Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (роман)

                   1

         Ташкент вокзалында Ильяс Алкинны бер яшь хатын-кыз каршы алды. Егермедән яңарак кына узган булса кирәк. Әле ничә еллар элек кенә андыйларны “сазаган кыз” дип атарлар иде, хәзер әйтеп кара! Әнә нинди ышанычлы адымнар белән каршыга килде, соры күзендә нинди тәвәккәллек! Кызыл косынкасыннан ташып чыккан коңгырт чәче маңгаена төшкән, ул аны ара-тирә кул сырты белән генә уң якка авыштырып куя. Иреннәре тыгыз, елмайганда тип-тигез ак тешләре эреләнеп җемелдәп китә. Өстендә аксыл зәңгәр блузка, күлмәгенең итәге ботларының тулылыгына игътибар итәрлек чама белән тегелгән. Ильяс, күз керфеген кытыклаган уйларыннан оялып, карашын читкә алды. Яшь җилкенчәк түгел бит инде ул, ир уртасы кеше, бүген генә иртән чигәсендәге ике бөртек чал чәчне йолкып аткан иде. Уза гомер! Ләкин бит йөрәк... сүрелмәгән әле, Аллага шөкер. Дөрес, елганың үз ярларына кайтып төшеп, камышларга кагылудан да сөенеч эзләгән фасылы хәзер. Ул үзе дә сизмәстән як-ягына карап алды. Шымчыларның арттан күзәтүенә ул инде шулкадәр күнеккән, урамга чыгуга ук аларны карашы белән тамгалап куя иде. Тик бу юлы беркемне дә тапмады, гаҗәп! Әллә соң кул селтәделәрме файдасыз күзәтүдән? Инде ун елдан артык, ул бернинди сәясәткә катнашмый, сәясәт мәсьәләсендә сүз башланса, тизрәк ул тирәдән качу ягын карый.  Бар белгәне, бар язганы –  икътисад гыйлеме, дөресрәге, Төркестанның җәгърәфик икътисады...  Ул шул дөньяда, башкасы аңа кирәкми дә... Сәясәт белән шөгыльләнү аңа моңарчы гел бәхетсезлек алып килде, күңелен үкенечләр белән сипләде.

         Әлбәттә, сәясәттән бөтенләй үк арынып булмый. Маңгай күзен капласаң, күңел күзе барысын да күрә. Барысы да аңлашыла, алда татар өчен сәмави нурның очкыны да юк, һәм җилдә дә ике аякта басып калырга форсат елдан-ел кими. Нишли аласың? Җилгә каршы төкерүдән ни файда? Телне йозакта тотып, үз буразнаңнан чыкмаска, вөҗданыңны саклап, нәҗескә буялмый яшәргә, үзеңә тиешле эшне җиренә җиткереп башкарырга. Монысы да җиңел түгел бүгенге заманда. 

         Кыз инде аның каршысында басып тора, елмая – әйтерсең, кояшта янган каратут йөзеннән нур тама иде.

*журнал варианты

 

  • Профессор Ильяс Алкин сез бит ул?
  • Мин! – диде Ильяс та авызын ерып. – Ә сез кем буласыз?

Бу юлы Ташкентка Ильяс Алкин Баку аша килде. Төркестанга бу аның бишенче  сәфәре иде. Хәер, бу вакытта инде Төркестан атамасы рәсми даирәләрдә бик телгә дә алынмый; нигәдер бу сүзне большевиклар өнәмәде, борынгы илнең исеменУрта Азия дигән сүзтезмәгә алыштырдылар. Төркестанны берничә җөмһүрияткә парчалау да әлеге борынгы атаманың киләчәктә телдән бөтенләй төшеп калуына сәбәп булачагы билгеле иде. Мондый кансыз, мәкерле сәясәт, мең төрле ялганга төренгән тарихның кайсы чорларында тагын үткәрелде икән? Макиавелли башына килмәгән мәкер җәтмәсе! Ильяс елмайды, фетнә уйларын башыннан куарга тырышты. Тик ничек куасың? Алар синең белән, төнен дә, көндезен дә зиһенеңне чорнап алган. Тышка гына чыгармаска кирәк! Берәр кайда сүзгә әверелеп телдән ычкынсалар – ә хәзер җасуслар адым саен! – бик тиз бөтереп алырлар да “пантюркист” тамгасын маңгаеңа чәпәп тә куярлар, әллә ничә илнең шпионы итәрләр, Алла сакласын!Тамга белән бергә пулясы да озакламас. Аларның талканы коры. Патшаны “канэчкеч” дип сүгәләр иде, хе-хе... Большевиклар тәхеткә менгәнгә инде дистә елдан артты. Көннәре санаулы булыр, дип баштарак күңел юатучылар күп иде. Бетте андый өмет. Халык бөкресенә ныклап менеп утырдылар. Озаккка. Корыч мыеклы, тимер йодрыклы диктатор Рәсәйгә мач килеп тора, халык әле йөз елдан соң да тынын чыгаралмас. Курку инде җелеккә сеңеп, туасы сабыйларның тамырына күчә. Хәер, кан белән генәме?! Һава белән дә күчә икән ул, сулыш белән ияреп бара – курку дигән йогышлы чир!

