Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (13))

Башыннан УКЫГЫЗ

Синең ялгызлыгыңа үземне гаепле тоям. Зинһар! Чык кияүгә! Күңелең тарткан берәр ир затына чык!

Зөлхәбирә тыела алмыйча елап җибәрде. Минвәли мизгел эчендә кочагына каты итеп кысып алды да, тиз генә ишектән чыгып китте. Тәрәзә яңагына башын терәп, сыгылып елады кыз. Аның болай бик күптән елаганы юк иде. Оят, бик оят иде аңа  Минвәли алдында. Гомерендә беренче тапкыр үз асылыннан чыкты һәм кем алдында диген?

“Кем мин?! Нишләдем мин?” Зөлхәбирә тәрәзә аша көзге җилдән җавап эзли, үзен битәрли. Үземне күп еллар яраткан, игелек итеп өемә җылылык сузган кешене хөрмәтсезләп, аннан мыскыллы көлеп, үпкәләтеп өемнән чыгардым. Каян калыкты нәфрәт? Суфия сүзенә үртәлдемме? Ах, ялгыштым да соң... Кем мин хәзер?..

Күңелен канәгатьсезлек биләде. Үзен күралмас хис ныгый бара. Күзләре бары бер нәрсә күрә: энәле гөлҗимеш сабагы. Анда бердәнбер яфрак селкенә, җилгә карыша... Телгәләнде йөрәк: “Минвәли каршында сынаттым! Кем мин аның өчен хәзер? Их, чәнечке тел!” Колаклар тагын да чыңлый, күңел тынсыз елый, күзләр, күзләр... яфракмы селкенә, күзме тарта – түз генә!.. Яфрак, ә яфрак, кыз йөрәге белән бер дулкында  кылтырады да  очып җиргә төште. Бушлык, шундый зур бушлык калды күңелендә...

– Хуш, Минвәли!..

 

Тормыш – театр

 

Минвәли җил-җил атлап, яланбаш кайтып керде. Суфия күзләрен шар итеп ачып, карап катты. Римма да килгән иде. Аңа сиздерми генә, урамга чыгып, Зөлхәбирәләр ягына эче пошып карап кергән иде. Гадәте буенча исе китмәгән кыяфәттә шаярткан булды үзе:

– Башлыгың кайда? Әллә, Ходаем, пирук кызы янында башыңны югалтып кайттыңмы? – Авызын каплап башын селеккән булып кыланды.

Минвәли Суфиягә күз карашы белән сөзеп кенә карады. Берни булмаган кебек кулын юарга китте. Чыпырдап аккан су тавышына Минвәли тавышы кушылды:

– Җил урамда! Өерә генә яфракларны пыр туздырып...

Суфия, “чынлапмы, әллә җил?” дип аптыраган кеше сыман ботларына кулларын чапты, аннан күзләрен борын төбенә китерде. Римма карап торганга, йөз торышын шулай әллә ничә төргә китереп алды. Минвәли кулларын сөлгегә сөртә-сөртә чыкканда, тыныч кына тыңлаган кыяфәткә керде.

Кызы, әнисе тамашасын күреп, өйне яңгыратып көлде.

– Әни! Ярар инде, ә-ә! – дип сузды, әтисеннән яхшысынмыйча. Аннан, шаярткан булып: – Сөйгән кызы янында булган бит инде. Алар икесе дә тәртипле, әни. Башы да үз урынында. Бәйләнмә әтигә! – дип куйды. Үзе әле әтисенә, әле әнисенә карады.

– Што то шикле кайтты әле бу! – дип уенга салыплавын дәвам итте хуҗабикә, йөз кыяфәтен гаҗәпләнү тойгысына артыгы белән кыландырып. – Булдымы соң? Ничә сумга эшләдең?

– Бушка эшләдем.

Суфиянең ачуы бүселеп чыкты:

– Миннән аз гына ким ала ул хезмәт хакын. Бернинди бушка эшләргә тиеш түгел син аңа!

– Авызыңны яп! Син аның өлешенә кергән кеше. Телевизор карыйсың ич син. Моральный ущерб өчен Зөлхәбирәгә түләргә тиеш син! – Минвәли ирен читенә елмаю элеп куйган да, кызына күз кыса.

 Римма рәхәтләнеп көлде.

– Нәрсә дип әйтмәкче буласың син бу сүзең белән, ә? – Суфия юри аңламаганга салышты.

