Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

  • 13

    Дөресен әйткәндә, бүген Ильяс хатынының туганнарына барырга

    җыенган иде.Быел кыш кайнагасы Әскәр Маминны басмачылар үтергәч, гаиләсе Ташкентка килеп урнашты. Монда килер алдыннан Ильяс Мәскәүдә, хатынын каршысына утыртып, аның буш, битараф күзенә туры карап сорау бирде:

  • Йә, Гайнелхәят, нишлибез?
  • Хатын, исемен тутырып әйткәнгә гаҗәпләнеп – ире аңа гадәттә Хәят

    дип кенә эндәшә иде – кашларын өскә күтәрде:

  • Ты о чем?
  • Ә бит мин аңа яратып өйләнгән идем, дип уйлады Ильяс, үзен моңа

    ышандырырга тырышып. Дөньяның асты-өскә килгән вакыт иде анысы. 1918 елның башы. Ай саен диярлек съездлар, корылтайлар җыела, көн аралаш митинглар, демонстрацияләр. Ильяс Алкин шуларның үзәгендә кайный. Өйләнү кайгысымы? Шулай да яшь бара бит, егерме икене тутырды егет. Әнисе дә башлы-күзле булу турында әлдән әле сүз кузгатып тора. Маминнар гаиләсе белән алар электән дустанә яшәде. Хәер, татар Казаны зур бер авыл кебек бит ул. Монда һәркем бер-берсен белә. Кемнең кем икәне бик яхшы билгеле. Бай нәселләр инде әллә кайчан үзара кодалашып, туганлык җепләре белән бәйләнеп беткән. Гайнелхәят, күз явын алырлык чибәр булмаса да, сылу, бар җире килешле. Гимназиядән соң, Казан университетының медицина факультетын тәмамлады. Табибә булып эшли. Бар яктан Ильяска тиң. Һәм ул аңа өйләнде!

    Матур гына яшәп киттеләр. Димләп түгел, үзе яратып өйләнде Ильяс. Дөресен әйткәндә, Гайнелхәятнең әтисе кызын Алкинга бирергә теләмәгән иде.

  • Алкиннарның кызыл авызлы малаена бирергә дип үстергән кызым
  • юк, - дигән яучыга. – Мондый болганчык заманда акыллы кеше сәясәткә керәме? Кайсы як җиңәсен бер Алла белә. В любом случае этот Алкин проиграет. Нинди татар дәүләте? Нинди Идел-Урал? Кайсы урыс аңа риза булсын? Башына җитәчәкләр малайның. Жалко, конечно!

             Юкса, кызы да әйтеп караган:

  • Әти, хәзер Россиядә хөррият. Демократия! Ильяс шуның өчен
  • көрәшә. Һәр халык үз язмышын үзе билгеләргә тиеш.

    Ләкин атасы өстәлгә сугып әйткән:

  • Молчать! Сезнең әле борын асты кипмәгән. Алкин ялгыш юлда!
  • Атасы, акыллы булса, ул малайның арт санын укытырга тиеш иде. Тик ул үзе дә шундый, башы киткән. Бишенче елдан соң, саташып, газеталар чыгарып йөргән булды, хыялый. Аларга килен булу турында башыңа да китермә! Гомерлеккә бәхетсез буласың.

    Елап та караган, истерикага да бирелгән Гайнелхәят, тик әтисе

    сүзеннән кайтмаган.

    Бу сүзләрне булачак кияүнең әтисе Сәетгәрәйгә җиткерделәр. Ул исә бик кызу канлы, алдым-бәрдем кеше иде.

  • Үзләрен кем дип саный алар? Без Алкиннар! Ниндидер Мамин-
  • Шамин  бездән йөз чөерәме? Кирәкми дә! Ильяс, ташла! Син тиздән хәрби министр буласың! Син болай да шул урында! Ыбыр-чыбыр ниндидер Маминнар белән... Да кто они такие? Шиш аларга! – Әтисе шактый ук салмыш иде, кулын селтәп, олы эш эшләгән кешедәй, үз бүлмәсенә кереп китте.

    Тик Маминнар ыбыр-чыбыр нәсел түгел шул. Түге-ел... Затлылыкка

    алар Алкиннардан ким түгел, әлбәттә. Әле артык булмаса...

