйне дә гадәти итеп кенә түгел – яратып, тәмләп ясады. “Гаҗәп бит, гаҗәп! Ашыгып кайтып та җиткән!..” дип, сөенеп туя алмады.

Икесе генә кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Лилия, үзен алыштырмыйча туры кайткан иренә бик рәхмәтле иде бүген. Хөрмәт күрсәтеп, шкаф түрендә авырганда эчәрбез дип алып куелган балны да ире алдына утыртты.

– Баллап эчертәсең алайса? –  дип әйтеп куйды, Рамил аз гына шаяртасы килеп.

– Өйгә туры кайтсаң бал түгел, әллә ниләр куяр идем, Рамил...

– Я ярар, ярар, бу тема ябык! – дип кырт кисте ир.

– Әми-и-ин! – Лилия кушучы белән битен сыпырды.

Рамил, елмаеп, хатынына карады. Әнисе вафат булганнан бирле, ашап эчкәч амин тотмый иде хатыны, шуңа аптырады...

(Дәвамы бар)