Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (5))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Эндәшми генә кышкы бакчадан чыгып, холлдагы сул ишеккә килделәр. Луиза инде хатасын аңлап, эчтән үз-үзен битәрли иде. “Ахмак!, - дип сүкте ул үзен, - буржуйлар, имеш. Институттагы комсомоллар белән йөрисеңме әллә син. Ильяс Алкин үзе элекке буржуй бит инде! Элекке, ләкин ул зараза аның канына сеңгән бит. Нәрсә диде сиңа Исятикян? Ышанычын казан, дидеме? Син бит аны хәзер генә үзеңнән читләштердең. Әнә ничек карап куйды. Юк, усал итеп карамады ул. Кызганып карады. Ә бит ул хаклы. Матурлыкның сыйнфый асылы юк. Матурлыкка сокланырга кирәк, эстетик рәхәтлек алырга. Ә син? Буржуйлар, имеш...

         Монда бер-бер артлы өч зал иде. Өчесендә дә бөек кенәз туплаган мәрмәр статуялар, стеналарда бөек рәссамнар язган картиналар.

  • Әнә Венера статуясы, кара, француз тәрәзәсеннән кергән кояш

нурларында ул нинди үтә күренмәле алсу төсләрдә өртелгән!

  • Матур! – дип чын-чынлап сокланды Луиза, ихласлыгы күзләренә

бәреп чыкты, яңаклары да нәкъ һәйкәл төсен алып алсуланып чыкты. Аның самимилеген Ильяс та искәрми калмады, үзе дә сизмәстән кызның кулын учына алып кысты. Аннары хисенең ташып чыгуына уңайсызланып, үзе үк кулын тартып алды, кызарды.

Икенче залдагы пыяла шкафларда бөек кенәз җыйнаган статуэткалар,

фил сөягеннән уенчыклар, алтын тәңкәләр, йөзекләр, беләзекләр, асылташлар белән бизәлгән төрле бизәнү әйберләре куелган иде.

  • Ничек исән калган болар? – дип гаҗәпләнеп уйлады Ильяс.

Ташкентта күпме власть алышынды, боларның монда саклануы үзе бер могҗиза.

Ул, әлбәттә, Николай Константиновичның хәзинәсеннән күп асыл

әйберләрнең югалганын белми иде.

Өченче зал шәрекъ өслүбендә бизәлгән. Идәндә, стеналарда Бохара,

әфган, төрекмән, фарсы келәмнәре, стенадагыларына кыйммәтле мылтыклар, кылычлар эленгән. Идәннән аз гына калку сәкеләрдә дә затлы келәмнәр, алтын-көмеш җепләр белән бизәлгән тукымалар, ефәкнең ниндие генә юк! Төркестан табигатен сурәтләгән картиналар әлеге хәзинәне тулыландырып тора.

Аннары алар тагын бер залга керделәр. Ул тегеләрдән кечкенәрәк һәм

эчтәлеге дә үзгә иде. Монда хәзерге рәссамнар язган картиналар галереясе икән. Керүгә үк иң башта күзгә ташланганы түрдәге мамык җыючы кыз портреты булды. Ул дәү куллары белән мамык тутырган кәрҗинен күтәреп тора, тулы балтырлы аякларын аерып баскан; башында кызыл косынка, иңнәре шәрә, күзе зур итеп ачылган. Ә артта офык кып-кызыл – таң атып килә! Ильяс түзмәде, барып, картина астындагы язуны укыды: “Шәрекънең азат кызы!”

Бу залда гүя тышкы дөньядагы эш дәвам итә – анда карасаң, трактор,

монда баксаң, комбайн. Әнә бер нәни генә малай токарь станогы янында, сиңа карап кысык күзен йомган, муенында кызыл галстук. Кызыл төс күп иде: җете куесы да, сыегы да, картиналардан суырылып чыгарлар да олы бер ташкынны хасил итеп сине агызып китәрләр сыман. Ильяс моннан чыгып китәргә ашыкты.

  • Әллә ошамадымы? – дип сорады Луиза, хәйләкәр елмаеп.
  • Ошады. Тик карт бит инде мин, хәзерге сәнгатьне бигүк аңлап та

бетермим.

  • Ә миңа ошамады! – диде кыз. – Теге борынгы картиналар белән

контраст шулкадәр көчле. Моны аермас өчен тома надан булырга кирәк.

Ильяс, гадәттәгечә, җилкәсен сикертте:

  • О вкусах не спорят, җаным.