Кызыйны тәгаен аны каршы алырга җибәргәннәр, ахрысы, Курдиев үзе килә алмагандыр. Югыйсә, Ильяс әкәсен җөдә хөрмәт итә торган студент иде. Мәскәүдә КУТВны тәмамлап, ике ел элек кенә туган ягына кайтып китте, бераздан аны яхшы ук югары урынга да үрләттеләр. Ильясның да бераз өлеше булды. Үзбәкстан үзәк башкарма комитетында эшләүче күптәнге танышы Любецкий сорагач, Курдиевны мактап рекомендация язган иде.

  • Мин Луиза! – диде кыз, нигәдер шатланган кебек.
  • Луиза?
  • Әйе, Луиза! – Кыз, менә мин шундый! дип горурланган сыман,

башын өскә чөйде. – Миңа сезне каршы алырга куштылар.

  • Луи-иза... Мулла кушканы нинди? – дип, сердәшлеккә чакырып,

Ильяс сул күзен кысып куйды. Большевиклар властька килгәнче мулланың Алла язмаган ниндидер Луиза исемен мөэмин-мөселман баласына кушмавы Мәнди анасына да билгеле. – Хәер, әйтәсең килмәсә... – ул үзе дә сизмәстән кызга син дип эндәшә башлады.

  • Сездән берни яшереп булмый икән, - дип тагын елмайган булды

кыз, тик күзе салкын иде, артык төпченгәнне өнәмәде, ахрысы. – Телне сындырырлык ул. Урыс түгел, татар үзе дә әйтә алмый. Ләйлигөлбәдәр... Өч гонсырлы. Комсомолга кергәч, иптәшләр белән киңәштек тә Луиза дип алыштырдык. Миңа ошый! Сезгә ошамыймы әллә? – дип тагын Ильяска сынап карады.

  • Нишләп ошамасын? Революцион! Йә, Луиза, кая киттек? Любецкий

кайда урнаштырырга кушты?

  • Иптәш Любецкий иң әүвәл сездән каршы алмаганы өчен гафу

үтенергә кушты. Аны Бохарага партия йомышы белән юлладылар. Элекке студентыгыз Курдиев та Ташкентта түгел.

  •  ЦИКта эшлисеңме?
  • Практикада. Әле мин Урта Азия университетының шәркыят

бүлегендә укыйм. Дүртенче курска күчтем инде.

  • О-о... Нинди телләрне өйрәнәсең?
  • Гарәп, фарсы, инглиз.
  • Менә бит мине нинди зыялы сеңелкәш каршы ала! Татар белән урыс

телләрен дә өстәсәң, чын полиглот икәнсең. Ә-ә, тагын үзбәк теле дә бар бит әле.

  • Сезгә Иванов паркына якын гына миһманханәдә бүлмә әзерләп

куйдык. Бөтен уңайлыклары да бар.

  • Тәрәзәме? – дип тагын шаяртырга булды Ильяс. Бәтәч, кара инде

син, әлеге кыз белән гел генә дә шаяртасы килеп тора түгелме соң, әттәгенәсе! Һәм шаяртулары да үзенә хас булмаганча артык тапталган, артык аңгыра чыга, ахрысы. Нидән бу? – дип чын күңелдән гаҗәпләнде ул үзалдына.

         Кыз борынын җыерды.

  • Бер дә көлке түгел. Ташкент хәзер яңара, заманча миһманханәләр дә

шактый. Күрерсез менә!

  • Миңа, киресенчә, кадими мәхәлләдә урнашырга иде, - дип, Ильяс

кызга ихлас эндәште. – Чын шәрекъ исе килеп торган, тарих тузаны уйнап торган...

Арык челтерәдеме, Луиза, баягыдай, башын җиңелчә өскә чөеп,

рәхәтләнеп көлде.

