Логотип Казан Утлары
Хикәя

Самавыр (хикәя)

1

Октябрьский – дөньядагы иң кунакчыл, серле һәм матур шәһәрдер. Бүтән калаларны әлегә күргән юк, әмма мин шулай уйлыйм. Ни өчен, дисезме? Чөнки анда әтинең бертуган сеңлесе Мәгъния апа белән Мисбах җизни яшиләр. Әгәр сез Мәгъния апаның безне ничек кунак итүен күрсәгез, ул пешергән тәмледән-тәмле ризыклардан авыз итеп карасагыз, минем белән берсүзсез килешер идегез. Октябрьскийда гына авызың өшегәнче туңдырма ашап, эчең күпкәнче лимонад эчәргә була. Бәхәсләшмим, кесәңдә акчаң булса.

Бары Октябрьскийда гына «стенадан йөриләр». Чынлыкта болай: базар мәйданында мичкәгә охшатып, тактадан галәмәт зур арена төзеп куялар. Тамашачылар баскычтан шул мичкә-аренага менеп, сәндерә сыман җиргә тезелешеп басалар да аска карыйлар. Мичкә эчендә – кызыл буяулы мотоцикл.

Ул арада ян ишектән җитез адымнар белән бер абый керә. Тамашачыларга баш ия. Елмая. Башында – зәңгәр шлем, өстендә – кара кәчтүм, ак чалбар, аякта – елкылдап торган күн итекләр.

Ягымлы хатын-кыз тавышы: «Хөрмәтле тамашачылар! Берүк сак булыгыз! Ныклап тотыныгыз. Кулыгызны арена эченә сузмагыз!» – дип кисәтә.

Шуннан соң теге абый мотоциклын кабыза. Кузгала. Әүвәл мотоцикл, түгәрәк арты түгәрәк ясап, идәннән йөри. Үзе кызулаганнан-кызулый.

Мәтәлепләр китим! Шуннан стенага менде бит бу! Югарырак, югарырак! Мичкә такталары, урыннарыннан чыгып очардай булып, ыңгырашып-зарланып кала, биткә тыгыз җил бәрә. Тәнгә каз йоны чыга. Йөрәк дөп-дөп тибә! Сулыш кысыла. Ничек егылып төшми ул?! Мотоцикл йөртүче абыйның батырлыгына ис-акылларың китеп, һушыңны җыя алмый басып торасың.

Бер минуттан мотоцикл, тизлеген киметә барып, кабат идәнгә төшә. Уч төбең кабарып чыкканчы кул чабасың...

Менә шул шәһәр ничек серле күренмәсен дә, ничек үзенә тартып тормасын, ди?!

Октябрьскийга «стенадан йөрүче» абый килгән дигән хәбәр, Ык елгасын кичеп, авылга кайтып ирешкән: без апа белән әнигә ялынабыз. Дөресрәге, мин ялынам, апа читтән акыл өйрәтеп тора. «Акча туздырып йөрисе түгел», – ди әни. Ана күңеле миһербанлы, мин моны бик иртә үзләштердем, шуңа күрә өзми дә куймый ялынуымны дәвам итәм. «Әтиегез рөхсәт итсә», – ди әни, җаваплылыкны әти иңенә салып. Әтинең сүзе кыска: «Әнә карлыган җыйсыннар!» – дип кырт кисә. Һи, мин моңа рәхәтләнеп риза!

Иртәгесен минем кулда бер бидрә карлыган, апа бер кәрҗин йомырка күтәргән. Күчтәнәчкә дигәннәрен – «Социалистик Татарстан»га, сатыласыларын район гәҗитенә төреп, йомыркаларны әни үзе тутырды.

Шулай итеп, сәфәргә кузгалабыз! Әти атлы эштә, безне Көчле Елга авылына кадәр озата төшә. Көчле Елгадан Урыссуга автобус йөри. Бистәгә җиткәч, маңгаена «Октябрьский» дип язылган автобуска күчеп утырасы. Ике сәгать Ык күперен чыгасың, мәчетле авылны узасың һәм каршыңда Октябрьский каласы! Йөрмәгән юл түгел.