Изольда Алексеевна алар артыннан имән ишекне бикләп калды.

Саубуллашып торуны кирәк санамады.

Мәскәүгә кайтып күпмедер вакыт үткәч, Ильясның кулына

Парижда нәшер ителгән бер китап килеп керде. “Төркестандагы тормыш турында хатирәләр” дип атала иде ул.  Шуны укыганда Ильяс аңлады – хәзерге рәссамнарның социалистик реализм рухында язган картиналары элекке ашханә залына эленгән булган икән. Китапның авторы әлеге сарай хуҗасы Николай Константинович Романовның улы Александр Николаевич Искәндәр иде (әйе, Романовның патша ихтыярыннан бәйсез туган балаларына Искәндәр дигән ләкаб биргәннәр!).Менә ул ашханәне ничек сурәтли: “Столовая вся отделанная деревом; потолок по карнизам расписан золотом, тушью, малиновыми и зелеными надписями: — молитвами из Корана. Большой, длинный обеденный стол, массивные стулья с высокими спинками, обтянутыми кожей, с богатыми резными ножками, спинками и подручниками. По стенам шкафы с массивным семейным серебром; блюдами, хрусталём и сервизами, заказанными на императорском фарфоровом заводе.”

Луиза белән андагыкызыл картиналарны карап йөргәндә боларның эзе

дә калмаган иде.

                                               15

         Күкелдаш мәдрәсәсе кырыннан узып барганда – хәзер инде ул, әлбәттә, мәдрәсә  түгел иде, ярым хәрабә хәлендә, күрер күзгә яхшырак сакланган хөҗрәләрдә исеме аңлаешсыз ниндидер совет учреждениеләре урнашкан, калдык-постык биналарын келәт урынына файдаланалар –  Ильяс салмак адымнар белән каршыга килүче Убәйдулла Хоҗаевны күреп алды. Һич тә аның белән күрешәсе килми иде, тик нишлисең? Борылып китеп тә, күрмәмешкә салышып та булмый. Хоҗаев та адымнарын акрынайтты, ул да шундый икеләнүләр җәтмәсендә иде бугай. Шулай да кара-каршы килгәч, кочаклашып ук алдылар. Хоҗаев картаеп киткән, чәченә мул булып чал төшкән, йончу күзләре белән елмаеп, сул кулы белән Ильясның җилкәсен каккалап:

  • Син мондамыни? Җөдә яхшы булган, - дип берничә мәртәбә

кабатлады.

  • Әйе, бүген генә килеп төштем, яхшылармысыз?
  • Яхшы инде, яхшы булмый ни... – Әмма хәле бер дә яхшыга

охшамаган иде. – Бу чибәр туташ белән таныштыр инде?

  • Ә, әйе. Луиза. Мин аларга фатир төштем.
  • Бик шатмын очрашуга, мин Убәйдулла Хоҗаев булам. – Ул

Луизаның озын бармакларына, иелеп, иренен тидерде. – Кайтып барасызмы?

  • Менә иптәш Алкинга Чорсу тирәсен күрсәтәм дә...
  • Әйе, хәзер Чорсуны танып та булмый. Ильяс, вакыт тапсаң, минем

өемә дә рәхим ит, мин моннан  ерак тормыйм, - дип Хоҗаев Ильяска визиткасын сузды.

  • Рәхмәт, дустым, һичшиксез килергә тырышырмын.

Хоҗаев авыр гына кузгалып каядыр үз юлына китеп барды. Бу

очрашудан Ильясның күңелендә авыр хисләр кузгалды. Үзен нидидер куркыныч бәлага тарган кебек тотты Хоҗаев. Ә бит нинди уенчак күңелле, шаян сүз ярата торган кеше иде ул. Ильяс аның белән 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән Бөтенрәсәй мөселманнары съездында танышкан иде. Аннары аларның башыннан нәрсә генә үтмәде. Тук- Чуран кантонында бергә эшләделәр, аннары Бутырка төрмәсендә ярты ел бергә утырдылар, аннан котылгач,  Наркомнац тулай торагында күрше фатирларда икеме-өчме ел бергә яшәделәр. Аралары бер якынайды, бер ераклашты. Әнә ул хәзер нинди? Бөтерешкән, күзендә нур юк. Ә Ильяс? Үзең генә сизмисең ул, соңгы елларда бик алҗыды, картайды түгелме? Юкса утыз биш яшь нәрсә әле ул? Картлыкның малай чагы гына. Шулай булырга тиеш тә бит җүнле илдә...