– Кызым, аш салып бир әле, ашыйсы килә. Аңлат әле әниеңә, акча гына саный белә башлады ул.

 – Әллә бушка эшләтеп ашатмады дамы?

– Мин ашаганда ишетмим, локаторлар селкенеп тора –тотмый.

Римма өйне яңгыратып көлә дә көлә.

Суфиянең ачуы йөзенә чыкты:

– Икегез бер сантый! – диде борын яфракларын киңәйтеп.

– М-м, кызым, тәмле булган бу! Әнкәң тәмле пешерә инде ул.

– Сиңа әйтәм, син дә ишетмисең мәллә? Зөлхәбирәгә, күп вакыт ике тапкыр әйтергә кирәк. Өннән чыга ул.

– Мине уйлаптыр инде.

– Иһи-һи... Үтерәсез көлдереп. – Римманың көлгәндә күзләре яшьләнә.

– Әллә хикмәт ясап кайттың инде.

– Ул да синең кебек икән.

Римма көлә дә көлә.

– Вәт сантый, ә?

Юк, Суфия бүген дә рәхәтләнеп әрләшә, бушана алмады. Көләр иде – көлеп булмый, усалланыр иде – җирлек юк. Эштә дә Гөлсуга әйтәсен әйтеп булмый, әнисенә бише белән арттырып әләкли. Ә Сәлия бер башласа, туктатам димә...

Урамда сызгыру тавышы ишетелде.

– Уф-ф, үләм. Ничек биздерергә моны ә? Кругом сантыйлар! – Суфия чын күңелдән тынычсызлана, кычкыра башлады. Үзе киенә.

– Кычкырма, әнисе! Безгә караганда акылырак ул. Беренчедән, клубны вакытында ачарга контрольдә тота ул сине, икенчедән, егетең клубка чакыра. Киен дә чык! Егетләрне көттермиләр.

 – Ай, үтерәсез көлдереп. Чыныгыз да, уеныгыз да бер төрле. Булат абыймы ул? – диде, Римма күзеннән яшьләрен сөртеп

– Егете! Көн дә клубка чыгышлый әниеңне чакыра.

 – Сантый! Инде ничә әрләдем. Аңламый. Сүккәндә тик авызын ерып тора.

– Суфия! Булатка начар сүз әйтмә! Ялгышып та. Мәзлүм кеше ул.

– Артына да элми ул, нәрсә әйтсәң дә.

– Сиңа яхшы сүз әйтәм. Колагыңа эл!

 – Сез генә акыллы инде. Хә-ә-зер, сызгыртып кына кайтам, югалтмагыз мине!..

Суфия, Римма белән чыкканда, Булат юк иде. Сызгырып кына киткән булып чыкты. Мәдәният йорты каршында унлап егет басып тора иде. Булат та шунда.

Суфия, ах-ух килеп йозакны ачты:

– Әле генә кайтып киттем бу клубтан. Концертка әзерләнәбез. Булат капка төбенә килеп сызгырып китте уже. – Суфия Булат басып торган якка күзенең агы белән карады. – Кагылма безнең капка төбенә, туры кит! Күпме әйтергә була сиңа?

Булат елмаеп басып тора бирде.

– Зөлхәбирә белән кәмит куябыз, – диде ул бераздан.

Унлап егет берьюлы көлгәндә микрофоннан ишетелгән тавыш бер якта торсын икән. Суфиягә Булат сүзе аеруча ошады:

– Күптән куярга кирәк аны сезгә! – диде Суфия бер төрле тантана белән аерым мәгънә салып.

 Егетләр кабат шаулап көлештеләр.

Зөлхәбирә клубка килеп кергәндә, “умарта оясы” гөж килә иде. Гадәттәгечә, ярым ачык ишектән калын өс киемнәре кигән егетләрнең өстәл тирәли утырган төркеменә карап (Суфия алар аша күренми дә) сәлам бирде һәм туп-туры сәхнәгә юл алды. Зөлхәбирәне күрү белән Булат урыныннан калыкты һәм чыгу юлына ашыкты.

– Офицер абыегыз яшьлегенә кайтты, җегетләр! Кызлар артыннан сыпыртты, – диде мөдир вәкарь белән генә күзләрен Булатка сирпеп кенә карап.

Яшь егетләр залп биреп җөпләделәр – көчле көлү авазы кабинеттан фойены яулап алды. Зөлхәбирә атлап барган килештән туктап калды – көлү авазлары йөрәген тетрәтте. Барын да аңлады, Булатны көтеп алды. Бергәләп сәхнә түренә үттеләр.