  • Тузанны табу кыен булмас... Тарихны мин үзем дә яратам. Ташкент

бик борынгы шәһәр. Шаш дип атаганнар элек, беләсездер? Тик... – ул иренен бөрештереп куйды. – Сезне бит Иванов паркына урнаштырырга куштылар.

Ильясның йөзе кырысланды.

  • Миңа беркем дә куша алмый, мин индивидуаль командировкада. 

Кайда телим, шунда урнашам. Миңа борынгырак җир кирәк.

Луиза шактый гына уйланып торды. Бик үк җиңел мәсьәлә түгел иде

ахрысы аның өчен. Йөзеннән болытлар агып үткәндәй булды, алар мизгел саен төсен үзгәртте – әле кара, әле ак... Ниһаять, аклары өстенлек алды:

  • Белмим, риза булырсызмы икән, - диде ул, икеләнеп. – Без Бишагач

мәхәлләсендә үз йортыбыз белән торабыз. Бакча эчендә кечтеки генә бер өй. Анда сезгә урын табылыр иде. Атам каршы килмәс, дип уйлыйм. Ул сезне ишетеп белә. – Бераз тын торгач, нигәдер тиктомалдан кызарып өстәде: - Татарда сезне белмәгән кеше юктыр.

         Ильяс исә ирексездән кашын җыерды. Әйе, беләләр. Андый хәбәрдарлыктан ничә еллар дәвамында никадәр кыен күрүен дә ул үзе генә белә. Хәер, барысы да вакытлы. Татарның большевиклар язган тарихында аңа урын юк, булган хәлдә дә хурлык баганасына гына беркетәчәкләр, монысын да ул яхшы белә. Әйе, киләчәгем бик томанлы, һәм бармы әле ул, дип әрнеп уйлады ул. Аны бит гел талап, талкып торалар. Һәм үз кардәшләре, шул ук татарлар. Инде күзгә-башка бәрелми генә тынычлап яшим дигәндә, Әминә Мөхетдинова Мәскәү матбугатында аны хәкарәтләп әнә нинди мәкалә чыгарды. Бәлки аны мәҗбүр иткәннәрдер, дип уйлады ул, күптәнге таныш хатынны акларга теләгәндәй. Әминә партиянең Үзәк комитетында ниндидер бүлектә эшли иде. Һәркемнең исән каласы килә... Кеше башына басып булса да дулкын өстендә торасы килә. Кеше кайгысы кештәктә. Басылган адәмнең нинди газаплар кичерүен ул бит уена да китереп карамый. Ләкин бу системада алай гына исән калып буламы соң? Бүген син кемнедер ашыйсың, иртәгә сине кемдер ашый. Ильяс авыр сулады. Тарихта болар барысы да булган. Тик тарихның кайчан сабак биргәне бар әле?

         Ул арада аларны алты-җиде хәерче бала сырып алды. Өсләрендә алама кием, чәчләре җиткән, каралып, чебиләнеп беткән кулларны сузып, Ильясны бөтенләй коршауга чолгадылар.

  • Дядя! Дядя! Помоги! С голоду подыхаем!

Ильяс, каушап, кесәсен капшады. Вак акчасы калмаган түгелме соң?

Куен кесәсеннән портманесын чыгарып, кәгазь акчаны күз алдында биешкән кайсыдыр учка сонды.

  • А ну, кыш отсюда! Сейчас милицию вызву! – Луизадан мондый

кырыслыкны көтмәгән Ильяс, миңгерәү бозау кебек, аның җитәкләвендә читкә атлады. Хәерче балалар да биргәнгә разый булып каядыр юкка чыкты.

  • Авызыңны ачып торсаң, чишендерергә дә күп сорамаслар, - диде

Луиза, тагын мөлаем тавыш белән. Көтүләре белән Рәсәйдән киләләр. Янәсе, Ташкент – город хлебный! Милиция, аулап, детдомнарга ташый, икенче көнне тагын шул ук хәл.

  • Рәхәттән йөрми инде алар, - диде Ильяс, балаларны кызганып. –

Күренеп тора бит, бәхетсез җаннар.

  • Җәл, әлбәттә. Тик нишлисең, Ташкент та бөтен ятимне сыйдыра

алмый. Кыенлыклар күп әле. Тик елап утырырга вакыт юк. Сыйнфый көрәш корбансыз булмый.