     

                                          Тарихи белешмә

    Маминнар үзләренең шәҗәрәсен легендар Биханнан башлый. Бихан-Ханубәк-Ходайбирде-Морат-Мәмәт (Мама бәк)-Бәдиш-Янглыч-Янай-Янбулат. Унсигезенче гасырның башында яшәгән Янбулат бәкнең өч улы билгеле: Багдан, Ишәй, Алмакай. Хәзер Мамин фамилиясен йөртүчеләр шулардан. Әлеге нәсел, Бихан токымының башка тармаклары кебек үк, иң әүвәл Кадом, Төмән (Темников) тирәләрендә яши. Тора-бара алар төрле җиргә таралган, мөгаен, Петр Беренче патшаның чукынудан баш тартучы татар аксөякләренең барлык байлыгын тартып алырга дип чыгарылган фәрманыннан соң, иманны мал-мөлкәттән өстен күрүче морзалар, чабатага калып, гадәттәгечә, көнчыгышка юнәлгән. Әлбәттә, барысы да китмәгән. Кадом тирәсендә әле дә Мамин фамилияле кешеләр яши. Тик алар инде барысы да урыслар. Мөселман булып калган Маминнардан тора-бара Дусаевлар, Сүнчәләевләр, Аюкаевларның нәселе аерылып чыккан (Димәк, безнең күренекле шагыйребез Сәгыйть Сүнчәләй һәм аның абыйсы, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Шәриф Сүнчәләй дә төпләре белән Маминнардан). Мәсәлән, 1713 елда Аюкай морзаның Сембер өязе Зөябашы авылындагы бер йортта крепостнойлары яшәве теркәлгән. Шул ук заманнарда  Маминнар хәзерге Башкортостан җирләренә дә килеп чыга. Аларның Эстәрлебаш эргәсендәге Бүзат, Бәләбәй өязендәге Абзан, Бугарыслан өязенең (хәзрге Самара губернасы) Балыклы авылларында яшәве теркәлгән. Балыклыда яшәүче Ишәй улы Кадрәк морза Мамин патшага ниндидер хезмәте өчен 1695 елда шактый күләмдә (564 четверть) җир һәм 33 сум акча белән бүләкләнә. Унсигезенче гасыр ахырында мөселман Маминнарның күбесе, иске шәҗәрәләр ярдәмендә,  үзләренең борынгы заманнардан ук морза булуын (ягъни дворян) патша хөкүмәте алдында раслый. Сенат карары нигезендә аларны “татар кенәзләре” дип атый башлыйлар. Абзан авылында яшәүчеләр исә морзалыкларын исбат итә алмыйча “дәүләт крәстиәне”  катламында кала. Татар Маминнарның 19 гасырда бу авыллардан кала тагын Керенски өязендәге Кочетовка (хәзерге Мордовия) һәм Никольское (хәзерге Пенза губернасы) авылларында, Хвалын өязенең Иске Мастяк һәм Карамалы авылларында, Сызран өязе Әхмәтле авылларында (хәзерге Ульян өлкәсе), Бугарыслан өязенең Камышлы аылында (Самара өлкәсе) яшәгәннәре билгеле.

             Хвалын өязендәге Карамалы авылының Беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, мөдәррис Әхсән Хәмзин-Мамин 1881 елда ахун дәрәҗәсенә ирешә.
             Әйе, Маминнарның язмышы Алкиннарныкы белән охшаш: иманнарын сатмаганга бөтенләй мал-мөлкәтсез калып, көнчыгышка, көньякка таба күченү, һәм, ничектер –  мөгаен, канда инде бу: эттән эт туа, беттән бет, диләр бит! – яңадан өскә күтәрелү, белемгә омтылу, байлыкка ирешү.

             Ә байлык хакына диннән, иманнан йөз чөереп мөртәт булган Маминнар кайда? Шунда, борынгы ватаннарында, аларны авылда яшәүче авыл крәстияннәреннән аерып та булмый хәзер. Хәер, үз иҗатында күп кенә татар персонажларын сурәтләгән урыс язучысы Мамин-Сибиряк та шушы нәселдән.