– Булат! Утыр әле. Сиңа атап роль язам бит әле мин. Ләкин комедия түгел, драма булачак ул. Син бит сугыш үтеп кайттың. Үзеңнән көлдермә! Читләш син алардан. Синең иш түгел ул яшь егетләр.

– Рәхмәт, яхшы сүзеңә! Минем яшьтәшләр юк бит, Зөлхәбирә. Кая барыйм мин, шушы клубка да чыкмагач. Читләш дисең, мин болай да ялгыз. Әти-әни юк, туганнар читтә яши. Гаилә юк һәм бу килештән булмаячак та...

– Минем дә юк, Булат.

– Синең эшең бар, синең яныңда туганың бар! – Булат башын сүзсез генә иеп утырды да: – Ник кенә үлеп калмаган икән мин Чечняда?! – дип куйды.

Зөлхәбирә утырган урыныннан калкынды:

– Булат! Авызыңнан җил алсын! Ни дигән сүз бу? Кемгә җиңел бу дөньяда? Кешене көлкегә калдырырга яраткан Суфиягә җиңелме? Аңа безгә караганда да авыррак бик беләсең килсә.

Булат, Зөлхәбирәне гаҗәпләндереп, күптәннән өметсезлеккә бирелгән кеше сыман гамьсез-җансыз күз карашын каядыр стена ягына төбәгән дә, үз-үзенә сөйләнгән сыман:

– Җил алсын дисеңме? Минем, бигрәк тә көз көннәрендә, көчле җилләргә яфрак сыман ияреп еракка очасы килә, Зөлхәбирә, – дип куймасынмы?..

Зөлхәбирә бу сүзләргә бик тәэсирләнде. Классташын танымаган төсле йөзенә текәлеп карап торды. Чын күңелдән кызганды, юатасы килде:

– Яз-көз кешедә депрессия көчәя диләр. Шуңа шулайдыр ул.

– Ул депрессия дигәнең сәламәт кешегә генә бер вакыты бардыр, Зөлхәбирә. Минем ишегә көн дә шул. Кеше көлкесе бит мин! – Булатның тавышы әрнүле иде. Ул карап туймаслык килешле бөдрә чәчле башын аска иде дә чалбарындагы кара сырын баш бармагы белән тырышып ышкый башлады. – Әти кебек! Ул да бит беркатлы күңеле белән бала-чагага шаян сүз кушып, үзеннән көлдереп, кызык ясап йөри торган иде. Мин дә үземнән көлгәннәргә кушылып көлеп йөрим. Кем аңлый соң мине? Миңа бит шулай җиңелрәк. Ә өйгә кайткач, кәефем бетә, егет башым белән елыйсым килә, аңлыйсыңмы Зөлхәбирә? – Булатның ялтыраган күзләре Зөлхәбирәгә туры карады. – Мин кеше түгел бит, Зөлхәбирә.

Бу халәт үзенә һич ят түгел иде. Шуңа да, Булаттан мондый сүзләр көтмәгән булса да, ул аларны тыныч кабул итте.

– Кеше син! Ә язмышка килгәндә, барыбызда да яфрак тәкъдире. Вакыты җиткәч өзелеп, дөньядан китеп барабыз.

– Миңа исән чакта ук үле булырга туры килде. Ияләштем инде дә, шулай да җиңел түгел. Шуңа чыгып китәм мин өйдән. Ә минем ишләр эшлиләр. Миңа аралашу өчен кызык эзләүче яшь-җилкенчәк кенә кала. Апа Казанга алып китәм дигән иде, минем китәсе килмәде. Дүрт панель арасына кереп утырасы килми, алар эштә бит. Аннан нигез сакла диделәр инде. Туганнар кайтып кына китә шул. Өйдә мин бөтенләй башка кеше. Кеше арасына чыгам да күңел ачыла: шатланасы килә, арттырып та җибәрәм шул. Яшим бит әле мин, бер кул белән булса да. Бәрәңге әрчи алуына кемнең куанганы бар? “Кул кулны юа, ике кул битне юа” дияргә ярата иде әни. Ие инде, әшнәлек шәп нәрсә... Инвалид булып кара! Элекке дустың да әйләнеп тә карамый. Яшьлек хыялындагы офицер булсам, әшнә күп булган булыр иде дә бит. Ул чакта Суфия минем арттан көлке ясамас иде. Ул бит миңа бер бөҗәккә караган кебек кенә карый. Үзем гаепле инде. Мин бит инвалид булганыма кешеләр каршында үземне гаепле хис итәм. Кимсенәм, һәрберсенә ярашырга тырышам. Инвалид булганга түгелдер дә бәлки. Әти шундый иде. Ул бит безнең авылдашына гына түгел, авылдашларының капка төбендәге этләренә дә исеме белән яратып эндәшеп китә иде. Әни әрли иде аны: “Простата – хуже воровства” дип. Ә тормыш – ормыш икән ул Зөлхәбирә.