Күкәйләрне саттык. Карлыганны илаһи уптым алып киттеләр, стаканлап сәүдә итеп вакланмадык. Кулга акча керде! Дөресрәге, апа кесәсенә. Ә ул акчаны бик кысып тота. Чын дөресен әйткәндә, ападан кышын бер көрәк кар да алалмассың. Ул карлыган-күкәй саткан акчага, мин сиңа әйтим, авылга күчтәнәч төяп кайтырга ярата. Ярый соң!.. Акча бездә болай да бер букча! Алай ук түгел инде: үзем җыйган өч, биш, ун, унбиш тиенлекләр салынган бер шырпы кабы. Ике егерме тиенлек тә бар. Бер шешә лимонадка җитә. Дөньяда лимонадтан да тәмлерәк эчемлек юк.

 

2

Алда бәян ителгән матур истәлекләрдән һәм дә татлы уй-хыялыннан аерыла алмый, Октябрьский каласының Чапаев урамындагы түбәсенә «Гастроном» дип язылган зур кибете каршында бер малай басып тора. Үзенә ун яшьләр булыр. Башында – күзләренә кадәр батырып кигән аксыл кепка, өстендә – кыска җиңле зәңгәр күлмәк, кара вельвет чалбар, гомер «чебиле» аякларында – кызыл сандалилар; кулларын, йодрыкка төйнәп, кесәсенә тыккан. Авыз – ачык. Ачык булмас иде, малайның такыр башына һич көтмәгәндә уй төште. Уй төшмәс иде, кибет төбендә бер абый утыра. Терсәктән ике кулы юк, тездән – ике аяк. Өстендә – уңып беткән гимнастёрка. Бите, кояшта янып, чуен төсенә кергән. Яланбаш. Сакал-мыек җиткән. Астында – картон, алдында – фуражка. Кибеткә кереп-чыгып йөрүче апалар фуражкага тиен акча ташлап китә. Кайберләре, як-якка каранып, тиз-тиз генә чукынып та алалар.

Малай – ике ут арасында. Көн эссе. Эчәсе килә. Байлык – бер шырпы кабы тиен акча. Әнә шул байлыкны солдат абыйның фуражкасына ташлап китсәң, ничегрәк булыр икән? Уйламыйча гына эшләү ярамый. Шуңа күрә малайның авызы ачык.

Ул малай мин булам инде. Бу сәер гадәттән бүгенге көнгә кадәр арына алганым юк: уйга чумсам яисә бик нык гаҗәпләнсәм – авыз ачыла.

Кыенсынам да кебек... Кемгә карама, урысча сөйләшәләр!.. Сораштыра башласа?..

Хәл иттем: йөгереп барам да, шырпы кабын фуражкага ташлап, бу тирәдән тизрәк таям! Шулай эшләдем дә.

– Эй, парнишка, постой!

Миңа эндәшә түгелме соң бу абый? Туктадым. Янына килдем.

– Чава?

– Татар малаемы син? – диде солдат, елмаеп.

– Татар малае!

– Энекәш, кибеттән бер пачка «Север» алып чык әле, – дип үтенде ул. – Кирәк кадәр акчаны әнә фуражкадан ал. Шырпым бар.

– Эһе! – Акча чутларга утырдым.

– Җитәме?

– Җитә. Лимонадка да кала әле.

– Лимонады кирәкмәс. Әнә, шешәм бар. Краннан салкын су агызып алырсың.

– Ярый.

Тәмәке алганда, көтелмәгән четерекле хәл килеп чыкты. «Ах, ты, бесстыжий! На губах молоко не обсохло, уже курить начал?! – дип кычкырды сатучы апа. – Уйди отсюда! С глаз моих долой!» Югалып калдым. Нигә шулай кызып киткәндер?.. Югыйсә урысча сорадым: «Адин пачку «Север» дай», – дидем. Тәмәкене кибет төбендә утыручы солдат абыйга алуымны сөйләп-аңлатып бирер идем, әңгәмә урыс телендә бара. Урысчам чамалы икәнен, әйтмәсәгез дә, беләм. Юк, эш анда түгел... «Пожалуйста» диясе калган. Гомергә кеше белән сөйләшә белмәдем. Кибетне бер әйләнеп чыктым. Сатучы апа янына килдем.