Ильясның бу турыда сүз озайтасы килмәде. Ул, әлбәттә, бу бәхетсез

балаларның кем икәнен яхшы белә. Ач-ялангач килеш поезд түбәләрендә качып-посып ни өчен Ташкентка атлыгулары да аңа сер түгел. Колхозлар төзибез, дип, авылларны пыран-заран китерделәр. Ачлыктан егылып үлгән кешеләрне азмы күрде ул? Егерме беренче елдан соң, яңа гына оешкан Татар республикасында, ярты миллионга якын татар кимеде. Инде менә хәзер... Ул, әрнеп, чыраен сытты. Кыз һаман сөйли иде:

  • Тиздән бу проблема хәл ителәчәк. Алар барысы да детдомнарда

яхшы томышка тиенер, - диде ул, Ильясны тынычландыргандай. Үзе, тагын да кызыксына төшеп, аңа текәлде. Кара әле, утны-суны кичкән ир-ат, ә үзе нинди хисле, йомшак күңелле...

  • Бишагачны беләм, - диде Ильяс. – Бик гүзәл җирдә. Әйе, сезнең

йортта урнаша алсам, бик мәмнүн булыр идем. Аерым бүлмә бардыр бит?

  • Абыйдан калган бүлмә бар...
  • Менә бит нинди яхшы булды! Әйдә, сеңелем, киттек тизрәк! – Ул,

талчыбыктан үргән арбаның кузла башына менеп кунаклаган елкычыга кул болгады. – И-и, Ләйлигөлбәдәр, кыңгыраулар чыңлатып килеп керербез сезнең йортка. Бөтен Ташкент шаккатсын!

  • Шаян кеше икәнсез, - диде Луиза сүрән генә.

Ильяс сары күн белән тышланган затлы чемоданын аяк астына көч-хәл

белән куеп, юлдашына борылды. Арба кысан иде, кыз, кыенсынып, читкәрәк тартылды. Кызыл косынка бөркәнеп кенә гасырлар дәвамында канга сеңгән әдәптән ваз кичеп булмый шул. Хәер, кеше озак дәверләр тупланган яхшы сыйфатлардан гаҗәеп рәвештә тиз арына. Ун еллар элек “камсамулларның”  үз җыеннарында гына түгел, урамнарда “ирекле мәхәббәт” даулап, ниндидер “бер стакан су” шигарен күтәреп нәмаишләр үткәрүен ничек тиз генә онытасың? Ләкин андый башбаштаклык белән көчле дәүләт корып булмый, Кремльдәге “корыч мыек” моны тиз аңлап алды, озак та үтмәде “советча” гаилә төзү турында сөйли башладылар.

Ил өстенә яңа дин канат җәйде. Менә бу янәшәсендә утырып баручы

кыз шуның бер абыстае инде. Хәер, бу әле шәкерт кызый гына... Абыстайларны да күп күрде Ильяс, кабат күрергә Алла язмасын! Әнә Әминә... Хәер ул гынамы? Зөһрә Баимбетова егерменче елда Габделбарый Батталны Чекада аттырыр өчен ире белән ни генә кыланмады! Яңа гына Татар совет социалистик җөмһүрияте төзү турында фәрман игълан ителгән, ә губкомдагы мөселман секциясенең бөтен кайгысы – Габделбарый Батталны аттыру! Сәлах Атнагуловның шуларга кушылуын кара әле син? Хәер, Уфадан килгән бу элекке эсерларны Ильяс яхшы белә иде. Галимҗан Ибраһимов сыңарлары. Гади татар мөхәррире Батталга шулкадәр нинди үчләре булган? Хәзер әнә үзләренә кемнәрдер шулай үчегә бугай. Кешегә чокыр казыма, дигәннәр шул борынгылар, үзең үк шунда төшәрсең. Тик кеше башына басып ниче булса да исән калырга маташканда кем аны уйлап тора?

Төрле корылтайларда “хатын-кыз иреге, хатын-кыз тигезлеге” ди-ди лаф органда болай килеп чыгасын кем уйлаган? “Партийный” татар хатыннары бигрәк яман, хуҗаларыннан да аяусыз кылана. Шул рәвешле өстәгеләрнең ышанычын казанырга телиләр, күрәсең. Колониаль изелгән халыкка хас сыйфат – бер-берсенең башына баса-баса өскә омтылу. Андый мөмкинлек туды хәзер: яңа динне кабул ит тә “корыч мыек”ны алла ит. Бер шагыйрь кисәге – Кави Нәҗмиме соң? – язган бит: “Кояшыбыз безнең, аллабыз, Синнән башка тын да алмабыз!”