Зөлхәбирә Булатның һәр сүзен йөрәгеннән үткәрде. Хак сүзләр! Ул күптән төшенгән иде. Кабат инанды. Булат бары ихлас. Ул акылсыз түгел! Чынлап та әтисе шундый шаян, ихлас иде.

– Булат! Каюм абыйны хәзер дә яратып искә алабыз. Саф күңелле кеше иде ул, әйе. – Мин дә эчкерсезлек турында еш уйланам. Минем әни дә ихлас иде бит. Артыгы белән андый булырга кирәкмидер шул? Тик үзгәреп булса икән ул?

Фойе ягыннан туктаусыз шаркылдап көлгән тавышлар ишетелә.

– Шул шул...

– Алар яшәп үткән инде. Үзебезгә үзгәрергә! Бөтен кеше бер төрле була алмый. Ярашып, үз йөзеңне югалту кирәкмидер дә.... Син әйбәт кеше, Булат. Суфия көлке ясый, барысы да көлә дип, син дә кушыласыңмы? Кирәкми! Алай итмә! Нигә юньсезлеккә ярашырга?

 – Аңламыйлар мине... Минем күңел бүтән төрле. Шулай да Зилә, Минвәли якын итәләр, рәхмәт. Хисмәт мине дингә чакыра. Булмый ул миннән. Зөлхәбирә, ачуланма, мин дә Хәбирне аңламыйм. Сүзен димим, үзен!

– Битараф кеше ул. – Зөлхәбирә көлү авазларына эче пошып торып басты. – Әшнә түгел, дус та көтмә, Булат! Син үзең көчле кеше. Бары ихтыяр көчеңне ныгыт! Кул кулны юа дисең... Чынлап та,  иптәш кирәк сиңа. Аннан файдалы шөгыль табарга иде. Мин сиңа роль бирәм. Үзеңнән көлдереп, ул яшь малайлар янында йөрмә. Театр коллективына рәхим ит! Тик, Булат, артык ихласланып, Каюм абый булма, яме! – Кыз моны күңеллелек өчен өстәде.

– Кайчан соң драмтүгәрәк?

– Башта пьесаны язып төгәлләргә кирәк бит. Менә ярты сәгать инде синең белән сөйләшеп утырам.

– Яз соң, алайса.

– Бергә язабыз. Синең белән сөйләшү эшемә дә, үземә дә файдалы. Миңа көчле төп персонаж кирәк! Ул – син!

 – Кая монда көч, сыңар кул белән...

– Син яшь башыңнан сугыш утың кичеп кайттың һәм ... ачуланма, трай тибә башладың. Драмага көчле рухлы персонаж кирәк. Син миңа булышасыңмы?

– Һе, пьеса язаммыни?

– Синнән  үзгәрү сорала! Икеләтә файда булачак!

 Булат, нидер уйлап, күз карашын идәнгә күчерде.

– Син сәләтле кеше, ник син картиналар ясамыйсың?

Күзен дә алмыйча идәнгә текәлеп утыруын белде егет.

– Кәгазь-пумала юк.

– Гитарада уйнап җырла әле, дигәч, гитара юк дидең...

– Гитара да юк, бер кул да юк шул.

– Шул гынамы сәбәп?

– Әй-й, әллә нишләп, әллә нәрсә шунда... Теләк тә юк!

– “Әллә нәрсә шунда”лар минем гомердә дә күп булды ул. Ә син көч тап, кызыксын! Сыңар кул белән бәрәңге әрчи алгансың бит, шуңа куана да алгансың.

– Тамакны алдалап булмый инде ул.

– Минем драманың персонажы көчле булырга тиеш һәм ул син!

Булатның күзләре ачылып китте, елмаеп җибәрде.