– Адин пачку папирос «Север» дай, пожалыста!

– Уйди, я сказала! Ишь ты какой настырный!

Бу ни хәл бу?! Туктале... Өлкәннәр белән «сез» дип сөйләшергә кирәк ләбаса! Менә баш диген, ә!.. Урысча «вы» була... «Ты дай... Вы дай-те...» Имәндә икән чикләвек!

Кибетне янә бер урадым. Кепканы батырыбрак киеп, сатучы апаның каршысына килеп бастым.

– Адин пачку папирос «Север» дайте, пожалыста!

Ни хикмәттер, апаның күзләре түгәрәкләнде. Берара сүзен әйтә алмый торгач, зәһәрен чәчте:

– Щас! Ты глянь на него!.. Он меня так с ума сведёт! Милиция!

Ачу чыкты. Харап икән!

Икенче кибеткә йөгердем. Аннан өченчесенә... Дүртенчесенә... Сүз куешканнар диярсең, сатмыйлар миңа тәмәке! Кеше хәлен кеше аңлыймыни бездә... Тәмам алҗып, эскәмиягә утырдым.

Чү!.. Каршыма хәрби кеше килә. Тәгаен, фронтовик. Бу кеше мине аңларга тиеш. «Абый!..» Күз яшьләрен сыпырып ташладым, хәлне сөйләп бирдем. Татарча. Аңлады. Якындагы кибеттән бер кап «Север», лимонад, хуш исле ап-ак күмәч алып чыкты. Үз акчасына. «Рәхмәт, абый!» Канатланып, солдат янына очтым. Алган акчамны фуражкага салдым, баштан кичкән маҗараларны сөйләп бирдем.

– Тамак туя икән бүген, – диде солдат абый, сөенеп.

Кибетнең таш баскычы кырына эләктереп, лимонад шешәсен ачтым.

– Эч, дауай!

Сусаган икән солдат абый, йотлыгып эчте. Ап-ак хуш исле күмәчне авызына китердем.

– Аша, дауай!

Исемә төшсә, хәзер кыенсынып куям: бераз итагатьлерәк итеп әйтергә дә булгандыр бит инде шул сүзләрне!

Ул умырып күмәч капты, комсызланып чәйни башлады.

– Син үзең дә җитеш.

Күмәч сындырып алдым, лимонад йотып куйдым – ризык телеңне йотарлык тәмле иде.

– Байларча утырабыз! – диде солдат.

– Байларча, – дип килештем.

Кәефләр күтәрелде. Күңел күгендә янә кояш балкыды.

– Эх, хәзер тартып җибәрсәң иде!

Каптан папирос алып, авызына каптырдым, шырпы сыздым. Ул, күзләрен кыса төшеп, тәмләп, тәмәкесен суырды, авыз-борыннан төтенен өреп:

– Менә шулай, энекәш... Кеше ярдәменнән башка тәмәке дә кабыза алмыйм, – дип көрсенеп куйды.

– Минем әти дә сугыштан яраланып кайткан. Әле дә төннәрен ыңгыраша, яңгыр явасы булса, – дидем мин. Мөгаен, үземчә солдат абыйны юатасым килгәндер. Яраланып кайтучылар бер син генә түгел, янәсе.

Солдат үз итеп миңа карады:

– Авыл малае бит син, име? Авылда тормышлар ничек соң, энекәш? Рәтләнәме бераз? Һаман да шул: дөньяның җае юк, коймакның мае юкмы?

Һи!.. Тормышларның ничек икәнен миннән сора син! Дөньяның ачысын-төчесен шөйлә татыган малайлар без!

Ерак тарихтан башладым...

Миңа биш-алты яшьләр булгандыр, авылга бүре килде. Ерткыч койма буена салган сырындыдан күршебез Рәкыйгәттәйнең абзар түбәсенә сикергән. Салам түбәне тишеп, эчкә төшкән. Рәкыйгәттәйнең бердәнбер кәҗәсен буып, сыртына салып, шул ук юл белән кире чыккан. Менә малай бүредә көч! Безнең бәрәңге бакчасында кәҗәне ашаган. Бичара малкайның башы белән сөяк-санагы гына калган. Бәхәскә урын юк, чыгып үзем тикшердем.