  • Син аның белән зерә күрештең, - диде Луиза.
  • Нигә? Күптәнге танышымны күрүгә, урамның теге ягына чыгарга

тиеш идеммени?

  • Чыксаң да ярый иде, иптәш Алкин. Аны соңгы араларда бик

сүгәләр. Газеталар гел хурлап яза.

  • Нигә сүгәләр соң аны? – Әйтерсең, Ильяс безнең заманда Убәйдулла

ишеләрне нигә сүккәннәрен белми?! Үзеңне соң, үзеңне, дип үртәлеп уйлады ул. Эттән алып эткә салалар, ләбаса! Казанга кайтырга ирек бирмиләр. Анда булса, бәлки аны да әллә кайчан “солтангалиевче” дипме, башкачамы, атмасалар да, төрмәгә тыгып куярлар иде. Аның һәмишә иректә булуы бәгъзеләрнең гел эчен пошырып тора. Әлегә кадәр өстеннән ошак язып яталар.

  • Михнәтле халыкның явыз дошманы, диләр. Ул бит инкыйлаптан соң

совет властена каршы көрәшкән икән! Шуның өчен Мәскәүдә төрмәдә дә утырган. Шуңа күрә күрешмәвең әйбәт иде, зыян-зәүрәте төшә күрмәсен.

  • Рәхмәт кисәтүеңә, - диде Ильяс сүрән генә. – Мәскәү төрмәсендә без

аның белән бер камерада утырган идек. Әйбәт кеше ул! Бернинди дә дошман түгел. Үз халкын ихлас ярата торган шәп кеше.

  • Бергә утырдыгыз? – дип тәмам аптырап сорады Луиза,

гаҗәпләнүдән күзе түгәрәкләнеп чыкты. – Яхшы кешеләрне төрмәгә утыртмыйлар!

  • Ялгышлар була анда да. Безне Сталин әмере белән азат иттеләр.
  • Стали-ин?! – Кызның күзләре язылды, бит алмасына кызыллык

йөгерде. – Сталин сине беләме?

  • Белә...
  • Күрешкәнегез дә бармы?
  • Бар...
  • Кул да алыштыгызмы?
  • Әйе инде...

Луиза тиз генә үрелеп Ильясның уң кулын эләктерде дә учын кайнар

яңагына куйды.

  • Шушы кулмы?

Ильяс көлеп җибәрде, ачуы да килде, ләкин кулын тартып алырга

ашыкмады.

         Луиза, аңга килеп, Ильясның кулын ычкындырды да, уйчан гына башын борып:

  • Шулай да син Хоҗаевларга кунакка барма, - диде. – Бәласе йогар.

Үзең өчен кемнеңдер борчылуын белеп тору барыбер рәхәт бит ул.

Урынлы бит борчылуы да. Хоҗаевны тәгаен күзәтәләрдер. Ә үзеңне, дип уйлады Алкин, сине күзәтмиләр дисеңме?

  • Дөрес әйтәсең, - дип, Хоҗаев биргән визитканы берара селеккәләп

торды да, ерткалап чүп чиләгенә ташлады. – Бәласеннән башаяк!

  • Әйдә, - дип Луиза аны җитәкләп алды. – Мин сиңа шундый-шундый

урыннарны күрсәтәм! Шаккатарсың!

  • Тукта әле, тамак ачты түгелме соң безнең? Әллә соң базарга кереп

берәр ашханәдә пылау ашыйбызмы? Ә-әх, пылау диюгә үк авыздан сулар килде. Мин анда бик шәп пылаучыны беләм. Телеңне йотарлык пешерә.

Луиза аңа тилегә караган кебек текәлеп торды да көлеп җибәрде:

  • Җүләрем, нинди пылау булсын анда? Фабрика-кухняларда йә

котлет, йә гуляш... Анысы да әле... Әти бит пылау пешереп торам диде, менә аныкы телне йотарлык була!

Чыннан да, Чорсу базары бик нык үзгәргән, базар диярлеге дә калмаган

иде. Көнчыгыш ягындагы сәүдә рәтләрен сүтеп ташлагач, аның мәйданы да шактый кечерәеп калган. Базардан “тартып” алынган җирләрдә яңа биналар калкып чыккан, берничә мең кешелек стадион ясаганнар, ерак та түгел ял итәргә, мәдәниләшергә дип парк ачканнар. Луиза мәйдан түрендәрәк киерелеп утырган бинага төртеп күрсәтте:

  • Әнә, күрәсеңме, Мәдәният сарае!
  • Шә-әп!