         Изге урын буш тормый.
         Мескеннәр аны барыбер ни белән булса да тутыра.

                                               2

Ә бит нинди өметләр, изге максатлар белән башлаганнар иде көрәшне! Патшаны төшерүгә үк татар үз дәүләтчелеген коруны кайгырта башлады. Тик... күбрәк ул корылтайлар, съездлар җыюга кайтып калды бугай. Ильяс аларның барысында да катнашты кебек. Күбесенең әле түрендә – президиумында утырды. Соң ул бит бу вакытта Бөтенрәсәй мөселман Хәрби шурасының җитәкчесе, бер чорда аның авызына карап торган меңнәрчә гаскәри бар иде. Егерме ике яшьлек сәрдар!

Нинди генә ялкынлы нотыклар сөйләнмәде ул корылтайларда! Кайсысы хәтта унар, унбишәр көнгә сузылыр иде. Тик Ильяс Алкин өчен бер нәрсә һәрвакыт ачык булды: үз хәрби көчең булмаса, милли азатлык турында әллә ниләр сөйләсәң дә алар буш сүз булып кына калачак. Кичекмәстән татар солдатларыннан торган милли корпус төзергә кирәк! Һәм ул бу максатны тормышка ашырды да. Румыния фронтында Литва татары генерал Сулькевич җитәкчелегендә өч дивизиядән торган мөселман корпусы оешты. Генерал дүртенче дивизияне дә туплый башлаган иде дә... Ул арада большевиклар дәүләт түнтәрелеше ясап властька килде.

Казан гарнизонында да Хәрби шура җитәкчелегендә утыз мең тирәсе татар солдатлары бар иде. Ләкин... Ләкин шул!

1917 елның 27 октябрендә Казанда да идарәне большевиклар үз кулына алды. Социал-демократ буларак, Ильяс башта аларга хәерхаһ та булган иде. Урыс булмаган халыкларга милли мөстәкыйльлек вәгъдә итәләр, үз язмышыгызны үзегез хәл итегез, дип тә күңелне алгысыталар. Ул шул ук көнне Хәрби шураның ашыгыч утырышын җыйды. Петроградка большевиклар исеменә телеграмма юлладылар: “Хөкүмәт демократия кулына күчте. Совет власте шигарьләрен көчебездән килгәнчә үткәрергә тырышабыз.”

Утырыштан соң аның бүлмәсенә Газиз исемле солдат-депутат керде. Казаннан ерак түгел бер авылдан булган бу егетне Ильяс яхшы белә иде. Милли җанлы чын фидакяр, телгә оста, белемле, язу-сызу белән дә шөгыльләнә иде булса кирәк.

  • Белмим, дөрес эшләдекме большевикларның властька килүен

хуплап... – диде ул, тәмәке кабызып. – Мин фронтта аларның агитаторларын шактый күрдем. Икейөзле, алдакчы бәндәләр күбесе. Алар бит үз макстларына ирешер өчен теләсә нинди вәгъдә бирүдән дә тайчанмый. Ә төп максатлары – власть.

  • Соң, һәр сәяси партиянең максаты власть инде, - диде Ильяс. –Болар

бит ачыктан-ачык яза, менә кара, - дип, Газизгә большевикларның

мөселманнарга мөрәҗәгатен сузды. – Әнә укы: “Мусульмане России – татары Поволжья и Крыма, киргизы и сарты Сибири и Туркестана, турки и татары Закавказья, чеченцы и горцы Кавказа, все те, мечети и молельни которых разрушились, верования и обычаи которых попирались царями и угнетателями России!” Керенскийдан мондый сүзләрне көтә ала идекме?

  • Кәгазь түзә, кызармый, - дип, Газиз мөрәҗәгать текстын читкә этте.

– Соң син аларның Лениннарын укыган идеңме? Троцкийны? Алар бит бөтендөнья инкыйлабы ясыйбыз, дип хыяллана, үз куллары астына барлык халыкларны алырга җыена. Диктатура урнаштырып! Нинди татар, нинди сарт?! Әле аларның власте ныгымаган, шуңа гына сандугач булып сайрыйлар. Безне алдарга күпме кирәк?

  • Ярар, - диде кырыс кына Ильяс. – Син нәрсә тәкъдим итәсең соң?
  • Алар кебек үк кыланырга кирәк. Әлегә безнең кулда бераз көч бар,

без үзебез иң чын большевиклар дигән булып, Казанда законсыз рәвештә власть башына менеп утырган Олькенецкий, Шейнкманнарны себереп түгәргә, һәм тиз арада Татарстан совет җөмһүрияте игълан итәргә!

