Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ватан хакын хаклап

Мең яшә, Татарстан!

Без яшәгән заман – алгарышлар чоры,

Республикам чәчәк аткан чор!

Узган юлы – йөз ел, аз да күп тә түгел,

Чал тарихлы тулы бер гасыр.

 

“Иң гади бер ачыш – сезнең Ильич уты,

Неон яктырткычлар янында.

Радиосы нәрсә, телевизор нигә –

“Айфон”  һәм “Айпад”лар барында?!” –

 

Яшьләр, бәлки, шулай фикер йөртә булыр,

Роботларга йөкләп үз эшен...

Иннополис дигән  иң яшь шәһәр раслый

Илнең технологик үсешен.

 

Татарстан атлый яңа гасыр белән

Бер үк тизлек, бер үк адымда...

“Миллениум” гүя безне тоташтыра

Заман дигән шаулы агымга.

 

Нано кисәкчәләр, метро, экспресслар –

Татарстан синең бүгенгең.

Тик онытмый тарих һәрбер казанышның

Күктән төшкән тылсым түгелен.

 

Ачлык афәтләрен, колхозлашу чорын,

Сугыш корбаннарын – һәммәсен....

Югалтулар аша, Ватан хакын хаклап,

Җиңүләргә, илем, килгәнсең!

 

Республикам атлый киләчәккә таба

Зур ышаныч белән, нык басып.

Яшь алмашка торсын имин якты таңнар,

Бәхет ишекләрен киң ачып.

 

Дәүләтең нык булса, Татарстан-илем,

Әләмең дә горур җилфердәр.

Бертавыштан безне: “Гасырларны кичкән,

Мең яшәр ил”, – диеп йөртерләр!

 

Күчеш дәвере, яки Җанисәп

Канатларны киереп ачкан чакта,

Каурыйларны кисә каршы җил.

Бәйсез җанга лаек биеклекне

Даулаганны көтә,

Яулаганны көтә туган җир!

 

Бөтерә дә ала зилзиләләр,

Күтәрелеп килгән чагында.

Егылмаска галәм упкынына,

Хәтереңне уят,

Хәтәрлегең уят  каныңда.

 

Нәсел чылбырыңа боҗра өстәп,

Син меңнәрне иярт артыңнан...

Күчеш дәверендә купмас өчен,

“Чигенмәскә!” дигән,

“Җиңелмәскә!” дигән антыңнан.

 

Төркеменнән аерылган кошлар

Һәлакәткә тарый очышта.

Бердәмлекне сыный кырыс күкләр

Милләт өчен көрәш,

Өммәт өчен алыш-тартышта.

 

Тезләнмик

Без тезләндек монда. Чын мөселман

Тик сәҗдәдә генә тезләнә.

                              Ркаил Зәйдулла

 

Шомлы җилләр чиртә тәрәзләргә,

Көн тудымы – шөбһә яңара.

Кузгал, шагыйрь, ут ал каләмеңә,

Син тукталмый тиеш янарга.

 

Сирәгәя бара милли сафлар –

Котылгысыз картлык, чирләре...

Мәйданнардан китә берәм-берәм

Чорыбызның шаһбаз-ирләре.

 

Һәр заманның булган үз рәхәте,

Үз зәхмәте читләп үтмәгән.

Илдән аерым хәсрәт бирмәсен, дип,

Борынгылар юкка әйтмәгән.

 

Без, дөньяга баш булмакчы булып,

Кануннарның яздык яңасын.

Изге Китап сүзен тотмаганга,

Алмыйбызмы сынау-җәзасын?!

 

Шул-шул... соңгы чиккә килеп җиткәч,

Таянабыз тирән Күкләргә.

Дога – җанга дәва, һәм чын шигырь

Рухи терәк бүген күпләргә.

 

Укы, шагыйрь, шигырь-аятеңне,

Күңелләргә шифа өрткәндәй.

Өметле сүз  көтә синнән халкың,

Пәйгамбәрләр сүзен көткәндәй.

 

“Хәерле көн, газиз замандашлар!” –

Бер сәлам дә икән зур терәк.

Хәл белешү, иман яңартулар

Кирәк бүген безгә, бик кирәк.

 

Шагыйрь генә түгел, бул халкыңа

Фикердәш тә, рухи кәгъбә дә.

Берләштерсен безне Китап сүзе,

Һәм тезләник бары сәҗдәдә.

 

Кош каргышы

(Пандемия тоткынлыгында туган уйлар)

 

Бер кош сайрый иртә таңда,

Өздерепме-өздерә.