– Рәхмәт, Зөлхәбирә, мин тырышырмын! – диде һәм өстәл өстендә бөрелеп яткан ватман кәгазьгә ишарәләп: – Бу кәгазьне алсам буламы? – дип Зөлхәбирә күзенә тутырып карады.

– Ал, ал, Булат! Рәсем яса! Син бит бик сәләтле кеше! – дип Зөлхәбирә Булат кулына тоттырды...

“Кеше күңеле карурман! Чын! Их, Булат! Нигә синең белән шулай кара-каршы сөйләшеп утырырга вакыт тапмаган соң мин? Эш кала! Бүген дә калды ул. Суфиянеке гел эшләнми тора. Ә тормыш барыбер бара, тукталып калмый, ничек барса – шулай бара. Мәдәният тә шулай – ничек барса, шулай бара...

Күңеленә Булат кереп урнашты. Уйлар пьеса юлларын барлыкларга кереште.

...Көзен яфрак ярды –

Саташты бит гөлҗимеш.

Шулай да була икән

Язылган булса язмыш

Күңел иҗат хисе белән газаплана. Үзе сөйләп үткәнгә Булатның бәрәңге әрчүен күз алдына китерергә тырышты. Үзенең уң кулына карап торды, тик ничек әрчеп булганын һич төшенмәде. Ә моңарчы ник уйлап карамаганмын? Тормыш – ормыш диме? Ә кемгәдер тормыш итү театр уйнау гына шикелле тоела. Бусы тәкъдирдән тора бугай. Ә мин язасы пьесамның төп героена нинди тәкъдир язам? Көчле итәм дидем. Ә нигә язарга җыенам, ни өчен булган берәр спектакльне сәхнәләштерергә уйламыйм? Газап чигеп күңелдә тудыр, төн утырып яз, җан өреп персонажларны гәүдәләндер, үзешчән сәнгатьтәгеләр белән һәр хәрәкәт, мимика өстендә эшлә, шул персонажлар белән айлар дәвамында яшә: шуны уйлап аша, йоклыйм дигәндә йокламыйча уеңа төшереп өстендә эшлә, камилләштер... Йә Аллам, Суфия урамнан үтеп барышлый гына ун минут эчендә бер репетициясез, үзен күтәреп, ошамаган кешесен манчып, монолог аша да бер күренешле пьеса уйный ала. Ошамаска мөмкин түгел! Уйный белеп уйный! Тормыш – театр диләр. Дөрес бит! Фәкать үзең өчен уйна! Хәйләләп уйна! Тормышта отасың! Нурсыз, затсыздыр мондые. Кешене гыйбрәтләндерү өчен чын, затлы театрга никадәр көч салырга кирәк. Шул салган көч, бәндә күңелен якты нурга баетуы гына икеле! Аллаһ Тәгалә бәндәнең күңелен иркен итсә, иманлы итсә генә үтәр ул нур дигәне. Тормышта театр уйнап ансат яшәргәме, әллә театрны тормышка хезмәт иттерергәме? Булатка рольне сәхнәдә түгел, иң әүвәл тормышта бирергәдер, бәлки. Ә үзем ник сәхнәдә генә уйныйм, бәлки Суфия кебек, әмма яхшы персонаж булып, тормышта уйнап карарга кирәктер?! Нигә мин интегеп, артык кашык булып туган йортымда яшим? Кемне көтәм? Булатка кияүгә чыгып мин бит Булатны да бәхетле итә алам?! Яратмасам соң? Яратмау күралмау дигән сүз түгел! Минвәли әнә ни дип китте... Яратам дип театр уйнармын! Артык кашык булудан котылам ләбаса. Булатны бит аңлаучы кеше генә кирәк икән. Шулай уйлады Зөлхәбирә. Тик, “Булат мин сиңа кияүгә чыгам! Ал мине!” – диясемени? 

Зөлхәбирәнең беркайчан да кияүгә чыгу турында уйлаганы булмады, ә бүген ул, шундый уйлар уйлап утыра. Туйды ул Хәбирнең җавапсызлыгыннан, бик туйды. Һәм кемгә дип тырыша соң Зөлхәбирә? Маша үзен хуҗабикәләрчә тота. Һәм Зөлхәбирәне кысрыклый баруы, Хәбирнең дә хатыны ни әйтсә, шуңа риза булып торуы көннән-көн кәефен боза. Җитмәсә, Мария, “Зөлхәбирә мине яратмый! Гел эшемнән гаеп таба”, – дип сөйләп йөри.