  • Бу бит сугыш дигән сүз!
  • Кан коймыйча гына дәүләтне сиңа кем китереп бирсен? Шундый

максатны куйгансың икән, корал, хәйлә, мәкер – барысын да файдаланырга кирәк. Лениннан өйрән, инкыйлапны ак пирчәткә киеп ясамыйлар, ди ул.

  • Әгәр дә большевикларның көне санаулы булса?
  • Анда күз күрер. Күпме сүз боткасы пешерергә була? Селкенмәсәк,

безнең гаскәриләр таралып бетәчәк. Сугышмыйча гына гаскәр туплап торып булмый. Эшсезлектән таркала башлый ул. Болай да инде авылларына кача башладылар. Большевик агитаторларбертуктамый аларны безгә каршы котырта. Трибуналлар юк, бернишли алмыйбыз, демократия!

  • Берничә көннән Казан хәрби округының татар сугышчылары

корылтаен җыябыз. Әйдә, шунда...

         Газизнең йөзе чытылды.

  • Корылтай, мырылтай... Һаман туймадыңмыни әле, Ильяс? Күпме

бук чәйнәргә була? Халык алдында сөйли торган сүзмени бу? Көтелмәгәндә һөҗүм итсәң генә җиңү ихтималы бар. Бөек эшләр корылтайларда хәл ителми. Берничә кешенең тәвәккәллегеннән тора ул. Тәвәккәлләргә кирәк: йә пан, йә пропал.

Ильясның тавышы чатнап чыкты:

  • Газиз, мин андый авантюрага бара алмыйм!
  • Үкенерсең, тик терсәкне тешләп булмас, - дип, Газиз чалыш

елмайды да, солдатларча җәһәт кенә торып ишеккә атлады. – Мондый мөмкинлек меңгә бер була.

         Россия халыкларының язмышын Учредительный собрание хәл итәр дип ышана иде Ильяс, һәм дәүләтнең киләчәге федерация булачагына иманы һәрвакыт камил булды. Большевиклар да Учредительный собрание карарларына буйсыначакларын икърар итә. Ничек инде шундый чакта Газиз әйткән авантюрага барасың? Бу бит дәүләт җинаяте!

         Менә корылтай башланды. Кайнар башлар монда да байтак иде. Менә сүзне Хәлил Сафиуллин алды:

  • Тарихыбызга күз салсак, без таркаулыгыбыз аркасында элек тә

дәүләтебезне үз кулларыбыз белән урысларга биргәнбез бит инде! Безгә һәрвакыт бердәмлек җитми. Әйдәгез, хәзер, бердәм булып, форсаттан файдаланып, бүген үк “Идел-Урал штаты”н игълан итик. Тупраклы мохтарият – менә безнең мөкатдәс максатымыз! Бабалардан калган үз тупрагымызда үзебез хуҗа булырга тиеш!

         Аның артыннан ук мөнбәргә Габдулла Габдерәшитов дигән прапорщик йөгереп менде.

  • Казан хәрби округында солдатлар язгы көндәге кар кебек эреп юкка

чыга бара. Большевиклар аларны өйләренә кайтып китәргә котырта. Көтү-көтү качалар. Татарлар да шул коткыга иярә. Рәсәй башына кем килсә дә, хәрби гаскәребез булмаса, безне тузан урынына тарих сәхнәсеннән себереп түгәчәк. Шуңа күрә Казанда, Уфада, Оренбургта өч запас татар полкы төзеп, Укчы бригадага берләштерергә кирәк. Кабаланмыйк, ләкин ашыгыйк!

         Ильяс Алкин да тәвәккәл адымнар ясарга кирәклеген аңлый иде, әлбәттә.

  • Дөресен әйткәндә, хәзер Россиядә легитим хөкүмәт юк, - диде ул

үзенең чыгышында. – Шуңа күрә безгә кичекмәстән Идел буе халыкларының федерациясен, ягъни Идел-Урал штатын оештыра башларга, әзерлек эшләре беткәч, аны игълан итү озак эш түгел. Хәзер һәр милләтнең үз мәнфәгатьләре өчен көрәшү чоры. Әлбәттә, татар гаскәрен төзү эшен дәвам итәчәкбез. Ансыз милләт хокукларын саклап та, яклап та булмаячак. Минемчә, Милләт Мәҗлесен Уфадан Казанга күчерергә, аңа татарларның Учредительный собрание вазифасын йөкләргә вакыт. Һәм аның чираттан тыш корылтаенда кичекмәстән татарларның территориаль автономиясен игълан итәргә тиешбез. Чуашлар, марилар безгә кушылырга тели, алар белән без Идел-Урал штатларын тәшкил итәчәкбез. Башкортлар кушылырга теләми икән, бу аларның хокукы, уңышлар телибез, юлларына ак җәймә!