Бу вакыйганы ничек искә төшермисең?..

Чираттагы хикәятемне сөйләми калу һич мөмкин түгел...

Колхозның җиләк-җимеш бакчасы безнең авылга терәлеп үк тора. Мин сиңа әйтим! Су буенда – җиләге! Түрдә – алмагачлары! Тау битендә – карбыз-кавыны! Кыяр-помидорларын әйтеп тә тормыйм, аяк астында тәгәрәшеп яталар!

Бакчалы авылда яшә дә шул нигъмәтләрдән авыз итмә, имеш!..

Алдашып сүз сөйләгән юк. Ялган сөйләгән кешене җенем сөйми, чын дөресен әйтәм: колхоз бакчасында пешкән җиләк тәмлерәк!

Менә бер заман җиләк пешә башлый... Җәйнең шушы атнасында күңел иләсләнә дә китә. Иләсләнү генәме, авызлыгын тешләп, хуҗасына да баш бирми, киң даланы тар итеп чапкан тулпар ат кебек дулап бер чабасы, сикерәсе, тагын әллә ниләр кыланасы килә!..

Колхоз идарәсе җәен бакча каравылларга Галим абзыйны тәгаенли. Ә аның мылтыгы бар.

Кичен көтү кайтып, сыерлар савылып, маллар абзарга ябылгач, Галим абзый, мылтыгын җилкәсенә асып, бакчага юл тота.

Без карап калабыз.

Иртәгесен тәгәрәп китмәле хәбәр: күрше Салкын Чишмә авылы малайлары бакча басарга менгәннәр! Галим абзый тегеләрне засадада (әтиләр сугышта йөреп кайткан, бу сүзнең мәгънәсен аңлыйбыз) көтеп яткан. Салкын Чишмә малайларының бакчага кереп, җиләк ашый башлаулары булган, Галим абзый, мылтыгын төбәп «гөрс!» тегеләргә! Азрак булдымы?! Мә тагын: «гөрс!» «гөрс!» Җиттеме? Җиткәндер. Ә Галим абзыйның мылтыгы тоз белән корылган!

Хәзергесе вакытта салкынчишмәлеләр арт якларындагы тозны җебетеп утыралар, ди. Үз авылларының салкын чишмәсендә инде, тагын кайда булсын?!

Бүген без тәвәккәллибез!..

Иртән күзеңне тырнап ачуга дулкынлана башлыйсың. Көн ыгы-зыгыда уза. Разведка һәрдаим хәбәр итеп тора: Галим абзый тавыкларына җим сипте, Галим абзый кибеткә барып кайтты, күршесенә керде...

Ниһаять, көтү кайта. Сыерлар савыла. Маллар абзарга ябыла. Галим абзый, мылтыгын җилкәсенә асып, бакчага юл тота.

Без дә кузгалабыз...

Ул арада караңгы төшә. Күктә йолдызлар кабына. Сәндерә тау артыннан Ай калка.

Күзәтәбез... Менә бакча өеннән Галим абзый күренә. Ашыкмый гына бакчаны урап чыга. Мылтыгын җилкәсенә терәп, шартлатып атып җибәрә. Шуның белән үз вазифасы үтәлгәнгә санап, бакча өенә кереп китә. Ут кабыза.

Сабыр... Галим абзый әле җиләк салып, өф-өф итеп өреп, ашыкмый-каударланмый, тәмен белеп кенә чәй эчәчәк. Хушланды. Ашыкма!.. Галим абзыйның әле гәҗит укыйсы бар. Укыды. Хәзер, мылтыгын кочып, борынын бер көйгә сызгырта-сызгырта әвен базарына китәчәк. Әлли-бәлли-бәү!

Көтәсең... Болай да иләс-миләс күңелне икеләнү хисе биләп ала. Чөнки син инде укырга кергәнсең, син – октябрят! Шул октябрят малай баш күтәрә: «Аһ, оят!» «Аһ, хурлык!» «Колхоз милкенә кул сузарга уйладыңмы?! Җиләк үз бакчагызда да үсә бит!» – ди.