Бүген ул өйгә кайткач, ныклап торып пьеса өстендә эшләргә булды.

***

– Исәнмесез! – Суфия чиратта торучылар белән исәнләште. Җитез генә атлап килеп, ут-суга түләү бланкларын сузды. – Бер минут вакыт юк, Лилия. Алып кал әле, кайтышлый кереп алырмын, – диде.

Чираттагылар күңелле генә көлешеп алдылар. Суфия аларга борылып карады.

– Әй, Мәүва апа-а-у, син дә монда икән! – Суфия Зиләнең әнисен аркасыннан чәбәкләп каты итеп кочаклады. – Зинһар ачулана күрмә! Ашыгыч булгач игътибар итмәдем. Нихәл соң, хәлләрең?

 – Аллага шөкер!

Суфия йөзен балкытып карчыкка яратып карады:

– Бер дә картаймыйсың инде үзең, сөбханалла.

– Картаймаган кая инде? Рәхмәт шулай диюеңә!

– Чиратсыз керүем түгел. Алла сакласын! Миңа кайчан да ярый, Лилия. Эш муеннан! –  Лилиягә борылып Суфия имән бармагы белән муенын сызды. – Закир абый клубка килеп чыгам диде. Аны көттереп булмый бит инде.

– Бер сүз дә әйтмим, җанашым. Эш кешеләре бит сез, – диде Мәүва әби, таягына ныграк таянып, аягына ял биргән сыман.

Суфия почтадан чыгып китү белән:

– Бөтенләй Сәлия, чукынчык, – дип куйды чираттагы Сәтирә. – Сәлия дә кылуб юарга килә иде дә, почтага кереп тәмле итеп күргән-белгәнен сөйли иде. Берәрсе, “юк алай түгел” дисә, кызып китеп сүз көрәштерер иде. Гайбәте булмасын – гадәте булсын! Суфиянең дә сөйкемле сөяге бар. Кансиртта җырлатып, тиәтердә уйнатып кына йөртәсе, – дип өстәде.

– Сәлиянекеләрне, телләре булмаса, карга күптән күтәреп алып китәр иде... – Мәүва карчык һәр сүзен җөпләп әйткәндәй, таягын еш-еш идәнгә какты.

Сәтирә Вәсимә сүзен баш кагып җөпләде.

– Күптән түгел, кызым, “әйдә” дигәч, клубка бардым. Бик матур гына кичә карап кайттым.  Халисә кызы оештырган диделәр. Эшләргә худ бирми икән бу. – Сәтирә ишек ягына башын игәп алды.

– Сәлиягә ошаса инде-е...

Почтага, “әссәламегаләйкем!” дип сәлам биреп, Хисмәт керде. Ак тастымалга төрелгән банка сыман нәрсәне Лилиягә сузды:

– Әни җылы килеш ашасын, диде.

– Зәйтүнә Лилияне үз кызыдай итте ул.

– Рәхмәт яусын, әйе. Әнидән бигрәк, Хисмәт яшьтәшем сеңлесе урынына күрә. Рәхмәт, рәхмәт! Аллага шөкер.

– Бәхет барыбер бер яктан була ул, җаныем! Менә эш урының салкын. Пучтыны бик кадерсезләп туда-сюда йөртә хөкүмәт. Бер елда ничә урын алыштырдың икән?

– Иле белән шулай, апа. Черёмушкада почта бөтенләй юк. Ерактан тау әйләнеп безгә киләләр...

– Кирәк нәрсәгә, әйләнеп түгел, таулар кичеп тә киләсең әле ул...

Төшке аш вакыты җитеп, Лилия ашап утырганда елмаеп Суфия килеп керде. Үз-үзенә “тукта, чү!” дигән чагында, Рамиленә шундый ясалма елмаю белән карый ул. Шуңа да, чын белән ялганны бик төгәл аера. Суфия йөзендә әнә шул төче елмаю. Лилия, беренчедән, эш урынында – Гөлсу керсә дә ягымлы итеп кабул итәргә тиешлеген белә, шуңа да, ул да:

– Кайтып китмәдеңмени син? – дип йөзен балкытты. Үзе кашыгын куеп, җитез генә авыз кырыйларын ак тастымалга сөртеп квитанцияләрен Суфиягә сузды. – Иртәгә кереп аласың дип уйладым.