         Корылтай карарына шулай дип яздылар да. Россия Федератив республикасы игълан ителүнең икенче көнендә үк, 1918 елның 6 гыйнварында Милләт Мәҗлесе, гәрчә Казанга күчмәсә дә, федерациянең субъекты буларак, Идел-Урал штатын төзү турында белдерде.

         Тик большевикларның нияте башка иде шул.

                                      3

Җигүле ат дувал белән әйләндереп алынган җыйнак кына бакча эчендәге йорт янына килеп туктады. Тын юлларын ярып борынга пешеп килгән өрек исе килеп бәрелде. Өрекме соң ул? Әллә ул белмәгән бер хуш исле үләнме, чәчәкме? Бөтенләй бүтән дөнья, җәннәт бусагасы... Мәскәү ыгы-зыгысыннан, аның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатеннән, шымчыларның эзәрлекләвеннән котылуына ышанып та булмый иде. Төркестан! Төркестан! Мәхәббәтем минем! Әллә нинди борынгыдан калган өзелмәс җепләр бәйли сыман аны биредәге  кайнар сулыш бөркеп яткан газиз җиргә, игелекле туфракка. Дувалга орынып ук алкын сулы арык челтерәп ага, арткы ишектән басмага ук килеп чыгасың; өсте каплаулы, эссе көннәрдә монда чәйләп утыру җан рәхәтедер.

         Кызларын ят бер ир белән күргәч, карт белән карчык аптырап калды. Хәер, тиз аңга килделәр.

  • Менә, -  диде Луиза, - мөсафир. Илдән килгән.
  • Кызым, алдан кисәтергә кирәк бит, без әзерләнеп торган булыр

идек, - диде әнисе, авызын яулык чите белән каплап.

  • Борчылмагыз, зинһар, - диде Ильяс, үзен бик ачык тотарга

тырышып. – Монда мин гаепле. Иске бер мәхәлләгә урнашасым килде дә... Сезнең менә Луи.. луи... (дип берара тотлыгып торды ул),Ләйлигөлбәдәрнең абыйсыннан калган буш бүлмә бар икән... -  Һәм, картларның чырае үзгәргәнен күреп, кинәт сүзеннән туктады. Карчык, йөзен каплап, бөтенләй эчке бүлмәгә кереп китте. Карт, кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кызыл кулъяулыгы чыгарып, күзен сөртеп алды.

  • Әйе, Мозаффар бүлмәсе... – Аның бугазыннан газаплы бер өн

чыкты: - И-их...

Уллары Мозаффарны басмачылар үтергән икән. Берничә ел элек

мөгаллим булып бер үзбәк кышлагына киткән булган. Совет мәктәбе оештырган. Татарны язмыш җилләре кая гына илтеп ташламый. Элек ул бу якларга сәүдәгәр булып килгән, мулдәкә булып. Ә хәзер... Басмачылар өчен совет мөгаллиме ул инде урыс ялчысы, дененә хыянәт иткән мөртәт. Монда инде мәрхәмәт була алмый. Мөгаллимнәр тиз арада кара халыкның башын кирәк якка әйләндерә ала. Шәрекътә мөгаллимнең абруе олы. Шуң күрә корбашлары аларны ике дә уйламыйча юкка чыгару турында әмер бирә дә. Алар өчен бу мөгаллимнәр чукындырыр өчен килгән элгәреге христиан миссионерларыннан берни белән дә аерылмый. Юкса бит  мөгаллимнәрнең күбесе татар мәдрәсәләрен тәмамлаган милләтпәрвәр затлар. Төрки кардәшлек алар өчен буш сүз түгел. Аларнны милли-азатлык хәрәкәтенә авыштыру артык кыен булыр идеме?Корбашыларга хәйлә җитмәде, дип уйлады Ильяс. Ә хәйләсез сәясәт, мәгълүм ки, файдасыз. Сугышның үз кануннары, ләкин аның асылы анык: кем кемнең башына җитә!