Бик каты икеләнәсең. Чын дөресен әйтим, синдә ике «мин» якалаша!

Әмма вакыт!.. Бакчага керергә үзебез генә белгән сукмак бар. Бары безгә генә мәгълүм койманың астагы кадагы суырылган. Аллага тапшырдык!..

Болытлар арасыннан ай күренә. Җиргә сеңәбез! Үлән арасында чикерткә сикерә. Шым буласың! «Тып» итеп, агачыннан өзелеп алма төшә. Сискәнеп китәсең! Салкын Чишмә авылы малайлары күз алдына килә: тозларын җебетеп, һаман утыралар микән бичаралар?

Каршыбызда – җиләк басуы! Андагы хуш ис! Тып-тын... Сихерләнгәндәй басып торасың. Җиләкләре мине өз, мине өз, дип ымсындыра. Алмагачлары, яфрак лепердәтеп, үзләренә чакыра. Янәсе, хуш килдегез, әйдәгез, түрдән узыгыз, диләр. Күктәге йолдызлар да, ашыгыз тәмле булсын дигәндәй, күз кысышалар. Бары ай гына шелтәләп карый сыман... Болыт яшердеме үзеңне?! Шул кирәк сиңа!

Караңгыда кайсы җиләкнең кызыл, кайсы яшелрәк икәнен бик аерып та булмый – урабыз! Менә шул җиләк ничек тәмле булмасын, малайлар?!

Авызың белән кош тотсаң да, ул минутларда без кичергән халәтне сөйләп-аңлатып бирә алмассың! Моның өчен үзеңнең бакча басуың кирәк! Юк, юк! Әйттем исә кайттым. Без салган сукмаклардан йөрмәгез, малайлар!

Без тәртипсезрәк булдык...

Хикәямнең икенче яртысы күңелсезрәк булыр. Бер башлагач, сөйләп бетерим.

Колхоз бакчасына чираттагы «сәфәребездә» безне яшелчәчеләр бригадасы бригадиры Варис абзый тотты. «Тотты» дигәч тә, безне тоту алай бик җиңел түгел. Варис абзыйны күрүгә, төрлебез төрле якка сибелдек. Аякларың җитез булсын! Тик менә аптыраш, кай тарафка йөгерсәң дә, Варис абзый: «Взво-о-д, окружай!» – дип кычкыра. Кырт борылып, каршы якка элдертәсең... Дәһшәтле тавыш юлыңа киртә куя: «Второй взвод, окружай!» Безне төрле яктан чолгап алдылар микәнни?! Ничекләр итеп качып котылырга соң? Тәмам әйләнчек сарык булдык! Ул арада җиләк басуы өстендә күк күкри: «Сдавайся!» Урысча белмәсәк тә, аңлыйбыз: безнең хәлләр хөрти булырга охшаган. Усал булса да, Варис абзый үзебезнеке: әллә, чынлап та, бирелергә инде?..

Берәм-берәм Варис абзый янына киләбез. Җыелышып беткәч, шул ачыклана: бернинди дә взвод юк икән. Варис абзый мактана: «Мин бер тапкыр шулай ун нимес солдатын плен алдым!» – ди. Менә сиңа мә!

Басып торабыз: кыяфәт мескен, борыннар – мышык-мышык, күзләр яшьләнгән... Газиз башлар киләчәктә ни күрер? Кеше башында эшем юк, мине нинди җәза көтә? Бәхәссез, Варис абзый әтигә әләкләячәк. Әтинең каешы шәп! Күпне күргән, сугышларда йөреп кайткан каеш. Мөгаен, атна-ун көн утырып булмас. Күңелем шулай сизә.