Бикле тәрәз артларында

Яшәү барын сиздерә.

 

Күк гөмбәзе, һай, югары,

Гарешләргә төбәләм.

Җаным иреккә омтыла,

Ашып түшәм-түбәмнән.

 

Тынма, кошчык, сайра гына,

Мин елый дип туктама.

...Уйлар шигырь-канатында

Очарга дип уктала.

 

Тәрәзәгә бәрелә дә

Яралана канатым.

(Бу көннәрдә, җанны тырнап,

Азмы шигырь канаттым?!)

 

Читлегем иркен иркенен,

Тик ирек сагындырган.

Тоткын җанда мескен шигырь

Канатын салындырган.

 

Әй, инәлеп сайрый бер кош,

Имәндерә тавышы.

...Кешелеккә төште бугай

Тоткын кошлар каргышы.

 

Чиккән сөлге

Кулларыма алам әниемнең

Бирнә итеп чиккән сөлгесен.

Ак җирлеккә гөлләр кушып сипкән

Хисләренең аллы-гөллесен.

 

Бәйрәмнәрдә затлы бизәк булып

Балкыган ул өйнең түрендә.

Көрәшкәндә, көч-дәрт биреп торган

Мәйданнарда әткәм билендә.

 

Чиккән сөлге икмәк-тозлы булган

Яшь киленне каршы алганда.

Гаилә ядкаренә әйләнгән ул,

Сандыкларга төреп салганда.

 

Кызыл башлы, чуптар-чүпләмле шул,

Чиккән сөлге  – вәгъдә билгесе.

Тоныкланмас җете бизәкләре,

Ул – халкымның күңел өлгесе.

 

Кем – алдан, кем– аннан...

Уенчак җилләргә ачма җылы куеның,

“Хыянәт итте!” – дип сөйләрләр бу уеның.

Көнчелләр көтәләр ялгыш адым атлавың,

Гәрчә мин белсәм дә мине мәңге сатмавың.

 

Төбәми тигән ук әрнетсә дә җаныңны,

Үч алу теләге дөрләтсә дә каныңны,

Горурлык урынсыз – оныт әле барын да...

Синнән дә гадел яр табылмас Җир шарында.

 

Елганың ярлары сөзәкләнгән, чулыккан,

Сулары чигенгән, тирән җире – тубыктан.

Без йөзгән көймәләр комга төрткән борынын,

Җир упсын: бер булыр йөрәгемдә урының.

 

Җилсез дә көй чыга – үзәкләр куышланган,

Җай гына теркелди – юртаклар юашланган.

Өч көнлек дөньяда мәңгелек күк йөрибез.

Кем – алдан, кем – аннан... ярый әле, белмибез.

Ярый әле...

 

Соң сүзем

Гел буйдак кош сыман яшәмә ашкынып,

Очарга ясканып, ялгызак шикелле.

Без икәү – куш йөрәк, береккән куш тирәк,

Игезәк җаннарны аеру икеле.

 

Бел генә кадерең... Күкләрнең әмере – 

Икәүләп томаннар артына юл яру.

Сукма син җилкенеп, екма син җилкәнем,

Бу түгел лаф ору, бу – сүзсез ялвару.

 

“Бердәнбер тиң ярым, минеке бул!” диеп,

Каршыма тезләнгән син идең, чын үзең.

Мин белмим башкасын һәм бирмим башкага,

Кит ташлап киталсаң ... Бу – минем соң сүзем.

 

Шөбһәләнмә... ялвар!

“Шөбһәләнмә, ярсыма да, кардәш!

Шик белдермә Илаһ көченә.

Елый-елый ялвар, сора бары,

Язмасын, дип, тару үченә.

 

Күз яшьләре белән кат-кат инәл,

Белгән догаң укы... Белмәсәң,

"Лә Иләһә илләллаһ" та җитәр,

Кыйбла тарафына юнәлсәң.

 

Аң бул, кардәш! "Өстәгеләр" диеп,

Хаталанма Аллаһ колларын,

Гозереңне Күк тәхетенә юнәлт,

Гарешләргә сузып кулларың.

 

Сабыр, сабыр, сабыр!.. Бар да узар,

Авырдан соң бирер җиңелен...

Кодрәте киң, кардәш, Әл-Халикъның,

Вәсвәсәдән сакла күңелең..."

 

Аң булырга әйди шушы вәгазь,

Читкә куып шайтан коткысын,

Яңгыраган чакта кичке азан,

Бар җиһанга сибеп яктысын.