Бердәнбер угылсыз калган әти-әнине бу очракта нинди сүз белән юатасың? Юк андый сүзләр! Ильясның күз алдына  хатынының абыйсы Әскәр Мамин килде. Аны,  Казаннан сөрелгәч, Пишпәктә милиция башлыгы итеп куйганнар иде. Партия әмере, бернишли алмыйсың. Кем басмачы, кем мөҗәһит, анда синең эшең юк, син аларның тамырын корытырга тиеш. Шул... Күпме тамырны корыткандыр, бераздан Маминның үзенең дә башына җиттеләр. Өенә кайтып барганда чәнчеп киткәннәр үзен. Шәһәр уртасында! Баласы ятим калды. Һи-и, нинди егет иде! Патша вакытында татар бөтен Рәсәйгә таралган, әмма бергә-бергә, җәмәгать булып... ә бу большевиклар хөкүмәте аларны бөтенләй сибеп, чәчеп ташлады. Инде кабат җыелып та булмас, ахрысы. Кирәкми аларның бер йодрыкка туплануы мәркәзгә. Элек тә кирәкми иде, хәзер дә. Патшалар гасырлар буе казганган нәрсәне большевиклар бер селтәнүдә хәл итеп тә куйды. Диктатура! Беркем белән дә киңәшеп торасы юк, беркемнең дә хуплавын көтәсе түгел. Ник бер җан иясе каршы килсен?! Халыкларны көтү урынына бер чиктән бер чиккә куып йөртеп була. Куачаклар да... Артта өстерәлгән, авыл сазында батып калган Рәсәйне тагын ничек индустрияләштерәсең?

  • Мин Якуп абзаң булам, - диде карт, кызыл яулыгы белән пеләшенә

кагылып. – Бигрәк олы кайгы булды шул. Өйләнмәгән дә иде бит улыбыз. Нәселебез корыды. Инкыйраз... Кызыл кыргын астын өскә китерде дөньяның. Күпме әйттем бит газиземә... Олыларны санга сугу бетте шул. Алар гына идейный, без инде искелек калдыгы, берни аңламыйбыз, имеш.

  • Әткәй! – дип аның сүзен кисте Луиза.
  • Беләм, беләм... – Карт мәзәк итеп кулларын селеккәләде. – Бу влач

турында бер кире сүз дә әйтергә ярамый. Патшаны гына сүгәргә ярый иде у-ул. Хәзерге түрәләрнең серкәсе су күтәрми. И-их...

  • Ильяс булам.
  • Ильяс Алкин бу, әткәй!

         Карт, җете зәңгәр күзләре белән Ильяска текәлде. Ышанып бетмәгән сыман кызына карап алды. Аннары, елмаеп, киң учлы кулын кунакка сузды. Аны инде хәзер берни дә гаҗәпләндерми иде булса кирәк.

– Синмени инде ул Ильяс Алкин? Беләбез, беләбез... Бөтенрәсәй хәрби шурасы! Милләт Мәҗлесе! Идел-Урал! Башкорт гаскәре! Нәтиҗәдә шымытыр! Үзеңне гаепле сизәсеңме соң аз булса да?

  • Әткәй!- дип ялварды кызы.
  • Гаебем нидә соң, агай?
  • Җиңелүдә, энекәем, җиңелүдә! Җиңелүче һәрвакыт гаепле!
  • Шулай булсын. Үз гаебемнән таныйм. Алышта ике якның берсе

җиңелергә тиеш, бернишли алмыйсың. Димәк, без хаклы булмаганбыз.

  • Җиңелү әле ул хаксыз булуны аңлатмый. Күбрәк хаксызлар җиңә, -

диде карт.

  • Мин дә шул турыда кайчак төн йөкламый уйлап ятам. – Алкин

кинәт Луизага борылды. Артыгын әйтте түгелме? Сул як күз кабагы тартып алды. Әйе, сак булырга кирәк, сак, сак, сак... Теш арасыннан мәҗбүри сүзләр сытылып чыкты: – Үз гомеремдә күп ялгыштым – Ул мәзәк итеп ике кулын ике якка җәйде – Җүләр булгач, нишлисең... Бик яшь идем шул.

  • Ярар, узган эшкә салават! – дип, Якуп агай кунакны түргә өндәде.

Әйдә, әйдә түргә уз, могтәбәр миһман! Менә мин карт җүләр! Кунакны бусагада туктатып тәфтишлиләрме инде, йә? Әйдүк, әйдүк... Хәзер Ләмига әбиең табын җәяр.

         Аш бүлмәсендә инде хуҗабикә әби нидер әзерли, борынны рәхәтләндереп таба исе чыккан иде.

(Дәвамы бар)