Укулар башлангач, бу хакта мәктәптә беләчәкләр. Әлбәттә, класс җыелышы булыр. Октябрят иптәшләр: «Син коммунизмда яшәргә лаек түгел!» – дип, җелеккә төшәчәкләр. Ничек инде лаек булмыйм?! Әтинең каешы берни түгел, иптәшләрнең әнә шул сүзе күңелне рәнҗетә... Хрущёв бабайны әйтерием: «Мең тугыз йөз сиксәненче елда коммунизмда яшәячәкбез!» – дип, алдан кычкырмаса соң! Сер тотмас үрдәк! Сүз дә юк, октябрят иптәшләр мине шефлыкка алырлар. Чөнки без үзебезне коммунизмда яшәргә әзерлибез!

Ул арада Варис абзый чоланнан бер кәрҗин җиләк алып чыгып, алдыбызга куйды: «Ашагыз!» Башта аңламадык. Каз оясы кадәр кәрҗин туп-тулы кып-кызыл җиләк! Без алты малай. Башлар эшли башлады: менә кайда ул оҗмах сые! Дәртләнеп тотындык. Җиләк яртылаш кимүгә, авырдан бара башлады. «Рәхмәт» әйтеп, торып китмәкче булдык – рөхсәт юк. Варис абзыйның кулында – сыек чыбык. «Ашаудан бигрәк, җиләкне таптап йөрисез бит сез, малай актыклары!» – дип, безне тирги. Качып китәргә җай чыкмасмы дип, алан-йолан карана башласаң, җилкәсеннән мылтыгын ала: «Пуля догонит!» – ди. Урысча белмәсәк тә аңлыйбыз: Варис абзый шаяртып сүз сөйләмәс.

Кәрҗиннең төбе күренгәндә, мин: «Бөтен фашистлар да Варис абзый кебек була торганнардыр»,– дип уйлый башлаган идем инде...

Ә син, абый, «тормышлар ничек?» дип сорыйсың. Тормышлар шулайрак... Безнең башлар күпне күрде. Ничә көн эчем авыртканны сөйләп тормыйм. Хәзер дә, бакча җиләге күрсәм, «дерт» итеп сискәнеп куям.

...Колхоз бакчасыннан чыгып, өч атладың, ике сикердең – ат сарае! Атлар турында сөйләргә миңа куш! Бүтән малайларга әйтеп, кадерле вакытыңны әрәм итмә дә!

Мөлдерәмә булып тулган икән, сүз буам ерылды да китте. Күпме вакыт үткәндер?.. Атлар турында сөйли башласам, Ходай мине тыңлаучы кешегә сабырлык бирсен. Авызым кибеп, яңа сүз әвәләп чыгара алмый башлагач, тамак чылатып алырга дип туктадым.

Бәй, теге солдат абый кая киткән?! Әллә күзем алдаша, әллә үзем саташам: каршымда минем кебек үк малай утыра. Сакал-мыегы җиткән, чәче бик иртә агарган, әмма минем кебек үк малай! Шаккатмалы хәл!

– Кара турыны белмисең! – диде «малай», бәхетле елмаеп. – Менә чабышкы иде ул!

– Ә синең Бурлы бияне күргәнең юк!

– Кара турыга җитмәс. Миннән башка бер малайны да менгезмәде ул. Бүтән малайларны ташлый да калдыра! Сабан туйларында гел без баш килдек, беләсең килсә!

– Синең Кара турыңны безнең Бурлы бия белән узыштырып карыйсы ие!

Бәхәс китте. Кибеткә кереп-чыгып йөрүчеләр сәерсенеп, безгә карап-карап үтәләр иде...

Сәерсенерлек тә шул. Баскычта икәү: һәркайсы үз сүзен өстен чыгарырга тырышып, бәхәсләшепме-бәхәсләшәләр! Яшьрәге читәнгә беренче тапкыр «кикерикүк!» итәргә менгән әтәч диярсең, колакка ятышсыз яшел тавышы белән алдырмакчы:

– Бурлы бияне узарлык чабышкы әле тумаган! – дип кычкыра.

– Һай, энем! Кара турыга җитәме соң? Ат сыртында үскән малай мин, беләм, – дип сабыр гына каршы төшә өлкәне.

– «Беләм» дигән була! Чын дөресен әйтәм, абый, чабышкы күргән малай түгел син!

Язын ташыган елга да үз ярына кайта, күпмедер вакыт узгач, болар да тынычлана төштеләр.

