Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әсәр үз урынын тапты!

«Казан утлары»нда басылган һәр әсәрне игътибар белән укып барам. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң» әсәрен дә яратып укыдым. Гомумән, бу язучының иҗатын аерым бер игътибар белән күзәтәм. Үзем бик хөрмәт иткән Дания Заһидуллинаның «Бергәләп укыйбыз» рубрикасындагы мәкаләсен дә иң беренче итеп укыдым. Яшермим, Д.Заһидуллинаның әдәбият фәнен шул дәрәҗәдә белүенә бик кызыгып карыйм, кайбер фикерләребезнең уртак булуына бик сөендем. Бигрәк тә Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына биргән югары бәягә куандым. Ялгышмасам, мин авторның беренче әсәрләрен күп еллар элек «Мәйдан» журналында укыдым. Шул чакта ук «бик өметле язучы кыз килә әдәбиятка» дигән фикер күңелемдә урнашып калган иде.

Әсәргә килгәндә, бар халык бик яратып укыган «Ак чәчәкләр»дән соң, хәзерге заман табиблары турында тагын бер күләмле әсәр язуга тотыну автордан бик зур кыюлык сорагандыр дип уйлыйм. Миңа калса, А.Әхмәтгалиева Гөлшаһидәләр, Әбүзәр Гиреевичлар кебек табиблар бүген дә яшәсәләр дә, алар турында язу кабатлау булмас микән дип борчылмый калмагандыр. Юк, кабатлау түгел, монысына иманым камил. Тимур Айдарович образы «көчле кеше» буларак ачылып бетмәгән, дигән фикер белән килешеп бетәсем килми. Ник дигәндә, Илһам үлеменнән соң ул Чулпанга бергә булу турында тәкъдим ясый, хатын риза булмагач, аның карары белән килешә. Читтән генә ярата. Тормышта бөтен ир-ат та болай булдыра алмый.

Дания Заһидуллина мәкаләсе азагында бик кызыклы сорау куя: бу әсәр башка телле укучыга да кызыклы булыр микән, кайсы ягы кызыксындыра алыр икән, ди? Үзе үк җавап та бирә. Кабатлап тормыйм. Өстәп әйтәсем генә килә: әйдәгез, тәрҗемә итеп, башка телле укучыга да укытыйк! Милләтара никахлар турындагы өлешен ничек кабул итәрләр икән? Намаз укый торган хирург, операция вакытында йөрәккә язылган сүз, гомумән, кешене кеше итеп саклауда аның иманы башкарган роль турында аларда нинди фикерләр туар икән? Башка милләт язучылары яза бит. «Кеше ни әйтер» дигән курку без татарда гынадыр дип уйлыйсы килми. Бер дә дәшмәгәч, язмагач, эчкә җыеп яткач, бу телсезләргә тел кирәкми дә, дип, үз ялганнарына үзләре ышанып бетәләр бит инде кайберәүләр.

Башкортстаннан Сәгыйдулла Хафизов мәкаләсен дә укыдым. «Зиһенле проза» атамасы белән тулысынча килешәм. Үзем дә «затлы проза» дип атыйм Айгөл иҗатын. С.Хафизовның «милли әдәбиятны үз җирлегебездән аермыйк» дигән сүзе белән һич тә килешмим! Бәйләмәгез инде татарны капка баганасына, ә?! Европага ял итәргә барып, дөнья күреп тә йөрик, кызыксак та, шул мизгелдә генә кызыгабыз бит, барыбер әремле басулар, каткак юлларыбызны, бәрәңгебезне сагынып кайтып җитәбез. Лондонда яшәп иҗат иткән, дөнья халкына татар әдәбиятын таныткан Равил Бохараевка да, бүгенге көндә анда яшәүче Рөстәм Сүлтигә дә кайт, ятма анда аерылып, дияргә теләмисездер бит? Гел үз казаныңда гына кайнасаң, беркем белми сине. Шуңа да әсәрләрдә башка дөнья матурлыкларын сурәтләүне һич кенә иллюзиягә бирелү, димәс идем.

Айгөлнең тагын бер уңышы – дин, иман турында күңелгә үтәрлек итеп, шул ук вакытта бик читкә китмичә, вәгазь укымыйча язуы. Соңгы вакытта дөрес яшәргә өйрәтүче «әсәрләр» күбәеп китте, ул белдеклеләрнең китабын укыгач, киресен эшлисе килә башлый. Кыскасы, «Кичке таң» әсәре җиренә җиткезеп, бик матур һәм бай тел белән язылып, геройларының эчке дөньялары, эш-гамәлләре белән укучыларның күңел халәтләрен дулкынландырып, соңгы елларда язылган әсәрләр арасында үзенә бер аерым урын алды инде. Авторга яңадан-яңа уңышлар телим.