Иң беренче булып Мәдәният сараеның атамасы күзгә ташланды:

урысчалап “Раскрепощенная женщина Востока” дип язып куйганнар иде. Астарак латин хәрефләре белән язылганы да шәйләнә, ләкин Ильяс ерактан аны танымады. Мөгаен, атаманың үзбәкчәгә тәрҗемәсе булгандыр.

  • Ә менә монысы безнең театр! Хәмзәне беләсеңме? Үзбәк театрының

атасы булган ул. Шуның труппасы өчен махсус төзелде. Совет власте гына үзбәк мәдәниятенә шундый парлак юл ачты!

  • Шә-әп!
  • Әнә яшь тамашачылар өчен театр!

Монысы Ильяска таныш иде, инкыйлапка кадәр Циндаль фирмасының

банкы урнашкан булган бу бинага.

Сәнгать учакларына карап шактый гына сокланып торгач, алар

стадионга таба киттеләр. Луиза Чорсудагы үзгәрешләргә чын күңелдән горурлана иде. Әйтерсең лә әлеге үзгәрешләрдә аның да өлеше бар. Чыннан да уртаклык, бердәмлек хисен нык сеңдергәннәр боларга, дип уйлады Ильяс. Шул бердәмлекне җимерергә тырышучы корткычлар, “буржуаз элементлар” да булмаса, уңышлар тагын да искитәрлек булыр иде дә... Шуңа күрә боларга туктаусыз “көрәш” алып барырга туры килә дә инде, һәм син “бу туйда кияү түгел.”

Стадионда киң төпле, озын балаклы трусиклар кигән берничә үсмер

туп тибә иде.

  • Стадион ничек? Быел гына аңа Акмал Икрамов исемен бирделәр. Ул

безнең иң баш коммунист – Үзбәкстан компартиясенең беренче секретаре, Ташкент шәһәр комитетын да җитәкли.

  • Шә-әп!

Акмал Икрамовны Ильяс белә иде. Егерме икенче елда ул Мәскәүгә Я.

Свердлов исемендәге коммунистик университетка укырга килде. Аңарчы бар белеме ничәдер айлык педагогик курслар иде бугай. Ильяс мөгаллимлек иткән Шәрекъ хезмәт ияләренең коммунистик университетында (аны Мәскәүдә гап-гади генә итеп “азиатлар университеты” дип йөртәләр; ләкин ниндидер түбәнсетү юк, университет Сталин исемендә! – монда совет дәүләтенең иң югары функционерлары лекция укый!) якташ студентлары шактый, ул шулар янына килеп йөри иде. Бик әрсез, елгыр егет булып истә калган. Яшь кенә булуына кармастан, ул инде партия һәм совет органнарында югары урыннар биләгән, тагын да өскәрәк менәчәге күренеп тора. Акмал белем ала торган уку йорты ЦИК һәм ВКП үзәк комитеты химаясендә, монда партиянең һәм совет дәүләтенең киләчәктә булачак җитәкчеләрен әзерлиләр.

Акмал гаиләсен дә алып килгән, хатыны гади генә бер үзбәк кызы, бер

уллары бар. Ташкентка кире кайтып киткәндә шома егет, әлеге гаиләсен ташлап, Мәскәүнең атаклы табибы Лев Захарович Зелькин кызына өйләнгән иде.Хәзер ул хатын монда җир эшләре буенча халык комиссарының урынбасары, быел гына “Очерки по аграрному вопросу в Средней Азии”  дигән китабы чыкты. Әлеге китапны укыганда Ильяс кайбер төгәлсезлекләргә тап булды, шулар турында сөйләшеп, мәсьәләне тәгаен ачыклар өчен Ташкентка бу килүендә Евгения Львовна хозурына керергә ниятләп тора иде.

  • Синең инде эчтә бүреләр улыйдыр? – дип сорады Луиза, аның

уйларын бүлеп. – Бездә яңалыклар күп, бер көндә генә карап бетерерлек түгел. Кайтыйк без. Әтинең пылавы өлгергәндер.

Ильяс чыннан да арган иде, юл азабы – гүр газабы, дип борынгылар

юкка гына әйтмәгән. Тамагы да ачты, бүреләр дә улый, әлбәттә. Тик алар эчтә генә түгел, тышта, әлегә каядыр еракта...  ләкин аларның тонык кына ишетелгән тавышы Ильясның колагына инде күптән чалына иде.

(Дәвамы бар)