Атлар мәсьәләсендә һәркем үз фикерендә калса да, җеннәребез килеште безнең: сөйләшеп сүз бетмәде. Солдат абый җырлап та алды. Сүзләре истә калмаган. Эчтәлеге болай: егет сугышка китә... Кыз көтә... Егет һаман кайтмый. Шуннан соң кыз егетне сагынып җырлый. Юк, сүзләрен хәтерләмим... Ә менә солдат абый җырлаганда йөрәк әллә нишләп китте. Халәтемне бер сүз белән аңлатып бирә дә алмам...

Көннең тиз үтүен күр! Кич җиткән: соңга калып кайтсам, миңа эләгәчәк.

– Абый, миңа кайтырга вакыт.

– Иртәгә киләсеңме? – дип сорады ул, өметләнеп.

– Киләм, абый!

3

Икенче көнне солдат абыйның йөзе уйчан, кәефе дә юк иде. Тәмәкесен дә, тирән-тирән суырып, тиз тартып бетерде. Бераздан мин аның тонык тавышын ишеттем:

– Сине кызыксындырадыр иде... Нишләп кибет төбенә чыгып утырган бу, дип уйлыйсыңдыр... Уйлыйсың... Күзләреңнән күреп торам. Тыңла, алайса... Сөйлим...

Әтине кырык беренче елның җәендә сугышка алдылар. Өч ай да үтми үлгән хәбәре килде. Мин, унсигезем тулыр-тулмас, кырык бернең кышында киттем. Кырык икенең икенче гыйнварында сугышка кердек. Мине шул көнне үк... Янымда җенләнеп, нәрсәдер шартлады. Үзәгемә төшкән авырту сиздем. Суларга һава юк... Калганы саташулы төш кебек булды...

Һушыма килсәм... менә шулай «кыркып» ташлаганнар. Соңыннан белдем: хәрабәләр астында калып, аяклар изелгән, куллар өшегән... Бер сүз белән әйткәндә, «самавыр» булганмын да калганмын.

– «Самавыр?» Ни өчен?

– Кем белсен... Сугышта аяк-кулларын өздереп кайткан солдатларны халыкта «самавыр», диләр. Минемчә, усал телләр сүзе. Утыртып куйган җирдә гөжләп утырасың шулай. Эчең тулы утлы күмер... – Кинәт ул, ачуына буылып, ямьсез гыжлап кычкырды: – Кулларым исән булса, атар идем мин ул врачны! Нигә шулай яшәргә калдырган ул мине?! Пычагың кулыңда бит, җан тамырына сыз да җибәр! Йә укол яса! Һәм юк син, юк! Болай кеше күзенә карап яшәгәнче!..

Сүзсез калдык. Мин бу очракта ни әйтергә белмәдем, ул да эндәшмәде. Шулай күпме вакыт утырганбыздыр, солдатның юашланып калган басынкы тавышын ишеттем:

– Бәлкем, хаклыдыр ул, ә?!.. Врачны әйтәм... Яшәсен, дигәндер... Менә мин кояшны күрәм... Зәңгәр күкне... Күктә болытларны күрәм... Кешеләрне... Синең белән сөйләшеп утырам... Кара гүрдә боларның берсе дә юк бит!

– Юк, – дип килештем мин.

Солдатның күзләрендә очкын кабынды, йөзендә самими елмаю балкып алды.

– Кичә хозяйкам соң гына алды мине. Эше күп булган, күрәсең. Ул арада эңгер-меңгер төште. Карыйм: әнә ул карт юкә төбендә егет белән кыз! Сүзләрен ишетмим, әмма күрәм: егет кызны кочып алмакчы була! Кыз карыша. Мине шәйләмиләр. Егет ул арада сүздән эшкә күчте: кызны биленнән кочып алды да үбәргә сузыла. Кыз чалт тегенең яңагына! Солдат күңеле булып көлеп җибәрде. Кыздан рөхсәт булмаса, кагылма инде син!

Бу кыйсса минем игътибарыма лаек түгел иде, шуңа да тел әрәм итеп, сүз әйтүне кирәк тапмадым. Ә менә «хозяйка» дигән сүзнең асылына төшенеп җитә алмадым.