– Закир хәчтерүш кайда йөргәндер, әле керде. Синең әнкә, гаиләле кеше икәнне уйлап карыймыни ул, хатыны пешергәнне ашагач та. Уф, туйдым да инде бу клубтан. – Суфия муенын кабат имән бармагы белән сызды.

 – Әйдә, бергәләп ашыйбыз, Хисмәт бүген дә ашарга китергән әле, рәхмәт төшкере. Сәгать икедә кайтасы булгач, обедка кайтып йөрмим бит.

 – Ай-яй кадерлиләр сине.

– Әйтмә генә инде, чыдый торган түгел. – Лилиянең битләре алсуланып китте.

– Лилия, миңа ачуланма. Гөлсу белән дошманлашып беттек сезнең аркада. Сине жәлләп башын ашый торгач, гел әрләштек. “Бетте, безнең!” – дип ант итте миңа.

– Әйе, кич-төннәрен өйдә ул хәзер. Сәлия апа үлгәннән бирле, котелны карыйм дип, төнгелеккә чыгып киткәне юк.

– Вакытым юк бит минем гел аның койрыгына басып йөрергә. Менә ашлар үткәргәндә гел анда булдым. “Күз яшен җыясың Лилиянең!” – дип йөз кат тукыганмындыр. Матур гына яшәгез инде, малай-җаным. Матур гына балаларыгыз бар. Ул Рамилгә йөз әйттем, Лилия кебек хатынны син таба алмыйсың дип. Карале, син ишеттеңме? Зөлхәбирә Машаны кан елата икән. Миңа үзе елый-елый сөйләде. “Миңа каршы игезәген котырта. Ярый Хәбир аның сүзенә карамый”, – ди. Ашарга пешерсәм, ошатмый, ашамый ди. Аерым ашый икән, Зөлхәбирә. Тормышмыни инде ул? Ни үзе җүнле тормыш кора алмады, ни Хәбиргә матур гына яшәргә ирек бирми. Әллә нинди ул! Ул гына белә, ул гына эшли. Көннәр озын клубта бутала. Мин аның ни эшләгәнен белмим, Лилия. Нәрсә эшли ул? Ул оештырган концерт-кичәне, эшем кешесе шикелле клубта көннәр озын йөрмичә, өч көн эчендә менә дигән итеп әзерләп куялам мин.  Ну, минем гаилә бар! Ир бар! Көненә өч тапкыр ашарга пешереп ашатам мин иремә.

– Син уңган инде Суфия. Минем кайнана пешерә көндез. Кич белән генә пешерәм мин. Ә иртән без камыр ризыгы белән чәй эчәбез, яшереп тормыйм, я кичтән калганны җылытып ашыйбыз.

 – Сәгать дүрттә торып пешерәм. Яңа пешкән ризык бөтенләй башка бит ул. Ир бит ул, малай-җанашым. Ир дип үлеп бетеп яшәп ятабыз инде.

– Молодец син! Суфия, күрешкәнебез булмады бит. Сәлия апа үләр алдыннан авырып ятты ахрысы? Ачуланма, мин озаграк авыруын теләгән идем. Ул авырганда безнеке дә өйдә булды. Хаста карыйдыр, гулять итү мөмкинлеге юк дип куандым.

– Аңлыйм мин сине. Тик куануың буш куык. Гөлсу Рамилеңне өч хәрефлегә җибәргән. Нишләп кап корсаклы ирең белән йөрсен ул? Курчак кебек матур ич ул безнең. Яшь башын бутады Рамилең, ә син иреңә хуҗа була белмәдең. Мин ирек бирсәм, Минвәли Зөлхый яныннан кайтып та кермәс иде.

– И, сөйләшеп тә карыйсың инде, Суфия. – Лилия ирен читен генә кыйшайтып көлеп куйды. – Чын булса, курчак сеңлең син әрләгәнгә үзеннән бик еракка юллаган алайса? Мин хәзер көнләшмим инде, Суфия. Гөлсу хаста әнисен караганга гына калдырып торгандыр дип уйлыйм.