             Гайнелхәятнең әтисеннән вөҗданына кагылышлы авыр сүзләрне яучы авызыннан ишеткәч, Ильяс үзе дә нык гарьләнде. Ул тоткан юлыннан туктарга өйрәнмәгән. Каршылык аны кыздырып кына җибәрде.

  • Киен! – диде ул энесе Җиһангиргә.
  • Абыйсын бер сүздән аңлый торган Җиһангир, тунын киеп, өйдән

    чыгып та китте. Бераздан Ильяс та ишеккә атлады. Ләкин чыгарга өлгермәде, әнисе юлына аркылы төште.

  • Улым! Йөрмә! Кызлар бетмәгән. Әнә Апанаевларның кызын
  • димләрбез. Ул чибәр, ул белемле. Былтыр гына гимназия тәмамлады. Унсигезе белән бара. Маминның кызы бит инде сазаган. Нигә кызыгасыңдыр. Син бит Казанда бер! Син дигәндә һәр кыз йөгереп килә. Йөрмә!

  • Әни, юлымны бүлмә. Миңа Хәят кирәк!
  • Ачудан өйләнәсең бит, улым. Андый никах бәхетле булмый ул.
  • Ана ишек төбендәге урындыкты утырып калды, Ильяс кызарып-

    бүртенеп ишегалдын йөгерде.

    Аһ, дип уйлый ул хәзер, аһ! Вакытында әниләрне тыңламыйбыз шул

    без. Үз сүзебез генә сүз. Ә бит инди хаклы булган ул?! Соң инде, соң. Чыннан да бәхетсез булды никах. Бер-берсен аңлап яшәмәделәр, дөньяны онытып яратышмадылар. Сүзгә дә килгәннәре булмады анысы. Хәят бик акыллы, итәгатьле хатын. Һәрвакыт ихтирамлы булды. Ләкин бит, ләкин... Хәзер инде терсәкне тешләп булмый.

             Ишегалдында ат җигелгән, туры айгыр бер сызгыруга капкадан чыгып ыргылырга алгысынып авызлыгын чәйни иде. Ялчының капканы ачуы булды, Җиһангир дилбегәне какты: һә-әй!

             Алар килеп кергәндә Гайнелхәятнең әтисе газета укып утыра иде. Күзлеген күтәреп, гаять гаҗәпләнгән төссез күзләре белән булачак киявенә текәлде. Ильяс үзе тиздән аңа кияү буласына тамчы да шикләнми иде. Әмма булачак бабасы белән исәнләшеп тормады.

  • Хәят! – дип тыныч кына эндәште ул түр бүлмәдән йөгереп чыккан
  • кәләшенә. –  Җыен, киттек! –Бик тыныч эндәште, тавышын бер кәррә күтәрмәде.

  • Ильяс, нишләвең бу? Акылыңдамы син?
  • Акылымда. Җыен, мин сиңа өйләнергә килдем.
  • Ул арада өлкән Мамин аңга килде, газетасын бер читкә куеп, күзлеген

    яңадан борынына төшереп, торып басты.

  • Молодой человек, вы что себе позволяете?
  • Ильяс аңа бөтенләй игътибар итмәде.

  • Хәят! Мин ике сөйләмим! Киттек!
  • Ильяс! – диде кыз, ялварып. – Алай булмый бит. Менә сөйләшегез
  • әти белән яхшылап. Мы же интеллигентные люди!

  • Мин дә ике сөйләмим! – диде Мамин, тавышы төптән чыга иде. –
  • Чыгып китегез өемнән, хулиган! Во-он! – Һәм ул кәнәфие кырыннан көмеш саплы тростен алып Ильяска кизәнде.

    Ильяс монысын ук көтмәгән иде. Аның аңы томалангандай булды, үз-

    үзен белмичә револьверын тартып чыгарды да түшәмгә атып җибәрде.

  • Не сметь!
  • Кызның атасы куркуыннан кәнәфиенә ауды, кызы ачыргаланып

    кычкырып җибәрде. Эчке бүлмәдән әнисе атылып чыкты, анысы да ниндидер өн чыгарып иренә ташланды:

  • Оскар! Җаным! Үтерделәр!
  • Ильяс, кызны күтәреп алды да ышанычлы адымнар белән ишеккә

    атлады. Шулай да бусагада борылып, кәләшенең әнисен тынычландырган булды:

  • Борчылмагыз, исән ул.
  • Җиһангир үрәчәле чанага түшәлгән ястык өстендәге зәңгәр паласны

    сыпырып-җайлап маташа иде. Кәләшен күтәреп чыгучы абыйсын күргәч, кузлага утырып дилбегәне кулына алды.