– Абый, туганнарың юкмыни синең?

Солдатның әле генә бәхетле елмаю балкыган йөзеннән кара күләгә шуып узды.

– Кырык дүртенче елда авылга кайтардылар мине... Туган нигездә үз хәсрәтемнән дә олырак фаҗига көтеп торган икән... Әни районнан чәчү орлыгы алып кайтканда, салкын тидереп егылган. Шуннан аякка баса алмаган. Сеңелкәш басуда кыш чыккан башак ашап агуланган... Сугыш зәхмәте безнең гаиләгә, һай, каты китереп сукты! Туган-тумача... Кайсы исән, кайсы юк... Мине Октябрьскийга илтеп ташладылар. Монда безнең ишеләрне тәрбиягә алалар икән. Мине дә бәхет басты. Минем хозяйкам изге җанлы хатын ул, беләсең килсә! Кайберәүләр: «Тәрбиягә алган инвалидны кибет төбенә чыгарып утырта», – дип, гаеп такмакчы булалар. Ире сугышта үлгән. Өч бала! Аларның тамагын туйдырырга кирәк! Минем пенсия күпме генә ул?!. Ә болай азмы-күпме ярдәмем тия. Хозяйкама сүз әйтмә син!

– Әйтмим.

– Әйтмә шул!

– Миңа кайтырга вакыт.

– Иртәгә киләсеңме?

– Юк. Без авылга кайтып китәбез, Габидулла абый.

Сиздермәскә тырышса да, ул күңелсезләнде.

– Кайтмый булмый. Печән өсте җитте, – дидем.

– Әйе шул! – Аның күзләре янә очкынланып китте. – Печән әйбәт төшкән микән быел? Белмисеңме?

– Әйбәт. Яңгырлар вакытында яуды.

– Чалгы тотканың булдымы соң әле үзеңнең?

– Моңарчы тырма булды. Быел тотарга исәп, – дидем мин зурларча һәм үксеп-иңрәгән тавыштан куркып киттем.

– И-и-х!.. Баллы күл болынында печән чабасы иде хәзер!.. Чабып күрсәтер идем мин сезгә!..

Солдат, башын күкрәгенә иеп, тынып калды. Миңа күрсәтмәскә тырышып, тавыш-тынсыз елый иде ул...

Мин киттем. Ике күздән сытылып, ике бөртек яшь чыкты.

 

4

Ул вакыйгадан соң да әле мин Октябрьскийга күп тапкырлар кунакка килдем. Автобустан төшүгә, Чапаев урамындагы кибеткә ашыгам. Габидулла абый мине: «Килдеңме, энекәш?» – дип, елмаеп каршы алыр... Мин авыл яңалыкларын сөйләрмен. Яңалыклар шулкадәр күп җыелды, Габидулла абый! Тик кибеткә җитәрәк, өметем киселә...

Алар кисәк югалдылар...

Күп еллар үткәч белдем: базар, кибет тирәләрендә хәер эстәп утыручы инвалидларны Ак диңгездәге Валаам утравына сөргәннәр... Мантыйк бик гади: совет илендә коммунизм төзүче җәмгыятьне ямьсезли торган күренешләр булырга тиеш түгел.

Ак диңгезнең Валаам утравында аларга тиешле тәрбия күрсәтелгәндер, дип ышанасы килә.

Һаман ышанабыз...

Шулай да, ни өчен Ак диңгезгә? Ни өчен Кара диңгез буена түгел? Анда – кояш, җылы, җиләк-җимеш.

Йә, күңелсез уйлар уйламыйк. Бөек Җиңү бәйрәмен каршылыйбыз әле!

Җирне изеп-таптап, хәрби техника уза. Мәйдан ташына чыкылдатып басып, Ватан сакчылары атлый.

Бездә корал!

Бездә көч!

Горурланабыз!..

Совет кешесенең тиңдәшсез батырлыгы алдында баш иям.

Башымны күтәрәм дә зәп-зәңгәр күкне күрәм.

Балачагымның аяз күгеннән ничә еллар буе миңа Габидулла солдатның дымлы күзләре карап тора...