– Әни авырмады, Лилия. Иртәгә үлә дигән көнне генә кәефсезләнгән. Гөлсу, “апа, әни кичәдән ашамый”, – диде. Ул шулай дигәч, икенче көнне иртән киттем аларга. Бер айлап барган юк иде. Әни мине кыздыра хәзер дип, “клубтан кайтып та кергән юк!” – диеп зарлана башлаган идем, шып итеп туктатты: “Беләм мин сине!” – диде. Әни болай тыныч кына әйткәч, хәле җиңелдән түгелдер дип уйладым. Гөлсуга, “әни бүген үлә” дидем. Мин бит сизәм. Ике көн борын очы, колак очы өшегән сыман чымырдап йөрде. Хисмәтне чакырып Коръәннән сүрәләр укытты Гөлсу. Ул киткәч, өстенә юрганны ипләп ябыйм дисәм, әнекәем, шул арада үлгән. “Ык” иткән тавыш та чыгармады инде. Шул кадәр тыныч, матур итеп үлеп китте. Әнине юганда аның матурлыгына сокланып еладым. Матур да булган инде ул безнең.

– Ай-яй Суфия, әниең үлемен дә үләргә кызыктырып сөйлисең инде. Сәлия апа кебек ансат кына үлсәң иде дип тыңлап утырам.

– Усал диләр иде әнине. Әйбәт кеше иде ул. Гаделсезлекне, ялганны күтәрә алмады. Минвәли миңа: “Син әби шикелле, хак булмаганны кеше йөзенә карап әйтәсең”, – ди. Әнигә охшаган шул мин.

Почта ишеге ачылып китте.

– Суфия Мәхмүтовна-а! Сезне эзләп йөрим. Шул арада бикләп тә киткәнсез. Отдел культурадан положение. – Закир Надирович берничә кәгазъ сузды.

– Зур рәхмәт, Закир Надирович! Түләү түләргә кергән идем.

– Нишләп совещаниегә бармадыгыз? Биреп җибәрделәр.

 – Зөлхәбирә барырга тиеш иде. Бармаган, димәк. Икебез дә йөрергә, бер минут вакыт юк, Закир Надирович! Көнозын эштә без. Менә әнинең ашларын үткәреп йөреп бераз мәшәкать артып китте. Әй, Закир абый, әни-җанашым Сезне бик ярата иде, гел мактап тора иде. “Ул гына Балантауны чәчәк аттырды”, – дия иде. Рәхмәт инде Сезгә! Бары Сез генә җитәкли аласыз безнең авыл халкын...

Закир, йөзенә ризалык чалымнары салып, мыегын сыпырып, матур гына елмайды:

– Рәхмәт! Укып чык! Иртәгә шылтыратырсың!

Башлык чыгып китү белән, балкып торган йөз, мизгел эчендә төкселек белән алышынды, ирен читләре аска төште:

 – Истән чыккан бит ул совещание. Ярый баш эшләде әле, Зөлхәбирә барырга тиеш иде дияргә. Аңа совещание нипачём. Малай-җаным, Зөлхәбирәгә әйтә күрмә! Менә моннан гарык аннан. – Имән бармак кабат муенын сызды. – Мин әрләшеп йөри торган кеше түгел.

 – Нишләп әйтим инде мин бу сүзне?

– Кайтыйм әле мин, малай-җанашым. Минвәли дөньяңны онытып йөрмә дигән иде.

Лилия бүген Суфия йөзеннән күзен дә алмады. Йөзе әллә ничә төргә керә. Артист! Минвәли дию белән күзләре мәхәббәттән балкыган яшь кызларныкы сыман тоелды. Үзалдына елмаеп куйды. Яшьтәше сөйләгәндә никадәр каршылыклы уй кичермәсен, әлеге мизгелдә барын да онытып, аны яңа күргәндәй, Суфиягә кызыксыну белән карады, күңелендә җиңел, якты уйлар торып калды. Ул чыгып киткәч тә әллә никадәр елмаеп, исе китеп, уйга батып утырды. Ахыр чиктә иркен итеп сулыш алды да, тәрәзәгә төбәлде. Үз алдына:

– Театр! – дип куйды. Комедия! Уйнасаң иде Суфия ролендә!..

Тәрәзә аша Баланлы тавы түбәсенә озаклап төбәлгән саен карашы үткерләнде, уй-максаты ныгыды. “Кемнең кем булуына кармастан, кешеләр арасында әдәп саклау, хак хаклау өчен уйнарга ул тормыштагы театрны! Шул рәвешле каршылыклы уйларны җиңәргә иде. Тәкъдиргә язылганны, ахыры җитеп, тәмам пәрдә төшкәнче, армый-талмый уйнарга иде ул.  Игелекле кеше булып уйнарга! Уйнарга дип... Уйнарга түгел. Чын-чынлап, кеше дигән исемгә лаек булырга тырышырга иде!”

(Дәвамы бар)