  • Төкле аягың белән, җиңги!
  • Туры айгыр, дугадагы кыңгыравын чылтыратып, Юнысовлар

    мәйданына ашыкты.

             Менә хәзер унике ел үткәч, Мәскәүдә, Ильяс хатынының битараф күзләренә карап сорау бирде:

  • Йә, Гайнелхәят, нишлибез?
  • Ты о чем? – дип урысча сүз кайтарды аңа хатыны. Мәскәүдә алар еш
  • кына үзара урысча аралашалар иде.

  • Син үзең дә беләсең, болай яшәп булмый. Нидер хәл итәргә кирәк.
  • Ты чем-то недоволен?
  • Ильяс гасаби көлеп куйды. Бу көлүдә кичерешләренең барлык

    төсмерләре дә бар иде бугай. Ул хатынына тагын гаҗәпләнеп карады. Ничек ул шулай теләсә нинди хәлдә дә салкын, тыныч булып кала белә? Эчендә җаны бармы соң аның? Бу бит боз... Бозда нинди гөл үссен?

  • Безнең аралар көннән-көн суына бара, Хәят. Кайчакта атналар буе
  • сөйләшкән юк. Алай булмый бит инде. Ир белән хатын алай яшәргә тиеш түгел.

  • А ты что предлагаешь?
  • Белмим. Нидер хәл итәргә кирәк.
  • Ты же не зря начал этот разговор? Мин бит сине беләм, болай гына
  • синең авыздан бер сүз тартып алалмыйсың. Разводиться хочешь?

  • Юк.
  • Но тогда что же?
  • Син бу хәлгә борчылмыйсыңмы?
  • Наши отношения меня устраивают.
  • Булды! Мин синең белән татарча сөйләшәм!
  • Йә, әйт сүзеңне. Сузма.
  • Мин әйтәм, әллә безгә асрамага бала алыргамы?
  • Ә-ә, менә нәрсә...
  • Мин күп уйладым бу хакта. Абыеңның биш яшьлек улы ятим калды.
  • Хатыны белән сөйләшсәк, бәлки риза булыр. Ул әле яшь, яңа тормыш корыр. Бала безнең араны якынайтыр, димен.

    Хатын уйга калды.

  • Белмим шул. Ташкентта бит хәзер бөтен туганнарым. Бирерләр
  • микән Султанчикны безгә? Икәү бергә барсак инде... Тик бит мине эштән җибәрмәсләр. Отпускыны көзгә генә диделәр.

  • Анысы кызганыч, әлбәттә. Тик үзем генә дә хәл итәрмен бәлки.
  • Кайчан барырга уйлыйсың? Хәзер поездга билет алуы да бер бәла.
  • Бүген кичкә, - дип, Ильяс куен кесәсеннән билет алып селкеде. –
  • Индивидуальную командировку получил.

  • А-а! Ты уже все решил! Киңәшкән булып тора бит әле. Ну, Алкин,
  • син үзгәрмисең!

    Ильяс, кинәт кенә кузгалган дәртен тыя алмыйча, хатынын кочаклап

    алды да, ирененнән суырып үпте.

  • Хәят!
  • Нишлисең инде, карт җүләр! – дип хатыны терсәген тырпайтып
  • аның кочагыннан аерылды, крахмалланган ак кулъяулыгын чыгарып иренен сөртте. – Әйдә, юлга әйберләреңне җыйныйбыз.

                                          14

  • Җәяүләп кенә барабызмы? – дип сорады Луиза.
  • Ә кая барабыз соң без?
  • Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрде. Нигәдер рәхәт иде аларга шулай

    бер сәбәпсез көлүе.

  • Бәлки... – дип икеләнеп кенә әйтте Ильяс.
  • Әйе, - диде кыз.
  • Киттек соң алайса!
  • Ә кая киттек?
  • Тагын бөгелә-сыгыла көлә башладылар. Ишәккә атланып тар урамның

    икенче ягыннан үтеп баручы кара-кучкыл бер сарт, яратмыйча боларга күз төшерде дә, черт итеп читкә төкерде, “ак колакларга нәләт!” дип борын астыннан мыгырданып куйды. Ачуын басарга теләп, ишәгенә чыбык белән орды, аягы белән корсагын төйде, ишәк, “әдәм тәганәсе, күңелең булсын инде,” дигәндәй лаштыр-лоштыр бер ара йөгереп китте.

  • Башта Чорсуга чыгыйк без, - диде Ильяс. – Аннары күз күрер.
  • Бормалы-сырмалы тар урамнардан дувалларга ышкылып диярлек

    Чорсу базарына таба киттеләр. Шактый озак барырга туры килде. Адашып кереп кайчакта көрчеккә дә терәлгәләделәр. Ильяс инде кире якка киттекме әллә, дип тә борчыла башлаган иде, Хуҗа Әхрар Вәли мәчетенең манарасын күргәч, җиңел сулап куйды.

  • Базарга кайтышлый керербез. Ә хәзер каршы килмәсәң, Романов
  • сараена барыйк, - дип Ильяс кызга карады. – Ялгышмасам, анда хәзер сәнгать музее.

    Луиза җилкәсен сикертте. Дөресен әйткәндә, аның әле сәнгать музеенда

    булганы юк иде. Читтән килгән кунакны озатып йөрүнең бер әйбәт ягы бар – шәһәрдә гомер буе яшәп тә күрмәгән музейларда, тарихи урыннарда йөрисең. Югыйсә, Романов сараеның эчке бизәлеше, андагы искитмәле әйберләр турында ишеткәне бар бит инде, юк менә, һич юлы төшмәде. Оят, билләһи. Шуңа күрә ул анда моңарчы бер тапкыр да булмавын әйтеп тормады.

  • Кая теләсәгез шунда барабыз, иптәш Алкин. Хуҗа кунакның ишәге!
  • Киресенчә булырга тиеш, - диде дә Ильяс, баягы сартның ишәген
  • искә төшереп тагын көлеп җибәрде.

    Луиза аны аңлады:

  • Безгә төкереп китте түгелме соң ул? – дип кушылып көлә башлады.
  • Юк, аның хуҗасы төкерде бугай.
  • Икесе дә төкерде. Хуҗа ишәккә, ишәк хуҗага!
  • Көләбез дә көләбез, хәерле булсын.
  • Күкелдаш мәдрәсәсе янында алар ат яллап, Анхар арыгы аша салынган

    күперне чыктылар да Романов сараена киттеләр. Элек Кауфман исемен йөрткән таш җәюле киң урамнан кузгалганда үшән генә булып тоелган ат башын чөеп кызу гына юрта иде инде. Җанвар да затлы урында үзен яхшы ук кибарәнә сизә башлый.

             Сарайның ишек төбендә үк үзеңне ят бер серле дөньяга кергәндәй хис итәсең. Керешле баскычның ике ягындагы мәрмәр ятакларда тармакланып беткән мөгезләрен тырпайтып бронзадан коелган боланнар ял итә. Сарайның сул канатында бөек кенәз Николай Романов үзе яшәгән, уң канатында хатынының апартаментлары булган.

             Ильяс әлеге аксөякнең Ташкентка килү тарихын бик томанлы хәтерли иде. Әнисенең асылташларын урлап, бер американ артисткага бүләк иткәнме соң ул? Шуннан патша аны ерак Төркестанга сөрергә фәрман биргән. Ул монда хастаханәләр, ятимнәр йортлары, театр бинасы салдыра бугай. Әлбәттә, Ташкентның урыслар яши торган яңа өлешендә. Ташкент белән Җизак арасында канал казырга да боера. Аның ике ярына иске диндә калган урысларны утырта. Гомумән, монда ул Үзәк Рәсәйдән төрле катламдагы халыкны күп итеп китерергә хыялланган.

             Ике яклы имән ишекләрне үтеп холлга кергәч, түрдә тагын өч ишек күреп алды Ильяс. Кайсыннан керергә, дип баш ватып торганда, кайдандыр шыпырт кына килеп чыккан музей хезмәткәре күзгә ташланды. Тулы гәүдәле, симез йөзле, урта яшьләрдәге бер хатын. Күзе кечкенә, һәм икесенең берсендә иман әсәре юк иде.

  • Чего изволите? – дип сорады ул ачулы тавыш белән.
  • Луиза, аңа мөмкин кадәр елышып, колагына нидер пышылдады.

  • А-а, уважаемый гость! – дип күперенке иреннәрен ике якка ерды
  • марҗа. – Очень приятно! Изольда Алексеевна, очень рад познокомиться.

  • Ильяс Саитгареевич.
  • Простите, по-русский нельзя? Илья...
  • Нельзя! – диде Алкин.
  • Луиза! – Кыз Изольда Алексеевнаның кулын шактый озак селкеп
  • торды. Ул ничек тә аның күңелен күрергә тели иде.

  • Как хорошо, что мы вас здесь застали! Вы же самый лучший
  • искуствовед во всем городе!

    Хатынның йөзе ачылды, ул инде гел Луизага карап сөйли иде.

  • Сезне таныштырыргамы музей экспонатлары белән?
  • Кирәкми! – диде Ильяс. – Үзебез генә карап әйләнербез.
  • Ну ладно, как хотите, - дип, Изольда шулай ук шыпырт атлап
  • каядыр үзенең оясына кереп китте.

  • Тыңлыйсым килми алар сафстасын, - дип, Ильяс Луиза алдында
  • акланасы итте. – Үзебез аңлаганча карап чыгарбыз әле.

  • Ярар, иптәш Алкин. Үзегез беләсездер. – Луизаның тавышы шактый
  • кырыс чыкты.

  • Бик теләсәң, чакырыйк, сөйләсен.
  • Юк инде, җаным, әйдә хәзер ансыз гына. Кайсы ишектән керәбез?
  • Уңга керсәк, уңарбыз кебек.
  • Әйе, уңнан башлыйк.
  • Һәм алар уң ишектән зур кышкы бакчага килеп керделәр.

    Пальмаларның ниндие генә юк, лимон, әфлисун, мандарин агачлары, нидидер сирәк сортлы алмагачлар үсеп утыра. Ильяс, шаккатып, шаккатудан ачылган авызын йомарга онытып, төрледән төрле җиләк-җимеш куакларына карап торды.

  • Җәннәт!
  • Чыннан да җәннәт шушындый буладыр. Тик ул сиңа тәтешме әле,

    кертерләрме сине анда, ә бу – менә, күз алдында! Кайдандыр тонык кына су гөрелтесе дә ишетелгән кебек. Хур кызлары гына җитми. Хәер, анысы да янәшәңдә бит, Ильяс Алкин!

  • Җәннәт бакчасы! – дип тагын кабатлады ул.
  • Яши белгән буржуйлар, - диде Луиза. – Үзбәк балалары ачлыктан,
  • тифтан кырылганда... Кара инде, нәрсәләр кыланып ятканнар бит.

    Нинди идиллияне бозды, дип, кәефе китеп уйлады Ильяс. Тик

    бернишли дә алмыйсың. Аларның башына “сыйнфый көрәш” дигән кибәкне тутырганнар, күнегергә туры килә, заманасы шундый. Әнә бит ул җәннәт бакчасында да “канэчкеч эксплуататорларга” нәфрәт белән карый, килешмәс карашы хуш исләр аңкытып утырган агачлар өстеннән шуып кына үтә. Ул бит ихлас! – дип аптырап кызга карады Ильяс. Аларның күбесе бит яшәр өчен, үсәр өчен кызыл сүз сөйләп лаф ора, ә бу чын күңелдән шул ялган дингә ышана. Фанатик түгелме соң бу? Алар бит теге монафиклардан да куркыныч. Ә үзе нинди чибәр кыз! Чибәр, сөйкемле... Ниндидер үзенчәлекле җылы, мөлаем гүзәллек аңарда. Ильяс аңа күп нәрсә сөйли алыр иде, тик ышанып буламы соң? Ул инде соңгы елларда үз шәүләсеннән үзе шикләнә башлаган кеше бит.

  • (Дәвамы бар)